Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ТАБЫШМАГЫ


                               МӨХӘММӘТ  МӘҺДИЕВ   ТАБЫШМАГЫ...      

                                                                                             Гәҗите игенчеләр,
                                                                                             Тагын берсе –эшчеләр;
                                                                                             Туры юл күрсәтәләр
                                                                                             Эшчеләргә тидия!
                                          30 нчы елларда чыккан татарча коммунистик гәҗитнең
                                          беренче битендә басылган “шигырь», мәрхүмә  әнием истәлеге.

              Җирле, милли әтрәгәләм хакимиятләр тернәкләнү - 1917 нче ел казанышы...   Аларны урынлаштыруда, ныгытуда татар совет әдәбияты ,  фәне һәм  мәдәниятенең үз дәхелләре бар. Коммунистик хакимият чорында денсезләндерү  һәм затлы катламын юк итү аша халкыбызның бетү режимына турылануы хакында  әтрафлы фәнни хезмәтләрнең әле дә булса язылганы юк,  һәм,  татар совет әдәбиятының да, милләтне “тәрбияләүдәге”  “казанышлары”  аерым өйрәнелүне көтә.
                    Ахыр чиктә милләтне тулаем әтрәгәләмлеккә каулауны күздә тоткан татар  совет әдәбиятындагы икенче сортлылыкка чишмә башы, минемчә, хәреф алмаштыруга барып тоташа.  Көчләп тагылган кирилицага турыланган имля кагыйдәләре , чит телдән, беренче чиратта  урыстан кергән алынма сүзләр, татар фонетикасыннан тайпылып,  урыс аһәңендә яңгыратуны таләп итә?! (Мең ел дәвамында гарәп графикасы нигезендәге әлифбадан файдаланган чорыбызда, шул исәптән колонизация шартларында да андый хурлыклы кагыйдәбез булмаган, әйтик , “гостинец”  дигән рус сүзе татар телендә “күчтәнәч” булып яңгыраган). Һәм шул максатта татар алфавиты, татар теленә гомумән кирәк булмаган хәрефләр “асрауга” мәхкүм. Икенчеләй әйтсәк, большевиклар  канлы террор кулланып гамәлгә керткән имля кагыйдәләре, дөньяда күрелмәгән хәл,  бер телнең икенчесенә тез йөгенүен, милләт коллыгын әлифба аша  да куәтли.   КДУ ның  татар филологиясе факультетына  урынлашкан телче галимнәр бу хәлгә риза-бәхил генә түгел, хәтта мәмнүн үк ахры . Имля дәрәҗәсендәге золымга ансат күнүләрен аңлау өчен  артык  киң маңгай  да кирәкми, татар һәм урыс теле грамматикасы китапларын янәшә куеп, чагыштырып карау да җитә. Галимнәребез, татар теле имля кагыйдәләрен  урыс теленекенә куып “иҗат” иткәнгә ошап тора...  Нәтиҗәсе шул, татарчасы “урыс дулкынында” көйләнгән кала балаларының сөйләше, татар мохитында булу сәбәпле телче галимнәребез бозымына бирешмәгән авыл балаларыныкына караганда 20-40% ка әкренрәк. Бу хакта үзенең “Татар теле-киләчәк теле” китабында КДУ галиме Равил Һади да  (компютерларны программалау өлкәсеннән укыта)  ассызыклап үтте. Бөтенләй дә татарча яңгырашка ирешмәгән, кургаштай авыр, очына чыкканда башында ни хакында сүз барганын оныттыра торган кушма җөмләләрдән төзелгән тимер-бетон кагыйдәләрне, бәлкем уңышсыз тәрҗемәләр дип аңларгадыр? Шаклар катмалы, татар теленә кагыйдә “иҗат” итүчеләр урыс телендәге аталышларның байтагын татарчага аударырга да иренгәннәр. Укыгыз татар теле имля кагыйдәләрен – ул, беренчедән, татар теле  грамматикасы дип атала, тыныш билгеләре –пунктуация, җөмлә, иҗек, аваз төзелеше – синтаксис,морфология, фонетика дип тәгаенләнгән. Анда хәтта, егылып китә күрмәгез, синтаксик синоним дигән билгеләмә бар! Татар телендә татар баласы  инша һәм бәян түгел, ә сочинение вә изложение яза. Алыгыз кулыгызга , татар галимнәре тудырган  татарча-русча һәм киресенчә, абажур-абажур, синтаксис –синтаксис ише әйләндерелешләргә бай  сүзлекләребезне... Телче галимнәребез үзләрен филологлар дип атый, һәм, минем карашка, татар әдәбиятындагы икенчеллеккә орлыкны, милләтне икенче сортка каулауны күздә тотып , фәнни эзләнүләре  аша алар сала... Ниндидер аборигеннар телен, үз халкы  вәкилләре аңласын өчен, колонизаторлар яки колонистлар гына шундый ысулда  дәреслекләр яза ала. Әмма мондый эшләнмәләр, аборигеннарның үзләре өчен  кулланма була алмый! Ә татар галимнәре үз эшләнмәләрен туган телдә белем алучы балаларга турылый! Кем белә, хезмәт җимешләре, татар телен өйрәнергә теләүче ятлар, яки туган телне бөтенләй белмәүче үз милләттәшләребез өчен тартып сузсаң, кулланма да була  торгандыр , бәлки.
