Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

NOSTALGE


                             
-                     Һи , райком секретаремени ул? Шагыйрь бит ул , -дип авызын ямшәйткән иде бер эшлекле   Зөфәр ага Шәйхетдинов турында сүз чыккач.   Аныңча, КПСС райкомының икенче секретаре вазифасындагы  кеше  , рус әйтмешли бары тик “протокол танау” гына була ала  . Ә  Зөфәр Гәрәй улы   стереотипларга бөтенләй туры килми ,  сәхнәгә чыгып, дулкынлы чәчле башын артка ташлап җырлый, үзе язган шигырьләрен рухланып укый, кешеләр белән һәрвакыт елмаеп сөйләшә, теле дә  кобиазыкны хәтерләтми, камил һәм төзек .
          Аның үзен “кешечә” тотуы Сарманнан китереп куелган “первый”га  да ошамаган имеш, бюрода булса кирәк , “шигырьләр язуыңны туктат” дип катгый кисәтү ясаган дигән сүз таралды  . Һәрхәлдә  берара  Саба район газетасында  Зөфәр Шәйхетдинов шигырьләрен укудан мәхрүм калдык .  Бу хәлгә  күпләрнең борын тишекләре киңәйде, ягъни  ничек инде ул  исеме борыңгыдан  җыр канатларына күтәрелгән төбәктән килеп, Ильһам  Шакировның якташы була торып ,   шигърияткә каршы барып була ?  Соңыннан кемдер ачыклык кертте  һәм  җиңел сулыш алдык : түрәбез чыгышы белән  халкыбыз  җыр-моң ватаны  дип кабул иткән  яктан түгел, аны анда “куеп кына алганнар”  имеш... Бар ич әле шундый  армия мәзәге, яңа хәрби түрә кул астындагылар алдында кәперәя : “Беләсезме каян килдем мин?!  Мин сезгә бишенче дивизиядән килдем! Ә анда дуракларны тотмыйлар...” Күрәсең Сарманда да моңсызларны тоткарламаганнар...
            Җыр-моң ватаны дип  Сарманны гына зурласак, аңа чиктәш  Мөслим  төбәгендәгеләр үпкәләве мөмкин... Мөслим милициясендә җинаятьчеләр эзләү (уголовный розыск) инспекторы булып  Сарман егете Салихов Рәшит атлы ир-егет эшләп алды;  инде каядыр  күчкән  бугай.. Аның турында   да җитәкчерәк  вазифадагы бер хезмәттәшенең :
-     Опермени ул Салихов  . Фокусник бит ул, -дип чырай сытканы хәтердә.
            Ә  ялтыр күзле , чем кара мыеклы  көяз һәм купшы Рәшит әфәнде  үз эшенең остасы ягъни җинаятьчеләр өчен бәла  булуы өстенә хактан да “ күз буарга”  да маһир иде. Яңа ел кичәсендә  тамашачыларга байтак фокуслар күрсәткәне истә. Ә берсе шома ук  барып чыкмады һәм алгы рәттә утырган  малай,
  -  Әәәәәә! – дип кычкырып җибәргәч, залдагылар дәррәү күтәрелеп  көлде...
Рәшит тә балкып елмайды сәхнәдән. Баксаң , тамашачыны  зирәккә чыгарып куандырыр өчен бер фокусына юри хилафлык китергән икән.. .
         Бер-беренә  бәйләнеше булмаган шәхесләрне янәшә искә  алуның  сәбәбе шунда , һич нинди таланты булмаган ниндидер вазифа башкаручы сыйфатында гомерләрен чалбар төбе шомартып  туздыручы төссез һәм сөмсез кемсәләр, һәръяктан үткен шәхесләрне әнә шулай, булдыклылыкларын да гаепкә алып  түбәнсетү әмәле кулланалар.  Әйтергә кирәк, киң таралган алым .
            Хәзер генә ул  ,авылдашым , мәрхүм Муллахмәт әйтмешли,  “хәерче саен гармун , кеше саен машина” , ә элек машиналы булу  асыл егетлек күрсәткече иде  һәм Рәшит әфәнде тотылган булса да “Жигули” машинасында теркелдәде. Ә бер мәлне, Түбән Кама шәһәрендә  йомышым  төшкәч ,  сүз тыңлап, алып барып кайтырга ризалашты. Юлыбыз  Сарман районы аша үтә,  моның туган авылына да  кагылдык һәм машинага тагын бер , Гаффан*  (исем үзгәртелеп бирелә) атлы пассажир да  кереп утырды.
            Рәшит сөйләве буенча, күп еллар элек ул,
- Кешене үтерү өчен аны бик нык яратырга кирәк, -дип,  ычкындырган . “Мускул төенчеге” дип аталырлык әлеге елгыр ир-ат   Түбән Кама  каласына җитәрәк кыбырсый башлады һәм башта Рәшиткә , ә Рәшит:
- Мин шофер гына , әнә нәчәлнектән сора , -дигәч,  миңа мөрәҗәгать итеп,
