Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

БУСАГАДАГЫ УЙЛАР


  
                                                                                Син кайт алабутаңа,
                                                                          Татар халкын бутама!
                                                                                    Мөдәррис Әгъләмов

               Акыллы кешеләрнең илдән китеп баруын руслар “утечка мозгов” дип тәгаенлый. Каян кая юл тота икән соң “ми агымы” , әйдәгез аныклыйк. Авыл баласы буларак мин фәкыйрьгә  туган колхозыңа читтән рәис китереп кую тәҗел булып аңлашыла. Килгән кеше иң әвәле үз сүзен батырып әйтә, “күпне күрә” , “бик күп белә”, хакыйкать өчен даулаша, закон хәрефенә таянырга ярата торган, кыскасы мие булганнардан котылырга тырыша. Ягъни, читтән китерелгән рәис кабул итеп алган даирәдә мисезләндерү миссиясен үтәүгә программаланган. Районга китереп куелган башлыкка да аягы астында туфрак булырга әзерлеген һәр даим сиздереп торуга ашыкмау өстенә ,  югары рангтагылар белән дә  ,  ул самавырчы малай кебек өтәләнеп йөргән мәлдә вәкарь саклап, үз бәяләрен белеп сөйләшүче  кадрлар ошамый. Әлбәттә алар булдыклы , надан да түгел , әмма барыбер дә дөньяның кая барганын  аңлап җиткермиләр. Кайберләре аңлап та, килешми азаплана. Аңламаучылар ишлерәк әлбәттә. Болар, Николай Носовның “Белмәмеш маҗаралары”н сеңдереп укымаган. Хикмәт шунда , Русиядә вакыт-вакыт күчеш чоры булып ала. Тарих фәне белән эш итүче ялганчылар моның иҗтимагый строй үзгәрү дип аңлата. Ә хагы , җәмгыять бер үлчәмнән икенчесенә, әлбәттә кечерәю, нәнүслек  ягына күчеп куя. Мисал өчен , кабатланырга туры килә,  Явыз Иван чорында боярлар урынын халыкның әтрәгәләм өлешеннән рекрутланган опричина ала. Җәмгыять аң һәм рухи яктан ничәдер тапкыр кечерәя һәм шул фонда Иван Грозный гигант фигура булып калка. Нәкъ шул ысулда Петр боярларны юк итеп, алар урынына элитаны сарай хезмәтчеләреннән , лакейлардан, ишегалды себерүче, дворовый кызлар белән йоклауны тәэмин итүче  түшәкче(постельничий) һәм башка шундыйлардан барлыкка китерә. Нәтиҗә - маньяк,  җенси азгынлыкның ар ягына чыккан җын кыючы  тарихка бөек булып кереп калган.  Сталин , Жуков, һәм аның башка иярченнәре шулай ук халык күңелендә эре затлар булып  бикләнгән. Хрущев һәм Брежнев чорларында да ил халкын   бүтән үлчәмгә күчерү максатында   һәм киң планда  җитди чаралар  булмады  түгел һәм ахыр чиктә илне ил итә алмаучы элита рухи йөгенеп, идарә итә алмас хәлгә төште.  Бүгенге телевидение тәкъдим иткән “сәнгать” чаралары безнең хәзерге үлчәмне чамаларга мөмкинлек бирә кебек. Бигрәк тә татар әдәбияты, татар җыры мисалында нинди нәнүслеккә төшүебез абайлана. Нәнүсләшү аркасында  пүчтәк кенә шәхесләрне зурга саныйбыз , шуңа күнәбез.                 
                 Англиядә, шәхеснең сүз багажыннан чыгып, аның фәһемен өчкә, 10 меңнән артык запаслыларны югары, өчтән ун меңгәчләрне уртача, ә өч меңнән әз сүз запаслыларны түбән фәһемлегә чыгаралар имеш. Кызык, безнең җитәкчелекне бу үлчәм буенча кемнәр дип белик? Бертуктаусыз ялганлашудан күзләре кылыйланган  “Мастер һәм Маргарита” романы персонажы Лапшенникова сыманнары , әле татар җырын пүчтәкләндерүне аклыйлар, әле Тукай яшәгән бинаны җимерүнең котылгысызлыгы хакында кибәк очыралар... Хәер, Үктәбр түнтәрелеше сәбәбендә асты өскә килгән  илдә югары фәһемлеләрнең түбәндә калуы, ә түбәннәрнең , нәрсәнедер хәтерләтеп бата-калка өстә йөзүләре ,   табигый хәлдер...
