Бер мәҗлестә танылган театр
артисты белән урыннар янәшә туры килеп, ”сүз югында сүз булсын, ата
казыгыз күкәй саламы ” дулкынында, “хәлләрегез ничек”, дип сорашып,
һич теләмәстән, авырткан сөяленә басканмын. Ул, авыр сулады, һәм карлыгып
китеп, “элек, тамашачы килде микән, дип, болконга күз
ташлый идек, хәзер партер уртасына”, дип көрсенде. Гөнаһлары кирәкмәс,
татар театры үз тамашачысын җуймасын өчен
хакимияттәгеләр тарафыннан чаралар күрелми, дип булмый.
Биналары, бина яннары җемелдән торуы күз алдыбызда, драматурглар
үстерүне, иҗатчы алмаш килүен кайгыртып, “Яңа татар пьесасы”
атлы конкурс даими финанслануы да нур өстенә нур . Хәлбуки, бәйгеләрдә
катнашкан яңа, кызыклы, талантлы әсәрләрнең күпмесе сәхнәгә күтәрелә алуы
хакында гына конкурс уздыручы абруйлы комиссиясенең налог
түләүчеләр алдында җиткелекле хисап тотканы юк шикелле... Югыйсә
чираттагы җиңүчеләр хакында белдергәндә ул хакта да искәртү артык
булмас иде. Әгәр, җиңүче әсәрләр сәхнәгә бик сирәк менә
яки гомумән менми икән, ул очракта
бәйгенең өлешчә яки тулаем үзен акламавы игълан ителергә , һәм вәзгыятьне
уңайлау кайгыртылырга тиеш
сыман...
Фараз итик, җыр конкурсы тамашачы катнашыннан башка , нота һәм
текст тикшерүче ниндидер комиссия әвеш-тәвеше кысасында гына
узган тәкъдирдә, мондый чара , йомшартып әйткәндә күпләргә сәер тоелыр
иде. Чөнки андый конкурста җырлар яңгырарга тиеш! Музыкаль
озатылышта, дип тә өстисе килә. Пьеса бәйгесен сәхнәдән,
тамашачыдан аерым форматта уздыру да , шәхсән үземә акылга
муафыйкъ гамәл үк булып аңлашылмый... Минемчә
бәйгедәге әсәрләр ,кала, район,
авыл яки уку йорты сәхнәләрендә җанланырга, һөнәриләр, үзешчәннәр, театр
студентлары тарафыннан уйналырга, тамашачы ихтирамын һич югы кечтеки
генә булса да казанырга тиеш. Һәм шул тәкъдирдә генә бүләкләнүләр бөкләштереп
булса да мантыйкка сыяр кебек. Спектакльдә соңгы сүзне пәрдә әйтә диләр.
Уртак проект нигезендә әсәрләрнең сәхнәләргә
күтәрелешенә мәгариф һәм мәдәният министрлыклары үз өлешләрен кертә
алыр иде ? Бездәге күп санлы студентлар, КВН хәрәкәте дулкынында,
яки артистлыкка әзерләнүчеләр мөстәкыйль башлангыч сыйфатында
халык алдына чыгып, театр һәм телевидение режиссерларыбыз күзенә
чалынулары , үзенә күрә кастинг ролен дә үтәр иде... Шулай тиеш сыман,
төп максат бүленгән акчаларны баналь туздыруга гына кайтып калмаган
тәкъдирдә...
2014 елның 22 декабрендә 19 сәгатьтә, татар театрының туган көнендә,
Камал Театрының зур сәхнәсендә чираттагы “Яңа татар пьесасы – 2014” бәйгесенең җиңүчеләре
игълан ителүе хакында белдек. Соңгы бәйгенең жюри әгъзалары:
театр белгече Гали Арсланов, режиссерлар Лилия Әхмәтова, Фәрит Бикчәнтәев,
Рәшит Заһидуллин, Илдар Хәйруллин, сәнгать белгече Айгөл Габәши, кино һәм
телевидение режиссеры Нурания Җамали, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, халык
театрлары кураторы Кадрия Идрисова, шагыйрь Равил Фәйзуллин, журналист
Исмәгыйль Шәрәфи, Камал Театры директоры Илфир Якупов. Жюри рәисе җәмәгать
эшлеклесе, публицист Фәндәс Сафиуллин.
