Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 11 марта 2015 г.

ТАТАР ЛЕВИАФАНЫ

Милләтебез күңеле саф, йөзе якты,
Һәм атлый ул киләчәккә өмет белән;
Ару гына затларыбыз шул өметне
Шыпан-шыпан сылап йөри дегет белән...

Русия президенты В.В.Путин 2015 елны Әдәбият елы дип игълан итте. Бу уңайдан күп төрле чаралар уздырылыр һәм алар хакында язмалар ел дәвамында бирелеп барылыр дип фаразлыйм... Форсаттан файдаланып, үземне борчыган сорауларга җавап эзләп, кайбер уй-фикерләремне җиткерәсем килә...
2014 елда үткән Лондон кинофестивалендә Русия режиссеры Андрей Звягинцев төшергән «Левиафан» иң яхшы фильм, дип табылды. Аннан алда узган Канн кинофестивалендә әлеге фильмның сценарие иң шәбе дип табылган иде. Һәм әлеге әсәр иң яхшы чит ил фильмы номинациясендә АКШның Оскар премиясе өчен көрәшәчәк. (Редакциядән. Лос-Анджелеста “Оскар” кинопремиясен тапшыруның 87 нче тантанасы үтте. Андрей Звягинцевның “Оскар”ны дәгъвалаган “Левиафан” фильмы  бүләксез калды).
Русиядә ошбу җиңү шактый салкын кабул ителде, илнең төп телеканаллары моны күрмәмешкә салышты, ә урыс матбугатында аны мактау түгел, ә киресенчә, яманлау күп булды. Мисал өчен,шагыйрь Виталий Овчинников, әлеге фильм бүгенге Русияне Көнбатыш илләр күзаллавынча тасвирлый, дип язып чыкты. Аның фикеренчә, фильм бәянында Русия – коточкыч кыргый, заманадан артта калган, джунгли законнары буенча яшәүче ил, аның һәр күзәнәге өметсезлек белән өретелгән һәм бүгенге чынбарлыгында һичнинди яктылык булмавы тәкрарлана, фильмны караганнан соң, үзеннән-үзе цивилизацияле дөньяда Русиягә урын юклыгы, ничек тә Көнбатышны аннан киртәләп алу зарурлыгы алга сөрелә. Ил халкы бу фильмны карамаячак, чөнки анда урыс кешесе кеше булып җитмәгән рәвештә тасвирланган.
Тискәре бәя – иң шәп реклама, әлбәттә. Мин фәкыйрегез шул һәм башка “мактау”ларга түзмичә, әлеге фильмны интернеттан юллап табып, карадым... Әйе, актерлар искиткеч шәп уйный һәм әсәрдә бәян ителгәннәр белән бәхәсләшеп булмый, барысы да дөрес кебек. Бөтен кеше эчә, төп геройның хатыны иренә ике дә уйламыйча аның дусты белән хыянәт итә, ә карак җитәкчелек исә, хокук сагындагылар һәм чиркәү әһелләре белән берлектә, гадиләрне рәхимсез рәвештә изә...
Хуш, инде хәзер, кем әйтмешли, үзебезнең былбылларга әйләнеп кайтыйк.
Ауразия язучылар берлеге төрки илләрдәге язучылар арасында Мәхмүт Кашгарый исемендәге өченче халыкара хикәяләр конкурсы игълан иткән иде. Конкурс барлыгы 12 илдә үткәрелде. Һәр илдә 1 нче урынны алган хикәяләр, төрек теленә тәрҗемә ителеп, халыкара жюрига җибәрелде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов сүзләренә караганда, конкурска 28 авторның 34 хикәясе кабул ителеп,3 әсәр генә сайланып алынса да, башкалары да югары дәрәҗәдә язылган, һәрберсен теләсә кайсы матбугат чарасында бастырып чыгарырга мөмкин. Шулай итеп, беренче урынга Чаллы шәһәреннән “Капка” әсәре белән Айгөл Әхмәтгалиева, икенче урынга “Исемсез малай” хикәясе белән шулай ук Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Айдар Хәлим, өченче урынга “Исәр” әсәре белән Башкортстанның Стәрлетамак районыннан Хисаметдин Исмәгыйлев лаек булган. Ә халыкара конкурста Айгөл Әхмәтгалиева әсәре икенче урынны яулаган. Җиңүчеләр итеп гел яңа исемнәр аталуы күңелгә аерата хуш килде. Мин исә иске, ияләнгән схема үзгәрмәс, “Яңа татар пьесасы” конкурсында даими җиңүчеләр монда да сынатмас, диебрәк фаразлаган идем...
