Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

ЧЫН ЙӨРӘКТӘН, ИХЛАС КҮҢЕЛДӘН


                              
                                         ТАШЫҢМЫ , БАШЫҢМЫ ?

               Институтта бергә укыган, бер тулай торакта яшәгән, ризыкъ бүлешкән  яшьтәш  телефоннан чылтырата, безнең яклардан узып барышы икән, “күрешәсе иде”, ди. Мин , “12”ле машинамны  кабызып олы юлга ашыгам һәм озак та үтми кырыма ике миллион ярым  сум бәһале “Лексус” килеп туктый. 
           Сабакташым , Татарстанда төпләнгән  уртак дусларны- вуздашларны сораштыра,  кесә телефоны өзми-куймый чылтырый һәм ул, әңгәмәбездән  бүленгәләп, әле бер ярдәмчесенә, әле икенче булышчысына кыйммәтле  күрсәтмәләрен, киңәшләрен яудыра.  Яшьтәш офисы, гаражы, остаханәсе , складлары  һәм техникасы җитешле фирма, төгәлрәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять барлыкка китергән , әллә ничә урында төзелеш һәм ремонт эшләре гөрләтә , ә  гади эшчеләре  аена уртача 25 -30 мең сум умыра имеш.  “Эшкә кадрларны бик сайлап кына алам, вакыт белән хисаплашып тормаучан, чын осталар гына калды хәзер миндә”, - дип елмая  .
-                     Үзеңне  бәхетле  саныйсыңмы соң?- дип кызыксынам.
-                     Һәр айның егерме бишенче числосында  эшчеләремә хезмәт хакы түлим дә,  шул көнне миннән дә бәхетле кеше булмый, -ди сабакташ.
-                     Мондый бәхеткә ничек тиенә алдың?-дип тәфтишлим.
            Яшьтәш, кыска-кыска җөмләләр белән  тормышы юлы сикәлтәләрен бәян итә. Укуны тәмамлагач , өч елын вуз юлламасында тәгаенләнгән төбәктә  эшләгән.  Аннары Себер якларына китеп,  егерме еллап гомерен шунда сарыф иткән.  Эшкә өйрәнеп, тәҗрибә  һәм бераз мая да туплап кайтып,   өй салган , өйләнгән, кәттә машина алып җиффәргән һәм профессиясе буенча эшкә урнашып, инде туган ягында юллар төзү һәм ремонтлауга керешкән. Бер елны, план буенча төзекләндерү каралган  юл читенә вак таш  ташытып өйдерә бу. Ә текә генә  түрә,   әлеге таш тавын үз белдеге белән төятеп алып китә дә, оешмасы биләмәсен һәм шул тирә урамнарны  котайтырга керешә . Танышым , моның хозурына кереп, “һич югы доверенность булса да  бир  , таш бит минем сыртта утыра”, - ди. Ә теге әфәнде, криминаль авторитетлар  белән әшнәлеге булгангамы , бүтән терәге барга узыныпмы,    моны ике дә уйлап тормастан, өч хәрефкә юнәлтә, “хәзер шундый заман : синеке минеке, минеке  минеке”, - ди. Сабакташ , өлкә башкаласындагы түрәсе катына барып, хәлне сөйләп бирә. Башлык , башбаштаклык итүчене  судка бирергә боера. Бу  гариза яза. Менә суд көне  тәгаенләнә.  Ләкин, җавапка тартылучы килмәве сәбәпле,  эш каралу көне кичектерелә. Бер кичектерелә, ике ... Өченчесенә чират җитә дигәндә , теге әфәнденең глава итеп билгеләнүе мәгълүм була?! ...Һәм , яңа пешкән район хуҗасы моңа, беренче очрашуда ук,гариза язып, яхшылык белән   эштән китәргә киңәш бирә. 
          Яшьти , кабат җитәкчесе катына элдертә. Хәлне тасвирлый. Каладагы түрә, кая ди сиңа ярдәм,  коелып төшә, “берүк мине бутама” , - дип бетелди.  Сабакташ,  нишләсен, “үз теләге белән” эш урынын бушата да, башка  төзелеш оешмасына   урнаша..  Әмма ике ай үтәме -юкмы ,  район хуҗасы моның  күчеше хакында ишетеп алган икән , яңа  җитәкчесенә   эшеннән очырырга әмер бирә, “мин очраганда урамның кай ягыннан барса да  тыкрыкка яки ярыкка кереп тая торган булсын, югыйсә сытачакмын”, -дип кисәтә.
