Йә, Хода, татарның ниндие генә юк. Төрек татары, Америка татары, Япония татары, фин татары... Янә килеп мишәре, типтәре, керәшене, Казан арты, саз, гәйнә, Барда, Әчтерхан, Себер татарлары. Башкортостан татарларының хәтта гимны да бар... Ә Татарстанның һәр районында үзенә бер төрле татар яшәве? Әйтик, Киров өлкәсеннән Кукмара районына килеп керәсең һәм бу параллель дөньяга күченүдән бер дә ким тәэсир калдырмый. Һич көтмәгәндә, түл белән төрелгән терәүле мескен өйле, җимерек капка-коймалы, киң урамнарын тигәнәк баскан, үлемгә хөкем ителгән дөнья кырт кына тәмамлана да менә дигән асфальт түшәлгән урамлы, Киров урманнарында гына була торган әкәмәт юан чыршылардан буралган, атаклы хан Атилла сараена биргесез йортлар, төзек ихаталар, кояшлы капкалардан гыйбарәт, күкрәп яшәүче икенче дөнья башланып китә. Кукмара халкы белән бәлкем Балтач бераз тартыша аладыр, әмма без, сабалылар, боларның булдыклылыгын танып, һәм гаҗиз хәлдә: “А, алар бит кукмаралылар!” – дип сокланудан, һәм тел шартлатудан узмыйбыз.
Шул Кукмара ягыннан бер әби белән поездда сөйләшеп кайтабыз, Әгерҗегә, ире ягына кунакка барган икән.
– Бик кара яклар, – ди бу Әгерҗе хакында.
Атаклы Бубилар төбәгенең шулай бәяләнүе мине аптырашта калдырды, әмма әби үз фикеренә ачыклык кертте:
– Менә безнең Кукмарада сәхәр вакытында тышка чыксаң, бөтен тәрәзәләр яп-якты. Ә ул якта кап-караңгы...
Ә Мөслимдә Сарманны (мөслимлеләр Сарманга кушылып торган “хурлыклы” чорны һаман оныта алмый) безне талап кына мантып калдылар, карарлык җирләре юк аларның диләр.
Әтиемнең туган ягы Актаныш хакында “иң татар ягы, иң денсез як” дигәннәрен ишеткән бар.
Миңа Мәскәүдә әниемнең якын дусларында кунакта булырга туры килде. Чыкылдап торган Пенза ягы мишәрләре болар. Мине кунак иткән Равил ага Баймашев космик эзләнүләр институтында эшли, үзе янына белгечләрне Казаннан, гел татар егетләрен тарта икән. Теләсәм мине дә, бөтенләй белгечлегем туры килмәгән килеш, шунда урнаштырасы. Бар нәрсәгә курыкмый тотынып, шуны алып барып чыгу әлеге тәвәккәл кавемгә хас.
Озын сүзнең кыскасы, татарлар кырыкка бүленеп, кирәкмәгән көрәшләргә дә тартылалар, әмма аларны бер нәрсә: киләчәккә өмет, яшим дип яшәү, иҗтиһад берләштерә! Сабада да төзелеш кайный, Киров өлкәсенең татар яшәгән авылларында да, татар булган бар төбәктә дә. Татар мәчетләрне Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да, Кавказда да, Камчаткада да – кайда яши, шунда корырга җай һәм әмәл таба.
Татарның тагын бер үзенчәлекле төре белән танышканчы мин үз халкыбыз турында бары тик бөек фикердә генә идем... Милли хәрәкәт, милләтпәрвәрләр бер мәлне читтә яшәүче татарларны Татарстанга кайтару теләге белән янды. Кайтучылар да байтак булды. Бигрәк тә Урта Азия якларыннан. Әмма “качаклар” белән якыннанрак танышкач, хәтта, көчле рухлы якташыбыз Фәүзия апагызның да сабыры төкәнеп, каләменнән болар адресына йомры-йомры бәяләмәләр очкалады... Һәм бу мәсьәләдә ул ялгыз түгел иде. Рифкать атлы таныш колхоз рәисе сөйли:
– Апам ире белән Үзбәкстаннан кайтып төште. Унбиш көн кунак булдылар һәм мин җизнигә әйтәм: “Без монда агай-эне киңәштек, сезгә “финский” йорт алып бирәбез, ташын, комын,цементын китереп аударырмын”, – дим. Ә бу, күзләрен тасырайтып:
– Ә кем соң аны миңа корып бирә? – димәсенме!
Шуннан әйттем апага: “Йә балаларың белән, бу имгәгеңне ияртми үзең генә кайт, ул чакта йортыңны корып бирермен, йә күз көеге булып йөрмәгез, үзегезнең Урта Азиягезгә олагыгыз”, – дидем. Китеп бардылар... Мәчеткә барып, котылганыма сөенеп, хәер биреп кайттым.
Таныш токарь Мәннаф агай зарлана: “Безнең оешмага эре, көпшәк гәүдәле берәү сакчы булып керде. Урта Азиядән кайткан “качак”. Бер аягын күтәргәнче, икенчесен эт ашый. Капка ачасы булса, чыга алмый тинтери; чыккач, нишлисе икәнен уйлап баш вата. Эшкә киләсең, бу синең күзеңә көн саен беренче кат күргән төсле, сарык карашы белән багып тора. Сүгенсәң, барып әләкли.
Мин, оешмада утыз ел эшләгән ветеран, шушы “кар кешесе” сакка баскач, көн дә проходнойдан үтә алмый иза чигәм...
