" Татарстан яшьләре" гәҗитенең 2007 ел 3 нче апрель санында шундый исемдәге язмам басылып , аңа карата ризасызлык белдергән мәкаләләр үзгә газета битләрендә күзгә чалынгалады. Аерым алганда минем тарафтан әдәби тәнкыйть кысрыклануы, аның мактауга әверелеше шартларында, әдәби басмаларда, беренче чиратта шулар штатындагы авторлар һәм аларның каләмдәш әшнәләре көчәнүе нәтиҗәсендә, элек язылган чын әсәрләргә инша дәрәҗәсендәге эшләнмәләр күбәеп китүе уңаеннан хафалану белдерелгән иде...Язмада Сабада яшәүче пенсионер укытучы Тәлгат Фатиховның , мәктәптә укыткан дәверендә, кайбер укучыларына әйткән:
“- Укымагыз татар совет әдәбиятын, корчаңгы әдәбият ул. Фатих Әмирханнан соң татар әдәбиятенә аристократ (аксөяк) килгәне юк, ә пләбәйләр шәхескә югары таләпләр куймый”, -дигәне дә кайбер, буразна бозмаучы әдәби алашаларымызның кытыгына тигән булып чыкты. Көн кадагына сугар фикере юк, заман сулышы бәрми торган, бүгенге тормышка чакырылышсыз һәм татар мәгънәләре галәменә мөнәсәбәтсез, су буе дәвамлылыгындагы, ныкъ үскән социализм чоры рухында , дөресрәге рухсызлыгында тукылган, шул заманда дөнья күргән булса –кыю саналарлык “икенче сафлыктагы” романнар һәм повестьләр тәпәләнеп торуы һәм шундый , срогы узганга бәһасе төшкән “иҗатка” әле дә булса киң мәйдан бирелүе кызык та кызганыч та... Ә бит көннәрдән беркөнне бу күренеш анализланып һәм гадел бәясен алып, әдәби мәйданнарыбызны дәүләт химаясыннан дөм мәхрүм калдырулары да мөмкин.
Чорына күрә кыю фикерне төреп уздыру өчен бәлкем, кайчандыр калын-калын роман яки повесть язулар үзен аклагандыр? Бүген хәл үзгә, максатың сәнгать әсәре тудыру түгел, ә ниндидер информацияне халыкка җиткерү генә икән, аның туры юлы - публицистика. Гаҗәп хәл, әдәби табынга иҗатын тәкъдим итүчеләр һәм шуларга юл бирүчеләр бүгенге рус, башка халык язучыларының эшчәнлегеннән бөтенләй дә бихабәр дигән тэәсир кала... Янә килеп, мәдәниятнең беренчел нигез ташы булган әдәбиятыбызны яшәтү хакына моңа кадәр дөнья күргән соклангыч әсәрләр һәм бүгенге уңышлы иҗат үрнәкләрен, көн-төн әйләндерелгән попса һәм көлдерми торган юморны бераз киметү бәрабәренә халкыбызга радио һәм телевидение аша даими ирештереп торуны хәл итәсе иде бит... Әлбәттә , тилемсә интонация белән графоман һәм графоманкалар тудырган чүп-чарны эфирда яңгыратулар турында сүз бармый.Һич югы, анда чыгу дәрәҗәсенә ирешү элеккеге сәнгать киңәше (худсовет) сыман берәр инстанция хәер-фатихасын алу аша хәл ителсен иде... Ни аяныч, ташчыга да, ипи пешерүчегә дә квалификациясен раслаучы сертификат кирәк, ә рухи ризыкъ тәкъдим итүчеләргә даими чиле-пешлелек һичбер бусагасыз рөхсәт ителә... Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Газиз Мөхәммәтшин, Фатыйх Хөсни, Ибраһим Газиларның кешелекле прозасы, Гамил Афзал ,Зөлфәт, Мөдәррис, Фәннүр Сафин, Эдуард Мостафин, Саҗидә Сөләймановаларның таң җиледәй шигърияте һәрдаим җаннарыбызны сафландырып торсын иде... Җөмләдән, Саҗидә ханым язган шигырьләр генә түгел, хәтта аның бәгъзеләр иҗатыннан этенеп язган пародияләре дә искитмәле иде. Хәтердә уелып калганны язам, кайбер хаталар киткән очракта авторларның якыннарыннан, талантларына мөкиббән укучылардан гафу үтенәм.... Кайсыдыр шул чакта популярлык казанган шагыйребезнең, “ “Әзрәк күңел җылынмасмы диеп, балта сабын салдым учакка” дигән юлларына җавап итеп ул болай дип тезде :
Син барында каен яга идем, (каен утыны –иң шәп утын!-Р.З.)
