Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 7 июня 2011 г.

"КУТАДГУ"НЫ ДА БЕЛМИБЕЗ....


                           
                                                 МЕНТАЛИТЕТ  

         Төркиягә барган бер  каләм иябезнең , ” андагы тәртип,  андагы фәлән һәм төгән”  ди -ди  ,   алган тәэсорратлары хакында  садә һәм  сокланулы   язма чыгарулары бер мәл мода төсмерен алган иде . Янә килеп, шунда белем эстәүче яшьләребезнең мондый хисчән “түгелүләр” өчен  ихластан уңайсызланулары хакында  үзләреннән ишеткәнем бар . Аннары,  “солтан җиренә” барып кайту белән  бүген берәүне дә шаккатыра алмыйсың, очкычлар   ике араны  ялгап кына тора  һәм әлеге илгә карата гавәмнең   үз фикере  ныгыган, ягъни, совет чоры мирасы - кара ялага ябышып яту да һәм, шуңа җавап йөзеннән , үлчәүне тигезләү максатында өстәбрәк мактаулар белән мавыгып та әллә ни ерак китеп булмый. Җитмәсә җөмһүриятебез калалары  соңгы елларда зур үзгәрешләр кичереп , базар экономикасы тантана иткән илләргә хас ялтыравыкка төренде.  Алай да Төркия хакында язасы килә, чөнки айлы манаралар өстендә өретелгән ,офыклары диңгез белән кавышкан зәңгәр  күге  рухыбызга  канат җәеп рәхәтләнеп очар өчен җиткелекле биеклек һәм иркенлек тәэмин итә ; көненә биш тапкыр азан белән сугарылган һавасы сулышны сафландырып, ача һәм киңәйтә .  Әле бит  мазлум татарның  , битен, маңгаен биредәге диңгез җиле   үз итеп сыйпап, күңелен дә   нечкәртә.
             Бу илгә бер генә баруым түгел. Тәүгесендә , Айя-Суфия исемле кунакханәгә урнаштым. Яшермим, төнлә Истанбул урамнарын гизгәндә берәрсе килеп  якадан алмагае  дигән шикләнүләрем дә булды. Русиядә һич уйламаганда муен тамырыңа тамызу, кабыргаларыңны санау ерак йөрми ләбаса, шәхсән үземне, әле егет чакта, Түбән Кама каласында төркем белән матур гына тукмап алганнары истә. Институт тәмамлагач, хәрби җыенга чакырылып , шуннан кайтышлый апамнарга кунакка сугылган идем. Ильһам Шакировка  баянчы булачак авылдашым Сәләхов Рафинатның биредә Сәйдәш исемендәге музыкаль училище тәмамлап, эшкә башлаган   чагы . Шуның белән бергә яшьләр җыелган “пятачок”ка бардык. Һәм бәгъзеләр тәк дуамал  , бер нинди бәйләнеп , сүз кушып та тормый, урап алып йодрыкларын уйнатырга керештеләр... Төрле яклап  ишле йодрык яуының уңай ягы шул , беренчедән аумыйсың  (ә бер егылсаң  тора алуың , Мөхәммәт ага Мәһдиев әйтмешли“едва ли”); янә килеп тыгызлык аркасында һөҗүмчеләр бер-беренә комачау тудыра һәм  ияк чатнатырдай саллы селтәнүле сугуларга җай чыкмый . Рафинат инде “яшьлек каласындагы” ул чор “тәртипләреннән” хәбәрдаррак,  беренче йодрыктан тапшырылган тизләнештән дөрес файдаланып , “ә” дигәнче качып котылды. Ә миңа хәрби җыенда булуым сәбәбеннән  чәчем кырып алынуы ярдәм итте ахры,  шартлы хөкем ителүче егетләр үз ишләре санап, фәкыйрегезне  , 7-8 үсмер уралышыннан читкә йолкып   чыгардылар. Кайтыр якны аңышмый тора идем , юл күрсәттеләр . Икенче кичне КИСИны (төзелеш институты) миннән бер ел алда тәмамлап биредә төпләнгән авыр атлетика белән җитди шөгыльләнүче спорт остасы   танышым (соңра  ул кәттә җитәкче булып китте, шуңа кемлеген тәгаенләп тормыйм) үзе сыман ике егетне дә ияртеп , дүртәү булып янә “пятачок”ка рәхим иттек һәм шыпырт кына ипи шүрлегемә үрелүчеләрне барларга керештек. Килмәгәннәр идеме , хәтәр хәлгә тарудан шөлләп таеп өлгерделәрне, таный алмадыммы , кыскасы кабат очрашу насыйп булмады . Инде күңелләрен  тукмашу дәрте алгысыткан  вуздашларым  моңа  хафаланмады,   кул асларына кем туры килә шуны , алдагы кичтә мине “сыйга” тиендергәннәре өчен икәнен кычкырып әйтә-әйтә рәттән  ишә башлап, әле кичә генә  куркыныч  булып тоелган умарта күчедәй җыенны “ә” дигәнче туздырып  ташладылар...
