“Казан утлары”нда басылган романнар белән танышканда , әллә нәрсәсенә Мөхәммәт
ага Мәһдиевнең бер әсәрендәге, “бар якшы кинолар , бар начарлары һәм бар кытай
кинолары”, дигән бәяләмәсе искә төшә. Романда, шәхес проблемасы, аның мохит белән күп төрле бәйләнешләре, катлаулы
дөньяда кешенең четрекле философик, иҗтимагый, этик мәсьәләрне чишүе, очына чыгуы бәянләнә, дип чамалыйм...Безнекеләрнең
алымнары дөньяларны түгел, ә тар
кишәрлекне генә биләп, ак, кара һәм соры җепләр белән “Хупҗамалның
күргәннәре”, “Котбеттиннең өшкерелгәннәре”
өлгесенә генә турыланып
тукылмыймы? Паоло Коэльоның үз юлыннан тайпылмаучы кахарманлы, барча
төсләр җемелдәгән галәмнәр сыйдырышлы кыска романнары янәшәсендә алар, ялыктыргыч
, бетмәс-төкәнмәс сүз боламыгы тәшкилияте
булып кына калмыймы?
Мөслимдә, “Шуганка” совхозында
директор булып эшләгән Әхмәтханов
Сәлимхан әфәнде (соңрак ул Сарманга
күчте, Дума депутаты булып сайланды)
милиция майоры, Хәбиров Риф
абыйдан, “ кайсыдыр юньсезе юлга йөге
белән чүп аударып киткән, һәм бу беренче
тапкыр гына да түгел, участковыйга да,
уголовный розыск егетләренә дә әйтеп тормадым, эзләмиләр дә, тапмыйлар да, кемлеген ачыкласам , эшне зурга җибәрми генә, “совхозда каласың
килсә, көн яктысында, кеше күргәндә ял көне тачка белән ташып юлны тазартасың”, дип гөнаһын юуу мөмкинлеге биреп, башкаларга
сабак укытырга телим, булыш зинһар, бар
ышаныч синдә, дип үтенгән... Риф агай,
һәр эшнең очына чыгучы хәтәр оперативник, ОБХСС җитәкчесе, вазифасына
туры килмәгән эштән кыенсынып тормаган, дуслык хакына машина калдырган өем янына
барып, бер кулына таяк алган да
актарырга керешкән. Иренмичә, үзенә хас
ыхтыматлык белән һәр чүп кисәген күз уңыннан уздырган. Тырышуы бушка китмәгән, өем астында укучы дәфтәре күренгән. Ә аның тышлыгында
укучының исем фамилиясе ярылып яткан... Шулай итеп, чүпнең кайсы ихатадан чыкканы
аныклана...Минем “Милициянең йөз кызыллыгы»
бәяным (К.У., 2014 ел, 7 сан) кахарманнарының прототиплары иде әлеге мөхтәрәм шәхесләр, инде икесе дә бакыйлыкка күчте ,авыр туфраклары
җиңел булсын. Һәм Сәлимханның “безнең заман герое” булырга хаклы икәнлегенә ике
генә мисал китерим. Беренчедән, Татарстан гимны музыкасы өчен Рөстәм ага Яхин “Ока”
белән бүләкләнгән шартларда , ул
комбайнчылар ярышында җиңгән якташын һәм якташ бер җырчыны ул чор
өчен текә булган “Жигули” маркалы машиналы итте. Янә
килеп халыктан үз хуҗалыгында җитештерелгән сөтне кибеттәгедән
күпкә, судан арзан хакка җыюларын беләбез. Ә Сәлимхан әфнде, Мөслим
районында “Шуганка” совхозы директоры булып эшләгәндә моның киресен эшли
алды. Менә шулар да бәян ителгән әсәрем журналда басылу нәүбәтен көткән елларда, минекен артка этәреп
дөнья күргән зур күләмле романнар белән, Риф агай ысулында журнал тиражы
кызу темпларда җилгәрелүе сәбәбен ачыклау максатыннан, танышып барасы иттем. Алган тәэсоратларым “Звезда Поволжья” , “Безнең гәҗит
““Татарстан яшьләре” , “Идел”
атлы басмаларда һәм тагын кайлардадыр чагылыш тапты.
Тәнкыйть ярдәмендә уңай үзгәрешләргә багъланган беркатлы өметләрем акландымы соң? Миңа калса, өлешчә акланды. Әгәреңки журналның тиражы, җитәкче алмашынгач
ары таба әле бер ара кимесә дә моны , стабильлек, процесс тизләнмәде, дип хуплап була, чөнки бер хут алган җимерелү-таркалуны ансат кына туктатырмын димә, ул әле алып биреп тә китүчән. Тираж искечә калса , моны, негатив
тенденциягә чик куелу санап, казаныш, дип тә юанырга
ярый. Безнең очракта журнал тиражы аз булса да артты...