Син киттең дә, калдым усакка... ( усак чыш-пыш яна, җылысы аз –Р.З)
Әзрәк җаным җылынмасмы диеп
Балта сабын салдым учакка... ( Балта сабы каеннан ясала! )
Балта сабы утта янып бетте,
Күмере дә хәтта калмады;
Шулчак Хәйбүш агай килеп керде,
Бирегез дип, кая, балтаны...
Һәм шигырь, лирик героиняны калдырып киткән ир-атка үтергеч бәя бирүче юллар белән йомгаклана :
Мич катында торам күшегеп,
Әллә инде җаным өшегән.
...Белмәгәнмен, балта кирәк саен,
Син алгансың икән күршедән...
Шундый шедеврлар языла иде без яшь чакта! Бүгенге әдәби чыпчыклар “син китттең, мине бәхетсез иттең, миңа авыр, нишлим инде “ кебек ах- ухлардан гыйбәрәт очы-азагы юк сүзләр кәрваны урынына хакыйкый шагыйрә адресатка лаек образлы тел аша ничек әйткән?! Озын сүзнең кыскасы, бомжлык һәм графоманлык әдәбиятыбызны әле иярләмәгән чор ерак түгел , камил иҗат үрнәкләре бихисап, аларны файдаланмау бүгенге чүп- чарчылык плацдармын ныгытып кына калмый, иртәгә туасы әдәбиятыбызны нигезсез-тамырсыз калдыра, фольклордан тайпылган, сүздә һәм көйдә ятлардан алган умырыкларны корыштырып тәпәләнүче чидибр җырлар көненә турылый...
Беркөн кулыма Вахит Юнысовның “ 6000 көн чит илләрдә” атлы китабы килеп керде. Аны укуга беренче этәргеч, авторның биографияле кеше булуында . Янә килеп Вахит әфәнденең кайчандыр “Т.Я.”нең чит илләрдәге үз хәбәрчесенә әйләнгән чоры булуы да автор файдасына сөйли торган җитди күрсәткеч! Әлеге мөхтәрәм зат , шулай ук “Т.Я” нең затлы авторларыннан булган Мигргазиян ага Юнысның агасы да . Димәк , рухи табынга “куян шулпасының шулпасының шулпасы” түгел, ә зәвыклы , өлешчә “Т.Я” сынавын уңышлы узган хезмәт тәкъдим ителүенә шик юк. Китап йөгерек телдә язылган һәм “тыгыз тәнле”... Күпне күргән, күп нәрсәләрдән хәбәрдар автор, шөһбәсез абруена таянып, укучысына үз фикерен тагарга тырышып басым ясамый , адым саен, “мин менә нинди маладис”, дигән нәтиҗә чыгарырга да көчәнми, хәтта теге яки бу хәлне ике икең дүрт дәрәҗәсендә ачып салганнан соң да катгый йомгак ясарга кабаланмый, ә гадел хөкем чыгаруны, “минем моңа төгәл генә җавабым юк”, дигән булып, укучысына ышанып тапшыра... Хактан да, теләсә нинди вакыйга, килеп туган хәл уңаеннан кырык төрле фикер әйтелергә, һәм алар җиткелекле нигезләнгән булырга да мөмкин. Әйтик судта җинаятьчегә карата прокурорның үз, ә адвокатның үз дөреслеге бар һәм икесенең дә дәлилләре саллы, ышандыргыч...Кыскасы, китап авторы иҗаты “тиледән туры хәбәр” режимындагы , бер каптырмалы , бердәнбер дөреслекне чырайга чәпәүче очсызлы публицистикадан ерак тора... Аны укыгач , автор белән фикер алышасы, бәхәскә керәсе килеп куя... Чәч-баш туздырып түгел, ә итәгать һәм вәкарь саклап...Авторның да төп максаты ахыр чиктә үз уйлануларын ,адресатка түкми-чәчми , әмма ләкин капма-каршы фикерләр дә уятып, ирештерү ахры.. Чөнки бәхәсләрсез, каршылыксыз кабул ителгән “акыл” бик тиз җилгәрелүчән, төшеп калучан ул ...Ни аяныч, ТНВ да “Кара каршы” тапшыруын оештыручылар фәһеменә шушы гап-гади хакыйкать тәки барып җитәлмәде...Хәер,бер капкага тибүчеләр “полемикасы” оештыруда матбагачыларыбызның да әйдәрлеген инкар итеп булмый...
