Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

ҖИҢЕ БАР, ЯКАСЫ ЮК...



          Гарәпчә-татарча –русча алынмалар сүзлегендә ( татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре, Татарстан китап нәшрияты .Казан-1965 ел, авторлары К.З.Хамзин, М.И.Мәхмүтов, Г.Ш.Сәйфуллин) Зариф – ягымлы, нәзәкатьле дигән мәгънәләргә ия булуы бирелә. Әниемнең  сыйныфташы инде мәрхүм Зариф ага белән ПМК  да бергә эшләргә туры килде. Ул анда баш диспетчер вазифасын башкара һәм шул ук вакытта партия оешмасы сәркатибе дә иде. Әни сөйләгәне истә, алар чоры - авыр заман , мәктәпкә яңа күлмәк киеп килгәч, ихтимал аның якасы чаграк булгандыр, бер шаян сыйныфташы шунда ук шигырь белән болай чәпәгән :

                          ...Бу дөньяның  җәфасы күп,
                             Вафасы юк;
                             Зарифка күлмәк теккәннәр,
                             Җиңе бар, якасы –юк...

         Зариф ага  какча гәүдәле, зифа озын буйлы, киң җилкәле,  Һолливуд артистларыдай елмаючан  җете каршлы, йомшак  баритон тавышлы,  матур кеше иде.  Бергә эшли башлаганда  тол иде инде ул.
-    Берәрсен алып кайтмыйсыңмы соң, Зариф абый, ялгыз башыңа кыендыр, ятим ханымнар  байтак бит,-дигәнемә,
-          Картайгач кеше бик сайланучан була икән шул ул, -дип җавап күндергән иде.
        Оешмабызның тәэминат башлыгы урынбасары Җәмил абый әйтүенчә, Зариф абый хатынын бик яраткан , хатыны исә әкәмәт уңган, бөтен эшне дә булдыра торган илгәзәк  кеше булган . “Мин аларның койма тотканнарын карап тордым”, -дип сөйли урынбасар. Зариф абый  киртә яки такта башын тотып тора, ә пычкы - балта белән хатыны эш итә,  кадакны да ул кага икән... Шулаен шулай, әмма Зариф абый Берлинга барып җиткән сугыш ветераны – офицер.   Кайтырга кузгалгач, Берлин вокзалында ул бер немец хатынының үкереп елавына игътибар итә,  кырында тагын башка хатын кызлар да ах-ух килә. Бу нимесчә әзрәк пупалый, нигә елаулары хакында белешә.  Баксаң бер юньсез совет солдаты  хатынның кул сәгатен талап салдырып алып киткән ... Күңелдә җиңү шатлыгы , тиздән илгә кайту алгысыта, гел яхшылык кына эшлисе килеп тора ди Зариф ага һәм ул үз сәгатен кулыннан салып хатынга тапшыра.
-          О, русский карош, карош , -диешеп кала фраулар...
Зариф ага үзенең татар икәнен аңлатып тормый....
Оешмабызның тәэминат буенча башлык урынбасарын Сабада кем “Хөрми Җәмиле”,  кем “ Җайлы Җәмил ” дип атый. Флотта хезмәт иткән, өздереп бии, ә фамилиясе –Сәлимҗанов. Мин  производство-техник бүлектә өлкән инженер, стена гәҗите чыгару да минем өстә,  шуннан явызларча файдаланып, гәҗиттә юри генә “хаталар” җибәргәлим. Әйтик , Сәлимҗанов урынына – Сүләемҗанов”,  Сергеев  дигәнне “ Исергәев”, Вәлиев урынына “Әвәлиев” дип, һ.б.ш.и.  Вәт шул “Сүләемҗанов”ыбыз  һәр иртә  Зариф абыйга нинди төзелеш материаллары кайтуы хакында мәгълүмат бирә. Тегесе матур почерк белән хәрефләрне энҗедәй тезеп, язып бара. Менә болайрак бара әлеге матавык:
-          Фундамент блоклары ФБС 6 – егерме җиде данә.
-          Яздым , егерме җиде штук.
-          Уголовниклар – утыз ике данә.
-          Уголовниклар, утыз ике –яздым
-          Биш милиционер.
-          Анысы нәрсәгә  тагын?
-          Уголовникларны сакларга, -ди Җәмил әфәнде көлә-көлә.
               Зариф ага  гаҗиз.. Эш шунда, свай башына киертелә торган бетон кыршау – “оголовник” дип атала . Әле бит почмаклы тимер дә “угольник” дип йөртелә...  Зариф агабызны шул аваздашлыклар  бутаган, әлбәттә..
          Партия оешмасы җитәкчесе булгач ул планеркаларкаларда сүз кыстырып куйгалый.Берсендә газеталарга язылу зарурлыгы хакында искәртте һәм теләгән кешегә почта каршыындагы киосктан “Правда” газетасын сатып алу мөмкинлеген, бәясе өч тиен торуын әйтте. Планеркадан соң, ниндидер йомыш белән безнең бүлеккә килеп кергәч, мин инде моңа төрттерәм:
      -    КПСС Үзәк Комитеты органы -өч тиенлек  дип әйтергә теләдегез бугай Зариф абый, -дим.
Зариф агам,
-          Әһһәһә , -дип көлә генә.
         Иң элек шуны әйтү урынлы булыр, төзелеш оешмаларында  хезмәт дисциплинасы нык була. Бездә дә тәртип бишле иде. Алай да оешма башлыгы һәм баш инженер кая да булса киткән очракта  бераз гына  иркенгә чыгып  алына. Башлык  гел каядыр китә безнең, ә менә яңа гына билгеләнгән баш инженер кабинетын ташлый алмый азапланды. Аптырагач, ниндидер бәйрәм уңаеннан чыккан уенкөлкеле стена гәҗитендә башкалар белән рәттән баш инженерны да «тешләп» алырга туры килде . Менә шундый дүртъюллык язылды аңа карата :
                     
