воскресенье, 3 сентября 2023 г.
ЛӘЙСӘН - ЯЗНЫҢ ЯҢГЫРЫ
("Безнең гәҗит", 31 август)
..Нигә күңел кара җыя икән?
Агартырга телим күңелне...
Күңел агартырга каләм алдым –
Ак кәгазьгә кара түгелде...
Ләйсән МӨГЪТӘСИМОВА
Газеталарны укучылар барыбер дә байтак әле. Язганнарыма үз мөнәсәбәтләрен белдереп, телефоныма шалтыратучылар, хәтта хатлар юллаучылар юк түгел... Үз фикерләрен дөрес санап, шуңа күндерергә азапланучылары аноним рәвештә кереп булган социаль челтәрләрдән «сайрый». Домино кисәкчекләрен бер җепкә тезсәң, җиңелчә генә бер төртү барчасының ишелүенә китерә. «Бердәнбер дөрес фикер»гә күндерергә азапланучыларның тырышлыгы нәтиҗәсе дә шуңа иш... Хәлбуки, һәркемне дә башкаларның фикерен үзгәртү, төзәтү нияте алгысытмый, күпчелек, мин дә шул исемлектә, төрле фикерләр рәтендә үзенекен ирештерү белән канәгать...
Алган хөкүмәт бүләкләреннән, исем-титулларыннан чыгып бакканда, бүгенге әдәбиятыбыз тоткасы саналучыларны да тәнкыйть сәнәгенә элү күпләрне битараф калдырмый икән. «Укырлык берәү дә калмадымыни соң», «Ә кемне укырга соң, үзебезнекеләрдән?» кебек сорау тәгәрәтүләр булгалый. Зәвыклар турында бәхәсләшмиләр, диләр... Шуңа да халкыбызның «кайсын теләсәң, катыгын аша» дигән әйтеменә тотынып, «кемгә нәрсә ошый, шуны укысын», дигән карашта калам. Шәхсән үземә Саҗидә Сөләйманова иҗаты күңелемә хуш килә. Исән язучылардан Айдар Хәлим, Локман Закировны укыштырам, ә Ләйсән Мөгътәсимова шигырьләренә кабат-кабат әйләнеп кайтам... Аның «Сагынам сине» дигән шигыренә көй дә яздым, ничек кенә шуны берәр җырчы ханым яки туташка тәкъдим итәсе, дип баш ватам... Андый тәҗрибәм да юк, чөнки моңарчы мин язган җыр-көйләрне башкаручылар үз инициативалары белән кабул итә иде...
Ләйсән Мөгътәсимова Тукай елы дип тамгаланган 2011нче елны «Казан утлары» журналы тарафыннан социаль челтәрне дә җәлеп итеп уздырган әдәби бәйгедә, көн кадагына суккан «Авыл мәктәбен япкач, мөгаллимнәре ни диләр?» исемле поэмасы белән танылды. Аның интернетта укылышы, шундагы уңай бәяләмәләре башкалардан дистәләрчә тапкыр өстен торуы белән бик күп каләмзатларның борыннарына чиертте. Нәтиҗә ясалганчы «Матбугат.ру» сайтына эленгән әлеге әсәрне интернет аша 29632 тапкыр ачканнар һәм 526 уңай бәяләмә калдырганнар иде дип истә калды... Бәйге тәмамлангач та поэма белән кызыксынучылар кимемәде... Ә беренче урынга лаек дип, инде 2010нчы елны узган бәйгедә икенче урын алып бүләкләнгән пьеса аталды. Кем, ниткән составтагы жюри шулай хәл итте, монысы әлеге бәйгедә шигырьләре белән катнашкан мин фәкыйрь өчен дә сер булып калды. Ни дим, без үскәндә телгә менгән «Былтыргы «А» дигән мәзәкне хәтерләп яки сәхнәләрдән еш яңгыраган шаян шигырьдәге «бу шул куян шулпасының шулпасының шулпасы» дигән юлын искә төшереп тел шартлатыргамы, белмәссең... Ярышта катнашучыларга 15 бит бирелә дип тәгаенләсәләр, миңа ике бит тәтеде, ә беренче урынга чыгарылучыга, лимит дип вакланмыйча, 25 бит биргәннәр... Беренче урынны алган әсәргә интернет аша 1645 тапкыр мөрәҗәгать итеп, 18 шәрехләмә калдырганнар иде һәм бу саннар хәтта минем күрсәткечләрдән дә кайтыш булуы белән гаҗиз итте. Ләйсәннең искиткеч, күпләрнең күңелләрен тетрәткән, эреткән поэмасын икенче урынга чыгарганнар. Әсәре интернетка эленмәгән Рабит Батулланың иҗаты җимешен дә, ниндидер критерийдан чыгып, икенче урынга лаек дип тапканнар... Китап сөюче якташ танышым, призлы урыннар алдан хәл ителгән булган, ә Ләйсәнне, поэмасы зур кызыксыну уятуы, интернетта артык күп тавыш җыюы сәбәпле, ничарадан бичара, икенче урынга аптыраганнан раслаган булсалар кирәк, диде... Әгәр аның фаразы хак булса, ул әсәрне исемлектән бөтенләй төшереп калдырмаганнары өчен рәхмәт әйтергәдер, бәлки. Әдәби бәйгегә интернет киңлекләрендә урын бирү бәгъзе оештыручыларны әнә шундый мәзәк хәлдә калдырды һәм андый «ярыш» уздыручылар киләчәктә мондый «хата»ларын инде кабатламас, хакыйкый зарурлыкны аныклау мөмкинлегенә башка беркайчан да мөрәҗәгать итмәсләр, юл куелмас, дигәнрәк тәэсир калды... Теләгән, танышырга өлгермәгән кешегә Ләйсәннең ул хикмәтле поэмасын «Казан утлары» журналының 2011нче елгы 2нче саныннан табып укып була һәм интернет аша әлеге журнал сайтына кереп аны табу мөмкинлеге бар.