Үзем яшәгән Шәмәрдән бистәсендә очраклы
рәвештә ике ханымның әңгәмәсе шаһиты
булырга туры килгәне бар. Бистәдәш дигәне, каладан кайтканыннан, акчасын ничек туздыруы хакында
сораштыра...Тегесе, нинди киемнәр алуын, парикмахерга күпме түләвен, тагын нәрсәләргәдер сарыф итүен һәм янә килеп фитнес өчен
расхутлануын тәмләп сөйли. Шулчак, очкалак гәүдәле сылу бистәдәшем,
- Мин
билгеле гафу үтенәм. Әмма кайда соң монда фитнес? –дип, әңгәмәдәшенең май катламы үреп калынайган корсагына төртә.
Әлеге
әңгәмәне искә алу сәбәбе шул, бәгъзе танылган
язучыларыбыз, халык алдындагы
чыгышларында, “әдәбият әдәп сүзеннән
яралган”, дип куык очырырга ярата. Шундый мәлләрдә, төп әдәби журналның кайбер
саннарын борын төпләрендә җилфердәтеп, “ә кайда соң
монда әдәп?” -дип сорыйсы килеп куйгалый. Әлеге омтылышның гаделлеген раслау
җәһәтеннән элегрәк басылып чыккан кайбер
әсәрләрдән өзекләр китерми ярамастыр. Бу хакта “Т.Я”нең , 2014 ел 15
ноябрь санында басылган “Түр башына кемнәр уза?” мәкаләсендә әйтелә башлаган
иде, ошбу мәкалә тукымасына зарур кайбер кабатланулар өчен алдан ук гафу
үтенәм. Марат Әмирханның “Казан утлары” журналында сиксән яше тулар алдыннан
басылган “Ир-Мамай” атлы тарихи романыннан бер ләүхә : “Ыштаннарыгызны
төшерегез,- дип боерды Тохтамыш. Иң беренче хан башы өстендә үзе хаҗәтен
башкарды. Сасыга сасы үлем!” (“К.У. 2013 ел” №6, 44 б.) Аңлавымча, биредә мәшһүр татар ханының рухи дәрәҗәсе илебез
төрмәсе паханыныкы белән тиңләштерелә... Ханыбыз шундый икән, аксөякләребез ,
тулаем халкыбыз нинди булып чыга
инде, җә? Татар дәүләтләрендә кануннар, хөкемдарлар,
хөкем карарын җиренә җиткерүчеләр булмаган, аларда төрмәләргә хас әшәке
кыргыйлык хөкем сөргән, дип раслау түгелме соң
бу?...Тохтамышның шанлы бабасы Чыңгызханның атаклы Ясасын инкарь итүгә ук алып барып чыгармыймы әлеге язучы фантазиясе ? Шул ук авторның “Гәүһәршад” атлы янә бер романында хан
нәселеннән булган атаклы ханым турында язылганны телгә алырга да уңайсыз.
“...Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю-сәгадәт хәзинәсе булса,
барысын да чыгарып салды. Оялмады да, тарсынмады да: үпте,
кочты, ялады, сыйпады. Булат бәк үзе дә бушны бушка бушатмады”. Чорыбызның атаклы романчысы әлеге дә баягы Паоло Коэльо
үзенең “11 минут” романында фәхишәнең хезмәтен дә күккә ашу дәрәҗәсендә, матур
буяулар кулланып, нурга күмеп тасвирлап, шундый хатын-кызның да иң югары
бәхеткә лаек булуын нәзакәтле тонда тасвирласа, бу автор изге никах белән
пакьләнгән, татарның иң югары даирәсендәге аксөякләреннән булган, урыс
елъязмаларында олылап телгә алынган мәшһүр ир һәм хатын мөнәсәбәтен “эһ” тә
итмичә урам этләре матавыгы яссылыгына төшерә. Әгәр әлеге романчыбыз
Татарстанның бүгенге җитәкчеләре, аларның хәләл җефетләре турында шундый
фантазияләргә бирелергә җөрьәт итсә, әсәре журналда басылыр иде микән?
Ай-һай... Ихтимал ул очракта авторның гына түгел, ә әсәрне әдәби табынга
куючыларның да психик яктан сәламәтлеге табиблар игътибарын җәлеп итми калмас
иде. Ошбу әсәрләрне кемнәребез нинди дәрәҗәдә данлавы хакында сүз озайтып
тормыйм, кызыксынучылар интернеттан эзләп табар. Әлеге авторның, Тайдулла ханбикәне “ана үрдәк
сыман алпан-тилпән килеп йөри”, дип сурәтләвенең дә каян сут алуы аңлашылмый.
