Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

БЕРДӘНБЕРЕМ БЕРГЕНӘМ


                                                                  
                        Меңнәр арасында син бердәнбер,
                                                                           Син бер генә дөнья йөзендә...
                                                                                                      Наис Гамбәр
            
           Һәркем –бердәнбер. Җанга ия булуның төп шарты –бердәнберлек. Әдәбият –сәнгать әсәрләренә,  бары тик бердәнберлеккә ирешкәндә генә җан иңә. Җыр  җансыз икән – бер көнлек, җанлы икән –гомерлек.  Гашыйклар , сөйгәннәрен  дөньяда бердәнбер дип таный һәм чын мәхәббәт туу шарты  шундый инануга  ялгана.  Бәгъзеләр,  танып белүнең , нәрсәнедер өлге буларак кабул итеп һәм шуннан этенеп хасил булуын күздә тотып, чынбарлыкны  асылынча  аңлау мөмкин түгел дип исәплиләр. Мондый юнәлешнең фәйләсуфлар телендә фәнни атамасы да бар бугай. Тик иҗатта беренчеллекне  хис тота һәм рухи кыйммәтләрнең  акыл ирешерлек дәрәҗдә аныклыгы һич тә мәҗбүри түгел.  Әйтик, “Мона Лиза” елмаюының  серен гасырлар дәвамында чишәләр,  очына чыгучы  юк...
          Әсәрләре кемнекенә дә ошамаган хакыйкый әдипләребез  булды һәм бар. Шәхсән үзем  , олугълыгы бәхәссез  , хезмәтләре тиешенчә бәяләнмәгән соңгы могиканыбыз  -  Адлер ага Тимергалин иҗатына мөкиббән.. Милләтнең киләчәген тәэмин итү өчен , үз йөзе бар фантастикасы булуы  мөһим. Һәм Адлер ага татарның  фантастик жанрыбызны үстерүдә, ныгытуда иҗтиһад итте ... Янә килеп милләтнең камил сүзлеге  зарурлыгы да бәхәссез. Мин, “абажур- абажур”, “абзац –абзац”, “грамматика –грамматика” , “синтаксис –синтаксис” кебек аударылышлардан гыйбәрәт кәлҗемәләрне түгел, ә  милләткә хезмәт итәрдәй , үткәнен  бүгенгегә ялгап, киләчәген кайгыртырдай  хезмәтне күздә тотам. Андыйны , Адлер агабыз,  ялгызы  башкарып чыкты… немец телендә Адлер - бөркет дигәнне аңлата һәм монысы агабызга мәгънәви туры да килеп тора.  Шул шәхесебез,  “Казан утлары” журналының “Язучылар берлегенә 75 ел” тулуга багышланган, сентябрь ае санында,  бүгенге әдәбиятыбыз хакында үзенең тирән борчылуларын әйтеп  салды. Икенчел сафлыктагы романнар тәпәләнеп торуы  мөгътәбәребезне дә ифрат борчый икән.... Ул, байтак кына каләмзатларыбызның иҗатын,  киләчәктә татар язучыларын булдырмау юнәлешендә казгану дип бәяләп, фикерен Айдар Хәлимнең  :                    
                      “Чын алыплар бетеп бара бугай,
                        Кәрләләрне алып бәрмәгә !”,  
   
         -  дигән юллары белән җилемли.    
