Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

МУР КЫРЫЛЫШЫ ТӨЙМӘСЕ


                                                                                           
                                                                                    Их, төймә, төймә, төймә
                                                                                    Төймә була унсигез...
                                                                                              Татар халык җыры
         
            Татарның җелеген корыткан ,җанын кыл өстенә куйган 1921 нче елгы  мур кырылышында , агяһ булу зарур,  ярдәмгә АКШ килә. Әниемә дә  эләгә ул илнең паеклары. Ул чакта шулар коткарды ач үлемнән ди торган иде Бөек Ватан сугышы ветераны әнием –мәрхүмәкәй...   1921нче елгы ачлык котырган, татарлар, башкортлар һәм казахлар чебен урынына кырылган чорда   Русия - Төркия  багъланышлары  бик тә кызыклы. Бу хакта мәгълүматны  1995 елны Русия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты тарафыннан расланган  Юрий Николаевич Розалиевның “Мостафа Кемаль Ататөрек , тормышы һәм эшчәнлеге очеркы” исемле китаптан табарга була.  Мәгълүм ки, 1нче бөтен дөнья сугышында җиңелгән Төркиянең шактый биләмәсе союздаш илләр тарафыннан оккупацияләнә.  1920 нче елның 10 августында  Франциянең Севр каласында, бер яктан солтан Төркиясе, ә икенче яклап Бөекбритания, Франция,Италия, Япония, дашнак Әрмәнстаны ,Бельгия, Греция,Польша, Португалия,Румыния һәм Чехословакия кул куйган килешү буенча Төркиянең көньягында “Бәйсез Көрдестан” оешырга тиеш була,   шактый киң биләмәләр дашнак Әрмәнстанына бирелә, Истанбул каласы һәм кала яны биләмәләреннән гайре Европадагы өлешне Төркия югалта, Измир каласы һәм шул тирә биләмәләр грек мәнъфәгәтләре зонасы дип тәгаенләнә һәм киләчәктә ул җирләрне Грециягә кушу күздә тотыла, көньяк- көнбатыш тарафлар Италия тәэсире аствында калса, көньяктагы биләмәләр Франция юрисдикциясе карамагына тапшырыла.
Моннан тыш Төркия армия һәм флот тоту хокукын югалта... Шушы шартларда генерал Мостафа Кемаль  җитәкчелендәге милли азатлык хәрәкәте барышында яңа дәүләт-Төркия Республикасы  ярала башлый. 1920-1922 нче елларда рәсми мәгълүматларга караганда Совет Россиясе, бары тик Новороссийск, Батуми  һәм Туапсе аша “яңа Төркиягә” 40 мең винтовка,327 пулемет,54 туп, 63 млн. патрон, 147 мең снаряд озата, 1918 елны Анатолиянең көнчыгышында , патша Россиясе калдырган коралларны да бирә . Янә килеп ике хәрби кораб  тапшыра, ә өч   корабны кабаттан коралландыра. Моннан тыш Россия Анкарада дары заводы һәм төтенсез дары фабрикасы төзеп бирә, аларны җиһазлар һәм чимал белән тәэмин итә. 1921 нче елда вәгъдә иткән алтын белән  10 млн. сумны 1922 елны түли. 1921 елны РСФСР илчесе Мостафа Кемальга алтын белән 30 мең сум акча тапшыра. Төркиягә килгәч М.В.Фрунзе шулай ук алтын белән 100 мең сум акча тапшыра., ә илче Аралов 20 мең лира акчаны төрек армиясенә бүләк итә. Большевиклар  ярдәме Төркиягә әлеге илнең баш коммунисты Мостафа Сөбхи һәм аның аркадашлары җәзаланганнан соң ирешә. Миллионнарча россияннар , руслар, татарлар, башкортлар, казахлар ачка тилмереп үлгән шартларда эшләнгән ошбу  интернациональ ярдәм фактлары архивларда “яшерен” дигән  грифлар астында саклана һәм болар , кайбер төрек авторлары Кязым Карабекир, Мөдәррисоглы хәтирәләре аша  мәгълүм була...дип яза Юрий Николай улы Розалиев...
