Ялгызлык
Машиналарга утырып,
Җәяү киттем, ат белән;
Аерылыштык, лыштык-лыштык
Сөйләшербез хат белән...
Бар иде заманнар, Җир шарының теләсә-кайсы кыйтгасының теләсә-кайсы илендә иҗат ителеп, дөньякүләм танылган әсәрләр СССРда тиз арада урысчага гына түгел, ә анда яшәүче бик күп халыклар телләренә аударылып дөнья күрә һәм алар мөкәммәл китап сату системасы аша калаларга, бистәләргә, авылларга җәһәт җиткерелә иде. Киң китапханәләр челтәре дөнья казанышы саналырлык андый рухи кыйммәтләр белән һәр төбәкне тәэмин итте дип тә истә калган. Коммунизм төзүче халыкка дөнья сулышын тоеп яшәү тиеш саналган, күрәсең. Колумбия әдибе Габриэль Гарсиа Маркесның илебез укучыларына иң әвәле урыс телендә “Сто лет одиночества” дип ирешкән атаклы романы, озак та үтми татар телле укучыларга “Ялгызлык” исеме астында 100 мең тиражда килеп җитте. Һәм ул йөз меңне, кем әйтмешли, ай күрде, кояш алды. Мондый хәл татар китабын укымыйлар дип акланучы каләмзатларыбызның тез астына орды һәм ихтимал ора торгандыр. Дөрес, хакыйкый әдипләр Гадрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни, Гариф Гобәй, Мөхәммәт Мәһдиев, Адлер Тимергалин, Хәсән Сарьян, Аяз Гыйләҗев, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Фәннур Сафин, Нияз Акмал , Эдуард Мостафин һәм башка кайбер авторларыбыз иҗатына ул чорда ихтыяҗ булды һәм хәзер дә бар дип чамалыйм. Әлбәттә, Гарсиа Маркесның татарча басылган романына ихтыяҗ зур иде. Бу ихтыяҗ белән тәрҗемә ителгән бүтән чит ил, урыс һәм үз татарларыбызның иҗаты ярыша алмавын танымый булмый. Дөрес, колумбияле әдип әсәрендә әле ул чорда безнекеләр артык тирән кермәгән өлкә - интим мөнәсәбәтләргә урын түрдәнрәк бирелгән иде. Романдагы кайбер тәфсилләүләрне өнәмичә, бәгъзеләр “Ялгызлык” атлы китапның исемен үзара әңгәмәләрдә “Ятсызлык” дип тә “ялгышкалады”. Уңышның төп сәбәбен бары тик интим мөнәсәбәтләргә кагылышлы тасвирламаларда гына дип санап, бик ансат кына популярлык казану максатында “күтәрелмәгән чирәм”не ермачларга ашыгулар да булды. «Казан утлары» («К.У.») журналын бу җәһәттән әләмче дияргә дә ярыйдыр, бәлкем? Анда чыккан “кәртинкә”ле әсәрләрнең барысын да санап тору зарурияте юк, кем әйтмешли, укыганнар болай да белә, ә укымаганнарга җиткерүдән фәтва аз. Алай да игътибарга аерата лаек кайбер үрнәкләрне сүз чынлыгы хакына әйтеп узмый да ярамас, юкса талант ияләребез моны санга сукмау дип бәяләп, “бездән көнләшәләр” дип авыз бүлтәйтергә дә күп сорамаслар. Әсгать Сәлахның мөкәммәл телдә язылган “Каеннар юлы” әсәре бу яктан байтак әдәбият сөючеләрне әсәрләндергәндер дип саныйм. Батулланың шулай ук “К.У.”да басылган “Так-күз”е (анда бер персонаж икенчесенә “Такбаш!” дип тә ычкындыра), Искәндәр Сираҗиның “Күкләр никахы” (әсәрдә җомга көнне мәчеттә намаз вакытында яңа өйләнгән мулла һәм Коръән укырга өйрәнергә килгән туташның җенси мөнәсәбәткә керүе бәян ителә), Марат Кәбировның “Бердәнбер һәм кабатланмас”ы (анысы тирес өемендәге “өчпочмаклы мәхәббәт” уены белән хәтергә уелды), Марат Әмирханның “Гәүһәршад”ы (хан нәселеннән булган ханымның никахлы ире белән ничек “йоклавы” кыскача шәрехләнә) кыюсызрак, тыйнаграк, оялчанрак авторларыбызның борыннарына чиерткәндер дип санарга рөхсәт итегез.
