Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 11 сентября 2013 г.

Җиктереп “Тулпар”, Кырымга !..

                Кырымны урысның күренеклеләре җәннәткә тиңләгән. Бу җәннәт белән Татарстанны “Тулпар” очу компаниясе ялгый икән. Өч сәгать тә үтмәде, без, Казан пассажирлары, Украина составындагы Кырым Автономияле Республика башкаласы Симферопольгә аяк бастык. Кала гадәти урыс өязе шәһәре булып яши, биредә урысча гына сөйләшәләр һәм базарларында Русия акчасы әле дә әйләнештә. 


Урыс тарихны үзенчә яза

Республикадагы мәктәпләр өчен тарих китабы да иҗат ителгән һәм ул “Наша Родина – Крым” дип ачылып китә. Ягъни, монда яшәүче урысларның ватаны Русия түгел, ә Кырым икән, ә республика – алар ия булган дәүләтчелек формасы... Биредә күп төрле төп халыклар тарих дәвамында бер-берсен алмаштырган һәм әлеге алмашыну урыс чираты белән төкәнгән... Татарстан тарихы китабындагы сыман, фәнни төсмер бирү зарурлыгыннан, бу китап та Кырымда элек кыргый кешеләр гомер сөргәнлеге хәбәреннән башлана. Аннары, безнең эрага кадәр фәләненче гасырда, кавемнәре нәмәгълүм кимериялеләр яшәгән диелә. Әмма грек тарихчысы Геродот алар хакында “бия савып көн итүче, дөньядагы иң гадел кешеләр”, дип язып калдырган. Ә бияләрне төркиләр, ягъни казакълар, башкортлар һәм Мөслим районының Татбүләр авылында савалар түгелме соң? Өстәвенә, кимериялеләр патшаларын тәңречелек кануннары буенча – төркичә, курганнар корып җирләгәннәр. Әмма дәреслек авторлары өчен хакыйкать мөһим түгел, чөнки асыл максат – әлеге җирдә урысларның хуҗа икәнлеген кануный төсмердә әвәләү. Кимериялеләрне (бәлкем камәр ияләредер?) скифлар алмаштырган, болары һинд-аурупалылар дип раслый дәреслек авторлары. Әмма грекның борынгы тарихчысы бәянында скифлар үзләренең башлангычы дип “Апи” һәм “Папай”ны саный, өстәвенә “праздник плуга” да уздыралар, ә патшаларына “Атей” дип дәшәләр...
...Атилла дәүләте таркалгач, күпмедере бирегә, ватанына кайткан һуннарның төркилеген әлеге “тарих” дәреслеге таный тануын, әмма аларны килмешәкләр һәм Кырымга зур зарар китерүчеләр дип тәгаенли. Кыскасы, дәреслек авторлары биредә яшәгән кимерия, скиф, һун халыкларының бер, төрки кавемнән булуларын танырга теләми.
Православ греклар Кырымны Таврика, Таврида, җирле халкын таврлар дип тәгаенләгәннәр. Ул “таврлар” диңгез буендагы тауларда яшәгән, һәм үзләрен төркичә “таулы” дип таныштырганнардыр да, әмма дәреслек авторлары фикеренчә, “таурос” грекча үгез дигән сүз икән, һәм боларның атамалары кай яктандыр үгез белән бәйле булырга тиеш... Тора-бара, гректан соң Кырым Рим, аннары Византия империясе составына эләгә – болары исә “тарих”чы фикеренчә, начар түгел. Әмма монгол-татар явы нәтиҗәсендә Кырымның Алтын Урда составында калуын ул ошатмый һәм мактамый.
Әби патша чорында Кырымдагы татарча атамаларның күбесен бетереп, грекча исемнәрне “торгыза” башлыйлар... Акмәчет каласын “тарихчы” Симферопольнең “предшественнигы”, ягъни элгәре дип атый, һәм аны булган да беткәнгә чыгарып, Симферополь каласына нигез 1874 нче елның 8 февралендә салына дип тәгаенли. Бу җәһәттән караганда, безгә язмыш мәрхәмәтлерәк булган икән: Казанны 1552 нче елның 15 нче октябрендә нигезләгәннәр дип тарихка кертмәгәннәр бит.