                           Купшы мыеклар үстереп,
                           Киенеп һәм ясанып,
                           Көн озын канторда ята
                           Баш инженер Әхсәнов…

           Тәнкыйть –конфет түгел, шифасы тиде , баш инженерыбыз икенче көнне үк Балтачтагы объектка чыгып китте...
          Шундый аулак өйле бер көнне Зариф агабыз бик борчылган, ничектер картайган  кыяфәттә хозурыбызга килеп керде һәм өстәлгә  0,7 литртлы шешәле шәрәб чыгарып  утыртты.  Бүлмәдә без икәү, ПТО җитәкчесе  Фәрхетдинов һәм мин генә идек.                  
- Бер бер хәл булды мәллә Зариф ага?
- Райкомга чакырып алып  , оештыру бүлеге мөдире  эт итеп сүкте.
- Нәрсә өчен?
-  Октябрь бәйрәмендә митинг узды бит  райком каршында. Җитәкчеләр , кызылга төрелгән машина кузовына басып торды...Арада бер-ике эшче дә былып,. аның берсе безнең оешмадан иде. Иң уңган эшчегезне җибәрегез дип шалтыраттылар бит үзләре...Сүдимый гына булмасын диделәр...
- Беләбез, Сәгыйдә апа барды, бер үзе бер вагон цементны бушатып бетерә. Дөрес сайлагансың.
- Имеш ул үз гаиләсеннән китеп,  икенче иргә чыккан...Шуны гаеп итә... Безне позорить иттең дип, дулый... Аңлатма язып төшерергә кушты. Мин ак димәдем, күк димәдем, моның кабинетыннан чыктым да, кафега турыладым, берәр стакан кызыл җибәреп тынычланырга иде исәп. Анда  шофер Нәҗип белән Әмин Рәшитеч очрап тора. Ирештерә башладылар, имеш минем шариклар бушаган... Шуңа, анда  тукталып тормый, менә моны алып кайтырга чыккан идем, Җәмил очрый, аны да  кайсыдыр инструктор райкомга чакырткан , аннан чыккач Казанга китәсе  бар, ди.  Киттем ветераннар советына. Анда эт тә юк. Ну шуннан,  бер иптәшсез хәмер чөмерергә алкаш түгел бит, мәгънәле егетләр дип, сезнең янга кайттым. Кая, чыгарыгыз , стаканнарыгызны!
         Шәрабны бүлеп , стаканнарны җилпергә  өлгермибез, ишектә Җәмил агабыз пәйда була. Тумбочкада аның өчен чәйдән саргая төшкән  чынаяк  табыла..
       -     Райкомда безнең оешмага беркетелгән инструктор Сираҗиев миңа , постройком рәисе буларак телдән кисәтү ясады, имеш райком күрсәтмәсенә җавапсыз карыйбыз.  Бер бүлмәдә өчәү утыралар икән. Төрле яклап чукыйлар. Синең гайбәтне дә саттылар ,-диде Җәмил  әфәнде, Зариф абыйга ымлап. Аңлатма язарга кушылган, имеш .
      -    Менә без дә шул турыда сөйләшә идек, -ди  Фәрхетдинов. -Зариф абый, син анда, ялгыштым дип гафу сорый күрмә тагын. Югыйсә  Сәгыйдә апа алдында да , безнең каршыда да бук булып каласың. Ә Сәгыйдә апаны митингта трибунага менү канатландырды, тормышында бер яктылык булды бугай ул аның...
