Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 7 июня 2011 г.

ШӘМӘРДӘН -ТАТАРСТАННЫҢ БАШКАЛАСЫ!


                  ШӘМӘРДӘН – ТАТАРСТАННЫҢ  БАШКАЛАСЫ      

      “Төркиягә йөз бала!” , дигән шигарь ташланган иде бер заман матбугат аша . Профессор Фәрит ага Йосыповка Төркиядәге танышлары : СССРның элеккеге төрки  республикалардан бик күп балалар бездә укый башлады , Сез ни карыйсыз,  ник татарлар килми ?- кебек  сораулар биргәннәр һәм ул шушы эшкә  шәхсән үзе алынырга булган.
            Мәрхүм  язучы Хәсән ага Сәрьянның, “ Бер ананың биш улы” исемле  повесть тәмамлавыма бер ел, ә шуны бастырмый үзәккә үтәләр, әле бит бу минем  матди чыганагым да”  , -дип татар язучысы язмышыннан сыктаудан башлап,   аннары Төркиядә булуы  , андагы язучыларның хәле турында бәян иткәне, кардәш халык яшәгән илне  һәр яклап мактаганы хәтердә. Янә килеп Миргазиян ага Юнысның  “Таңда Босфор аша” әсәре тәэсире дә  эзсез узмады ахры . Кыскасы, әлеге агымга мин дә эләктем .  Исәбем буенча барлыгы ундүрт кыз  һәм дүрт дистәдән артык ир бала белем эстәп чит илгә чыгып китте. Ататөрекнең көрәштәшләре арасында татарлар булу роль уйнаганмы ,Фәрит аганың абруе Төркия мәгарифе даирәләрендә бик югары идеме, кыз балаларны Истанбулның иң шәп “Нилүфәр” , ә ир-балаларны , Россия өчен Пушкиннарны укыткан Царское Селоныкына тиң атаклы “Фатих” лицеена укырга алганнар. Боларга эләгү өчен төрекнең үз балалары җиз иләктән иләнә,  кырыс конкурслар, имтиханнар уза... Без гомер бакый икенче урынга күнгән , дөресрәге күнектерелгән “автоном” халык, һәм безне гаҗәпләндерерлек хәл,  СССР дан азатлык алып башка чыккан элекке “союздаш” халыкларга да мондый кадер-хөрмәт тәтемәгән!... Русиядән үзгә буларак, Төркия фикеренчә   башка кардәшәребезгә караганда татар урыны түрдәрәк ахры ...   “Нилүфәр”гә килгәч тә, кызлардан кайсы төбәктән булуларын сорашканнар.  Берсе :мин Казаннан, икенчесе: Чаллыдан, өченчесе : Лаештан, кыскасы һәркем  үзенең яшәгән урынын атаган. Менә бер мәлне рәттән дүрт кыз “Шәмәрдәннән, Шәмәрдәннән, Шәмәрдәннән, Шәмәрдәннән димәсенме! Лицей хадимәсе аптырап,
-                     Әллә Шәмәрдән Татаристанның башкаласымы? –дип сорап куя.
           Хуш , алары алда , ә Төркиягә барып җитәсе бар бит әле....
           Безнең балалар белән бергә Балтачтан бер төркем укучы сабыйлар да Җәлил хәзрәт җитәкчелегендә юлга чыккан иде. Тик Казан аэропортында очкычны тоткарлап үзәккә үттеләр,  ахрысы Рәчәйнең вазифалы аерым шовинистлары үз белдеклекләре белән , ул чактагы ил сәясәтенә буйсынырга теләмичә , тәгәрмәчкә  күсәк тыгып азапланды. Менә бер заман Җәлил хәзрәтнең нәни шәкертләре, аэропорт залы идәненә намазлыклар җәеп, тезелешеп намаз укырга керешмәсенме?! . Ходайдан эшләребезнең уң булуын сорый болар. Гаҗәеп матур күренеш иде бу. Һәм   хикмәти Хода , озак та үтми очкычка утырырга чакыру яңгырады  !...
