Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

СОЧИ - ШӘҖӘ - СУЧЫ, АДЛЕР -АДӘЛӘР ?..


                              СОЧИ -  СУЧЫ, АДЛЕР-  АДӘЛӘР....     
                                                                                      Үзеңне гел көзгедән карама,
                                                                                       Көзгедән дә кара үзеңә...
                                                                                                  Рөстәм Акъегет
  
           Кара диңгез яры – яшел таулар... Ярдагы  Адлер белән Сочи калалары арасын тоташ  урман каплаган  таулар тезмәсе ялгый. Яшел таулар артында кар каплаганнары да шәйләнә. Ә иң матур , иң ямьле, иң күркәм  урынга, ягъни Ахун тавы итәген( ул тауның очында Сталин төзеткән күзәтү манарасы тора) Сталин, Молотов, Микоян үз иткән . Сәламәтлекне ныгыту максаты белән биредә урнашкан “Яшел агачлык” атлы шифаханәгә килгән мин фәкыйрьгә “халыклар атасы”н һәм аның яраннарын онытмаган сукмаклардан йөрергә насыйп булды.  Урта гасырлар чоры замогын хәтерләткән, өч катлы , тышкы яктан диварлары һәм түбәсе яшелгә буялган Сталин“куыш”ы без яшәгән корпустан 200м метр ары гына.  П хәрефе итеп салынган әлеге замокның  ал ягында,  беренче катка уелган уелган ике капка бар. Берсеннән эре техника белән керешле, ә икенчесеннән җиңел машинага утырып чыгып таеп була. “П” хәрефе чатларының очында  беседка һәм икенче каты тоташ тәрәзәләрдән гыйбарәт янә бер бина бар. Бүген дача дип аталган әлеге корылманың шәхси хуҗалары булып,  аны каравылчылар саклый. Бүлмәләренең эче, диварлары – түшәмнәре затлы агачтан җиһазланган , болконнарының терәкләре саллы, мәһабәт колонналардан гыйбарәт. Корылманың диварлары һәм түбәсе дә яшелгә буялуның хикмәте әлбәттә диктаторның ислам динен хөрмәт итүенә бәйле түгел . Ул үзенә һөҗүм итәрләр дип куркып яшәгән һәм яшел төсне маскировка өчен кулай дип тапкан булса кирәк. Абхазиядәге 5 дачасының Рица күле артындагысы шулай ук тоташ яшелдән диделәр. Ә калганнары ниндидер, аларын күрү форсаты чыкмады.... Безгә , тарих дәресләрендә Сталин аскет , бер кат киеме генә булган, байлыкка грам исе китмәгән дип тукып килделәр . Баксаң юк,  хәтта ул да малга хирыслык күрсәткән . СССРның беренче һәм актыккы президенты М.С. Горбачев та диктаторның “бөек башлангыч”ыннан үрнәкне шәп алган. Аның Кырымда, Форос төбәгендә , 50 га биләмәле дача салдыруы хакында Т.Я. ндә дөнья күргән “Җиктереп Тулпар, Кырымга” атлы мәкаләмдә  язган идем шикелле. “Башы керсә, арты кермәгән” әлеге генсек-президент Абхазиядә дә 5 катлы дача салдырырга өлгергән һәм шуның биек түшәмле залында куйдырган люстрасы гына 800 килолы һәм  аның 180 лампочкасы бар...Ул  дача - бүген Миноборонаэкспорт милке имеш  ... Хәер Фороста Татарстан дачалары булуы хакында искәрткән идем, биредә дә безнекеләр коры калмаган ахры,  каравылчы Леня агай шулай ди.
                 Сталинның Мәскәү астында  дачасында вафат булганлыгы хакында байтак язмалар дөнья күрде ... Горбачевның сәяси үлеме “ Форос дачасы” белән бәйле.  Иң югары җитәкче- коммунистларның һәр дәвердә малга хирыслыклары, тоткан идеологияләренә беркайчан да тугры һәм ихлас булмауларын   һәм СССР җимерелүнең котылгысызлыгын тәэмин иткән. Хәер, коммунистик философиягә  нигезе ташы булган “материя беренчел, рух икенчел”, “яшәеш аңны билгели” кебек карашлар да , ахыр чиктә  коммунистик рух түгел ,ә  малга хирыслык җиңәчәген тәгаенли  ләбаса?
