Быел, әдәбият елында,Тукай туган көне алдыннан, ягъни 25 апрельдә, Татарстан язучыларының ел йомгакларына багышланган чираттагы җыены узды. Язучылар берлеге җитәкчесе Рафис Корбан ясаган чыгыштан татар каләмзатларының халыкара дәрәҗәдә ирешкән уңышлары барланды һәм алда торган бурычларыбыз тәгаенләнде. Аннары мөнбәргә берәм-берәм башка әдип-әдибәләр күтәрелде... Бәхеткә, чыгышлар ялыктыргыч түгел иде, “дилбегәнең озын, сүзнең кыскасы яхшы” дигән халкыбыз әйтеменнән быелгы нотыкчылар, ни хикмәт, хәбәрдар булып чыкты. Ихтимал, көн тәртибендә сәгатъ 12дә Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры бинасында концертка баруыбыз каралуы да тәэсир иткәндер...
...Менә чыгышларның төшкә кадәрге өлеше төкәнде һәм Ирек мәйданы тарафына юл алдык. Хәлбуки, концерттан кыяклаучылар да булды сыман... Яшерен-батырын түгел, үзем дә берара барыргамы-юкмы, дип икеләнә калдым. Бармас идең, бинасының тышы ук әкияти... Барыйм дисәң, йолдыз исәбендә йөреп, чишенеп җырлаучыларны, әүвәл керешә, аннары кабатлый-кабатлый очына чыга алмыйча интектерүчеләрне, кайсы рус частушкасына, кайсы һинд яки төрек мотивларына, яисә Америка көтүчеләренең “кантри” калыпларына турыланган, примитив, өч ноталы химера-көйләрне, шигъриятьтән ерак, грамматика кагыйдәләреннән бәйсез, хәмерле мәҗлесләрдә чыныгу узган текстларны тыңлаудан гарык һәм гаҗиз... Сер түгел, теле-радио эфирга үзгәртеп кору чорыннан башлап нигездә шундый мәдәни кыйммәтләр дөңгечләнә. Җыр-моңга гашыйк таныш табибдус бәгъзе башкаручыларыбызны тыңлаганнан соң, моңысында гайморит, монысында хроник тонзиллит, монысында бронх авыруы, фәлән-фәсгуть дип, диагноз куюга махсуслашты... Сәхнә, эфирларны яулаган сәнгатькәрләребезнең тирәләрендә сикергәләүче, адым саен бот күтәрүгә укталышлы биюче төркемнәр исә, корсак тибрәтеп, ирен кыймылдатучы, яки бот күрсәтү, арт боргалау белән алдыручы “йолдызбай” вә “йолдызбикә”ләребезнең шөкәтсезлекләрен, кием сайлауда зәвыксызлыкларын, тавышлары ямьсезлеген күләгәләми генә түгел, ә ассызыклый дип санарга рөхсәт итегез...
«Химера» димәктән, әлеге төшенчәнең татарчасы “эт баш, сыер аяк” бугай... Грек мифологиясе буенча химера – арыслан башлы, кәҗә гәүдәле, елан койрыклы җан иясе, ягъни мутант. Ул төшенчәне тарих фәненә милләтебез ихтирамын казанып, Казан каласында һәйкәлгә лаек булган Лев Гумилев кертеп җибәргән. Аның теориясе буенча уртак ватанлы, Мәскәүгә карап торган чукча, әрмән, татар һәм руслардан гыйбарәт “совет халкы” дигән бергәлек тә химера... Галимнең бәгъзе дәвамчылары фикеренчә, СССРның җимерелүенең төп сәбәбе, аның химера булуында... Алар фикеренчә, “Алтын Урда” да гайре табигый корылышлы дәүләт булган һәм шуңа күрә юкка чыккан...
Үзгәртеп кору елларында милләтне химерага каулау, икенче сулыш алып, яңа баскычка күтәрелә. Татарстанда дуңгызчылык чәчәк аттырыла, Явыз Иван форпосты торгызыла, Кол Шәриф мәчете хозурында трусик төшерешле сыра бәйрәмнәре, Андрей Макаревич, Борис Гребенщиковларны йолдыз булып балкыткан рок концертлары хутка китә, татарча телеэкраннарны рухыбызга ят католик дин тотучылар тормышыннан сериаллар баса, радиодан мәгънәле тапшырулар бетеп, буш урынны такылдавыклык яулый, әдәбиятыбыз нигездә бармак суырып язучы, үзләрен мастер һәм батыр милләтпәрвәр санаучылар кулына кала... Кайчандыр модада булган постмодерн ысулына карата дөньяда караш салкынайган, ә рус әдибе һәм галиме, бик күп әдәби премияләр лауреаты Михаил Веллер әлеге ысулга күчү әдәбиятның үлеме дип атаган шартларда, җыеныбызда катнашкан бер галимә ханым аны татар әдәбияты өчен иң зарур нәрсә сыман тәкъдим итте, шул ысулда иҗат үрнәкләрен күкләргә чөеп мактады, дөресрәге, “Казан утлары” журналында басылып чыккан мәкаләсен вакытка сыешырга теләп, ашыга-кабалана укып чыкты... Журнал алдыруым сәбәпле, мин эчтәлек белән таныш идем инде... Ә чыгыш ясаучыбыз, язучылар “Казан утлары” журналын алдырмый һәм укымый, дип исәпләгән күрәсең...
