Безнең татарның шул бит инде, җәйге ял уздыруың хакында ычкындырсаң, кем дә булса барыбер сорап куя :
- Ә нәрсә эшләдең ?
Милләттәшне, фәлән диңгез буена барып, бот күтәреп яттым дип шаккатырып булмый, кеше саналасың килсә, җавапларның менә мондыйраклары урынлы :
- Әтиләргә печән, утын әзерләп килдем ...фәләнебез яки төгәнебез өчен яңа йортка фундамент кордык.... дүрт стенасын күтәрдек.... түбә астына керттек.... урманнан агач кисеп алып кайттып, бура бурадык... мунча салдык..... су керттек һ.б.ш.и. Һәрхәлдә, без яшь чакта тәртип шундыйрак иде.
Эшләгәнгә эш язган, ашаганга аш язган, ди татар. Мәрхүм Мәхмүт абыемның малае чылтырата, яңа өйгә җылыту системасы корышырга кайтмассыңмы , эретеп-ябыштыручы Хөснетдингә дәшкән идем , һич көтмәгәндә төшемле эш чыгып , ерак рейска китәсе булды , өйләнәсе ел бит, бармый да ярамый , тотып торышырга кеше кирәк, кил пажалысты ? - ди.
- Кемне алып кайтасың? Ата-анасы кем? Безнең авылныкымы?
- Әле кем икәнен әнигә дә белдергән юк. Һәрхәлдә син туйдан калмыйсың...
.... Шимбә көн, иртәңге биштә кузгаласы автобуска эләгеп, туганнарым яшәгән төбәккә укталдым. Мин барып кергәндә инде әбәд җиткән, табын түгәрәкләнгән язган иде.
- Әйдүк, мактап кына йөрисең икән, -диде Зөбәрҗәт җиңги.
Фәридә сеңел аш бүләргә кереште.
- Фәридә, син әллә үзең генә кайттыңмы?- минәйтәм.
- Юк, парлап, -ди сеңелкәш.
- Миңа килеп йөрисе дә булмаган, алайса?
- Алай кистереп әйтмәс идем мин, -дип, тамак кырды, Зөбәрҗәт җиңгиләрнең күршеләре, эретеп ябыштыручы Хөснетдин.
- Бүген төнлә генә кайттылар бит, - дип, ачыклык кертте Зөбәрҗәт җиңги.- Тәлъгатем, Фәридәләрне стансадан барып алып кайтты да, өч-дүрт сәгать йокы күрде микән, таңнан сәфәренә чыгып китте. Ябыгып бетте инде балакаем , көн чаба, төн чаба.
- Кияү кая соң, кайткан шәпкә катырак сыйлап аткан идең мәллә?-дип кызыксынам.
- Ул сыйның коерыгы очы иртән иртүк миңа эләксә дә ару буласы иде., -дип куя Хөснетдин, мыегына елмаеп.
- Аллага шөкер безнең кияү сезнең сыман кабык авыз түгел, - дип кырт кисте Зөбәрҗәт җиңги.- Эчми дә, тартмый да. Ул яктан бик тыныч . Кайткач, телевизыр кабызып, хытбыл карап азапланды бугай, йокысы шуңа калгандыр ...
- Әле тагын телефоны белән дә уйнагандыр-дип өстәп куя Хөснетдин.
- Хәзер бөтен кеше уйный, -диде Зөбәрҗәт җиңги кискен генә.- Үз ягыңны белеп артыңны гына кысып утырсаң кана. Нуриягезнең кызы Рәхилә, шул телефонга алданып , баласын кибеттә онытып калдырды, ләбаса. Өенә кайтып җиткәч кенә аңышып кире торып йөгергән. Үзеңнең шуларны Казанга ничек илткәнеңне сөйләп күрсәтерсең, аннары...
- Әллә сөйләмәс дисеңме?
- Ай- һай, белмим шул?...
- Сөйлимме Зәет?