Халыкара бәйгедә уңыш казанган “Капка” әсәре быелгы “Казан утлары” журналының 1нче санында басылып чыгарга да өлгерде.
Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда татар матбугаты, бигрәк тә яңа оешканнары агымдагы вакыйгаларны яктыртудан, анализлаудан, ягъни, төп функцияләреннән тайпылып, мәхәббәт белән бәйле һәртөрле тетрәндергеч кыйссаларга, истәлекләргә, әби-бабайларның хәтер-хатирәләренә басым ясый башлады. Әлеге хикәя дә шул дулкында. Әсәрнең теле камил, эчтәлектә фальш шәйләнми, бар да урынында сыман... Аны, халыкара уңышка ирешүен дә күздә тотып, шартлы рәвештә “Татар Левиафаны” дип атаудан хакыйкатькә хилафлык килмәстер кебек.
Баш герой исеменнән бәянланган әсәрнең кыскача эчтәлеге болай. Авыл егете Касыйм (автор аны таза, көчле, дип кат-кат искәртә) әтисе сугышта үлгәнгә күрә, әтилеләрдән көнләшеп үсә. Кызлар исе борынына кермәү сәбәпле, башкалар кичке уенга чыкканда, ятып йоклауны хуп күрә. Әнисе орышканга гына кичке уенга төшәргә мәҗбүр була. Анда аны авылның асыл егете – гармунчы, әтиле Мостафа шул гадәте өчен ирештерә. Касыйм Мостафаның гармуны күрегенә суга. Аннары, аңа үч итеп, Мостафаның сөйгән яры Хәнияне урлап, өенә алып кайтып, әнисе карамагына тапшыра. Хәния елый, Касыймныкы булмыйм дип, чатакама килә. Касыймның әнисе елаганга эреп төшми, Хәниядән әллә Мостафадан көмәнең бармы, дип тәфтишли башлый һәм шикләнүе хак булып чыга. Касыйм: “Миңа “ачылган сандык” кирәкми”, – дип, шунда ук кыздан баш тарта. Нәтиҗәдә, серне сакларга вәгъдә биреп, кызны өенә кайтарып җибәрәләр. Әмма Касыйм Хәнияне урлавы һәм кызның хәле турында серне авылдашларына чәчә. Нәтиҗәдә, Мостафаның әнисе кызга “чистарынып кил” дигән шарт куя. Кыз көмәнен төшерткәндә үлә. Касыймны әнисе гел гаепли. Егет, гаҗизлектән, читкә чыгып китә, Баренц диңгезе якларында балык тота, ялкау һәм алама бер марҗага өйләнә, үзе – Коля, малае Николаевич булып куя. Хатыны, олыгайгач, чиркәүгә йөри башлый, ә бу туган авылын сагына. Улы белән шунда кайтса – авыл беткән. Ул җибәргән акчага салынган капка гына тырпаеп тора. Касыйм килеп тотынгач, баганалары черегән капка ава һәм каһарман җан тәслим кыла...
Мостафа да, читкә китеп, марҗага өйләнгән, имеш... Менә шундый “тар-мар”...
Әсәр символик мәгънәләргә бай, оста язылган, әйбәт укыла, хәлбуки андагы геройлардан милләтебезнең җыелма образы шактый шөкәтсез кыяфәттә тукылса да. Виталий Овчинниковның “Левиафан”га карата дәгъвасы русларның “недочеловеклар” буларак тасвирлануына карата булса, ошбу хикәядәге татарлар да кеше исеменә лаек булудан шактый ерак. Йә, Хода,татарча язучы бәгъзе каләмзатларыбыз иман китергән “татар башын татар ашый” дигән доктрина тантанасымы бу? Әлеге шаукым Тукаебызның милләтебезгә карата “Халык зур ул, әдип ул, шагыйрь ул” дип соклануына да, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйлаҗев, Габдрахман Әпсәләмов, Гамил Авзал, Миргазиян Юныс, Атилла Расих, Зөлфәт, Мөдәррис кебек хакыйкый талант ияләре, асыл затларыбызның милләтебезгә карата мәхәббәттә аңлашуларга тиң иҗатларына бөтенләй капма-каршы...