            Кулдан эш килмәү , эш рәтен белмәү , башкарган һөнәр буенча сыйфатсыз нәтиҗәгә ирешүне  зур гаеп санап , бер сүз белән тамгалыйлар безнең якта.
- Үнәрсез , -дигән гаеп кайчандыр, әйтик, ат җигә белмәүче егетне тынсыз калдыра торган булган .
         Бүген башкарырга алынган вазифаң - һөнәреңне рәтле-башлы үти алмау, президентмы син, сантехникмы,  язучымы - берәүне дә гаҗәпләндерми... Бер танышым, үзе биләгән офиска ремонт уздырырга җыенды : смета документлары эшләтте, подряд оешмасы белән килешү төзеде. Әлбәттә үзе теләгәне белән түгел  һәм ярыштыруларсыз, ә югарыдагылар табып биргәненә күнеп . Сөйләшенгән срок узып барганда моның кабинетында ниһаять тәрәзә алмаштыручы ике эшче пәйда була: берсенең кулында үтмәс балта, икенчесендә кадак суыргычы.
         Танышым, алыначак тәрәзәләрне бүтән максатта файдалану хакында план корып куйган була. Әмма тегеләрнең пөхтәлек ягы чамалы икән , тәрәзә рамнарын да, борысларны да гәмәлсезгә чыгаралар, пыяла да исән калмый, тәрәз тирәсендәге штукатурка да  кубып төшә. Җитмәсә шул бинада  идән ремонтлауга җәлеп ителгән   ике кешелек бүтән бригада милке –электрлы тишкечкә сораусыз тотынып ,агачка дип  сайланган борауны стенадагы арматурага турылап улата торгач,  мотор янып чыга.. Танышым зыянны үз хисабына каплый. Ләкин каза моның белән генә бетми, борысны  кадак суыргыч белән астына һич югы такта да куймый каерганда ,тәрәзә асты плитәсе чатный, ә андый плитәләр инде производстводан алынган... .Танышым ике ай буе эзли торгач  , инде кулланышта булган шундый плитә табуга ирешә һәм тәрәзә тирәсендә эш тагын дәвам итә : кулларына кирәкле размердагы шөрепләр, чөйләр һәм инструмент тоттырганнан соң теге эшем ияләре үзләре алып килгән тәрәзәләрне ничек кирәк алай урнаштыралар . Әмма   тәрәзә белән тәрәзә уемы арасында 10 сантиметр чамасы  аерма килеп чыга һәм болар шул аралыкны махсус көбек белән тутырмачы,
-          Гел шулай эшлибез, бер тәрәзә дә купканы юк әле, - диләр... 
               Әлеге мисал миңа калса универсаль һәм хезмәткә шушындый мөнәсәбәт илебез халык хуҗалыгындагы теләсә кайсы тармакка  хас. Әйтик самолетларны шушы ысулда әштер-өштер ремонтлау, кустарьлар әтмәлләгән запчәсләр куллану аркасында һава катастрофалары килеп чыгып, үлем-җитемнәр булгалады . Шахталардагы үлем-җитемнәргә дә төп сәбәп –үнәрсезлектә. Армиядә солдатларның фаҗигасы –генераллар үнәрсезлегенә барып чыкса , гөнаһсыз килеш еллар буе төрмәләрдә утырулар, хокук сагындагыларның үнәрсезлегенә тоташа.Ә инде иге-чиге юк биләмәгә, хисапсыз казылма һәм табигать байлыкларына ия илдәге хәерче тормышның сәбәбе, ил башында утыручыларның үнәрсезлекләре аркасында
          Илдәге тоталь үнәрсезлекнең чишмә башы кая  барып чыга икән?  Безнең Шәмәрдәннәр әйтмешли “ нишләп алай сун ул?”
          Хикмәт шунда ,  илебездә талантларга , мастерларга  , үз сүзен батырып әйтергә сәләтле чын кешеләргә карата чорлар дәвамында эзәрлекләү, ау бара. Авыл җитәкчеләре андыйларның калаларга, читкә китүләре өчен җан атса,  кала оешмаларында  шулай ук кемнең ниндилеген тиз ачыклап, арыну чарасын күрәләр.Блат буенча эш урынына ирешүче бюрократия өчен алар беренче номерлы дошман. Мисал өчен Мөслим районында иң югары күрсәткечләргә ирешүче ике хуҗалык бар иде. Берсе белән  Сәлимхан Миңнехан улы ,ә икенчесе белән Дусил Гаяз улы җитәкчелек итте. Районда җитәкчелек алмашынгануга , читтән килүчеләр шушы шәхесләрдән котылу чарасына керештеләр. Кыскасы, һәр яңа җитәкчелек  гадәттә теләсә нинди коллективны интеллектуаль яктан саектыруга программаланып , эшкә башлый.
