Гыйбадлыгыңны һичничек яшерә алмыйсың, чөнки, авызың ачылуга, чабатаң
күренеп тора.
Ни ул битарафлык? Кыйбласызлыкмы? Вак җанлылык, куркаклык яки чарасызлыктан, я булмаса күңел кайтудан, яисә фәтвасы юклыкка иман китерүдән мөһим мәлләрдә дәшми калуга күнегү, катышмау, читкә тайпылу, юл кую, кырыйга борылумы? Һәммәсенә төкереп бирүме? Гректан алынган “апатия” төшенчәсе ачмыймы аның асылын? Анысының төп билгеләре – янәшә тирәдәге хәлләргә ис китмәү, ихтыяр көче кимү, кызыксыну сүрелү, яшәүдән ямь һәм тәм тапмау, өметсезлеккә чуму, “балтаң”ның суга төшүе... Апатия психик чирлеләргә, шизофрениядән интегүчеләргә хас һәм ул баш миенең аерым өлешләре зарарлануы белән аңлатыла, дип саный белгечләр... Җәмгыятебезгә шундый чир эләккәнме, югыйсә? Бездә хәзер кая карама җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять дип аталучы оешмалар... Шулар кушылышыннан тулаем җәмгыятебезнең сыйфаты тәгаенләнсә, ни диярсез?
Бу хакта сүз озайту нигә кирәк? Чирен яшергән – үлгән, ди безнең татар... Аның әле үлгән балык кына агым уңаена йөзә, дигән әйтеме дә бар. Ә бит битарафлык шаукымы тормышыбызга көннән-көн тирәнрәк үтеп керә бара. Бездәге хәлләрнең әчмухасы гына да башка илләрдә чагылыш тапкан очракта, меңнәр, миллионнар урамнарга ташып чыгар, әллә ниткән вазифа биләүчеләр отставкага аткарылыр, бәгъзеләре җавапка тартылыр иде...Түрәләр узына, без – тыныч... Айга сикерерлек хәлвакый-галарга төкереп тә бирми башлавыбызның сере, чишмә башы кайда? Кемнәр даими рәвештә тез астыбызга сугып, безнең күңелләребезне сүрелдерә, өметсезлеккә этәрә? Әллә тормышыбызны һаман саен катлауландыруга корылышлы кануннар кабул ителүе исән-герәтәме безне? Һәрвакыт һәм һәрьяклап этлек көтү, уяулык сакларга тырышып, даими киеренкелектә яшәү рухыбызны кимерә-кимерә җимерәме, югыйсә?.. Бәяләрнең мантыйкка бәйле һәм бәйсез рәвештә кискен күтәрелүләре төшенкелеккә этәрәме? Татар җыры исеме астында моңнан әрчелгән өч ноталы такмакчыл, примитив, чит ятлар рухына иярешле чүпчар ташкынына түзү һәм күнүебез нәрсә белән аңлатыла? Мәрхүм Виктор Черномырдин шәкелләштергән “яхшы булсын дигән идек, һәрвакыттагыча килеп чыкты” формуласы кысасында әбәләнү, гаделлеккә һәм тигезлеккә өметләр чәлпәрәмә килүе йончыттымы әллә безне? Милләт намусы булуга, пәйгамбәрлеккә дәгъва итүче, халык язучысы, халык шагыйре аты алган каләмзатларыбыз ни уйлый икән бу җәһәттән...
Ислам тәгълиматы битарафлыкны катгый кабул итми, чөнки мөселман тарафсыз була алмый, аның кыйбласы тәгаенләнгән. Ислам дине бер хәдисендә “начарлыкка гамәлең белән каршы чык, гамәл кыла алмасаң, сүзең белән каршы тор, алайга да егәр тапмасаң, күңелең белән карыш, тик соңгысы иманың зәгыйфьлегеннән” , дип тасдыйкълый. Ник битарафлыкка, гафләткә тәмам бата барабыз?.. Хикмәт нәрсәдә? Кемдер түрәләрне гаепләр, алар, ярдәм сорап барсаң, демагогия белән сыйлый, проблемаңа төкереп карый, бар белгәннәре өстәге түрәләргә тез йөгенү һәм үз кесәләрен, балаларын, нәсел нәсәбен кайгырту, дияр...Кемнәрдер депутатларны орышыр, үзләренә дәү-дәү хезмәт хакы ясап, гади халыкның тормышын көннән-көн катлауландыру мәшъгулиятында, дип тузыныр... Ләкин, болар бит – кем әйтмешли, үзебез сайлаган язмыш.. Без бит алардан риза-бәхил, һичнинди каршылык күрсәтмибез икән, димәк, эшчәнлекләрен хуплыйбыз... Бу – хуплау түгел, безне битарафлык чире параличлаган дип, карышучы табылуы мөмкин...