          Әдәби әсәр язу ниндидер вакыйганы  “фотографияләүгә” генә кайтып калмаска тиеш, әлбәттә.  Башка халык авторлары язган чын әсәрләрне татар җирлегенә куу, каулаулар да , ахыр чиктә  халтурага  гына алып чыга. Ә бит иҗатчыны беренче чиратта максады әкъса (сверхзадача)  җилкендерергә тиеш! Җөмләдән, Миргазиян ага Юнысның һәр күзәнәгеннән миллилек бәреп торган “Шәмдәлләрдә утлар яна “ повестендә , сугыш чорындагы вакыйгалар  тасвирлана. Һәм , автор язганнардан, ул турыдан- туры әйтмәгән сөземтә борынлый :  Русиядәге рус түгел милләтләрне , теләсә нинди форсаттан файдаланып бетерү  сәясәте уздырыла, ә сугыш, моның өчен иң киң мөмкинлекләр ача икән...  “Звезда Поволжья» газетасының быелгы соңгы саннарында  “Сугыш кайтавазы” («Эхо войны») дигән баш астында «Русия тарихы. ХХ гасыр. 1937-2007» дигән китаптан өзекләр бирелә. Аерым алганда анда , генерал А.В.Горбатов тарафыннан , “хәрби күзлектән караганда Берлинны штурмлауның зарурсызлыгы” турында әйткәннәре дә китерелә. Сталин башкача уйлый һәм тиздән хатыны, балалары белән күрешүне   зар-интизар булган көткән, утлар сулар кичкән  алтындай 100 мең  яугиребез  “ә” дигәнче һәлак ителә... ...  Большевиклар хөкүмәте 1917 нче елдан бирле  кылган котычкыч җинаятләрен яңа вәхшәтләргә күмеп калдыру  максатында  ил халкын мөмкин кадәр күбрәк кырдыруны  кайгыртып ,террор, ачлыклар, ГУЛАГ лар  тутырып бетермәгән  үтерү планын   Гитлерны да эшкә җигеп үтәгән дигән нәтиҗәгә җирлек юк түгел.  Сугышка сылтап, тылда калган хатыннарын ат урынына эшләткән, изгән-сыткан, балаларын ачтан үтермәс өчен дип алып кайткан бер уч бодай орлыгы өчен төрмәләрдә череткән шартларда  сугышка чакырылган  ир-атны, коралсыз килеш  танклар өстенә атака арты атакага күтәргәннәр диелә әлеге “ЗП” газетасы бастырган  хезмәттә...  Хәер, һәр авылда, андагы йорт саныннан күбрәк ир-ат һәлак булуын бүтәнчә аңлап та булмый...  Жуковның чын йөзен ачып салу, Сталин Гитлерга ышанган, совет командованиесе башта ялгышлар җибәргән  кебек әкиятләр һәм Виктор Суворовның “Бозваткычы”нда бәянланган  дөреслекләр дә,  ахыр чиктә әнә шул  котычкыч чынбарлыкны ышыклау максатында  хутка җибәрелгән  түгел микән әле?
           Ышыклау дигәннән, 1963 нче елны  күрсәтелгән “Родная кровь» фильмын 40 миллион  тамашачы караган .. Бер мәхәббәт тарихы турындагы әлеге әсәрнең эчке агымнары шактый гына. Ригадан, бомбага тотылуларны күргән хатын, өч баласы белән урыс өлкәсенә эвакуацияләнә һәм паромчы булып эшли .( Асылда бу халык вәкилләрен сөргәннәр, “Долгая дорога в дюнах” фильмында әлеге факт инде яшерелми, әмма сценарий авторларының максатлары  уртак ). Сугыштан бер атнага ялга кайтучы урыс агае моңа гашыйк була. Хатын мунча кебек кенә өйдә яши, әмма андагы хәерчелек күзгә бик күренми. Чөнки  ханым –чын интеллегент һәм казандагы бәрәңгене дә , ул да, балалар да матур итеп ашыйлар..Ә соңыннан, хатын вафат булгач, балаларын алып китмәкче булып , аның  югалып йөргән беренче ире пәйда була. Өч баланың берсе, кечесе генә , бүләк велосипедка алданып  асыл ватанына кайтып китә... Фильм авторлары урыс кешесенең  соклангыч образын иҗат иткәннәр һәм өлешчә Латвиянең  СССР составына килеп кабу фаҗигасен  шушы мәхәббәт тарихына төреп йоттыралар.  Телгә алынган ул фильмда да  яулап алучы халык вәкилләренең  матурлыклары  сәнгать югарылыгында хәл ителә.
