Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 7 апреля 2023 г.

ТАТАР КИТАБЫН УКЫЙ ТОРГАН ҖИРДӘ

Быел , март аенда Истабул каласын күреп кайту насыйп булды...Үз үземне туган көнем белән шулай котларга булдым. Җиде ун дияргә микән тутырган яшемне, ун җиде дип кенә тәгаенләргәме, кайсына да риза... Казаннан туры рейслар өзелеп тормый икән: утырдың киттең, бардың кайттың. Ни хикмәт, барганда очкычыбыз буш диярлек иде, ә кайтканда тула язды...Узган ел, шунда чакта Сәлимия мәчете имамы, Гүкдениз Карадениз уйнаган Рубин командалы Казан ягыннан икәнемне белгәч, "анда бит ул җами япты (мәчет салдырды), мин дә , аның кебек Трабзон каласыннан", дип очынып, футболчы милләттәше белән горурлануын белдергән иде. Шактый вакыт узгач та онытмаган икән футбол сөюче дин әһеле мине, ерактан танып алып, кул болгап сәламләде. Әлеге мәчеттәге имамнар догаларны шул кадәр чыңлап торган тавыш белән көйләп укыйлар ки, опера җырчыларың бер почмакта сагышка батып тәмәке пыскытып тормалы...Әлеге имам укыганнар да кан тамырларына кадәр үтеп кереп, җанны тирбәлдерә, сулышны иркенәйтә.Ихтимал, стадионда футбол караганда да аның егәрле тавышы башкаларныкына күмелеп калмыйдыр... Истанбулның Азия континентына урнашкан Ускюдар районындагы, архитектура могҗизасы саналырлык Сәлимия мәчетеннән ерак түгел, ике катлы "Харам җами (мәчет)" урнашкан. Аның каршысында Харам районына караган ХАРАМ ОТЕЛЬ дип тамгаланган кунакханә балкып утыра. Шулар чигендә диңгез яры буйлата "Харам сәхил юлы" сузыла. Ә сәхил дигәннәре диңгез яры дигәнне аңлата . Шунда ук Харам эскәләсе ягъни шул исемдәге пристань. Биредә,җирле танышларым әйтүенә караганда борыңгы чорларда хаҗ сәфәренә килүчеләр, Босфорны көймәләрдә кичеп чыккач, хаҗ өчен тиешле ихрам(махсус кием) кия торган булганнар. Гүзәл Босфорның капма каршы, европа континентына караган ярында әвәл чиркәү булган Айя София һәм Солтанәхмәт мәчетләре , Галата манарасы, һәм башка тарихи биналар калкып күренеп тора. Быел биредә рус телендә сөйләшүчеләр еш очрый. Хактан да барча туристлар беренче чиратта Айя София һәм Солтанәхмәт мәчетләре урнашкан Солтанәхмәт мәйданына ашыга. Беренче тапкыр шунда аяк баскач минем күңелдә көй яралды һәм ошбу тезмә юллар белән үрелде ..." Солтанәхмәт диләр шатлык тоеп, кем төзегән күкне каеп уеп? Гүя мәрмәр атып торган фонтан бер мизгелгә туктап калган, оеп.Солтанәхмәт тора нурлар чәчеп, Айя Суфияне күккә дәшеп. КЕше рухы мәхәббәтне шулай бәян иткән, ташлар аша, шашып...Зәңгәр мәчет илә Алсу мәчет тора ярда икәү җитәкләшеп...Китәр кебек алар диңгез өсләп, югалырлар төсле күккә ашып... Аһ Төркия-алсу гөлләр иле, сине назлый зәңгәр диңгез җиле, ташларыңны сыксаң шул ике төс, тамчы тамчы янып тамар иде..." Һәм соңгы кушымтаны төрекчә үзем чамалаган дәрәҗәдә кабатлауны да кирәк таптым: "Аһ Төркия-пәмбе гүлләр эве, сәни ахшар мави дениз йеле, ташларың сыкарсаң о ике рәнк, дамла-дамла янып дамлар иди..." Һәм бу җырны концертларда Шәмәрдән хастаханәсенең баш табибы Радик Борһанов (инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын) концертларды җырлап йөрде...Бу шигырь китапларыма керде, хак булса, ниндидер коллектив басмада төрекчә дә дөнья күрде ддип ишеттем... Ә быел Айя Сафия мәчетенә керергә теләүчеләрнең чираты ифрат озынайган икән....Истанбул искиткеч кала, иртә көндез һәм кояш батканда үзгә матур, төнлә , серлелек өстәлеп, тагын да гүзәлләнә.