               Кызык, үзләрен милләт хадимнәре, аны коткаручылар дип санаучы, шулай дип танылырга җан атучы татар теле галимнәре,мөгаллимнәре, аларның эшен дәвам итүчеләр , янә килеп әдиплек вә журналистлык сукмагына чыккан пишкадәмнәре вә шәкертләре , бер-берен уздырыштан макташкан язмаларында авыз суы корытып искә алынган татфакның тормышка чакырылышы нәрсәдә булуын аңлыйлармы икән? Фәһем итик, милләтләрне ассимиляцияләү өлкәсендә  тиңдәшсез  казанышларга ирешкән, татарга карата аерым “мәхәббәт” хөкем сөргән  дәүләттә, әлеге факультет туган телебезне үстерү җәһәтеннән булдырылганмы, әллә , бозым кертеп,  аны бетерү, төкәндерү  бурычы йөкләтелгәнме  аңа? Һәм факультет хадимнәре дәүләт күрсәткән ышанычны аклыйлармы?  Һәммәседәме? Кайчаннан бирле Мөхәммәт Мәһдиевнең фән докторы була алмавы хакында кем ихластан үртәлеп, ә кем астыртын куаныч белән язалар да язалар, ә мәсьәләнең асылына  энә буе да якыная алмыйлар. Миңа калса,  мәшһүр Мөхәммәт Мәһдиевкә, филология өлкәсендә докторлык диссертациясен якларга бирмәүләре,  нәкъ менә  аның дәүләт куйган бурычны үтәмәвенә,  талант иясе, затлы нәсел вәкиле булуы һәм вөҗданы сафлыгы  аркасында априори үти алмавына  кайтып кала...   Булгаковның мәшһүр романы кахарманы профессор Преображенский сыман Мөхәммәт Мәһдиев тә  үз -үзенә Шариков дәрәҗәсенә төшүне рөхсәт итә алмый...  Нәтиҗәдә , һәр тармакта башчылыкка ирештерелгән  шариковлар өчен ул сөйкемсез сөяк ...  Тукай бүләген дә  аңа өченче талпынышта, һич тә бирәсе килмичә , аптырагач-йөдәгәч, чигенергә хут калмагач кына дигәндәй тапшырулары  ,  иҗатының милләтне икенчеллеккә  түгел , ә беренчеллеккә этәрүенә өстәмә дәлил..