- Тәвәккәллә , халык сорый бит.
- Менә болай, -дип башлый Хөснетдин. - Кәрәзле телефон белән өзлексез такылдау һәм язышу аракы эчүдән күпкә хәтәр Зөбәрҗәт тәтә, хәтерне талкый икән ул . Сизеп торам, кыек атып, туры тидердем, ахры, күрше?
- Ничек такылдасаң да артыкка китсә шәп түгел , дин дә кушмый аны, чөнки буш сүз сөйләү, гайбәт сату көфер гамәлләр исемлегендә , -диде Зөбәрҗәт апа.
- Өстенә бастың.. Тәкатьсез калып, берөзлексез язышу графомания дип атала торган чир дип ишеттем.. Ачыкларга туры килде. Вәт шул шаукымга бирелгәннәр ,”без язмасак кояш чыкмый”, дип саташа, хәтта хәләлләре читтә чиерттерсә дә, исләре китми, имеш. Дөресме, Фәридә?!
- Мин каян белим ? Син , Хөснетдин абый, сүзне читкә борма әле, яме.
- Әйе, булды андый хәл, Рәхиләне баласы һәм ире Ирек белән машинада Казанга илттем. Әйберләрен күтәрешеп, фатирлары бусагасына җиткәч беленде, болар ачкычны авылда онытып калдырганнар. Икесе тиң телефон белән уйный бит, кем барласын аны. Запас ачкычлары - фатирда. Слесыр чакыртыр идең, вакыт соң. Ну минем бөтен кирәк-ярак, сварка фәлән, тегесе монысы. һәммәсе машинада йөри бит инде, тимер ишекләрен, күгәннән кистереп, тупсадан төшердем.. Аннары кире урынына утырттым да кайтып киттем.
- Шул гынамы?
- Ә тагын ни?
- Иң кызык төшен төшереп калдырасың , -диде Фәридә кет-кет көлеп.-Ә нишләп авылда күренми соң алар шуннан бирле?
Хөснетдин , үзен мәҗбүр итеп, елмаерга теләп битен кыйшайтты.
- Аның нәрсәсе кызык булсын инде? Эшне бетереп килгәндә күрәм, Ирек, Рәхиләнең ире ягъни, телефоны белән уйный башламасмы! Ә вакыт төнге унике. Минем бит әле иртән иртүк эшкә дә барасы бар.Һәм әйттем мин моңа, суганын-борычын кушып, яки уйнаудан туктыйсың, минәйтәм, яки уенчыгыңны бер төшеңә кагып кертәм, дим. Шуннан соң, хактан да кайтып күренгәннәре юк ...
- Авылда, ниятеңне эшкә ашыргансың дип тә сөйлиләр , Хөснетдин агай.
- Сөяксез тел ни такылдамас? –диде эретеп ябыштыручы, боегып калып.. Аннары алтын тешләрен җемелдәтеп, минем тарафка борылды:
- Ярый кайттың әле , Зәет, Зөбәрҗәт апа белән иртәдән бирле кыймылдадык , ә эш әллә ни үрчеми. Анаң яшендәге хатын-кыз катында рәхәтләнеп сүгенеп тә булмый, ә ансыз эшнең ни көе табылмый ни тәме юк.
- Бик сүгенәсең дә килгәч, кияү-балакайны уятасыгыз калган, - минәйтәм. - Анә, гомере озын булыр , үзе дә торып чыгып килә . Хәерле иртә, кияү!
Кияү балакай кулларын, кушырып югарыга күтәрде, барыбызны да баш кагып, берәм-берәм сәламләде һәм аралыкка кереп, борынын сеңгерә-сеңгерә юынырга кереште.
- Төрмәдә, кеше ашарга утырган чакта шушылай кыланган малайдан кыз ясыйлар –дип куйды Хөснетдин , үз алдына.
- Авызыңнан җил алсын, артыңнан буран уйнасын! -диде Зөбәрҗәт җиңги, күзләрен алартып.- Кара син аны, нәрсә юрап утыра бит.