Әлеге бәйге нәтиҗәләре уңаеннан интернетта ( Матбугат
ру) , Камал театры сайтында кызыклы фикер алышулар барды. Әйтелгән фикерләр нигездә бәйгенең яңа авторлар үстерүгә хезмәт итмәве,
бүләкләрне гел бер үк, театр белән элемтәләре нык авторлар алуына сәерсенүгә
кайтып кала. Әйтик, Зөлфәт Хәким бәйгеләрнең монысында бер үзе өч премия
алган икән. Шулай ук, һичкемгә
таныш түгел бер авторның бәйге саен җиңү
арты җиңү яулавының гаделлегенә шик тә белдерүче табылган.
Әлеге әңгәмәдә мин фәкыйрь дә
катнашып, блогыма сылтама куеп
(
http://rustemzaripov.blogspot. ru/2012/10/blog-post_9069.html
), шуннан өзек җиткергән идем. Менә ниләр язылган иде анда :
“Узган
2011 елда Габдулла Тукай юбилее уңаеннан «Казан утлары” журналы “Печән базары”
исеме астында сатирик әсәрләргә, ел саен уза торган театр бәйгесе сыман саллы
премияләр билгеләп, ярыш оештырган иде. Телгә алынган театр конкурсында җиңгән
пьесалар сәхнәгә күтәрелә алса да, алмаса да аларны Казан утлары”
журналында бастырып , авторларына , алган премияләренә өстәп гонорарлар
да түләнә. Югыйсә дәүләт тарафыннан финансланган әлеге
чараның асыл мәгънәсе яңа талантларны табу, аларга зур сәхнәгә юл ачу
булса да , җиңүчеләр булып ел да һаман да шул таныш йөзләр аныклана :
инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын Туфан Миңнуллин, Зөлфәт Хәким, Батулла,
һ.б...
Әйдәгез, сатирик әсәрләр бәйгесенә әйләнеп кайтыйк әле. Анда катнашкан
төрле жанрдагы әсәрләр , журналда басылудан тыш, интернетка
(матбугат ру) га да эленде. “Сәйлән” исеме астында чыгыш ясаган КФЭИ студенкасы
Ләйсән Гатина әсәренә интернетта утыручылар 29632 тапкыр мөрәҗәгать итеп,
соклануларын белдергән 526 шәрехләмә калдырганнар. Башка конкурсантларга
игътибар азрак күрсәтелгән. Әйтик конкурс җиңүчесе итеп игълан ителгән Зөлфәт
Хәким әсәре белән 1645 тапкыр кызыксынганнар һәм 18 шәрехләмә калдырганнар. Һәм
барысы да мактап та түгел. Шулай итеп, беренче урынга, инде әйтеп
узылганча журнал Зөлфәт Хәким пьесасын чыгарды. Икенче урынны Ләйсән
Гатина, һәм, әсәре ни өчендер интернетка эленмәгән , интернетчылар
хөкеменнән читтә калган Батулла игълан ителде. …Мин, җиңүчеләр конкурска кадәр
үк алдан билгеләнгән, дип раслаудан да, ә күпләр өчен нәмәгълүм
студентка Ләйсән Гатина шулар арасына үзенең үткен, тәҗел, киң катлау
укучыларда зур кызыксыну уяткан поэмасы белән очраклы рәвештә генә килеп
эләккән, дип тә фаразлаудан ерак торам. Хәлбуки, сан сыйфатны да
чагылдыра һәм беренче урын, составы игълан да ителмәгән жюридагылар
рыцарьлык күрсәтмәгән тәкъдирдә дә хаклы рәвештә аныкы булырга тиеш
иде, дип саныйм. Ниткән контингент җиңүчеләр хакында карар чыгаргандыр, белмим,
һәрхәлдә язучылар берлеге әгъзасы булган мин фәкыйрьнең фикере белән
кызыксынучы булмады... Конкурс шартлары буенча катнашучыларга
максимум 15 бит мәйдан бирелә диелгән иде. Зөлфәт Хәкимгә 25 бит
мәйдан бирелгән. Янә килеп, драматик әсәр , минем карашка , режиссер
трактовкасы буенча сәхнәдә куелып, пәрдә төшкәч кенә тәмамланган санала ала.