-                     Сигез ел гомер узган урын,  биш кенә минутка барып  килик , зинһар, -дип үтенде.
           Төзәтү колониясендә Гаффанның  дәрәҗәсе  түбән булмаган  ахры, шунда эшләүче погонлы һәм погонсыз  хезмәткәрләр аның белән кул биреп, елмаеп  күрешә.  Гаффан да яктырды,  тонык төксе йөзенә елмаю кунды, әйтерсең ул  каяндыр ерактан  , үзе укыган мәктәп яки  институт коридорларына яшьлек хәтирәләрен эстәп , сагынып кайткан...   Пагонсыз хезмәткәрләр “вольнонаемный”  дип атала икән, шундыйлардан берәү моның яныннан гел китми. . Гаффан  әзерләнеп,  биредәге  иптәшләренә  күчтәнәчләр төяп килгән булып чыкты , шул ябышкак танышы аша аракы һәм чәйне “эчкә” озатты. Озак та үтми зонадан бүләккә  җәтмә “чыкты”... Мәхбүсләр җәтмәне, шәхси тәҗрибәләреннән чыгыпмы, рәтен белеп,  бик тә ыхтыматлап үргән, вак балык та төшеп калышлы түгел...
          Машинабызга җәтмә китергән агай кереп утыргач , кузгалып киттек  һәм олы юлга чыгып җитәрәк, каенлык тирәсендә янә туктадык. Гаффан  дустын  сыйларга тели икән,  аңа биш минут  вакыт “биреп”, Рәшит һәм мин юл читендәге каенлыкка турыладык. Сыйланыш  озаккарак китте,  “биргән” биш минут та төкәнде , егерме бише дә  узды.  Тагын әзрәк юанырга ирек куясы идек тә, яңгыр төшәли башлады .Мин әлеге хезмәткәргә түгәрәкләнергә вакыт икәнен исенә төшереп, кабинага кереп утырдым. Сизелеп тора, аерыласы килми моның бездән , искәртүгә дә  әллә ни исе китми, күзләрен алартып  такылдавын белә.  Туклыклы  булып чыкты  кунак, җитмәсә “пешүе җитте” , ни сөйләгәне дә рәтләп аңлашылмый башлады. Шуңа да карамастан, ә бәлки шул сәбәпле дию дөрестер,    тормышта  үзебезне ничек тоту кирәклеген тугълый  һәм  җөмлә саен, “ я правильно говорю?” дип сүзен дә җөпләтмәкче. Ахрысы  яңа танышыбызның әйткәне  һичкайда, хәтта өендә дә кыйбат йөрми ,  аның , тыжлаучылар барда такылдыйсы, такылдыйсы, такылдыйсы, бушанып каласы килә.  Гаффан  ъзе хәмерне тамчы да капмаган бугай, карашы чиста  ,  елмаюы якты ...
           Рәшит  авылдашын рәнҗетергә уңайсызланып,  “кырыс тикшерүче” роленә  керергә мине димли...
-   Бар аттыр әле моннан яхшы чакта , - дип җикердем мин кунагыбызга , өтерсез җөмләсен капылт бүлдереп.- Әнә бара юлың!  Эш сәгәте чыкмаган ләбаса, әллә башлыгыңа илтеп тапшырганны  көтәсеңме , ата каз боравы? 
           Яхшылап әйткәнгә исе дә китмәгән агаебыз , кинәт җикерүләргә өйдә дә, эштә дә күнеккән һәм күнгән кеше ахры ,  шешә төбендәген тиз генә авызына озатып , кабымлыкны аркылы тешләде дә, нәрсәдер мыгырдынды һәм кабинадан чыгып, бөкшәеп,  ашыга-ашыга юл буйлап кирегә атлады..
-                     Зеклар хисабына симерә  болар , –диде Рәшит.-  Зонада бит чәй һәм аракы бәясе хәйран текә..  Аерма –шушылар кесәсенә .
-                     Аның да яшисе килә  һәм гамәлдәге тәртипләрне ул уйлап чыгармаган, -диде җитдиләнеп калган Гаффан, - Рөстәм,  зрә  җикердең син аңа, әйбәт малай бит ул , мин менә шундыйлар  аркасында ачтан кәкерәймәдем, ашказаным  да бозылмады. 
-                     Син монда эшләүчеләргә хөрмәт белән карыйсың ахры?
-                      Яратам мин аларны, -диде юлдашым, көлемсерәп.
                Түбән Камадагы йомышларымны төгәлләгәгәч , шунда яшәүче апамнарга кереп тамак ялгап чыктык. Кайтышлый, Гаффан үз авылы турында төшеп калды.
         Ансыз, машина  ничектер җиңеләеп   , арурак җилдерә башлады кебек . Рәшит автомагнитоланы кабызган иде, французча  “Nostalgie”  дигән җырга юлыктык, Шарль Азнавур моңлана иде.
-      Шайтан алгыры , бу бит колониясен сагынып яши  , - дип куйдым мин, учым белән маңгаема шапылдатып .
-                     Миңа чыбык кардәш очы тиешле ул ,  Түбән Камага барганда зинһар калдырма , дип әйткәне бар иде...
           