- Белеп торса, зыян итмәс дигән идем....
Бер ара тын калып ашауга бирелеп алдык. Тынлыкны янә эретеп ябыштыручы бүлде:
- Ә нигә табыннан тайпыласың , энекәш?- дип бәйләнүендә булды ул, залга таба укталыш алган кияү-балакайга. - Безнең белән бергә ашарга западло мәллә?
- Мин соңарак утырырмын дигән идем, иркенләбрәк, -диде кияү балакай, елмаеп.
- Ә син, минем белән сөйләшкәндә телефоныңны нишләтәсең ?- дип кызыксынуында булды, беләкләре татуировкалар белән чуарланган базык гәүдәле Хөснетдин.
- Хәбәр җибәрәм.
- Милиция белән хезмәттәшлек итмисеңдер бит?
- Уенчыгы инде ул , аның, -дип, арага керде Зөбәрҗәт җиңги – Укымышлы кеше булгач, яза да яза . Әйдә кияү , түргә үт, кеше яратмаган төсле була алайса...
Кияү , борыны белән ниндидер көй көйли-көйли , самавыр кырына урынлашты.
- Алайса футбол карадым дисең инде,– дип куйдым мин, сүз югында сүз булсын дип..
- Италия чемпионаты гөрли , Зәет абый, - дип җавап күндерде кияү балакай, үзен аңлаучы табылганга яктырып китеп,- ничек калдырасың....Ә бүген , хәлиткеч матч!
- Кайсы минутта кем гол керткәненә кадәр хәтерлисең дип шаккатып сөйләгән иде Тәлгать, шул сүз дөресме?
- Мине бу өлкәдә белгеч дисәң дә була! –диде кияү балакай, күкрәген киерә төшеп һәм бәхетле елмаеп.- Кайсы елны нинди команда кем капкасына ничә туп һәм ничек керткән, барысын да әйтеп бирәм. Барселона кирәкме, Интермы, үзебезнең Спартакмы, Рубинмы, Локомотивмы, бар да минем (кияү балакай башына төртенеп алды) компьютерга салынган.
- Ә хоккей белән дуслык ничегрәк?
- Ул өлкәдә дә төшеп калганнардан түгел. Казандагы матчларны калдырмаска тырышам. Урыннарга да барып кайткалап торабыз. Мәскәүгә, Уфага, Перьмгә анда....
- Каты икән эшегез. Стоп. Син нәрсә бетердең әле? Төзүчеләр институтынмы?
- КАИ тәмамладым ..
- Барыбер технический . Хәзер кайда ? Самолетлар ясый торгансың?
Кияү балакайның чыраеннан күләгә йөгереп узды, теләр-теләмәс иреннәрен кыймылдатып,
- Соңгы өч ай –охранада, -диде .
- Аяклар төпкә тиде алайса?- дип куйды Хөснетдин, күз кысып.
Зөбәрҗәт җиңги әңгәмәгә катнашасы итте.
- Атасы заводта чакта инженер булып ике-өч ел казганды ул. Аннары кыскартуга эләкте шул. Бер бәк бай оешмага тәэминатчы итеп тә урнашкан иде дә , хәзер бит яшьләрне элекке сыман үстермиләр, ә кыерларга гына торалар. Абзасына рәхмәт инде, эзли торгач менәтерәк, бигрәк тә кулай шөгыль табылды тагын, урыны җылы, түшәме коры дигәндәй..
- Тәминатчы булып үземнең дә эшлисе килмәде минем - диде кияү балакай, ияген югары чөеп. - Заявка биргән әйберләрең кайтып җитмәсә, гаеплиләр, эш планын өзгән буласың, кирәгеннән күбрәк кайтарсаң , “не ликвид” дип үзәккә үтәләр, ай саен заявка яз, хисап бир, аңлатма сорыйлар, кәгазьгә тончыгып үлә торган. Әнә Япониядә, складлар юк, алган әйбер турыдан туры объектларга график буенча гына китертелә, ди.