         Бәлкем  Русия- Германия арасындагы Брест солыхы нәтиҗәләре , Германия союздашы Төркиягә Русиядән кайбер ташламалар алуга юл ачкандыр?.  Русия  Беренче Бөтендөнья сугышында төрек җиренә басып кергән була бит...Тагын шунысы бар, Кырым ханлыгын яулап алыр алдыннан, Русия бу дәүләткә  башта Төркиядән бәйсезлек алырга булыша. Аннары  гына яулап ,  үзенә куша.  Ягъни ,Совет Россиясенең төрек кардәшләргә ярдәмендә  стратегик максатлар  күздә тотылган булуы  ихтимал...1944 елда кырым татарларына карата күрсәтелгән аяусызлык , максат- өметләр акланмавына  җавап  булмадымы икән ?...  Хәер , төркиләрне кыерлау өчен сәбәп табу һичкайчан проблема булмаганга ошый. Әйтик , “1730-1740 елларда , башкорт халкының  утрак тормышка күчү аркасында ныкъ үрчүен күпсенеп, аның  дүрттән өч өлешен һәләк итү- кыру 1775 нче елга кадәр дәвам итә”, - дип яза  филология фәннәре докторы профессор Рифкать Әхмәтҗанов “Мирас” журналының  2008 елгы  3нче санында, дөнья күргән “Татар этнонимикасы “  дигән мәкаләсендә (59 нчы бит)..
         ...Соңгы вакытта Русиядә яшәүче халыкларга бик тә кыйбатка төшә торган, кабаттан Русияне бөек держава итү һәм  Сталин кулланган мобилизацияле экономикага кайту хакында “патриотик”  матбугатта чаң сугулар һәм шул чорда кылынган җинаятьләрне зарурлыкка кайтарып калдыру аша аклау юнәлешендәге адымнар ясала башлады . Ә “мобилизацияле”  дигәннәренең кеше теленә тәрҗемәсе – ул хатын-кызларны урман эшенә, торф казырга куу, халыкны ихтыяри- мәҗбүри Себергә күчерү, яшен-картын бушлай, гарипләнгәнче һәм үлгәнче эшләтү. Ул – ГУЛАГ. Һәм әлеге ысулның сугыш шартларындагы чагылышы – сугышучы гаскәрләр артыннан баручы , автоматлар белән коралланган, тук, чигенгән очракта арттан ут ачучы заградотрядлар. Һәм нәкъ менә шундый талпынышларга чапырыш эшчәнлек, ягъни Совет Россиясе большевиклары кылган җинаятьләрне,миңа калса дәүләти каннибализмны тәгаенләү Украинада, Виктор Ющенко президент булып сайланганнан  хутланды. Аерым алганда 30нчы еллардагы ачлык  муры  махсус оештырылган , моны -украин халкына карата геноцид дип  куәтләүче музейлар ачыла, дәреслекләр , методик әсбаплар әзерләнә һәм мәктәпләрдә  дәресләр дә үткәрелә . Бу хакта РТР телевидениесе аша 2009 нчы елның май аенда телетапшыру булып, Русия тарихчылары Украина коллегалары фикерләре белән килешмәүләрен белдерделәр. Алар фикеренчә 30 нчы еллардагы ачлык мурында  18 млн  түгел , ә нибары 7 млн гына кеше һәлак булган  , һәм югалтуларның 3,5 млн.ы  гына Украинага, 1 млн.ы Идел буена һәм 1.5 млн.ы Казахстанга  карый( Казахның ярты халкы –Р.З.). Фаш  итүче дәлилләр буларак дәреслекләрдә, музейларда куелган, коры сөяккә калган мәетләр өемнәрен гәүдәләндерүче  коточкыч фотолар да Украинада төшерелмәгән, алар  Идел буе регионында 20 нче елларда алынган дип бара Русия тарихчылары.  Алар хаклыдыр да, чөнки фотоларда татар түбәтәе кигән сабыйлар  күренгәләде. Хәлбуки,  ачлык муры  афәте татар башына революция алдыннан берничә тапкыр,  аннары 20 нче , 30нчы елларда һәм сугыш чорында  да төшә.  Махсус оештырылганмы алар , түгелме – бу хакта  кире каккысыз документлар табылмаган бугай. Әмма Кавказ мөселман халыкларына, кырым татарларына карата кануни җирлектә кылынган золымнар, Тоцк төбәгендә атом бомбасын сынау барышында китерелгән корбаннар, Маяк атом станциясе афәте   коммунистик  җитәкчелекнең  теләсә нинди адымнарга  сәләтле булуына шик калдырмый. Ачлык муры атлы шок ысулы, тәкъва халыкларны капылт алласызландыру проектындагы  саллы пункт булуы да ихтимал. Тагын,  гадирәк аңлатма табып була : патша Россиясендәге халыклар һәрвакыт бунтка күтәрелергә , үз үзләрен корал тотып якларга сәләтле булган. Шул сәләтне