-    Рәхмәт,  дөрес сукалыйсың энем.  
-    Үзеңә рәхмәт, сый –хөрмәтең өчен.
-    Райкомныкылар нәрсә чәйнәде соң,  Җәмил энекәш?
-    Аларның билгеле инде... Ә мин  әйттем, Зариф абый белән райком ишеге янында маңгайга маңгай бәрелештек, бик борчылган иде, ветераннар советына сугылам да, оборона министрына хат язам дип әйтте. Тормышта шундый ситуация туган икән, гаиләң белән араны өзеп, икенчесен корып  була   һәм намуслы кеше шулай эшли дә, ә  намуссызлар  гомер буе хыянәттә , зинада  яши ,  райкомныкылыр шундый, безнең ПМК төзелеш белән шөгылләнә, килгән кунаклар өчен алар сыман штатта фәхишәләр тотканы юк  әле, дип әйтә,  хезмәт алдыңгысы Сәгыйдәдән халык каршында алама бәндәләр янәшәсендә бастырып тотканы өчен гафу  сорарга җыена дип тә өстәдем...
-          Шуннан? – ди Зариф агабыз, аклы-күкле булып.
 -   Кайсы елмаерга итенә, кайсы чыраен кыйшайта.  Архимед, “ бирегез миңа таяну ноктасы , җир шарын әйләндереп каплыйм”, дигәнме әле? Бирмә   таяну ноктасы, Зариф абый ,  язма аңлатмаңны...
- Син Казанга китәсе идең түгелме соң?
- Шунда китеш иде  дә, хәлне аңлатырга дип, кире  борылдым.   Кешене ризыкъ йөртә диләр, күрәсең эчемлек тә шул исемлектә...  Ярый алайса, юл кешесенең юлда булуы яхшы.   
  -  Их, Җәмил энекәй, хәлне тагын да катлауландыргансыз бит... Пычагымамы. иде кырмыска оясына таяк тыгарга, -диде Зариф ага , авыр сулап.
-    Шаярткан, пушкага алган  ул сезне, Хөрми Җәмилен белмисез штүли, диярсең. 
                Шулчак Фәрхетдинов өстәлендә телефон шалтырады һәм  Фәрхетдинов , трубканы алырга миңа ымлады.
-    ПТО инженеры Мирзануров тыңлый.
-    Райкомнан  бу, инструктор Сираҗиев. Сездә Зариф Искәндәрович күренмиме?
-    Биредә . Кайткан – киткән матералларны чагыштырып утырабыз.
-    Аның белән  Вильданов сөйләшергә тели, телефонга чакырмассыз микән?
-      Зариф Искәндәрович, сезне сорыйлар. Райкомнан, -дим мин  һәм трубканы бераз һавада болгап торгач, Зариф агага сузам.
-    Әйе. Тыңлыйм...   Әйе...   Әйе...   Юк...  Сез нәрсә инде... Була торган хәл.. Сезгә дә сәламәтлек телим ,Ислам  Рамазанович....Хушыгыз....
-    Нәрсә  ди, Вильданов, -ди Җәмил , кет-кет көлеп. Инструкторлар мин такылдаганны кереп бушатканнар  мәллә?...
-    Гафу сорый.,  кызыбрак кителгән, аңлатма кирәкми, шуның белән бетерик, куертмыйк, ди...   Ну, Җәмил....

Комментариев нет:

Отправить комментарий