             Сабакташ  эшсез кала. Тик аптырамый ,  кәсепкә керешергә ниятләп, элегрәк зарур документларга тиенергә өлгергән була,  авылдашларын туплап калага юл ала һәм индивдуаль эшмәкәр буларак , төзүче зур оешма белән  килешү төзеп,  эшкә яллана. Көн дими, төн дими болар юл салалар, тротуарлар сузалар һәм башкарган хезмәт өчен аласы акчалары бер заман ике миллион сум чиген уза. Әмма , генподрядчы төзелеш оешма башлыгы да  заманча димме, бандитларча дияргәме микән, кылана,  бюджеттан башкарган эшкә бәрабәр, бармакка бармак сукмый  каерган дүрт миллионының  , килешүдә тәгаенләнгән  яртысын бирүдән  баш тарта,   бик озак тилмертеп йөрткәч ,нибары ике йөз мең сумын  түләп, “бәхилли”...  Сабакташка, тоткан чыгымнарын капларга ,   һәм эшчеләр белән дә исәп-хисап ясап, араны өзәргә  кирәк. Һәм ул машинасын сатып, өстендәге бурычларын көч –хәл сыртыннан төшерә...  Ул елы  вак- төяк эш арасында әбәләнеп узып китә. Һәм, хикмәти хода, ниндидер әкәмәт   зур  түрә, Фәлән Фәләнеч, бу башкарган эшнең пөхтәлеген,  сыйфатлылыгын күреп  сокланып йөргән икән, яңа язда эш башкаручының кемлеге  белән кызыксына,  табып китерергә боера . Сабакташ   бара моның катына. Теге җитәкче,  үтә дә кыска срокта бик тә шәп сыйфатта ашыгыч эш үтәргә кирәклеген әйтә, булдыра алырсыңмы ? -дип кызыксына.
-          Эшлим, - ди  сабакташ.
-          Сиңа аванс кирәктер инде?
-          Кирәк, -ди сабакташ. – Илле мең сум сораргамы, йөз меңме дип икеләнеп торганда заказчы үзе үк ярдәмгә килә:
-          Бер миллион җитеп торырмы7
-          Җитә.
-          Кайчан башлыйсың?
-          Дүшәмбедән.
             Шул ук көнне моның кулына имзаланган килешү, ә банктагы  исәбенә сөйләшенгән акча күчә. Бу янә дус-таныш егетләрен туплый.  Металлоломда яткан бер техниканы таныш җитәкчедән сатып бирүен үтенә. Тегесе  бушлай гына ал  ди. Бу шуны, үзенең уңган булышчылары белән, ике тәүлек дигәндә  ремонтлап, каток хәленә китерә  һәм  яңа эш урынына барып баса. Акча булгач, ком, вак таш , поребрик  һәм асфальт , транспорт мәсьәләләре дә җиңел хәл ителә һәм эш башланып китә. Тора бара  янәшәсендәге , эшне бетереп булмас дип кенә яллаган , булдыксызрак, эш сыйфаты ташка үлчим оешмаларны берәм-берәм объекттан читләштерәләр. Сабакташ оешмасы исә эшне тулаем үзе генә,   вакытыннан алда  ерып чыга һәм бу юлы аңа сөйләшенгән хакны алдамый түлиләр. Шуннан соң  заказ арты заказ ява башлый. Инде аны  югарырак даирәләрдә дә таныйлар һәм  берәү дә алдарга җөръәт итми .  Вак ташын үзләштергән текә  хәдим дә көннәрдән беркөн моның катына килеп, татулашыйк дип кул суза...
-                     Сәламен алдым , кулын да кыстым , әмма  аннан игелек көтмим,  начарлык  эшләмәсә шул бик җиткән , -ди сабакташ һәм тирән итеп көрсенеп куя... Утыз елдан артык очрашмаган яшьтәшнең тавышы калынайган, гәүдәсе дә элекечә җиңел түгел, битендә, маңгаенда  шактый ишәйгән “буразналар” мөлаем елмаюын моңсулата, ә карашын тирәнәйтә төшкән. Әлбәттә еллар миңа да үз мөһерен сукмый калмагандыр... Ирексездән сискәнеп куям,  җаннарыбызда да сызмалар, кырылышлар, хәрабәләр хәтсездер инде безнең...
             
