Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 7 июня 2011 г.

ӘДБӘКӘТ ӘДӘБИЯТЫ


                                    
              Элек ,СССР заманында судта гадәттә прокурор ни  әйтсә шул үтә, адвокат дигәннәрен   сүз чынлыгы, “валлаһи бар” дип акланыр өчен генә катнаштырулычы ,хәтта “туй генералы” диярлек  дәрәҗәсе  дә булмаган мәхлук фигура санап, ул вазифаны кимсетеп, татарчага куып , “әдбәкәт” дип кенә атаулары истә калган. Бүген вәзгыять үзгәрде , адвокатлар шәп эш хакына ялланып , суд процессында тулы хокуклы як буларак катнаша һәм гаепләүче белән ярышта җиңгән очракта теләсә нинди җинаять эше сүтелеп таралып та куя . Болар, әйтик  үтерүче яки көчләүчене дә судан ак, сөттән пакъкә , ә  кәһәр, каза  күрүчене яки мәрхүм ук булган корбанны дөнья явызы яисә бозык җан , кылынган җинаятънең төп сәбәпчесенә чыгарып, шул дәрәҗәдә дәлилләп “чәйнәп каптырырга” мөмкиннәр ки, суд утырышчылары гаеплене аклап, ә корбанны кабаттан  югары җәзага тартырга тавыш бирүләрен сизми дә калулары ихтимал.  Кыскасы судта прокурор прокурор булып  , ә адвокат гаеплегә карата яклаучы,  ә аның корбанына һәм кайбер җитди шаһитларга карата гаепләүче буларак та  очына.
                   Русия тарихын язган галимнәр дә  әдбәкәтләрчә эш йөртә,  русларның гамәлләрен һәрвакыт дөрес, кануный, зарурый дип таба, җинаятькә тартканнарын  акларлык сәбәпләр китереп, шул җәһәттән каршы якны каралту,  дәлилсез  гаепләр ташлаудан  тайчанмый  , үзләренең көндәшләре санаган, аларның үткәндәге бөеклеге каршында мәңгелек кимлек кәсафәте саклаган  татарларны әйтик вәхшигә , һәр мәсьәләдә хаксызга чыгарулары сер түгел. (Гәрчә татарлар чиркәүләр җимермәгән, китапларны өеп яндырмаган, тәрене мыскылламаган, мәчет нигезенә  христианнарның кабер ташларын салып калдырмаган,  ислам диненә көчләмәгән, попларны поп булганы өчен каторгага озатып катырҗан ясамаган һ.б.һ.б.ш.и. Бар да киресенчә булган. Әле бүген  дә безләргә  үз хәрефләрен   тагалар, үз әлифбабызны булдырырга ирек бирмиләр, “Божий закон” мәктәпләргә уку предметы буларак мөселман балаларына да “тәкъдим ителә” һ.б.)
               Һич көтмәгәндә  китапларының гомуми тиражы 10 млн чиген узган Александр Бушков атлы популяр язучы мөгез чыгарды,  “Чыңгызхан, Нәмәгълүм Азия” дигән китап язып, иң әвәле Чыңгызханның бернинди дә монгол түгел, ә татар икәнен һәм “татарско-монгольское иго” дигән гаепләүнең урынсызлыгын ике икең дүрт кебек дәрәҗәдә исбатлап  бирде. Әлбәттә мондый “әдип-адвокатның” “Татар җинаяте эшен”  җимерерлек потенциалын бәгъзеләр таныдылар һәм үзенчәлекле  чара уйлап таптылар. Эш  бирделәр. Нәтиҗәдә “ Сталин.Боз тәхете” исемле яңа китап туды. Әлеге хезмәт , алдагысының бәһәсен төшерүне дә күздә тота дип аңладым.  Китапта Сталин бөек кеше итеп тасвирлана, кылган җинаятьләре аклана. Берия дә искиткеч яхшы кеше буларак күрсәтелә. Аның юлдашлары Богдан һәм Амаяк Кобуловлар да судан ак сөттән пакъ буларак әйтеп үтелә.. Ә менә  маршал Г.К. Жуков ялганчы, сирәк очрый торган бәдбәхет, солдатларны күрәләтә йөзәр меңләп бер кирәксезгә харап итүче,җан кыючы, башкаларның уңышын үзләштерүче надан бушбугаз, мәткәләр тотып, аларга орден- медаль өләшүче , өстәвенә тиңдәшсез мородер да  икән!  Сталин чорындагы МГБ җитәкчесе  Игнатьевка да бик каты эләгә Бушков әфәндедән.  ( Җөмләдән, Игнатьев Табеевка кадәр Татарстанның өлком сәркатибе булып тора һәм ул эшләгәндә чорда М.Җәлил һәм җәлилчеләр аклана, Татар опера театры ачыла һәм иң гаҗәбе  ул эшләгәндә татар сәнгатенә хезмәт итә!)
                    Мин язучы  сүккән шәхесләрнең кабәхәтлегенә ышана алам, чөнки китерелгән дәлилләр шактый саллы. Әмма ул яклаганнарның шәплеген кабул итеп буламы соң? Әйтик кем ул Богдан Кобулов? Ул кырым татарларының җәллады буларак танылган зат. Шушы әрмән кешесе җитәкчелегендә кырым татарлары илләреннән сөрелә. Ә Араба Угында онытылып калганнарын баржа трюмына тутырып,  ачык диңгезгә алып чыгып батыралар. Йөзеп исән калырга омтылучыларны кобуловчылар автоматтан атып кыра( Бу хакта Миргазиян ага Юнысның тәсфилле язмасы дөнья күрде, Т.Я, 2000ел, 3 февраль, 15нче сан). Автор үзенең китабында мондый вакыйгаларны бик тиз сикереп уза һәм инглизләр, французлар кылган охшаш җинаятьләрне янәшә куя да да, була торган хәлләр дип кенә аклый. .Автор Бериянең Грузия республикасы җитәкчесе булып эшләгән чорын күкләргә чөя. Баксаң бу акыллы җитәкче халыкны колхозларга куып кертмәгән, җитештерү сәнагәтен алга җибәргән, халыкка  эш урыннары булдырган , кешечә яшәү мөмкинлеге тудырган. Ә бүтән төбәкләрдә җитәкчеләр ахмак булган, шуңа алар башларын эшләтми генә халыкларны ачлыкка дучар иткәннәр, көчләп колхозга керткәннәр һ.б.