Шәхсән үзем Алтын Урда дәүләте язмышында фаҗигале роль уйнаган, уйный алган
әлеге шәхесне күз явын алышлы гүзәл, зиһенле, үткен фикерле, югары даирәдә сүзе
үтә торган тәвәккәл ханым булгандыр, дип күзаллыйм. Шулай булмаса, ул үз улын,
канун бозып, тәхеткә менгерә алыр идемени? Шул гамәле аркасында илдә болганыш
башланып, егерме ел дәвам итә, ә үзе һәм
тәхет яулаган улы ярты елдан соң һәлак ителә... Сафагәрәй ханның , хатыны
Сөембикәне урлау ихтималын кисәтү йөзеннән сарай сакчылары өчен өйрәнү уздыртуы
турындагы хыял җимешен укучыларның кайсы көлемсерәп, ә кайсы берсе чырай сытып йоткандыр, дип фаразлыйм... Искәндәр
Сираҗиның төп журналыбызда басылган
“Күкләр никахы” хикәясендә мәчеттә җомга намазы вакытында яшь мулланың “Коръән”
укырга өйрәнергә килгән туташ белән җенси мөнәсәбәткә керүе тасвирлануын укыгач
та, без татарларның дини җитәкчеләре шундыйга
да сәләтле, тәмам барып җиттек микәнни, инәңнең коерыгы, дип исәңгерәп
торуым истән чыкмый...Алай да Батулла Тукай бүләгенә лаек ителгән!? Сөембикә романы белән мондый ларның һәммәсенең борыннарына чирткән. Атаклы Сафагәрәй хан әлеге романда Франгизә атлы кол хатынның ике тез арасына башын тыга, ә Сөембикә, яшьлегендә ирдәүкә буларак тасвирлана, хәтта бер хатын, ир-ат дип белеп аның кочагына кермәкче була...
Әдәби басмаларда , мәгълүм бер өлкәдә һәм дәрәҗәдә белеме булуы
расланмаган, эш практикасы юк килеш
теләсә кайсы темага тотынып, шул исәптән дин, тарих, фәлсәфә, халык хуҗалыгы ,
төгәл фәннәр, аш-су хакында
остарып, асыл һөнәриләрне сагышка батыруларга, ягъни, гыйльми сәркатип
Дания ханым Заһидуллина шәрехләвенә иярсәк,
дидактикага бирелүләргә, ә гади тел белән әйткәндә гапь вә акыл сатып,
бөеклек дәгъвә итүләргә дә күнектек һәм
күндек, ахры... Белмәгән өлкәдә хәлфәлек итү –шарлатанлык дип атала . Дәүләт
химаясындагы журнал хадимнәренең моны
белмәве яки белергә теләмәве кызганыч.
Ярый, хуш, үткән эшкә салават,
аларына дога кыйлып, инде соңгы вакытта
яңа баш мөхәррир җаваплылыгында чыккан романнарны күз уңыннан кичереп
багыйк.
9 -10саннарда (2014) Анатолий
Егинның “Үзбәк хан” романы урын алган. Урыс авторы ханыбызны, аның хакимиятен,
ул урнаштырган тәртипләрне
үзебезнекеләрдән күпкә уздырып,
хәкарәтләп кинәнгәндер инде дисәм, ялгышканмын булып чыкты. Егет икән Егин әфәнде!
Нобель бүләге иясе Орхан Памукның
“Минем атым Кызыл”ы янында торырлык
егәрле роман иҗат иткән... . Алда искә алынган “тарихи” романнардан соң, бай мәгълүматка таянып язылган, татар
күңелендә горурлык хисләре уятырлык,
Алтын Урда” чорына караган чын тарихи әсәр басылып чыгуын бер могҗиза дип
бәяләргә рөхсәт итегез... Бабаларыбыз кырыс, мәгърур һәм затлы кешеләр булган,
ләбаса. Әлбәттә тәрҗемәче Рөстәм
Галиуллинга да хезмәте өчен рәхмәт әйтү кирәктер. Әсәр бер тында
укыла, вакыйгаларга бай, “тыгыз тәнле”,
һәр күзәнәгеннән тирән белем,олугъ
хезмәт нәтиҗәсе буларак, чынлык бәреп тора..