Хәлбуки, “Ялгызлык” әсәренең көче, хикмәте, җәлеп итү егәре, миңа калса, җенси темаларда хөҗерләнүле фантазияләрдә түгел, ә башкада. Әсәрнең исеме үк укучыны бөтереп алды, рухын биләде. Күрәсең, һәр кеше ялгыз дигән фикер мәңге актуаль һәм шушы дөреслек укучыны үзенә тарта. Бер карасаң, кеше туганыннан бирле гел үз ишләре төрелешендә: гаилә, ясле, балалар бакчасы, мәктәп, институт, армия, производство, ашханә, ресторан, җәмәгать транспорты, һәртөрле тамаша заллары, стадионнар. Мандатка тиенсә – парламент даирәсе, бәлага тарса – төрмә мохите. Ягъни, кешегә тормышта ялгызлыкка форсат юк та кебек. Шәһәрдә кукуруз чәкәне сыман өйләрдә йөзләрчә күршеләр белән маңгайга маңгай очрашулар, урамында йөргәндә әлләкемнәр белән иңгә-иң бәрелешүләр, эштә, көнкүрештә мәҗбүри аралашулар. Авылда исә эш, мәшәкать күп һәм тормышны алып бару өчен авылдашларга бер-беренә таянмый җай юк. Ни соң ул ялгызлык? Аерылышу, үзең генә калумы? Ул очракта язма башына чыгарылган такмазада искәртелгәнчә, хат алышу форсаты кала лабаса. Элемтәне телефон, компьютер аша саклап була. Якыннарың, дусларың, хезмәттәшләрең булмау, гаиләң юклыкмы әллә ялгызлык дигәннәре? Фикердәшләрең, җандашларың, авыр чакта юатыр, яклар, тынычландырыр, гаебеңне аклардай дусларың булмаумы? Ара өзелүме? Ирексездән Хәмдүнә башкарган “Ялгыз каен” җыры, андагы “ялгыз каеннардан ялгыз иттең бит, җаныкаем” дигән юллар искә төшә. Миңа калса, ялгызлык – психологик халәт. Әйтик, шау-шулы мәҗлестә катнашучы парсыз кеше ялгызлыгының ачысын парлылар мохитендә шәбрәк тоя. Өенә кайтып ялгызлыгы белән бергә бер калгач кына ул ялгызлыгын онытып, җаны тынычлана төшә. Бар шундый карарлар, аны һәркем үзе генә кабул итә ала. Димәк, ялгызлык зарур да. Кул кушырып бер эшсез утыру, яки файдасыз, мәгънәсез эш белән гомер черетү дә ялгызлык сагышы упкынын тирәнәйтә бугай. Әйтик, оста кеше үз янәшәсендәге булдыксызлардан арып, үзен ялгыз дип хис итәргә мөмкин. Сәләтле бәндә – сәләтсезләр, уңган – хөрәсәннәр, белемле – наданнар, иманлы – имансызлар, талантлы уртакуллар арасында ялгызлык хисләреннән иза чигә торгандыр дип фаразлыйм. Узган ел язучылар җыенында, бөекләр мохитендә, мондый мәҗлескә лаек ук түгелмендер дигән шик белән урындыгыма сеңеп утырганда, трибунадан берәү арабызда катнашмаган каләмдәше Алсу ханым Нәҗмиеваны, аның томнар бастыруына ризасызлык белдереп, гаепләргә кереште. Мин ул сөйкемле ханымның татар теле укытучысы булуын, Сөембикә ханбикәгә һәйкәл салдыру идеясе белән янып йөрүен ишетеп белә, кайсыдыр журналда фотосын күргән, шунда басылган шигырьләрен дә укыганым бар иде. Аның бу җыенда катнаша алмавы гади, чөнки ул әлегә язучылар берлеге әгъзасы түгел. Мин инде әдәбиятчылар, ягъни әдәп ияләре мәҗлесендә өлкәнрәкләребез трибунадагы кешене, тәнкыйтьләнүченең биредә катнашмавын искәртеп һәм этика кагыйдәләрен исенә төшереп, кисәтерләр, туктатырлар дип көткән идем. Хәлбуки, артыма туры килгән титуллы, регалияле сакаллы бер өлкән әдип чыгыш ясаучыны хуплап, дәртле, көр тавыш белән кычкыргалап куйгалый һәм залда аның үрнәгенә иярүчеләр табылгалый башлагач, урындыгыма тагын да сеңә төштем. Чөнки төркем теләктәшлеге – хәтәр нәрсә. Хәер, шушы ук даирә үзем катнашмаган бер җыенда мине дә “мунча керткәннәр”, дөресрәге, “Мунча ташы” театры артисты әйтмешли, Тукай бүләген буена сеңдергән көр бер шагыйрь минем адреска, ихтимал, гомум хуплау шартларында да түгелдер, уклар аткан, һәм аның шул “кыю” чыгышына “К.У.” мәйдан биргән иде. Хуш, мондый куык очырулардан ир-атның укасы коелмас, кирәк тапса, җавапны башка урында бирер дип, узынучыны елмаеп кына тыңлаганнардыр. Ләкин бит бу юлы хатын-кыз шагыйрә рухына тукыну хут алды лабаса. Һәм чыгышка теләктәшлек күрсәтүчеләр дә күренгәли, ә ризасызлык белдерүчеләр юк сыман. Алсу ханымның гаебе – берлек члены да булмаган башы белән томнар чыгаруында икән. Мөнбәрдән ирештерелгән ризасызлыкны хуплаучыларның кытыгына шул тигән иде, ахрысы. Нәрсә соң инде бу, мөслимнәр әйтмешли, инәңнең койрыгы?! Күңелне ниндидер сагыш биләп, әллә нәрсәсенә яһүд шагыйре Шалом-Алейхемның “Бүкән булгач, нишләтәсең инде...” дигән җөмләсе искә төште.