          ...Истанбулда исә вәзгыять башка ,җиде төн уртасында , иң караңгы урамда да берәү дә туктатып тартырга сорамый ... Хәер, алай ук  түгел, товар тәкъдим итүчеләр күзгә черки булып керә . Бер мәлне, атаклы Солтанәхмәт һәм Айя-Суфия мәчетләре тирәсендәге аулак бер тыкырыкта  ниндидер чандыр гәүдәле калку буйлы  егет миңа русча эндәшеп, Төркия күренешләре төшерелгән сүрәтле китап-альбом алырга кыстап азапланган иде.
-               Бән орыс дәгел , -дим, барлы-юклы төрекчәмне эшкә җигеп.
         Журнал алу исәбем юк, чөнки алдагы көндә берне төрткәннәр иде инде.
-               Төрекмәнме? – ди бу ,
-               Юк.-  минәйтәм.
Төрек кардәшем Русиядәге белгән милләтләрен саный башлый, ә мин  гел “юк” дип барам. Аптырагач  сәүдәгәрем, гаҗизлектән
-Әфганмы ? - дип  куя.
             Моның  җилкәсенә кулым салып,  муенын беләгемә кысам , бора төшеп,  аска каерам  һәм  колагына шыпырт кына, әмма дәһшәтле итеп,
- Татар , -дип пышылдыйм .  
           Коты ботына төшкән  егет миннән ычкынып читкә сикерә .
- Пардон , коллега, -ди ул һәм яктырак урамга таба  торып чаба...
          Соңыннан  шушы  юньсезлегем өчен үз-үземне  битәрлим, ни өчен шулай кылануымны аңларга тырышып  уйланам . Ахрысы  Русияне халыклар төрмәсе дип  Герцен, ә аның артыннан  Ленин кабатлап ялгышмаган...Без зек халыкларның вәкилләре һәм безгә зеклык менталитеты хас  , шайтан алгыры...Күрегез каладагы фатирларга эленгән төрмәләрнекенә охшаш шыгырдау- чинау оялаган тимер ишекләребезгә . Ә тәрәзәләр... Яшәгән йорттан да тимер рәшәткә аша карыйбыз ләбаса  зәңгәр күккә һәм дә ерак офыкларга...
            
                                    БОСФОР   БУЙЛАРЫ   ЯМЬЛЕ

            СССР да яшәгән чагыбызда Төркия турында җылы сүз әйтергә ярамаган , ә бүген –хөррият , телисең икән кунакка бар, яки шунда белем ал , эшлә , бер сүз әйтүче юк. Безгә омтылучылар өчен дә капкалар ачык. Руслар  да, төрекләр дә форсаттан файдаланып үзара  аралаша. Татар өчен дә  кардәш халык  белән кунакка йөрешү, төрек әйтмешли “ чок гүзәл шәй”.  Әле бит бу илнең каберстаннарында халкыбызның иң асыл милләтпәрвәр затларының җәсәдләре бездән дога көтеп  ята.  Әйтик кайчандыр бу илдә татарның зур галиме Рәшит Рәхмәти яшәгән һәм ул моңарчы беркем булдыра алмаган мәсьәләне чишкән, борыңгы төрки ядькәр “Кутадгу белек”не дөньяда беренче булып укып биргән. Димәк аңа кадәр төркичелек буенча галимнәр –тюркологлар “кутадгу”ны  белмәгәннәр булып чыга. Кутадгу белек –Котлы белем дигәнне аңлата . Хәер, Рәшит агабыз укып биргән шул хезмәттән күбебез әле дә бихәбәр . Шул исәптән  фәкыйрегез мин дә...          
