Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 6 июня 2011 г.

БОЗВАТКЫЧЛАР...



          Виктор Суворовның егерме җиде телдә йөз мәртәбәдән артык басылып чыккан,теләсә кайсы район үзәге , бистә китапханәләрендә дә табарга мөмкин “Бозваткыч” атлы китабында икенче бөтендөнья  сугышын СССР башлаганлыгы тәкърарлана.. Виктор Суворов –псевдоним, авторның чын исеме Владимир Богданович Резун, ул - профессиональ разведчик, 1978 нче елны Бөекбританиягә кача һәм СССР суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә.   Аңа, ул сыгынган чыганакларга ышансак, “Вставай страна огромная, вставай на смертный бой” дип башлана торган , үткән сугыш белән бәйле җырны иҗат итүгә, ә анда , “  с фашистской силой темную, с проклятую ордой” дигән, татарны да күздә тоткан юллар  бар, сугыш башланганчы, 1941 нче елның февралендә  Сталин тарафыннан заказ бирелгән икән...  Автор бәянында, совет иле җитәкчеләре Гитлерны , әле хакимияткә килгәнче үк Революция Бозваткычы дигән исем белән атаганнар , аңа хакимияткә килергә булышалар. Демократияле илләрне Гитлердан сөрдереп чыгаргач, Сталин аларны “азат” итеп,   Европада тулаем коммунистик режим урнаштыруны планлаштыра. Ул очракта “өченче дөнья” илләре дә бер кая китә алмавы аңлашылса кирәк. Әйтик Балтыйк буе илләренә төрле дәрәҗәдәге җитәкчелек алдан әзерләнә,  халыкның күпме өлешен Себергә озату да хәл ителгән була. Шул ук хәлләр Көнбатыш Белоруссия, Көнбатыш  Украинада, Буковина һәм Бессарабиядә кабатлана. Финляндия , тулаем “азат” ителгән очракта анда кемнәр җитәкчелек итәчәге аныкланган була. Әлеге сугыш нәтиҗәсендә , автор раславынча,Сталинның планнары өлешчә тормышка аша . Тулаем җиңү булмагач, ирекле илләр белән  ярышта СССР һәм аның сателлитлары оттыра һәм бу оттыру ахыр чиктә СССР ның таркалуына китерә...
            Китапта сугыш алдыннан СССРның танклары һәм самолетлары Германиянекененә караганда берничә тапкыр күбрәк булуы, аларның , Гитлер белән  Европаны бүлешә башлап Польшаны уртаклашудан хасил булган яңа чикләрдә, бәреп керү өчен тезелеп куелганлыгы бәян ителә. “Сталин сугышка әзерләнгәнгә күрә безнең авылда  барча каешларны, күн итекләрне,  якындагы сыек урмандагы барча имән чикләвекләрен ашап бетерделәр, бер хатын ачлыктан үз баласын ашады”, кебек юллар да бар әлеге китапта... Сталин илне, хәтта  яшүсмерләрне дә ФЗӨ ләр аша һөнәргә өйрәтеп, 14 сәгатьле эш көне белән тәэмин итеп, сугыш режимына көйли, эшкә 5 минут соңаручыга илдән 5 минут  хезмәтне урлаучы сыйфатында хөкем ителү яный  , хакимияткә карата нәни генә ризасызлык белдерү өчен дә 10 елданда ким булмаган срокларга ГУЛАГ ларга аткару, илне ач үлемгә дучар итә итә-итә күпләп сугыш техникасын җитештерү, миллион кешене парашют спортына җәлеп итүне  җайга сала... Автор фикеренче Сталин сугышны 6 июльдә башларга җыена. Гитлер, күп кенә илләр белән сугыш хәлендә булган Германия чигендә үзе өчен котычкыч куркыныч көчләр туплануыннан чыгып,  СССР белән сугышка әзер булмаган килеш аны башлый һәм чик буендагы  канатка канат тезелгән самолетларны аэродромнарында чакта юк итә, танкларны шулай ук экипажлар тарафыннан “иярләнмәгән” шартларда сафтан чыгара.. СССР үзе һөҗүм итәргә җыенуы сәбәпле барча оборона корылмаларын ашыгыч рәвештә  сүткән, күперләрен миналардан арындырган булуы аркасында тиз арада иксез-чиксез биләмәләрен югалта дип яза автор..Виктор Суворов фикеренчә СССР сугышка алданрак һәм җитдирәк әзерләнгән була, шуңа күрә дә,  беренче көннәрдәге котычкыч зур югалтуларына да карамастан, тулаем сугышка көйләнгән экономикасына,  союзниклар ярдәменә дә таянып, һәм чагыштыргысыз дәрәҗәдә  корбаннар биреп,  барыбер дә җиңүгә ирешә..
