Безнекеләр шәрли-мәрли түгел
Кулга
каләм алырга Рәшит Минһаҗның “Ватаным Татарстан” газетасында басылган
“Шарли Эбдо”га мөнәсәбәтле мәкаләләре (соңгысы 4 февраль санында
басылды), анда яңгыраган тәҗел сөземтәләре һәм авторның әйткәннәрен
куәтләү теләге этәрде.
Соңгы
вакытта дөньякүләм шау-шу уяткан вакыйга – Мөхәммәд пәйгамбәргә
карикатура ясаган Шарли Эбдо редакциясенә һөҗүм берара Украина
вакыйгаларын да күләгәдә калдырды. Үтерүчеләрне, судсыз гына,
заказчыларны аныклап тормастан, җиңел кулдан ислам экстремистлары дип
белдерделәр. Шушы уңайдан, Франциядә меңнәрчә кешеләр күкрәкләренә
“мин – Шарли” дигән язулар тагып, урамнарга чыкты, әлеге фаҗига уңаеннан
ил кайгысын уртаклашырга Парижга әллә кайлардан илбашлары агылды.
Ошбу чыгыш ихластан, үзеннән-үзе килеп чыктымы, әллә ислам диненең
спиртлы эчемлекләр, тән сату, рибачылык, комарлы уеннар, наркотиклар
тарату, порно һәм башка төр хәрам бизнесларга ислам дәүләтләрендә хут
бирмәве өстенә, дөньякүләм куркыныч тудыруына җавап буларак, шул юл
белән миллиардлар эшләүчеләр заказы белән уздырылдымы, белгән юк...
Безнең
Илбашы В.Путин анда бармады, чит илләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыручы
министр С.Лавров, вазифасы кушканга анда катнашып, үтерүчеләр гамәлен
акламаган хәлдә, редакция эшчәнлегенә тискәре бәя бирде. Ә Чечен
Республикасы башкаласы Грозныйда бер миллион мөселман: “Мин – Шарли
түгел, мин пәйгамбәремне яратам”,– дигән язулар белән митингка чыкты.
Анда бары тик чеченнар гына түгел, Россиянең күп кенә төбәкләреннән дә
мөселманнар катнашты...
Мәгълүм
ки, Көнбатыш илләрендә атеизм идеяләре XVIII-XIX гасырларда азу ярып,
Россиягә үтеп керә һәм тора-бара яңа яралып килгән татар интеллигенциясе
аңын да тынычлыкта калдырмый. Гегель философиясе, Ф. Ницшеның
“Антихрист” хезмәте миллионнарның аңын яулауга ирешә. Мәшһүр
атеистлардан Лео Таксиль, христиан дине тәгълиматын тәнкыйтьләү, кире
кагу белән генә чикләнмичә, динчеләр даирәсендә озак еллар үз кеше
сыйфатында йөреп, дини даирәләр тормышыннан әллә ниткән негатив
мәгълүматлар аулауга ирешкәнен, тарих дәвамында конкрет дин
башлыклары кылган яман гамәлләрне дөньяга фаш итте... Яшерен-батырын
түгел, СССР чорында илебез китапханәләре мондый һәм җирле атеистик
эчтәлекле әдәбиятка кытлык кичермәде.
Ни
хикмәт, бәгъзеләр, матбугатта әйткән фикерләренә, кылган һәм кылырга
тиеш булып та башкармаган гамәлләренә карата, Россиядәге матбугат кануны
кысасында, Конституциядә каралган хокукларга таянып граждан буларак
белдерелгән тәнкыйтьне “милләткә һөҗүм” дип аңлый, бәяли һәм
оппонентын гаепли... Үзләрен ил, милләт белән болай тиңләштерү шаукымы
нәрсәгә нигезләнә соң? Демократик Россия дәүләте Конституциясенең
икенче маддәсендә, һәр граждан иң югары кыйммәт (высшая ценность), дип
тасдыйклана, ягъни илебезнең турыдан-туры эш йөртүче Төп законы
берәүгә дә милләте, биләгән дәрәҗәле эш урыны, алган, ирешкән
һәртөрле бүләкләре икенче берәүгә карата ниндидер өстенлек тәэмин
итми... Димәк, бу шундый ниндидер тайпылыш? Минем рус милләтеннән
булган бер курсташым, ил дәрәҗәсендә шактый югары постка ирешкән
кеше, андыйларның кредосы, девизы: “һәр наратка!” гыйбарәсе белән
аңлатыла, дигән иде. Нарат – төзлек, биеклек, мәгърурлык, көязлек
символы. Һәм гади табутларны гадәттә нарат такталардан ясыйлар...
