Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

суббота, 1 августа 2015 г.

Догада булыйк


1. Студент чор, практиканы группадашларым белән Искож заводы биләмәсендә узабыз. Авыш урында кирпеч төягән арба таккан көпчәкле трактор тора. Шул трактор каядыр китәргә тиеш икән. Тракторчы тракторын әле алга, әле артка тарттыра торгач, металл чөйне көч-хәл йолкып чыгардым. Трактор арбаны калдырып алга омтылды. Баксаң, биек бортлы тимер арба тракторга берегеп торганга гына аумаган, йөге авышлык уңаена ян бортына шуып күчеп, авырлык үзәген үзгәрткән булган... Менә арба ава да башлады. Миңа, хәлне аңышып, кырыйга, дөрес якка сикерергә кирәк... Дөрес карар кабул итәр өчен бер-ике секунд булса да вакыт кирәк... Ә аны каян алырга? Сабакташым Костя Комраков, атылып кереп, борт читенә ябыша, астына җилкәсен тери һәм авуны әнә шул бер-ике секундка тоткарлый... Ул да булмый мин – бер, ул икенче тарафка сикерә һәм кирпечләр өченче тарафка гөрселдәп ишелеп, кайберсенең сыныклары як-якка чәчрәп оча...
2. Көз көне, басудагы өч сутый бәрәңгене төшкә кадәр казып, алып кайтып урнаштыргач, тамакны ялгадым да, путалар тагып, рюкзак сыман итеп көйләнгән капчыкны алып, урманга, гөмбәгә киттем. Ял көне иде бу, ары таба яңгырлар китсә, гөмбәсез, ягъни кышка үтемле кабымлыксыз калам, дип шөлләгәнмен, күрәсең. Иң әүвәле узгынчы машина әрҗәсендә өч-дүрт чакрым ара узып, басу артында урман шәйләнгән урында төшеп калдым. Аякта бутый, саз ерып чакрым чамасы араны җәяү уздым. Урманга кергәч, гөмбә сарган төплекле аланнар эзләп байтак йөрелде. Табып кына булмый бит. Йөри торгач, ниһаять, мөслимнәр әйтмешли, шәплеккә килеп чыктым. Капчык тулгач, аны аркага урнаштырдым да кайтырга кузгалдым... Гөмбә комары аркасында караңгы төшкәнен дә абайламаганмын икән... Барам урманнан чыгу тарафына әкрен кенә... Һәм каршыма бүре килеп чыкты... Ә бәлки, киресенчә, мин килеп чыкканмындыр... Бүре, борынын җыерып, әкрен генә ырлагандай итте... Менә шунда тәнгә боз йөгерде... Моңарчы да нәрсәләрдәндер курыккан чаклар бар иде... Әмма алар курку булмаган икән...Капчык авызындагы пычагым саллы гына югыйсә, әмма мин аны алырлык хәлдә түгел... Шөкер, аяклар акылыма буйсына, мин акрын-акрын, каршыма чыккан җанвардан күз ала алмаган хәлдә артка чигенәм... Чигенәм дә чигенәм, чигенәм дә чигенәм... Бер ара абайладым – минем котны алган җан иясе инде күренми, ә мин һаман аякларымны шудыра-шудыра артка чигенүемне дәвам итәм... Хәлне аңышкач, як-якка карыйм һәм сизәм, куркудан чыгу ягын онытканмын. Адашканмын. Урманнан кай якка чыгасын белмим... Капчыкны ташлап та калдырасы килми... Ни булса шул булыр , барыбер берәр басуга килеп чыгармын дип, тоттым да бер тарафка атладым... Һәм, бара торгач, текә һәм биек Ык елгасы ярына килеп чыктым... Алга таба бара торган җай юк. Димәк, кире борылырга кирәк... Ә кабаттан бүреле урманга керәсе килми... Ни булса, шул булыр дип, тәвәккәлләп, кабат урман аша узып, сукаланган басуга һәм, саз ерып бара торгач, чуер таш түшәүле олы юлга чыктым. Пычрак чәчрәп, өс-башым шактый алама хәлгә килгән... Вакыт төнге унберләр тирәсе... Бәхеткә, Мөслимгә кайтучы йөк машинасы очрады. Туктады. Һәм мин исән-имин өйгә кайтып кердем...