                             ДӨРЕС  СҮЗГӘ   ҖАВАП  БАР...

            Сабакташ турында язам дип калкындым да, ә ничек итеп? Күккә чөепме? Җиргә бастырыпмы?Җитәкчерәкләрне мактауга махсуслашкан танышым бар минем,
- “Гәзит” дигән сүзнең киреләй укылышы    калада нәшер ителә торган басмаларга  бигрәк туры килеп тора, бар да  тәнкыйтькә капланган, -дип сукранырга ярата. - Олы  кешеләрне зурлап язган   мәкаләләреме тәки чыгармыйлар. Районда басалар , ә Казанныкылыр  басмый, -дип тә өсти.   Ә хагында,  кала   мөхәррире дә  тәнкыйть дип егылып китми. Авторның якташныкыдай махсус белеме булу , язу эшендәге стажы зурлык та аларның сулыш алуларын ешайтмый.  Мөхәрриргә  язмаларның , беренче чиратта  укучыга кызыклы, битараф калдырмый торган  булуы кыйбат. Әлбәттә , бәгъзе , артык текә, исемнәре гайбәт тәгәрмәченә кат-кат сазга манылып уралган,  чыраена төкерү хакында күпләр хыялланган  кыңгыраулы түрә агайлар хакында ачыктан –ачык маңгай орулы, тез йөгенүле күңел кайтаргыч мәкаләләр чыгару өчен дә тәвәккәллек кирәк.  Һәм андыйга сәләтле  массакүләм чара хадимнәре дә юк юк та үзләрен таныталар. Фахишәлек - иң борыңгы профессия дип калыпланган фикер бар. Ә  төптәнрәк уйлаганда тән сату, җан сату сәүдәсенең бер бүлекчәсе , филиалы гына. Ихтимал бездә, җан сатып көн күрүгә махсуслашкан династияләр дә бардыр?.. Һәм андый  һөнәриләр дә, әлеге якташтай һәвәскәр ялагайларга  әлбәттә мохтаҗлык кичермәү сәбәпле яктылык күрсәтмиләр...
             ...Мактауда бәлкем чик-чаманы оныткаларга да ярыйдыр, ә тәнкыйтьнең  тәгаенләнгән кысалары бар , ул тупас булмаска, тәнкыйтьләнүченең шәхси тормышына тыкшынмаска ,  шәхесенә орынмаска һәм язылган нәрсәкәй  фактларга таянырга,  ялага яки әләккә кайтып калмаска тиеш. “Лексус” машиналы сабакташым да, үзе турында язарга ниятемне ишеткәч,   өркә калды. “Исемнәрне атамыйча гына, җитмәсә татарча язам, һәм ул тик Татарстанда гына басылып чыгарга мөмкин , ә сезнең өлкәдә түгел”, - дип юаткач кына   шик шөһбәсе тарала төште. Алай да : “– Мин бүгенге көнемнән разый, эштән каулаучым һәм төп башына утыртучыма да тик рәхмәтле, чөнки алардан шундый сабак алмаган булсам, әлегәчә кеше оешмасында ишәк чутында вакыт уздырып йөргән  булыр идем, ә хәзер  үземә үзем баш һәм түш!- дип , фикере кибәнен очлап куюны кирәк дип тапты.
          Башыннан кичергәннәр белә, хак сүз сөйләү, хәтәр эш . Чөнки, гадел тәнкыйтькә дучар булучы да гадәттә, гәрчә, һәр җәһәттән түбәнлеге  кылган гамәлләреннән чыгып дәлилләнгән  сүрәттә дә , иң әвәле  сыналган ысулны эшкә җигә, авторны хөсетлектә, үзенең  харам юллар белән ирешкән казанышларыннан, мал –мөлкәтеннән, исем-титулларыннан, хәрәмләшеп алган бүләк –премияләреннән көнләшүдә “фаш итәргә” керешә, буе җитсә аның гаилә әгъзалары якасына да үрелә. Әгәр татар икән, милләтне дә искә ала, “безнең татар фәлән инде ул”, “татар башын татар ашый”,  фәлән –фәсгуть дип,  остара. Әмма эш моның белән генә төкәнсә бер хәер , юк, ул шул минуттан, шартлы рәвештә әйткәндә, авторга гына түгел,  ә мөхәрриргә дә кабер казырга керешә!           
                                        
