Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 16 сентября 2013 г.

Тоннель азагындагы яктылык...



Үзләре ишеткән, чамалаган дөреслекне иҗатта ирештерү форсаты бирелсә, милләт уяначак һәм болар әйткәннәрне, язганнарны берсүзсез мәтәлә-кадала үтәргә керешеп, бар да ал да гөл булып үзгәрәчәк, дип хыяллана иде бөек язучы, бөек шагыйрь булам дип омтылып, университетта белем эстәүче танышларым... Еллар узды, теләгәнне әйтә дә, яза да алу хокукы күктән төште, ә милләтнең  болар язганнарга һәм әйткәннәргә керфеге дә селкенмәде. Нәтиҗәдә әлеге хыялый Хәйрүшләр сыртлары саргайган остазлары белән берлектә, татар тегенди, татар мондый, анасын сатар, ул уянмый дип коткарырга хыялланган милләтне уздырыштан сүгәргә керештеләр... Мин, әле төзелеш институты студенты чагымда, көне-төне сызым сызып, проект эшләгән араларда шул танышларымның кызып-кызып әйткәннәренә исем китеп, ничек инде милләт хәлен каяндыр финансланган проектларны эшкә җикми-ашырмыйча, аны башкарып чыгу, эш барышын даими күз уңында тоту өчен ресурслар, структуралар булдырмыйча, дөреслекне әйтеп кенә уңайлап була икән, дип баш вата идем. Әнә бит, аракы һәм тәмәкенең сәламәтлеккә зыянын һәркем белә, бу хакта ачыктан-ачык язалар, бер-өзлексез такылдыйлар, тик кулланучылар кимеми, арта гына бара...
Чыннан да, дөреслекне әйтә алу хокукына ирешү алга китеш, сүз иреге мөһим... Шунсыз хыялдагы проектларга керешү күпкә катлаулы... Гәрчә яһүдләр һәм әрмәннәр нинди илдә генә яшәмәсеннәр, “акча – концентрацияләнгән ирек” формуласына чат ябышып, теләсә нинди шартларда милләтләрен саклау, күтәрү һәм үстерү әмәлен табалар... Хәлбуки, без алар түгел, бүтән камырдан, шанлы тарихыбыз безне үзгәчә шәкелләштергән...
Көннәрдән бер көнне илбашы булып М.С. Горбачев калыккач, дөреслекне буып торган бөя ерылды да куйды... Үзгәртеп кору чорында милли дәүләтчелекләрен торгызу проектлары әзер, шуны финанслау чыганакларын тиз хәл иткән илебез халыклары элиталары, гади халык белән бербөтенлектә, уңай мизгелне кулдан ычкындырмыйча, һавадан очып узган кошны сикереп тотып алгандагы өлгерлек күрсәтеп, бәгъзе даирәләрнең хәер-фатихасын да алып, милли дәүләтчелекләрен төрлесе төрле дәрәҗәдә торгызуга ирештеләр. Татарстанның да шул болгавыр чорда мондый форсаты юк түгел иде...Ул да шул юнәлештә талпынышлар ясап карады.