Мәгълүм ки, халкыбызның яманаты гасырлар дәвамында халыкара дәрәҗәдә таратылган. Шуңа да татарларны күп кенә чит илләрдә чи ит ашаучы, ярымкыргый затлар дип санаучыларга кытлык юк, дип беләм... Ихтимал, халыкара бәйгедә катнашучы хикәя авторын да абруйлы жюри үз халкы турында шәрә дөреслекне ярып салучы кыю зат, дип кабул иткәндер... Әсәрдә әлеге авылда яшәүче татарларга ислам әхлагы да, коммунизм төзүченең мораль кодексы да әллә бар, әллә юк. Әсәрдә күзгә кырып салырлык бер генә сөйкемле образ да таба алмыйсың, бар да төнтек, кара эчле һәм мокыт. Бигрәк тә аналарның миһербансызлыгы ис китмәле... Хәниянең үлеменә Мостафа, Касыйм гына түгел, аларның әниләре дә сәбәпче ләбаса... Бу улларны шул каты түтиләр тудырган һәм тәрбияләп үстергән ләбаса. Касыймның әнисе бар гаепне ансат кына улына өйгәнгә, малай зимагурлыкка чыгып китә. Миңа калса, без белгән татар әниләре балаларын җаннары-тәннәре белән яклауга, алар өчен утларга керергә, суларга төшәргә әзер... Автор татар аналарын шундый, барча җан ияләренә хас инстинктка да лаек дип тапмаган... Касыйм һәм Мостафаның марҗага өйләнүләре хикәядә аларның, ә бәлкем милләтебезнең үк фаҗигасенә ишарәләнүе бигрәк тә сәер. Боларны ир санап кабул иткән марҗалар ниндидер абстракт явызлык продуктлары була алмый. Хикәя бәянында әхлаксыз, вөҗдансыз татарлар аклы-каралы тормышта җан асрый һәм вәссәлам... Касыймның, әгәр тиле булмаса, ансат кына авылдан чыгып китә алуы да аңлашылмый. Ул армиягә дә каралмый, хезмәткә алынуы хакында хикәядә шулай ук – ләм-мим. Әйтерсең, сугыш арты елларында илдә совет законнары хөкем сөрмәгән... Әгәр Касыйм кызны яратканга күрә урласа, аны көмәне бар килеш тә җибәрергә теләмәсә, аннары комсомолка Хәнияне ирегеннән мәхрүм иткәне өчен совет законнары нигезендә кулга алынып, төрмәгә озатылса, аннары шуннан чыккач, читтә төпләнсә, өйләнсә, туган ягын сагынса, кайтып, Хәния каберенә чәчәк куйса яки дога укыса, татарның йөзе яктыра төшәр иде, бәлки... Хикәя татар авылының бетүе, Касыймның үлеме, аның акчасына салынган капканың череп авуы белән тәмамлана. Автор биредә татарның бетүенә ишарәли сыман. Ләкин мондый бетү хикәя эчтәлегеннән чыгып караганда гадел, табигый чишелеш.
Әйе, хикәянең төп героеның акыл ягыннан әллә ни алдырмавы фикер сөрешеннән, кылган гамәлләреннән һәм кара эшләргә генә кулы ятуыннан аңлашыла. Һәм ул шул дәрәҗәсеннән алга таба үсми кебек. Америка язучысы Уинстон Грумның “Форрест Гамп” романының төп герое тагын да ахмаграк дип тәкъдим ителә. Форрест Гамп саф күңеллелек һәм тилемсәлек, миһербанлылык һәм беркатлылык, самимилек һәм җүләрлек чигендә. Әмма аңа тумыштан вөҗданлы булу һәм нәзакәтлелек хас... Һәм ул барлы-юклы акылы белән дә чын Кеше , лаеклы гражданин булып гомер кичерә, югарылыкта кала...
Минем бу язмам хикәя авторын тәнкыйтьләү дип кенә аңлашылмасын. Сүз соңгы елларда әдәбиятыбызны иярләгән шаукым турында. Бездә бүген байтак авторлар аңлы рәвештәме, белештермичәме, кемнәргәдер иярепме, халкыбызның шөкәтсез образын калыплауга махсуслашты. Бу хакта минем беренче генә язуым түгел. Ләкин язылганнарыма әйләнеп кайтып, кабатланып торасым килми.
Бар шундый татарча сериаллар, татарчага тәрҗемәне бер үк артист, тавышын төрлечә үзгәртеп, төрле рольләрдә ялгызы чапалана. Һәм бар шундый язучылар, әсәрләрендәге геройлары төрле битлек киеп, нәкъ авторның үзе күзаллавынча, үзе сыман уйлый, сөйли. Хатын-кызы да, ир-аты да, ханбикәсе дә, мулласы да, урысы һәм татары да бер чыбыктан сиптерә... Ягъни, образларга җан иңеп, алар, әйтик, Мәһдиев, Әмирхан Еники һәм башка әдипләребезнеке сыман үз тормышлары белән яшәп китми. Айгөл Әхмәтгалиева хикәясе исә андый калыптагы эшләнмәләрдән күпкә югары... Кыскасы, ул тудырган “Левиафан” татар укучысы игътибарына, әлбәттә, лаек, әдәбият сөючеләр гафил кала күрмәсен. "Т.Я" №7, 26 февраль

Комментариев нет:

Отправить комментарий