Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 7 июня 2011 г.

КАБАТЛАНМАС ТАТАР ЗАРУРЛЫГЫ


                             ЮАНЫЧ

     ...Төшмәсен лә күзең матур ярга, мәңге сүнми торган ут икән,-дип җырлый безнең татар.Алай гына түгел икән шул, матур җирләр дә башны әйләндерә. Кайчандыр , мөмкинлек булганда да “юг”ка бару - юкка бару дип такылдап йөргән мин фәкыйрь, бер тапкыр Кырымны күргән иде, бетте, хәзер күңел гел шул тарафка уктала да тора.
      Безнең як кияве шагыйрь Әхмәт Гадел, Кырым-ул барлык төркиләрнең төп Ватаны, чыккан урыннары, шуңа тарта дип аңлатты  әлеге шаукымның хикмәтен. Кем белә , бәлкем  хаклыдыр да.  
        2003 елда  Бөтендөнья Татар Конгрессы уздырган « Татар авазы» дигән бәйгедә “Җиктереп Тулпар, Кырымга” атлы язма белән катнашып дүртенче бүләккә лаек булган идем. Шул язмамда  хата киткән, Кырымның диңгез итәгендәге Форос бистәсеннән ерак түгел, Максим Горький, совет косманавтлары ял иткән,хәзер Татарстан җитәкчеләре үз итә торган урын исеме Тиселли, һәм ул грекча “тынлык” дигәнне аңлата дип язганмын.Әлеге “мәгълүмат”ны Форос турындагы русча китаптан алган һәм мәкаләдә чыганакны атаган да идем. Гаеплемен , русның  этимологиягә , тарихка кагылышлы  чыганаклары  фәнни  җитдилекне санга сугып бетермәвен онытып җибәргәнмен...Югыйсә рус телендәге  “В мире слов” кебек тапшыруларны, һәм андагы аңлатмаларны да тыңлаган кеше бит инде мин.Шундый тапшыруларның берсендә русның кайсыдар тел галиме “бабай” сүзе рус теленнән, “бабах”дигән әйтелештән туган дигән “ачыш “ясады. Янә берсе “ Бугульма” каласы русча “буг” дигән сүздән ясалган , үгез дигән мәгънә ята аның эчендә, дип “агартты”тыңлаучыларын..
         Телгә алган чыганакта греклар Кырымны Таврида дип атаулары, һәм бу исемнең “таурос” дигән, үгез дигәнне аңлаткан сүздән ясалуы тәгаенләнгән.Тагын үгез...Югыйсә,грек мифологиясеннән беләбез, кентавр дигән зат- ат-кеше ,икенчеләй әйтсәк ир-ат дигәнне аңлата.  Мифологиядә ул ат гәүдәле кеше итеп тасвирланган.Күрәсең җәяүле грекларга җайдак төркиләр беренче очрашуда шундый әкияти образ буларак тәэсир калдырган.Димәк тавр- туар ,ә Таврида-туарлар  иле дигәнне белдерә. Ишле мал туар, бигрәк тә атлар, ат көтүләре ишле булган төбәккә шундый исем бирелү мантыйкка сыя. Грек тарихчысы Геродот биредә атлар сава торган бик тә гадел халык яшәвен дә язып калдырган.Кыскасы-Кырым борын-борыннан, борыңгы Греция заманында ук  төркиләр ватаны, һәм Әхмәт ага Гаделнең фаразы да чынга охшап тора. (Янә килеп КДУ укытучысы Равил Һади грекка күчкән төрки сүзләрдә “Й” хәрефе “Ф” булып үзгәрә, фонарь –янар дигән сүздән,ә Фарос, яр өсте дигәнне аңлата ди. )