            ...Кайтсак - яңалык, Мөслим урамнарына афишалар эленгән, районда Ильһам Шакиров концертлары узачак икән. Ә Рәшит , атаклы җырчыбызга да кайсыдыр яклап туган  тиешле имеш.  Мин  ул заман , иске булса да ихаталы,  мунчасы бар аерым йортта яшим . Өй  парк артында,  биек  тупыллар ышыгында,  аулак комырыкка урнашкан .   Әкәмәт биек һәм юан шул тупыллар итәгендә шашлык куырырга да бик уңай.   Рәшит  аркасында миңа  милләтебезнең бетмәс-төкәнмәс моңының һәм сагынуының ( татарның бит бик тә шәп чаклары булган!) тере гәүдәләнеше - бөек җырчыбызны  бер -  ике тапкыр кунак итү бәхете  тәтеде.  Мәгълүм ки ,халкыбыз иҗат иткән  гаҗәеп  көйгә  салып “милләт күңелен ниләр өзгәнен” Тукай әйтеп биргән җырны  киң һәм туры мәгънәдә  Ильһам  башкаруыннан  гаҗәеп мәгънә тукыла . Әлеге үзәк өзгеч Әллүки   җырын   асыл хәлендә , якыннан тыңлау , бөтенләй башка...
   Суворовка сылтана торган,
     - Мунчадан чыккач, актык киемеңне сатып булса да йөз грамм эч , -дигән  әйтемгә  җырчыбызның илтифаты юк икән , шул сәбәпле табын биләмәсендәге “ак”лар һәм “кызыллар” дислокациясе үзгәрмәде шикелле ..
       Ильһам абый шабыр тиргә батып  чәй эчәргә ярата булып чыкты , бераздан хатыныма,
-                     Сеңлем, кулыңа кан төшәр ,  чәйнекне яныма  куй   , үзем ясап эчим, -дип аңа эшне җиңеләйтте.
         Сүздән сүз чыгып  Шарль Азнавур телгә  менде, аның “Nostalgie” җыры искә алынды  һәм әллә нәрсәсенә  Гаффан хакында  кызыксынасы иттем.
-                          Юк инде ул , - диде Рәшит.- Дөньядан үз теләге белән китеп барды..”Яраткан кешене юксыну хисе төрмәдә  басыла, ә иректә -юк”, дип язып калдырган...
         Бу хәбәр җанны өшетеп җибәрде. Шайтан алгыры... Зарланган булабыз, татар халкы коллыкта дип сукранабыз , Русияне сүккәлибез. Һәм бу шулайдыр , дөрестер... Ә крокодилны сүгүдән ни мәгънә? Ул бит, Уинстон Черчель әйтмешли, елмайганда да сине кабып йоту турында хыяллана...Шунысын да тоям ,  Герцен әйткәннән    “халыклар төрмәсе” дип  яманаты таралган Русиядән читтә , мөгаен , мин дә яши  алмамдыр ...  

Комментариев нет:

Отправить комментарий