- Алайса сиңа Япониягә китәргә кирәк инде , -дип куйды Хөснетдин, көлемсерәп.
- Юк. Миңа Европа күбрәк ошый,-диде кияү балакай. .- Китсәм Франциягә, йә Италиягә китәр идем мин, -диде ул күзләрен очкынландырып. Шул мәл капылт телефоны исенә төшеп , төймәләренә ашыгып баскалый башлады.
- Гармунчы белән бер икән бу, бармакларына күз иярми, – дип куйды Хөснетдин, кысык күзләрен җемелдәтеп.- Әйдәгез , амин тотыйк та кузгалыйк, эшләргә килгәнбездер бит ...
Бер сәгать чамасы Хөснетдин белән икәү казганып, эшнең яртысына җиттек дигәндә, “офыкта” кияү балакай да күрендә. Тәлгатьнең киемнәре тәненә ятып , килешеп тора моның, үлчәп теккән сыман .
Мин моны иң гади эшкә кушам, чөнки чамалыйм, әз генә катлаулырагына юнәлтсәң, эреле-ваклы сораулары ярты көнгә дә бетмәячәк... Бер мәлне булышчыбызга күз төшерсәм, ни күрим, бу наждак кәгазъле кулы белән ышкыр –ышкымас кына торба башын кыршып тора, икенчесендә исә һаман да шул кәһәр суккыры телефон. Хөснетдин дә моңа игътибар иткән икән,
- Фәлән әйбер түгел бит ул торба, әйбәтләбрәк шомарт әле үскәнем, ялт итеп калсын варит итәсе туры, -дип куйды..
Кияү балакай , телефоныннан аерылып, бер ара арурак ышкылады. Әмма озакка түгел, биш минут үттеме-юкмы, янә башына нәрсәдер китереп сукты бугай, тагын бармакларын телефон төймәләренә турылады. Үзе ара-тирә һаман лышык-лышык борынын тарта.
Хөснетдин, теш арасыннан төкереп куйды.
- Без яшь чакта, -дип башлады ул, - «Аерылыштык, лыштык-лыштык сөйләшербез хат белән” дигән җыру бар иде.. Нишләп синең борын гел лышкылдый ул? Простудифилис штули?
- Станциядән кайтышлый җил бәрде бугай. Тәлъгаткә әйттем югыйсә, тәки машинасы тәрәзәсен ябып бетермәде. Болай да хронически тонзилит минем, әти белән әни кечкенә чакта нәрсә караганнардыр... Инде хәзер, операция ясатмый котылып та булмый диләр.
- Ә ник ясатмыйсың ?
- Вакыт юк.
Хөснетдин шаркылдап көлеп җибәрде.
- Телефон белән уйнарга вакытың до .... бит, - диде ул, яшьләнеп киткән күзләрен елтыратып - Карале, кая стучать итәсең туктаусыз, үгез печ иткән сыман, туктый -туктый?
- Әңгәмәләшәбез инде шунда... Дуслар , фикердәшләр белән . Газеталарда чыккан язмаларга фикерләребезне белдерәбез, шәрехлибез. Менә берәү Роальд Сәгъдиев, Алина Кабаева, Чулпан Хаматова и башка шундыйларны телгә алып мәкалә язган. Ә мин Роальднең карт корткага йортка керүе, Алинаның Казанга, муенына тәре асып килүе, ә Хаматованың ничә тапкыр иргә чыгуын искәртәм.
- Ә синең аларда к... эшең бармы, извини за выражинья?...
- Хәзерге яшьләр күбесе шушылай языша , Хөснетдин абый.. Безнең үзебезнең интернет-газета бар, сайтларга керәбез, фикер алышабыз..
- Синең бу шабашка шикелле инде, алайса?
- Аңламадым.