Күперләр азая, коттеджлар күбәя

Җитмешенче елларда СССР да иң шәп юл-күперләр Кырымда дип сөйлиләр иде. Бүген вәзгыять бүтән – юллар-күперләр дигәндә Кырым Татарстанга көндәш түгел икән инде. Хуш, автобуска утырып Фороска, Ялта ягына таба кузгалабыз. Форос – грек сүзе, ясак дигәнне аңлата, ул баскынчы греклар өчен кайчандыр ясак җыю вазифасын үтәгән дә. Татар ханлыгы чорында да ул Форос дип аталган. Урыслар килгәч, бу төбәккә Потемкин хуҗа булып тора. Аннан ул Кузнецов, анысыннан Ушков фамилияле (Алабуга каласыннан күчеп килә) сәнәгатьче кулына күчә. Өйләнүе аша соңгысы белән атаклы якташыбыз Шаляпин туганлаша һәм 1921 нче елны ул биредә М.Горький белән очраша. Пролетар язучы аның исеменнән истәлекләр язуга алына. М.Горький биредә утызынчы елларда да ял итә. (Даһи юлбашчы кемне ГУЛАГка, кемне Фороска озатырга кирәген яхшы белгән...)
Бүгенге Форос – өч мең чамасы кеше яшәүче бистә, элек партаппаратчылар ял иткән санаторий һәм балалар ял итүе өчен биналар комплексларыннан гыйбарәт. Өч ел элек балалар өчен лагерь булган бер комплекс Русия хөкүмәте тарафыннан арендага алынып, таш коймага төреп үзгәртеп корылган. Шунда чагымда анда Касьянов һәм Черномырдин очраша дип сөйләделәр. Ул көн диңгездә сак корабы торды һәм төн уртасында искитмәле фейерверк күзәттек. (Заманасында, әби патша килгәч тә Кырым шәп фейерверк шаһиты булган.) Форосның көнчыгышында, әлеге резиденциядән соң бер ара киткәч, кайчандыр татарныкы булган Мухалатка авылы тирәсендә – Кучма әфәнденең ял биләмәсе. Ә бистәбезнең көнбатыш юнәлешендә, диңгез ярында элек Максим Горький, космонавтлар ял иткән “Теселли” (төрекчә юаныч дигән сүз ) комплексының санаторийга якын ягында яшел түбәле яңа коттеджлар төзелгән. Монда Украина җитәкчеләре хозурлана, ә икенче ягында Татарстан арендалаган дачалар, шулай үк яшел түбәлеләр. Якташым Николай Иванович аларны Татарстанның Кырымдагы вәкиле арендалый дисә, гидыбыз, зур горурлык белән, биредә Шәймиев Минтимер Шәрипович ял итте диде. Президентыбыз ял иткән комплекска терәлеп, тарихка СССРны таркату символы булып, Горбачев дачасы исеме астында кергән мәһабәт корылма кукыраеп утыра. Бу урынны Раиса Максимовна ошатып сайлаган икән һәм 50 гектар биләмәле “дача” 1988 нче елны тиз арада өлгертелгән булган. Кыскасы, М.С.Горбачевка атап, “ил утырганда галушка, сарай салган Фороста” дип такмак әйтергәме, инглизнең “кем яхшы замок салдыра, анда яшәмәс...” дигән җырын шыңшыргамы белми аптырап торасың...
Бу төбәктә җирләр сатылып бетеп бара. Гидның әйтүенә ышансак, тиздән биредә балалар өчен лагерьлар калмаячак. Тау битендәге урманны кыркыштырып, яңа хуҗалар, яңа колонистлар-киевләннәр өчен егерме сигез данә биек йортлар салыначак. Чөнки аларның да диңгездә дельфин сикереп уйнаганын күзәтәселәре килә икән. Ә монда җирләшкән иске колонист урыслар (коммунистик хакимият чорында, кырымтатарлар сөрелгәч, монда аларны Потемкин чоры “аборигеннарына” өстәү өчен вербовка тәртибендә чит өлкәләрдән партия-партия китереп, ссуда, тораклар биреп төпләндерәләр) “дикарьларга” фатир, тору урыны тәкъдим итүне кәсеп иткән. Килгән көнне, өстемдәге “Татарстан яшьләре” дигән язулы футболкамны чамалапмы, базарга барганда арттан берәү “земляк” дип оран салды. Оран салучым, алда телгә алган Николай Иванович атлы, Казанның Дәрвишләр бистәсеннән, 7 ел элек бирегә килеп төпләнгән урыс кешесе булып чыкты. Ул да фатир тәкъдим итәргә чыккан. Казанны сагынган, күзләре яшьләнде, сораша да сораша, һич калдырып китәр хәл юк. Болай интекмә, рас сагынгансың, кайт Казаныңа дим. Коля ризалашмый, быел янына энекәше дә күчеп киләчәк икән.
Бер-ике урында төзелеш күрдем. Прораблар әйтүенә караганда, биредә аена 200 долларга төзүче эшче табып булмый башлаган. Ерактан, бүтән калалардан китертергә туры килә диләр. Фатирга кертеп, тир түкми генә ансат акча эшләүгә бер күнеккәч, чын эшкә кул тартмый, күрәсең...
Форос искиткеч матур урында. Ул зәп-зәңгәр диңгезнең ташлы яры һәм таш кыялар тезмәсе арасындагы яшеллеккә чумган тау итәгенә киртләчләнеп кереп урнашкан. Биредә тау, урман һәм диңгез һавасы. Әлеге таш-кыялар үзгәрешсез 18 миллион еллар торалар, имеш... Әгәр үзеңә сиздерми генә бирегә китереп ташланган булсаң, кайда, кайсы чорда, нинди планетада икәнеңне аңларлык түгел. Каршыңа динозаврлар килеп чыкса да, куркуын куркыр, әмма аптырамас идең. Тау-кыя очларына болыт утырып, кайбере тиздән ата башлаячак тере вулканга охшап кала: борынгы Помпей фаҗигасе кабатланыр төсле. Җир тетрәсә, тау итәгендә яшәүчене афәт сагалый. Әмма, ни генә булмасын, диңгезле тау итәгеннән һичкем китәргә теләми генә түгел, монда берегергә теләүчеләр арта бара... Шәп тормыш символы – яхталар да зур түрәләр яшәп яткан дачалар тирәсендә күбрәк күзгә чалына.