файдаланып  хакимият яулаучы коммунистик җитәкчелекнең, үзләренә карата да кулланылу ихтималын күздә тотып, аны бөтенләйгә җуйдыру , халыкны рухи импотентлыкка   дучар итү максаты да ятарга мөмкин   ачлыкка тилмертеп кешеләрне  бер берен ашауга кадәр  түбәнәйтү артында.. Ә инде кулак дип, уңган крестьянны гаеплегә чыгарып, җиреннән сөрү , дәүләтнең халыкны, халыкларны  ачтан үтерә алу мөмкинлегенә ирешү омтылышы юлындагы соңгы киртәне алып ташлау дип фаразлыйм. Чөнки, барлыклы катлам булганда икмәк барыбер дә каядыр яшерелеп, урында кала һәм халыкны ачтан үтерү планы  тормышка ашыруда чатаклыклар чыгарга мөмкин. Димәк беренче этапта икмәк запасы калдырырдайларны  гаепле ясап, юк итү тәҗел.  Аннары гына “ачлык” дигән массакүләм корал “эшли” башлый...Атом-төш “төймәсенә” ирешкәнче большевистик ил хакимияте  шөһбәсез үз карамагында “ачлык муры” дигән “төймә” булдырганга охшап тора....                                                                                                        
Инануымча,  И.В. Сталин, большевикларның 1917 нче елдан бирле кылган җинаятьләрен күмеп калдыру  максатында, сугыш сылтавы белән  совет солдатларының  мөмкин кадәр күбрәк һәлак булуын да кайгырткан. Тылда да халыкны киметү көйгә салынган, ире сугышта булып, үзләре бер караңгыдан бер караңгыга таякка эшләп йөргән хатыннарны, өйдә ач утырган балаларына дип башак уып алып кайткан бөртек өчен озак срокларга төрмәләргә озатканнар. Ә тома ятим калган балаларның  күпмесе исән калуын бер Ходай гына беләдер...  Әле бит хак булса фин сугышында  татарлар  ишле катнаштырылган диләр, һәм халкыбызны шул сугыштан файдаланып, финнәр кулы белән  сирәкләүне Кремль хуҗалары мәхкуль санаса да үпкәләп булмый : депортацияләмәгәннәр бит , анысы өчен дә зур рәхмәт... Фин сугышында  безнең якның ифрат зур югалтулары өчен турыдан-туры җаваплы  Мерецковка  маршал дәрәҗәсен ни өчен бирүләре аңлашылмый, -дип яза Александр Бушков, үзенең “Сталин. Ледяной трон” атлы китабында. Аңа әлеге дәрәҗәне нәкъ менә киметү мәсьәләсен ерып чыкканы өчен биргәннәрдер, бәлки?   1941 нче елның 1 нче декабренә хәрби җитәкчелекнең булдыксызлыгы аркасында 3806865 совет гаскәриләре әсирлеккә төшә Һәм Сталин боларның һәммәсен сатлыкҗан дип белдереп , ул ватандашларыбызны Кызыл Хаҗ химаясыннан мәхрүм итә, ягъни аларны немец кулы белән мөмкин кадәр күбрәк кырылуын кайгырта. Әсирлектән котылганнарны кабаттан  совет лагерьлары  аша уздыру, хәтта дошман самолеты урлап кайткан Девятаевның чәнечкеле чыбык артына озатылуы, әлеге  гөманны ныгыта төшә.. А.И. Солженицынның “Архипелаг  ГУЛАГ”, үзебезнең Ибраһим Салаховның “ Тайгак кичү” әсәрләре ,”Звезда Поволжья “ газетасында  (быелның(2009)ноябрь, декабрь ае саннары) Гамир Гарифуллинның “Голодомор” исемле  язмасы , Айдар Хәлимнең “Убить империю” китабы һәм башка күп кенә чыганаклар , Кремль хуҗалары ихтыяры белән  халыкны ничек мөмкин шулай кыерлаулары турында җитәрлек мәгълүмат бирә... В.П.Астафьев әсәрләре исә, сугыш барышында солдатларны ни дәрәҗәдә исраф итүләрен ачып салды.  Әгәр татар-башкорт легионнарын әзерләүдә Берия ведомствосы да катнашкан һәм аңа җәлилчеләр дә җәлеп ителгән икән, төп максат, совет әсирләренең  немецларга каршылык күрсәтүен оештырудан гына гыйбәрәт булмыйча, шуның ышыгында  әсирлеккә төшкән милләттәшләребезнең мөмкин кадәр күбрәк кырылулары кайгыртылса да гаҗәпмени?  Фәнзаман ага Баттал  язмасында (“Мирас”  журналы 9 нчы сан, 2010 ел.)   легионерларның язмышы аянычлы төкәнә диелә... Әлеге мөхтәрәм автор үзенең күләмле язмасын, Җәлил, җәлилчеләр, легионерлар турында чын хакыйкый тарихи язмаларны укыйсыларыбыз алда әле дигәнрәк өмет белән тәмамлый... 