           Истанбулның кәкре –бөкре, тар һәм текә урамнарында машиналар кәгазь калынлыгы ара калдырып узыша. Казан да сулыкларга бай кала , тик ярлардан озак хозурланып  ни җәяү бару , ни машинада җилү мөмкин түгел , кишәрлекләп бүлеп кемнәрдер ярларга ия булып беткән...Кырымда да шул хәл, кай тарафка укталсаң да ,бик тиз бетон коймаларга төртеләсең. Ә Истанбулда , рәхәтләнеп диңгез күреп Босфорның буеннан буена урап чыгарга мөмкин. Тамак ялгыйм дисәң, тәрәзәләре суга караган йөзмә һәм ярга кунаклаган кафе-рестораннар бихисап. Биредә борыңгы иске йортлар  күп. Шул исәптән  агачтан салынганнары да. Ул йортларны сатып алучылар , дәүләтнең бер шартын үтәүгә мәхкүм , үзгәртергә , үзгәртеп корырга ярамый. Ремонт үткәрәсең икән , бик саклык сорала, борыңгылык төсмерен җуясы түгел.
          Пенсиягә чыгып сәяхәт итүче швед , француз, немец, инглиз парлары әнә шундый мәхәлләләрдә сәйран кыла. Бик тә бәхетле булып тоелды безгә  өлкән яшьтәге, үтә гади киенгән салмак хәрәкәтле европалы ир вә хатыннар .Аларны , затлы, әкәмәт күп катлы ялтыравыклы заманча  биналар кызыксындырмый ,  андыйдан үзләрендә дә туйганнар күрәсең.
        Төркиягә онык күрергә килгәнебезне әйтергә онытып торам. (Биредә киявем Татарстанның бер оешмасында эшли, кызым эшләгән  фирманың да бер филиалы шулай ук  Казанда урнашкан .) Әле кайчан гына Равил Фәйзуллин сүзләренә язылган җырның : “Без үстек,үсеп җиттек әни, менә без дә үсеп җиттек...”- дигән юлларын шыңшый идек . Инде, “менә без дә бабай булдык” дип  сузарга да вакыт  җиткән ...Хәләл җефетем чираттагы ялын алды, ә миңа яңа ел “каникул”ы  ярап куйды.
             Килдек, күрдек.  Бәләкәй генә малайга Әмирхан дигән зуп-зур исем куйганнар. (Хәер, мин яшәгән Шәмәрдән бистәсендә дә әтрәгәләм исем кушучы юк хәзер, Бәхтиярләр, Гаскәрләр, Әмирләр, Мөхәммәтләр, Нәфисәләр арта тора. )Мин килгән көнне оныгыбыз белән  котларга  дип яшь һәм чибәр хәләл җефетен ияртеп Мәрмәрә университеты профессоры күренекле  милләттәшебез Надир Дәүләт килде . Икенче көнне оныгыбыз хөрмәтенә Садри Максудинының оныгы Гөлнур ханым үзенә кунакка дәште. Йорты искиткеч күркәм һәм иркен ,ә тәрәзәдән Босфор күренүе аның бәһәсе дә текә булуы  хакында сөйли булыр.  Гөлнур ханым, 2006 нчы елда Казанга килгәч , безгә ,Шәмәрдәнгә дә сугылып чыккан иде. Аның белән туган ягыбыз авылларын гиздек, чишмәләргә тукталдык.  Ханымны “яңа татарларбызның” “текә” йортлары түгел,  ә тәрәзә кашагалары бизәкләп ясалган искерәк өйләр җәлеп итте һәм ул шундыйларны фотога да алды.Район үзәгебез Байлар Сабасы кибетләрендә йөргәндә ханымның къзе прилавка өстендә   яткан агач “чут”ка төште, сатучылар янына барып “бу ни бу “ дип кызыксына башлады. Сатучылар аның чит ил кешесе булуын шунда ук абайлап, болай “бәйләнүеннән” югалып калдылар һәм өстәлләре астыннан бер юлы ике калькулятор тартып чыгардылар. Бездә монысы да бар, янәсе...