           Әлбәттә Бөгелмә шәһәре дә бөгелеп-сыгылып аккан татарча мәгънәсе хәзер дә бик аңлаешлы “Бөгелмә” елгасы буена урнашканга шулай аталган. Хәер үгез дигәнне аңлаткан “бога” сүзе дә татарныкы .Монысы сүз уңаеннан.Ә  инде“Тиселли” дигән атамага килсәк,  Истанбулга, танышларыма шалтыратып белештем, ул төректә бүген дә актив әйләнештә икән. Аны гасыр башында бездә дә  кулланганнар ,әйтик  Сәгыйть Рәмиев шигырьләрендә еш  кабатлана . Һәм  бу “тәсәлли” сүзенең мәгънәсе – юаныч. Бер караганда русларның ошбу сүзне грекныкына чыгарулары хәерле булган, юкса алар аны “Отрадное” дип үзгәрткән булырлар иде.Кырымда , “ Ак мәчет”нең “Семферополь”гә үзгәртелүеннән башлап  барча атамалар да диярлек татарчадан русчага яки грекчага күчереп арканланган бит  . Ә менә Тәсәлли атамасы ,ходайның хикмәте,мазлум татарларга  бер юаныч булып, асылында калган...
               Дөрес булса Русия арендалаган байтак кына дачалар, шул исәптән Форостагы Горбачев төзеткәне дә бүген иске хуҗаларын көтми. Украинаның яңа хөкүмәте аренда срогын озайтмаганга охшап тора.
               Русия сәясмәннәрен Кырымга битараф дип булмый. Күрәсең аны кире кайтару хакында хыялланучылар да юк түгелдер. Кырым татарларың анда ныгуы әлеге максатка ирешү мөмкинлеген чикли дип саныйлармы, белмим, ( югыйсә аннан татарлар сөрелмәгән булса, аны Украинага бүләк итү мөмкин дә булмаган булыр иде) әмма  Дәүләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы Русия телевидение журналистларын андагы татарларга карата хәерхаһлы дип булмый. Әле быел әфлисун революциясе барган көннәрдә  ОРТ телеканалы Кырымнан  сюжет күрсәтте.Кырым татарлары “үз белдекләре белән, закон бозып” сусыз  биләмәдә  яшәү өчен кечкенә  йортлар салып,авыл торгызырга маташалар Һәм  боларның “законсыз гамәлләре”н дөньяга фаш итәргә дип Мәскәү тележурналистлары рәхим иткән... Кырым татарларыннан ике ир-егет үзләреннән дә яманрак ( чакырылмаган кунакларны безнең илдә шулай тәгаенлиләр) ОРТ журналистларына  каршылык күрсәтә, нәтиҗәдә телекамера ватыла һәм Симферополь атлы рус каласындагы суд тиз арада әлеге егетләрнең берсен 9,икенчесен  бераз кимрәк срокка ирекләреннән мәхрүм итү турында карар чыгара ...Инәңнең коерыгы...Моңарчы бит журналистлар үзләре генә кыйнала дип аңлый идек .Завадскийлар,Бабицкийлар, Политковскаялар. Янә килеп Гонгадзе...Баксаң,  телевидениенең дә кемнәре генә юк ахры...
           Украинаның яңа президенты В. Ющенконың татарларга диңгез буенда татар авыллары  төзергә рөхсәт бирүен хуплап, сыңар рус журналисты да калыкмады шикелле  (андый булса, аңа алдан ук рәхмәт белдерәм, һәм гафу үтенәм),ә тискәре мөнәсәбәт белдерүче тиз табылды һәм  “Украина у края” дип язып та чыкты .
          ...1944 елның 18 май көнендә иртәнге 4тән көндезге 12 сәгать эчендә кардәшләребезне терлек вагоннарына төяп алып киткәннәр. Аларның элек һәм соңгы дәвердә ниләр күргәне-кичергәнен мәшһүрләребез Миргазиян  Юныс һәм Айдар  Хәлим китапларыннан , Венера Якупова язган мәкаләләрдән укып тулырак танышырга була.. Кырым татарларына  карата золымга әле дә нокта куелды дияргә иртәрәк. Талап алынган йортлары кире кайтарылмады, каза күрсәтүчедән  китерелгән матди һәм рухи зыян эзләп алынмады...Әмма ходай кушып , туган җирләренә кайта алдылар, җан тартышып шунда берегү белән мәшгульләр.Мин кардәшләребезгә гүзәлләрдән-гүзәл ватаннарында  бүтән андый хәвефкә һич кайчан дучар булмый бәхет һәм сәгадәткә ирешеп, барына куанып һәм юанып  яшәүләрен теләп калам.
             