                   Бу язмада максатым әлеге китапның, Суворовның башка китаплары эчтәлеген бәянлау һәм аның фикерен куәтләү  түгел..Сугыш хакында  алга сөрелгән рәсми версияне дә яклау теләгем юк. Бу эш белән маршаллар, генераллар , башка хәрбиләр, хәрби тарихчылар шөгылләнә һәм игелеген дә күрә.. Безнең татарлардан – армия генералы Мәхмүт ага Гәрәев арада иң тырышканы.. Минем максатым - “бозваткыч” атлы проектның  бер дә яңа түгел, ә плагиат булуын ачып салу..
           Мәгълүм ки байтак  дәверләр Ауроазиянең иксез-чиксез биләмәләре татар җирләре буларак тәгаенләнә. 1994 нче алны Англиянең Сотби аукционыннан 20 мең фунт –стерлингка Русия хөкүмәте тарафыннан сатып алынган картада, ә ул карта Локман Закировның “Күке оясы” китабының тышлыгына да төшерелгән, бүгенге Русия җирләре Татария дә тәгаенләнгән.  Мәскәү кнәзлеге анда бик нәни, “күке оясы” кадәрле  генә. Һәм шул  “күке оясы” тора-бара барча җирләргә ия булуы шаккаткыч хәл.  Ничек итеп? Ихтимал, әлеге максатны күздә тоткан ниндидер проектны эзлекле рәвештә тормышка ашыру нәтиҗәсендә дип уйларга нигез бар.  Беләбез, төрки дәүләтләрне , Төркияне, Алтын Урданы,  төрки “бөек моголлар” хакимиятле Һиндстанны   бозваткыч сыйфатында  Аксак Тимер кат-кат җимереп чыга . Аксак Тимер үз ихтыяры белән илен бозваткыч иткәнме, бәгъзеләр ( андый тарихи версияләр дә бар) аның походларын финанслаганмы , анысы караңгы ...Мәскәү кнәзлеге тернәкләнгәч , шул сыйфатта Касыйм ханлыгы файдаланыла, Казанны алуда атлы гаскәр сыйфатында үзебезнең әзиләр актив катнаша. Казан ханлыгы егылгач,   татар халкын тулаем бозваткыч ролендә файдалануга чират җитә.Шаһгалине башкомандующий итеп билгелиләр һәм татарларыбыз  Русиянең көнбатыштагы чикләрен киңәйтү хакына  башлар сала һәм  каннар түгә  Мәгълүм ки, үктәбер түнтәрелешеннән соң, Урта Азияне кулдан ычкындырмау максатында , большевиклар, милли азатлык көрәшенә күтәрелгән җирле халыкларга каршы бозваткыч сыйфатында татар гаскәрләрен, Татбригаданы файдалана... Аннан алданрак, Патша Россиясе чорында казах-кыргызларның дәүләтен җимерүдә бозваткыч сыйфатыда калмыклар ярап куя.... Большевиклар хакимияткә килү өчен бозваткыч ролен, мәгълүм ки,  пролетариат үтәде. Ә ул “бозваткычка” профессиональ революционерлардан торган Ленин гвардиясе капитанлык итте. Тикмәгә генә “Партия-наш рулевой!” дигән шигарь әйләнешкә кертелмәгән әлбәттә. Авыл юксыллары  ихтыяры белән, чиратка салып, башта алпавытлар, аннары кулаклар дип тамгалап крестьянның аңлы өлеше, мие юк ителә. Бүген авыл үзе дә бетү чигендә. Каладагы пролетариат исә әң әвәле аксөякләрнең тамырын корыта, аннары сәнагать белән идарә итәргә сәләтле,  аякка басып килүче  буржуазиянең тамырын корыта,  сәүдәгәрләрнең эштиен китерә. Аннары инде  халыктан көтү ясауның асылына төшенүче аңлы, талантлы интеллегенция юк ителә, эзәрлекләнә, нәсел ыруы корытыла.  (Хәзер дә затлы нәселдән чыкканыңны белеп алсалар Шомбай һәм Балда оныклары көн күрсәтми.) Җир шарында социализмның тулы җиңүен тәэмин итәчәк бозваткыч кою-булдыру хакына  гумусы юк ителгән әрлән балчык сыйфатындагы  әтрәгәләм-масса- армия  барлыкка китерелә...