              ... 1991 елның май санында “Аваз” атлы газетада басылган   (Үзгәртеп кору чорында Татарстан профсоюзларының шундый күркәм газетасы  бар иде)  “Ак күлмәк , кара яка” атлы мәкаләмдә ошбу юллар бар :  “Горгонаны  (борыңгы грек  мифологиясендәге канатлы гыйфрит) тораташ итүнең юлы бер генә: аңа үз-үзен бөтен “матурлыгында” күрсәтергә кирәк. Шундый көзге сыйфатында бу империянең халыкларга карата эшләнгән җинаятьләрен бәян итүче “кара китап” язылырга тиеш. Мин аны йөзләгән томдагы җинаять эше шәкелендә күз алдыма китерәм. Уйлавымча, биредә татарлар турында  күрсәтмәләр 1552 нче елгы суештан башланыр һәм анда Чиләбе өлкәсендәге Кыштым трагедиясе,  Тоцк атом-төш коралы сынау полигоны тирәсендәге татар авылларыда яшәгән милләттәшләребезнең куркыныч азагы бәян ителер... Кырым татарлары, Кавказ мөселманнарына, Урта Азия, Себер халыкларына, Әфганстан халкына, социалистик лагерь илләренә күрсәткән золымнар, Африка, Көнчыгыш Азия халыклары тормышына тыкшынулар бар да документаль җирлектә тәгаенләнер. “Кара китап” нинди дә булса илне хөкемгә тарту өчен язылмый. Мондый китап әле айнуларны харап иткән  Япон империясе турында да, индеец кабиләләрен үтереп бетерә язган ерткыч килмешәкләрнең бүгенге цивилизацияле бердәмлекләренә дә багышланыр. Авторның асыл максаты, Кара Китап ярдәмендә халыкларны, кешеләрне тәүбәгә китерү һәм киләчәктә булырга мөмкин вәхшилекләрне кисәтү...”
         Һәм шундый исемдәге китап дөньяга чыгуы хакында  Мәскәүдә нәшер ителүче “Великая Эпоха”  ( 2009 ел, 3 июль № 13 / 110 ) газетасыннан хәбәр иреште. Газетада китап тышлыгының титул бите дә бирелгән.  Анда эре хәрефләр белән  ЧЕРНАЯ   КНИГА дип язылган һәм тонык хәрефләр белән “коммунизма” дип өстәлгән. Исем астында ваграк хәрефләр белән ,“җинаятьләр , террор, репрессияләр”, дип тәгаенләнгән, ә китапның аскы өлешендә, итәгендә  “95 миллион корбан” дип тә искәртелгән.
           Әйе,  хыялым өлешчә  тормышка ашкан ,  алынган юнәлеш дөрес кебек.  Миңа калса  империяләрнең “тәне”, акмы, сарымы, кызылмы , алар муеннарына йолдыз яки тәре такканымы ,бүтәннеме  –барыбер –барысының да эче, асылы  кара. Китапны чит ил тарихчылары язган , ул 31 телгә тәрҗемәләнгән. Рус телендәгесе “Три века истории” нәшриятында басылган һәм анысына кереш мәкаләне   КПСС ның Политбюро әгъзасы булган шәхес, академик Александр Николаевич Яковлев язган. Әлеге мәкаләсендә ул ,аерым алганда мәрхәмәтсез рәвештә табигатьне  талау турында да сүз кузгата һәм шуннан этенеп, болай ди...
