Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 24 марта 2015 г.

АЛТЫН ЧЫККАН ҖИРЕНДӘ КАДЕРЛЕ

Быелның 27 февралендә истәлекле вакыйга булды: Саба муниципаль район советы кабул иткән карар нигезендә бистәбездә зиннәтле, зур мәдәният сараеның сул канатына урнашкан китапханәгә язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, ягыбызның сөйкемле сөяге Тәлгат Самат улы Нәҗмиев исеме бирелде.

Тантананы район җитәкчесе Рәис Нургали улы Миңнеханов ачып, исем биргәндә ни өчен нәкъ безнең китапханәгә тукталуга аңлатма бирде... Баксаң, Тәлгат Самат улы күрше Кукмара районы Байлангар авылында туып, шунда тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Шәмәрдән бистәсе промкомбинаты клубы мөдире булып эшли башлаган икән... Шуннан армия хезмәтенә алынган. Ватан алдында бурычын үтәп кайткач, хезмәт юлын районыбызда, мәдәният өлкәсендә, КПСС райкомында, аннары район газетасы мөхәррире сыйфатында дәвам иткән...
Районыбызны шартлы рәвештә Русиягә тиңләп, Байлар Сабасы – Мәскәү булса , Шәмәрдән – Санкт Петербург, дип шаярт-калый бистәдәшләр. Шәмәрдән Татарстан башкаласының иң төзек һәм күркәм бистәсе. Биредә Европага зәңгәр ягулык юллаучы магистраль газүткәргечләр идарәсе, берничә районара медицина үзәге урнашкан, ә “Надежда” атлы ябыктырып савыктыру үзәге илкүләм танылу алды...Узган ел, Шәмәрдәннең 100 еллыгы билгеләп үтелгәндә, безнекеләрнең Америкада да, Төркиядә дә, Германиядә дә ут өертеп яшәве, Казанда, Мәскәүдә, башка калаларда галәмәт җаваплы вазифалар башкарулары ачыкланды. Җирле спорт командаларыбызның җөмһүрият дәрәҗәсендә зур җиңүләр яулавына, укучыларыбызның олимпиадаларда уңышларга ирешүенә күнектек. Сәнгать өлкәсендә ничек дисезме? Телгә алган юбилейда катнашкан “Казан” җыр һәм бию ансамбле янәшәсендә Таҗикстаннан әйләнеп кайткан таләпчән остаз – милләттәшебез әзерләгән янып торган яшьләребез сәхнәдә кала артистларыннан бер карыш та кайтыш күренмәделәр...
Тәлгат Самат улын сагынып искә алучылар күп булды тантанада. Район җитәкчесеннән соң Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов сүз алып, язучысын хөрмәтли белүче якташларыбызга, җитәкчелеккә соклануын белдереп, рәхмәт әйтеп, исем кушылган китапханәбезгә драма әсәрләре тупланган китапларын да бүләк итте.
Халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, “Нефть төбәге” рәссамнар берлеге җитәкчесе, чыгышы белән үзебезнең Шәмәрдән егете Мөдәррис Минһаҗев ни арада Лениногорск каласыннан кайтып җитеп, бина диварларын үзенең берсеннән-берсе милли җанлы картиналары белән бизәргә өлгергән... Ул китапханәгә Тәлгат Нәҗминең портретын бүләк итте... Күзләреннән нур, ирен читләреннән елмаю бөркелеп торган искитмәле сурәтен...
Бу җыенда шул беленде: Тәлгат әфәнде Нәҗмиев милләтебезнең бик затлы, мөхтәрәм кешеләренә ягымлы әңгәмәдәш, кадерле энекәш, варис, иҗат юлын сайлаган күпләргә мөхтәрәм һәм ярдәмчел абый, остаз һәм тагын бик күпләргә кадерле яшьтәш, иптәш, фикердәш һәм табындаш та булган икән. Хатынына яхшы ир, балаларына чын әти булуы хакында хәләл җефете Лемара ханым сөйләде. Тәлгатен яратып, зурлап килүебез өчен барыбызга да рәхмәтен җиткергәч, микрофон киленнәре Любовь Викторовнага күчте. Аның татарча чыгышы зәвыклылыгы, теленең мөкәммәллеге, һәр сүзнең урынлы кулланылуы белән һәммәбезне дә таң калдырды...
“Сабага килен булып төшкәндә кулымда русча-татарча сүзлек иде, – дип башлады ул . – Әти миңа (Тәлгат Самат улын ул шулай атый): “Кызым, берүк улыгызга Тимофей дип исем кушмагыз инде”, – дигән иде. Өч ул үстердек, олысы – Гадел, уртанчысы Камил, кечесе – Булат”.
Алга китеп әйтим, йомгаклау сүзен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге китапханә мөдире Глебова Любовь Евгеньевна әйтте. Баксаң, аның да татарчасы акцентсыз һәм төзек икән ләбаса!