          Гөлнур ханым да, Надир әфәнде дә  үтә сабыр табигатьле, белемле һәм   затлы кешеләр. Һәрхәлдә , совет тәрбиясе алганга микән, белемем сайлыгын тоюданмы, (алда искәртеп узуымча мин  дә бит “Кутадгу”ны да белмәүче) арабызда ниндидер барьер торуын гел сиземләдем. Ә өченче көнне алтынчы сыйныфта укучы терекөмештәй җитез улын ияртеп кыргыз милләтеннән булган ,биредә үз бизнесын булдырган , безнең сыман ук кичәге совет кешесе  Айчурек ханым рәхим итте. Айчурек  биредә йорт сатып алган, иномаркада йөри, узган ел Кыргызыстанда яшәүче алтмыш яшьлек әнисенә  бүләккә  “Мерседес” юллаган. Тегесе  югалып калмыйча , шоферлыкка укып , машинаны йөртергә дә керешкән. Узган елда әле ул бердәнбер улын кыйммәтле путевка алып Мальтага  озаткан булган. Бүтәннәр бер сезонга алса, бу икегә  акчасын жәлләмәгән. Менә бер мәлне улыннан хат килеп төшә. “Син миннән котылырга булгансың ахры әни. Нишлим мин монда гяүерләр арасында? Их , гүзәл Төркиямә кайтсам җирен үбәр идем”-дип язган малай. Һәм хактан да, самолет трапыннан төшкәч беренче эше итеп ул тезләнә һәм  җирне үбә.  Айчурек бик тере хатын, русча шәп сөйләшә , хәзергечә әйтсәк, комплекслары юк һәм  үзен тамчы да мөселманча тотмый. Улының әтисе төрек булган. Әмма Айчурекның төрекләр хакында шактый кырыс, әйтер идем советчыл, руслар сымак фикер йөртүе улын бимазлый.. Улы Төркиянең  патриоты, Төркия һәм төрекләр турында тискәре сүз ишеттеме, шундук әнисе фикеренә  каршы  дөртләп кабына... 
        Төркиядә яңа туган балага түшкә кадап беркетелә торган алтын эшләнмә бүләк итәләр икән. Алар зәркан кибетләрендә төрле зурлыкта һәм  төрле хакка сатыла.  Оныгыбыз түшенә  шундый “медаль”ләрнең  зуррагын –Айчурек ханым  такты.
        Шоферыбыз машинаны оста йөртә , вакыт-вакыт кәкре урамнарга да “чумып” чыккалап Босфорны иңлибез, тамак ачса ризыкъны ресторанда җыйныйбыз. Ресторан хадимнәре  искиткеч мөлаем, сез ашаганчы балагызны карап торыйкмы дип тә сорыйлар, теләсәгез җылыны арттырабыз дип җылыткычка да ымлыйлар..  Малай кайчак акырып елап  җибәрә, әмма беркем ризасызлык белдерми. Сизелеп тора, биредә балаларны ихластан  яраталар.
          Бер мәлне бөтен татар дөньясы Ришат Нури Гөлтекиннең “Чалы кошы” романын егылып укыган иде. Анда авыл старостасы мохтар дип аталуы хәтердә уелып калган. Истанбулны аша  чыгып кара диңгез буендагы  бер авылга барып керсәк,  мохтарлык дигән язулы күрсәткечкә юлыгабыз!  Шул авылның мәчете артына чыгып,  диңгез күзәткәндә безгә төрекчә сүз кушалар. Бер җирән чәчле ханым  кайдан килүебезне ачыклый һәм үзенең әбисе татар булуы хакында әйтә. Төркиягә  күченгән чорда татарларга башта диңгез буйларыннан биләмәләр тәкъдим ителгән булган. Безнекеләр , мал асрарлык дала җирләре сорап, диңгез  тирәсеннән баш тарткан...
              Истанбулның һәр мәхәлләсендә мәчет булуы күпләргә мәгълүм. Әмма һәр мәхәлләдә спорт белән шөгыләнү өчен бездәге  текә фитнес-клубларга куела торган тренажерлар белән җиһазланган ял бакчалары булуын күпләр белмидер дә. Шунда иртәләрен заманча киенгән яшьләр түгел, ә мөселманча киенгән олырак яшьтәге хатыннар, хәтта әби-бабайлар да килә. Мәйдан киң, җиһазлар һәркемгә җитәрлек , бушлай.  
                                        
                   КУЛЬТУРАМЫ ,  ХАЛТУРАМЫ ?

        Алдарак телгә алган якташым Рафинат мәшһүр баянчы булып җитлеккәч, хезмәтенең нечкәлекләре хакында сөйләгәне булды. Филармония төркемнәр туплый һәм сәнгать киңәше (худсовет) раслаган катгый репертуар белән һәркайсын мәгълүм маршрут буенча ике айлык гастрольләргә озата икән.  Аннары бер ай ял итәсе һәм берочтан киләсе гастрольгә әзерләнәсе. Әмма артистлар бу чорны әрәм итмиләр, ә  канун бозып үз файдаларына “сул” концертлар куялар һәм хезмәт, көч ,талант  сорый торган, милләт зәвыгын үстерүне күздә тоткан катлаулы репертуардан тайпылып, гавәм җиңел кабул итәрдәй , такмакчыл шырды-бырды җырларга киңрәк урын бирәләр  һәм бу гамәлләрен  “халтура” дип тамгалыйлар икән...
         Бүген исә чын сәнгатькә сәхнәләргә күтәрелүләр , теле һәм радиоэфирга чыгулар  (Рәшит Ваһапов  исемендәге Рифат әфәнде Фатыйхов оештырган җыр фестивален исәпкә алмаганда) тагын бер тапкыр Мөхәммәт ага әйтмешли “едва ли”. Җырдагы “чидибр”чылык турында  сүз озайтасы килми (бу хакта  язмаларга мохтаҗлык юк, чөнки җирлек җиткелекле), инде әлеге “ысул”дагы, әйбәт гайбәтле һәм үзләре нинди,  шундый    газеталар уңыш казанып , аларга шактый абунәчеләр дә “чиртә”  башлаган... Хәер, чиртми дә булмыйдыр , җим шәп ич , телевизор, суыткыч һәм хәтта машина дип тә ымсындыралар...                       
              Әле ярый Төркиягә барганмын, чын композиторлар иҗат иткән ,чын музыкантлар башкарган хакыйкый тере музыкага кушылып,  матур тавышка ия хакыйкый җырчылар башкарган затлы татар җырларын рәхәтләнеп тыңлап кайттым... Дисклар  чит илдә яшәүче  милләттәшләребез зәвыгын күздә тотып, шул аудитория өчен  аз тиражда  Казанда чыгарылган дип аңладым . Янә килеп Истамбул каласын гизгәндә  зәвыклы  заманча татарча җырлар башкарып , Австралия сандугачы буларак танылган Зөлфия Камалованы да тыңлап  хозурландым. Хәер , шәп машинага утырып гүзәл Босфорны буйлаганда,  Кара диңгез ярларыннан җилдергәндә тапкырлау таблицасына турыланган “заманча татарча җырлар” тыңлау  мәнсезлек  булыр иде...  