           ...Әлеге озатудан соң ярты ел чамасы вакыт узгач, Татарстан президентының Төркиягә визиты булды. Бу – Минтимер аганың чит илгә суверен Татарстан президенты сыйфатында беренче чыгуы иде һәм аны мөстәкыйль ил җитәкчесе дәрәҗәсендә каршы да алдылар .Делегация составында җөмһүриятнең танылган җитәкчеләре, галим – голямәләре, ә Язучылары берлегеннән Мөхәммәт ага Мәһдиев катнашты. Олугъ язучыбызның анда баруына ризасызлык белдереп , ярсулы хат язучы хөсетле бер эшлекле табылган икән , абыйсының улы Рөстәм Мәһдиев  ( Мөхәммәт ага Сабировның пресс-секретаре булып эшләгән чагы дип истә калган), әлеге хатны шаклар катып укыган һәм алган тәэсирләрен минем белән дә уртаклашты...
            Татарстан президентын Төркиядә каршылауда  балаларыбыз да катнашты һәм күрәсең , аларның биредә укуыннан рәсми даирәләрнең хәбәрсезлеге, аерым алганда Татарстан мәгариф министрлыгының гафиллеге Минтимер аганы гаҗәпләндергәндер. Бапалар сөйләвенчә, башта ул аларны Төркия татарлары балалары дип кабул иткән...Һәрхәлдә, шул визиттан соң мәгариф министрлыгы анда укучы балаларны үз химаясына алу белән беррәттән Фәрит аганы бу эштән читләштерү хәстәрен дә күрде. Әмма икенче елны, тиешле чаралар, килешүләр төзергә онытулары аркасында микән, яисә вәкилләренең Фәрит аганыкы кебек абруе һәм үткенлеге  булмауданмы, төгәл  әйтә алмыйм, әмма ир балалар Истанбулның “Фатих”ыннан  Зеленодольск шае “Искешәһәр” атлы каладагы “Ирторгул Гази” лицеена  күченделәр. Ә кызлар турында гомумән уйланылмаган, алар бер ел гомерләрен тел өйрәнүгә сарыф иткәннән соң кире кайтырга һәм күчми калучылар сыйфатында илдә укуларын дәвам итәргә мәхкүм булып чыкты...Министрлык , аларны  Казанга кире алып кайтырга да омтылыш ясап караган, әмма үзләрен “алмага” киләчәкләре хакында кисәтелергә өлгерүебез аркасында очрашу барып чыкмаган ...
           Әлбәттә , мондый переспектива белән килешәсебез килмәде, әле бит балаларны чит илгә укырга озату өчен матди чыгымнар тотылган һәм шактый мәшәкатьләр дә кичелгән һәм без, ата-аналар җыелып , беркетмә язып ,үзебезгә күрә Төркиядә укучы кыз балаларның мәнъфәгатьләрен кайгырту турында комитет төзеп,  шулар исеменнән эш йөртү уңаеннан вәкәләтләр мин фәкыйрьгә, Шәмәрдәннең элеккеге инглиз теле укытучысы Алсу Фазлыевна  һәм Сабада  яшәүче янә бер ханымга йөкләнде. Иң әвәле Татарстан президентының хәләл җефете  Сәкинә ханымга ярдәм сорап хат язып, яшәгән йортларына илттек; аннары шушы хакта  “Ватаным Татарстан”га да мәкалә юлланды.  Озак та үтми министрлык хадимнәре “пластинканы башкача уйната башлады”: имеш безнең балаларны кайтарырга һичкем җыенмый , алар да шунда укыячак. Бер ай уза, ике ай, ә балалар укуга башламыйлар . Инде министрга кермәкче булабыз, ә моның , ахрысы, безне бик күрәсе килеп тормый , секретарь туташ,” ул үзендә түгел” дип , юлга аркылы төшеп мәтәләнә. Таудай гәүдәле ,  ашкынучан  Алсу апаны шул чандыр  кыз гына туктата алмады билгеле.