                  ЖУРНАЛИСТЛАРНЫ  КАЙДА    УКЫТАЛАР ?   
 
 Русия сәясмәннәре АКШ һәм Көнбатыш илләрендәге оппонентларын ике төрле стандарт куллануда шелтәлиләр.Әйтик «цивилизацияле дөнья»  суверен дәүләтләр Югославияне бомбага тоту, Иракка басып керү кебек гамәлләрне  дөрес эш дип саный, ә Русиянең  Чечняда кылганнарын тәнкыйтьли.
           Стандарт ике төрле кулланганда да барыбер стандарт әле ул.Ә менә күптән түгел ОРТ телеканалы Кырымнан бер сюжет күрсәтте.Кырым татарларыүз белдекләре белән закон бозыпсусыз бер биләмәдә  яшәү өчен кечкенә генә йортлар салып,авыл торгызырга маташалар.(Аларга   талап алынган фатирларын,йортларын ,милекләрен кире кайтартмау гына түгел, ә туган җирләрендә буш урында йорт торгызырга да ирек бирми тилмертүләре, төзегән кадәр торакларын җимерүләре  хакында Айдар ХәлимнеңУбить империюкитабында тулырак мәгълүмат табарга мөмкин).Һәм  боларныңзаконсыз гамәлләрен дөньяга фаш итәргә дип Киевтан түгел, ә Мәскәүдән тележурналистлар рәхим иткән(2005)... Кырым татарларыннан ике ир-егет “татардан да яманрак” ( чакырылмаган кунакларны безнең илдә шулай тәгаенлиләр) ОРТ журналистларына  каршылык күрсәтә, нәтиҗәдә телекамера ватыла һәм Симферополь каласындагы суд тиз арада әлеге егетләрнең берсен 9,икенчесен  бераз кимрәк срокка ирекләреннән мәхрүм итү турында карар чыгара...Әлбәттә, бу очрак өчен стандарт дигән төшенчә гомумән урынсыздыр мөгаен
          Милиция бүлегендә эшләүче һәм күбрәк хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүче бер таныш сержантның сөйләгәне исемә төште. “Мичче кирәксә мичченең, эретеп ябыштыручы кирәксә анысының аягына  янәшәдә кешеләр булганда искәрмәстән китереп басасың һәм теге ялгыш кына  сүгенеп җибәрә.Шундук вак хулиганлык уңаеннан протокол төзеп ,”гаеплене” судка алып барасың һәм синең карамакта ничәдер көнгә кирәкле белгеч пәйда була”...дигән иде ул...Әмма мин Кырымдагы инцедентны тележурналистлар махсус китереп чыгарды, килү максатлары шул булган  дигән фикердән ерак торам, гәрчә сержант  белгәнне боларның киптереп элгәнлекләре шик уятмаса да...Гаепләргә тел дә әйләнми,чөнки, моңа кадәр безнең тележурналистлар үзләрен гел гаделлек сакчылары итеп таныта килделәр.Әле кайчан гына Павел Шеремет өчен ут йоттык.Янә килеп Политковская, Завадский,Бабицкий өчен хәсрәтләндек.Моңа кадәр журналистларны гына тукмыйлар, кулга алалар,бинахак гаеплиләр һәм хөкем итәләр дип белђ идек.Кайберләре  үз бурычын үтәгәндә һаләк тә булды җитмәсә.Илебезнең җитәкчеләреннән берсе, күренекле сәясәтче Жириновский әфәнденең дә журналист хатын-кызга кул озайтканын телевидение күрсәткәне хәтердә уелып калган... Һәм ниһаять боз кузгалды, ике кырым татары егетен кырыс җәзага тарттылар…Жириновскикийга да эш кузгатмасалар ярый инде дигән шиккә калдым…
          Симферополь каласындагы  судьяларны гадел һәм намуслы кешеләр , егетләрнең кылганы Украинада шулай бәяләнә, андагы юридик практика шундый дип кабул итик.Хөкем ителүчеләрнең татар, ә хөкем итүчеләрнең урыс милләтеннән булуына да ризасызлык белдермик,ә кем белә,бәлкем ул төбәктә берәр кырымтатар кешесе дә( һич югы катнаш никахтан туганы) судья булып, яки шул тирәдә  эшлидер. Сайлаулар вакытында татарлар һәм руслар ике лагерьга бүленде, бер як Янукович, ә икенчеләр оппозициядәге Ющенконы яклады ..һәм “җиңелгән” як “җиңүчеләрдән” Мәскәүдән килгән дуслар белән берлектә шулай үч алдылар дигән фикернең дә башыма  кереп  чыкканы юк. Әмма кемнәрнеңдер бүтәнчә дә уйлауларга мөмкин ..Һәм хаклары да бар, чөнки-демократия заманасы..һәм аның сабакларын безгә ОРТ мөгаллимнәре бирђ ләбаса...
        (  2006нчы елны Карелиянең Кондопога һәм Кырымның Судак калаларында охшаш вакыйгалар булып узды. Кондопогада Русия генераль прокуроры фамилиясе , ягъни Чайка исемендәге әзербайҗаннар  ия булган ресторанда һәм Судакта Кырым татарларыныкы булган “Дустлык” кафесында хуҗалар белән “славян” егетләре арасында канлы бәрелеш  чыга.Труд газетасы “славян” егетләренең гаскәри десантчылар булуын горурланып яза. Судактагы бәрелеш аркасында ике татар егете пычак белән кадап үтерерлә. Җирле суд славян егетләрен каза күрүчеләр дип табып, аларның исән-имин кайтып китүләрен тәэмин итә. Кандопогада әзербайҗан хуҗалар ярдәм эстәп чечен егетләренә мөрәҗәгать итәләр һәм бу очракта “славяннар” ягыннан ике яшь кешенең гомере өзелә...
         ( Әлеге десантлар артында кем торганын ачыкларлык  фидакарь журналистлар калды микән инде бездә? ..) 
                                                             