               Соклангыч  татар образларын Мөхәммәт ага Мәһдиев иҗат итте. Аның Былбылнисалары , Хәкимҗаннары, Гаталары, Нәркисләре, Зөлфияләре, берсеннән берсе хикмәтле әбекәйләре үзләрен яраттырды. Әмирхан Еникинең “Матурлык” , “Әйтелмәгән вәсыять” хикәяләре дә ошбу җәһәттән татар әдәбиятының иң биек кыялары булып аңлашыла. Нурихан Фәттахның “Әтил суы ака торур” романы да бу җәһәттән  бәхетле әсәр ... Чын язучының һәр язганы,  халкына карата мәхәббәттә аңлашу дип аңлыйм. Читтән торып татфак тәмамлаган өлкән яшьтәге бер журналист әфәнде,  төрек әдибе Решат Нури Гүнтекиннең «Чалы кошы» әсәренә  мөкиббәнлегемнән көлеп, замана язучыларыбыз китапларын укымасак “чалы кошы”  гына тотып калмагаек, дип  шаяртты  бер язмасында .   Англиядә вафат булган, җәсады шунда күмелгән  төрек аристократы  язган әлеге  роман, минем карашымча,авторның үз халкы һәм ватанына карата гыйшкына  коелган һәйкәл! Романда бар да төгәл үлчәүле, хәтта мөкәммәллек исемнәр сайлауда да чагылыш тапкан. Фәридә -бердәнбер, асыл, кыйммәтле дигән мәгънәләргә ия. Аны аздырырга теләгән офицер – Борһанның исеме  сынау дигәнне аңлата . Фәридәне бәлаләрдән ышыклап калган хәрби табиб Хәеруллаһ бәйнеке исә Аллаһның хәере дигәнне белдерә... Фәридәнең ятимә  кыз Мөнисаны (бусы-  юлдаш дигәнне аңлата) канаты астына алуы, гомумән ятимнәрне кайгыртуы , башка  игелекле һәм изге гамәлләре , үзенә күрәләтә зарар янаганда да кыйбласыннан тайпылмавы, сафлыгын күз карасыдай саклавы, вәгъдәсенә тугърылыгы турыдан туры Коръән аятьләренә һәм суфичыл фәлсәфәгә  барып чыга. Әсәр дөньякүләм танылган , һәм  безнең  халкыбыз  өчен дә ул үз һәм якын.
            Бүгенге татар иҗатчылары татар мәгънәләре галәмен  киңәйтүгә, һич югы  булган киңлекне саклауга омтыла дип фараз кылыйк. Проза ,поэзия ,драматургия генә түгел, гавәмгә сәхнә вә экран аша тәкъдим ителгән җиңелчә жанр – юмор-шоулар  да  шамакайлыкка гына кайтып калмаска, шул киңлекне  кайгыртырга тиеш кебек. Балалар өчен 1 нче каналда Мәскәүдән күрсәтелгән  Хрюша –  милли герой. Анда урыс малае үткерлеге бар. Һәм  ул чучкатанау - үзен яраттыра торган персонаж. Ә безнең  “күчтәнәч”челәр,  хайван курчагының кеше булган  булып кыланып  бете-бете килүен кызык дип уйлыйлар ахрысы.. Безнең  курчакларга да  милли рух салынган булырга тиеш иде кебек.  Аларга, татарча тапкырлык һәм хәйләкәрлектән тыш, мәгълүм бер дәрәҗәдә моңлылык иңдерү дә  фарыз иде...Җөмләдән  Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен алыйк. Әлеге әкият сюжетында үзәк урынны бәхет эзләп урыс өлкәләренә, калаларына чыгып киткән татар гаиләләре язмышы били  шикелле. Капчыкларында да бит бүре башы- ягъни татар тотемы... Анысы да татарның авыр язмышына ишарә, тотемыбызның башы чабылган, чөнки. Һәрхәлдә әлеге әкияттә  татарча  моң  бар... Русия дәрәҗәсендә әлеге тапшыруга махсус бүләк бирелүе,  милләтнең яшь буынын икенчеллеккә каулавын хуплау һәм  гадел тәнкыйтьтән аралау чарасы булып аңлашыла .
              Тәнкыйть исеменә ышыкланып тәпәләнгән мәкаләләрдә бүгенге язмый торган, язып та , бердәнберлеккә дәгъвасыз, юлсыз,   мәгънәви йөктән азат, буш, шыр чыккан әсәрләрне оятсыз рәвештә мактаулар, матбугатка чыгып, авторларын “талантлы чукынчык” дигән булып кәләйләнеп  колакка токмач эләргә азапланулар , ихтимал тиражлар һәр эргәдә нүлгә чыкканчы дәвам итәр.. Әлбәттә , намуслы тәнкыйтьчеләрнең орлыгы да Бохарада түгел, һәм сирәк-мирәк аларга  мәйдан эләккәли. Нурихан Фәттахтан соң тарихи роман  жанрына тотынып файда эстәгән һәм тапкан бәгъзе  авторның  әсәрләренең ни корылыш ягыннан элементар таләпләргә җавап бирмәвен, ни мантыйк ягы зәгыйфьлеген Фәрит ага Хатипов ике икең дүрт дәрәҗәсендә дәлилләп ике мәкалә бастыра алды! Һәм, шуның белән шул... Әлбәттә мактаучыларның күмәк хоры мондый гына аерым чыгышларны эһ тә итми күмә.  Шуңа да карамастан , мин фәкыйрь дә, асыл тәнкыйтьчебезне куәтләргә омтылып, аның “җырына” кушылырга җөръәт итәм:
        “...Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю –сәгадәт хәзинәсе булса, барысын да чыгарып салды. Оялмады да, тарсынмады да: үпте, кочты, ялады, сыйпады...   Булат бәк үзе дә бушны бушка бушатмады...”
          Бу милиция сержантының   вокзал бомжлары  яшәешен бәянлаган рапортыннан өзек түгел. Яңа туымны кайгыртучы зоопарк хадименең  хайваннар пары тормышын күзәтүләре теркәлгән көндәлектән дә түгел ошбу юллар. Биредә сүз урам этләре арасындагы матавык хакында да бармый. Журналда эшләүче бәгъзе язучы  әлеге “югарылыкта” татарның затлы аксөякләре , үз чорының күренекле дәүләт эшлеклеләре булган, ислам динендәге   никахлы ир вә хатын мөнәсәбәтен   әдәби тарихи әсәр кысаларында   бәян итә...
               Яшерен батырын түгел, бәгъзе авторларыбыз тудырган образлар,ә иң үртәлдергәне   тарихи шәхесләребез Сөембикә , Гәүһәршадларныкы , Решат Нури Гүнтекин  , Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев героиняларының  олтырагыннан биек килеп чыкмый, укучы күңелендә аларга карата ярату хисләре уянмый,  чөнки бердәнберлеккә  дәгъвалары  ташка үлчим...
               Беләм, хәтта  Адлер атлы бөркетебез дә, үләксә чукуга махсуслашкан козгыннар хәсиятен   үзгәртә алмаячак. Әмма мөхтәрәмебезнең әйтәсе сүзен әйтеп калуы хәерле, аңа әйләнеп кайтулар  әле булачак, чөнки дөнья гел болай гына бармас , чистарыну чоры  килер дип өметләник. Ислам тәгълиматы да ярамас эшләргә каршы чыгарга чакыра, һич югы күңелеңнән булса да ризасызлык белгертергә  өнди. Әлеге  тирән фәлсәфә өлкәсеннән дә киң эрудицияле Адлер агабызның  сабакларына  гавәмнең ихтыяҗы зур дип саныйм. Ул барда һәр җәһәттән әрсез  наданнарыбыз әлеге өлкәдә саграк кыланачак , кирпеч калынлыгындагы 50 томлыкларга ук та кизәнмәсләр, ә ун –унбиш томлык белән бәлкем кәнәгатьләнерләр дип өметләник...
               Ниндидер җыр конкурсында  жюри Гайфулла Афзаловка  беренче, ә Фердинант Сәләховка унбишенче урынны тәгаенләгән булган . (Бу хакта Фердинант әфәнде “Т.Я” басылган бер мәкаләсендә язды). Шуның сыман, бүген мин яшәгән Шәмәрдән бистәсе китапханәсенә керсәң һәм андагы  шәп тышлы күп санлы татарча калын томнардан чыгып караганда беренче иллелекнең соңгы урынын Габдулла Тукай яулый дип уйлыйм. Ә хакыйкый әдипләр Гамил Афзал,  Зөлфәтләрнең кыршылып, таушалып беткән  гади катыргы тышлы китаплары беренче йөзлеккә керә микән әле... Тетрәндергеч шигъри җәүһәр “Бердәнбер кыз турында баллада” урын алган Мөдәррис Әгъләмов китабы да шундыйлар рәтендә...

Комментариев нет:

Отправить комментарий