Кыскасы, Салават Зәкиевич башкара торган “Бүре” җырының тууында әлеге кыйссаның да зәүкымы булмый калмагандыр...
3. Авылдашым Зөфәр Зәйнуллин (хәзер ул Ижау каласында яши) сабый чагында яр ишелеп, язгы ташу суында агып киткән...Ташу чорында өске яктан агып килгән агач кисәкләрен, бүрәнә ише нәрсәләрне багор белән тартып чыгару тәртибе бар иде безнең Юлбат авылында... Түмәркәгә санап, Зәфәрне дә кайсыдыр авылдашыбыз тартып чыгарган...
...Хәләл җефетем Асия дә, башлангыч мәктәптә укыган чорында, ярлары тулып ярсыган язгы суда агып киткән булган ...Мөслимә атлы авылдашы таяк сузып коткарып калган үзен... Әлеге вакыйганы сөйләгәч, Асияне:
– Ә син шуннан шундый булып калдыңмыни? – дип үртәп шаяртканым булды... Хәләл җефетнең моңа әллә ни исе китмәде, чөнки кечкенә чагымда үземнең маңгайга тай тибүеннән хәбәрдар... Басуда, ике эскерт арасында дус малайлар белән уйнаган чакта булды бу хәл... Тормыш булгач, дүрәк тә калдыргалыйлар, дүрәккә сабышкан чаклар да була, кыскасы, “башыңа тай типмәгәндер бит”, дигән сорауга миңа гомерем буе уңай җавап бирергә туры килә...
4. Саба юл оешмасында эшләгән чак. Әниемнең туган авылы – Урта Саба егете Хатыйп Т-150 тракторына дәү диаметрлы торбаны ярып ясалып көйләгән пычагы белән юл читен кырдыра. Юл читләрен үлән баскан, яңгыр сулары ярып дамба ашалган урыннар күренер-күренмәс. Трактор шундый бер чокырга туры килеп йөзтүбән капланган, кабина изелеп, егетебез шунда кысылып калган. Автокран (кранчысы Шәйхенур исемле Сатыш авылы егете) китертеп, тракторны күтәрткәч, ломнар белән каерып Хатыйпны аннан азат итү мөмкин булды. Аңарчы, әле трактор йөзтүбән юл читендә яткан чакта, райбашкарма рәисе, районны тетрәтеп торган үтә кырыс җитәкче Габделхак Мәүлә улы ни арада каяндыр пәйда булып, бәлагә тарыган тракторчыбыз янына ашыккан. Әйткәнемчә, тракторның дүрт тәгәрмәче өстә, Хатыйп аркасы кабина түшәмендә, ә авызы кырыннан гына чаптырып солярка ага...
– Энем, син исәнме? Рдип сорый Габделхак ага.
– Фәләнем булсынмыни миңа! – ди, шушындый хәлгә таруына үртәлгән, үз-үзенә ачуы чыккан Хатыйп...
– Молодец, энем, – ди Габделхак ага.
5. КПСС съездларын лаеклы һәм лаякыл каршылау заманында, әлифне таяк дип белмәгән чорыбызда, дус очраса, вакыйганы шешә белән билгеләү тиеш санала, бу кешелеклелек шарты дәрәҗәсендә иде. Моннан дистә еллар элек, проектчы булып эшләүче адаш дустым Казанда очрады һәм без, аңлашылса кирәк, традициядән тайпылмадык. Аннары трамвай белән ул мине Әмәт атлы электричка тукталышына озатып куярга теләде. Трамвайдан төшкән генә идек, өч егет чолгап алып бездән акча таләп итмәсенме? Күрәсең, сөрлегебрәк атлавыбызны күреп, ансат кына акча эшләргә ният кылганнар. Минем кәеф шәп, адашым – озын гәүдәле, метр да сиксән чамасы, эше, ягъни юл проектлау кәсебе кысасында басу-кырларда өчаякка беркетелгән теодолит күтәреп йөзләрчә чакрым йөргән, йөгергән елгыр һәм хәлле кеше. Кыскасы, без боларга бирешмәскә тиеш кебек... Ул да булмый, бер егет аламасы адашымның ияк астына кундырды. Хезмәттәшем җиргә тезләнергә мәҗбүр булды...Теге явыз янә йодрыгын эшкә җикте. Күрәм, дустым каршылык күрсәтергә үзендә ихтыяр көче тапмый азаплана: күрәсең, көтелмәгән һөҗүмнән югалып калган, төшкән йодрыклар зиһенен чуалткан...