Империя бөтенлеге тарафдарларына илдәге үзгәртеп корылышның нәтиҗәләре ошамады, әлбәттә һәм алар “суверенитетлар парады”на каршы куярлык үз проектларын (ә бәлкем аны контрпроект дип атыйсыдыр) гамәлгә куя алдылар шикелле... Урыс патриотлары басмасы саналучы “Завтра” гәҗитендә Анна Серафимова атлы журналистның “Жили-были” дигән баш астында чыгып килүче һәр язмасы гүяки якадан эләктереп, дер селкетеп алу хәсиятенә ия. Менә берсеннән (25 апрель 2013 ел саны) өзек: ”Уйлап багыгыз, механизаторлар илдә уннарча мең, ә ярыйсы гына дисциплиналы коммунистлар бушкуык Горбачевны (М.С. хезмәт юлын механизатор буларак башлаган) түбәләренә меңгереп утырттылар... Кемнеңдер күрсәтмәсенә Үзәк Комитет карышырга базмаган, күрәсең... Хәмерпәрвәрләр дә җитәрлек иде, ә югарыга Ельцинны этәргәннәр... Карагыз министрларга, берсеннән берсе кабәхәтрәк, чырайларында мәгълүм булган барча бозыклыклар ярылып ята (фәһем генә бөркелми, анысы бу заманда бәла дәрәҗәсендә). Дегенерат һәм бозыклар рәтенә карыйсың да, сорау туа: ни өчен ул, алар? Ахмак, тинтәк, кабәхәт – ә аны әле министр, әле советник, әле депутат, әле сенатор, әле илче итәләр... Хикмәт нидә? Бу Р разнарядка (даирә билгеләгән бүленеш). Әгәр сезгә нәрәт килмәгән икән, хет Л.Н. Толстой булыгыз, бернинди премия тәтемәячәк. Ә килгән булса, Дума яки хөкүмәт утырышлары арасындагы тәнәфесләрдә хет балалар ашап тукланыгыз, фәһемегез җитмәгәнгә хәтта акылы зәгыйфьләр мәктәбен тәмамламаган булсагыз да, иң биек, иң ипиле кәнәфигә утыртылачаксыз... Җәмәгатьчелек фикере дулкынында өлгергәнлек аттестатыгыз да юклыгы, һәм тәнәфесләрдә балаларны тәгам итүегез фаш кылынса, хакимиятнең халык фикеренә битараф түгеллеген раслар өчен Сезне бер кәнәфидән алып икенчесенә күчерәчәкләр...”
Түрәләр өчен дөньяда күрелмәгән шәхси азатлык китерә торган проект милли азатлык юлын сайлаган бәгъзе халыклар бердәмлеген чатнатып, “азатлык алучы” бюрократия, күпчелек өлешенә керү хакына уртак максатка хыянәт итәргә, ягъни башлаган проекттан баш тартырга тиеш булды...
Тарихтан Октябрь түнтәрелешенә кадәр хәләл хезмәте белән тапкан байлыгын мәчет-мәктәпләр, татар матбугатын тоту, ятимнәрне кайгырту хакына сарыф итүче затлы татар байларыбыз булуы хакында аз-маз беләбез. Андый фидакарьләр бүген дә очраштыра. Шул ук вакытта халык мөлкәтен урлап-талап аргач, милләткә бөтенләй дә кирәкмәгән, хәтта ки аның рухын рәнҗетә торган ялтыравыклы, шау-шулы грандиоз проектларга зур-зур чыгымнар сарыф, дөресрәге исраф ителүләргә дә шаһитбыз. Гомәр Хәйямның бер робагыенда, вак җаннар борын күтәрүчән, алар җаннары ирешә алмаган һәм алмаячак югарылыкка борыннары белән омтыла, диелә. Телгә алынган беренче очрак – олы җанлылык, фидакарьлек үрнәге булса, икенчесе – борын мәрәкәсе сыман. Мине бүгенге көнгә кадәр Кол Шәриф мәчете хозурында уздырылган “Дөнья яратылышы” атлы рок-фестивальләр, “алтын арт сан” аталышлы конкурслы сыра бәйрәмнәре, җөмһүриятебез биләмәсендә соңгы елларда калкытылган һәм калкытылачак кайбер һәйкәлләрнең чакырылышы борчый... Янә килеп, сукыр тычкан атамасы лаек метроказыгычка “Сөембикә” исеме бирү, Казандагы, Бауман урамындагы татар китабы кибетенең җир астына төшерелүе, Тукай яшәгән йортның җимертелүе, татар фаҗигасенең чишмә башы – Явыз Иван форпостын торгызу, “Булгария” батуы, җөмһүрияттә чучкаларның баш санын