Кипарис та - геноцид корбаны

Биредәге паркларда нинди генә агачлар, нинди генә чәчәкләр-үләннәр юк: Кытайдан да кайтартып утыртканнар, Төньяк Африкадан да, башка кыйтгалардан да. Һәм иң гаҗәбе, бары бу төбәккә генә кипарисларны юк итү кагылмаган. Бер мәлне Кырымда Сталин әмере буенча кипарисларны юк итү кампаниясе башланып, һәр җитәкче көн саен ничә кипарис юк ителүе хакында хисап биргән. Сталинның үлеме генә әлеге гүзәл агачка каршы геноцидны туктаткан. Без Кытай җитәкчеләренең чыпчыкларга каршы көрәшеннән көлгән булабыз булуын, ә бит Мао бу җүләрлеккә, ашау мәсьәләсе илдә авыр чорда, икмәккә экономия ясап булмасмы дигән изге ниятеннән чыгып бара. Ә биредә – бүтәнчә. 2003 нче елны Симферопольдә дөнья күргән “Форос, очерклар, истәлекләр һәм фотолар” дигән китапның 64нче битендә Сталин гамәленә шома гына аңлатма бирелгән. 1944 нче елны, Ялта конференциясендә очрашкач, Рузвельт Сталинга Кырым зиратны хәтерләтә, бездә кипарисларны зиратка гына утырталар һәм табутны да шул агачтан ясыйлар ди, имеш. Мондый аңлатма, андый сөйләшү булмаган очракта зеклар телендә бу “подстава” дип атала, ә булган очракта – “акыллы әйтте, тиле йөгерде”гә килеп чыга һәм берсе дә “юлбашчы”, “халыклар атасы” файдасына түгел. Кырымтатарлар күңеленә урыстелле газета аша шундый, минем карашка легенда бикләтелгән. Кем белә, бәлкем ул чындыр да. Имеш, 1943 нче елны Тәһрандагы очрашуда Рузвельт яһүдә хатыны тәэсирендә көн тәртибенә яһүдләргә дәүләт төзү мәсьәләсен керттерүгә ирешә. Өч вариант тикшерелә: Палестина, Уганда һәм Кырым. Сталин шушы максаттан, Кырымны татарлардан тазартырга йөкләмә ала. Нәтиҗәдә, әлеге җинаятьчел килешү төзегән “цивилизацияле дөнья” җитәкчеләре форсаттан файдаланып, Сталинның Кырым, берочтан Кавказ мөселманнарына карата үткәргән геноцидына бармак аша карарга мәҗбүр була. Сталин, үзенә кирәген эшләгәч, боларны төп башына утырта: Кырым урынына, мыскыл иткән сыман, Ерак Көнчыгышта Яһүд Автономияле Округы оештыра. (Яһүдне Кырымга ия булуга омтылышта гаепләү урынсыз: нәкъ шул максат җилкендергән грек, итальян, нимес, урыс яки төрекләрдән ул киммени?!)
Кырымдагы кипарислардан тыш, 16 нчы гасырдан бирле кулланып киленгән чирәп түбәләр дә законнан тыш дип игълан ителә. Әлегә “татарник”ны юк итүчеләргә бушлай шифер өләшенә. Хәзер Кырымда кызыл чирәп түбәләр бик сирәк очрый, алар бу җирләр өчен матур, ятышлы, өстәвенә, әллә кайчан ясалган булсалар да, әле дә сыйфатлылар. Ә иске, каралып черегән шифер түбә кала-авылларның ямен качыра, урманлы таулар һәм бакчалардан гыйбарәт Кырым җирен шөкәтсезли. Биредә урыс авыллары бездәге төсле. Калалар да әлләкем түгел һәм урыслар бирегә килеп әллә ни мантыганнар димәс идем.
Бүген базарларда кырымтатарлар да сәүдә итә. Форостагы базар сәүдәгәренең берсе югары категорияле теш технигы, икенчесе радио-релечы инженер, өченчесе педагог... “Эш юк, урнашсаң – штат кыскара, һәм кыскарганнарның кырымтатар булмаганнарына кабаттан эш табыла”, – ди яңа танышым, Үзбәкстаннан кайтып төпләнгән Рөстәм Аббазов. Биредә аларны радио-телевидение аша “депортированные”, “татары”, сирәк кенә “наши татары” дип атыйлар, ә кырым татарлары дип әйтергә әлегә телләре әйләнми... Кырым татарлары ничектер рәхәтләнеп, тәм табып сәүдә итсә, урыс сатучыларның карашында аптырау һәм өметсезлек бар шикелле. Сөйләшә торгач, бер марҗа апа үзенең Саратовтан икәнен, һәм шул кала исеменең Сары Тау дигәнне аңлатканын әйтте. Ә икенчесенең төп чыгышы Вологдадан икән. Базарчы урыслар Кырымның Украинага эләгүеннән риза түгел, Русиягә кайтасыбыз килә диләр. Татарстандагы тормышлар белән кызыксыналар. Мин инде шыттырам: Татарстанда уртача хезмәт хакы 1000 доллар, дим. Шуны ишеткәч, тегеләрнең күзләре дүрт була, анда нефть диләр, Шәймиевне мактарга керешәләр.
Кырым колхоз-совхозларында “төп халык” – урысларга пай җирләре бирелгән, ә күптән түгел пәйда булган татарларга бу тәтемәгән. Җирне арендага бирү дә “абориген” хуҗалар ихтыярында. Татар аренда хакын түләп үстергән җимешне базарда сатып яши. Әле шул шартларда үстергән бакчаларын да өлкән туган “вәкилләре чистарткалап” тора икән...