               “Ленин” атлы атом бозваткычының рәсемен открыткаларда күргән бар. Андыйның “Бөек Петр” атлысы да бар бугай. Әлбәттә боларны төзүнең максаты төньяк боз океанында  навигация чорын озайту өчен генә түгел дип уйламыйм... Ихтимал, әлеге бозваткычлар  ил чиге артындагы , файдалы казылмаларга бай бозлы киңлекләрне , Арктиканы үзләштерүләрне дә күздә тотканга   булдырылгандыр ...   Миңа калса, Гитлерның  “бозваткыч” дигән атама алуын да әлеге исем бирү традициясе дә , соңарып булса да раслый кебек...
              “Бозваткыч” проекты универсаль һәм ул    сугыш бармаган шартлар өчен дә чакырылышлы. Зур атом бомбасы белән рәттән бәләкәе дә булган шикелле ,  “бозваткычлар”ның төрле модификацияләрен  куллансалар гаҗәпмени?. Әйтик татарлар яшәгән район үзәкләрендәге мәктәпләрдә бозваткыч сыйфатында рус класслары булдырылды. Мин тәмамлаган Саба урта мәктәбендә дә  алтының берсе генә иде алар. Һәм аларда түрәлеккә кандидат түрә балалары укыды..Нәтиҗәдә, тора бара мәктәпләр тулаем рус мәктәпләренә әйләнеп калды. Бөек төзелешләр сылтавы белән илкүләм әтрәк-әләмнәрне җыйнап интернациналь калалар төзү, шуларны эшче көч белән тәэмин итү сылтавы белән милли җөмһүриятләр биләмәләрендә төрмә тибындагы учреждениеләр үрчетү , болар һәммәсе- милли мохитны һәм милли рухны җимерү өчен хут бирелгән бозваткычлар флотилиясе  дип саныйм.  Халыкара сәясәттә дә әлеге проект әле дә булса ярап тора шикелле. Әйтик, Украина белән  хәлләр катлаулы . Кырымдагы флот һәм анда татарларга җәбер-золым күрсәтә-күрсәтә китереп төпләндерелгән урыс халкы Украинаның нинди булырга тиешлелеген үз каланчаларыннан торып алга сөрә торган “бозваткыч” булса,. Украина бәйсезлек яулаганда , бозваткыч сыйфатын көнбатыш украиналылыларга таянган “Рух” милли хәрәкәте башкарып чыкты... Ягъни, кая  бакма  - “бозваткыч”ларга юлыгыла…Эстониядә  совет солдатының урынын күчерү вакытында җирле рус теллеләр катнашында ыгы-зыгы булып алды һәм анда Русиянең зурмы-бәләкәйме “бозваткычы” барлыгы беленде.
            Мәгълүм ки, татарга мең ел хезмәт иткән гарәп графикасын тыеп, репрессияләр ярдәмендә кирилица көчләп тагылуы бер хәл,  рус сүзләрен татар фонетикасына турылап әйттермәү өчен (әйтик “гостинец”   дигән сүзне элек “ күчтәнәч” дип, телебезгә ятышлы шәкелдә яңгырату мөмкин булган) әлифбабызга артык, кирәкмәгән хәрефләр өстәтү  тормышка ашырылган. Ягъни, татар телен  , аның аһәнен җимерү өчен артык хәрефләр шәкелендәге “бозваткыч”чыклар хутка җибәрелә... Муса Җәлил исемендәге татар опера- балет театрында татар авторлары әсәрләре татар телендә-көендә бармый. Кот алынып тора, Г.Камал исемендәге театр да шул сукмакка борылмагае дип. Ә бит бу өлкә өчен бозваткычларны хутка җибәрү ике тиен бер акча, татарча белми торган баш режиссер,  үз милләтенә битараф ярдәмче  театр белгечен штатка куйсаң , вәссәлам , Сталин  әйтмешли, кадрлар барысын да хәл итәчәк...