Карышу сәләтеннән дөм мәхрүм калып, түрәләргә ләббәйкә дип кенә торуга корылыштагы гыйбадларга әйләнүебезнең серен аңышырга тырышып карыйк...Һәр халык катламнардан гыйбарәт. Безнең асыл, белемле, вөҗданлы, батыр һәм хөр йөрәкле катламыбыз гасырдан-гасырга берөзлексез барган сугышларда, сыйнфый көрәшләрдә, ачлыкларда, ГУЛАГларда кыерланган...Затлы вә зыялыларны юк итү, аларны төпкә батыру белән максатчан һәм даими шөгыльләнүләре дә сер түгел...Бәлки, шартлы итеп әйткәндә, уңдырышлы катламыбыз шуңа күрә төкәнә язгандыр?
Әтрәк-әләмнәр – гыйбадлар катламы ул... Гыйбадлык гади халыкка гына хас нәрсә түгел, барча катламнарда да тантана итә, шул исәптән, хакимияттә һәм иҗади даирәләрдә дә...Гыйбад һәрвакыт мөстәкыйль һәм үз фикерен әйтә алучыга каршы корылышта. Гыйбадның шәхси активлык күрсәтүче, көтүдән аерылып чыгучы затларны җене сөйми. Аның өчен кешелек дәрәҗәсе сукыр бер тиен дә тормый. Ул шамакайлыклары ярдәмендә түрәлеккә чыккан гыйбадларның һәр сүзенә буйсыну, һәр төчкерегенә ярхәмикалла дип тору һәм тордыру ягында. Аның өчен ирек дигән төшенчә – буш сүз. Сайлау хокукы кирәк түгел. Гыйбад нинди генә югары постка менеп утырса да, ирекле рухлы Кеше дәрәҗәсенә ирешми, ул рухи “ялчы” баскычына гына күтәрелә ала... Аның өчен кешенең кыйммәте үзенә кирәге чыгу-чыкмау ихтималы белән бәяләнә. Төп омтылышы бөтенесен дә гадиләштерүгә, ике-икең дүрт дәрәҗәсенә калдыруга юнәлгән. Татар җырларын өч-дүрт ноталы такмакчылыкка әйләндерү һәр катламда гыйбадлашуыбызның иң якты мисалы.
АКШта иң бай компания җитәкчеләренең акчасы безнең Русия дәүләт компанияләре җитәкчеләре алган хезмәт хакыннан күп тапкырга калыша. Илебезгә хас янә бер үзенчәлек – бездә түрә хатыннары акчаны соскылы көрәк белән көрәп ала. Лужков хатыны Батуринаны тынычлыкта калдырып, яңарак мисалга туктыйк. “Новая газета” раславынча, Түбән Новгород каласы мэры Олег Сорокин 2013 нче елда нибары 168 млн сум акча эшләгән бер мәлдә, хатыны Элада Нагорная гаилә казнасына 1 миллиард 734 миллион 441 мең сум акча китергән, имеш... Һәм бар да закон кысасында... Мондый мисалларны күпләп, һәр төбәккә һәм эргәгә турылап китереп була торгандыр. Җитмәсә, бездә күп акча эшләүчеләргә салымны Көнбатыш илләрендә байларга турылаган сыман 90%ка кадәр тамызу юк, бу җәһәттән андыйларыбыз хәерчеләр белән тигез шартларда...
Һәм мондый “тигезлек”кә барыбыз да риза-бәхил, урамнарга чыгып протест белдерергә җыенмыйбыз кебек... Ихтимал, өскә калыкканнар - ирекле, матди мөмкинлекләргә ия чын Кеше булырга омтыла, ә астагылар мисез масса шәкелендә моңа комачауламаска тиеш, дип караладыр. Бу исә Р урта гасыр тәртибе... Исебезгә төшерик, урта гасыр әдипләре изелгән, гади халык ягында булган, аларны яклаган...
Безнекеләр ничек соң? Иң югары максатлары – милләт бәхете өчен көрәшме, әллә түрәләргә багышлап, Хак Тәгалә дәрәҗәсенә күтәреп, мәдхияләр иҗат итү, депутат мандаты, төрле исемнәр, титуллар, премияләр алу, җимле ялгашка тиенү, ягъни “Кеше”ләр рәтенә чыгу һәм аннары, “миннән көнләшәләр, татар башын татар ашый” дип, әтәч сыман канат кагып сукранумы?
Хуш, ә нишләргә соң диярсең, мөхтәрәм Укучым, бу чиргә каршы тору җәһәтендә? Мәкаләдә искә алынган хәдистә әйтелгәннәргә, миңа калса, ни дә булса өстәү артык сыман... Игелек кылу, яхшылыклар эшләү, сәдака бирүләр белән генә эш бетми, явызлыкка, гаделсезлеккә гамәл белән каршы тору йөкләнә, булмый икән сүз белән, һич югы күңел белән карышу тәкъдим ителә изге хәдис аша... Безгә бит, онытмасак, Кеше булып калу миссиясе йөкләнгән. Битарафлык исә хак юлдан кешелексезлеккә салулау...
Комментариев нет:
Отправить комментарий