Кыскасы, мин гыйбарәнең асылын якынча гына аңлауга ирештем.
Рәшит
Минһаҗ быелның 4 февраль санында басылган “Шарли Эбдо-2“ мәкаләсендә
“Әлдермештән Әлмәндәр” нигезендә мультфильм төшерүгә тискәре
мөнәсәбәтен, мәрхүм автор тарафына кат-кат реверанслар ясап, турысын
гына әйткәндә, тиешле катгыйлыкта җиткерми.
Мәкаләдә
“Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы –даһи әсәр, дип тә ычкындырыла хәтта.
Ләкин төп әдәби журналыбыз “Казан утлары“ның 2004 ел, 9 санында чыккан
“Пегас кашына микән?” атлы әдәби тәнкыйть мәкаләсендә бу әсәр хакында
ошбу юллар бар: “Ә төптән уйласак, моңсу комедия дип тәкъдим ителгән
(бу) әсәр төбендә татар трагедиясе ята. Туксан бер яшькә җиткән карт,
намазлыкка басасы урында, күрше урыс авылына барып, эчеп кайтып, үлә...”
“Казан
утлары” журналының 2005 ел, 7 санында “Әдәби тәнкыйть“ дигән баш
астында басылган “Төрле-төрле уйласак та” исемле мәкаләдә менә мондый
юллар бар:“Роберт
Энсон Хайнлайн дигәннән, 1907 нче елны Миссури штатында туган Америка
язучысының, хатыны белән бергә язган “Явызлыктан өрекмәгән” (“Не убоюсь я
зла”) романы бар. Бу әсәрнең русча тәрҗемәсе илебездә ике тапкыр ике
исем астында дөнья күрде һәм аның нигезендә төшерелгән “Таныш булыгыз,
Джо Блэк” фильмын (ул Интернетка да эленгән – Р.З.) карауны телевидение
насыйп итте. Әсәрдә төп герой – сыгылмас рухлы, иманлы Кеше. Аны алмага,
кеше кыяфәтенә кереп, Әҗәл килә.
Әлбәттә, бу
әсәрнең геройлары “Зәңгәр шәл”дәге кортка әйткәндәй, “синдәй-миндәй
бозау” түгел. Гыйбатлык, прастуйлык, шапырынкылыкка анда урын юк. Әсәр
мистик драма жанрына карый, анда нечкә фәлсәфәгә корылган,
аксөякләргә хас нәзакәтле һәм тирән мәгънәле әңгәмәләр күңелне җәлеп
итә... Төп герой үзе ирешкән югарылыкны җуймый, иманына хилафлык
китерми, Әҗәлне дә үзе белән хисаплашырга (фикерләренә инандыру аша)
ирешеп, мәңгелеккә үтә...”
Кыскасы,
“Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре ул икенче бер бөек әсәргә аваздашрак.
Шәүкәт ага Биктимеров та “Америка Әлмәндәр”е ролен башкарган атаклы
Голливуд актеры Энтони Хопкинстан кайтыш уйнамый уйнавын... Әҗәл,
аларныкында Брэд Питт башкаруында тыннарны куырылдырса, безнекендә
Равил Шәрәфинеке, киресенчә, ача, иркен сулата... Мин белгеч түгел,
драматургиядә аваздашлыклар табигый кабул ителә бугай. Әйтик , Евгений
Шатьконың “Пришелец“ әсәрендә (аның буенча шулай ук фильм төшерелгән)
галәм кунаклары руслар яшәгән колхозга килеп төшсәләр, Зөлфәт Хәкимнең
“Кишер басуы”нда татар колхозына рәхим итәләр. Колхозларның
һәркайсында хәмергә битараф түгеллек шәрехләнә... Әйе,
драматургиядә, театрларда тәртип бәлкем шулайрактыр, әмма экраннарга
чыккан фильм яки мультфильмнарда охшашлыклар әллә ни хупланмый кебек...
(“Ватаным Татарстан”, /№ 30, 03.03.2015/)
Комментариев нет:
Отправить комментарий