- Каравылда ял итеп кайткач, нәрсә дә булса эшләргә кирәк ич. Әйбәтрәк фатир алыргамы анда, текә машинага омтылыпмы.. Тик торганга шайтан нәрсәсен тоттырган диләр әле? Ниме соң, язган өчен акча, гонорарны мул түлиләрме ?
- Юк, мин акча өчен түгел, ә җан таләбе белән язам.
- Бушка штүли?
- Бөтен нәрсәне дә акчага үлчәү дөрес түгел.
- Коэффициент төште бит әле синең егет, корыны бушка әйләндерәм дигәч.. Рас түләмиләр икән, димәк язганнарың өч тиенгә тормый дигән сүз. Йә, әйт, менә хәзер генә нәмәкәй сырладың?
- Кайбер галимнәр, без татарларны Кытай- Монголия ягыннан килгән дип ялгыша. .Ә мин – без болгарлар дип барам. Бу бик принципиаль мәсьәлә. Без бит татарлар түгел, ә болгарлар..
- Нәрсәне , нәрсәне болгарлар?
- Идел буенда Болгарстан дигән дәүләт булган, без менә шулар токымы. Ә безгә татарлар диләр.
- Стоп. Безнең районнан чыккан дацит Тимер Исмаев Алтай ягы -татар ватаны дип язды, үзем укыдым. Көйләребез дә шул якка тарткан дип сырлаган иде сымак
- Надан ул , Исмаев.
Хөснетдин, эштән бүленеп, башын кашып беркавым уйланып торды һәм әңгәмәне дәвам итәргә булды:
- Бер елны Исмаев авылга кунакка дип ниндидер прафисырны ияртеп кайтты . Мәдәният йортында аның белән очрашу да узды. Кем соң әле? Гыймаев шикелле?...Бик тере карт.
- Ул да шул бер җырны суза инде. Татарист, несчастный.
- Тукта энекәш, ашыкма, гластугыңа басасың. Исмаев та, Гыймаев та ни язсалар да килешә, берсе дацит икенчесе. прафисыр . Тормышлары көйле, балалары урнашкан. Англиядәме, Америкадамы ук укый дип ишеттем Исмайныкыларны.. Аларның хаклымы-түгелме булуы унынчы мәсьәлә, соңгы дөреслекне адәм баласына белү мәҗбүри дә түгел, пажалый ялганлыйлардыр да. Ну бит болар шуңа укыган , үз эшләре белән шөгылләнә... Ә син нишлисең, ат дагалаганда бот кыстырып? И кем хатыны сүзе белән аларны наданга чыгарасың ?
- Мин бит бик күп китаплар укыдым Хөснетдин абый.
- Укый торгач вертухай, туес охранник булып куйгансың... Чытырдатып ябыш син энекәш телефоныңа түгел, ә ышанып тапшырылган эшеңә . Тешең –тырнагың белән. Бөтен өметең, киләчәгең , гаиләң ныклыгы эшеңә бәйле . Монысыннан да кыскартсалар, тагын да гади, синең фәһемгә мач эш, үзең сизәсең микән, калмаска да мужыт. Армиядә чакта мин дә КПП да утыргаладым, кайтыр вакыт җиткәчрәк.. Нык юкарган идем, . егерме килога котайдым шул чакны. Син хезмәт итмәдең инде кәнишне, ә охранага алганнар... Барыбер инде, эшле булу бәхет ул. Хәзер бит ясле-бакчадан башлап эчең чыкканчы савалар...Эш урынсыз калсаң –син бомж, хәләл фатирыңнан сөреп чыгарулары тиз, ут, су, җылылык хакын каян түлисең аннары... Менә Зөбәрҗәт апаның төпчеге Тәлгать, ерак рейска чыгып китте, таң тишегеннән . Яшьли калды шул ул Мәхмүт абыйдан, ә ятим бала үз кендеген үзе кисә диләр... Ял иткәнен белмим дә мин аның, узган ел атпускысында миңа түбә ябышты, инде быел йорт җитештерәм дип тыз-быз килә, туйга әзерләнә.... Сиңа туйны атаң күтәреште инде, ә ? Әллә Зөбәрҗәт тәтәне дә сыктыгызмы? Нәрсә авызыңа су каптың, тикмәгә генә актык сыерын сатмады бугай күрше, әйбәтләп ышкыла торбаны, күгәреген калдырасың! Тагын телефоның төймәсенә тотындыңмы?!