миллионга җиткерү, мәгълүм даирәнең “закон безгә нипачум” дип узынуы кебек, тезелеп килгән “казанышлар”, уйлавымча әнә шул контрпроект күчтәнәчләре, төшләремә кереп, тынгылык бирми... Менә Сезгә, мөхтәрәм укучыларым, шулардан берсе... Биниһая иркен залгамы, ялангамы эре-эре җитәкчеләрне, түрәләрне, депутатларны туплаганнар, имеш һәм ниндидер даирә биек сәхнәдән, төрле дәрәҗәдеге перәннек шәкелендәге алтыннарны боларның борыннарына төртә-төртә, халкыгызга карата менә мондый этлек эшләсәгез бусы, ә менә мондые өчен монысы, дип, ымсындыру, котырту белән мәшгуль. Аларга этлекләрне гамәлгә кую үзмаксат та түгел, ахры... Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйбат, дигәндәй, кайсы “бөек”нең ни дәрәҗәдә түбәнлеккә баруы хакында үзара түләүле бәхәсләргә дә кереп күңел ачалар төсле... Дивардагы дәү экранда этлекләр прейскуранты чагылып ала, бәяләр курсы гелән үзгәрештә... Җитди-җитди агайларның байтагы лырт-лырт абына-сөртенә йөгерә-чаба отышлы тәкъдимнәрне үти... Арада бар пеләш башлылар, бар чабата кашлылар... Аерата бер өлкәнрәге яшьләргә биргесез каударлык күрсәтә. Ул “перәннек”ләрнең берсеннән дә баш тартмаска тырышып, ару-талуны белми. Сәхнәдәгеләр, “булдыра бу” дип, һай-һулап аңа көлә-көлә көч биреп, рухландырып торалар... Хәлбуки, перәннекләргә артык кызыкмаучылар да, һәр тәкъдимгә сөяк күргән эт сыман ташланмаучылар да арада юк түгел...
Прейскурантта язылганнарын укырга мәтәләнәм... Йә Хода, ниләр генә сырланмаган... Авыл халкының үз хуҗалыгында җитештергән сөт бәясен судан арзанга турылау да, кызларны “мисс ясау”, “депутатлау” да төшеп калмаган... Җыр-моңнарны чүпкә батыру, әдәби иҗатны бетемсезлеккә турылау, ... 309 нчы закон проекты, БДИне туган телләрдә уздыртмау һәм башка шундый эреле-ваклы этлекләр... Тукай премияләрен кемнәргә бирү кулайлыгы турындагы аңлатманы, вак шрифтта язылу сәбәпле, укып булмады...
Халкыбыз өчен кара алым (полоса) бер дә төкәнмәс сыман иде, бер заман... Ни гаҗәп, соңгы араларда яктылыклар да күренгәли башлады... Русия “Голос” проекты бәйгесендә беренче-икенче урыннарны татар кызлары бүлеште. Евровидениегә татар кызы барып, лаеклы чыгыш ясады... Мин моны Татарстанны һәм Татарстан Президентын санга сугу, аның белән хисаплашу дип бәялим. Русия гүзәле дип татар кызын игълан итүнең дә үз мантыйгы бар кебек. Инде менә шаулап-гөрләп Казан каласында Универсиада узды. Бу да бит бик мөһим, халкыбызны дөньяга таныту проекты. Моннан соң шәт Татарстанны Казагыстан белән бутамаслар дип тә өметләник... Казагыстан дигәннән, быел анда узган Сабантуйга җирле милләттәшләрне Татарстан исеменнән котлар өчен абруйлы делегация составында Татарстан дәүләт киңәшчесе М.Ш. Шәймиев барган. Ни аяныч, әлеге бәйрәмдә катнашу өчен юлланган Нурлат районы үзешчәннәре коллективы баянчысы шунда гаип була. Делегация тулы составта баянчысыз кайтып төшә. “Шунда безнең районнан барган төркемнең җитәкчесе булган ханымның миңа бөтен кеше алдында: “Синең ирең бөтен Татарстанны оятка калдырды, ник авыру иреңне җибәрдең!” – дип кычкыруы йөрәкләремне телгәләде. Әле ул вакытта ирем турында бер генә хәбәр дә, табылганмы ул, әллә юкмы, исәнме, әллә юкмы – билгеле түгел иде бит”, – ди баянчының хәләл җефете, татар теле укытучысы Айгөл Хәйбуллина. (“Азатлык” радиосы, 2013 ел, 8 июль, Наиль Алан ясаган чыгыштан).
