Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 24 августа 2015 г.

«Җыртыклы»җырлар


Әгәр түрә янына ни дә булса сорарга керәсең икән, моңа әзерләнәсең, бераз дулкынланасың, аны зур күреп, тавышыңны күтәрми генә, тыйнак кына үтенечеңне җиткерәсең. Һәрхәлдә, гозереңне сәхнәгә чыгып кычкырмыйсың...
Христианнарның 10 дин кушуы (заповедь) бар. Менә шуларның берсендә Хак Тәгалә исемен урынсыз җирдә телгә алма («Не упоминай имя Господне в суе»), диелә. Моны христиан диндарлары Хак Тәгаләгә мөрәҗәгать йөрәк аша җиткерелә, дип тә аңлата. Буш такылдауларда, уен-көлке, җыр-биюдә аны телгә алуны тыя әлеге канун.
Ислам тәгълиматында Хак Тәгаләне искә алу зекер дип атала. Зекер әйтүнең үз тәртибе бар. Аңа ихласлык, сабырлык һәм итагатьлелек хас... Хак Тәгаләдән ни дә булса сорыйсың бар икән, моның үз тәртибе: ястү намазыннан соң, өр-яңадан тәһарәт алып, хаҗәт намазы укыла, салаватлар әйтелә, аннары махсус догадан соң теләк теләнә... Дини өлкәдә махсус белемем булмау сәбәпле, барча таләпләрне белеп бетермим, бары тик мәчеттә имамыбыз вәгазьләрендә ишеткәннәрдән чыгып кына язам. Янә килеп, мөселман галимнәре раславынча, кул чабучы кемсә шәригать хөкемендә шаһитлык, таныклык итүче була алмый икән.
Кыскасы, сәхнәгә чыгып, бот һәм арт сан ялтыратып, Хак Тәгаләне җырга кушып әйттерүләрне һәм, гомумән, кул чабып утыруларны ислам тәгълиматы да хупламый...
ТНВ күрсәткән “Музыкаль каймак”ны карагач, буталмадылар микән, каймык дип әйтергә теләмәделәр микән, дип аптыраган идем. Чөнки тапшырганнары татар моңыннан тайпылган, күбесе такмакчыл, башлам һәм очлам өлешләр кат-кат кабатлана... Соңыннан фәһем иттем, “музыкальные сливки”дан туры тәрҗемә, калька аша табылган бугай бу атама...
Кайчагында интернетка кереп, затлы башкаручыларыбыз башкарган борынгы затлы җырларны эзлим. Анда “сез яраткан 7000 татар җыры”, “134 мең татар җыры”, “әби-бабайларыбыз җырлаган, әллә нигә бер булса да тыңларга яраклы иске җырлар” дип тәкъдим ителгән сайтларда үзем теләгәннәрен таба алганым юк... Минемчә, Мәдәният министрлыгынамы, башка берәр мәдәниятебез өчен җаваплы инстанциягәме бу эшне үзагымыннан алып, ниндидер системага салырга һәм милләтебезне җырыннан-моңыннан яздыруга чик куярга иде... Әгәр Татар радиосы фондында сакланган мирасыбыз юк ителгән булса, аерым коллекционерларга мөрәҗәгать итеп, иң асыл, иң затлы классик җырларыбызны, һөнәри композиторлар һөнәри шагыйрьләр белән бергә иҗат иткән, һөнәри музыкантлар уйнавы озатылышында чын һөнәри җырчылар башкарган җәүһәрләребезне рухи галәмебезгә иңдерәсе иде...
Ә «134 мең» дигән җырларга ни булган, дияргә мөмкин мөхтәрәм укучым. Бу язмада аларның барысы турында да түгел, ә Ходай телгә алынганнарын гына күздән кичерик... Сүз башым бит Хак Тәгаләне телгә алган җырлар турында иде, салулап, әллә кайларга кереп кителгән... Озын сүзнең кыскасы, дини хисләр белән шаярган өчен Русия дәүләтендә катгый җаваплылык каралган һәм ул, мисалларда күреп торабыз, эшли дә. Сүз ниндидер сәяси цензура урнаштыру түгел, ә чүп-чарга ОТК режимында чик кую, тиешле белеме, һөнәри сәләте, психик яктан сәламәтлеге шикле “иҗат” ташкынын авызлыклау, кулланучыларны суррогат эшләнмәләрдән аралау турында бара. Сәхнәгә яки эфирга чыгу өчен ниндидер таләпләрне эченә алган сертификатка ия булу кирәктер, дип саныйм. Ә андыйны Мәдәният министрлыгы каршында оештырылган абруйлы шәхесләрдән төзелгән сәнгать комиссиясе бирә алыр кебек...
Ходай исемен телгә алып җырлаулар хакында язып та мәшәкать чикмәс идем, хәлбуки алар бүген шулкадәр ишәйде һәм, әйтергә кирәк, башка темаларны күмеп тә китмәде микән әле. Әлбәттә, боларның көен һәм сүзләрен кем язганын белеп тә булмый, чөнки үзгәртеп кору чорыннан бирле аларны тәгаенләп торуны радио-телевидение өстенә алмый. Янә килеп, җыр текстлары урынны күп алачагы сәбәпле, аларның Ходай сүзе телгә алынган өлешләрен генә китермәкчемен.
Димәк, тәвәккәлләп, башладык:

