Кытайларның, “кара песине
кап-караңгы бүлмәдә, бигрәктә ул анда булмаса тотуы ифрат кыен”, дигән әйтемнәре бар. Ягъни кыен, әмма
мөмкин... Шулайдыр да. Әле менә Татарстанда
тырышып-тырмашып террорчылар, ваххабитлар, салафитлар эзләү, җөмһүриятебезгә
шулар оясы имиджы ябыштырырга тырышулар
очы һич көтелмәгән яктан бүселеп чыкты.
Кайчан гына “Нурлат вакыйгалары” дигән
телесюжет күрсәтелеп, кулга алу барышында һаләк булган, жинаять кылучылар
буларак шиккә алынган кемнәрнедер
“террорчылар” дип белдергәннәр
иде. Кылганыңның, яхшысы да, яманы да
үзеңә әйләнеп кайта, дигәннәре хак ахры . Ягъни, башкаларны суд вердикты юк килеш җинаятьче, террорчы дип телеэфирга чыгып атаучы
бәгъзе погонлыларыбызның үзләрен шулай ук хөкем карары юк хәлдә, җәлладлар
дип “олылау” илкүләм кузгалыш алды.
Террор – куркыту аша ниндидер
максатларга ирешү әмәле. Илнең
массакүләм информация чаралары ,
митингта яңгыраган чыгышлар, намуслы
гражданнарга карата закон сагындагылар террор оештырганнар дип тасдыйкълый. Кайбер авторлар хәтта Татарстан Эчке Эшләр Министрлыгын террорчылар
оясы дип тәгаенләүгә, министрның, “Казан феномены азагы” дигән
китабын җәзалауларга теоретик нигезләмә дип расларга да җөръәт итте. Әлбәттә
һәр язган яки әйткән сүзне кыекка борып,
кирегә саплап була. Җөмләдән, ” Звезда Поволжья” газетасының 2009 нчы ел, 16
нчы июль санында “Республика прокуроры” дигән язмада мөхәррир Рәшит Әхмәтовның
, аларда (көнбатыш илләрендә) һәм бездә аклаучы приговорлар нисбәте ничек дигән
соравына, Кафиль Фахразый улы Әмиров , 30 : 1 нисбәте хасил булуны бездәге һәм
андагы суд системасының төрлелеге аркасында дип аңлатты. Хата китмәсен өчен
җавапны оригигиналда, рус телендә китерәм : “ У нас разные судебные системы.
Прежде чем дело дойдет до суда , у нас идет предварительное следствие. Идет
года два, три. Следователь собирает доказательста. В результате
выкристаллизовывается окончательное решение...”
“Дальний” фаҗигасе “кристталлаштыру”ның үзгә, законнан тыш вариантлары
килеп чыгу ихтималы булуын да
яктыртты...Инде кулга алынган гаепләнүчеләр әхвәлен проктологлар җәлеп итеп тикшерергә туры килер микән , законлылыкны күзәтү һәм тәэмин итү
инстанцияләренә?...
АКШ та алтын бюсты коелган Зөфәр Фәтхетдиновның “Афоризмнар һәм ХХ гасыр
максималары” дигән китабында “демократик дәүләттә иң югарыда утыручылар барысы өчен дә җавап бирә, ә тоталитар дәүләтләрдә
түбәндәгеләр бөтенесе өчен дә, ә югарыда утыручылар бер ни өчен дә җавап бирми”
дигәнрәк җөмләсе истә калган. Мәгълүм
ки, полиция - дәүләт кулындагы тәртип
тәэмин итү инструменты, һәм аның эшчәнлеге
дәүләт органнары контроллегендә. Кинолардан күреп беләбез, цивилизацияле илләрдә гаеплеләргә гаепләрен танымау
хокуклары булуы полиция тарафыннан кулга алу мәлендә үк укыла. Бездә шушындый хокук гамәлдәме соң? . Сталин чоры баш хөкемдары Вышинский
фикеренчә дәлилләрнең патшабикәсе( “царица доказательств” ) ягъни гаепләнүченең гаепне тануына ирешү заказчысы кем? Әгәр
полициядә җинаятьчел ысуллар кулланып эшләү нормага әверелгән икән, хакимиятнең һәр дүрт тармагында шундый
вәзгыять тәэмин итүче шартлар өйрәнелергә һәм тиешле чаралар күрелергә тиеш
кебек...
... Минем
ахир дус агай, озак еллар БХСС җитәкләгән мәрхүм Риф Фәйзрахман улының :
- 20 еллык БХСС та эшләү дәверемдә бик
күпләрне җинаять җавапчылыгына тартырга туры килде. Әмма
әле беркемдә бер тапкыр да фәлән туганыбызны ялгыш юлдан туктаттың,
рәхмәт сиңа, - дип килгәне булмады , - -дигәне истә. Әсгатъ әфәнде
Сәфәровнең отставка сорап рапорт язуы
уңаеннан да иркен сулап куючылар аз булмагандыр һәм мондый карар, ни генә
димик, демократик дәүләттә яшәвебез чагылышы...
Татарстанга бәйле негатив материалларга кытлык бер дә булмаска охшап
тора. Болгар каласында куелачак “Хранилица» һәйкәле дөнъякүләм яңгырашка
иреште...Һәйкәл куелуга каршы имзалар җыела, президентка хатлар юллана,
дин җитәкчеләре белдерүләр ясый...
Кемдер “Дальний” тирәсенә калкытырга өнди...Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия ханым
Бәйрәмова “Татар Заманы” интернет газетасында,
яңа калыккан һәйкәлләрне һәм
пирамида корылмасын да искә алып, экспрезидентка җитди гаепләр ташлады. Аның соңгы һәйкәлне
җен-пәриләр символы дип бәяләве белән килешәсе килми, чөнки Бафаметның башы бит
кәҗәнеке бугай... АКШ та яшәүче Вил Мирзаянов
бу сынны хуплады , толерантлык чагылышы дип бәяләп, аңа данлы киләчәк юрады.
“Аллаһ сакласын”, “бер Аллаһ кына саклый” дигән сүзләр ишетеп үскәнгәме,
шәхсән үземә дә мондый “Саклаучы”ның бүгенгебезгә чакырылышы һәм зарурлыгы
аңлашылып җитмәде... Минем карашка, мөселман өммәтенә караган халкыбызга
һәйкәлләр торгызу гомумән килешми , һәр салынганы ризасызлык тудыра тора. Хәтта
Кремль хозурындагы Җәлил һәйкәле уңаеннан да фикерләр төрле иде, Мөхәммәт
агабыз Мәһдиев,әйтик, ” шагыйрь һәйкәле мондый булмый, ул штангачы Жаботинскийны хәтерләтә”, диебрәк язган иде...Шәхсән үзем
аны азатлыкка омтылучы мазлум халкыбыз гәүдәләнеше дип таптым һәм шул хакта
шигырь дә язып бастырдым. Сәйдәш һәйкәле, янә килеп Җиңү паркында “Сагыш” атлы
проекттан башланып, соңыннан рус
кыяфәтле ханым булып күтәрелгән “Хәтер” (Память) атлы һәйкәлләр уңаеннан да “Звезда Поволжья» газетасында
төрле фикерләр яңгырады. Сара Садыйковага һәйкәл салына башлап ярты юлда калуы
турында да матбугатта үпкә сүзләре
күренгәләде... Шәхсән үземә “Память” һәйкәле катнаш никах аша милләтебезне сыртына салган Рус хатын кызына , ә парк исә шул җиңүгә
багышлангандыр кебек тоела... Сәйдәш һәйкәлендә исә, сөекле композиторның рухы,
очышлы музыкасы аһәңе бөтенләй дә чагылыш тапмаган сыман. Парламент хозурындагы
“Хөррият” һәйкәленә карата халык теленә
менгән образ да шактый шөкәтсез ... Бер
Тукай һәйкәле, анысының да татарныкы булудан тайпылган татар опера балет театры
комрыгына сыенганы җанга якын бугай ...
АКШ та яшәүче милләттәшебез
Болгарда куелачак һәйкәлне куюны хуплау белән беррәттән Ленинны палач
дип атап, шул һәйкәлгә кизәнү зарурлыгын искәртте...
Шәхсән үземә Казанның иң күркәм Ирек мәйданында Ленин һәйкәле тору урынлы тоела, чөнки Татарстан җөмһүрияте
Ленин имзалаган карар буенча барлыкка килгән... Кыскасы кемгә нәрсә, кәҗәгә
кәбестә... Болгарда куелачак “Хранилица” өчен ризасызларга тынычрак булырга ,
артык бетеренмәскә киңәш итәсем килә, күрәселәр алда, киләчәктә Лука Канашевич, Ильминскийларга да
һәйкәлләр торгызылгач , дуларга да бераз хәл калсын...
Сүзне караңгы бүлмәдә песи тотудан башлаган идек. Инде, мәчесыман җан
иясенең күз уңында торачак һәйкәленә барып җиттек... Даша атлы бүрәт сынчысы
иҗатына... “Болгар җилләре” дигән фильм
төшерергә күп акчалар җилгә очып, фильм булмый калгач , Татарстан акчасына халкыбызны мыскыллый торган иҗат җимеше
тумавына куанып, җиңел сулап куйганым хәтердә... Капкан саен калҗа, үпкән саен
марҗа булмый, дигәндәй, бу юлы андый бәхет елмаймас кебек...
Комментариев нет:
Отправить комментарий