                       Ә бәгъзе профессорларыбызның Б.Н.Ельцин  чорында, латинга  кайту форсаты ачылган елларда , Югары Советка карар проекты әзерләргә алындылар  һәм ...  шул секундта ук, әллә кайчан әзер проектларын парламент мөнбәренә чыгарып саласы урында, очы кырые юк бәхәс оештырып җибәрделәр. Имеш тегеләй итсәң төрекнеке төсле була, болай итсәң яңалиф кабатлана һ.б.ш.и.  Тарткалашуларын  әлеге форсат ябылганчыга кадәр сузулары, бирелгән фәнни дәрәҗәләрен “эш” белән аклауларына кайтып кала булып аңлашылды.  Татар теле филологиясе дип танытылган, татарга үз сүзләре белән туган тел нигезләрен бәян итәргә сәләтсез  өйрәтмә  - ул чынлыкта фәнме соң?  Бәлкем шушы хакта ана теленнән укытучыларыбыз, ягъни татар филологлары тудырган дәреслекләрдән иза чигүчеләребез арасында сораштыру уздырыргадыр? Тарихны - ялган фән, тарихчыларны- ялганчылар дип тасдыйклаулар  уңда-сулда яңгырыштырган  шартларда, бәлки  “татар филологиясе” дип танытылган”фән” хакында да уйлаганны ычкындыргалар вакыт җиткәндер? Мәктәптә укыганда олимпиадаларда җиңмәгән, ягьни “иң-иң”нәр, җиңүчеләр  рәтендә  булмаган, һәм югары уку йортына кергәч, нигездә менә шушы ике  предметны үзләштергән , укулары дәверендә  КДУ тормышына юнәлеш бирүдә  катнашмаган, әйдәр булу түгел,  “штурвал” тирәсенә якын  җибәрелмәгән, бармаган  бәгъзеләренең, редакцияләргә эшкә урнашу белән үк, олыдан кубып, кинәт кенә   президентны, министрларны, депутатларны , тулаем милләтне өйрәтергә алынулары бик  сәер,  шамакайлану галәмәте булып аңлашыла. Имеш татар халкы  уянмаган , ә болар   уятмакчы.. Шул “изге” максатны күздә тотып, мәкаләләр, романнар, бәяннар, поэмалар сырлана... Беркөн милләтне коткару турында ТНВ телеканалында  үз журналистлары, хезмәткәрләре һәм түрәләре катнашында тапшыру күрсәттеләр. Үз-үзләрен, бер-берен макташудан тыш, татар телен коткару хакында да фикер алыштылар һәм моңа гаилә бурычлы дигән нәтиҗәгә килделәр.  “Чебен дулап, тәрәзә ватмый”, -дигән мәкаль бар  ..  Танышым,  ГАИ хезмәткәре, муллалык юлын сайлаган якташыбыз хакында сүз чыккач, “ бу егет элек хәмер чөмереп, бер нәрсә эшләмичә сөрхәнтәй булып йөрде, ә хәзер дин юлына кереп, “без бары тик гыйбадәт кылу өчен генә яратылган”,  дип, бармакка бармак сукмый яшәү җаен тапты”, дигәне хәтердә уелып калды.  Автоинспектор фикеренчә, һәркем үзенә уңайлы уем (ниша) табуга корылышлы уенга бирелгән.“Тәрәзә вата алмаучы” милләтпәрвәрләребез дә  уемчы уенчылар... Кулларыннан , “милләт коткарудан” гайре эш килми, мәкалә язам , өч тиенлек тапшыру әтмәллим дә , өстән  бурыч төшә , “кара эшне” бүтәннәр кайгыртсын, дип  коерыкны сыртка салганнар...   Әмма   кайда да булса рәтләп сүзе үтмәгәннәрнең  шапыруына, хәтта язганнары, сөйләгәннәре дөрес булган очракта да  кемнең исе китсен?  Ни хәл итмәк кирәк, араларында беркадәр актерлык таланты һәм шул өлкәдә әзерлеге бар, әдип , милләтпәрвәр көрәшче, дин белгече роленә  керүгә махсуслашкан “әйдәр”ләремезнең, кайсы Тукай, кайсы Гаяз Исхакый, ә кайсы Риза Фәхретдинов булып кылануларына  тешне кысып түзәргә генә кала. Әмма ләкин  милләтне тулаем алдау мөмкин  түгел . Бөек Дәрдмәнд  тә тикмәгә генә,   “... ил мөмәез, аңлар ул тиз, син аны сизмәс димә...”, дип  язмагандыр.... Югыйсә, тормыштан аерылмаган теләсә кем чамалый торгандыр, нәрсә дә булса, әйтик иң гади объект  корыр өчен генә дә иң әвәле үзенә күрә проект, хезмәт һәм матди ресурслар тәэмин ителеше ,  эш төрләрен булдыра алуын раслаучы, сертификаты бар оешмалар  булдыру кирәк , һәм проектны кемнеңдер финанславы  да шарт.  Җөмләдән , җанисәп  дигән баш астында татарны 139  га таркату бурычы  гамәлгә куелды  һәм эшне башкарып чыгу  дәүләт тарафыннан финансланучы институтка йөкләнде..  Милләтне коткару  да финансланган проект аша гына  хәл ителә ала дип чамаларга рөхсәт итегез!  Әле бит эшне башкарырдай оешма  һәм аңа җиткелекле контроль булдыру да зарур.