Җитмәсә, әлеге әсәр 2010 елда узган “яңа татар пьесасы” конкурсында
катнашып икенче урынны алган һәм бүләкләнгән булган... Ә бу факт,
конкурста авторларның әллә кайчан язылган әсәрләре белән дә катнаша
алганлыгын тасдыйкълый, ягъни бәйгене мантыйктан гомумән
тайпылдыра сыман.”
Кем ничек бәялидер, миңа калса проза һәм шигъриятне елларча араларга
кысрыклау хисабына әдәби журналда пьесалар бастыру кебек мөгез чыгару
да уңайсыз сораулар тууына сәбәп калдыра. Укучы сәхнә әсәрләре белән
танышкач, тамашачы сыйфатында спектакльне карамаяча, ләбаса. Әсәрнең сәхнәгә
менү перспективасы юк , дип акланганда ,
зарурлыгы шик астында кала. Пьесаны барыбер укымыйлар, дип бастырган
очракта, бу матавык драматургка өстәмә гонорар түләүгә сылтау тәэмин итүне генә
аңлата сыман. Аннары, конкурсны уздыру шартларында бәйгедә катнашкан әсәрләр
нәтиҗәсе буларак ел саен “Яңа татар пьесасы” җыентыгы дөнья
күрә, дип белдерелгән. Җыентык вакытында дөнья күрмәве, бүләкләнүче
әсәрләрнең сыйфатына вакытында бәя
бирү мөмкинлеген калдырмау хакына булып
аңлашылырга мөмкин.
2011 елны узган “Печән базары” конкурсында мин фәкыйрь
дә катнашкан идем. Конкурска юллаган шигырьләремә унбиш
түгел, ә ике бит мәйдан бирелде. Язучылар берлеге әгъзасы булуым да берлек
әгъзасы түгел драматург конкурсант белән тигез шартлар тәэмин итмәде. Ни өчен?
Берәр тәэсрле шәхеснең креатурасы булгангамы? Бәлки шигырьләрем сәнгати
яктан камил үк булмаганнардыр? Юмор, сатира ягыннан аксаганнардыр? Алай, дип
фаразлау, әлеге әсәрләргә түрдән урын бирүче халкыбыз яраткан
“Чаян” журналы һәм “Татарстан яшьләре” газетасы бакчаларына таш ату булыр
иде... Бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләремнең сыйфатын
укучыларыбызга чамалый алу мөмкинлеге тудыру өчен , шунда катнашкан бер
шигыремне тәкъдим итәм :
БЕЗ
БУЛДЫРАБЫЗ
Алтын мөнбәр! Алтын мөнбәр!
Катрин Денев килгән безгә,
Мөселман тамгасы алган
Кинофестивалебезгә.
Бигрәк затлы, бигрәк күркәм
Гүзәлкәе французның,
Керфекләре түбән карый,
Түш каплаулы итәк озын.
Безнекеләр бирмәде сер,
Кер кунмады имиджка, -
Күлмәк үтә күренмәле,
Изү ачык, ими тышта...
Хуш, шушы урында , төп
темага кире кайту шарты белән, янә бер лирик чигенеш ясамый булмый, мөхтәрәм
Укучым.
...Мин укыган төзүчеләр институтында “кызыл” сүз генә сөйләп йөрүче
комсомол активы юлын сайлаган курсташларны карьерачыларга санап, аларга
кырынрак карау белән чикләнсәләр , КДУ да татар бүлегендә укучы,
иҗат белән мәшгулияттәге танышлар үз араларында
шымчылар, “шакучылар” булуы хакында чыш-пыш килергә
яратты... Имеш, андыйларга рәтләп укымаса да, хәтта дәрескә йөрмәсәләр
дә, барча предметлардан бишлеләр тезелә, югары стипендияләр билгеләнә...Хәлбуки,
кайбер принципиаль остазлар табылып, боларның кемлекләрен яраткан студентларына чишә,
дәрескә йөрмәүләренә бәйләнеп, тормышларын катлауландырыру очраклары да юк
түгел, имеш. Ләкин шомаларны коткару җайлары төрле-төрле , чыгарылыш сызыгына җиткәннәрен кич яки читтән
торып укучылар белән имтихан бирдереп булса да дипломга тиендерәләр, сызыкка
җитмәгәннәрен башка вузга күчәргә ярдәм
итәләр, имеш... Диплом алгач, аларны дәрәҗәле эш урыны көтә, янәмәсе.