                                                  К Ы Р Ы М

Әллә сихер, әллә тылсым,әллә ырым,
Җан да тарта, кан да тарта сиңа Кырым;
Туганнар җирен ботлаган ятлар гына
Кунагыңа төксе тора, карый кырын…

Каралар коела икән безгә ятлар,
Кара йөрәкләрдән аша күккә корым;
Шифалы һаваңны иркен сулыйм дисәм,
Җыерыла, көек исен тоеп борын…


Тозлы диңгез сулары да алмый ахры
Караларга каткан күңелләрнең керен;
Әйдә ярар. Ә без сагынып килдек әле
Кардәшләрнең күңел нурын, матур җырын…

Диңгезкәеңнең исеме нигә “кара”
Кара кайгыданмы кайнап ярга кага?
…Күктә кояш…Татарларың күкрәгендә
Мәңге сүнмәс һәм сүрелмәс яра яна…


                                         ИКЕ    ТИТАН

        Бөек кешеләрнең җәсаден зурлап озаталар ( 2005).Рим  Папасы Иоан-Павел- 2нче шундыйлардан иде.Аны озатырга котоликлар гына түгел,бүтән конфессия җитәкчеләре, шул исәптән мөселманнар,һәм дөньяның иң дәрәҗәле илләренең беренче җитәкчеләре килде.
         Үз исеме Карол Войтыла булган әлеге шәхесне дөнья ,яшьлегендә ватанын фашистлардан яклап, ә кардинал булгач ,”Солидарность” атлы эшчеләр хәрәкәте оештырып, үз илен коммунистик диктатурадан һәм Мәскәүгә буйсынудан аралауда танылган, иманлы ватанпәрвәр дип тә белә.Әлеге шәхес дөньяда тынычлык һәм гаделлек урнашсын дип яшәде.Күп заман элек булган  инквизиция җинаятьләре өчен диндәшләреннән, тәре походлары өчен мөселманнардан, Холокост өчен яһүдләрдән гафу сорады, барлык котоликларның Папасы буларак диндәшләре кылган җинаятьләрне танып, тәүбә итте.
         Папаны озатырга Русиядән Патриарх бармады. Патриарх бармаганга һәм фатиха бирмәгәнгә ахры В.В. Путин да барасы итмәде.  .Исән чагында Папа Иоан Павел 11  бер туктаусыз дөнья гизде.Аны бары тик Русиядә  генә күрергә теләмәделәр.Халыкның фикере белән кызыксынучы булмады әлбәттә, илнең мөселман руханилары да аның килүенә карата тискәре мөнәсәбәттә  түгел иде.
          Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт, мөфти булып сайлангач, Римгә барып Папа Иоан Павел 11нче белән күрешеп кайткан иде.Аның әлеге вазифаны калдыруында шушы вакыйга роль уйнамады микән дигән шигем бар.
         Казан татарларына  чиркәүләре кылган җинаятьләр  (көчләп чукындыру, мәчетләрне, китапханәләрне җимерү,мөселманнарның изге китапларын яндыру, мөселман зиратларын туздыру ,айлы кабер ташларын чиркәүләр нигезенә салу, чукынырга теләмәүчеләрне җәзалау, үтерү, муллаларны каторгаларга озату һ.бһ.б.) өчен христианлыкның православие дигән тармагы җитәкчеләренең гафу сорарга җыенулары ишетелми.Кырым татарларына карата мөнәсәбәт тә искечә...
        Чечня җиренә бара торган танкларга изге су бөркәп, чукындырулар бер нәрсә, ә диндәшләрең кылган җинаятьләрне тану һәм гафу сорау өчен  Саф Вөҗдан, Пакь Иман һәм Ихлас Күңел кирәк шул. 
         Россиянең дә шундый бер бөек улы булды.Мин  “После бала” ,“Хаҗи Морат”кебек әсәрләр язган даһи рус әдибе  граф  Лев Толстойны күздә тотам. Православие чиркәве өчен ул да, йомшак итеп әйткәндә,  газиз түгел иде...  