Күршем сөйли:
– Апамнарга Урта Азиядән туганнары кайтып, бер ай яттылар. Бер нәрсә эшләмиләр, шулкадәр эредән кубып сөйләшәләр, тыңлап торсаң, кара мин дә кеше булып йөрим икән дип, артыңа утырасың... Апалар боларга өй табып, сатып алып бирешкәннәр иде. Теге төше эшләнеп бетмәгән, бу төшенә ремонт кирәк дип, шул өйләренә күчмичә тәмам зык чиктерделәр. Бушка эшләп бирүчене көтеп тик яталар. Аптырагач, апамнар, болардан бүтәнчә котылып булмас дип, ремонтны үзләре эшләп бетерергә мәҗбүр булдылар.
Ә таныш участковый: “...Шул хәчтерүшләр милицияне сүккән була. Чегәннәр дә төрле бит, әмма иң шөкәтсезләре – Урта Азиянекеләр. “Ләлү” диләр аларны. Казанны шулар тутырды хәзер. Чегәннең генә түгел, татарның да иң сөмсезе шул яктан кайта...” – дип зарлана.
Монысы таныш агрофирма җитәкчесе кыйссасы:
– Бер шәп танышыма: “Сиңа бер яхшылык эшлим әле”,– дигән сүзем бар иде. Шул чылтырата: “Урта Азиядән туганнар кайтты, торырга урын, эш тап”, – ди.
– Килсеннәр, – минәйтәм. Эш, кирпечтән салынган унга уникеле аерым коттедж бирдем. Идән җәясе, штукатурлыйсы һәм обой ябыштырасы гына калган.
– Материал миннән, калганын эштән соң хәл итеп бетерерсез, – дим.
Һәм рәхмәт урынына ни ишетәм димсез? Болар бу эшләрне хезмәт хакы алып, эш сәгатендә башкарырга телиләр, ә эштән соң аларга ял тиеш икән... Ярты ел болганып йөрделәр дә үпкәләп кайтып киттеләр... Сигез җан иде болар, тулы бер бригада... Басар-басмас атлап йөриләр, иренеп кенә, үзләрен әллә кемгә куеп сөйләшәләр, ә кулларыннан эш килми. Һәм шуның өстенә кушканны, өйрәткәнне дә колакларына элмиләр, хөрәсәннәр чөнки, эт ялкаулары...
Менә шундый бәяләмәләр яңгырый Урта Азиядән кайткан, яки кайтырга талпынган милләттәшләребез адресына. Ни өчен алай, эш нәрсәдә икән соң? Әлбәттә, кайткан берсе мондый түгелдер. Аннан кайтучылар арасында зур уңыш белән эш оештыручылар, җитәкчеләр дә юк түгел ләбаса. Әмма, кем әйтмешли, рас болар шундый имидж тудырганнар икән, әйдәгез, сәбәпләрен ачыклыйк.
Тормыш арбасын нормаль җәмгыятьтә ирләр тарта, бу табигый һәм шулай тиеш. Кемгә дә булса салыну – кеше буларак җитлекмәү билгесе. Төркиягә кунакка баргач, җирле татарлар белән ресторанда утырырга туры килде. Боларның хатыннары эшләми, йорт тоту белән генә мәшгульләр, ә тормыш тулаем ирләр җилкәсендә. Шунда бер кардәшем икенчесенә: “Менә боларда ир кеше “эһ” тә итмичә хатынын, балаларын язмыш хөкеменә калдырып чыгып китә ала икән”, – дип, миңа ымлап күрсәтте. Әлеге, алар өчен гайре табигый тоелган хәлләрнең безнең тормышта очравын мин танырга мәҗбүр булдым. Ә бит ир кешенең үзе корган гаиләсеннән шулай ансат китә алуы, чыннан да, шаккаткыч хәл! Уйлый торгач, мондыйрак аңлатма таптым, һәм аның белән укучылар килешерме-юкмы, ышанып ук бетмим. Озак дәверләр КПСС җитәкчелек иткән илебездә ирләрнең барысы да рухи яктан ир булып җитлекми башлаган ахры. Әлбәттә, бар чын ирләр, бар малай ирләр һәм бар бәбәй-бала ирләр... Әйтик, өч балалы гаилә таркала, ир өйдән китә һәм икенче бер өч балалы хатынга йортка керә. Кем бу? Бу, чын ир түгел, ә хатынының дүртенче улы сымак яшәгән дегенерат, икенче хатынга уллыкка алынган яки малайлыкка ялланган мәхлук... Әлбәттә, физиологик яктан ул ир кешедер дә, әмма рухи яктан алай түгел.
Җылы яктан кайткан кардәшләребезгә дә андагы җиңел тормыш (ә элек анда тормыш бик җиңел иде) “аю хезмәте” күрсәткән. Алар урыс империясенең ул-кызлары булып, шуңа сыенып көн иткәннәр һәм рухи бәбәйлектә калганнар, шуңа да үпкәчелләр, әләкчеләр, киреләнәләр, авырлыкларны җиңү мәшәкатеннән котлары алына, һәрдаим кемгә дә булса сыену җае эзләп, тормыштан зарланып, я им дип яшәүченең эшен калдырып яшәп яткан көннәре... Яшәсеннәр, әйдә. Таҗикстан чегәннәренә аптырамыйбыз бит, болар да бер төр... Алар арасында бәбәй ирләр күбрәк, ә бездә әлегә азрак, аерма бары шунда гына бугай.
Комментариев нет:
Отправить комментарий