           Бер дәү портфельле әфәнде хакында шундый гайбәт таралганы булды. Имеш ул, ниндидер әңгәмә барышында, туарылып китеп, аты-юлы белән:
-                     Фәләнемәме  миңа татар теле, авылга кайткач сөйләшерлек беләм мин аны, ә калада аның  фәләнемә дә  кирәге юк! –дип кәҗә тизәгедәй чәчелгән.. ..Журналистның эше , телеэкраннан, яки гәҗит битендә “фәлән итәргә кирәк” дип акыл  сату  түгел, ә мәгълүмат аулау, табу һәм укучыларга ,тамашачыларга җиткереп, тере факт тирәсендә фикер уяту, шуның аша гавәмне кузгату  дип аңлыйм.  Мисал өчен,  телгә алынган  белдерүне , диктофонга язып алып,  шул нигездә ниндидер аудитория алдында әңгәмә  корылса ? Тик  моның өчен тырышлык, әрсезлек,  компетенлылык, кыюлык һәм азмы-күпме юридик  әзерлек тә кирәк. Ә бит ул белдерүне,  “ни фәләнемә миңа Татарстан, аның халкы, җитәкчеләре, һ.б”, дип “тәрҗемә” итеп тә була һәм    теленә хуҗа булмаган түрәгә  ,  башка  шундый эшем ияләренә  мондый тапшыру тәэсирле  сабак  була алыр иде...
             ..Тапшыру авторлары тәгәрәткән, дөресрәге тутый кош сыман үнәрсез дәүләт ирләре әйткәнне кабатлап яңгыраткан фикерне аныклау җәһәтеннән алыйкчы  мисалга гап-гади  төзүче гаиләсен . Ташчы ир көне буе  ачык һавада кирпеч салып,  ә маляр хатыны ябык бүлмәләрдә буяу исеннән исереп , эт булып арып эштән кайталар.   Урыслаштыруга корылышлы балалар бакчалары, шул ук эргәдәге мәктәп, урыч мохиты хөкем сөргән урам төягәнәрне арчып, баланы туган телле итү бурычын ата-анага гына йөкләп калдыру уңаеннан ( теле әңгәмәчеләр  шул “кыю”  фикердә ныгыдылар дигән идек) әлеге гаилә башлыгының,   фәләнемәме, алайса  безгә Татарстан атлы җөмһүрият дип тә  тузынуына  урын кала түгелме?
                     Адәм баласы хатадан хали түгел. Кем әйтмешли , дүрт аяклы ат та абына, мәкерле технологияләр дә эзсез узмыйдыр әлбәттә, әмма  ләкин нигездә нәфескә буйсынып дип фараз кылам, кайбер иҗатчы шәхесләребез, үзләрен милләт өчен зарур эш майтарабыз дип инанган , ә бәлки  бик үк инанмаган хәлдә, аңа һәрдаим зарар салу белән мәшгуль ... Ихтимал алар үз хаталарын өлешчә төшенәләрдер дә, әмма хилафлык кылуларын бүтәннәр күрмәс , сизмәс, күзгә төтен җибәрүләренә алданырлар , җан сатучы эшем ияләрен  исемләп атап тормыйча  , гаепне уптым илаһи  милләткә  аударып кәләйләнүләрен,  кыюлык, батырлык  үрнәге буларак  кабул итәрләр  дип өметләнәләрдер?... Фаразымча, исемнәр , бүләкләргә тиендерелгән , тегеннән моннан йолкыштырып әсәр тәпәләүгә маһир, хакимиятнең  җимле тагарагына  танау төрткән“бөек”ләребез алдында  бәгъзеләр “ татар-анасын сатар” дигән “кыю” фикерне “ялгыш”  төшереп калдырганнар да, тегеләр шуны, як-якка каранып, җәһәт кенә күтәргәннәр һәм,  үзләренеке сыйфатында әләм итеп җилфердәткәннәрдер?  Хәзер шул “кыю фикерне” инде  конформист “өлкәннәребез”нең пишкадәмнәре вә шәкертләре  тутый кош сыман чат саен тәкърарлыйлардыр?... Әлбәттә, үз даирәләреннән чыгып һәм ихлас күңелдән. ..