      Югыйсә татарның бай музыкаль фольклоры бар. Сәйдәш, Солтан Габәши, Латыйф Хәмиди , Рөстәм Яхин ,Мансур Мозаффаров ,Хөснул Вәлиуллин, Нәҗиб Җиһанов, Сара Сабыйкова, Ренат Еникеев  һәм башка искиткеч талантлы композиторлары бар һәм боларның иҗаты  дөнья халыкларының иң таләпчән аксөякләрен дә мөкиббән итәрлек.  Җырга нигез ташы булып  камил милли иҗат ятарга тиеш  һәм безнең ул бар да бит.. Ә безгә үз нигезебездән тулаем бәйсез әтрәгәләм җырлар тәкъдим  итә Әтрәгәләмский һәм Әтрәгәләмскаяларыбыз...
              Татарның бер әкияте искә төшә. Имеш ниндидер патшалыкта әмер чыгып, сандугачларга агачка кунарга ирек бирмиләр һәм нәтиҗәдә кешеләр затлы моңнан мәхрүм кала. Зөлфиябезнең Австралиядә , Мәсхудә ханымның Америкага китеп иҗат итүендә дә сәбәпләр  уртак түгелме?  
           Мәскәү телевидениесе күрсәткән, кулланучылар хокукларына багълы бер тапшыруда фонограммага җырлаучылар концертына юлыгучы суд аша билет бәясен кире кайтарып алырга хаклы булуын төшендерделәр. Ә үзебезнең “ТЯГ” телеканалыннан “Барс-медиа” җитәкчесе, фонограммадан баш тарту билет бәяләрен мең ярымнан 3 яки дүрт меңгә сикерүенә китерәчәк дип аңлатты. Тавышны көчәйтү өчен зарур чыгым ташка үлчим, тиеннәр генә ләбаса, хикмәт нидә? Фонограмма язу күпкә кыйммәт , ул бит юк тавышлы җырчыны да компьютер ярдәмендә җырчы ясау,”артык” өлешне тазарту, җитмәгән урыннарны тулыландыру, башкарганын кат-кат кабатлата-кабатлата рәтлерәк кисәкчекләрдән корама теркәп, адәм тыңларлык хәлдәге эшләнмә барлыкка китерүне  хәл итә. Димәк  “тере  тавыш” дигәндә сүз тавыш көчәйтү турында түгел, ә катлаулы компьютер программасы ярдәмендә кабатлауларсыз, бер алымда чүп тавышны чук итү мәсьәләсен чишә  булып чыга ?!
           Фаразларым җыр эшләнмәләре белән сату-итү фирмасын сүгү булып аңлашылмасын, чөнки бер кулланышлы пластик савыт саба җитештерүчедән товарының кытай фарфоры кебек булуын таләп итү акылсызлык . Ә яхшы, затлы җырларга ихтыяҗыбызны хәл итүне ихтимал без,  налог түләүчеләр буларак дәүләтебез структураларыннан таләп итәргә хаклыбыздыр....Җөмһүриятебездә халтура министрлыгы  түгел, ә культураныкы бар шикелле , димәк ки мәдәни кыйммәтләрне рухи табынга чыгару да кануни җирлектә , ягъни сертификатсыз бармаска тиеш . Кара акылым белән товарлары сертификатка туры килмәүче җитештерүчеләрнең һәм шундыйны эфирга куючыларның лицензияләре мәгълүм срокларга , яки бөтенләйгә чакыртып алынырга тиештер дип фаразлыйм ...
            
                                           ИСТАНБУЛ   ЗИРАТЛАРЫ

          Кабер ташлары белән “шаярулар” турында язып  илдәшләрне шаккатырып булмастыр. Аларны җимерү, мәсхәрәләүләр хакында матбугатта мәкаләләр күренгәләп тора. Болгардагы айлы кабер ташларының да хәле искечә. Кырымдагы кардәшләребезне сөргәч , зиратларындагы истәлек ташларының язмышлары хакында да азмы-күпме хәбардарбыз..