                   Кара диңгез буенда элек  убыг , адыг  халыклары яшәгән . Петр 1 тарафыннан десант төшерелеп, төбәк яулап алынгач ,  җирле халыкларны , ватаннарын калдырып китәргә теләмәүләре сәбәпле,   кырып бетерәләр дип яза рәсми тарихчылар. Биредә төпләнгән  карт бер әрмән агай әйтүенә караганда , юк ителгән халык телендә  Туапсенең чын исеме Тугапсе , Адлерныкы Адәләр , Хоста шәһәрчегенеке Хаста , ә   Сочиныкы (бездәге Чуча, Сеҗе атамаларын аваздаш!) Шәҗә булуы ихтимал ...
           Сочида ял иткәндә  Абхазияне күрү форсаты да чыкты.  Гидыбыз Нона исемле абхаз хатыны һәм аңа Давид исемле  булачак этнолог галим ярдәм итте. Давид  тарих фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе якларга җыена икән, исемемнең гарәпчәсе-Даут дип  таныштырды.
             Абхазия җирендә 200 дән артык кайнар чишмәләр бәрә икән һәм безнең эрага кадәрге борыңгы заманда Юлий Цезарь да биредә падагра чиреннән дәваланган имеш. Янә килеп Кащей Бессмертный турындагы совет фильмын Абхазия тауларында төшергәннәр булып чыкты. Биредә диварлардай текә биек кыялар кайбер урыннарда күкне каплардай булып тараялар . Тарлавыклардан чыгып , әле җәелеп, янә җыелып агучы тау елгаларының үз матурлыгы . Таулар арасында күлләр  очрый . Иң матур күлләре Рица дип атала. Кыялар арасынңа җәйрәп яткан шушы күлгә мөнәсәбәтле легенда да бар икән. Имеш биредә бик чибәр кыз яшәгән. Аның абыйлары ауга йөргән ,  сеңелләре аларны ашатып-эчертеп озатып калган, аш-су әзерләп каршылаган. Бу тирәгә абыйлы-энеле башкисәрләр килеп чыга . Шуларның олысы энесенэ:
-    Тау итәгендә кем шулай матур җырлый икән , бар карап кил әл , -дип әмер бирә.
     Башкисәр яшь егет  чишмәгә суга дип килгән былбыл тавышлы  гүзәл кызны күреп башта өнсез кала, аннары хисләренә хуҗа була алмыйча аңа ташлана. Кыз абыйларын ярдәмгә чакырып кычкыра. Тауларда тавыш яңгыраучан бит, абыйлары аны ишетә һәм ярдәмгә ашыгалар.  Әмма ара ерак була , теге явыз инде кызны харап итә һәм  атка атланып качарга азаплана.  Кызның бер абыйсы башкисәрнең артыннан сөңге ыргыта, тидерә алмый. Аптырагач калканын ыргыта. Калкан да тими, -  тарлавыкка туры килеп кызның күз яшьләреннән тулып ага башлаган ерганакның юлын бүлә.  Күз яшьләреннән әлеге күл хасил була һәм кыз башына төшкән хурлыкны күтәрә алмыйча шул күлгә таудан ташланып һаләк була. Ә абыйлары кайгыдан тораташ  кыялар булып катып калалар...
          Гүзәл Рица күле ярында абхаз халык ашлары белән сыйлыйлар. Пешергәннәре –румыннарның да ашы саналган мамалыга, чучка итеннән шашлык, форель балыгы, абхаз шәраблары , самогоны (чача), һәм коньяк дигәннәре дә эчемлекләрнең рәтен белүче юлдашлар фикеренчә самогоннан эллә ни ерак китмәгән. Рица күле буенда ял итүчеләр күренә. Бәгъзеләр су велосипедында сәйран чигә. Шактый мәйданга җәйрәгән әлеге сулыкның ар ягында урман каплаган таулыкта  , “Сөт шарлавыгы”ннан ерак түгел Сталинның ике катлы дачасы урнашкан. Диварлары һәм түбә калае, маскировка максатында дип аңлашылды,  яшелгә буялган. 
