Кайчак хөкем итә якын дуслар,
Сөйгән ярлар... Җиде ятлар да...
Япа-ялгыз газиз әниең килә,
Сине араларга, якларга!
|
Сабый чакта кызлар, малайлар бергә дөнья бетереп урамда уйнаганда маңгайга-маңгай чәкешеп аласың һәм берәрсе авызын җәеп, “әнигә әйтәм мин сине” дип, сузып елап җибәрә. Чынлыкта, әнисенә кайтып әләкләүчеләр арабызда булмады да бугай, ә ул сүз тезмәсе авырлык килү белән ихтыярсыз, үзлегеннән ычкына торган нәрсә иде ахрысы.
Әниләр турында гыйбрәтле хәдисләр бар, байтак җырлар, әдәби әсәрләр иҗат ителгән, ә тирән мәгънәле әйтемнәрнең исә исәбе-хисабы юк. Безнең якта “Ана – казна” дигәне әйләнештә йөри. Ягъни, һәркемгә чикләнүләрсез ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тупланган чыганак ул – сиңа тормыш бүләк иткән әниең. Аның сиңа булган мәхәббәте – бетмәс-төкәнмәс һәм иксез-чиксез. Ул һәрвакыт, син хаксыз булганда да, бөтен дөньяга каршы барып булса да, яклаучың һәм аңлаучың.
Башлангыч мәктәптә укыганда сыйныфташым Госман белән авыл клубында кичен, качып кереп, “Кодин” дигән фильм караган идек. Ул да, мин дә ни гомерләр үтеп тә шуны оныта алмыйбыз. Хәтердә уелып калган эчтәлек болай: төрмәдә утырып кайткан башкисәр егет карт, саран әнисе белән тыныша алмый. Ул аны үзе өйдә чакта гел урамдагы эскәмиягә чыгарып утырта. Егет мәхәббәтен очрата һәм әнисенә мөгамәләсе уңай якка үзгәрә. Ә бер кичне, ниһаять, өйдә яшәү хокукына ирешкән әни кеше кухняда чүлмәктә май кыздыра һәм сөйгән ярын уйлап бәхетле елмаеп йокыга талган улының ачык авызына шуны китереп сала... “Бу – ялган, мондый әни булмый, ул бер җен карчыгы гына”, – дип сөйләштек без шунда дустым белән. Ихтимал, ул шулай булгандыр да, чөнки фильмдагы вакыйгалар граф Дракула ватаны Румыниядә бара иде.
Бала чакта малай кеше сугышмый, тукмалмый гына үсми. Икенче класста парта өчен тарткалашканда әлеге дә баягы шул Госман дусның кулына карага манып яза торган ручка белән кадаганмын. Туган көнемдә тост әйткәндә дус шуны искә төшерде. Аның әнисе Мәгърүфә апа мине үз улыдай якын итә иде. Анысын исә икебез дә хәтерлибез икән.
Батыр ярасыз йөрмәс, дигән юатулы мәкальне малайларга үскән чакта еш ишетергә туры килә. Кайбер чәүчәләк ата-ана балалар арасына кереп, улының йә кызының дәрәҗәсен төшереп йөри. Бу җәһәттән мине уңайсыз хәлдә калдырулар булмады кебек. Хәер, бер тапкыр булды бугай, әгәр шулай дип әйтергә яраса. 10 нчы сыйныфта район үзәге Сабада укыган чак, дүшәмбе көнне беренче дәрескә соңга калуны, шимбә көнне соңгы ике дәресне калдырып качуны җайга салдым. Әле кайсы атнаны чәршәмбе көнне дә соңгы дәресне “тозлаштырам”. Хикмәте шул, интернатта яшәү туйдырды, күңел авылга, әни пешергән ризыкка тарта. Дәрес калдыруның янә бер сәбәбе – элегрәк безнең Юлбат авылында “сөрән сугу” дигән гадәт бар иде. Киләчәктә армиягә алынуны күздә тотып, ир баласы булган һәр йортта мәҗлес уздырыла. “Алмагачы” көенә гармун тартып, җырлар җырлап, җиденче класстан башлап кәеф-сафа корып йөрибез, әй. Һичкем, болай ярамый дип, тыймый.
Калдырган дәресләр шактыйга җыелган һәм кышкы каникул чорында педсовет җыеп, безнең ишеләрне акылга утыртырга ниятләгәннәр. Чакыртуга буйсынып, авылдан Сабага менеп, туганнарда тукталдым. Педсовет кичке дүрттәме, алтыдамы башланды. Дәрестән качучы башка сыйныфташлар миннән акыллырак булып чыкты, берсе дә килмәгән. Көн тәртибе буенча алдан ниндидер ике мәсьәлә талкынгач, “десерт”ка мине уртага чыгарып бастырдылар. Мөнбәрдән минем гаепне класс җитәкчесе бәян итте. Каладан кайткан бер кыз белән кичен кинода очрашырга сүз куешкан идек, авылга кайтып җитеп булмаска охшап тора. Мәҗлестә һәркемгә тост әйттергәннәре сыман, биредәге “тамада”ның да исәбе берәүне дә өлешсез калдырмау. Ә бәлки тәртип шулай куелган булгандыр, шайтан белсен. Мин инде үз предметларын әйбәт белгән өчен кайбер укытучыларым яклар, һич югы рәхимлерәк кыланыр дип өметләнгән идем дә, сыйныфташ кызлар әйтмешли, “чош сиңа”. Бары тик математик Бари ага, трактордан укыткан Исрафил абый һәм физкультура укытучысы Ильяс абый гына гомуми юнәлештән тайпылырга җөрьәт иттеләр. Байтак укучыларга исәп тотып туплаган “запаслар” бер ялгызыңа тотылгач, авырга туры килә икән. Түзәм, күз яше күрсәтергә исәп юк, алай да ике биткә “ут капты”. Кайберләре сорау да бирә, әмма ык-мык җавапларымны ошатмыйлар. Өер белән дөмбәсләгәндә дөмбәсләнүченең фикере, хаклымы ул-түгелме, өч тиен дә тормый, әлбәттә. “Гаиләсендә дөрес тәрбия алмаган”, – дип “фаш” итүче дә табылды, ниһаять. Һәм шул мәлдә бүлмә ишеге шартлап ачылды да, анда әни күренде. Ул беркемнән рөхсәт-фәлән сорап һәм исәнләшеп тормый түргә узды. Мамык шәле артка шуышкан, туны җилбәгәй ачык, күкрәгендә орден-медальләре планкасы, мәгариф отличнигы билгесе шәйләнә. Әнине биредә таныйлар, Саҗидә апа, Мирзовна диешеп пышылдашулары колакка керде. Залда уңайсыз тынлык урнашты. Әни “хөкемдарларым”ны һәм “хөкем” процессы шаһитларын берәм-берәм күздән кичерде. Аннары әкрен генә сүзгә кереште: “Тавышыгыз урамда, педогог иптәшләр. Коридорда ишегегез төбендә кәмит тыңларга техничкалар җыелган. Нәрсә бар анда дигән сорауга, берсе өерләре белән бер малайның әнәсен өшкерәләр диде. Нормаль коллективта мәнсезлекне авызлыкларлык абруйлы шәхес табыла. Баланың көндәлегендә билгеләре әйбәт, класс җитәкчесенең аны-моны язганы юк, миңа мөрәҗәгать итүче булмады. Кем хокук бирде сезгә укучы балага Линч суды оештырырга? Бу ниткән педогогик алым?”
Әни җиңемнән эләктерде һәм, катгый итеп: “Киттек, улым. Монда бер акыллы кеше дә юк”, – дип белдерде.
Мин, нишлим икән инде дип, трактор буенча укытучы Исрафил абыйга борылдым. Ул күз кысып, елмая төшеп, баш селкеп, “китә аласың” дигән ишарә ясады. Әле генә умарта күчедәй гөж килеп торган бүлмә инде тып-тын. Әни мине җилтерәтеп диярлек алып чыгып китте. Ә тышта бурап-бурап кар ява. Әни авылның шәп атын җиктереп килгән. Ат тотучыбыз – шундый эшләргә җәлеп ителүче колхозчы Миңнулла абый иде бугай. Димәк, фильмның яртысына җитешәм дә икән әле. Ат гайрәтле, төренергә дип чанага салынган толыплар зур үлчәмле һәм калын, якалары биек, җиде чакрым араны, кар бураннары туздырып, бик тиз кайтып җиттек.
Сабыр холыклы әнинең шулчакта ни өчен күкерттәй дөртләп кабынуын үзем әти булгач кына аңладым. Берәрсе белән мәңге дошманлашасың килсә, баласы турында кыек сүз әйтү җитүенә дә әти булгач төшенәсең икән.
...Әни колхоз парторгы, бер үк вакытта мәктәп мөдире һәм урыс теле укытучысы булып эшләве, кайчак райком әгъзасы булып та сайлануы аркасында вакытының һәрчак тар булуы сәбәпле, сүзнең кыскасын сайлап, үтемлесен табып сөйләшә иде, мәрхүмәкәй. Бер мәлне, студент чагым, китәр вакыт җиткәч тә әллә нәрсәсенә җыенып җитә алмыйм, ә аның мине озаткач, үз планнары булган, күрәсең, кырыс кына: “Кайткач кайтырга кирәк, киткәч китәргә кирәк ул”, – дип ычкындырды.
...Әнием хезмәт юлын унҗиде яшендә Теләче районы, Мәтәскә авылында укытучы булып башлаган. Шул авыл тумасы, атаклы классигыбыз Фатих Хөсни авылдашы, “Оргсинтез” берләшмәсендә ярыйсы гына дәрәҗәле урын биләүче танышым Гайфетдин әфәнде бәян иткән кыйсса да газиз әниләрнең уртак сыйфатын тәгаенли, ача, ассызыклый.
...“Мин карьера ясарга кечкенәдән керештем, – дип башлады Гайфетдин әфәнде хикәясен. – Элек авылда мал-туар ишле, сарыгын, сыерын, танасын аерым-аерым чиратка салмый чыгарсаң урамга сыймаслык. Әти юк, әни берүзе тормыш арбасын өстерәп чиләнә, мин исә борын асты кипмәгән олы малай. Алай да елдан-ел дәрәҗәм күтәрелә бара. Башта ат көтүе көттем. Аннары авылдашлар сарык көтүе көтәргә лаек дип таптылар. Өченче елны таналар, ә аннан соң савым сыерларын ышанып тапшырдылар. Өч кеше алындык анысына: мин, бер аягы гарип Әшрәфҗан абый һәм шуның Равил атлы энесе. Көтүлек җире әкәмәт шәп безнең, көн уртасында малларны чишмәле урман аланына кертәбез. Бүтән урында маллар төш тирәсендә ике сәгать ятып ял итсә, биредә дүрт сәгатьсез кузгаласылары килми. Ә сәгатьне аяк табаны белән күләгә үлчәп чамалыйбыз. Вакыт иркен, хет йоклап ял ит, хет берәр эш тап. Әмма Равил тыңгысызлый, әйдә, көрәшәбез дип тинтерәтә. Син миннән зур дип карыйм үзенә. Муен тамырына кундыра, артка тибә, төрлечә каһәрли. Күнми кая барасың. Көрәшәбез. Өч яшькә аерма бала чакта нык сиздерә, моның борыны астына инде мыек типкән. Алай да бирешәсем килми, этләшәм, бөтереләм, күкрәге астына керәм, читкә йолкынам – ектырмыйм гына бит тегеңә. Гарьлегеннән бу мине муеннан кысып аска бөгә дә, йодрыгы белән башны төя башлый. Әшрәфҗан абый ыржаеп көлеп тик карап тора мин кичергән җәфаларны. “Көч кенә керсен, исеңә төшерәм әле мин боларны!” – дип карыйм. Юк, әшәкелеген арттыра гына, мәлгунь. Белә, әти юк, абыйлар юк. Узынуы – яклаучым булмаганга. Берсендә каты ук эләктерде, күзгә чыккан яшьләрне ышкый-ышкый: “Бүтән болай булмый”, – дип, эш ташлап өйгә кайтып киттем. Әни фермага ат җигеп йөри иде минем, бидоннар белән сөт ташый, күтәрә шуларны, төшерә, эре сөякле иде мәрхүмәкәй. Әбәдкә кайтып керде бу. Син нишләп эштә түгел дип тәфтишли. Башта ык-мык килдем. Кыйналу хакында сөйләргә тел бармый, горурлык комачаулый. Җилтерәтә башлагач, күңел чайпалып китеп, буа ерылды, дөресен сөйләп ташладым. “Әйдәле! Утыр арбага!” – диде әни. Киттек кузгалып. Әни, ике кулы белән дилбегәгә тотынып, аякларын аерып, кабык арбага баскан, сыртын каезлап куалый бияне. Аланга чаптырып барып кердек. Тегеләр абыйлы-энеле ипи белән күкәй ашап, шешәдән сөт чөмереп утыралар. Әни ыжгырып килә-килешкә Әшрәфҗан абыйны гарип аягыннан эләктереп җиргә сөйрәп төшерде дә: “Син нигә фәләненә җон чыккан энеңне тыймыйсың, аксак тәре?!” – дип, зур кытыршы учлары белән моны шап-шоп яңакларга да кереште. Әни булгач, миңа да йөрәк керде, батыраеп Равилнең бугазына барып ябыштым. Чыбыркысы янында аркылы ята иде, шуны эләктереп алып, сөяк сабы белән шалт башына! Җирләр акыра малаең. Бер мәл ычкынып китеп, торып ук йөгерде.
...Еллар үтте. Армиядән кайткан елны авыл сабан туенда батыр калдым. Элек кичке уеннар бик күңелле, гармунда сыздыру, җырлап-бию, наза уйнау дисеңме. Буа янында уза иде ул безнең. Шуны урталай бүлеп ай юлы сызылган. Әлеге “дус” – Равил очрады. “Яшьти, тимә, гаеп миндә булган”, – дип, күзгә мөлдерәп карый. Бераз салган. Өр-яңа кәчтүмнән. “Нинди яшьти булыйм ди мин сиңа? – дим. – Сикер суга! Йөз, колач салып!” Китте бу кереп. Бермәл аркам белән тоям, кемдер миңа төбәп карап тора. Киртә белән тондырмагайлары дип борылсам – әни. Шелтәләп, баш чайкый...”
Шелтәли әниләребез, орышалар безне, ачуландырган, үпкәләткән чакларыбыз да булмый калмагандыр. Дини риваятьләрдә әнисен рәнҗеткән һәм әнисе тарафыннан гафу ителмәгән кеше тәмугта яна диелә. Госман дус белән караган теге фильмда да бәлки шул фикер уздырылгандыр. Хәлбуки, француз классигы Оноре де Бальзакка мең рәхмәт, ошбу шомлы фаразны кире кагып, “һәр ана күңеле тирәнлегендә һәрвакыт гафу итү, бәхилләү табыла” дип язып калдырган.
Комментариев нет:
Отправить комментарий