         Кырым татарлары авызыннан ишеткән кыйсса бу, чынмы , легендамы , бәхәсләшә алмыйм...  Имеш ки   Һиндстан премьер министры  Индира  Ганди Кырымда Брежнев дачасында кунакта була һәм шунда йөргәндә сукмакларга  юл плитәләре сыйфатында түшәлгән зиннәтле мөселман  кабер ташларына юлыга.  Ганди ханым мөслимә түгел әлбәттә , әмма ләкин мәдәниятле илнең мәдәниятле кызы  буларак , сәяси исәп-хисапны  читкә куеп , әлеге вәхшилеккә җавап йөзеннән шул минутта кунак  уенын туктата һәм  иленә кайтып китә...
            Русның бөек язучысы Салтыков –Щедрин да халыкның мәдәнияты дәрәҗәсен үлгәннәрнең кадерен белүдә, ягъни зиратлары билгели дип язган. Бу җәһәттән  төрек халкы  күпләрнең борынына чиртә дип уйлыйм. Биредә биек таш диварлы шәп капкалы зиратлар кишәрлекләргә бүленгән  һәм адреслары тәгаенләнгән шәһәрчекләрне хәтерләтә. Күрергә теләгән кабернең кайдалыгын белмәсәң ,иң әвәле зиннәтле бинага урнашкан зират администрациясенә мөрәҗәгать итәсең.  Компьютердан карап , мәрхүмнең исем –фамилиясе һәм җирләнгән елыннан чыгып  сиңа аны бушлай, минут эчендә әйтеп бирәләр. Зират эчендә ике машина үтешле асфальт юллар салынган. Ә номерланган кишәрлекләрдә урнашкан кабер араларында бетон плитәләр түшәлгән сукмаклар тартылган. Кабер бетон такталар белән бер терсәк биеклегендә киртәләнгән , ә ташлары ап- ак  мәрмәрдән һәм язулар эре-җете хәрефләр белән ерактан ук күренерлек итеп язылган...
         Халкыбызның бөек уллары сәяси эшлекле Йосыф Акчура һәм алда телгә алынган олугъ галим Рәшит Рәхмәтиләрнең җәсадләре Истанбулның Зынҗырлы кое атлы районы , “Хисаметдин менлә” исемендә татарның тәүге романын иҗат иткән , Ататөрек тәмамлаган хәрби академиядә француз, рус телләре, икъдисад фәне  укыткан Муса Акъегет  Чәңгәлкөй районы зиратына иңдерелгән икән. Гаяз Исхакый каберен Әдернә капы , Абдулла Таймас белән Зәки Вәлидиләрнекен  Караҗә Әхмәт зиратына барып күрдек. 
          Мәгълүм ки, Курсави да хаҗдан кайтышлы Төркиядә дөнья  куя.  Аның кабере кайдалыгы әле тәгаенләнмәгән  ахры. Әмма зиратта хезмәт итүче хадимнәр  үтенечебезгә колак салып ,  икенче килешебезгә ачыклап куярга вәгъдә бирделәр.
         Михаил Булгаковның рус диндарларының һәм большевикларының тынычлыгын алган атаклы “Мастер һәм Маргарита” романында Иисусның прототибы булган әдәби  персонажның  исеме Иешуа дип тәгаенләнгән.  Баксаң  Юша  атлы пәйгамбәр дә булып аның төрбәсе Истанбул каласының биек урынында икән...                
             Изге Китапта һәр халыкка да күпләп пәйгамбәрләр килүе әйтелә. Төрекләр изге затларны таныганнар, хөрмәт күрсәткәннәр һәм мәрхүм булгач та олылауларын өзми  дәвам итәләр... Ә без ничек соң, без ничек?...  Болгар һәм Биләргә зиярат кылулар дәвам итә. Саба төбәгендә , Казан алынгач дошманга каршылык күрсәтеп һәлак булган Өтернәс шәһәрчегенә һәйкәл торгызылды  һәм аннан ерак та түгел “Изгеләр чишмәсе”  зиннәтле хәлгә китерелде . Ягъни зиярат кылу өчен янә бер маршрут оешу әзерлек сызыгында..  Казан Кремелендә ханнарыбыз күмелгән дип язалар... Сөекле Сөембикә ханбикәбезнең Касим каласындагы кабере кайдалыгы тәгаенләнерме?  Төрле уйлар җанга урала Юша пәйгабәр төрбәсе хозурында
                                 
                                   ТЫРЫШКАН  - ТАБАР !      