Мәрхүмнең җәсаден бер баласын күтәреп һәм көмәнле хәлдә тол калган хәләл җефете Айгөл, ”Газель” машинасы белән барып, юллап алып кайта...Тулырак мәгълүматны интернеттан табып укырга мөмкин: azatliq.org/articleprintview/ 25040019.html.
Анысы да монысы, чит илгә абруйлы делегация составында чыккан Радик Хәйбуллинны җирле даирәләр, ул анда барганчы эштән азат ителгән иде, дип “сөенче” алалар. Нурлат районының Зирекле авылында яшәүче татар теле укытучысы Айгөл Хәйбуллина иренең үлеменә китергән хакыйкать ачылырмы дип борчыла, әтиләрен югалткан балаларга тиешле акчаларны түләмәс, торак шартларын яхшыртмас өчен фаҗигасеннән соң гына Радикны эштән азат иткән булырга мөмкиннәр, диелә әлеге чыгышта. Өнемме-төшемме дип торышлы хәл... ”Пусть говорят” тапшыруы өчен сюжет төшермәгәйләре дип тә шыкаерга нигез юк түгел... Ә нәрсә, Нурлат районы Апастан киммени? Апас районы белән бәйле тапшыруда җитәкчелекнең роле чагылыш тапмаса, монысында хәл киресенчә...
Гаепне мәрхүмгә сылтау, “унтер офицерның тол хатыны үзен-үзе суктырды” кебек акланулар, урындагылар өстән кушкангамы, үз белдекләре беләнме, хактан да белдерүләре дөрес булгангамы, “тиеш түгел” дип торганда, райондагы түрәнең “әгәр тиеш икән – булышырбыз” дигәне, кесәдәге кукиш булмагае дигән шиккә урын калдыра. Миңа калса, бу гаиләгә, фаҗига мәгълүм булу белән, бернигә карамастан ашыгыч төстә җитди ярдәм күрсәтергә кирәк иде. Миһербанлырак булу кирәк иде бит ямьле ураза айларында. Ураза гаетен ял көне итү турындагы карар җөмһүрият һәм ил җитәкчелегенең шундыйга фәтвасы дип аңларга кирәктер... Гаепне мәрхүмгә аудару җитәкчелекне акламый лабаса. Әгәр хактан да эштән чыгарылган авыру кешене чит илгә баручы делегация составында вәкаләте бар кемнеңдер ихтыяры белән, эшкә җәлеп итү максатыннан нәрсәдер вәгъдә итепме, куркытыпмы, башкачамы, эссе көндә ерак һәм авыр сәфәргә алып киткәннәр икән, ятимнәр өлешен кануный җирлектә шул эшлекледән эзләп алуга да урын кала кебек... Китерелгән матди һәм әхлакый зарар хакында да онытмыйча...
Татарстанда “закон безгә нипачум” дип яшәүчеләрнең астына су кергәли башлады лабаса... “Контрпроект” тарафдарларын уйландырырлык фал. Җөмһүриятебездә “климат” үзгәрә башлау барча төбәкләргә һәм урыннарга да барып җитәр дип өметләник. Искелекнең аяк терәп карышуы, яулаган позицияләрен бирмәскә маташуы табигый... “Булу һәм күренү” дигән сүз бар дөньяда... Сүз һәм эш дигән гыйбарә әйләнештә йөри. Соңгы елларда сүздә шапырынулар, һәртөрле коры куанычлар артка чигенеп, аларны реаль, күзгә күренеп торган, шул исәптән гаделлек җәһәтеннән дә гамәлләрнең шау-шусыз гына кысрыклый башлавы киләчәгебезгә ныклы ышаныч уята, өмет уты кабыза..        
                                                              22 июль, 2013 ел.  "Татарстан яшьләре"  газетасы

Комментариев нет:

Отправить комментарий