           Мәскәүдән килгән Антоненко атлы ханым сүз эквилибристикасы җәһәтеннән Татарстан җитәкчеләренә, тулаем  халкына мастер-класс күрсәтеп китте. Русия мәгариф министрлыгы юллаган бу төркемгә дә үзенә күрә бозваткыч миссиясен үтәү йөкләнгәнлеге аңлашылды.. Рәхмәт,  сүз магиясе  ярдәмендә адәм аңламаслык тел белән язылган кануный документның  асылын  җепкә җеп төшендереп бирергә Рәшит Әхмәтов чыгарган “Звезда Поволжья” газетасының фәһеме җитте. Ә болай, әлегеге  канунда  туган телебезне юк итү  хакында сүз баруын ни укып, ни ишетеп тотып алу һич мөмкин түгел! Сүзләрдән үрмәкүчнекедәй җәтмә тукып була икән ләбаса.  Кемгә ничектер, мин фәкыйрьгә әлеге десантка каршы торырга тиеш вазифалы  агайларыбызның һәм түтәйләребезнең рәсми сөйләшүләре, телеэкран аша биргән интервьюләре, Чарльз Диккенсның Пиквик клубы турындагы романындагы Джингль такылдавын хәтерләтә. Җиңел, ансат, кыска- кыска җөмлә өемнәре хәрәкәткә килә; сүзнең темасы бар, әмма анык фикер укмаштыру хәлдән килми, аерым җөмләләр   ни грамматик  , ни мантыйкый яктан мөкәммәллеккә ирешми . “Әйтте -өзде” дип сокландырырлык  чыгышларны күптән ишеткән юк  һәм мондый фәһемлелектә  якага үрелүче мәскәүләр белән сатулашу гомумән өметсез... Якага ябышучылар, бугазга үрелүчеләр белән  сөйләшү өчен Миркасыйм Госмановныкыдай корыч логика, Рафаэль Хәкимгә хас такт, Фәндәс Сафиуллинныкыдай аналитик акыл,  Айдар Хәлимгә хас кыюлык,  яшендәй кабынуларга сәләтле  талант , киек сизгерлеге , интуиция   һәм халкыңны  ихлас ярату кирәк... Ә безгә “майсызландырылган коры сөт заводы” дигән атамага аваздаш, нурсызландырылган караш, фикерсезләндерелгән сүз, моңсызландырылган шалтыравык көй базарын тәкъдим итә , татар теленә дә хут биргәләүче массакүләм мәгълүмат чараларыбызның күпчелеге...  Дөрес, үткәннәр белән чагыштырып караганда,  Джингль сыман сөйләшү дә алга китеш, хәтта ки казаныш булып аңлашылырга мөмкин.
            ...Һәр оешмада, аның  һәр тармагында ,бүлегендә шакып-сатып торучы, башлыкка “җаны һәм тәне” белән бирелгән затлар була. Иң үтемлеләре килгән кунакларның “күңелен күрә” һәм ишеткән-белгәннәрен ирештерә. Кайсы бере артык яшеренми генә эш йөртсә, һәм үзеннән шыкаеп итәк-җиң яшерүләрүләрдән  тәм тапса, үзе өчен моны дәрәҗә дип санаса, шулар ышыгында мулла песие кебек кемлеген дөм белгерми торганнары да була һәм каян , кем чакты соң дип шаккатып та торасың шундыйлар золымына юлыкканда... Әләкләп торудан тыш,  алар җилкәсенә, сүз йөртеп , аралар  бутау вазифасы да кунаклаган. Күңеле саф, намуслы,  талантлы түрәләргә шакучылар кирәк тә түгел кебек...  Ләкин намуслылар өстәгеләргә  түгел, ә халыкка  гына кирәк бит...  Димәк андыйларга кәнәфи яулау да үтә катлаулы һәм аны саклый алулар да, кем әйтмешли айһайлүк...  Ә кабәхәт, ришвәтче һәм карак башлыкларга  сатлык җаннардан башка  яшәү мөмкин түгел... Аннары үткенрәк караклар мал мөлкәтне генә түгел, эһ дигәнче кәнәфиеңне дә тартып алуга маһир . Шуңа күрә түмгәк кебек кенә түрәкәйләрнең дә үз яшерен саклану хезмәтләре , дәүләт контроль органнарында үз кешеләре була....                  