-                     Кит әле юлдан, мать –героиняга аркылы төшеп торасың монда , -дип Алсу апа аны җиңел генә читкә этәреп, кабинетка юлны ачты.
-                      Алсу апа, син бит герой-ана түгел,  - дип пышылдыйм мин моның колагына, ике катлы ишек аша әбәләнеп эчкә үтешли.
-                     Дүртенче кызымны 40тан соң алып кайттым , шул геройлык инде, -дип кырт кисә  бистәдәшем, бәхәскә урын калдырмаслык итеп.
           Кабинетка үтәбез һәм министр безнең белән сөйләшергә әзер булып чыга. Дәгъвәбезне белдерәбез: Ягъни , без крепостнойлар түгел, Сездән  ярдәм сорамаган , вәкәләт тә бирмәгән көенчә ни  дип министрлык, безнең балаларның анда укуына тыкшына? Балаларыбызны кире кайтару максатында , аэропортка кадәр илтү хәстәренә керешүегезне ишеткәч , безнең рөхсәт белән алар  тору урыннарын үзгәртергә мәҗбүр булды һәм шуңа гына  ул чакта буш кул белән кайтып киттегез ... Инде  ата-аналар кара тавыш чыгаргач,” кызлар да кала, барысын да хәл итәбез” дип соңыннан биргән  вәгъдәгез дә үтәлми: балалар бит бүген  бер мәктәпнең караңгы спортзалында яши, икенче ай инде укымыйлар . Сез кайчанга кадәр аларны белем алудан мәхрүм итәргә җыенасыз?”
               Министр төшеп калганнардан түгел , “атна-ун көн эчендә бар да җайланыр” , дип тынычландыра. Без “комитет” төзелүе  һәм анда  кыз балаларның ата-аналары исеменнән һәм Татарстан һәм Төркия президентына кадәр мөрәҗәгать итүгә вәкәләтле булуыбыз  , кануни җирлектә ахыргача көрәшәчәгебез хакында  кисәтәбез.  Безнең планнар аның өчен яңалык түгел, “Ватаным Татарстан”га юллаган “ Мә , Гариф! Системасы” дигән  мәкаләм басылып чыкмаса да  министр аның белән дә  таныш булып чыкты?! Безнең карашка әлеге чаралар,  министрны гына түгел , ә  аңа басым ясарга махсуслашкан кайбер  вазифалы“унтер-пришебеевлар”ны айнытуны да күздә тотты . Чөнки Русиядә ул дәвердә дәүләт дәрәҗәсендә  татар-төрек багъланышларына  каршылык  юк иде һәм  тора бара Татарстанда , гомумән Русиядә татар-төрек  лицейлары ачылып, гөрләп эшләп китүе дә моңа дәлил.
( Ни аяныч, бүген вәзгыять үзгәрде , инде Русия дәүләте басымы астында Башкортстанда төрек лицейлары ябылды һәм чират Татарстанга төртелде һәм М.Ш.Шәймиевнең халыкара абруе гына  карагруһчыларга әлеге казанышыбызны туздырып тапшларга комачаулый ). Министр үзен гайрәтле һәм тыйнак  тота, Алсу апа белән елмаеп, аның хатын-кыз икәнен танып, ассызыклап һәм итагатьле тонда сөйләшә . Җайлап-җайлап ,  башка проблемалар турында да сүз кузгата торгач, әңгәмәне бөтенләй икенче яссылыкка күчерүгә  ирешә әфәндебез һәм мин моңа һичничек комачаулый алмыйм.
            Кабинеттан чыккач , юлдашымны шелтәлим:
-                      Алсу апа,  син бит безнең ник кергәнне оныттың түгелме анда?