Вахит әфәнденең , “гасырлар дәвамында милләттәшләребез гарәп телендә мәктәпләрдә укыйлар, әмма гарәп теле файдасына туган телебезгә хилафлык килми, ә урыс телен өйрәнү ,Үктәбр түнтәрелешеннән соң башлана һәм күпчелек милләттәш, бигрәк тә яшь буын урыс теле файдасына туган телебездән баш тартты һәм мин моның серен аңламыйм” дип яза... Финляндиядә яшәүче татарларыбызның да туган телне саклаулары, ә бездә моңа ирешә алмауга ул “аптырый”. Янә килеп Татарстаннан читтә яшәүче кайбер татарларның, ( мисалга чыгышлары Арчаныкы булган гаиләне телгә ала) Татарстан суверлыгына каршы чыгуын берничә пунктка бүлеп аңлата, һәм наданлыкка, куркаклыкка , комсызлыкка һәм маңкортлыкка кайтарып калдыра. Янә килеп , әлеге автор, динле илләрдә мәдәниятнең һәр эргәдә, ә беренче чиратта үзара мөнәсәбәттә һәм ашау-эчүдә киң чагылыш табуын тәсфилләп яктырта.... Хактан да, дини хәдисләр ашау эчүдә кабаланмау, өлкән кешедән алда ризыкка үрелмәү, кешеләргә ничек сәлам бирү һәм аны ничек алу , кем дә булса төчкерсә ни дип әйтү, гайбәттән тыелу ,әңгәмәдә вәкарь саклау, олыны олы итү, кече белән түбәнчелекле булу кебек бик күп төрле нечкәлекләрне хәдисләр аша сеңдерә. Франция дәүләте югары даирәләрендә уралган, халык сөеклесе атаклы язучы Александр Дюма да, үзенең “Граф Монте Кристо” әсәрендә, Көнчыгыш илендә яшәү мөкәммәл этикетка ирештерә дигән фикер үткәрә...Ә бездәге “мәдәният” , Чапаев һәм Анка турында анекдотлар сөйләп, Сердючка җырын тыңлап, шуңа биеп, сүгенеп сөйләшүләргә кайтып калуын, чучка колбасасы туралган хәмерле табын корып , шаблон тостлар әйтә-әйтә “ял итү” һәм чүп өеме калдырып китүләрне үз эченә алуын автор үзәккә үткәрердәй дәрәҗәдә бәянлый. Бездәге халыкны, бигрәк тә хатын-кызларыбызны чит илләрнекеннән матуррак дип сөйләнәләр. Әмма матур егетләр-кызлар җилдәй җилгән машиналары тәрәзәсеннән чүп ыргыта, туктап, ишекне ачып җиргә аяклары тиюгә какырып бер төкереп куя, сөйләшкәндә, йомры-йомры сүзләр ычкындыра, колагына телефон куеп туктаусыз такылдый, урамнан барганда аяк өсте сыра чөмерә, сигарет имә һәм бу нәрсәләр аларның матурлыгын җуйдыра, күзгә күренмәслек итә... Ә чит илләрдә, әйтик Төркиядә яшләр итагатьле, кешегә ярдәм итәргә атлыгучан, йөзләрендә бер-беренә теләктәш елмаю уйный. Боларның кайсылары матуррак соң? ..Шөкер, дин юлына кергән безнең яшьләребезнең дә йөзләренә, карашларына нур куна башлады...