        Абхазиянең табигате искиткеч матур, Гагра каласы , Гадаута шәһәрчеге шактый мәйдан били, авыллары  төзек, ямьле күренә. Әмма биредә ниндидер хезмәт кайнаганы әллә ни сизелми. Җиләк-җимеш бакчалары , ни дә булса җитештерүче оешмалар да очрамады. Гид әйтүенчә мондый матур җирләрдә сәнагат оешмалары, җитештерүләр булырга тиеш тә түгел. Элек СССР чорында биредә елына миллион кеше ял итсә, аннары өзеклек килеп чыккан. Инде кабаттан Русиядән килүчеләр саны 200 мең чиген уза икән. Кыскасы биредә тормыш-туристларга хезмәт күрсәтеп акча табуга көйләнгән.  Абхазиягә керер алдннан чиктә рус чик сакчылары Русия паспортларыбызны алып, компьютерга кереп тикшерде. Ә абхаз чигендәгеләр шул ук докуменка сүз чынлыгы өчен  күз ташлау белән генә кәнагатләнделәр. Ә кире чыкканда анысын да зарур санамадылар...Минем аңлавымча әлеге җөмһүрият асылда  Русия биләмәсендә, анда рус телендә сөйләшләр , хәтта җырлар да, абхаз моңнарына корылганнары да русча яңгырый. 
         Гид сөйләвенчә бу төбәккә христиан дине урысларга караганда күп гасырлар алда килгән. Абхазларның исем фамилияләреннән чыгып фәһем иткәндә болар өлешчә мөселманнар, өлешчә христианнардан гыйбарәт булырга тиеш кебек. Әмма ләкин Абхазиядә бер генә мәчет тә юк. Нигә мәчетләр юк дигән соравыма  Нона ханым болайрак җавап бирде. Имеш мәчетләр тик агачтан гына салынган булган һәм шуңа күрә аларның эзе калмаган... Әмма ләкин биредә үтә дә нык бук, тис һәм катылыгы тимергә биргесез, суда бата торган шамшит агачлары үсә... Ачыклыкны Абхазиянең җир асты мәгарәләрен гизгәндә җирле гид кертте. Баксаң  биредә ике йөз меңгә якын абхаз яши. Ә биш йөз меңнән артыгын патша заманында илдән сөргәннәр һәм алар Төркия, Сирия һәм Мисырда яшиләр икән. Һәм алар мөселман динендә булып аларның да иң ортадоксаль, ягъни Коръәннең өтереннән дә тайпылмаучылары икән. “Безнең генофонд –шул илләрдә” –дип көрсенде булачак галим Давид әфәнде һәм аларны ватанга тату өчен мәчетләр зарурлыны таныды , Сухумида берне төзергә җыенуларын әйтте. (Янәшәмдәге бер турист, көлемсери төшеп, “биредә абхазлар алтмыш мең генә, ә әрмәннәр 100мең чиген уза”,  дип куйды. Тик мин ул әйткәнне чынга алмадым, усал шаяртту дип кабул иттем) Кемгә ничектер, шәхсән үземә абхазлар кай яклары беләндер үз керәшеннәребезне хәтерләтте. Безнең керәшеннәр дә христиан динен рустан да уздырып тота ләбаса. Нона ханым да, православие дине , аның биредәге храмнары турында сөйләгәндә хискә бирелә...Безнең маршрутта “Яңа Афон” дигән монастырьга зиярат кылу да каралган икән. Ул  Раифныкын хәтерләтә һәм биредә дә “изге су” чыга... Асылда “Раиф” та, “Яңа Афон” да  колонизаторлар яулап алынучылар йөрәгенә турылып каккан казык. Яңа Афон диңгез буендагы таулыкта утыра, ератан матур күренә. Аның хәтта үз ГЭС ы бар. Якын баргач , төзексезлекләр күзгә ташлана һәм аңа илтүче юл читендә славян чырайлы ир-ат һәм хатын-кыз хәер теләнү белән мәшгуль.