          Шулай итеп ,Раштуа каникуллары истәлекләргә бай булды.  Ататөрек исемле аэропортта кайтырга дип килгәч, Төркиядә кызым белән бергә белем алган яшьләрне очраттым. Егетләр хаҗга барып кайтканнар һәм алар анда чакта хәләл җефетләре Төркиядә ял иткән икән. Бер ханым бәби алып кайтырга җыена , икенчесе җитәкләгән малай инде уку яшенә җитә кебек. Болар белән бер кафеда кофе эчеп моназара кылабыз. Кофе чөмергән арада яшьләр ноутбокларын ачып ниндидер белешмәләр алалар, кемгәдер шалтыратып нидер әйтәләр, иңглизчә, французча, рус, татар һәм төрек телләрендә әңгәмәләшәләр...Яшьләребез динне һәм фәннәрне  шәп үзләштергән, спортчы булулары да гәүдә тотышларында сизелә һәм бизнесмен буларак акча табу серләренә дә төшенгәннәр ахры...Кыскасы , болар котлы белемгә  тиенгән.
           Рафаэль хаҗдагы тәэсораты белән уртаклаша... “Малайазиядән килгән мөселманнар гәүдәгә чаграк икән , әмма , әйтик йөзләп-йөзәрләп,  ничектер тотынышып - укмашып , кораб сымак булып гавәм диңгезендә иркенләп бару җаен тапканнар. Без дә егермеләп татар шундый көймә хасил итеп, уртада татар хатын-кызларын калдырып, шактый уңышлы “йөздек”. Әмма бер мәлне шәп гәүдәле бер негр җиңел генә сымак адымнар ясап яныбыздан узды да “көймәбез” таралып  куйды... Ирексездән Татарстан суверенитеты хкында уйлап куйдым. Әлбәттә анда халык күп, шайтанга дип ниятләп синең артта торучылар тарафыннан аткан ташлар башына да туры килә,  “кая  тыгыласың анда” дип җикерүчеләр дә табыла. Мин үз-үземә гел “сабр” , “сабр” дип әмер биреп йөрдем. Хаҗ кылу өчен бик зур сабырлык, Аллаһе Тәгалә һәм Мөхәммәд пәйгамбәребезне бик ныкъ ярату кирәк”...
           ...Ниһаять очкыч салонына үтәбез. Янәшәмә туры килгән төрек татарча чиста сөйләшә . Бер ара Түбән Камада лицейда укыткан , ә хәзер Алабугада бизнес белән шөгылләнә икән. Путинны бик мактый, “илне, дәүләтне саклап калды, аңа рәхмәт, хәзер монда рәхәтләнеп эш эшләргә мөмкин” , ди... 
            Истанбул аэропортыннан тикшереп чыгару өчен ун минут җитсә, Казанда ватандашлар тәфтишләвен үтү матавыгы ике сәгать ярымга сузылды.Башта ике ноктада тикшерәләр иде, әмма берсендә хезмәт күрсәтүченең үз йомышы килеп чыктымы,  ул ишек ябылды. Мин мондый мөнәсәбәткә тиешле чыныгу алган үз илемнең патриоты буларак  мораль яктан әзер идем, бер дә гасабиланмадым. Өстәвенә әлеге чик киртәсен уңышлы кичтем дип тә саныйм, чөнки самолетыбызда кайтучыларның яртысы тау шәкелендәге  багаж өеме алдында шаккатып , аптырап , югалып калды. Ә фәкыйрегез, шул пирамиданың очына үрмәләп менеп, төбенәчә казып төшә торгач, үз сумкасын табу бәхетенә иреште...

Комментариев нет:

Отправить комментарий