Балыксыз Балаклава

Ак теплоходта Балаклава шәһәренә сәяхәт кылдык. Бу каланы борынгы Римның яшьтәше диделәр. Гомерның “Илиада” поэмасында да телгә алына әлеге төбәк. Диңгездә давыл куба, поэма каһарманнары корабыбыз белән таш ярларга бәрелеп челпәрәмә киләбез дип торганда, кинәт кыялар арасында бер култык ачылып китеп, болар шул тыныч гаваньга кереп, исән калалар. Балаклава каласы әлеге култыкка урнашкан. Бер Европа сәяхәтчесе биредә хәерчеләр дә ифрат тук булуын, шәһәрдә балык исе аңкуын, хәтта йоклаган йорт кошларының авызыннан ашалып бетмәгән балык чыгып торуын язып калдырган. Төрекләр әлеге төбәкне “Балык юве”, ягъни балык өне дип тәгаенләгән, ә урысларга болай дип әйтү кыен булган (гид шулай ди), һәм яңа хуҗалар кала исемен Балаклава дип төзәткән (ә болай, урысча әйтелеше безгә кыен – Кукмараны Кукмор дип төзәткән төсле). Биредә СССР атом-төш су асты көймәләре урнашкан булган, шул сәбәпле экологиягә зур зыян килеп, чупырдап торган балык өнендә балык корган. Бүген исә яшерен объектларны салкын сугыш музеена әйләндермәкчеләр. Хәер, Фороста да балык базары юк, ашханәдә Ерак Көнчыгыштан кайтарылганын тәкъдим итәләр. Алай да базар да берсе 200-300 сумлык кипкән “җирле” балыклар да очраштыргалады.
Телевидениедән күреп беләбез, диңгезле илләрнең яр буйларында кырыкмаса кырык төрле балык, башка диңгез продуктлары сатыла. Истамбул яры буендагы андый базарны үземә дә күрергә насыйп булганы бар. Ни хикмәт, әүвәлге СССР биләмәсеннән бәрәкәт качкан, иксез-чиксез басулары була торып, икмәкне читтән ташый, ә диңгезләре буенда балык юк. Хәй исемле танышымның үз начальнигы турында: “Бу эт асрап карый, алган бер эте йә кача, йә үлә, аквариум белән мавыкты, балыклары яшәми, ә без түзәбез, ялагайланабыз, мактыйбыз үзен”, – дип сукранганы искә төшә. Кырымда халык үтә православ, үтә дини төсле, күбесенең муенында тәре. Санаторий тирәсендәгеләр нүлгә калып баручы коену кәчтүменнән йөрсә йөри (арттан караганда киемнең барлыгы күп очракта шәйләнми дә), аның каравы, муеннарында тәре ялтырап тора. Ягъни болар өчен материя мөһим түгел, беренче планда – рух! Форос бистәсендәге бер кыяга чиркәү менеп кунаклаган. Тау арасындагы юлларда да адым саен тәреле часовня. Кырым татарлары салган “Ватан” һәм “Кайту” кафелары янында кукырайтканнар аларны. Хәтта юл читендә, юл билгесе шәкелендә дә тәре очратырга туры килде. Хәер, Татарстанда да кайбер район яки хуҗалык исемнәре тәресыман конструкциягә беркетелгән. Ахры милләттәш җитәкчеләребез арасында да Алексий Икенче атакайның яшерен фанатлары бардыр...

Анда - Чатырдаг, бездә - Чатыртау...