              Татарны танып беләсең килсә, туган телен, милли рухын  һәм холкын һәр дәвер сакларга һәм якларга сәләтен җуймаган  , барча төбәкләрдә ике генә сабан туе рөхсәт ителгән совет заманында ,бернинди басым ясауларга буйсынмыйча, җәйләр буе кичке , төнге сабантуйлар уздырудан туктамаган,  дәүләт тарафыннан хупланган  һөнәри бәйрәмнәрне сабан туена әйләндерү әмәлен тапкан салкын канлы корыч ихтыярлы сабалыларны  , теләчәлеләрне,  дәртле һәм яшь рухлы, кайнар хисле, җырлы-моңлы,  Пугачев яуларына дәртләнеп кушылган, большевикларга каршы “сәнәкчеләр” хәрәкәтенә ярсып күтәрелгән,  “эреләндерү” сылтавы белән төбәкләрен Сарман җиренә кушкач, Мәскәү Кремленә кадәр барып җитеп, мөстәкыйльлекләрен яклый  алган,  Казан таккан  әтрәгәләм рухлы, милләтен, туган телен сатарга корылышлы район башлыкларын куарга сәләтле булуларын кат кат раслаган мөслимлеләрне  күр. Ә инде һәр җәһәттән рухы китек , җаны боек ,теленнән, гореф-гадәтләреннән  ваз кичә баручы, тоталь күндәмлек хөкем сөргән,  өстәгеләр алдында пудель, ә гади халыкка карата бульдог холкындагы  җитәкчеләргә карусыз түзеп торучылар , татарның   мескен чагылышы, күләгәсе, этрәгәләмгә кала баручы катлавы  дисәк, хакыйкатьтән әллә ни аймыл да булмабыз кебек...
                 Идел... “Бөек химик елга” дигән кушаматка да ия бит инде ул.  Аннан ниләр  агызылганы хакында , йөрәк бозып бәлки искә төшерү кирәкмидер дә ?  Шундый  бер мәзәк бар, рус һәм татар хатыны нәни генә инеш ярындагы басмада  кер  чайкыйлар икән. Марҗа  бер мәлне,
- Имей ввиду , твоя грязная вода ко мне идет, -дип куйган.
Татар хатыны бу искәртүгә  бик үртәлгән һәм,
-  Әле мин монда әллә нәрсәләрне виду да, молчу бит, -дип җавап күндергән.
             Шул мәзәктәге сыман Иделдән  өстәгерәкләрнең “күчтәнәчләре” астагыларга агып килә һәм  мең компонентлы сыеклык   эчәр су буларак та әйләнештә йөри...   Ә бит  милли атмосферабыз да охшаш нисбәттә  (пропорциядә)  һәр даим “баетылуга”  мәхкүм.    Төрекләр бездән аермалы буларак, азат халык   Дөрес,  алар илендә дә  читләр, бигрәк тә Көнбатыш илләре  тәэсире вә йогынтысы адым саен сизелә. Ягъни,   төрекне танып белү өчен дә  мең  кавем кайнаган ,  туристлар мәркәзе   Истанбул каласын  һәм гүзәл Босфорны иңләп буйлау  гына аз, чөнки биредәге  бәгъзеләрнең тамыры сербка да, абхазга, гарәп илә көрдкә, гөрҗигә вә әрмәнгә , тагын әллә кемнәргә дә ялганган булуы кыяфәтләрдән үк  кычкырып тора.  Төрек күңелен, төрек рухын сафрак хәлендә белү –тану өчен илнең үзәгенә бару, әйтик Конья  каласын  гизү  муафыйк. Андагы кардәшләребез , шаккаткыч хәл, үз-үзләрен тотышлары һәм төс кыяфәтләренең кай ягы  беләндер татарга  ошаганнар төсле. Ихтимал, татар рухының саф чорында ниндилеген чамалау өчен  дә Коньяны күрү  кирәктер...  Ә анда барыйм дип, инде Истанбулга  килеп җиткән  мосафирга,  автобусларның ниндие кирәк, шундые тезелеп тора.  Шоп-шома , әле уңга, әле сулга тайпылышлы, әле түбәнгә, әле югарыга укталышлы   асфальт юл тасмасының очы мәңге табылмас , я упкында калып , я болытларга ашып югалыр  шикелле.  Шәрә кыялары күккә төбәлгән, битләрендә рәтле үлән   үсмәгән  тау тезмәләрен  кичеп озак баргач ,  калкулыклы , чүлгә тартым   далага барып чыгыла. Автобус салонында рәхәт , кондиционерлар һаваны сафландырып җиләсләтә.   