-          Минем Вакифның бер боты чаклы гына үзе , ә ничек матур сайрый, чукынмыш...Беләсеңме нәрсә, ә бит мин хатын-кыз... Күп кенә ирләр безнең кемлекне  оныта... Хәер ,  үзебез дә хәтердән чыгарабыз ...
          Булмас дигән идем, ә министр сүзендә торды, озак та үтми, кыз-балаларны  Эгей диңгезе буендагы , элек греклар яшәгән гүзәл Измир каласына, Малхатун лицеена кабул иттеләр...
       Әлбәттә инде “Малхатун” (бизнес-леди) “ Нилүфәр” дәрәҗәсендә үк түгел. Тик зарланырга да урын аз,  лицей ихатасында мандариннар пешә , балаларның торыр җирләре уңайлы , ашаулары сыйфатлы, хәтта ки ризыкъны рестораннан китертәләр,  ә мөгаллимнәре исә менә дигән.
         ... Балалары бер сукмакта йөргән ата-аналарның аралашуы табигый. Без танышканда  Алсу апа пенсиядә , ә аның ире Вакыйф абыйга да лаеклы ялга санаулы көннәр калган  һәм алар берсенннән берсе чибәр һәм зиһенле кызлары белән бергә ике катлы котсыз гына панель йорттагы фатирда яшиләр иде. Һәм җитмәсә шул фатирда янгын чыгып , казалы булдылар.  Төркия белән танышу, болар тормышында кискен борылыш ясады, гаилә коммерция белән шөгыльләнүгә кереште , Шәмәрдәндә кибет ачып җибәрделәр һәм бистәбездәге иң текә “хан сарае”дай йорт –бүген аларныкы. Мәгълүм ки , күпчелек укытучының идеалы – сүз тыңлаучы һәм яхшы билгеләргә генә  укучы   тәти бала. Ә каршылыклы холыклыларны алар үзгәртергә ,”дөрес юл”га кертергә җан ата. Әмма чын шәхесләр , талант ияләре, мәшһүр җитәкчеләр һәм нигә яшереп торырга ,  җинаятьчеләрнең дә вак төяге түгел, ә “авторитетлар” дигәннәре  шундый каршылыклылардан чыга. Алсу ханым – оригиналь шәхес , гомере буе “тәртипсез” класслардан качмыйча, нәкъ менә шундый укучылар белән уртак тел табып, хезмәт куйган остаз . Нәтиҗәдә, криминалның иң котырган елларында да аларның ишеген - капкасын бер рэкитир да какмады , түрәләр дә этлекләр эшләп гаилә бизнесларына зарар  салмадылар..
            Алсу апа барлык идеяләрнең дә генераторы. Ә ире Вакыйф агайга  малга хирыслык , баерга омтылу   гомумән хас түгел.  ПМК хәлле , мөмкинлекләре чиксез вакытта да ул аннан кадак та алып кайта белмәде . Әлеге оешма йончып, акча түләми башлагач та аннан аерылмады, тырышып эшләвен дәвам итте
        Бер мәлне боларга хатыным белән ниндидер йомыш белән килдек. Озак та үтми шактый “матур” булып Вакыйф абый кайтып керде.
         Алсу апаның моңа әлбәттә кәефе кырылды, әммә сиздермәскә тырышты, хәтта көлеп җибәрергә көч тапты һәм җиңелчә генә  шелтә белдереп,
-  Эх , пьемка...,- дип көрсенде генә, ягъни ире эшләгән  ПМК оешмасындагы вәзгыятьне шул рәвешле шәрехләү белән чикләнде...