           Әйе, илдә талантлар җитәрлек,әмма дәүләт аларны канатсызландыру белән мәшгуль. Һәр өлкәдә.  Әйтик хакыйкый галим, чын кеше Дамир Исхаковны  бәгъзеләр берләшеп академиклыкка уздырмадылар. Шул ук вакытта бөтенләй фән кешеләре булмаган байтак шәхесләр академик булып куйды. Димәк киләчәктә дә бу оешмада чын галимнәр сүзе һәрдаим аста калачак.  Илдә урнашкан барлы-юклы ирек нәтиҗәсендә чын журналистика борынлый башлаган иде. Әмма агитатор һәм пропагандистлык кәлиясеннән баручылар да әледән әле көчләрен күрсәткәләп алалар. Әлеге дә баягы Дамир әфәнде “җиңелүе” хакында белеп алган бәгъзе бер жэурналист, матбугат аша, бер кем кушмаган килеш, автомат рәвештә дип чамалыйм,  галим  адресына сүз озайтырга кереште.. Шул ук вакытта әлеге зат университет укытучысы кызыл профессор Хатип Госманга мәдхия укый ,соклануын белдерә һәм шул соклануын башкаларга да такмакчы. Ә   югыйсә әлеге каршылыклы шәхеснең талант иясе Мөхәммәт ага Мәһдиевкә аяк чалулары хакында милләтнең йөзек кашыдай затлары тарафыннан матбугатта үзгә фикерләр дә басылды..Янә килеп әлеге шәхескә докторлык исемен , аның , коммунистик караштан чыгып Һади Такташ иҗатына багышлап язган хезмәте китергән.. . Шунысын да искәртик, шагыйрь, Хак Тәкаләгә карата кара буяуларны мул кулланыып язган “Җир уллары трагедиясе” дигән әсәре белән , М.Булгаковның ,инде телгә алган мәшһүр романы персонажы  Иван Бездомныйны хәтерләтә...  Хатип Госманның ул хезмәте бүген кабат дөнья күрсә, аны укучылар  табылыр иде микән ? Җитмәсә, журналистыбыз, кызыл пропагандистлар чыгарган анекдотны чынга алып, фетнәче Пестельнең тактсызлыгын зирәклек, ә шул фетнәчене кешегә санап, (декабристларның куллары канлы, аларны бастыру , үзләрен үгетләргә килгән башкала башлыгы Милородовичны атып үтерүләреннән соң башлана ) шәхесенә бәрелми, кешечә  аңлашырга омтылган дәүләт министры Татищевны әдәм актыгына чыгарып маташа..
        Русиядә , яшьләрне канун ярдәмендә армиягә китертеп рухи һәм физик яктан тар-мар итүләр артында АКШ та, Көнбатыш та тормый.  Армиядәге солдатларны үтерү имгәтелүләрнең җайга салынуы яшьләрнең бер кирәкмәгән вузларга кереп укуы, һәм хәрби комиссариатларны көйләү юлында  финанс агымнары китереп чыгарган. Халыкны эчкечегә һәм тәмәкечегә әйләндерү , бозыклыкка батыру , бер колагына кәрәзле телефон терәтеп,  такылдавыкка әйләндерү һ.б.ш.и матавыклар артында да илнең бүгенге хуҗаларының матди кызыксынуы ята...Һөнәр мәктәпләренә барасы яшьләрнең вузларга омтылуын да АКШ һәм аның тарафдарлары кайгырмый. Инде илебездә хәтта колорадо кортын да “җиңү”гә  юл ябылган , корт агуы сатып баючылар рөхсәт итмәячәк... Бездә бик күп дәүләт контроле органнары чын эш белән шөгыльләнергә алынучылар юлында нинди генә киртәләр калкытмый. Һәр киртә аша чыгу өчен түләргә кирәк. Йортыңа электр кертергә генә алынып кара , әллә никадәр әйләнешләр ясаталар...
        Кемдер әйтер, халык мондый хәлләргә озак түзеп тормаячак дияр... Әйе, килешәм, кулыннан эш килә торган халык шундый, һәм дөньяда моңа мисаллар адым саен. Әмма Русиядә әлеге проблема   “уңышлы” хәл ителеп ята. Үнәрсез халык  мондый вәзгыятькә каршы чыкмаячак. Әле киресенчә, тормышны көйләрдәйләрне “ашаулар”га кул чабып торачак.