Дин өйрәтүенчә, Хак Тәгалә һәр җан иясен парлап, Адәм ялгыз булмасын дип, аның кабыргасыннан Хәваны яраткан. Димәк, ялгызлык табигатькә хас түгел, ә кеше өчен гайре табигый хәл. Халык өчен дә шул.
Кайчандыр татар теле биниһая биләмәдә төп тел булган. Хөр халыклар гаиләсендә тигез хокуклы халыкара субъект булганбыз. Аннары ул статус җуелган һәм милләтебез рухын ятимлек сарган. Татар халкының бәгыре дә, Тукай күңеле дә төбе юк тирән ялгызлык упкыны тулы моңнан гыйбарәт түгел микән? Халкыбызның Тукайга мәхәббәтенең сере шундадыр бәлкем? Әгәр ул ялгызлык хисеннән иза чикмәсә, “шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы” дип белдермәс иде. Сәйдәш музыкасында да ялгызлыкка бәйле агымнар сизелә. Рөстәм Яхин романсларында да тоела алар. Даһилык һәм ялгызлык гел янәшә ахры. Хәлбуки, бүген милли рух бәреп торган татар музыкасы, татар җыры тыңлыйм дисәң, эш харап. Авыз, бугаз, бот ялтыравы белән алдыручы хатын-кыз, борын мыгырдатып, әче яки әби тавышлы тәләкә буйлы ир-ат җырчыларыбыз көннән-көн үрчи баралар сыман. Болар – төркем. Болар ялгыз түгел.
...Саба урта мәктәбендә мине тугызынчы һәм унынчы классларда математикадан укыткан Бари ага Ишалинның әйткән бер җөмләсе хәтеремнән китми. «Халкыбызның мәкальләре, әкиятләре, җырлары – аның үлмәс таланты, тирән зирәклелегенең проекцияләре», – дигән иде ул. Чагылышлары, ягъни мәсәлән. Онытмаган булсам, предметка яктылык көлтәсе юнәлтсәк, аның яссы экрандагы сурәте проекция була. Бүгенге татарча радио-телевидение ургылдырган “җырлар”, әдәбият, журналистика продукциясе, калкытылган сәер һәйкәлләр, трусик төшерешле сыра бәйрәмнәре, мисс конкурслары – бөтенесе дә ниндидер, ә бәлки кемнеңдер дип әйтү урынлырактыр, арт санының төрле ракурстагы проекцияләре булып аңлашыла.
Ләкин өметсез шайтан гына диләр. Бүген интернет шәхескә зур мөмкинлекләр ача. Дөньякүләм иң бөек композиторларның әсәрләрен тыңлау мөмкинлеге бар. Әйтик, Моцартның “Реквием”ын. Җырның ни икәнен искә төшерим дисәң, рәхим ит! Шәхсән үзем Лара Фабиан башкаруында “Адажио” атлы әсәрне тыңларга яратам. Видеоязмада караңгы сәхнәгә әлеге ханым ялгызы чыгып баса. Җырчының искиткеч матур тавышын музыка ишетелер-ишетелмәс кенә озатып бара. Менә бер мәлне зәвыклы концерт залын бизәгән гипс сыннар терелә башлый, картиналардагы образларга җан иңә. Җырчы йөрәк белән җырлый һәм аны йөрәк белән тыңлыйлар. Җырчының илаһи ялгызлыгы белән һәр тамашачының үз ялгызлыгы бергә-бер кала. Ихтимал, кеше хайваннан ялгызлыкка укталышы белән аерыладыр? Кемдер әйтер, Иблис тә ялгыз бит дияр. Бәхәс юк, бәндәгә сайлау иреге бирелгән.
Комментариев нет:
Отправить комментарий