2014 елның 6 санында Әнәс Хәсәновның
“Бәхет кайда оя кора” атлы романы басылган. Автор әсәр кахарманнарын кыска нуктада тота,
аларны үз ихтыярына буйсындырып, әңгәмәләр барышында, сүз арасында җырчы Ильһам Шакировны мактата, Минтимер Шәймиев Политбюро әгъзасы Яковлевтан акыллырак, дип белдертә, Фәтхрахман Әхмәдиевне хуплап искә алдыртырга да җитешә һәм үз
фикерләрен халык мәкалләренә мөрәҗәгать
иткәләп дәлилләп баруны да онытмый.... Әсәрдә
мәхәббәт линиясе бар. Концертта урыннар янәшә туры килүдән танышып киткән кыз
белән егет бер кичне бергә йоклыйлар
да, уянгач , кызның әнисенә барып,
өйләнешүләрен белдерәләр. Шунда ук тормышларының матди ягын хәл итү өчен җәһәт кенә алыпсатарлыкка керешергә
карар кылалар.. Ул да булмый, болар
авызыннан рэкеттан, илдәге тәртипләрдән зарлану, сукрануларга бөя ерыла. Дәүләт
коррупционер дип белдерелә, бизнеска комачаулаучы тикшерүчеләр әрләп телгә
алына, җитәкчеләрнең миллиардлар урлаулары хакында сукранулар китә һәм армиядәге
“дедовщина» да онытылып калмый. Хәлбуки, автор, үзе элеккеге хәрби
булгангамы, шунда ук, армия
җәмгыятнең көзгесе икәнлеген искәртергә ашыга. Ул,
әйтәсе килгәнен бик гади, бер
кахарманыннан сорау, ә икенчесеннән
җавап бирдертү шәкелендә урынлаштыра... Кыскасы, бәян ителгән кимчелекләр
вакыйгалар агышыннан тумый, ә декларатив тәртиптә генә белдерелә Янә килеп ,
Әлдермештән Әлмәндәр спектакленең шәплеген әсәрнең төп герое аңлый, ярата, ә
аның хатыны Тәнзилә яратмый һәм бу яратмау аңламау дип бәяләнеп, аның тискәре
образ булуына саллы дәлил сыйфатында
тәгәрәтелә. Тәнзиләнең тагын бер гаебе - армиядә хезмәтен тәмам итеп, болар гаиләсенә кайтып күренгән ире абыйсына төксе торуы...
Тәнзиләнең әлеге олы яшьтәге элеккеге хәрби карт буйдакка тискәре мөнәсәбәтен аңларга һәм акларга да
була торгандыр. Янә килеп, “КУ”
журналында, 2005 нче елда басылган “Төрле- төрле уйласак та” исемле
мәкаләдә туксан бер яшькә җиткән картның
намазлыкка басасы урында урыс авылына
барып эчеп кайтып бакчасында үлүе матур түгеллеге , әсәрнең Энсон Хайнлайнның
хатыны белән бергә язган “Явызлыктан өрекмәм”атлы затлы романына аваздашлыгы ,
аның буенча интернетта “Таныш булыгыз, Джо Блэк” атлы фильм эленүе, “Америка Әлмәндәрен” Энтони Хопкинс , ә Әҗәлне Бред Питт
уйнавы искәртелә.. Кыскасы,
Тәнзиләнең бу әсәрне яратмавын , зәвыгы
үзенчәлеге белән дә аңлатып була... Әсәр бара тора көнкүреш эргәдән
детективлыкка салулап, алга таба
анда криминаль үлем белән бәйле тикшерү эшләре урын ала...
Мәгълүм ки, үлем белән бәйле җинаятьне ачыклаудан җинаять эзләү (уголовный
розыск) оперативниклары читтә кала алмый. Бу әсәрдә һәр соравы белән җаныңны
бугазыңа китерергә сәләтле андый
тәфтишләүчеләр гел юк,
тикшерүченең сорау алуы балалар
бакчасы тәрбиячесенең сабый бала белән әңгәмәсен хәтерләтә...Ә бит бу эргәдә
сорау алу тактикасын теориядә махсус өйрәнеп, практикада кулланып шомарган затлар казгана... Әсәр геройларына тирән уйланулар, нечкә
психологик кичерешләр хас түгел, ә тасвирланган җенси мөнәсәбәтләр
нәзәкатьле эротикадан ерак, алар факт буларак искәртелә һәм романның нинди укучыларга өметләнеп
тәкъдим ителүе мин фәкыйрьгә аңлашылып
җитмәде... Бу гаҗәп тә түгел. Салтыков Щедрин иҗатына гашыйк кешене андый гына
лирика белән алгысытып булмый
торгандыр?... “Бәхет кайда оя
кора?” романы тәмамлангач, аста вак
хәрефләр белән авторга сиксән яшь тулуы хәбәр ителә. Димәк , агайның шундый олы яшьтә дә мәхәббәт темасына
тугърылыгына сокланырга гына кала.
2014 елның 7 санында Әмирҗан Моталлаповның “Гамь”
романы басыла башлап өч санга җәелә... Роман социалистик реализм ысулында
эшләнгән, матур азак белән тәмамлана.