Ә менә  автобусыңнан  төшереп калдырсалар ,  беттең,  якын-тирәдә тамчы су табыла алуга  һичбер ишарә юк.. Җәй көне бу мәйданнар кызган табаны хәтерләтә  диләр... Һич үзгәрмәс кебек тоелган шушы даладан барасың барасың да, бөтенләй көтмәгәндә, алда,  ташып торган яшеллектән гыйбарәт   манзара  пәйда булып, ул   гаҗәеп тизлектә якынайганнан якыная ,  өскә ишелә  башлый. Ул да булмый,  автобусыбыз шул оазис  карынына  барып та  керә. Бу кайчандыр, төрек дәүләте нигездә төрекләрдән генә торган чорда  башкала булган шәһәр. Уңда-сулда пальмалар канат җәеп тезелешкән,   су бөркегечләр  җемелдәгәгән  чәчәкле скверлар, аллеяларны газоннар алмаштыра, борыңгы биналар уралышындагы мәйданнарда фонтаннар ата..  Мәчетләр биредә  гади генә түгел , ә  төрбәле, һәм төрбәләргә  изге затларның җәсадлары куелган. Иң күренекле урын –атаклы суфи һәм даһи шагыйрь Руми мовзолее. Һәм шунысы гаҗәп,  изге урыннарыннан , никадәр генә арган булсаң да  һич тә китәсе,  аерыласы килми . Туган ягыбызда, яшеннән соң сулар өчен озонлы һава  ничек татлы   , биредәге мохиттан   җаның  шундыйрак   җиләслек кичерә... Илебезнең кайбер калаларында, Казанда да бар андыйлар, бәгъзе биналардан, торак йортлардан 1937 нче ел шомы бәреп тора сыман. Ягъни, ауралары авыру. Кол Шәриф мәчете калыкканчы Казан Кремле  диварларыннан да 1552 нче ел дәһшәте саркый иде шикелле.  Ә тимер юлларда, вокзалларда,  товар вагоны таккан составлар чыгарган тавышларда   депортациягә дучар булган халыкларның , ГУЛАГ сөргененә озатылучы мәхбүсләрнең аһлары , йөз сулары, рәнҗешләре  сеңгән бугай. Шундый шомның табигатен Марат Кәбиров үзенең “Сары йортлар сере” әсәрендә  җаннарны өшетер дәрәҗәдә тасвирлап  бирә алды
              Һәр кешенең  биокыры бар дип язалар.    Шәхсән, үземнең  шундый сүрүем, мондагы кешеләрнекенә  бөтенләй ярашмыйдыр, чапырыштыр? Ә кем белә, бәлкем бер чеметем булса да ниндидер охшашлык  та бардыр, калгандыр? 1552 нче елгы һәм аннан соң дәвам иткән фаҗигәләр чылбыры тәэсирендә   татар җаны дөм алмашынып  бетмәгәндер бәлки? Шулайдыр, югыйсә,  бу кадәр , җан яраларын сихәтләндерер дәрәҗәдә  йогылмас иде бит биредәге күзгә күренгән һәм күренмәгән барлык. 
                 Хатын-кызлар якты киемнәрдән , әмма каплаулы: бар да яулыктан һәм ябынчадан. Ир-атларның өс-башы  һәм йөз-кыяфәтләре тик мөселманча.  Кешеләр бер беренә хәерхаһлы, елмаеп  сөйләшәләр , талашу, сүгенү, бер-беренә тавыш күтәрүнең ни икәнен дә белмиләр ахры. Хәер, кибеттә йөргәндә, бер хатынның җитәкләгән баласы кай төшендер бәрде ахры,  үкереп елый башлады. Әлеге хатын , “нәрсә карап каттың” дигән шәкелдә, кибетче егеткә җикерде. Тегесе шул мәлдә прилавка артыннан атылып чыгып, елакны , “бетте, бетте, тәмам, тәмам”  ди-ди юатышырга керешмәсенме! Ягъни  биредә  үзара кардәшлек, бер-белмәгән милләттәштән туганнарча ярдәмне тиеш  санау хөкем сөрә икән. Мондый хәлне мин авылымда, янә килеп үзем яшәп алган 7-8 мең кешеле Мөслимдә булуы мөмкин дип уйлыйм... Әмма Конья - миллионлы кала һәм  әйткәнемчә, борын заманда башкала да булып торган . Ә  башкалада яшәүчеләр комплексы-касәфәте бездә бит бөтенләй башкача.. Әйтик, мәскәүлеләрнең борыннары  югарыга укталышлы , провинция кешесе белән өстән аска карап, түбәнсетеп һәм иренебрәк аралашалар. Шушы чир, хикмәти хода , Казанда да йоккан.   Җөмләдән, мин эшләгән идарә элек Түбән Новгород каласына карый иде һәм андагы  баш оешмабызга барсак, безне күтәреп диярлек алалар,  өстебездән чишенергә булышалар, кием эләргә гардероб , утырырга урын, язу сызуларыңның очына чыгуың өчен өстәл тәкъдим итәләр иде. Хәтта  бәгъзеләрнең “баш төзәтәсең” юкмы дип тә кайгыртулары истә калган...Тукай әйтмешли, “үтте инде ул гомерләр, очтылар шул кош кеби...”