Булдыксызлыклары, наданлыклары аркасында биләгән урыннарында күңелсез
нәтиҗәләргә ирешсәләр, кәнәфинең югарырагына күтәрәләр, дип тә тел
шартлата болар...
Мин моның ише имеш-мимешләрне җитдигә санамадым, иҗат белән мавыгучыларның
фантазиясе, дип кенә карадым...
Графоманнарга, хезмәт, дип санаган мавыгуларын, ягъни язганнарын купайту хакына,
гавәм каршында бөркет булып кукыраю, бүгенгечә әйтсәк, пиарлану өчен
эзәрлекләнүче даны кирәктер күрәсең, дип кенә фаразладым...
Әллә нигә бер иҗатларының сыйфаты хакында матбугатта җитди сүз кузгатучы
табылса, “миннән көнләшәләр” дип чапаланулары, әйтелгән тәнкыйть
фикерләрен кире кагарга дәлилләр эзләп мәшәкать чикми генә, тизрәк
оппонентны хәкарәтләргә, гаепләргә керешүләре дә , үзгә, үзләренә файдалы булмаган фикерле шәхескә өер, төркем белән каршы
күзгалырга укталышлары шул фикердә ныгуыма сәбәп булды… Һәм янә бер
танышлык әлеге мәсъәләгә катгыйлык өстәде.... Әниемнең Мәскәүдә яшәүче,
мишәр кавеменнән булган фронтовик дусты Роза ханым Баймашеваларга кунакка
баргач, аның бертуган энесе Равил абый
белән дуслашу бәхетенә ирештем. Ул космик институтта компьютерлар белән эшли
иде, фәнни казанышлары да юк түгел, үз бүлегенә хезмәткәрләрне,
ягъни катлаулы компьютер белгечләрен гел Казаннан тарттыруны
кайгырткан, җайга салган. Равил абый Мәскәүдә яшәүче шактый кызыклы
шәхесләр белән таныштырды.
Исеме колакка чалынгалаган мөхтәрәм әдип белән ул корган әңгәмәгә катышырга
баштарак кыймый торуым хәтердә. Хәлбуки, тора-бара үзем дә сизмәстән
бәхәскә җәлеп ителеп, кисенләшә башлаганмын.Ихти - мал, уртак
табында ризыкъ бүлешү кыюлык өстәгәндер...Әлеге әдип, илебездәге кайбер милли
әдәбиятлар хакында , комлык мәйданчыклары (песочница) ыгы-зыгысы, дигәнрәк
бәяләмә ычкындырды...“Комлык” тагыларның нәрсәдер әвәләгәннәрен талантлы
тәрҗемәчеләр чын әдәбият диңгезенә чыгарырга мөмкин икән...
Аның фикеренчә, партия һәм хөкүмәтебез
кайгыртуы нәтиҗәсендә махсус , “комлык” гәҗитләре, “комлык” журналлары,
нәшриятлары бар һәм шунда ат уйнатучы даирәләр төрле исемнәр, бүләкләр туплау
белән мәшгуль.Ягъни, терсәкләр тырпаюлы,
шәхси мәнфәгать беренче, ә әдәбият язмышы соңгы чутта ....
Минем үзебезнең иҗатчылар арасында
көрәшчеләр булуын дәлилләргә азапланып, кайбер әдипләребезнең яшь
чакларында , театр болконыннан яшьләр журналы таләп итеп листовка ташлауларын,
янә килеп, өлкән буын комунист шагыйрьләренең китапларын демонстратив рәвештә
чүплеккә чыгарып яндырулары кебек егетлекләрен искә алдым. Хәлбуки, әңгәмәдәшем
инануынча “комлык мәйданчыклары” әһелләре вак булулары
сәбәпле көч структуралары өчен кызыксыз. Шуңа да алар
автоаварияләргә тармый, бәла-казаларга
юлыкмый, бар да күкрәккә калай тагуда Л.И.
Брежневнең үзен уздыру корылышында... Урыннардагы КПСС өлкә комитетлары,
үз хезмәт геройлары, үз коммунистик
хезмәт ударниклары, рационализаторлар булдыру белән беррәттән, милли
әдәбиятларны кайгыртып, иҗатчылардан
гыйбарәт катлам (Р.Юнысның “Фәйзуллин шартлаткан бомба” атлы мәкаләсендәге
бәянынча - обойма) булдыруда да ярыша, әйдәрлеккә сайлап алган гавәм каршына чыгарырдай кадрларына ясалма
абруй тәэмин итү өчен кайбер хәйләкәр чаралар да оештыра...
Аныңча, хакыйкый бунтарьларны хакимият беркайчан да куенына
алып, бәллиләми...
Әңгәмәбездән аңлавымча, заманча күп
кенә әдәбиятларда космостан килүчеләр, суда яшәүче гүзәлкәйләр (русалкалар)
турында байтак язылган һәм алар нигезендә фильмнар да төшерелгән. Бер
кулланышта булган материалга
“комлык мәйданчыгы батырлары” капланучан, имеш. Әгәр, язарга уйласаң,
русча яз , русча гәҗит журналларында үзеңне расла, “комлык
мәйданчыгы”на бер кереп урнашканнар комнары коелып беткәнче
анда талантлыларны уздырмау өчен оборона тота, дип
колагыма киртләде...
Яшермим, баштарак мондый “акыл”ны йотасым һәм аның киңәшен тотасым
килмәде. Алай да, берара, иҗатчы даирәдән төркем
хор белән матбугатка чыгып мин фәкыйрьне “тәрбияләргә” керешкәч,
һәм шул “тәрбия учакларында” үзебезчә җавап бирү мөмкинлеге
бирелмәгәч, ничарадан бичара , русча яза башларга да туры килде...( Русча язмаларым белән интернет
аша “Звезда Поволжья” һәм “Великая
Эпоха” газеталары сайтларына кереп танышу мөмкинлеге бар. ) Янә килеп талантлы әдип Диас
Вәлиевны кысрыкларга омтырышлар ( Бу хакта Диас Валеевның интернетка
эленгән “Чужой” романында тәсфилләп язылган) да уйларны чуалтып җибәрде. Ә
инде обком обоймасына кереп, шундый протекция аркасында тъгел, ә үз көче, үз
таланты белән СССР күләмендә, ил әдәбияте күгендә бөркет булып очкан танылган
талантлы татар язучысы Габдрахман
Әпсәләмов иҗатына “милли түгел” дип өрүләр, йодрык күрсәтүләрдән соң, “комлык” турындагы
фикергә күнәсе дә килеп куйгалады....
“Милициянең йөз кызыллыгы” атлы бәяным “Казан утлары”
журналында шактый озак чират көтеп зарыккач ( була торган хәл,
якташым Нурислам Хәсәновның “Золым» атлы романы ун ел чират көткән),
үзем хөрмәт иткән җирле мөхәррирләрдән алган уңай бәяләмәләр белән
генә чикләнмичә, аны сүзгә сүз русчага авыштырып, Мәскәүгә, Равил агайга
юлладым, уртак танышыбызга җиткерүен үтендем.
Атаклы журналист А.Г. Невзоров рус
әдәбияты көнбатышныкы җирлегендә барлыкка килгән икенчел продукт
дип белдерә...Баксаң мондый фикердә ныгуда ул ялгыз түгел икән. Ә бит мантыйк
буенча “комлык”чыларныкы –“өченче
сафлыкта” булып чыга... Шуңа күрә, җирлеге татарчарак булсын дип, бәянымны Каюм Насыйри иҗатына
сыгыныбрак , кыйссалар тупланмасы шәкелендәрәк оештырган идем . Мәскәүле
моны Сирия хикәятләренә иярү, дип бәяләп, “комлык”тан тайпылуга юраган...