Романда авыл тормышы, бөтен ваклыкларын белән автор хикәяләвендә саф татарча, тере телдә бәян ителә. Автор
тарафыннан арттырып җибәрүләр,
белмәгәнне белгәнгә сабышып язу, акыллы күренергә көчәнүләр гел юклыгы күңелне
хушлый. Әлеге әсәрне ,вакыт-вакыт туры сөйләмгә күчерелгән очерклар,
мәкаләләр җыелмасына охшап кала , дип
расларга җөръәт итмәвемнең җитди сәбәпләре бар. Бәгъзе каләмзатлар
әдәби әсәрне мәкаләгә охшаган, дип әйтеп, мәкалә язуны роман, бәян, хикәя сырлаудан гади,
пүчтәк бер шөгыльгә калдырмакчы. Түрәләрнең аяк астында уралып, каршыларына
чыгып, көчәнеп елмая - елмая аларны
күккә чөеп язганнарын мәкалә, алар турында, тез йөгенеп әтмәлләгән китапларын
публицистика, дип иман китерүләре шундый фикердә ныгырга этәрә булса кирәк.
Хәлбуки, минем карашка Аркадий Ваксбергның суд очерклары, Дмитрий Холодов, Анна
Политковскаяларның мәкаләләре янында бәгъзеләрнең бармактан суырып язган
романнары чүп өемнәреннән гайре һич ни түгел. Мин мәсәлән быел татар матбугатында
игътибарга лаек бер генә шәп мәкалә басылды
дип саныйм. “Шәһри Казан” газетасында Рәмис Латыйповның “Рифгать окопы”,
дигән язмасын күздә тотып әйтүем.
Интернетка да эленгән бу мәкалә
бәгъзе романнарны, кем әйтмешли, этеп
ега, бүгенге көнгә кырыс,
өметсез диярлек, әмма ләкин гаделлеге шик уятмаслык диагноз куя.
Әмирҗан әфәнде әсәренең, иң
тетрәндергеч мизгеле, Фәнияне алдап
киткән егет Фаязның Фәниянең ире Сафа белән яу кырында очрашуы, һәм, үләр
алдыннан аның Фәния белән кавышу турында
хыяллануы... Әгәр гонорар бит санына карамыйча, әсәрнең сыйфатыннан
чыгып түләнсә, бәлки бу автор романга
сарыф иткән материалы нигезендә Ибраһим Газиның “ Тургай картая микән?”,
Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән вәсыять”е янәшәсенә куярлык хикәя иҗат итә алган
булыр иде, дип фаразлыйм...
Романда
мәхәббәт тарихлары да , җинаятьчеләр дә, хөкем сагында торучылар да бар
һәм вакыйгалар агышы да табигый сыман. Украин кызы белән татар егетенең мәхәббәте,
аларның кушылуы тарихы , малайларының татарча сөйләшүе бар да әйбәт,
укучы күңеленә хуш килерлек . Интермилли гаиләләр шулай корылса , кем
каршы килер? Әсәрнең бәян ителеше күпмедер дәрәҗәдә рефератны, намус белән
бөртекләп ирекле формада төзелгән хисапка (отчетка) тарта төшкән. Анда сугыш
юк, ә сугыш турында авторның шәрехләмәләре, НКВД хезмәткәре юк, ә аның турында авторның тасвирламасы... Бу социалистик реализм
ысулында язылган әсәр үзгәртеп кору
чорына кадәр, СССР заманында, әйтик Сөббух Рафиков кебек авторларныкы
янәшәсендә басылып чыкса, бәлкем әдәби вакыйга буларак та кабул ителгән булыр
иде... Крокодил , аулаган киеген су астында тотып, сасытып ашаганы сыман,
бәгъзе мөхәррирләр әсәрләрне көннең кадагында
суккан чагында чыгармый тоткарлый шул, шайтан алгырлары. Ә бүген, Астафьевның “Прокляты и убиты”романы , Георгий Климов бәяннары, Ибраһим Салаховның “Тайгак кичү”е,
Локман Закирның “Мостафа”сы (менә кайда НКВД хезмәткәре образы бар ичмасам!) һәм
башка тәҗел әсәрләр белән таныш укучыга шактый зур күләмдәге ошбу романга төялгән
мәгънәви йөкнең барлыгы-юклыгы,
кыйммәте һәм зарурлыгы аңлашылып җитмәскә дә мөмкин.
Хәзер авыл, район тарихлары язып, китаплар бастыру
модада. Бу әсәрнең әһәмияте бигрәк тә Актаныш районы, аның аерым төбәге өчен
әйтеп бетергесез мөһим булуы ихтимал... Шунысын да әйтим, әлеге роман “КУ”(Казан
утлары) журналының даими авторлары соңгы елларда калыплаган иҗат җимешләреннән соң, барыбер дә
алга китеш, ә кем белә, бәлкем сикереш
үктер..