            Автобуста килгәндә кулны  сөннәтләргә одеколон сеңдерелгән кәгазь тастымаллар китерделәр. Аннары стюарт юл буе пирожное, кофе, кока-кола ише нәрсәләр белән сыйлап аптыратты. Мин инде Шәмәрдән-Казан арасында электричкада йөрергә күнеккән кеше  . Быел, Татарстан язучылары оешмасына 75 ел тулуга багышланган тантананы уздырып , Казаннан өйгә янә шул транспорт белән турыладым. Һәм  утырган вагонымда авыз-борыннарны җимереп бәргәләшеп алдылар  .  Икенче тапкыр шундый матавыкка туры киләм инде.  Беренчесендә үземә дә оборона тотарга туры килде.  Монысында , шөкер, милиция хезмәткәрләре  бик вакытлы пәйда булып ,сугыш чукмарына  яу кырын киңәйтергә ирек куймадылар.  Йодрыкларын эшкә җиккән шәп гәүдәле рус егете  милиция  хезмәткәрләре белән дә ничек сөйләшәсен белә  икән, шунда ук тукмалучының үзен үк  кемнеңдер башына  тоткалы пакет киертүдә гаепләргә кереште, каяндыр “каза күрүче” юлдашын да табып китерде һәм тегесе  , әйе, менә бу минем башка пакет киертте” дип авызы-борына канга буялган  егетне “фаш итте”... Милиция хезмәткәре миннән дә сораштырды. Мин  , пакет киертү фактын күрмәвемне әйттем. Әллә ни арада  сугыш чукмарының ике-өч иптәше табылып ,” ул тиешлесен алды , исеңә төшер, менә шушы пакет иде ул”,  дип минем кырыйда  әвәрә килә, муенга сулый  башладылар. Милиция хезмәткәренә дә , эшне ансат төгәлләү өчен шундыйрак күрсәтмә   кулай иде булса кирәк. Әмма,  “ирлегемне иттем, карават астыннан чыкмадым “дигәндәй, күрәләтә ялганны кире кагарлык кына  дәрман калган  икән әле , башка пакет киертелү “фактын”  танымадым...    
            Төркиядәге   мосафирлар  бездәгедәй маҗараларга   таралардырмы, юкмы, бирегә ничә килеп, андыйга, Аллаһега мең  шөкер,  юлыкмадым... Мәскәү телеэкраныннан  көрд террорчылары кылган гамәлләр белән танышкалап торгач, чамалыйбыз, биредә дә хәтәр аяк астында ...   Төркиядәге негатив хәлләрне  хөҗерләнеп күрсәтүен күздә тотып,  язучы Локман Закиров бер мәкаләсендә  Русияне, күршесенең  сыеры үлүенә куанучы авыл гыйбаты белән чагыштырды. Ә “Татарстан яшьләре”ндә  чыккан үтә кыска  мәзәк гомумән һушны алды:
               “Берәү , хатыны белән бергә тәрәзә аша янгынны күзәтә һәм әйтә куя:
- Туганнар да түгел югыйсә, ә барыбер дә  күңелле...”