                                       ТАЛДАН   ГЫЙБРӘТ   АЛ

          Миргазиян Юныс, Мөхәммәт Мәһдиев мәкаләләренең уртак  үзенчәлеге бар , әлеге авторлар, теге яки бу матавыкта  кызганыч һәм “дүрәк” хәлдә калуларын уңайсызланып тормыйча, ничек булган шул көе  бәян итәләр. Ләкин, моңа карап кына аларның дәрәҗәләре  төшми, чөнки укучы , ихлас һәм талантлы авторларга җаны-тәне  белән  теләктәш . Ә бәгъзе авторларның һәр язганы, “мин менә нинди кушбаш ” , “вә! мин нинди шәп зат”, кебек  бүксә кагулар чылбырыннан гыйбәрәт. Әлбәттә  ихлассызлыкны  укучы тиз тоя һәм  көлемсерәп , ияк чайкап куйса да ни гаеп?.. Ә усалраклар, мактанчык  авторга “кимлек касәфәтеннән   (комплекс неполноценности) интегә бу бахыр”,  дигән   диагноз чәпәргә дә күп алмаска мөмкин. Әмма, гадел булыйк,  мактанасы килү ихтыяҗы күбебезгә хас, һәм бөеклек дәгъва итүче иҗатчылар да  андыйдан мәхрүм кала алмый . Безнең якта, бер авылда атаклы  сарык буры яшәгән.  Аның да үз осталыгы  белән мактанасы килгән. Шул карак , авылдашы белән бәхәсләшеп: “төгәл сәгатен алдан әйтәм һәм шул вакытта кереп сарыгыңны урлыйм, бер ни  тоймый  калачаксың”, - дип шапырган...Болар кул сугышкан..   Урлау,  кичке сәгать унда билгеләнә.  Агай алдан сагаеп,  тугыздан ук өй белән абзар арасында киләп сара башлый .  Менә ун туларга биш минут кала дигәндә, керосин салынган фонарь тоткан әлеге агай һәм аның хәләл җефете,  абзарларында сарыкларны унынчы кат барлап, санап торганда, абзар тышындагы тирес өеме артыннан күкрәк баласы җылап җибәрә. “Берәр кыз бала алданып, бәби алып кайткан да, болар икесе генә әле , карарлар  дип,  китереп томырган  ахры?”,-дигән  шөһбәле уй яшендәй сызырып узган  болар башыннан.  Карт вә карчык  арт капкадан чыгып, тирес өемен тикшерәләр.  Ә анда беркем   юк.  Менә бала тавышы бәрәңге бакчасы уртасыннан яңгырый башлый.   Ахыр чиктә, бу икәү, шул тавышка алданып, бакча башларына ук барып чыгалар. Урап, ни дияргә белми ут йотып, ихаталарына  кайтып керсәләр, ни күрсеннәр, теге юньсез, сарыкны чалып, тиресен салдырырга уңайлап киртәгә  элеп ук куйган да,  бүкәндә тәмәке тартып утыра... Күрәсең, бала тавышы чыгаручы, аның берәр ярдәмчесе булган...
           ...Көннәрдән беркөнне шул  авылда  барлыклы һәм гавәмгә сүзе үтәрдәй бер агайның сарыгы көтүдән кайтмый. Шик әлеге “остага” төшә.  “Мин үзебезнең  авыл  кешесе малына гомеремдә дә кул озайтканым юк”,-  дип каргануына ышанмыйча   аны, хатынын, ике баласын  су буена алып төшеп, ташлар белән бәреп үтерәләр. Бу –колхозлашуга кадәрге еллар. Бурның, башка авылда калган  көтүчелеккә ялланган туганы да була, нәсел корыту максатыннан чыгып, аны да эзлиләр, әмма таба  гына алмыйлар.  Ә бер атнадан соң, югалган сарык, яңа туган бәрәннәрен ияртеп су буендагы яшь таллык ешлыгыннан кайтып керә... Һәм , ел саен әлеге көтүче, шул авылга килеп, сарык хуҗасының урыс капкалы, биек коймалы, һәм һәр яклап бикләнгән ныгытылган йортына , каралты курасына һөҗүм итә торган булып китә: рәшәткәләрен кыра, тәрәзәләренә таш томыра, сүгенә, елый, күңелендәгеләрен үкси-үкси, бәйнә - бәйнә тезә...  Даими һөҗүмгә дучар гаилә  бу хакта бер кая да шикаять итми, моны ел да  кабатлана торган  каза, котылгысыз нәрсә буларак кабул итә, күнә, күнегә, түзә...  Бүген ул авыл кечерәя төшкән, һөҗүмгә таручы йорт  инде юк, аның хуҗалары  да  калага күчүләренә биш былтыр, бер малайлары шунда  зур кеше, чын булса сабакташымның ташын чутучы дәрәҗәсенә  үк күтәрелгән  . Көтүченең ни үзе , ни нәсел ыруы хакында белүче юк.  Ә су буенда,  җәзалану  урынында  юан тал  үсеп утыра. Ул, бер метр чамасы гына югарыга калыккан да,  бинахак корбан  булучылар санынча ,  дүрткә тармакланып, учарланып  күккә омтылган...  Тал , ни гомерләр тик дөресен сөйли  һәм  хикмәти хода, шушы көнгәчә аны кисеп аударучы табылмаган...
          

Комментариев нет:

Отправить комментарий