Зиннур Хөсниярнең “Гарасат” атлы
романы да бит саны буенча байтак кына авторларның борыннарына чиерткән. Романны язганда авторның күп көч түккәнлеге,
тырышканы сизелеп тора. Оригиналь шәхес
Камай образы шактый уңышлы хәл
ителгән. Су турында фәлсәфә кызык кына.
Бу әсәрне тәнкыйть итәргә дә шыкаеп
торышлы, чөнки автор романда әйтелгәннәрен Коръән сүрәләренә таянып
дәлилләүне җайга салган...
Әсәрдә, илдәге вәзгыятькә ризасызлык
белдерелә, бер милләтәшебезгә (Рәис Сөләйманов – Р.З.) артык каты бәреленә(
хаинлектә гаепләнә?!! –Р.З.). Мин ул
әфәнденең РИСИ кысасындагы эшчәнлеген тәнкыйтьләүгә каршы түгел анысы ,
хәер, аны тәкыйтьләүче мәкаләләргә
матугатыбыз кытлык кичермәде дә шикелле
, хәлбуки суд вердикты юк килеш кемне дә булса
алай гаепләү ни мантыйк, ни канун
киртәсенә сыймый. Нинди гаепләре бар соң аның шул тиклем? Татарстанда татарлар белән дуңгызлар
санын тигезләштерү проекты –аныкы булмады кебек? Авыл халкы җитештергән сөтне
кибетнекеннән күпкә арзан хакка җыюдан кесә калынайтучы ул түгел. Әдәби
журналларның тиражларын бетемсезлеккә турылауда
аның гөнвһы юк. Татар җырларын моңыннан, рухыннан бунап алып такмакка
каулауга һәм эфир вә сәхнәләрне шулар яулавына юл куюга аның дәхеле юк.. Белер белмәс Коръәнгә
тотынып, “яратты” ( сотворил) дигәнне
“яралтты” ( зачал)га үзгәртеп “Казан утлары”
журналы мөмкинлекләрен дә эшкә
җигеп ( моны Адлер агабыз Тимергалин искәреп язып чыкты), аңнарга буталыш , ә бәлки вирус дип әйтү
дөресрәктер, кертүдә аның шулай ук
катнашуы юк, ләбаса. Дөрес, “Звезда
Поволжья” газетасы битләренәдә басылган
мәкаләләре, аерым милләттәшләр күңеленә
хуш килмәве хак. Мин дә шул исемлектә. Ә менә җавап буларак басылган егәрле аналитик мәкаләләр тууына җирлек
биргәне өчен, бәлки аңа рәхмәт әйтергә дә кирәктер?...
Камил Кәримов иҗатын халык язучысы Батулла “КУ”да ,Тукай бүләгенә мөнәсәбәтле
мәкаләсендә “энҗеле иҗат” , дип зурлады
“Звезда Поволжья” газетасында басылган «Синтезатор” исемле мәкаләмдә мин
фәкыйрь аның иҗаты хакында бүтәнчәрәк
яздым... Аның чираттагы чират тормый
басылган романы, биләгән мәйданы буенча
башкалардан күпкә өстен, дип санарга рөхсәт итегез. Романның исеме дә хәлле -“Тургайлы болытлар”... Сүз дә юк,
автор исемне сайлый белгән. Аның үзе эшләгән журналда алдарак дөнья күргән романнарының исем шәрифләре
һичкайчан тел-теш тидерешле булмады. “Игезәкләр йолдызлыгы” атлы моннан алда
дөнья күргән романында , сугыш чорында,
бәбәйгә узган хатын –кызларның
челләдә, урак урганда ураза
тоту-тотмавын авыл мулласы яраннары
ярдәмендә катгый контрольдә
тота...Яраннары, ике арада, тыз-быз чабыша , ә төне буе ашап эчкән имам, өендә,
салкын-җиләс шартларда хәбәрләрне кабул итү белән мәшгуль... Кырыс сугыш
законнары, барча ресурслар НКВД уяулгы шартларында җиңү өчен тулы куәтенә эшләп
торган шартларда, совет авылында менә
шундый әкәмәт... Гүяки муллалар
белән әллә кайчан эш бетерелмәгән, һәм, әйтерсең, муллалыгыннан баш тартып, авыр салымнардан
изелеп, күкрәк көче белән яшәүче, Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе, әбием Гайниҗамал
белән бертуган Сөнъгатулла хәзрәтне НКВД подвалында атмаганнар... Шунысы
кызык, совет чорында азу ярган атеистлар
пропагандасы өчен кулай эпизод сипләнгән әлеге романны Татарстан язучылар
берлеге идарәсенең Тукай бүләгенә тәкъдим итүе беренче тапкыр гына түгел... Ә
бит, хатын-кызларга көмәнле чакларында гына түгел , күрем күргән
көннәрендә дә ураза тотуны ислам
тәгълиматы гөнаһ санап, катгыян тыя...