Ләйсән Мөгътәсимова – юморга ифрат бай, үткен телле әдибә. 2014нче елны Татарстан язучылар берлегенең 80 еллыгы Казанда, М. Горький исемендәге ял паркы каршындагы «Корстон» ресторанында узган иде. Озак та үтми, газета-журналлар андыйга йөрәксенмәсләр дип чамалыйм, социаль челтәрдә бугай, аның ошбу шигъри шәрехләмәсенә сөрлектем:
Митингта өч язучы,
Калганнары посып тора;
Бушлай табын, 400 әдип
Һәр чыкканны сосып тора...
Дөрес сүзгә җавап юк, шулайрак булды шул... Ул чактагы Берлек рәисе Рафис Корбанга рәхмәт, язучыларга шундый зур мәҗлес оештырып сый-хөрмәт күрсәтте... Сосучылар арасында булуым сәбәпле, әлеге үткен юллар минем дә касыкка бәреп, кытыкны китерде...
Миндә Ләйсән Мөгътәсимованың 2014нче елны Татарстан китап нәшрияты нәшер иткән «Кыл уртасы» исемле китабы бар. Мин аны, хакыйкый шагыйрәбез, өч тапкыр Тукай бүләгенә тәкъдим ителеп, өчесендә дә бүләкләнүчеләр исемлегеннән сызып атылган, Хәсән Туфан татарның Анна Ахматовасы дип зурлаган мөхтәрәм Саҗидә апабыз Сөләйманова аһәңнәрен тоеп, кайта-кайта укыйм... Менә Ләйсәннең, яраткан шагыйрәбезгә атап язылган ягымлы шигыреннән өзек:
...Осталыкта Синнән шактый калышсам да,
Синең кебек шигырь язам, әлбәттә, мин!
Бәлки берәр ерак туган апамдыр Син?
Бер нәселнең чыбык очы Әлмәттә? – дим.
...Ә бәлки, мин ялгышамдыр, Саҗидә апа?!
Ә бәлки, дим, бу очраклы охшашлык бер?
Ни булса да, миңа син бик якын кешем!
Тик язмаган аңлашырга очрашып бер...
Ни кызганыч, миңа да шигырьләре белән әсир иткән Саҗидә ханым белән дә, аның талантлы дәвамчысы Ләйсән сеңлекәш белән дә бер тапкыр да очрашып сөйләшергә туры килгәне булмады.
Ләйсән язганнардан ихласлык бәреп тора. Шундый шагыйрәнең Язучылар берлегенә кабул ителмәвен гариза язасы килмәүдән генә, дип аңлатасымы икән? Шагыйрь Роберт Миңнуллин хакимият үз иткән, кайгырткан әдипләрне «обойма»дагы каләмзатлар дип тәгаенләгән иде. Бер мәлне әнә шундый әдипләребез, роман-эпопеяләр, трактатлар тудырып аргач, поэмалар сырлап йончыгач, афоризмнар жанрына күчеп, фәйләсуфлыкка дәгъва кыла башладылар, һәм төп әдәби журналда «баттализм»нар, «батуллизм»нар, «кәримизм»нар һәм башка «изм»нар ташкыны пәйда булды. Алар «Матбугат.ру» сайтына да үрләде. Әлеге ноу-хауга байтак каләм тотучылар, шул исәптән мин фәкыйрь дә игътибар иттек һәм Ләйсән дә битараф калмаган булып чыкты. Иң әвәле ул «Матбугат.ру» сайтына ошбу шигырен элде:
Мәртәбәле аксакаллар яңа жанр уйлап тапкан,
Һәр язучы шул жанрга үз исемен җайлап таккан.
Батуллизм – Батуллада, Баттализм – Фәнзаманда,
Әмма әйтем, күпме измә, әйтем инде һәр заманда.
Әдипләрнең әллә иҗат чишмәләре кипте микән?
Әллә дулап, Пегас аты башларына типте микән?
