Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

ШИГЫРЬЛӘР


                                                 
                   АДАШКАН   ҖАННАРГА  БӨЯТ
                    
           (“Язылмаган роман” авторы Шәехҗан Фәния  Хуҗәхмәткә)
            Бисмилла әйтеп башлана,
            Һәр  якты уй,  изге  ният;
            Бары ихлас, хак сүз генә
            Адашкан җаннарга бөят ...
                         Ыргытсыннар гына “сөяк”,
                         Сизми хурлык, тоймый оят
                          Милләтне төпкә батыра
                          Әтрәгәләм хакимият...
          Күктә йөзә кара   болыт,
          Төшә фәрман, ява  әмер :
       “ - Татар яшәгән җирләрдә
            Дәрья булып аксын хәмер!   
                           -   Милли рухны печәргә ,
                           -   Тукай  яшәгән йортны ишәргә!
                            - “Сөембикә”не җир астына!
                            -  “Сара-сандугачны” чүплек башына!          
        - Күктә  балкый ничә йолдыз,
        Шул санда үрчесен дуңгыз!”
      “- Без һәрвакыт әзер!” – ди, ди,
       Түрәләр чабыша тыз-быз...
                                    Берсе  бакыра, кашына-кашына :
-          Пәри туйларын мәчет каршына!
Торгызырга, Явыз Иванның форпостын,
Каян ки башланган Татар Холокосты...
Сарай әдипләре исә
Өстәгеләргә бөгә бил,
“Ярхәмикалла” дип тора,
Кайсы чыгарып куйса җил...
                                      ...Иманлылар фөръяд итә,,
                                         Өмет өзми    кыла  дога;
                                         Дини календарьлар  төяп,
                                         Дәгъвәт юлларына чыга...
      ....”Язылмаган роман”   -  кызык ,
            Укый, бәхәсләшә  гавәм;
             Эт өрә, кәрван йөрә дип,
             Көтеп калам аңа дәвам!       
           
            












     
                                       БЕЗ  БУЛДЫРАБЫЗ !

                       Алтын мөнбәр, Алтын мөнбәр.
                       Катрин Днев килгән безгә
                       Мөселман тамгасы алган
                       Кинофестивалебезгә...
                                    Бигрәк күркәм, бигрәк затлы
                                    Гүзәлкәе французның,
                                    Керфекләре түбән төшкән,
                                    Түш каплаулы, итәк -озын.
                       Сер бирмәде безнекеләр,
                       Кер кунмады имиджка, -
                       Күлмәк- үтә күренмәле,
                       Кендек ачык, ими тышта...

АК    БОЛЫТЛАР    ЙӨЗЕП    ЙӨРЕР   КҮКТӘ ...
Әйләнеп карама яу-ягыңа,
Хыял-тауга күтәрелгән чакта.
Тотанаклы җисем эзлә күктә,
Казык йолдызга бак, йә кояшка...
         Борылып карама үткәнеңә,
         Тавың түтәсенә ашмый торып.
         Башың әйләнер дә, ычкынырсың,
         Тотып кала алмас ястык-болыт...
Үткәнеңне барла адым саен,
Югарыдан түбән төшкән заман.
Тау түбәсе кабат дәшәр өскә,
Ә үткел суырыр аска һаман...
          Ак  болытлар йөзеп калыр күктә,
          Карлы тау түбәсе булыр ерак...
          Шундагы саф салкынны сагынып,
          Вакыт-вакыт үрсәләнер йөрәк...

          АК    КИЛЕШӘ
Бурый буран, ишеп кар ява,
Җилләр якалаша-ялаша;
Ак корабка охшап ак калалар
Кыйбласын югалтып, адаша...
      Күмү тантанасы дәһшәтле,
      Кар көртләре тузгып шуыша
      Сукмак  җуйган киек, ышык эстәп,
      Эскерт кәрванына елыша...
Ахры дөнья тәмам саташа,
Ак  ком  шәкелендә су баса!
Бер үк мәлдә без ак чүл гизүче
Ак океан кауме ләбаса?
          Ватаным, сиңа  ак килешә,
          Гүзәллегеңнән күз камаша.
          Язың, көзең, җәең ямьле, беләм,
         Кышың үзгә гүзәл, тамаша!

               БЕЗНЕ    КӨТӘЛӘР ...
Кешеләр көтү булган ди, борын заман,
Як-якка бак, әле һич ни үзгәрмәгән.
Без -  көтү, безне көттеләр һәм көтәләр,
Кешечә җәмгыять кору хыял һаман.
         Рәчәй – колхоз. Эчендәге гөбернә дә,
         Каласы да. саласы да колхоз инде.
         Полиция, армия, уку йортлары,
         Һәр берәмлек, һәр күзәнәк колхоз имди.
Язучылар  колхозының үз рәисе,
Колхозчы бездә артист та, журналист та,
Сталин калдырган мирас –Системадан
Тайпыла алмабыз ахры бер карыш та.
           Әтрәк-әләм каләм әһле яза чүп-чар,
           Сәхнә тулды әтрәк-әләм җырчы илә.
           Ат брачы дипломына кем ия, шул
            Бөек халкыбызны каулый, сава, җигә...
Һәр рәис  калыплый бары шундый “шәхес”,
Кушканны дәшми үтәүче мокыт-сәрхүш.
Мокытлыкка, сәрхүшлеккә кем күнмәде,
Онга тартты системаның тегермәне...
           “Берләшик!” – дип аваз салды милләтпәрвәр,
            Сарык хәлдә берләшүдән ни мәгънә бар?
            Матди, рухи мая зарур, ныклы бәдән,
            Дәүләт тумас берләште дип әтрәк-әләм.

Татарның затлы катламын барлыйк әле,
Аңа лаек урын бары югарыда.
Табып, арчып “әрлән балчык” кочагыннан
Күптән вакыт аны өскә чыгарырга.
            Үз урынын тапса гына затлы катлам,
            Кешечә яшәүгә таба хет бер атлам
            Кузгалырбыз. Ә әлегә хәлләр яман ,
            Татар - көтү. Алга каулый безне чабан...

            ЗЫЯЛЫЛАРЫМЫЗ
Милләтнең күкрәген изгән ташка басып,
Зыялылылар акыл сата чиратлашып.
       Берсе дәшә : татар халкы, уян инде!
       Икенчесе: ул бит күптән куян инде...
 Өченчесе : ул хөсетле, сатлык имеш,
 Тагын берсе : аңа юлдаш картлык имеш...
          Кайсы әйди : чеченнардан үрнәк алыйк!
          Бәгъзеләре : яһүд төсле булып карыйк...
Ирененә су тидерми бер баласы –
Ята милләт, аһ ничекләр тын аласы...

БУ    БЕЗНЕҢ     ИЛ     ТҮГЕЛ ...
Паспортымны ачып укыйм –
Мин шушы илнеке.
Әмма ышануы кыен,
Кыен, бетте-китте...
     Тургайдай күккә чөелми,
     Менми, очмый күңел ;
     Һәр яңа  канун типкәли :
    -Бу сезнең ил түгел!

Бу илдә тиз төшерәләр
Муен тамырыңа.
Кемдер тез астыңа тибә,
Бөер, бавырыңа.
      Бирешми яшәргә мөмкин
      Булмаса да җиңел
      Тик һәр күзәнәгең сизә,
      Бу безнең ил түгел...
Телең, денеңнән яздыра
Һәр бирмеш көн монда.
Каян эзләргә ватанны,
Кайда безнең урда?...
        ЮЛ    ЧАТЫНДА
Юл чатында таштан язу укып
Уйга калган татар егете;
Каян барса чәлпәрәмә килмәс
Шушы яшь егетнең өмете?
      Сулга китсә, карак түрә көтә,
      Егет булыр аңа олтырак,
       Һәр бирмеш көн хәрам мал китерер,
       Машинасы торыр елтырап.
       (Кесәләрендә акча чылтырап,
      Тик гомере үтәр кылтырап...)
 Туры китсә, кунар керфегенә
Олы, озын юллар “сөрмәсе”,
Сындырырга теләр армиясе,
“Кеше итмәк” булыр төрмәсе,
Сынауларны узып исән кайтса
Барыбер көтмәс аны түр башы...
         Кая барырга соң, кайсы якка,
         Кай тарафка китеп абынсын?
         Сарык булып бүре, бүре булып
         Сарык тиресеме ябынсын?
Тик бер киңәш : нәсел черетмә энекәш,
Малга хирыслык та – ялгышу;
Юнәлешне кыйбла якка сайла,
Иманыңны күкрәгеңдә сакла,
Күзләреңдә нуры балкысын!

               КЫРЫМ
Әллә сихер,әллә тылсым, әллә ырым,
Җан да тарта, кан да тарта сиңа Кырым;
Туганнар җирен ботлаган ятлар гына
Кунагыңа төксе тора, карый кырын...
          Каралар коела икән безгә ятлар,
          Кара йөрәкләрдән аша күккә корым;
          Шифалы һаваңны иркен сулый     м дисәм,
          Җыерыла көек исен тоеп борын...
Тозлы диңгез сулары да алмый ахры,
Караларга каткан күңелләрнең керен;
Әйдә ярар, ә без сагынып килдек әле
 Кардәшләрнең күңел нурын, матур җырын...
        Диңгезкәеңнең исеме нигә “кара”,
        Кара кайгыданмы кайнап ярга кага?
      ...Күктә –кояш...Татарларың күкрәгендә
        Мәңге сүнмәс һәм сүрелмәс яра яна...

Комментариев нет:

Отправить комментарий