Матур исем кую укучыны җәлеп итү
өчен зарурдыр иде ул. Ә менә укып чыккач,
аның җисемгә туры килмәве
ризасызлык уятырга мөмкин...Хәер, анысы инде автор иркендә. “Арт тегермәне”, дигән ат
куйса да, эчтәлеккә чат ябыша, аны ача икән, кемнең ни дәхеле?...Мач килүче
исем, әсәрне тәнкыйтьтән араларга да
сәләтле, миңа калса...
“Тургайлы болытлар” романы иске машинаны сату турында сүз куертудан башланып китә...Автор тегеләй төрләндерә теманы, болай бора, җеп очын чуалтып, чияләйләндереп бетерә, әйтерсең ике ноктаны туры сызык тоташтыруын әллә аңламый, әллә җаны тәне белән кабул итми.
“Тургайлы болытлар” романы иске машинаны сату турында сүз куертудан башланып китә...Автор тегеләй төрләндерә теманы, болай бора, җеп очын чуалтып, чияләйләндереп бетерә, әйтерсең ике ноктаны туры сызык тоташтыруын әллә аңламый, әллә җаны тәне белән кабул итми.
Безнең якта булган хәл, бер әби
туганнарына күчтәнәчкә тавык йомыркасы
керткән. Икенче көнне , туганы очрагач, күкәйне ашавы ашамавы белән
кызыксынган. Тегесе, юк, дигән. Өченче көнне дә кызыксынган. Тегесе ашадым ,
дигән. Минем бертуган апам шушы җирлектә уен уйлап чыгарды. “Ул күкәйне суда
пешереп ашадыгызмы, майда куырыпмы?” Суда булса, “күкәйне кайсы башы белән
ваттыгыз? Аны тозга манчып ашадыгызмы, әллә тоз сибепме?Май ягыпмы, сөт өсте
сылапмы? Суда пешкән булса, җеп белән бүлепме,
пычак ләнме?” Һ.б,һ.б.ш.и. Менә шушы дулкында күрше кызы белән боларның
сораулары бер мәл йөздән дә артып китте... Кызганыч ки, әйтелгәннәрне җыеп
бастырып, роман дигән исем куярга һәм
“КУ”га юлларга берсенең дә башына килмәгән.
Әлбәттә бу уенда ниндидер иҗат
очкыннары бар. Радиода телгә ни килсә, әлбәттә белгән-ишеткәннәрдән чыгып
бете-бете килеп сөйләп утыру һәм
телеэкраннан акыл сату да иҗади эшкә
санала ахрысы бүген. Шушы ысулда такылдаганнарыңны, әйтергә
теләгәннәреңне кәгазьгә төшереп аңа роман дигән баш куеп та, номер үтми микән
инде? Әйтик, әгәр редакциядә эшләсәң,
яки идарә әгъзасы булсаң?…Аннары автор үзенең мәхәббәт маҗаралары, интим
мәнәсәбәтләре белән таныштырырга керешә. Бөек иҗатчылар турында халык арасында
гайбәтләр дә тарала, йөремсәк мәзәкләр дә чыга, аларның шәхси тормышлары белән
танышу ихтыяҗы да булмый калмый... Редакция хадиме исә үзенә
карата мондый ихтыяҗның булу-булмавы белән санлашып тормастан дүрт санга
җәелгән роман язып ташлаган һәм ул “беренче китап тәмамланды” , дип төгәлләнә,
рәхмәт яугыры. Кыскасы Камил Кәримовның
интим тормышы турындагы истәлекләре
дәүләт заказы (госзаказ) тәртибендә химаяга лаек ителә... Димәк, әле
тиздән,( бар икән күрәселәр!) икенчесе, өченчесе төп әдәби журналның яртышар
еллык араларын ничәдер тапкыр томаларга
мөмкин. Минемчә язучыларга әйтик йөз яки
ике йөз бит әсәрен гонорар түләп бастыру форсатын дәүләт хисабына хәл итүне
аңлап була. Язучылыгын раслау, киң катлам укучыларына язганын җиткерешергә
андый ярдәм кирәк. Аннары инде ул ,
укучысына кирәк булса ирекле йөзүгә күчәргә , китапларын үз хисабына чыгарырга тиеш була. Әгәр язучы билгеләнгән лимитны, әйтик ике йөз битне
арттырып тагын да бюджет химаясындагы журналда
әсәр бастырырга тели икән, инде гонорар түләнмәскә һәм чыгымнар автор җилкәсенә төшерелсә гадел була. Һич югы артык һәр бите өчен ,
әйтик өч тиеннән символик хак түләтелсә дә ярап торыр иде. Шушылай эшләнмәсе
тар даирә журналны җимле тагаракка
әйләндереп, үзе һәм әшнәләре өчен игелек чыганагына турылый
һәм андыйларның һәр романы, һәр
бәяны, сыйфатлары нинди булуына карамастан,
яңа язучылар юлына ярты ел саен
ишелеп, әдәбиятыбызны бетемсезлеккә турылый....