Аннары алар иҗат иткән афоризмнарга мөнәсәбәтен белдереп, әлеге экспериментны димме, фәнни телдә экскремент төшенчәсенә туры китереп, татарчалап «б.г.-зм» дип бәяләде. Аларга үз төзәтмәләрен турылады. Һәм аныкылар янәшәсендә шәп әдипләребез укмаштырган җөмләләр шактый тоныкланды. Нәрсәнең ничеклеге аңлашылсын өчен берничә мисал китерик.
Менә Фәнзаман ага Батталның «баттализмнар»ы:
*«Айлык пенсияң түзәрлекме?» дип сорамагыз. Түзәрлек! Соңгы егерме тугыз көне генә бик авыр уза...
*Кайбер патшаның сәясәте үз шамакаен да көлдерә.
*Тешләреңне саклыйм дисәң... телеңне кыска тот.
*Уянган милләткә бишек җыры җырлаучылар күбәеп китте.
Ләйсәннең боларга ирештерүле «җаваплары»:
*«Исәнме?» – дип сорамагыз, исән булмасам, үлгән булыр идем.
*Кайбер патшаларның шамакае да елата.
*Тешеңне саклыйм дисәң, б. к чәйнәмә.
*Йоклаган милләткә матәм маршы уйнаучылар күбәеп китте.
«Ләбибизмнар»дан берничә үрнәк:
* Минем иң куркыныч дошманым – үзем.
* Тау күрмәгән бәндәгә түмгәк тә биек.
* Гашыйк булган саен шигырь язса, кәгазь җитмәс иде шагыйрьгә.
Ләйсәннең җавабы:
* Куянның иң куркыныч дошманы – үзе.
* «Куян тауга менсә дә түмгәк астына кача».
* Шигырь язган саен эче китсә, кәгазь җитмәс иде шагыйрьгә.
«Кәримизм»нардан:
* Дәшми калу – үч алуның бер төре.
*Татар үлгәннән соң да өч көн яши ала.
*Кәрлә патшага бил бөгүе кыен.
Ләйсәннең җавабы:
* Дәшми калу –телсезлекнең бер төре.
* Татар туарына өч көн алдан тибенә башлый.
* Кәрлә патша күрешкәндә үк бил бөктерә.
«Гаффаризмнар»дан:
* Сезгә мин кирәк чакта мин – бар, миңа кирәк чакта сез – юк.
* Үлүе авыр, яшәве – авыррак.
* Беркем дә безнең өчен үлмәс, үзебезгә туры килә.
* Сукыр әби әйткән: күрше тавыгы керсә, куып чыгармагыз, дигән.
Ләйсәннең җавабы:
* Гел кирәк кеше үзенә бер кирәкле кеше табалмас.
* Дөнья газабы мең – үтелә, Әҗәл газабы бер – үтерә.
* Башкалар өчен җанын бирәм дип уйлаганнар да, җаннарын ходайга бирәләр.
* «Сукыр тавыкка бар да бодай» дип, авыл халкына срогы чыккан азык-төлек кайтаралар.
Зиннур Мансуров һәм Батулла әйтемнәре интернетка эленмәү сәбәпле, Ләйсән үзенчәлекле һәм тапкыр версияләрдән мәхрүм калды. Шундый әдипләргә игътибар күрсәтмәү әдәп вә мантыйк киртәсенә сыймас, аларны үпкәләтер, дип, газета укучыларны, әлеге авторларның зиһен сандыкларыннан чыккан җәүһәрләрен «Казан утлары» архивыннан юллап табып, Ләйсән үрнәгендә үз сөземтәләрен язарга димлим. Һәм шәхси үрнәк күрсәтеп, үзем дә бер-ике фаразымны тәкъдим итеп карыйм:
Зиннур әфәнденең бер әйтеме:
«Чәнечкеле тимерчыбыктан гөслә кыллары ясап булмый».
Бу уңайдан минем фараз:
«Бу кадәр зирәк нәтиҗәгә шәхси тәҗрибәләр аша гына килеп була...»
«Батуллизмнар»дан сыңар мисал:
«Элек хатыннарның чәче озын, акылы кыска иде, хәзер чәче дә, акылы да кыска. Элек ирләр акыллы-сакаллы иде, хәзер сакал да юк, акыл да».
Минем фараз:
«Элек «Сакалы бар, акылы юк» табышмагы гадәти бакчаларны кыркучы кәҗәләргә кагылса, инде әдәбият бакчасын таптаучыларын да иңли сымак?
Ләйсәннең бер шигырендә:
«Бүген нигә берсе дә юк?
Әллә кая киттеләр,
Сүккәннәр дә, сөйгәннәр дә
Бар да ятим иттеләр», – дигән күз яше аша елмаюлы юллар бар һәм ул:
«Бүген туган көнем иде,
«искә алсын ник берсе...» дип тәмамлана...
Менә мин шундый гаҗәеп талантлы шагыйрәбез булуын искә алырга һәм моң-зарларын хәл кадәри таратыр өчен «Безнең гәҗит»кә хат юлларга булдым... Ә башка тагын кая язасың?.
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий