Июль ае азагы минем өчен тыгыз булды быел. 24е көнне Сабага Казаннан язучылар килеп, шулар белән бергә балалар иҗат йортына очрашу кичәсенә чакырдылар. 25 июльдә авылым Түлешкәдә беренче сабан туе узды. («Ничек инде беренче?» – дисәгез, ул турыда тәфсилләбрәк – алда). Ә 26сы көнне исә Русия дәрәҗәсендә Бөрбашта узган чираттагы мөселман балалар сабан туенда катнаштым (Җәлил хәзрәт чакырды). Җитмәсә шул ук көнне Русиянең атказанган ветеринария табибы Якуб кайнишнең кызы Гөлия гүзәлкәйнең никах мәҗлесе иде. Мөхтәрәм Җәлил хәзрәт бер ай алдан район администрациясе аша зурлап чакыру билетлары калдырып киткәч, балалар сабан туена ничек бармый каласың? Аннары оныкларым Әмирхан, Сөләйман, Наилә һәм Нурбикә дә шунда барырга атлыгып торалар.
Җәлил хәзрәткә ихтирамым чиксез, бик күпләр өчен дә бу шулай дип беләм, шуңа күрә сүзне, хронологик тәртиптән тайпылып, ул уздырган бәйрәмнән башлыйк. Бөрбаш сабан туена халык елдагыдан тагын да күбрәк килгән, игене урып алынган басуга тезелгән машиналарның исәбе юк. Сабан туе узасы үзәндә әллә ниткән аттракционнар эшләп тора, мул сулы чишмәләре айлы нәни манаралы затлы корылмалар кыяфәтенә кертеп төзекләндерелгән. Әле җитмәсә чишмәдән елгачык булып аккан су эчендә фонтаннар атып утыра. Мәйданда барган тамашаны карар өчен сөзәк тау битендә корылган эскәмияләр күңелгә аерата хуш килде. Күп кенә сабантуйларында утыргыч корылмалары уңайсыз булып, алда утыручының аркасына өстәрәк утыручының аяк киеме сөртелә торган була. Монда автоном утыргыч аралары метр ярым чамасы, кереп-чыгып йөрүчеләргә дә, тамаша кылучыларга да уңайсызлык тудырмый.
Мәйдан читендә балалар, чират торып, бертуктаусыз дога укып, бүләкләнеп тора, ә уртасында төрле тамашалар берсен-берсе алмаштыра. Иң әүвәле балалар көрәше, аннары каратэ осталары чыгышын карап хозурландык. Яшел чапанын киеп алган Җәлил хәзрәт әкияттәге Хоттабыч картны хәтерләтеп, әле анда, әле монда яшендәй ялтырап күренгәләп ала. Әйтерсең, ул әлеге гүзәл корылышны һәм гаҗәеп тамашаны әкияттәге Хоттабыч карт сыман әфсен укып, тылсым юлы белән барлыкка китерә. Чынлыкта бернинди тылсым да юк, ә бары тик халыкка фидакарь хезмәт, хәләл матди чыгымнар һәм зур хезмәт ята әлеге бәйрәмне барлыкка китерүдә... Җәлил хәзрәт әзерләнү узган ел ук, октябрь бәйрәмнәре чорыннан ук башланды диде. Бәйрәм, Коръән укып, дога кылып ачылды. Аннары татарчалары саф һәм камил, зифа буйсынлы чибәр кыяфәтле егет һәм кыз тамашаны алып бару хәстәренә кереште. Вакыт-вакыт Җәлил хәзрәт тә аларга кушылып, булышлык итте.
Бәйрәмгә мөфти хәзрәтләре, Татарстан хакимиятеннән вәкил дә килгән. Алар чыгышыннан соң котлаулар чираты Балтач районы, янә килеп, Бөрбаш авылы җитәкчеләренә, спонсор эшмәкәрләргә, башка кунакларга җитте.
Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге театры вәкиле Зөфәр Харисов Җәлил хәзрәт белән бергә Амур өлкәсендә армиядә хезмәт итүләре һәм дустының анда да биш вакыт намазын калдырмаганлыгы турында әйтте. Аннары котлавын җыр белән дәвам итте. Җыр дигәннән, биредә зәвык белән шәригать кушканча киенгән затлы җырчылар дини җырлар башкарды. Ул да булмый, ат чабышы да игълан ителде...
Сабада Язучылар белән очрашу да кызыклы үтте, балалар иҗат йортының иркен залында администрация башлыгы урынбасары чыгышы белән ачылды ул. Анда минем өчен һәм бик күпләр өчен дә шулай булгандыр, иң тәэсирле чыгыш күренекле әдәбиятчы, филология докторы Фоат ага Галимуллинныкы булып тоелды. Аның матур, җай тембрлы тавышы магик куәткә ия, әйткән бер сүзе инандыра... Фоат ага якташыбыз, вакытлыча президент вазыйфасын башкаручы Рөстәм Нургали улының сайлауларда һичшиксез җиңеп чыгачагына ышануы турында да әйтте. Чыгыш тәмамлангач, кайсыдыр берсе аңардан “Казакъ кызы, сөйгәнем” җырын башкаруын үтенде. Фоат ага бу җырны Казагыстанда моннан егерме еллар элек башкаруын искә алды, үзенең инде олы яшьтә булуын исебезгә төшерде, җиренә җиткереп җырлый алуына шикләнүен белдерде һәм бернинди музыкаль озатылышсыз җырлап җибәрде. Без аны исебез китеп, таң калып тыңладык...Менә ичмасам моң, менә ичмасам чиста, саф тавыш... Әлбәттә, мондый кеше бары тик дөресен генә сөйли торгандыр...
Мин туган Түлешкә 25 хуҗалыклы авыл иде. Анда бүген нибары бер гаилә яши. Сиксәнен куып баручы Мансур абый һәм аның өйләнмәгән ике улы...Мин белгәндә ул көтүче иде. Минем “Сине сөйдем, гүзәлем...” атлы хикәямнең прототибы да әнә шул Мансур агай... Кечкенә чакта аның озын чыбыркысына кызыга торган идек... Шул Мансур агай гомере буе Түлешкәдә сабан туе уздыру, кайларгадыр китеп таралышкан авылдашларны бергә җыю турында хыялланды. Менә ул көн килде. Түлешкә – матур авыл, ул таулар төрелешендәге болынлы үзәнгә урнашкан. Сабантуй мәйданы иркен, тасма булып тезелеп киткән өстәлләрдә кунаклар өчен сый-хөрмәт әзерләнә, шашлыклар куырыла, самавырлар кайный. Кемнәр каян гына кайтмаган! Хәтта Америкадан да кайткан саф татар гаиләсе бар! Ә Австралиядән кайтырга тиеш кунак, виза эшләтергә өлгермәү сәбәпле, тоткарланган.
Мәйданның иң түрендә 99 яшьлек Мөхәммәтнур агай утыра. Аның янәшәсенә уллары, кызлары, оныклары һәм Америкадан кайткан, төп чыгышы үзебезнең Сабадан булган кияве. Миңа кечкенә чагымда сөт белән идән юышкан яшьтәшем Рузия дә биредә. Аның авылыбызның беренче гүзәле саналган Нурзия апасы, Корыч кушаматлы элеккеге шахтер Нурулла абыйсы...
Мәйдан уртасына әле бер, әле икенче гаиләне чакырып чыгарып таныштырулар китте һәм алар концерт номерлары белән үрелеп барды. Алары төкәнгәч, кызып-кызып биюләр башланды. Биючеләр арасында ике бите чокыраеп бата торган искитмәле бер гүзәлкәй ару-талуны белми бөтерелә. Мин янәшәмдә торган Нурзия һәм Рузия ханымнарга борылып, “кайсыгызныкы?” дип сорыйм, чөнки биюче кызыкайның йөз чалымнары болар нәсел-нәсәбенә тарткан. Рузия, горурланып һәм елмаеп-балкып: “Минеке!“ – дип җавап бирә.
Безнең авылда бер урыс гаиләсе яшәде. Шул гаилә вәкиле Тоня ханым татарча милли киемнәр киеп кайткан. Берзаман мәйдан кырында аның сеңлесе, минем мәрхүмә апамның дус кызы Надя ханым да күренде...
Бәйрәм Саба районы администрациясе тарафыннан, турыдан-туры катнашуларын сиздерми генә оештырылды, дип чамаладым, чөнки биредә район администрациясе башлыгының ике урынбасары катнашты, бәйрәмне район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре бик оста итеп алып барды. Түлешкә cабан туенда көрәш тә булса, абзарымнан бер тәкә – миннән, дип вәгъдә биргән булган икән Мансур абый... Менә берзаман тамашаны алып баручы Түлешкәдә яшәүче соңгы гаилә башлыгы Мансур агайны уртага чакырып чыгарды. Соңгы могиканыбыз кайткан кунакларга рәхмәтен әйтте. Алып баручы егет аннан җырлавын үтенде. Авылдашым көлеп җибәрде, арык җилкәләрен сикертеп куйды һәм ризалашты. Ул бик дулкынлана иде, юка гәүдәсен бөгелдерә-сыгылдыра шахта көен җырларга кереште. Сабаның шәп музыканты, музыка мәктәбен беренче чыгарылышында тәмамлаган, үз көйләре белән телеэкран аша күпләргә таныш Таһир әфәнде шулкадәр өздереп, җырчының җитешсезлекләрен шулкадәр оста күмештереп уйнады ки, Мансурның җырлавы (ул аны җылый-җылый башкарды шикелле) барыбызны да әсәрләндерде, тетрәндерде...
Комментариев нет:
Отправить комментарий