- Мин аңладым, Хөснетдин абый, сезгә Тәлъгат зарланган, -дип куйды кияү балакай, борынын лышпырдатып. - Мине күрәсе килмәгәнгә киткән ул рейска . Сез сөйләгез, сөйлә, әле генә башка бер уй килде, шуны тиз генә язып җибәрим дигән идем....
Хөснетдиннең күзләрендә ат тояклары уйнап алды. Ул нәрсәдер өстәргә теләп авызын ачкан гына иде , өлгермәде, Зөбәрҗәт апа чыгып җиткән икән , әңгәмәне кайчаннан бирле тыңлап торгандыр, йодрыгы белән янтыгына төртеп, күршесен ниятеннән сүрелдерде һәм үтә йомшак та назлы да тавыш белән,
- Бар кияү, хутбылың башлана бугай, - диде.
- Алайса мин киттем, -диде кияү балакай, елт кына сәгатенә карап алып һәм тычкан җитезлеге белән урыныннан кузгалып, юк та булды .
- Каян чокып чыгарган соң бу мәхлукны Фәридә сеңелкәш?-дип куйды Хөснетдин, тирән көрсенеп. – Бу бит безнең Ирекне дә уздыра.....
- Бәбәкләреңне алартма күрше, хәзер яшьләр бар да бер иш, -диде Зөбәрҗәт апа. – Маңкасын агызып, сыра, аракы таптырып торса да ни кылыр идең. Уңган җегетләр күп ул, тик алар бар якны да булдыра торган була... Ә бу арканланган каз шикелле, телефонына тотынган да , дөньясы түм-түгәрәк.. Нинди мыжык бәндә булдың соң син, кайчаннан бирле бәйләнәсең дә торасың... Ну бу Тәлъгатне, кемне үз итә бит, ә, бертуган абыйсы диярсең...
- Алай димә инде Зөбәрҗәт тәтә. Мин бит синең ирең Мәхмүт абый белән дә иңгә иң яшәдем. Әти сөйли торган иде, бабайны, нәрсә өчендер авыл халкы тукмарга керешкән. Сарык югалып, шуны сылтаганнармы ? Менә шул чакта Мәхмүт агайның атасы Гыйлемхан карт, типсә тимер өзәрдәй ир-егет булган инде ул, бер үзе арага кереп, ярсыган төркем ихтыярына каршы барып, авызы-борыны канга баткан бабайны йолып калган.... Төпчегеңне шуның өчен дә үз итәм мин, Фәридә сеңел өчен дә ут йотам, йөрәк әрнегәннән бит бу Зөҗбәрҗәт тәтә.... Алар да мине Хөснетдин абый дип кенә тора..
- Дөньяда иң зур бәла , акырта- бакырта эшләнгән яхшылык ди торган иде минем Мәхмүт , -дип бүлдерде аны Зөбәрҗәт җиңги.- Туганнан туган сеңлеңә, Рәхиләгә булышканың җитеп торыр, күрше.. Кияүгә кыек сүз әйтеп, сөмсерен коясы булма, ишетсен колагың. Уйнасын. Нәрсәсе белән уйнаса да , үз иреге.... Хәзер күпчелек ир-ат башка инде ул, әвәле анасының итәгенә тотынып яши, аннары хатының улы булып гомер черетә... Минем Тәлъгатем кебекләр, меңгә бер ул... Берәр суга сигән җүләре генә туры килмәсә ярар иде ...
Комментариев нет:
Отправить комментарий