Бераз читкәрәк киттем бугай, без Ирек мәйданына – Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры бинасына концертка барырга кузгалган идек бит. Ни булса, шул булыр дип, тәвәккәлләдем. Үзгәртеп кору елларында “Аваз” газетасын мөхәррир буларак гөрләткән шагыйрь Камил әфәнде Сәгадәтне дә концерт карарга күндердем. Билетларда күрсәтелгән урыннарыбыз биектә, иң соңгы яруста иде, хәлбуки без партерга үтеп, арткы рәткә утырдык һәм оттырмадык. Урыныбыздан кузгатучы хөрмәтлерәкләр күренмәде...
Туган тел бәйрәме сыйфатында башланып киткән тамашабызга җөмһүриятебезнең мәдәният министры озатуында Президент Рөстәм Нургали улы рәхим итте... Әлбәттә инде, залдагылар дәррәү урыннардан кубып, алкышлап, аңа карата хөрмәтләрен белдерделәр...
Президентыбыз әле татарча, әле русча сөйләп, толерантлык уены уйнап мәшәкатьләнмәде, саф татарча гына туган телебезнең хәле, аны саклауның мөһимлеге турында искәртеп, җөмһүриятебездә бу уңайдан ниләр майтарылуын санап узды. Аннары Тукай бүләгенә лаек могтәбәр затларыбызны кул биреп, аркаларыннан кочып котлады, һәркайсына бүләк таныклыгы , түшкә кадаулы билге һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Бар да бик табигый, ихлас һәм туганнарча килеп чыкты, ясалмалылыкның эзе дә юк иде бу тантанада.. Ә аннары концерт башланып китте...
Йә, Хода... Биредә җыр шабашчыларының берсе дә юк икән ич. Алып баручылар да, башкаручылар да – бар да зифа буй-сынлы, зәвыклы киенгән, искиткеч матур тавышлылар, камил дикцияле сәхнә күрке булырлык матур кешеләр генә... Им өчен ник бер тәләкә, карсак, яки майлы карашлы бот ялтыратучы күренсен... Мондагы җырчылар, башкарылган әсәрләр, сәхнә бизәлеше Париж, Сан Ремо тамашачылары йәрәген яуларлык!.. Үзгәртеп кору елларында азу ярган химерачылыкның әсәре дә сизелми түгелме?.. Безнең Татарстандамы соң бу?!
Тамаша сәхнәдәге экранда очыштагы хәрефләр җыелуыннан әкәмәт зур Дәрдмәнд портреты тукылуы белән башланды. Аннары могтәбәр Камал театры артисты сәхнә түреннән, биеклектән, аның тылсымлы шигырьләрен җиткерде... Һади Такташ сүзләренә Җәүдәт Фәйзи көе кушылышыннан туган җырны тыңлаганда сәхнәдә биегән балет остасы туташның очышы, ахырдан күккә ашып югалуы искиткеч тәэсир калдырды... Һәр номерны сәхнәгә куюга талантлы режиссер һәм артистларның зур көч куюы, фидакарь хезмәте сизелде... Тукай, Дәрдмәнд, Такташ, Хәсән Туфан шигърияте,Сәйдәш, Рөстәм Яхин, Фәрит Яруллин, Җәүдәт Фәйзи моңнары аша татар халкының бөеклегенә, киләчәге булуына иман китердек...
Хәлбуки, Туфан Миңнуллинның Әлдермештән Әлмәндәренә ремейк күрсәтү тамашачыларга ике япьле тәэсир калдырды. Берәүләр кул чапты, бәгъзеләрнең йөзләренә күләгә сарылды. Әҗәлне урыс һәм татар картының эчертүен бию телендә күрсәтүләре минем күңелдә дә химера хакында шөбһәле уйларым өермәсен кабаттан кузгатып җибәрде...
Комментариев нет:
Отправить комментарий