               Үз үзеңнән көлү әйбәт фал, әмма , чынында без  алай ук өметсез халык түгел,   менә дигән кешеләребез бихисап. Үз   кавемен сүгүгә махсуслашучылар, йә әйтегез, исән килеш һәйкәл казанган Әсгать ага Галимҗанов кебек шәхесе булуы белән тагын кайсы милләт мактана ала?  Тагын кайсы милләт вәкилләре Рәчәйнең күптин күп калаларын мәчетле итәргә сәләтле?  Иле, дәүләте юк килеш оештыра бит моны нигездә техник белемле уңган милләттәш егетләребез. Ә гуманитар белемгә үз телебездә тиенгән бәгъзеләр,  уздырыштан , “татар башын татар ашый” дип, дошман сүзенә чат ябышып, милләт яманатын саталар. Минемчә биредә нәни генә төзәтмә урынлы , чынында  әтрәгәләм рухлылар үз милләтенә зарар китерә.  Җырлый белмәгән кешенең җырлавын аның очен оялыбрак , чырай сытыбрак  кабул итәсең. Ә менә ни хикмәт, сөйләме килде-китте  җитәкче бәндәләрне  артык ис китми тыңларга күнегеп киттек . Югыйсә беренче очрак,  шәхеснең көе ( русча әйткәндә музыкаль слух) юклыгын гына, ә икенче очрак фәһем  кытлыгын бар тулылыгында фашлый...Кайчак шундый сәер уйлар да бимазалый: “әллә соң , кайбер мөһим вазифаларга кадрны , ялгышып булса да  татарча мөкәммәл бер җөмлә дә төзеп әйтә алмавыннан һәм мәңге әйтә алмаячагыннан чыгып сайлыйлармы; рус теле җирлегендә  калыпланган бюрократик жаргонны үзләштерсә, шул җитеп аша , артыгы кирәкми, Тукайдан тәгаен киткәнлек, ә Пушкинга дөм якынаймаганлык хәл итәме   күтәрелешне?” - дисең... 
            Хәтерлим, Мөслим халкы бер заман  Казан ихтыяры белән читтән тагылган җитәкчелеккә каршы дәррәү күтәрелде. Әлеге күтәрелеш мәгълүм бер дәрәҗәдә Фоат Садриевның “Бәхетсезләр бәхете” романында да чагылыш тапты.  Татарстан радиосы, әлеге хәрәкәтне яклаган  шәп тапшыру  оештырды. “Ватаным Татарстанда” Фоат Садриев һәм Флүс Латыйфиларның  вакыйга буларак кабул ителерлек мәкаләләре басылып чыкты.  Ә “Татарстан яшьләре” газетасында , чыгышы белән Лениногорск егете , Саба ягы кияве язучы Җәүдәт Дәрзаманның “Кара сызык” исеме астында дөнья күргән  ике язмасы  район җитәкчелегенең рухи банкротлыгын   ике- икең дүрт дәрәҗәсендә дәлилләп , озакка сузылган тартышта үлчәү тәлинкәсен оппозиция файдасына   бөтенләй үзгәртте.
                 Боларны искә төшерүнең сәбәбе бар,  беренче бөтендөнья сугышы барышында  Греция, Англия һәм Франция интервентлары Төркиягә басып керә. “Алдыңгы”  ауропа культурасын  үз итү  күзәтелгән  районнар һәм Истанбул каласы рәтле каршылык күрсәтми генә шулар кулына төшә. Төрек  солтаны  басып алучылар җырын җырлый башлый , илне  баскынчылар арасында бүлешү  һәм Әрмәнстанга да зур гына калҗа бирү каралган Севр килешүе аның хөкүмәте тарафыннан имзалана.  Менә шул вакытта Мостафа Кемаль паша күтәрелеп чыга һәм  сатлык хакимиятне танымавын белдереп,  Ауропа тәэсире үтеп кермәгән, үз үзләре булып калганрак, ил үзәгендәрәк төбәктәге халыкны  күтәрә. Һәм тора-бара бар төрекне  берләштереп, илбасарларны кууга  ирешә, дөнья картасында Төркия җөмһүрияте тәгаенләнә.
                  Конья…   Татар мөһәҗирләре Төркиягә килгәч, аларга диңгез буеннан да җирләр тәкъдим ителгән. Ә диңгез буйлары, беләбез,  сихри матурлыкка ия...Безнекеләр илнең  таулы-ташлы үзәгенәрәк омтылганнар.  Нигә? Мин үземне борчыган шушы сорауга ниһаять җавап таптым.  Татар мөһәҗирләре  христиан цивилизациясе зәүкымы әз-мәз кагылган төбәкләрдән читкәрәк, ераккарак китәргә,  асыл төркичелек  үзәгенә омтылганнар. Чын төркичә һәм саф мөселманча яшәүнең кадерен белерлек сабакны мәңге бакый онытмаслык микъдәрдә татыганга күрә бөтенләйгә калдырып киткән ич инде алар туган җиребезне ... 

Комментариев нет:

Отправить комментарий