Ә бит татар язучысына язар өчен тәҗел темалар
җитәрлек..... Әйтик, Гётенең, “китап яндыручылар ахыр чиктә кешеләрне яндыра”,
дигәнен эпиграф итеп алып, әдәбиятыбыз
язмышы хакында, яки Дәрдмәнднең “сөт
калыр, ватан китәр”еннән керешеп, авыл
халкыннан кибет бәясеннән күпкә арзан хакка сөт җыйнау һәм башка шундый “игелекләр” аша татар авылы,
милләт язмышы белән уйнау, яки якташыбыз, гимннар язу остасы Николай
Марянинның интернетка эленгән “Моя твоя не понимает” атлы язмасыннан хут алып,
Татарстан гимнының егерме ел дәвамында
тууы турында хет тарихи, хет фәлсәфи , хет сатирик бестеллер тудыр...Һ.б.Һ.б.ш.и.
..Әлбәттә минем бәя, минем фикерләр
ахыргы дөреслек була алмый торгандыр.
Әдәбият белгече түгелмен, һәм
тәгәрәткән фикерләрем техник белемле гап - гади китап укучыныкы буларак кына кабул
ителсен иде. Җитешмәгән җирен әдәбият галимнәре дөресләр, димәкче идем дә,
тукталып калдым. Аларның редакциядә эшләүчеләр иҗатын мактап
язганнарын укыгач, фәнне кызганып, ә үзләрен жәлләп елап җибәрәсе килә...
Мәгънәви йөк шырпы кабына сыешлы икән,
аны тарттыру өчен К-700 тракторына тагу мәҗбүри түгел... Зур романнар
бүген динозаврларны хәтерләтә : алар
котсыз зур, башларыннан коерыкларына
кадәр ара ифрат ерак, ә ми зурлыклары
тавык күкәе чаклы гына... Андый
җитештерү шаукымы уңаеннан танылган әдәби тәнкыйтьче Мансур Вәлиев, бер тапкыр “ми китү” дигән бәяләмә дә ычкындырган иде, шикелле...
Язмам башында әз булса да төп әдәби
журналыбызның тиражы үсүе искәртелгән
иде...Кем белә , моның кискен борылышка ишарә булып куюы да бик мөмкин. Ул
чакта чын, хакыйкый тәнкыйть терелеп, галим дигәннәребез ихласлыкларына
хилафлык китерми башлар, ә бу теләсә нәрсә бастыру юлын бикләр һәм әдәбиятыбыз савыгыр,
мантыр...Нәтиҗәдә бер юньсезе дә,
бар яхшы романнар, бар начар романнар
һәм бар “КУ” ский романнар , дип теш агартырга кыймас, шәт иншаллаһ...
Кемдер, тәнкыйтьтән бер файда юк, дип санап,
минем язмаларымны җил тегермәнәре белән көрәшү,
иләк белән су ташу сыман буш эшкә чыгарыр. Ә бит бу очрак өчен көрәшнең үтемле юлы
атаклы совет диссиденты Владимир Буковскийның “И возвращается ветер”
әсәрендә җиткелекле һәм тәсфилле бәян
ителгән. Иректән мәхрүм шартларда да
мәхбүсләр төрле-төрле инстанцияләргә, хәл итә алу-алмавына карап тормастан, әле
шундыйракларга күбрәк басым ясап,
көненә ким дигәндә утызлап заказлы хатлар яудыралар... Аңлашылса кирәк, бер-ике омтылыш белән генә боз таулары бөялешен кузгату мөмкин түгел. Кем
әйтмешли, тамчы ташны тама-тама тишә. Архимед, бирегез таяну ноктасы һәм
мин дөньясын әйләндереп
каплыйм , дигән. Ә таяну ноктабыз
бар, ул - Конституциябезнең икенче маддәсе : анда илебезнең һәр гражданы
иң югары
кыйммәткә ия зат( высшая
ценность), диелгән. Һәм мөрәҗәгатьләрнең ( бу мәкалә дә мөрәҗәгать) ишле булуы
отышлы, чөнки, иртәме-соңмы сан сыйфатка
күчә... “Дошманнарның күле кипсен,
безнең диңгез шауласын” дигән куркыныч җыр дулкынында, “әдәбият кипсә кипсен,
безнең кесәдә чыңласын”, дип яшәүчеләргә битараф тору милләтебезнең мәгънәләр
пространствосын бетемсезлеккә турылый...
Комментариев нет:
Отправить комментарий