          ... “Файдалылык принцибын”  түренә уздыручы ,табигать һәм кешеләрнең көчен гомум-эксплутацияләүне алга сөрүче теләсә нинди җәмгыять, ( Җөмләдән, промысел балыкларын саклау зарурлыгына ышыкланып , дөньяда тиңе булмаган куәтле кит аулау флотилиябезнең дельфиннарны ничек кырулары хакында мәгълүматны, шул хәлләрнең шаһите булган маринист язучыбыз Миргазиан ага Юнысның  соңгы дүрт томлыгында таба алабыз –Р.З) кеше белән кеше, кеше һәм табигать арасындагы эстетик, хисси, рухи мөгамәлә ысулларының тамырын корыта... Күпме чүлләр барлыкка китердек без... Әмма иң куркыныч  чүл, эгоизм белән коргаксытылган, ике җәплекәле әхлак  аша  өзгәләнгән, кешелеклелектән адаштырылган җаннарыбызда...”  
               Әлбәттә  академик хаклы. Әмма “чүл”не коммунизмга гына кайтарып калдыру гадел  үк булмас , мәшһүр шагыйребез очучы-сынаучы Салих ага Баттал Явыз Иванны беренче большевик дип атады. Аның опричниклары  миллионнарны- изгән сыткан чекистларның элгәрләре ләбаса... Ә көчләп чукындыру белән гомум-денсезләндерү сәясәтенең кайсы   текәрәк  булуын аныклау шулай ук шактый кыен.
                    А.Н.Яковлевның кереш сүзендә  илнең иң намуслы затлы уллары фикерләре дә китерелә.  Иван Бунин 1924 нче елны болай дип язган икән :
        ...Планетарный же злодей , осененный знаменем с издевательским призывом к свободе, братству, равенству, высоко сидел на шее русского “дикаря” и призывал в грязь топтать совесть, стыд, любовь, милосердие... Выродок, нравственный идиот от рождения, Ленин явил миру как раз в разгар своей деятельности нечто чудовищное, потрясающее, он разорил величайшую в мире страну и убил миллионы людей, а среди бела дня спорят: благадетель он человечества или нет?” “
              Явыз Иванга һәм Петр 1 ләргә дә һәм башка тәхет ияләренә дә туры килмиме мондый холыкнамә?  Алай да православие чиркәве Явыз Иванны  изгеләштереп  куярга  мөмкин.  Моны күп кенә күренекле шәхесләр, шул исәптән атаклы җырчы Жанна Бичевская да  таләп итә...
            ...Әледән әле  такырбыш-скинхедларның  рус түгелләргә пычак күтәрүләре, көтү белән ташланып тукмап үтерүләре , имгәтүләре, башка өмммәттәгеләрнең кабер ташларын җимереп мәсхәрәләүләре, фашист тамгасы ясап имзалаулары хакында матбугатта язмалар басылып, телетапшырулар күрсәтелеп  тора.  Түбән Кама шәһәрендә Таҗикстаннан кайтып урнашкан туганнарым фатиры ишегенә дә, Татарстанда милләтләр дуслыгы форумы узган көннәрдә фашист билгесе ясап, кайткан җирегезгә кире олагыгыз дип янап язып киткәннәр... Туганнарым мөрәҗәгать иткән компетентлы оешмаларның берсе дә җинаятьчел гамәлне теркәмәгән , янаучы почеркына графологик экспертиза билгеләмәгән...  Биш кешедән торган , чыгышлары мишәрләргә һәм Казан арты татарларына барып чыгучы  гаилә әгъзалары кая китәргә тиештер, белгән юк...
         Рас  рус түгелләргә куркынычны Русиядәге Гитлер тарафдарлары тудыра,  димәк безгә карата дошманлык чыганагы булган ул тәгълимат белән танышу зарур . “Җаны теләгән җылан ите ашаган”, диләр,  “Майн кампф” дигән китапны табып уку катлаулы түгел икән. Ләхәүлә  вә ләкуәтә... Былтыргы “А” түгелме соң бу? Рус телендә басыла торган, үзләрен рус патриотлары дип тәкъдим итүчеләрнең гәҗитләрендәге аналитик мәкаләләр , Русиянең киләчәгенә багълы китапларның һәммәсе дә диярләк  шушы хезмәткә аваздаш ләбаса.... Хәер , минем өчен ачыш булып тоелган нәрсә татарның галим-голямәләре  өчен күптән  мәгълүм ахры. Әйтик Дамир Исхаков үзенең “Еракка карау” дигән мәкаләсендә “...алга таба бу илдә бик караңгы заманнар булуы мөмкин” дип кисәтә, ә Рафаэль Мөхәммәтдинов , “Звезда Поволжья” газетасының 48 нче санында( 2009) басылган күләмле мәкаләсендә  “Русская доктрина” дигән 800 битлек хезмәтнең Русиянең клерикаль-шовинистик даирәләре тарафыннан язылган  ХХ1 гасыр “Майн кампф”ы дип атый. Ирексездән Ленин бабайга багышланган халык такмагы искә төшә һәм аны чак кына төзәтсәк,
           
               Гитлер сукыр үлгән диләр,
                Күрмәдем сөякләрен;
                Күрмәсәм дә сөякләрен,
                Тотам  вәсыятьләрен...