          Әтрәгәләм хакимият ( русчасы – “люмпень элитариат” ) өчен дә, конкрет гаеплеләрне атамыйча, тулаем милләткә кизәнүләр иң отышлы, иң кулай вариант, ләбаса.  Димәк , ата-бабаларыбыз җирендә  былбыллар сайравына чик куеп, аны   миллион баш чучка чинавына алмаштыру  мантыйк киртәсенә сыя? “Аграр базар институты” мәгълүматларына  караганда, 2005 елда дуңгыз саны буенча Русиядә беренчелекне Краснодар крае(950.000) икенче урынны Татарстан (600.000), өченчелекне Омск өлкәсе ( якынча 500.000) ттоткан икән... 2009 нче елның 13 ноябренә, Татаринформ” мәгълүматларына караганда, бездә каты борыннар саны 737 мең башка җиткән һәм 2010  ел азагына баш санын миллионга җиткерү бурычы куелган..  Пычрагы , түгелгән каннары җиренә сеңсен,   эчәр чишмә суларына кушылсынмы?!  Алда искәртелгәннәрдән түбәндәге сөземтә борынлый:
         ... Мөселман-татар халкы укмашып яшәгән төбәк Татарстанның дуңгызчылыкта Русия өлкәләре арасында әйдәрлеккә ирешүе акылга муафыйкъ казаныш буларак танылып, хакимият әһелләребез моның өчен,мул   девидендлардан тыш, теләсә нинди гамәлләрен ярлыкаучы  индульгенциягә өмет багълап,   Мәскәү финансласа, Татарстан биләмәсендә җәһәннәм  филиалын төзи башлауга да, карусыз халкыбызны  җиң сызгандырачак  дигән шөһбә борынлый.... Хәер,  “Казан ханлыгы” дип аталган ил-йортыбызның тәмугъка турылануы Свияжсктан башланган дип беләм һәм аның хәрабәләрен торгызу  башланып   китте дә . Хактан да, бәндә белән нәфес идарә итә , бу табигый шәй һәм ислам дине аңа каршы торуны  юкка  гына җиһад дип атамаган...   
              Бер ничә чит, шул исәптән гарәп телен камил белгән, татарчасы, русчасы мөкәммәл , академиклар санаулы гына чакта шундый дәрәҗәгә ирешкән, Парижда иң дәрәҗәле йортларда көтелгән кадерле кунак буларак кабул ителгән, тирән эрудицияне, буе-сыны , төс-кыяфәте белән дә коеп куйган  аристократ Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов Татарстанның мәгариф министры булып эшләгән чор булды.  Мин яшәгән Шәмәрдән бистәсе урта мәктәбенә килгәч, Рәзакъ җизнәм әйтүенә караганда,  ул бер укытучыдан, нинди фәннән укытуы хакында кызыксына. “Историядән керәм”, ди Шәмәрдән бистәсендә яшәүче мөгаллимә. “История тарихтыр инде ул”, -дип көрсенеп куя нәзәкатьле министр. Муса Җәлил исемендәге опера театрында ул дәвер   Нияз Даутов атлы олуг талант иясе баш режиссерлык итә   һәм ул барында әлеге  театр татар сәнгатенә дә хезмәт итә. Хәзергеләрнең татарча сөйләмнәре ниндилеген шәрехләп тору артык дип саныйм..
              Татарстан җөмһүриятенең “суверенитет чоры” җитәкчеләрен Русия матбугат чараларында  әледән-әле прагматиклар дип мактауларга юлыгабыз. Ә чынлыкта прагматик булу мактауга лаек сыйфатмы соң? Якташым, ветернария табибы Фәрхетдинов Габит алай дип санамый һәм  Ожеговның сүзлегенә мөрәҗәгать итәргә кыстый.  Ә анда прагматизм болай дип тасдыйкълана икән :
1)Фәлсәфәдә :чынбарлыкның объектив кануннарын танып белүне кире кагып, бары тик практик файдалы нәтиҗәләрне хакыйкать дип танучы   юнәлеш.
( направление в философии, отрицающее необходимость познания объективных законов действительности и признающее истиной лишь то, что дает практически полезные результаты.)             
2) Тарих фәнендә :  Вакыйгаларның тышкы элемтәләрен һәм эзлеклелеген , аларның үсеш закончалыкларын ачмый гына  тасвирлау  белән чикләнгән юнәлеш.(В исторической науке :направление,ограничивающее описанием событий в их внешней связи и последовательности без раскрытия закономерностей их развития.)

                            ЧЫКТЫМ   КИҢ   ДАЛАГА...