1. ...Аермачы, Ходай, икмәк-судан...
2. ...Ходай сине миңа саклаган...
3. ...Аерылгач ни буласын тик Ходай гына белә...
4. ...Йә, Ходай, куркыныч төштән үбеп уятчы үзең...
5. ...Гомер юлын узган чакта Ходай биргән ярым син...
6. ...Ялгызлыкта калдырмасын Ходай, ярдәм итсен ялгыз ярларга...
7. ...Ходай безне башкалардан ныграк яраткан...
8. ...Сөю-сәгадәт бакчасыннан Ходай биргән җимешем...
9. ...Сабырлыклар бирсен Ходай тугансыз булганнарга...
10. ...Ходай безгә чын мәхәббәт бүләк иткән...
..................................................................
38. ...Иман белән яшәт, Тәңрем, ышаныч бир көчемә...
39. ...Сабырлык бир, Тәңрем, урманнарга керәм, бер кычкырып...
..................................................................
97. ...Сез бер гөлнең чәчәкләре диеп, Ходай үзе безне сакласын...
98. ...Нигә Ходай бәхетләрне бертигез бирми икән?..
99. ...Чәчең бодай, бирсен Ходай бер бодайга мең бодай...
100. ...Мин фәрештә, Ходай мине җирдә сине саклар өчен яраткан...
101. ...Җыр-моңнардан, җан-дуслардан, Ходай, безне аерма!..
102. ...Берәүгә дә гомер ике килми, Ходай барсын белеп өләшә...
103. ...Үзебезне хис итәбез Ходай куенында кебек...
104. ...Ни сорасаң, Ходай шуны бирде...
105. ...Әлдә ярый Ходай Тәгалә сезне минем әти-әни итеп яраткан...
106. ...Дуслар белән гөрләп яшәү – Ходай кулында...
107. ...Без бит Ходай балалары, без барыбыз – бертуган!..
108. ...Сакласын Ходай канатны каерыр ялгышлардан...
109. ...Язмыш безне аермасын, Ходай ятим калдырмасын...
110. ...Ходай сиңа гашыйк иткән, инде кирегә юл юк...
111. ...Сөюсез яшәтеп, Ходай сөюгә юл ярадыр...

Күп нокталы юллар урынында да Ходай сүзе кергән җырлардан өзекләр иде. Аларны, барыбер сыйдырып булмас дип, төшереп калдырдым.
Йомгаклап ни әйтергә соң?! Кайсыдыр такмазадан аймыл булып нибары бер җөмлә тел очына менә: “Инде безгә нишләсе, кычкырсаң, кеше ишетәсе...”

Комментариев нет:

Отправить комментарий