           Төркиягә барып, анда адым саен “Вакиф-банк” дигән күрсәткечле вакыф банклары  очратып кайткач, “менә кайда икән безнең Вакифның акчалары, -дип тә шаяртканы  хәтердә . Инде аннан соң күп сулар акты. Бер кызлары кияүгә чыгып, оныклары Төркиянең премьер министры исемен йөртә . Таңсу  бик сылу кыз булып җитеп килә бүген.. Төркиядә укыган  Мәдинәләренә белем эстәү ошап китте ахры , алар бертуган сеңлесе белән бергә  Германиядә  укуларын дәвам итәләр. Алсу апа белән Вакыйф абый тәмам яшәрделәр, кайчан карама хәрәкәттә , эштә .  Алсу ханымга хәтта  “эшсез тору” чутланган вакытында бер ничә түбәтәйне чигеп кую да бер ни тормый.  , ә аш-суны исә телеңне йотарлык итеп әзерли. Кызганыч димме, Казанда да йорт сатып алдылар һәм анда  китеп торгалаулары сәбәпле  күрешүләребез сирәгәйде.
           Язмамны  дүрт-биш ел элек булган бер кыйсса  белән йомгакламакчымын. Бер төндә, Алсу апаның йортына туган тиешле энесе килеп керә һәм,
-                     Әле генә гаишниклар каптырды , әзрәк сыра йоткан идем, биреп тор мең тәңкә, праваны алып калдылар, -ди.
          Ханым берсүзсез акчаны чыгарып тоттыра. Энекәш китә, вакыт соң,кызлар йокларга яткан.  Бу, уйлана торгач, бер карарга килеп ,  ике кызын уята.
            Фотоаппарат һәм магнитофон алып, теге “гаишникларны” эзләп китә болар. Ерак та түгел икән үзләре, элеватор чатында гына “эшләп яталар”.
Алсу апа  болар янына килеп туктый һәм егетләр авыз ачарга өлгергәнче һөҗүмгә  күчә:
-                     Тәк , егетләр, хәзер сезнең белән рәсми тонда сөйләшәбез! –  Фотомодельдәй сылу, затлы киенгән кызларына борылып, берсеннән,
-                      Магнитофонны кабыздыңмы? – дип сорый
ә икенчесенә ,
- Фотога ал үзләрен , -дип боера.
              Форма кигән егетләр тәмам хәвефкә кала . Фотоаапарат чыртлый, ә гөлт итеп ут та кабынмый югыйсә, әмма болар, каушаудан анысын инде аңышмыйлар.
-                      Яле таныклыкларыгызны күрсәтегез!
Егетләр берсүзсез буйсына. Ханым боларның кулындагы таныклыкларын йолкып алып , каян килүләрен ачыклый.
- Кукмарадан килеп сез нишлисез  безнең Шәмәрдәндә? Кем рөхсәт итте? Юлламагыз бармы? Юкмыни? Яхшы. ГАИ хезмәткәрләре дә түгел икәнсез , ә берегез таныклыгының срогы  чыккан. Нишлибез егетләр? Әзрәк сизәсезме үзегезнең нинди бәлагә тарганыгызны?
           Кырыс прокурорны хәтерләткән ханым боларга тын алырга да бирми.
- Без бит тәртип саклыйбыз, -дип ык-мык килә берсе.
- Беләм мин сезнең тәртипне ничек саклаганыгызны. Әле генә минем энекәштән мең тәңкә акчасын сыктыгыз . Ну-ка , кайсыгыз алды ,чыгарыгыз  акчаны, яхшы чакта.
         Акчаны кире кайтара болар. Аннары берсе, уңайсызланып кына , китү ягына борылган Алсу ханымга эндәшә.
- Апа, акчаны бирдек бит ,  фотопленканы яктыртсагыз икән..
- Ә анда пленка юк, -ди Алсу ханым. Һәм фотоаппарат белән коралланган кызына мөрәҗәгать итә,- күрсәт үзләренә пленка юклыгын! Ә кемлегемне белеп калыгыз, Шәмәрдәндә Алсу Фазлыевна  диләр миңа.
                    

Комментариев нет:

Отправить комментарий