            Шушы урында  тын алып, Сабада пенсионер укытучы Тәлъгат агадан ишеткән бер мәзәккә тукталыш ясауны зарур саныйм. ...Җүләрләр йортында фәнни эш белән шөгыльләнүче галим,  үзен бөек язучыга санаучы  пациентына  өч гомуми дәфтәр бирә һәм татар язучылары капланган матавыкка турылый, трилогия язарга куша . Пациент әйтелгән вакытка заказны үти һәм бер юлы да буш калдырылмаган дәфтәрләрне табиб галим өстәленә китереп сала . Галим беренче дәфтәрне ача һәм укый башлый :
“... Мин чыктым киң далага. Атландым атның биленә, селтәдем камчыны һәм киттек чабып... Тегедек, тегедек, тегедек..  Калган  дәфтәрләрнең дә барча битләрдә дә һаман шул балык башы  : тегедек, тегедек, тегедек... Тәлъгат ага фикеренчә, хәзер инде татарча хәтта “тегедек, тегедек, тегедек” рухында һәм ритмында яза алучылар  сирәгәйгән...Аяныч ки, аның  бәһәләрен кире кагарлык куәтле дәлилләрне әдәби журналларыбыздан табу һаман саен кыенлаша бара . ТНВ телерадиокомпаниесе , әтрәгәләмлек чоры чүп-чарына киртә куеп, затлылык төкәнмәгән заманда калыккан шәхесләребез Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Газиз Мөхәммәтшин, Фатыйх Хөсни, Ибраһим Газиларның  кешелекле прозасына, Гамил Афзал ,Зөлфәт, Мөдәррис, Фәннүр Сафин, Эдуард Мостафин, Саҗидә Сөләймановаларның  таң җиледәй шигъриятенә киң мәйдан бирсәләр, кем әйтмешли, нинди күңелле булыр иде..  Җөмләдән, Саҗидә ханым язган шигырьләр генә түгел, хәтта аның бәгъзеләр иҗатыннан этенеп язган пародияләре дә искитмәле иде. Хәтердә уелып калганны язам, кайбер хаталар киткән очракта  авторларның якыннарыннан, талантларына мөкиббән  укучылардан гафу үтенәм.... Кайсыдыр шул чакта популярлык казанган шагыйребезнең, “ “Әзрәк күңел җылынмасмы диеп, балта сабын салдым учакка” дигән юлларына җавап итеп  ул болай дип тезде :
                   Син барында каен яга идем,  (каен утыны –иң шәп утын!-Р.З.)
                   Син киттең дә, калдым усакка... ( усак чыш-пыш яна, җылысы аз –Р.З)
                   Әзрәк җаным җылынмасмы диеп
                   Балта сабын салдым учакка...  ( Балта сабы каеннан ясала! )
                                     
                                       Балта сабы утта янып бетте,
                                       Күмере дә хәтта калмады;
                                       Шулчак   Хәйбүш агай килеп керде,
                                       Бирегез дип, кая, балтаны...
               
            Һәм шигырь, лирик героиняны калдырып киткән ир-атка үтергеч бәя бирүче  юллар белән йомгаклана :
          
                                        Мич катында торам күшегеп,
                                         Әллә инде җаным өшегән.
                                      ...Белмәгәнмен, балта кирәк саен,
                                         Син алгансың икән күршедән...
      
            Озын сүзнең кыскасы,  халкыбызның камил  иҗат үрнәкләре бихисап, аларны файдаланмау  бүгенге чүп- чарчылык плацдармын ныгытып кына калмый, иртәгә туасы әдәбиятыбызны нигезсез-тамырсыз калдыра,   фольклордан тайпылган, сүздә һәм көйдә ятлардан алган умырыкларны корыштырып  тәпәләнүче, ТНВ дан хит-парад буларак даими  тәкъдим ителүче  “чидибр” җырлар көненә турылый...