Әсәреңдә хатмы, нәрсәдер җитеп бетми, уйлап бетер, дип тә өстәгән... Ни
хикмәт, бәян басылып чыгар алдыннан “Казан утлары” журналының яңа
баш мөхәррире дә шундыйрак фикер
ычкындырды... Журналда ул ниһаять дөнья күргәч ( “К У”, 2014 ел , 7 сан),
сатирик язучы Фәнзаман аганың хуплавы
ишетү күңелне күтәреп җибәрде...
“Комлык әдәбияты” дигән билгеләмә барыбер җанга тынгы бирми. Саба урта мәктәбе укытучысы
Тәлгат ага Фатиховның 1969 нче елда
бугай, “укымагыз татар совет әдәбиятын, корчаңгы әдәбият ул, Фатих Әмирханнан
соң аңа аксөякләр килгәне юк, ә плебейлар шәхескә югары таләп куймый”, дигәненә
чуан өстенә кутыр дигәндәй, өстәлде әлеге сәер билгеләмә... Әлбәттә мондый хөкемнәр белән килешүе авыр, һәм алар
минем өчен эзсез дә узмады. “КУ” журналында 2004 елның 9
нчы санында “Пегас кашына микән?”, 2005 нче елның 7 санында “Төрле-төрле
уйласак та...” атлы тәнкыйть мәкаләләремдә бәгъзе әдипләребез, шул исәптән
драматург Туфан Миңнуллин иҗатына карата бәхәс уятырдай фикерләр
тәгәрәтеп, аның иң күренекле әсәре - “Әлдермештән Әлмәндәр»е, Американың
Миссури штатында туган Энсон Хайнлайн атлы язучының , хатыны белән бергә
узган гасырның утызынчы елларында язган “Явызлыктан өрекмәм” әсәренә ( ул әсәр
буенча “Таныш булыгыз :Джо Блэк” атлы фильм да төшерелгән, кызыксынучылар
аны интернет аша карый да ала) аваздашлыгы хакында язып чыктым...
Зөлфәт Хәкимнең “Кишер басуы” пьесасында галәм
кунаклары сәрхүшлек хөкем сөргән татар авылына рәхим итә. Ә менә рус
сатиригы Евгений Шатьконың да җитмешенче елларны гөрләткән “Пришилец” әсәрендә(
аның буенча кино да төшерелде) космос кунаклары хәмергә битараф түгел рус
авылына килеп чыга. Бәйгедә катнашучы әсәрләргә
моңарчы басылган үрнәкләр белән охшашлыклар конкурс комиссия әгъзаләрен кызыксындырамы, юкмы?
Шик шөһбәләргә урын калмасын өчен халык хуҗалыгындагы сыман конкурс бәйгеләренә
ревизия уздыру да зыян итмәс иде. Андый аудит, карарларның гадел
кабул ителүен расларга, яки аларны кире кагып, гаделлекне торгызу өчен лязем.
Г.Камал исемендәге театр эшчәнлегенә бәйле тагын нәрсә дә булса өстисе килми,
чөнки Зәки ага Зәйнуллинның “Шәһри Казан” газетасының 2006 ел 8
сентябрендә басылган “Театр хакында уйланулар” атлы кискен мәкаләсендә аталган
кимчелекләр әлегәчә урыннарыннан купмады кебек...
Инде, вәгъдәгә туры калып, төп темага янә әйләнеп кайтыйк. Мәкаләмдә телгә
алынган “Милициянең йөз кызыллыгы” атлы бәянымда “Түбәнүбә” атлы язучы персонаж
бар. “Казан утлары” мөхәррире тарафыннан әсәр , шул кахарманның
иҗади конкурста берүзе өч премия алуны кайгыртуы хакындагы абзац
кыскартылган. Мөхәррирне аңларга була, ул мондый хәлнең булуы һич мөмкин
түгел, мантыйкка сыймый, дип фикер йөрткән, күрәсең....
Комментариев нет:
Отправить комментарий