   дигән сөземтәгә барып чыгыла... 
             Шәхсән мин фәкыйрьне, тышлыгына Россия гербы сүрәте һәм  ПРОЕКТ  РОССИЯ дигән язу алтынлап уелган китап тетрәндерде .  Беренче битендә   лаеклы гонорар түләү максатында китапны бастырып чыгарган  ЭКСМО исемле нәшриятнең белдерүе басылган. Имеш авторлар нәмәгълүм, алар ,  дошманнар эзәрлекләвеннән тайпылу максатында үзләренең кемлекләрен белдерергә теләмиләр ...Шундый җим ярдәмендә  укучыларны аулау күздә тотылган күрәсең.  Соңгы биттә  ошбу китапны күпләп сатып алу өчен Мәскәү өлкәсе, Санкт Петербург, Түбән Новгород, Казан, Екатеринбург, Киев һәм Львов (Украина) вә Семферополь(Украина,Кырым) калаларында нинди оешмага, нинди телефон аша элемтәгә керү мөмкинлеге тәкъдим ителгән. Әйтерең бармы, “анонимчыларның” мөмкинлекләре киң һәм тармаклы, ә “түбә”ләре шактый биек һәм текә икәнлеге аңлашылса  кирәк ...
                  Китап авторлары , Гитлер кебек үк , буржуаз сайлау системасына , гомумән демократиягә  ләгънәт укыйлар . Ә прогрессны йогышлы чир дип аңлаталар һәм  шул яссылыкта чиркәү тарафыныннан урта гасырларда  галимнәрне яндырып үтерүләрне дә аклыйлар . Гитлер ил белән, фашистлар фиркасенә таянган  милләт   юлбашчысы җитәкчелек итү зарурлыгын алга сөрсә , болар кире монархиягә кайтып , православие динен дәүләт дине итүне , патшаны патша нәселеннән булганнар арасыннан 1613 нче елгы ысулда , Земский Собор тарафыннан 30-50 елга бер сайлап куюны куәтли  һәм таҗны чиркәү  кидерәчәк имеш... Күренә ки бу очракта Русия дәүләтендә конфессияләр арасындагы тигезлеккә урын калмый ... Ягъни , әлеге китапны язуның төп  мотивы карагоруһчылар тарафыннан  баналь хакимият эләктерү максатына кайтып кала  сыман..  Асылда, карагруһчылар төркеме “дошманнарны” үзләренә җәлеп итеп, төп көчләргә тоткарлыксыз һөҗүм мөмкинлеге тудыру өчен барлыкка китерелгән махсус команда булса да,  гаҗәпләнергә урын юк... Китап авторларын диндарлар дип  әйтү кыен, чөнки алар ошбу хезмәтләрендә   Аллаһе Тәгалә кодрәтен гомумән искә алмыйлар ; күзгә төтеннең куесын турылыйлар :  православие дәүләт дине булган патша режимы вакытында башка диндәгеләрне көчләп чукындыруларны “онытып”, , күпчелек яшәгән авылларга казак отрядлары юнәлтеп, халыктан налогны , күлмәк салдырып һәм җиргә сузып яткырып, камчы белән кыйный-кыйный канга батырып җыйнаганнары хакында теш агартып тормый гына, патшалык булып яшәүнең шәплеген , патшаның халыкка “ата” булуын авыз суы корытып мактыйлар, самодержавие заманында авылы –авылы белән халыкларның ачлыктан кырылуларын һәм , большевизм  җиңгәч тә шул  афәтнең миллионнарча  гомерләрне өзүен ,  ГУЛАГ атлы “тәмугъ” корылуын изге максатка ирешү өчен котылгысыз югалтуларга  сылтап, кабат үткәнгә, былтыргы “А”га  кире кайтуны  ил һәм хәтта дөнья өчен бердәнбер котылу чарасы дип кодалыйлар. Иван Грозный ,Петр1, Ленин һәм Сталин болар бәянында Русияне демократиядән коткаручылар, ә большевизм шулай ук Россияне демократиядән аралап, исән алып калган “алласыз православие”...

1 комментарий:

  1. Этот комментарий был удален администратором блога.

    ОтветитьУдалить