Әлбәттә аның матурлыгын сүз белән аңлатып тору буш эш, кем тели барып күрә ала, ләбаса. Интернет аша танышыйм дигәннәргә дә яшел юл, берсеннән берсе кызык, күркәм роликларның исәбе -хисабы юк..... Мин яшәгән Шәмәрдән бистәсенеңдә үзәк мәчетендә намаздашлар белән әңгәмә корганда Харам мәчетендә булуым, имамы белән дуслашуым хакында ычкындырдым. Шунда торган имам хатыйп Дамир хәзрәт, ихластан шаклар катып "Харам мәчетендә булдың", имамы белән дуслаштың", дип тел шартлатканы, һич хәтердән китми. Баксаң ул, Харам мәчете дигәч, биләмәсенә ел саен миллионнар хаҗ кыла торган Кәгъбә ташы урнашкан әл -Хәрам мәчете, дип уйлап, тынсыз калган икән... Истанбул буел да,элек күргәнемчә шаулап гөрләп тора. Туристларны диңгез буйлата сәяхәт итүче махсус экскурсия корабына да өзми-куймый чакырып торалар. Бәясе бәләкәй түгел. Шунда ук вапур дигән аталыштагы, аскы каты йөк машиналары өчен паром вазифасы башкаручы ак кораблар бер ярдан икенчесенә өзлексез бара-кайта торалар. Ярдан ярга егерме минутта барып яки кайтып җитешле, ә бәя бик очсыз.... Моны, бер континенттан икенчесенә круиз, дип тә атап була, дип аңлатты бер танышым. Вапурларның икенче яки өченче катында кафелар эшли, ә тәм-томның ниндиләре генә юк. Диңгездә йөзү бер могҗиза булса, Босфор яры буйлата җәяүләп тәпиләү дә күңелләргә хозурлык китерә. Кая бакма, берсеннән берсе күркәм мәчет манаралары, ә диңгезне аркыла буйга кораблар, йөк ташучы танкерлар "сөрә". "Катибым" исемле ресторанга җитәрәк "САТЫШ ҖИРЕ" дигән язуны күргәч аптырап калам. Мин үскән Юлбат авылы янәшәсендәге, кайчандыр атаклы мәдрәсәсе булган Сатыш авылының монда җире бар микәнни? Ә Юлбатныкы да юкмы тагы? Шулчак "сатыш җире "дигән язу өстендә эрерәк хәрефләр белән "балык" сүзе язылганлыгын абайлыйм. Аңлашылады, биредә яңа тотылган балыклар сатыла икән...Ә атаклы "Кыз күләсе" (кыз манарасы) төзелеш җайланмалары белән уралышында калган. ...Анда төзекләндерү эшләре бара......Ак корабта диңгез кичү генә түгел, Босфор аша салынган асылмалы күпердән автомобильдә җилеп чыгу да гаҗәеп тәэсир калдыра. Алары гына җитмәсә Босфорны диңгез аслатып салынган ике катлы метро аша да кичәргә мөмкин... Төркиядә булып узган җир тетрәү белән бәйле фаҗига хакында юл чите буйлап тезелгән,яктырткычлы баганаларга рамлап беркетелгән, кара тукымага ак белән "Гүчмеш олсун, Түркиям" дигән язулы җыйнак теләкнәмәләр сөйли. Татарда, бәла-казаларга карата, "узгынчы булсын" дисәләр, боларда "күчмеш булсын", дип әйтелә икән... Минем өчен бу баруымда иң зур яңалык, диңгез эчендә, бер бина урнаштырырлык кечтеки утраучыкка салынган китапханәне күрү булды. Аңа басмадан керелә. Затлы матур бинаның калын пыялалы дәү тәрәзәләренә төрле яклап дулкыннар бәрә иде ул көнне. Чөнки җил бик көчле иде. Ә иркен уку залының бер читенә урнашкан буфет чәй, кофе, төрле-төрле тәмнүшкәләр тәкъдим итә... Һәр шимбә көнне биредә Төркиядә яшәүче , туган телләренә гашыйк милләттәшләр җыелып нинди дә булса китаптан берәр татарча әсәрне чиратлашып укыйлар икән. Берәү укыганда , калганнары әсәр тексты белән телефоннары аша танышып бара, дөрес укылышны бәяли...Ә ул шимбәдә минем 1976 нчы елны "Идел" альманахында басылган, "Тамчы гөл" исемле , интернетка да эленгән, 2004 нче елны Татарстан китап нәшрияты бастырган китабыма кергән, заманында "Татарстан" радиосыннан мәшһүр артистыбыз Ринат Таҗетдинов тарафыннан укылган "Аууу..." исемле хикәямне сайладылар...Аннары , әсәргә һәм бүгенге татар әдәбиятына кагылышлы әңгәмә корылды.. Күмәкләшеп татарча китап укуны чыгышы белән Актаныш районыннан булган Римма атлы туташ оештыра булып чыкты... Исән сау өйгә әйләнеп кайткач, халык язучысы Фоат ага Садриев белән телефон аша Истанбулда алган тәэсирләрем белән уртаклашкан идем. Ул әлеге башлангыч хакында ишеткәч, бу хакта матбугатта язып чыгу кирәк, дип кат-кат искәртте. Мөхтәрәм Фоат ага әйткәнне үтәми булмый, укучылар ни дияр,язмамны яраткан газетабыз "Татарстан яшьләре"нә юлларга булдым.Татарстан яшьләре, 6 апрель 2023 ел.

Комментариев нет:

Отправить комментарий