                            ТАТАР    ТАТАР   БУЛЫП    КАЛЫР
     
         Милли басмаларда  үзләрен үтә милләтче дип танытырга теләүче шәхесләремез элегрәк  чеченнән, әрмәннән (болары сирәгрәк) үрнәк алыйк дип шауладылар. Югыйсә ярпачларның берсе дә чечен яки әрмән арасында, шулар илендә яшәп карамаган , Карл Фукс кебек өйрәнмәгән, китап язмаган. Инде   яһүдтән ( монысына кем иренми шул байтактан кодалый) үрнәк алып һәр мәсьәләдә бер сүздә торырга чакыралар.Алар теләгән “бердәмлеккә” бәлкем Төньяк Корея һәм Төрекмәнстан шартларында  әлегә ирешеп буладыр да, ә талантлы һәм белемле яһүд халкы турында примитив фикер таратудан тыеласы иде.
          1948 нче елны  куылган палестиналарның үз өйләренә кайту хокукына багышланган,  Ливан башкаласы Бәйрутта узган конференциядә , җыйналган христиан, ислам,иудаизм диннәре вәкилләре  раввиннар, руханилар һәм шәехләр Израиль дәүләте сүтелергә тиеш дигән уртак нәтиҗәгә килгәннәр.Әлеге фикерне эзлекле рәвештә яһүдләрнең “Нарурей Карта” дигән  оешмасы үткәрә икән.Бу оешманың бүлекчәләре Нью Йоркта, Лондонда һәм Иерусалимда эшли. Шушы оешма вәкиле раввин Давид Вайс моның  көчләүләрсез һәм тиз тормышка ашуын теләп догада һәм өметтә калабыз дип белдергән. Кыскасы яһүдләрдә  дә төрле фикерле кешеләр, оешмалар бар, әйтик СССР дан иленә кайткан Натан Щаранский бер төрле уйлый,ул русча әйтсәк государственник,ә  Лондоннан килгән раввин Арон Коген Израильне динсез яһүдләр ихтыяры белән төзегән дип саный һәм тарату зарурлыгы хакында фикер үткәрә...Кемдер әйтер, бу нечкә ысул,  әлеге алым сәясәтчеләр телендә “төрле ояларга күкәй салу” дип атала дияр? Барысы да мөмкин. Әмма ни өчен татарларның бер колоннага гына тезүне кайгырта соң милләтпәрвәр теоретикларыбыз. Бер рәткә тезелгәннәре аудару өчен домино эффекты гына кирәк, ә ансы өчен ни бары бер.. юк, пуля  да димим, хәтта кискен  этеп җибәрү дә җитәргә мөмкин. Милләтне кайгыртучылар барлык фиркаларда урын алырга тиеш, минемчә. Рус патриотик газеталарда гел гарәпләрне кайгыртып язучы Исраэль Шамир дигән журналистның кемлеге кызыксындыра иде. Мин  язылган исем-фамилияне псевдонимдыр дип уйлый идем. Баксаң бар икән андый яһүд журналисты, RTVi телеканаланында интервьюсен күрү насыйп булды. Ул, яһүдләр җирләрен калдырганда биләгән йортларын бульдозер белән ишәләр, җимеш агачларын кисәләр, ә гарәпләр киткән чакта бер нәрсәне дә җимермәделәр һәм кисмәделәр,-ди. Аныңча сәбәп гади:
- Бу хакыйкый палестиналылар, гарәпләр җире,- ди ул,- Аларга анда һәр нәрсә кадерле
            Аннары безгә үз үзебезне саклау өчен ни яһүд ,ни әрмән төсле булу кирәкми.Моңа ирешеп тә булмый. “Татар син шундый бул” кебек проектларда да яңалык юк, эх, жәл, классиканы укымыйбыз,  Салтыков-Щедринның “Замана идиллиясе” атлы  сатирик романы персонажы Иван Тимофеич Прудентов шундыйны язды ич инде  ...   Параграфлап, пунктлап...
             Алай да яһүдләрнең Борыңгы Рим чорында югалткан дәүләтчелекләрен 20 нче гасырда торгыза алулары шаккаткыч хәл. Бер мазлум халыкка да өмет өзмәскә кирәклегенә күкләрнең бөек дәлиледер әле бу.  Ходаның хикмәте. Әмма бернигә карамастан ,безгә үзебез булырга кирәк.Иманга кайтырга. Пакьлеккә, сафлыкка.Чөнки  бүтәннәрнең нөхсәсе булуда мәгънә юк, дөнья өчен кабатланмас татар газиз!
яг

Комментариев нет:

Отправить комментарий