Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 26 июня 2011 г.

ХАН ТУНЫ

       Җинаятьләр эзләү бүлеге хезмәткәре өлкән лейтенант Зәбит  Шәвәлиев өстәлендә кизү бүлеге белән турыдан туры ялганыштагы телефон чылтырады:
      -      Теге калай әтәчне   кайчан китерик?  
-       Хәзер.
             Зәбит , тимер сейфын ачып ,  “эш” дип язылган папка тартып чыгарды һәм шуны актарып  ашык-пошык укыштырырган  арада ишекне   шакыдылар .
- Керегез, ачык.
Милиция  сержанты  Хәев тоткарланучы Зәки Фәрхуллинны озата килгән икән.  Зәбит  тоткарланучыга утырырга урын күрсәтте .
-    Гражданин Фархуллин, - дип башлады Зәбит, иренеп кенә, “дело” дип язылган папка эченнән бер-бер артлы кәгазь битләре тартып чыгарып, - Менә бу беркетмәгә  күршең Гайфетдиновны тукмавың,    сүгенүең, ягъни  хулиганлык гамәлләре кылуың теркәлгән. Язылганнарны раслап  кул куюдан баш тарткансың. Ә бу аңлатмаларда   Гайфетдиновка сугуың һәм сүгенүең  бәянлана. Монысы -Гайфетдиновның  тән җәрәхәтләре алуын раслаучы   табиб белешмәсе. Рәсми сорау алуга күчкәнче аныклап узыйк :   гаебеңне таныйсыңмы,  юкмы ?
           Урта буйлы,   кысыграк күзле һәм дәү борынлы,  маңгаенда буразнадай бердәнбер тирән сыр яткан агайның тамыр баскан көрәктәй кулларына игътибар итте Зәбит.   “Гайфетдиновка ару   эләккәндер,  ахрысы...”
-  Минем хан туны  буласым килми энекәш, -диде Зәки Фархуллин, милиция офицерына маңгай астыннан сөзеп карап. - Пртакулга иң башлап шуны теркәгез дип еландай телләремне чыгарып әйттем,  учаскауый тыңламый,  шуңа  беркетмәсенә кул  куймадым  и  куймыйм да.
-  Ниткән хан туны ул тагын? 
            Зәки,   эре тешләрен күрсәтеп елмайгандай итте. 
-       Хан туны дип мин  аптекада сатыла торган әйберне әйтүем. Бар ич инде хәерчеләрне арттыруга каршы  әмәл... Призер дип тә башлана әле аның исеме.
-    Презервативны әйтмисеңдер ич?
-   Шул зәхмәт. Мин аны, хатын ачуланмасынга, культурный итеп,  хан туны дип  кенә атыйм...  Күрше мине шулай дип атады бит. Һәм  кирәген алды. Бөере үсеп киткән иде соңгы араларда, бераз киемендәге тузаннарын каккаларга туры килде...
-  Юл уртасына басып, аңа машинасы белән   борылырга юри комачаулаганыңны таныйсыңмы соң?
-   Бии белмәгән аюга урам тар. Ә нигә ихатасына алып кайта ул комбинат машинасын? Калдырсын, эш урынында. Беркөнне,  минем  ихата каршындагы чирәмлеккә ярты тәгәрмәч белән кереп борылган иде,   тагын таптамасын дип чыгып бастым шул.  
-   Аның сине мыскыллавын раслаучы шаһитларың бармы ?
-   Үзе исәндер бит ?
-   Ә ул бернинди мыскыллы сүзләр әйткәнем юк,  дип күрсәтмә биргән монда.
-   Элек, янгынчылар һәркемнең  өй диварына  сүрәт төшкән калай кадаклый торганнар иде: кемгә багор  сүрәте, кемгә көрәк, ә кемгә балта тамгасы туры килә.  Ә моңа  нәрсә тиеш икәнен  бөтен урам белә... Шул кеше сиңа шулай дип торсын әле, үтермәгәнгә рәхмәт укысын.....