Чыгыш ясаучылар шактый иде. Тантанада мин фәкыйрегезгә дә сүз бирелде...
Тәлгат әфәнденең КПСС әгъзасы да булуы, аннары “Отечество вся Россия” хәрәкәтендә кайнашуы, аннары Единая Россия фиркасына да керүе уңаеннан язылган:
“Әйтә дә ул, мә, партия, мине вәҗми,
Фиркадан фиркага куна Тәлгат Нәҗми”,
– дигән , “Т.Я”да басылган эпиграммама үпкәләмәвен, уенга алып кабул итүен искә төшердем. Минем иҗатымны купайтып “Казан утлары”нда мәкалә бастыруын да онытып калдырмадым. Әлбәттә, аның хакында күп сөйләп булыр иде. Һәрвакыттагыча иң кирәге, мөһиме онытылып калган. Инде шунысын мөхтәрәм газета укучыларга җиткерәсем килә...
Тәлгат Нәҗми язган китапларның гомуми тиражы 50 мең чиген узып киткән. Китапларын кибет киштәсеннән ару хакка сыпыртып алалар, йотлыгып укыйлар. Ул Сабаның җитди тарихын гына түгел, елмаюлы тарихын да язган кеше. Бәгъзеләргә, бигрәк тә озын-озын роман һәм бәян авторларына аның мәзәкләрдән гыйбарәт китаплары җитди иҗат җимеше булып тоелмый, бу хакта шактый дәрәҗәле авторның язып чыкканы да булды. Бу бер шәхси фикер. Мин, мәсәлән, үзем, бүген тирләп-пешеп роман калыплауларны җитди эшкә санамыйм. Дөньяның иң популяр язучысы Паола Коэлли китапларының гомуми тиражы 175 миллион чиген узды. Аның романнары сәвит чорындагы агитатор блокнотына сыешлы күләмдә. Соңгы, “Мәктуб” атлы китабы кыска-кыска кыйссалардан, хикәячекләрдән гыйбарәт. Тәлгат Нәҗминең дә күпчелек китаплары шаян кыйсса-чыклар тупламыннан гыйбарәт ләбаса. Коэлли халыкара, ә ул Саба төбәге җирлегендә милли характерлардан мозаика – тукым тудырган. Киләчәккә өмет белән яшәүче уңган-булган халкыбызның тулаем сөйкемле образы тукыла аның иҗатында.
Якташыбыз Шәүкәт ага Биктимеров исеме Миңгәр авылында мәңгеләштерелде. Тәлгат Нәҗминең исемен Шәмәрдәндә мәңгеләштерү дә аның Саба төбәге дәрәҗәсендә зурлануы. Ә менә Казан каласында, әйтик ул читтән торып тәмамлаган КДУның татар факультеты тарафыннан талантлы шәкерте искә алынса, кем каршы килер...
Туганым Рөстәм Мәһдиев тә шул данлы факультетны тәмамлаган журналист.. Өч ел элек ул КДУның Ленинның яшь чагы һәйкәле артындагы бинасын зиярат кылырга, шундагы үзе укыган факультет урнашкан катны урап төшәргә уйлаган. “Андагы ноухауны, ягъни яңалыкны күреп өнсез калдым, – диде Рөстәм әфәнде. – Баксаң, шул каттагы караңгы коридорда, тулай тораклардагы сыман тезелеп киткән ишек араларына дәфтәр бите зурлыгындагы плитәләргә вак хәрефләр белән анда укыткан шәхесләрнең исем-атларын язып элгәннәр... Язмалар арасыннан абыйны эзләп карадым, аңа аталганын эләргә өлгермәгәннәр иде микән, абайламый уздырдыммы, тапмадым... Шул ук көнне җәяүләп КАИның К.Маркс урамындагы бер корпусы яныннан узышлый аның тышкы диварына, ат башы хәтле хәрефләр белән тәгаенләнгән берничә мөхтәрәм рус галимнәренең исемнәренә игътибар иттем... Эре мәрмәр такталарга сурәтләрен дә төшергәннәр, хезмәтләрен дә искә алырга онытмаганнар...“
Туганым фикеренчә, татар филологиясе факультеты урнашкан корпусның тышкы диварына да дүрт-биш милләттәшебезнең исем-фамилиясе зур хәрефләр белән язылса ару буласы... Әлбәттә, ул шул дүрт-биш арасында агасы Мөхәммәт Мәһдиев булырга лаек, тиеш, дип тә саный... Ул күргәннән соң озак та үтми, татар факультеты урнашкан катта, ул аннан күчеп киткәч, ремонт башланган һәм теге тактачыкларны алып ташлаганнар икән. Компьютерлар буенча укытучы Равил Һади идәндә аунаган тактачыкларның берсен (Нәфыйков Рәфыйкъ Измайловичныкын) үзендә саклап калган...
Тантанабызда әлеге КДУ вәкиле дә бар иде. Кунагыбыздан университет диварларына остазлары белән беррәттән танылган шәкертләре, шул исәптән Тәлгат Нәҗми исемен яздыру ихтималы хакында сүз кузгатырга нишләптер кыймадым...

Комментариев нет:

Отправить комментарий