               Әдәби журналларда дөнья күрүгә ирешкән күпчелек проза әсәрләрендә  уртак кимчелек - геройларының юлы юклыгы.... Бәла шунда, авторлар үзләре кыйбласыз.. Әдәби журнал битләрен детектив укымлыкларга сарыф итү практикасы  да тешкә тия. Коэльлли  язган “Алхимик” атлы җыйнак роман бик гади нәрсә кебек үзе , әмма аның герое үз юлыннан баручы... Журналлар хут биргән башы-азагы су буе әсәрләрнең геройлары да ниндидер буталчык аралыклар аша уза, ә олы юлга чыга алмыйлар!  Ә икенчел, өченчел “сафлыктагы” детективлар. Җитмәсә, гөнаһ шомлыгына каршы, ханымнарыбыз төрмә темасын үз итә башлады. Үзләре утырып чыкканнарның истәлекләрен, җан, кан катуларыннан бер бушану гамәле дип аңлап та була, ә кеше сөйләгәннәрдән бу темага очсызлы әсәр тәпәләү ни пычагыма?  Юл дигәннән, хәзерге заман татар каләм иясенең тәүге адымы татар мәктәбеннән башлана дидек бит инде. Татар теле һәм әдәбиятыннан калган барча дәреслекләр русчадан тәрҗемә... Ә  калган икесе –кәлҗемә...Дәреслек язган мөтәгалимнәр татарның  имля кагыйдәләрен татар теле ярдәмендә аңлата алуны максат итмәгәнен  искәрткән идек.. Әдәбият фәне белән хәл тагын да мөшкел... Миңа калса татар мәктәбенә кызыктыру  анда инлиз телендә тирәнрәк белем бирү мөмкинлеге  белән генә түгел,  ә, әйтик, Гетеләрне, Есениннарны таң калдырган Газали, Хафиз, Сәгъди, Җами, Руми, Нәвоиларның нәзәкатьле һәм тылсымлы сүз сәнъгате белән күңелләрен баету һәм көнчыгышта яралган  серле суфичылык фәлсәфәсе белән таныштырулар аша да бара ала иде һич югы Б.Н. Елъцин заманында.. ( Без,   татар совет әдәбияты укып үскән буын, суфи атамасы йөртүчене  сукыр һәм хәерче затның мескенлектә  саташулы яшәеше  дип аңлауга мәхкүм... Баксаң, дөньяның һәм илебезнең суфичылыкны өйрәнүче галимнәре Лев Толстойны да суфи юлы узучыга чыгара ...)  
             ... Ауропа илләрендә булып кайтучылар , язма- сәяхәтнамәләрендә андагы тәртип-низамны, шәхескә мөнәсәбәтне,  тәрбиялелекне , чисталыкны ,пенсионерларның, калган  гомерләрен илдән-илгә сәяхәттә уздыру  мөмкинлегенә ирешүләрен,  эш кешесенең хезмәте югары бәяләнүен, барлык милләтләргә туган телләрен һәм мәдәниятләрен яшәтү мөмкинлеге бирелүен , һ.б.һ.б.ш. и. авыз суларын корытып бәянлыйлар. Нәтиҗәдә , боларны укыгач, язучы Мөхәммәт Мәһдиевның бер герое сыман : “Болай да баш июле иде, инде шуышып кына йөрисе калды”, - дияргә  кала...
                      Ярый, хуш, Ауропада бар да ал да гөл булсын  ди. Алар тумыштан бәхетлеләрме, әллә безнең сыман  эт    к.....  көн күргән чаклары , “Кем гаепле?” дигән сорауга җавап эзләгән чаклары  да булганмы?
          Булган билгеле. Хакимияткә, байлыкка ирешүчеләр гади халыкны хөҗерләнеп таптау-изүләре хакында аларның әдәбиятында, тарих китапларында мәгълүмат җитәрлек. Америка индеецларына, Австралия аборигеннарынна геноцид уздыру , Африка халыкларын эшче хайван сыйфатында файдалану өчен әзерлек мәктәбен ауропалылар үз илләрендә үткән. Теләсә нинди кабәхәтлекне, эшәкелекне, гөнаһны чиркәү , акча алу(индульгенция) бәрабәренә кичереп торуны җайга салган  була. Яшәү өчен бер нинди яктылык күренми, үзара өзлексез сугышлар, бозыклык,черү, таркалу котырган бер заманда, ягъни 16 нчы гасырда бәхәсләр җәелеп китә : берәүләр бөтен юньсезлекне попларга сылтый, аларны утка атарга өнди ,бәгъзеләр кара халыкны гаепли, попларны юк итсәк, кара халык арасыннан тагын да комсызрак поплар рекрутланачак диләр. Менә шунда Мартин Лютер атлы монах “меа  kulpa” , “минем гаебем,  мин гаепле,  җанымдагы явызлыкны, нәфесне җиңми торып берни дә булмаячак!”, -дип белдерә. Карл Маркс  әлеге белдерүне “монах миендәге революция” дип бәһәли һәм Ауропага яңа чор тууының сәбәпчесе дип саный. 
               Без дә “Кем гаепле?” дигән сорауга җавап эзлибез. Бәгъзеләр хакимиятне гаепли, байларны сүгә яки милләтчеләрне каргый, динчеләребезне дә буш калдырмыйлар, бөтен җаваплылыкны президентка, милләтебезнең сыйфатына сыларга тырышулар да адым саен.