-    Ә ни өчен сине  ул  төшенчә шулкадәр ярсытты соң ?  
-     Минем яшәү кануным  шундый, апаем, бер вакытта да   хан туны булмаска. Гомер кыска,  без монда кунак ,  вәт минем план - шуны  кеше булып  уздыру. Бу миннән  сиңа да теләк,  и  бүтән хезмәттәшләреңә дә вәсыять: нифкүкәем случаи хан туны булмагыз!
-   Милициядән көләргә мәтәләнүең түгелдер бит, гражданин? Андый ниятең булса , уңайсызрак урын сайлагансың...
-  Әгәр  президентка юлыксам, аңа да шушы сүзне җиткерәчәкмен! Тукай яшәгән йортны иштеләр бит, гарьлеге ни тора!
-   Тукта, тукта. Тукайны тынычлыкта калдыр .  Бу дөньяда , үзең әйтмешли  хан туны булмый  яшәү, гомумән  мөмкин хәл микән соң  әле ул?  Бигрәк тә олы урында утыручыларга?
 -  Хан туны булып яшәү кемнәргәдер җайлыдыр да , тик минем өчен түгел!   Яшьлектә колхоз рәисе кызына өйләндем бит инде.  Какырас колхозга өр яңа ГАЗ -53  кайтты , бабай әйтә, кияү балакай, мә ачкычлар, машина  синеке  ди. Юк, мин әйтәм ,  Хөсәенгә тиеш , дим. Бу  Минзәлә сохоз-техникумына читтән торып укырга керергә димли,   колхозга  баш механик итмәкче ..   Ә минем  хан туны буласы килми!...Ни хакым бар  бер дигән механик Сәгъдулланы  кәшәләп, урынын яуларга?  Өйне дә үзем салдым, эңкәш.  Агачны  бер җәй лесникка эшләп, мангай тиремне чыгарып алдым.  Перси кияве буларак, ансат кына өйгә тиенсәм, йортка кергән төсле була дип  карыштым,  хатынның чәбәләнүләренә.  Йортка кергәнче ...укка кер ди бит безнең халык.  Колхоздагы тормыш артык уңайга китә башлады бер заман, и мин түзмәдем,  укталдым район үзәгенә,  СХТ га барып  кердем. Бабайга ышыкланып түгел, электән чакыралар иде инде анда . Эшли торгач,   яңа машинага да  тиендем, аерым ихаталы фатирын да кеше рәтеннән алдым...Стенасы, түбәсе бар иде , калганын малайлар белән  эш итеп  бетердек. Әле менә  өченче ел, олы малайны өйләндерергә булгач , хатын  колак итен кимерә, “хәзер модасы шул, туй чыгымнарын ике як та уртакка күтәрә, булачак кода-кодагыйлар  барлыклы кешеләр,  шулай дип кенә сөйләшик” , дип өзми дә куймый. Ә мин әйтәм , юк,  дим. Хан туны буласы килми, апай!.. Үземнең дә килми, малайны да гаилә тормышы корган көненнән шул сукмакка турылауга каршы! Ике сыерны  суеп саттым,  ә намуска  тап төшермәдем...  Тора-бара , онык тугач,  башка  чыктылар,  машиналы да булдылар, “җиделе”дә йөри минем малай.... Э куршенен иномаркасы гаражында чери, узе черек , эллэ кайчангы“алтылысында да йори, шуны да , нэрсэгэдер упкэлэгэн атлы кылынып малаена бирми, тезлэндемэк кели бугай...Эш  урыныма барып сораштыр тикшерүче әфәнде, урамдашлардан кызыксын, минем кем икәнне.   Гайфетдинов яши белә анысы, маладис , әмма хан тунлыгыннан да хали түгел ул! Хатыны да үзенә иш. Малайлары чирләшкә,  итәк җиленнән дә салкын тидереп, мин белә белгәннән  бирле лышык-лышык маңкасын  ашап йөри. Ничә карама,   радио колаксасы кигән булыр, кулында кәрәзле телефон, гел шуны әвеш-тәвеш китерә. Шул хәсрәт тә өйләнгән булды бит бер заман и  кәләшенең ата-анасы сатып алган фатирга барып керде... Улын, нәселе тамырын йортка кертүче мэхлук ни дип тора бит, хурлыгыңнан үлмәле... Сүгенелгән, йодрыкларга ирек бирелгән,   таныйм...