       Кыскасы, гомумүнәрсезлеккә ирешү,  әтрәгәләм хакимиятнең тотрыклыгын тәэмин итү чарасы .          
           Мөһим бер оешмага керергә җай тапмый йөргәндә, ишек катында күптәнге танышымны очратып ,арка тузаннарын кагыштык. Дөрес , дус  эчкәре уздырмады уздыруын, алай да кирәкле гаризаны әйтеп яздырып, пропусклар бюросына юлны күрсәтте.
           “Авылда чакта каравылчы гына идем, калага күчкәч охран булдым” , дигән имеш безнең якның  бер агае. Бу дусның хәле башка , ул җитди генә берләшмәдә әйдәп баручы инженер иде, хәерчегә җил каршы дигәндәй,  җитәкчеләре алмашынган. Элеккегесе тапкырлау таблицасын шәп белсә  ,  яңасы “бүлү таблицасы”ннан хәбардаррак имеш .  Яңа “себерке”, килү белән хутлы себерә  башлаган , тагын бер шәхси шофер һәм тагын бер чибәр секретарьша арттыруны зарур санап  ничәдер инженерны , шул исәптән  танышымны  “кыскарткан”... Бәхеткә диик микән, ул урамда ук калмаган, кайсыдыр белешенең ихлас тырышлыгы аркасында ,сынау шарты белән шушы дәрәҗәле бинаның ишек тупсасына сакка  баскан. Безнең авылның бер малае әйтмешли, “тазарган , бүреге баш очында гына тора..”
             Бүген , кая керим дисәң, шунда юлыңа каравылчы . Элек кенә ул , өсләренә Щукарь картныкы сыман ямаулы ак толып киеп, җилкәләренә бер көпшәле атмый торган мылтык  асып тышкы яклап саклыйлар  иде база, амбар вә һәм дә складларны. Ә хәзер вәзгыять башка , җылт иткән формада елт иткән офис ишеге төбен, тагын әллә кай төшләрне , хәтта бассейнарны да “саклый” сөлектәй сылу җегетләрең. Алар шәп кеше кыяфәтендә  юлыңны бүлеп , документ сорый  һәм  күрсәткән кәгазеңә күз салырга ашыкмыйча, бүленеп,эш тапкан атлы кыланып , әйтик  өлкән каравылчы белән телефоннан такылдарга керешә яисә ниндидер кәгазь сырлый башлый... Кабат төп вазифасын исенә төшергәч тә егылып китми ,   үзен надзиратель, сине мәхбүс санаган кыяфәттә баштан аяк күздән кичерә , бер-бер гаебеңне эзләп азаплана... “Тамак тук, өс бөтен , үбәбез марҗа битен” дигәндәй яшәп ятышлары шельмаларның. Ә нәрсә ,  гәүдә эре , күкрәк киң һәм бит дигәннәре дә бер дә җыерчык булмагач, бит микән соң бу дип  шикләнерлек.  “Тән”гә якын торучы “телсез шаһитлардан”- каравылчы, шәхси шофер, секретарьша, сакчы , киң профилле массажист, һөнәри яки һәвәскәр әләкчеме ,бүтән шуның ишеме ,теләсә нинди булдыклы эш кешесенә, яки иҗат интеллегенциясе вәкиленә, шул исәптән талант иясенә төкереп тә бирми. Хәер, төкерәләр дисәк тә  хата булмас  ...Элегрәк эшче, педогог , һ.б. чын эш  яки иҗат белән бәйле династияләр турында радиотапшырулар оештыралар, язып чыгалар иде. Андыйлар да  тормышта очрый торгандыр әлбәттә, әмма мондыйларда династиялелек хисе, дәүләт ярдәме белән  тагын да тотрыклырак була бара.
        Матбугатка чыгып кайбер кайнар хисле гражданнар олугъ түрәләрне клан оештыруда сүгәргә яраталар . Югарыга туган тумача, кода-кодагый ,дус-иш үрләве бер хәл, ахыр чиктә, киң планда  “тән”не сарган “ микроблар” , шуларның дус-ишләре, нәсел ыруы да өскә үрмәли , шулар кулына  төшә икән ләбаса хакимият дилбегәсе ахыр чиктә, бездәге авторитаризм шартларында...

Комментариев нет:

Отправить комментарий