               Алай да Г.К.Жуковны һәм аның якыннарының мородерлыгына әйләнеп кайтыйк әле. Мородерлык (мәет талау)бит Бушков мактаган шәхес Сталин белән килешенеп хәл ителә. Мародерлыкка офицерларны гына түгел, гади солдатларны да тартып кертәләр. Хәтта тылдагыларга немецлардан талап алып кайткан чүпрәк-чапракны СССР да кала һәм авыл советлары аша өләшүләр җайга салына. (Айдар Хәлимнең җан тетрәткеч бер хикәясендә әйтик, ире сугышта һәлак булган авыл хатынына уртасы умырыклы ашъяулык туры килә...)Кыскасы –мородерлык өчен аерым шәхесләрне гаепләгәндә , шуңа хәер-фатиха биргән ил башын, “чорның акылы, намусы һәм вөҗданы” –коммунистлар партиясен кая куясы? Лаврений Павлович Бериянең Грузиядә “коммунизм” төзүе дә югарыда , татарларга , казахларга һәм украиннарга ачлык оештыру белән беррәттән  хәл ителгәнгә охшап тора . Автор Блюхерны булдыксыз, баш ташлап эчүче алкаш, “Хер, блю” дип  “зурлый” ,Тухачевскийны надан авантюристка, ә Рихард Зоргены сыек буынлы боламыкка чыгара.  .Ә иң катысы сталинизмны фаш иткән Н.С.Хрущевка эләгә. Кешеләрне, халыкларны чүп урына да күрми кырулар уңаеннан автор Беренче бөтендөнья сугышы барышында Парижда , җирле хакимият карары белән ничәдер йөз җинаятчел элементны җыеп пулеметтан судсыз аттыруны искә төшерә, шундый фактлардан этенеп  тиранның һәм аның аркадашларының миллионнарча мазлум ватандашларыбызның  гомерләрен өзүен чорга сылап калдыра. Катыньда меңнәрчә поляк офицерларын аттыру уңаеннан  җинаятьне немецларга сылтап азаплана да , ахырдан, әгәр безнекеләр атса да бу гадел эш булыр, фәлән заманда 60 мең рус әсире Польшада “югалган” иде  дип йомгак ясый...
              Әлбәттә күпләр китапка , гомумән басма хәрефләр белән язылган нәрсәләргә ышанучан.  “Әдбәкәт әдәбияты” һәм “әдбәкәт тарихы” да шуннан чыгып финанслана булыр. Кайчандыр А.И. Солженицын   “ Жить не по лжи” дигән шигарь ташлаган иде дә, аяныч ки , барып чыкмады , рухи кәрләләр өчен бу күтәреп булмаслык йөк икән....Ялганламый яши башлау өчен иң әвәле гадел тарихны торгызу шарт . Ә чын тарих  урыс шовинизмы атлы Горгонаны, шул исемдәге канатлы гыйфритне тораташ итә ала торган көзге...Әлбәттә ,  әдбәкәтләр артында аерым заказчылар гына торса бер хәл , монысы түзәрлек.. Бушков китабы Сталинны, сталинизмны тулаем аклар алдыннан тәгәрәтелгән “сынау шары” булса ни хәл итәрбез?...
           Соңгы елларда рус милләтчеләренең үз милләтләрен коткару, бөеклеккә чыгаруга багышланган байтак кына әсәрләре дөнья күрде. Әсәрләр бүгенге көнне күздә тотып языла. Ә менә Н.Носовның “Белмәмеш маҗаралары”ндагы  нәнүс язучы , нәнүсләр илендә әдәби әсәр язуның бик ансат булуын аңлата. Моның өчен кемнәрдәрер магнитофонны онытып калдырасы да, соңыннан шуларның лыгырдаганын кәгазьгә төшерәсе генә икән... Бүген әдәби журналларыбызда татар телендә басылган , яки китап булып чыккан, гайбәткә корылган байтак әсәрләрне укыгач, болар нәнүсләр әдәбияты түгелме соң дип тел шартлатырга кала....     
                 Татар әдәбиятындагы җилкәнсезлекне күрмәү, аны төкәндерүдә җаваплылыктан качу, гаеплеләрне читтән эзләү, бәгъзеләрне “кырый” калдыруга омтылышлар күзгә ташлана.  Киләчәктә мәгънәләр басуында үз кишәрлегебезне саклап калу хакына үз фәнни фантастикабызны да булдырып булмады.Ягъни,  без булдырмыйбыз штүли?... Ниндидер сихер-михер, секс-мекслы, псевдо-тарихи һәм өченчел детективлар, куян шулпасының шулпасы роман-повестьләр тәпәләүче “әдәбият” мачтырскойларыбызны алда нәрсә көтә?...  Үз “әдбәкәтләребез” дә юк бит ичмасам...          
             

Комментариев нет:

Отправить комментарий