         Моннан күп еллар элек , үзгәртеп кору еллары биргән ирек шартларында хөрмәтле генә бер оешмада  низагъ чыкты. Коллектив  бер-ике лидер тирәсендә тупланып миңа таныш  җитәкчене урыныннан очырту өчен көрәшкә чыкты. Эш шуңа барып җитте ки , хәтта   “бәгъзеләр” ачлык та игълан итте. Тартыш озак барды һәм нәтиҗәдә әлеге көрәшнең башында торучылар эшләреннән азат ителде, ә куылуы көтелгән, кул астындагылары тарафыннан мең дә бер төрле гөнаһларда гаепләнгән “Чал каш” кушаматлы җитәкчене шушы оешма буйсына торган югарырак урынга башлык итеп күтәрделәр...  Җитди генә бер мәҗлестә  очраклы рәвешиә урыным шуның белән янәшә туры килде һәм сүздән сүз чыгып аның шау-шулы матавыктан ничек  исән-имин , югалтуларсыз чыга алуы белән кызыксындым. Табын мул сыйлы булып, кәефләр күтәреңке иде, агайның кемгәдер бу хакта чишеләсе, мактанасы да килгән чагы туры килде ахры. Хәер, ни генә димә, ул җиңгән. Ә җиңүеңне парадлар уздырып бәйрәм итү мөмкинлеге юк икән, һич югы  кем белән булса да уртаклашасы килү бик тә табигый.
             Кыскасы, вакыйгалар куерган бер мәлдә бу озак кына баш вата да, ул чакта әле тулы куәтенә эшләүче халык контроле дигән органга, анда эшләүче  якташ әшнәсенә телефоннан шалтырата... “Кешеләреңне җибәр, ай-ай ярым  чамасы казынсыннар-актарынсыннар, һәркемне туктатып сорашсыннар, шом тудырсыннар, соңыннан анонимкада язылганнар акланмады дигән беркетмә калдырып китсеннәр” –ди. Дәүләт контроле органнары халык контроле  белән генә чикләнми, алар бик күп, ә моның һәркайсында  диярлек якташы яки әшнәсе бар икән . Кыскасы тикшерүчеләр бер-бер артлы алмашынып  моның оешмасының “астын-өскә китерәләр”... Ә бу, планерка, җыелыш саен , “күтәрелеп бәрелә” .” “кайбер жалобшиклар аркасында  инде  ничә айлар рәтләп эш эшләп булмый”, дип сукрана, “ языгыз, ООН га да барып җитегез, минем намусым чиста ,  итәк астыннан ут йөртүчеләрдән курка торган күлмәкләрем күптән тузган” , дип тә очынгалап та ала...  Озакка сузылган “тикшерүләр” барышында  чын шикаятьләр язу туктап кала ,  дошманнары “утлы күмер тотмый гына”  түрәләренең  кымтырыклануына куанып, үзеннән үзе төпкә китүен көтеп , вакытны, уңайлы моментны кулдан ычкындыралар..  Ниһаять, әлеге оешмадагы ыгы-зыгы белән Дәү агай үзе кызыксына,  моны кабинетына дәшеп алдыра,  хәлне аңлатып бирүен сорый.  Бу  әйтә:
-                     Оешмада өч дүрт баламут бар , шулар, жалобалар язып, коллективны тәмам бутап инде ел була рәтләп эшләргә бирмиләр. Менә актлар , кем генә килеп тикшермәде, бер генә ташланган гаепләре дә расланмады!
-  Борчылма  Чал Каш, -ди моңа Агай. Мин исән булганда, син китмәячәксең. Ә теге баламутларны нәҗесле себерке белән ку!
            Аңлашылса кирәк, бу очракта дошман  үзенчәлекле алдавыч  бозваткычлар ярдәмендә  тар-мар китерелә.
           “Бозваткычлар”га багълы тәҗел теманы тулаем ача алдым дип кукыраерга җыенмыйм. Шул исемгә лаек рок-музыка, сыра, тәмәке, наркотик, аракы , катнаш-никах, уен-бизнесы кебек нәрсәләр хакында да әйтергә мөмкин иде.. Бәлкем ошбу мәкалә газета укучылар өчен уйланырга, үз фикерләрен уртаклашырга , мәсьәләне тулырак күзалларга сәбәп булыр....

Комментариев нет:

Отправить комментарий