              Кем гаепле?  Ни аяныч, арабызда Мартин Лютер кебек , “мин гаепле” диюче табылганы юк.  Ә бит милләтнең бүгенге хәле өчен “мин гаепле” дип теләсә кайсыбыз әйтә ала һәм хаклы булачак.
               Вахит Юнысның  “6000 көнлек сәяхәт” китабында “гасырлар дәвамында милләттәшләребез гарәп телендә мәктәпләрдә укыйлар, әмма гарәп теле файдасына туган телебезгә хилафлык килми, ә урыс телен өйрәнү ,Үктәбр түнтәрелешеннән соң башлана һәм күпчелек милләттәш, бигрәк тә яшь буын урыс теле файдасына туган телебездән баш тартты һәм мин моның серен аңламыйм” дип яза... Финляндиядә яшәүче татарларыбызның да  туган телне саклаулары,  ә бездә моңа ирешә  алмауга  ул  “аптырый”. Сәбәп гади, гарәп һәм финнәрне татарны юк итү хыялы җилкетми, финансланган андый проектлары юк.  Янә килеп  Татарстаннан читтә яшәүче кайбер татарларның, ( мисалга чыгышлары Арчаныкы булган гаиләне телгә ала) Татарстан суверенлыгына каршы чыгуын  берничә пунктка бүлеп аңлата,  наданлыкка, куркаклыкка , комсызлыкка һәм маңкортлыкка кайтарып калдыра. Әлеге автор, динле илләрдә мәдәниятнең  һәр эргәдә, ә беренче чиратта үзара мөнәсәбәттә һәм  ашау-эчүдә  киң чагылыш табуын тәсфилләп яктырта.... Хактан да, дини хәдисләр ашау эчүдә кабаланмау, өлкән кешедән алда ризыкка үрелмәү, кешеләргә ничек сәлам бирү һәм аны ничек алу , кем дә булса төчкерсә ни дип әйтү, гайбәттән тыелу ,әңгәмәдә вәкарь саклау, олыны олы итү, кече белән түбәнчелекле булу кебек бик күп төрле нечкәлекләрне хәдисләр аша сеңдерә. Франция дәүләте югары даирәләрендә  уралган, атаклы язучы Александр Дюма да, үзенең “Граф Монте Кристо” әсәрендә,  Көнчыгыш илендә яшәү  мөкәммәл этикетка ирештерә дигән фикер үткәрә.
             Большевиклар өчен болар вак нәрсәләр, алар  “чылбырны тулаем тартып чыгару өчен төп буынны табу зарурлыгын” искәрткәннәр. Татарны милләт буларак төкәндерүдә шундый буын –балалар бакчасы... Хәтерлим,  улымны үзем яшәгән бистәдәге бакчадан алмага дип килгәч ,  милләттәш тәрбиячеләрнең  тырыша-тырмаша сабыйларны урыслыкка дүндерү белән мәшгуллекләрен  күреп шаккаттым,  “здавствуйте, дип әйт!” ди-ди  тукый болар балакайларга. Җитмәсә бер тәрбияче ханым мине күреп алды да, улымнан,
-          Әнә, папаң килгән, -  дип сөенче ала.
Әтиең яки атаң  дияргә теле әйләнмәслек хәлдә  бу... Маңкортлаштыру фронтында автомат режимда казганучыга ниләр әйткәнмендер, “чүттән инфаркт алмаган” дип котны очырдылар... Ошбу  бакчада  тәрбиячеләргә апа дип әйтүгә табу салынган. Яңа теле ачылган сабыйлардан Фәлән Фәләновна дип әйттереп , очсызлы дәрәҗә казануга талпынышмы бу,  колаклары һәм җаннары шундый “культуралы” эндәштән хөҗерлек табамы,  аңламассың...   Үз татарлыкларыннан оялу, кимлек кәсафәте (комплекс неполноценности)  микроблары җаннарының һәр күзәнәгенә  оялаганнарны дәвалау мөмкиндерме –юкмы, белмим,  һәрхәлдә  район мәгариф бүлеге дә әлеге проблемага бармак аша карый , ниндидер профилактик чаралар күрергә омтылганы сизелми.  Мәктәптә дә шундый яньчелгәннәр узына бит. Элегрәк гаиләдә дә русча гына сөйләшүне таләп итүче тәмам ычкынган рус теле укытучылары бар иде. Баксаң боларга өстәмә утыз сум түләнгәннәр ,  Иуда хакы ашкындырган  икән  ул бахыркайларны...
                           

Комментариев нет:

Отправить комментарий