          Фархуллинны алып чыгып киткәч, озак та үтми ишекне кашыгандай иттеләр
-   Керегез, -диде  Шәвәлиев, коры гына.
             Ишектә , күз төпләре  кара  янган Гайфетдинов пәйдә булды.
                 Шәвәлиев , ишарәләп  утырырга урын күрсәтте. “Кунак”, күрәсең утыргычның төбе тирәнлеген  абайламаган иде, “алтын бишек”кә эләктем дип куркып микән, күзләрен чытырдатып йомып алды..  Гәүдәне кочып-кысып ала торган  тирән эчле, агач култыксалы иске кәнәфи  астына электр пиче утнаштырылган булып, шуның  штепселе өстәлдә ята иде. Зәбит җәплекәне розеткага турылды. Шул ук мәлдә өстәлдәге ниндидер хикмәтле тартма йөзлегендә утлар җемелдәште, ниндидер прибор угы хәрәкәткә килде.
-          Киттеме җылысы?
-          Әйе. Нәмәкәй  соң бу?
-          Дөресен сөйләтә торган прибор . Казаннан кайтты. Ялганласаң арка миенә бәрә,  гомерлегеңне алуың бар...
-          Ә кем ялганлый  соң әле монда?- дип кыбырсып куйды,  тавышы нечкәреп киткән   Гайфетдинов.
-          Син    күршеңне мыскыл иткәнсең, ә шуны яшергәнсең.
-          Зинһар приборыңны сүндерә күр, хак дөресен  генә  әйтәм.
               Тикшерүче штепсельне уттан аерды.
-          Алдашырга киңәш итмим, -диде ул , астыртын елмаеп.-  Ультра фиолет нурлар синең умырткага үтте инде , ялганласаң, тәэсире булмый калмас.
            Гайфетдинов урыннан тормакчы булды, әмма , каушабрак калды ахры, аяклана алмады :
-          Юл өстендә тәмәке тартып тора бит, -диде ул күзләрен челт-мелт йомгалап.-  Баскан, каккан казык сыман. Ә минем Казаннан кайтыш , эт булып арылган,  карын  ач. .
-          Презерватив дип әйттеңме?.
-          Ычкынып китте шул.
-          Ә  шәхесне  мыскыл иткән өчен  Кодекста  маддә бар...Нишлибез  инде хәзер?
-          Зинһар хур итмә,  иптәш өлкән лейтенант. Болай да миңа ару эләкте бит инде . Бәлки берәр йомышларыгыз  бардыр? Казаннан ни дә булса алып кайтасымы шунда...
-           Аңлатмаңны кабаттан, дөресләп  язасы була... 
-           Аннары нишләтәсез?
-           Мине оешмагыз белән  эш итүче бер- ике иптәш кызыксындыра, Гайфетдинов.  Шулар җәһәтеннән  әзрәк булышсаң, уртак тел тапмый калмабыз...
                      Гайфетдиновның күзләре май күргән мәченекедәй ялт-йолт килеп, уйнаклап алды.
      -     Фчегда пажалысты , милиция үзебезнеке, -диде ул, карлыгып китеп.
      -      Оешмагыз турында  нәрсә әйтә аласың?  Андагы хәлләрне үзем дә чамалыйм бераз,  бу  инде синең дөрес сөйлисеңме, юкмы икәнен тикшереп карау хаҗәтеннән генә кызыксыну...