Кырым ханлыгының башкаласы Бакчасарай бүген Малмыж төслерәк бер урыс каласы булып калган. Дөрес, хан сарае урнашкан музей бар, Пушкин-фонтанны да күрдек. Ак күлмәк, кара яка дигән сыман, ап-ак мәрмәр фонтан янәшәсенә шагыйрьнең кап-кара бюстын утыртканнар.
Яхшы пәлтәнең затлы мех якасын сүтеп алып, матур төймәләрен тупас каптырмаларга алыштырып, тузанда аунатып элеп куйсаң, андый кием соклану уятмас. Хан заманы корылмалары белән дә шундыйрак хәл. Үтә очсызлы буяу белән стена-идәннәре буялган диварларны Екатерина заманындагы солдат ясаган тонык сурәтләр бизи... Юлдашым, кырымтатар Рөстәм Аббазов элек биредә гидлар татарга каршы агу чәчә иде, хәзер алай түгел икән ди. Мәчеткә, реставрация бару сәбәпле, кереп булмады. Алай да манарадан азан яңгыравы күңелгә хуш килде. Музейдан чыккач, Рөстәм Аббазовның төзелеп бетеп килгән өенә киттек. Карасана, Бакчасарайның бер ягы кырымтатарлар салган ике катлы коттеджлар бистәсеннән гыйбарәт икән ләбаса хәзер! Йортлар арасында өр-яңа мәчет тә матур булып калкып күренә. “Без бу җирләрне митинглар ясап, көрәшеп алдык”, – ди Рөстәм. Җирле хакимият әлеге “басып алу”га каршы ОМОНнар һәм бульдозерлар ярдәмендә көрәшкән. Әмма кырымтатарлар кислород баллоннары, бензин канистралары белән коралланган, “башта мине тапта” дип трактор көрәге астына керә башлаган. Хакимиятнекеләр дә төшеп калган кешеләр түгел, кызылармияче тапкырлыгы күрсәткәннәр: төзелеш мәйданының ике ягыннан, берни булмагандай, ике авыр машина килә, ә арадагы юан корыч аркан күренми, һәм каршыга туры килгән һәр нәрсә искәрмәстән җимерелеп кала. Ләкин кырымтатарларның рухы сынмаган. Бүген Бакчасарайның бу районы – татарныкы. Арада бер катлы, тәбәнәк коттеджлар бар, алары Литвадан килгән ярдәм икән. Кырымтатарларның лидеры Мостафа Җәмилев йорты янәшәсендә медпункт урнашкан.
Кырымтатарлар быел июль аенда Ялта тирәсендә җир дәгъвасы белән митингка чыккан булганнар һәм таләпләре үтәлде дә ахры: җирле телевидение алып баручысы, тирән канәгатьсезлек белән, Милли Мәҗлес хакимиятне якадан алырга тәмам остарды, җир башкаларга да кирәк, ә татарлар таләбе генә хәл ителә дип сукранды. Телевидение янә татарларның үзләре салган өйләрендә балалар бакчасы ачуын күрсәтте һәм бер-ике кырымтатар җырчысын тыңлау-күрү бәхетенә дә ирештерде. Шуны аңладым, биредәге кардәшләребез эшчән, матур һәм батыр кешеләр, алар бердәм булып, яшим дип яшиләр һәм бетәргә бер дә җыенмыйлар.