Вахит әфәнде уздырган фикерләргә карата укучыларга җиткерәсе килгән кайбер шәрехләрем , “алай гына түгел әле ул”, дигән баш астында өстәмәләрем бар Иң әвәле шуны искәрик, үткәннәребез беркая да китми , ә безнең белән кала. ТНВ да “Ватандашлар” циклында күрсәтелгән Садри Максуди турындагы фильмда Патша Россиясе Думасында башлангыч белемне тик рус теленә күчерү хакында закон кабул итәргә омтылу, шушы уңайдан мөхтәрәм милләттәшебезнең анда өч сәгатьлек чыгыш ясавы , һәм аны рус түгелләрнең фракцияләре яклап чыгуы бәянлана. Ул заман Кавказ , Урта Азия , балтыйк буе халыклары гына түгел, ә Финляндия һәм Польша да Русия карынында ... Күренә ки , карагруһчылар шул гомердән бирле куеннарында йөрткән безнең башка төбәлгән ташка бәрабәр канун проектларын бүген , бертавыштан диярлек уздырып , кара максатларына ниһаять ирештеләр .
Бүген, азат һәм хөр Финляндиядәге милләттәшләребезнең үз үзләрен саклый алулары , минем карашка, ошбу демократик илдә аларны юк итүгә юнәлешле сәясәт алып барылмавы белән аңлатыла. Ә Русиядә нацменнарны урыслаштыру сәясәте православие кабул ителгәннән бирле дип чамалыйм, дәвам итә, ә үктәбр түнтәрелешеннән соң ул куркыныч тизләнеш алды.. Ә сабыйларыбызның милли кодын җимерү нигездә “үсепеснең” маңкорт (туган телне белгән, катнаш никахта тормаганнары да җитәрлек бу исемләнү астында) педогоглар кулы белән балалар бакчасында тормышка ашырыла башлый һәм мәктәпләрдә дәвам иттерелә...
Шәмәрдәндәге минем улым йөргән мактаулы, җирлеге өчен престижлы саналган бакчаны гына алыйк. Бистәбездә яшәүчеләрнең күпчелеге-татарлар, тәрбия эшендәге рус милләтеннән булганнар-бармак белән санарлык һәм алары да татар телен бәгъзе татарларымыздан арурак белә. Ә иң саф һәм мөкәммәл дәрәҗәдә татарча сөйләшүчеләребез кем икән дисәң, керәшеннәр һәм арлар булып чыга... Музыкант булып эшләгән рус агае дядя Володяны ( инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын)балалар бигрәк тә үз итә иде. Аның, татарның җыр һәм бию көйләрен яратып, җиренә җиткереп уйнавы истә калган. Володя агай вафатыннан соң җыр-биюләрдәге татар өлеше җыерыла, курачлана төште шикелле. Ә югыйсә бүген бу вазифаны булдыклы һәм талантлы, Тукай кичәләре уздырып Мәскәүне “алып” кайткан үз милләттәшебез башкара.. Хәтерлим, улымны бакчадан алмага дип килгәч , тәрбиячеләрнең тырыша-тырыша сабыйларны урыслыкка дүндерү белән мәшгуллекләрен күреп шаккатам, “здавствуйте, дип әйт!” ди-ди тукый болар балакайларга. Җитмәсә бер тәрбияче ханым мине күреп алды да, улымнан,
- Әнә, папаң килгән, - дип сөенче ала.
Әтиең яки атаң дияргә теле әйләнмәслек хәлдә бу... Маңкортлаштыру фронтында автомат режимда казганучыга ниләр әйткәнмендер, “чүттән инфаркт алмаган” дип котны очырдылар... Ошбу бакчада тәрбиячеләргә апа дип әйтүгә дә табу салынган. Яңа теле ачылган сабыйлардан Фәлән Фәләновна дип әйттереп , очсызлы дәрәҗә казануга талпынышмы бу, колаклары һәм җаннары шундый “культуралы” эндәштән хөҗерлек табамы, аңламассың... Үз татарлыкларыннан оялу, кимлек кәсафәте (комплекс неполноценности) микроблары җаннарының һәр күзәнәгенә оялаганнарны дәвалау мөмкиндерме –юкмы, белмим, һәрхәлдә район мәгариф бүлеге дә әлеге проблемага бармак аша карый кебек, ниндидер профилактик чаралар күрергә омтылганы сизелми. Яшерен-батырын түгел , хәләл җефетем дә биредә казгана , ә күршебездә яшәүче , шул бакчаны “тәмамлап чыккан” янә шунда эшләүче Сәрия сеңлекәшемнең улы, миңа Рөстәм абый дип эндәшә ала, ә хатынга бары тик Асия Бариевна , -ди. Апа, дип әйтерлеген калдырмаганнар бахырның бакчада узган елларында. Кечкенә чагында Асия Балиевна! –дип йөгереп керә иде ул... Милләткә яшьләй зарар салуда маңкорт педагогларның үз урыны бар һәм моңа фәнни бәя әле бирелмәгән.. Мәктәптә дә шундый яньчелгәннәр узына бит. Элегрәк гаиләдә дә русча гына сөйләшүне таләп итүче тәмам ычкынган рус теле укытучылары бар иде. Боларга өстәмә утыз сум түләнгәннәр икән. Иуда хакы ашкындырды микән инде ул бахыркайларны?... Ә читтә яшәүче, туган телен яхшы белүче, әмма суверенлыкка каршы чыгучы милләттәшләрнең кирегә катуларында үзгә сәбәпләр булуы да мөмкин. Вахит ага телгә алган арчалылар бәлкем үз туган якларында милләттәш хакимият әһелләре тарафыннан изелгән, зык чиккән булганнардыр һәм җөмһүрияттәге гомум җитәкчелекне үз районнарыныкы белән тиңләштерәләрдер?...Аларның, “ Арча тәҗрибәсе”, хосусый һәм ярдәмчел хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне сатып алу бәяләре сәясәте яссылыгында инде җөмһүрият күләмендә чагылыш таба , дигән нәтиҗәгә килүләре дә бик мөмкин....
Мин яшәгән Шәмәрдән бистәсенең гомуми мунчасы үзенчәлекле сурәтләр галериясен хәтерләтә. Нинди генә татуировкалы агайлар очрамый биредә. Эссе сала тарган бүлмәдә тирләп пешеп чабынганда үзара сөйләшенеп кителә. Шундыйрак бер агаем пенсия юллап Казанга барган. Моның казна ипиен бушлай ашата торган җиргә “барып кайтулары” җәмгысе егерме җиде елга җыела икән. “Абый, егерме биш булса да җитә иде”, дигәннәр пенсия фонды әһелләре, һәм ул билгеләнгән пенсиясеннән ифрат та кәнагать. Ә менә шул агай җөмһүрияттәге җитәкчеләрне уптым илаһи яраксызга чыгара, тәнкыйтьли һәм ни өчендер барысын да “крестоносцы” ягъни “тәре йөртүчеләр” дип тамгалый... Читтәге , суверенлыкка каршы милләтәшлернең дә логикасын аңларга була. Әйтик, “Зәңгәр шәл”дәге шәкерт әйтмешли ,бәлфараз, закон чыгып иреккә, тулы бәйсезлеккә ирешсәк, бер татарга бер дуңгыз туры килүгә омтылышлы биләмәбездә дуңгызлар өлеше тагын да артмасмы? Тукай яшәгән йортны Мәскәүдән килеп ишмәделәр кебек һәм Колшәриф мәчетебез хозурында да пәри туен оештыруга хәер фатиханы рус патриархлары түгел, ә үсепеснең мөфти хәзрәт бирде шикелле?!...Янә килеп рус кешесенә җитәкче булу өчен, карьера хакына җан сату , толерант-толерант дигән саен тигәнәк буе арттыру, үз милләтеңә зарар салып сәяси капитал туплау таләп ителми...”Урыс бар да, милость бар”, дигән мәкаль шул җирлектә туган дип аңлыйм. Янә килеп, “Востокстройтрансгаз” оешмасында төзелеш участогы башлыгы булып эшләгән, классик көрәш буенча ил дәрәҗәсендәге ярышларда уңышлар казанган , Вахит аганың авылдашы Ризван агай Фәйрушинның : “Безнең якта кеше белән, аны узып киткәч, капыл кире борылып, ха-ха-ха килеп, гөрләп күрешә торган ярым йорты акыллы Әхмәтҗан агайны “Җил-давыл Әхми”, дип йөртәләр иде. Татарстанда, кая карама шуның сыңарлары шишка тота: подчиненный белән өстәл төеп сөйләшәләр, өстәрәкләр белән койрыгы бот арасына кысылган этсыман мескенләнәләр, дуңгыз урынына хәмер чөмерәләр һәм эш сәгате төкәнгәч, боларны чепер-исеререк хәлләрендә танктай машиналарына каравыл һәм тән саклау хезмәте кешеләре төяп өйләренә озата, эшкә чыга алмый яткан вакытларын, Швейцариядә чаңгы шуа дип аңлаталар” дигәне онытылмый.
Маңкортлык, куркаклык, комсызлык наданлык һәм башка шундый нәрсәләр автор тәгаенләгәнчә сәбәп түгел, ә миңа калса, эзлекле үткәрелә килгән милли сәясәт тудырган аяныч нәтиҗәләр . Балалар бакчалары һәм мәктәпнең, милли рухны җимерү юнәлешендә эшләве дә нәтиҗә. Большевиклар, чылбырны тулаем тартып чыгару өчен төп буынны табу зарур дип өйрәтә. Ә маңкортлаштыруда төп буын - балалар бакчасы...Маңкортлык –нәтиҗә, ул эпедемик дәрәҗәдә акылга зыян килүне эченә ала. Янә килеп Вахит ага, нәкъ Миргазиан ага сыман, әрмәннәргә карата соклану белдерә.. Хактан да әрмәннәр телләрен, мәдәниятләрен саклыйлар. Әмма шуны да онытмыйк, аларның милләтләрен юк итү максаты рус дәүләте тарафыннан куелмады гына түгел, ә. Кавказны Русиягә бәйләп тотуда Әрмәнстанның роле, нефтькә бай гарәп илләрен Америка мәнфәгатьләре эргәсендә тотарга булышучы Израиль дәүләтененекенә бәрабәр . Рус патриотлары арасында, Русияне саклап калу өчен Төньяк Кавказдан китү зарурлыгы турында фикерләр дә тәгәрәтелә. Мондый фикерләргә кискен каршы чыгучы бер аналитик бар, ул да булса Сергей Кургинян , “Завтра” гәҗитенең даими авторы. Язмаларында ул Русия мәнфәгатьләрен кайгыртучы буларак чыгыш ясый, Кавказдан соң Идел буен югалту куркынычы хакында кисәтә... Шәхсән үзем , әлеге авторны әрмән халкы, Әрмәнстан язмышы күбрәк борчый дип уйлыйм.
“Татар китабын укыргамы? –дигән сорауга Ленин бабакай сүзләре белән җавап бирергә рөхсәт итегез: “Укырга , укырга һәм укырга!” Беренче чиратта Зөлфәтне , Мөдәрисне, Эдуард Мостафинны, Фәннүр Сафинны , Гамил Афзалны, Әмирхан Еники, Мәһдиев, Хәсән Сәрьянны. Исән-имин әдипләребездән Миргазиян һәм Вахит Юнысларны, быелгы КАзан утларының 9 санда дөнья күргән Радик Фәизов хикәяләрен. Агаебыз мастер класс күрсәтүгә ирешкән ләбаса. Һәм әлбәттә ихлас авторларга мәйдан бирүче “Татарстан яшьләрен” калдырмый уку кирәк.! Айдар Хәлимнең рус телендә чыккан китапларын да татар китабы дип исәплим. Ә менә су язып май чыгаруга корылышлы , биографиясе юк авторлар тарафыннан татарча язылган, көнкүреш фәлсәфәсеннән ерак китә алмаган түшәме тәбәнәк , тар сулышлы әсәрләр тупланганнарын кемнеке дип бәялиседер, анысын һәркем үзе чамаласын...
Комментариев нет:
Отправить комментарий