- Бездә, элек-электән бер рәтле кеше дә булмады!- дип элеп алып-биреп китте Гайфетдинов.-    Ә балык башыннан чери. Социализм заманында  итне  таныш белешкә цехтан гына  сатып җибәрәләр ие , акча  диликтыр приумныендагы суыткычка җыела торды, и һәр кич , эш азагында диликтор белән главбух чыш-пыш килеп шуны бүлештеләр  ...    Акчаны кассага кертү юк, чөнки аны алай сатарга  ярамый да бит.
-   Итнең  бит исәп хисабы бар , каян чут чыгарды соң  ул кап-йотларыгыз? Ашханә аша микән ?
- Колхозлар бай иде бит ул  чор, маллар күп килә, чират су буе сыман,  вакыт узган саен терлекләр авырлык югалта, шуңа һәркем любий шартка күнеп тизрәк тапшыру җаен карый. Ягъни, кабул иткәндә  күпме кирәк шул кадәр скидка салына , кәтигүриясен төшерәләр и һәркемгә дә менә моннан җитә торган була...
- Үзең дә  алып чыккалый  идеңме  ?
-  Чишмә буенда  яшә дә ,  су эчми тор имеш...
-   Син артыграк ачылып  китмәдеңме агай-эне?- дип куйды Зәбит,  кет-кет көлеп.
 - Дөресен әйтмәсәң сәләмәтлеккә суга дидең ләбаса?! Аннары, әллә кайчан бит инде ул. Срок давности прашул...
 - Хәзер  ни ямен табасың соң эшеңнең? .Казанга продукция илткәч, кайтышлый шэхси кибетләргә товар алып кайтып юануңнан кала?..
   -  Бар шатлык , яшәү чыганагы шул инде хәзер, иптәш өлкән лейтенант. Шуннан купсенэлэр. Ул да булмаса эшләп тә йөрисе юк.
-  Ярый, ярый, борчылма. Димәк килештек,  күрешкәләп торабыз?
-        Сез дигәндә, сәкедән төшкәч, аяк идәндә! Ә   кем кызыксындыра соң?
-    Зиннәтуллинны ничек бәхилләтәләр ?   Комбинатыгызны канализациясе рәтләп эшләми   , шакшылары урамга  агып чыккалый, ә штраф салганнары  юк шикелле...
-   Узган атнада  комбинат ихатасында бер бозауны күз каршысында кыйблага каратып суйдырды, түшкәсен өч катлы  хан сараедай өенә мин илтеп кайттым.…
-      Менә монысы өчен тот бишне! Шакал ук икэн. Ришвэтне хэлэл итмэкче... Бу хакта имеш-имеш колакка кергәләмәде  түгел, әмма  ышанып ук җитми  идем...  Ярый,  яңа аңлатмаңны яз да, кайта аласың.
-        Күршегә нәмәкәй була соң , мин яңа аңлатма язгач? Бер җәзасыз да каламы? Кайткач, миңа балта күтәреп кермәсме соң  ул хулиган ?
-     Вак хулиган, - дип ачыклык кертте Зәбит.- Административ җәза җитеп торыр. Аңлатмаңны күрсәтермен мин аңа, шуның аркасында  җинаять җавапчылыгыннан котылуын төшендерермен. Тәк что, ничәдер тәүлектән соң, өеңә бер ярты күтәреп керсә , гаҗәпләнмә.
 -   Иптәш Шәвәлиев. Бер сорау бирсәм, ачуланмассызмы ?
-    Биреп кара.
-    Күрше   сезгә булышырга ризалашмадымы ?
-    Анысы сиңа  нигә   кирәк  тагын?
 -   Ит комбинатында эшлим бит,  кәк-никәк...
-    Ә үзең чамаламыйсыңмы?
-   Тәкъдим  дә  итмәдегез, билгеле?..
-    Хан туны буласы килми диячәге, урыс әйтмешли, кәҗәгә дә анык ич ул сөмекинен...

Комментариев нет:

Отправить комментарий