...Чечняда – чеченнар, Башкортстанда – татарлар, биредә – кырымтатар кардәшләр яшәү, исән калу өчен җан тартыша. Безләргә каршы явызлыкның чишмә башы кайда соң? Кырымда бу сорауга да җавап таба алдым шикелле. “Голос Крыма” газетасының 2003 нче ел, 20 нче июнь санында тарих фәннәре докторы, Санкт-Петербургның Меньшиков исемендәге институт директоры Валерий Возгринның “Кырымны аннексияләү һәм урыс расизмы тарихы” дигән мәкаләсе басылган. Изге Русьнең беренче христиан кенәзе Владимир булып, шул ук шәхес беренче номерлы урыс изгесе буларак канунлаштырылган. Мәкалә авторы Владимир кенәз биографиясендәге кайбер моментларга туктала. “Святой” кенәз, күрше Полоцк кенәзлегенә басып кереп, шундагы кенәз кызы яшь Рогнеданы әтисе, туганнары күзе алдында көчли. (Көчләүчесен үтерергә омтылган өчен соңрак шул кызны хөкемгә тартып, җәзалатып үтерттерә.) Мондый “батырлыкны” беренче Русия христиан патшасы Иван Грозный да кабатлаган. Тагын бер рухи ориентир: Петр Беренченең асылда кемлеге һәм ниндилеге хакында “Звезда Поволжья” газетасының быелгы 30 нчы санында атаклы совет кинорежиссеры Юрий Ильенко Лев Толстой бәянында искәртә. Әлеге мантыйк буенча китсәк, Юрий Буданов та урыс изгеләре сукмагындагы шәхес. Фән докторы Валерий Возгрин фикеренчә, мондый изгеләштерүләрнең төбендә элек тә, хәзер дә яшь буыннан көчләүче-үтерүчеләр әзерләү максаты ята. Ягъни, хикмәт урысларга хас ниндидер абстракт явызлыкта түгел, ә аларга гасырлар буе тагыла килгән куркыныч рухи ориентирларда ахры...
Өч атна үтте дә китте. Урыслар оҗмах җирләре дип сокланган Кырымны калдырып, шулар ук “подрайские”, ягъни җәннәт тирәсе дип тәгаенләнгән Татарстаныбызга кайтып киттем. Йә, хода! Безнең яклар да бик матур икән! Аерма шул: тегендәге матурлык кыргыйрак, ә бездә – кулга ияләшкәнрәк...
Ә мин яши торган Саба якларында, гаҗәеп, иксез-чиксез болыннар бар. Мишә буе болыннары... Кырым тау чишмәләре матур, ә безнеке – сандугачлы. Ә иң мөһиме, кешеләребез матур, тырыш, күндәм. Чын эш, чын хезмәт кешеләре һәм иманлы кешеләр булгангадыр, аларның йөзендә самими яктылык бар. Кыскасы, искиткеч катлаулы язмышка дучар халкыбызның, Мәскәү “күлегезне күккә асам!” дип даими куркытып торса да, рухын хезмәт белән савыктырып, киләчәккә өмет җуймый яшәп яткан көне...

Рәсемнәрдә: язма авторы кырымтатар дуслары арасында. Патшалар “дачасы” Форосның бер почмагы. 

Комментариев нет:

Отправить комментарий