– Сукмагыз аңа, ул авыру, үлсә, срок аласыз бит! – дим.
Егетләрнең хәтәррәге:
– Борчылма, сиңа да өлеш чыгар! – дип, миңа таба уктала.
Торам трамвай юлындагы ике рельс арасында тезләрне сыгылдыра төшеп һәм елмаерга азапланам. Яныма җитте, йодрыгын эшкә җикте дигәндә моның аяк астына ташмы, кирпечме туры килеп, ул алга сөрлекте һәм, шул мәлдән файдаланып, минем йодрык аның ияк астын ансат кына эзләп тапты... Каты да сугылмады, әмма авырлык үзәген югалтуы аркасында ул, егылып, башы рельска бәрелде... Урыннан торганда хәтәр егетнең карашы үзгәргән, ул “йөзә” башлаган иде... Башлыкларының мөшкел хәле калган ике “батыр”ның күңелләрен сүрелдерде, күрәсең, берсе адаш кулындагы минем портфельне йолкып алып, торып чапты. Ләкин адаш дуска инде хәл кергән, вакытлыча җуйган егәре, җитезлеге кире кайткан һәм ул, күзенә ак-кара күренми томырылган “батыркайны” тиз арада куып җитеп, якасыннан эләктерде. Хәлбуки, егеткәебез заклепкалар белән бизәлеп беткән кара күн курткасыннан җәһәт шуып чыгып, сумкамны да калдырып, алга таба атылышын дәвам итте. Ходай саклады, без аларның берсен дә тоткарлый алмадык... Куып җитсәк, кызган шәпкә артыгын кыланып ташлаган булуыбыз да ихтимал иде... Җитмәсә, озак та үтми, кырыбызда милиция хезмәткәрләре пәйда булды... Куртка талауда гаепләмәкчеләр... Әле ярый, “хәтәрләр” белән үзенчәлекле аңлашуыбызны кызыксынып күзәтеп торган хатыннар таралышмаган икән, шау-гөр килеп, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, гаепсез булуыбызны хокукларыбыз сагында торучыларыбызга бәйнә- бәйнә төшендерделәр...
6. Кыйссалар бәйләмен студент чорындагы тагын берсе белән төгәллисем килә. Төзелеш отрядында эшләгәндә сабакташ курсташлар белән ниндидер бинаның шифер түбәсен алмаштырабыз. Бинаның түшәме һәм идәне сүтелгән, фундамент чокыры бетон тәшәүле. Шифер табагы күтәреп барганда баскан урыным җимерелде һәм мин аска очтым...Дөрес, башта очышымны күтәргән шифер табагы тоткарлады, аннары ниндидер торыкка эләгүдән микән, очыш тизлеге кимеде. Ике аякка төгәл төшеп, тәгәрәп киттем... Күрәсең, Ходай саклаган, күлмәгем ертылып, ян-якларым сыдырулардан гайре зыян күрмәдем. Сабакташлар, минем өчен ут йотып, яныма җыелды... Кемдер табиб юллап йөгерде. Күрәләр, миңа пычак та булмаган. Шуннан бер шаяны, ул чорда түбәдә яшәүче Карлсон турында чыккан бик популяр җыр, хит бар иде, шуны искә төшереп: “Вот мы слышим, прямо с крыши летит наш друг, наш чудесный друг! “ – дип җырлап җибәрмәсенме!.. Исән-имин котылуга шатланып, дусларның көлүенә ияреп, мин дә елмаерга азапландым кебек шул чакта...
Тормыш булгач, төрле хәлләр чыга. Бәла-казалар да, агач башыннан да, бәндә башыннан да йөри. Танышлар, туганнар, якыннар да тара катлаулы матавыкларга, четерекле хәлләргә... Берүк Хак Тәгалә ташлый күрмәсен иде безне, сәдака бирик, бер-беребезгә догада булыйк. Ул тыйганнардан тыелып, Ул кушканнарны үтик...

Комментариев нет:

Отправить комментарий