пятница, 7 ноября 2014 г.
Мәки нәсихәте
Элек теләсә-кайсы оешмада, хәтта ябык дигәннәрендә дә хезмәт хакы алгач, яки эч пошканнан, эш урынында табын ясап алу гадәте бар иде. Анда инде сүз башта хатын-кыз темасына кагыла, аннары сәясәткә кереп кителә һәм, утыру озагракка сузылса, эш турында остара башлыйсың. Минем әти күп еллар психиатрия табибы булып эшләде. Аның чагыштырмача яшь буйдак бер хезмәттәше сыйланырга туры килгән шундый мәлләрдә «Мәки» тегеләй әйтте, «Мәки» болай ябыштырды дип, гел «Макиавелли» кушаматлы пациентын искә ала торган булган.
Әлеге табиб сырхауханәдәге эчке кагыйдәләрдән тайпылып, күңеле хуш күргән шул пациентын дәфтәр, карандаш, маркалы конвертлар белән тәэмин итеп торган. Баш табиб моңа ни өчендер күз йомган, ә башкаларның исе китмәгән. «Мәки» исә нәрсәләрдер яза, аннары боза, ягъни төзәтә һәм чистага күчергәнен конвертка тыгып, каядыр юллый, имеш. Барып ирешкәнме хатлары адресатка, юкмы, бу кадәресе нәмәгълүм. Ул мәрхүм булып, җәсәде сырхауханә биләмәсендәге ташсыз, тамгасыз каберлеккә иңдерелгәч, буйдак табиб сагышка батып, моңсу агачлыкта күпмедер каңгырып йөргән-йөргән дә, үз теләге белән эштән азат итүләрен үтенеп, гариза язган. Хушлашырга дип, әти кабинетына сугылгач, башта бер чәкине бөкләгәннәр. Берзаман егет китәсе барын исенә төшереп, кесәләрен капшап, паспортын эзләргә керешкән. Табылмагач, чемоданын таратып ташлаган. Эзләгәне каяндыр килеп чыккач, әйберләрен ашык-пошык кабат тутырганда дәфтәрләренең берсе кушетка астына шуып кереп киткән. Качып калган шул әсбап тора-бара кабинеттагы шүрлек киштәсенә кунаклап, байтак еллар тузан җыеп яткан. Ахыр чиктә, бәлкем берәр эшкә ярар дип, һәм минем әдәбият эргәсендә кыймылдавымны истә тотып, әти шул иясез ядкарьне миңа тапшырды.
«Макиавелли» дигәннәре шакмак киңлеге юл калдырып язган-язган да, аннары, битләр төкәнгәч, дәфтәрне киреләй әйләндереп, буш аралыкларны икенче яклап, арттан алга таба тутырган. Бик акыллы карар.
Казах әдибе Олжас Сөләймановның әгәр җүләр икән, дөресен әйтер дигән искәртүен истә тотып, сүзне Мәки әфәндегә бирик.
“Миңа калса, үзенең җүләрлекләрен соң булса да аңлый алучы кеше генә акыллы. Шәхес – бөртек сыман, чәчелеп сибелергә генә тора. Үзләрен алдынгы, алга киткән, демократик дип санаучы илләрдә халык чәчелгән-сибелгән, ягъни таркаулыкта. Ә империя казанында кайнау мондый бөртекләрне боткага яки өйрәгә әйләндереп, бергәлеккә, бердәмлеккә турылый һәм кирегә юл калдырмый. Империя һәрвакыт хаклы, ә аның ихтыярына карышучылар, аның омтылышларына комачаулык тудыручылар һәрвакыт гаепле.
Империя табигате белән артуга, күтәрелү һәм киңәюгә юнәлешле, аның тамырлары гел ашлама, сугару таләп итә һәм җиңелгән халыклар ассимиляцияләнүе, шуларның кан-яшь һәм тир түгүләре – мәсьәләнең чишелеше. Табигый ки, ул яугирлектән баш тарта алмый, Җир шары полюсларын урый, галәмне иңли, йолдызларга ашкына, фәнни казанышларга, техник могҗизаларга, гигант төзелешләргә юл саба, һәр иҗади эргәне, архитектураны, сынчылыкны, әдәбиятны, музыканы, театрны, киноны, башкасын үзенә хас масштабларда колачлый. Мондый корылышның алтын арбасын күпләр өстерәп караган: фарсылар, греклар, римлеләр, төрекләр, гарәпләр, монголлар, инглизләр, французлар, испаннар, португаллар, майялар, ацеклар... Ахыр чиктә, йөгенеп, туктаганнар. Безнекенең исә әллә ниткән упкыннарны, җил-давылларны, тозак-капкыннарны исән-имин кичеп, алга барган көне. Тумыштан кавырсыннары сыек, башкаларга буйсынуга яки көйләнүгә генә яраклы яки егәрле булып та, инде йончыган, яисә илсез үк калган кавемнәрнең бушбугаз вәкилләре барча империяләр дә үлемгә мәхкүм дигән әкияткә үзләрен һәм башкаларны ышандырмакчы. Хәлбуки, әлегә моның киресен исбатлый торган бер ил калды һәм аның һәр көне, үзләре хакында үтә югары фикердә кукраючыларны кыен хәлдә калдыра. Шуңа да безнең сөекле империябезнең таркалуын, төкәнүен күпләр тели, зарыгып көтә һәм булдыра алганча “ярдәм”нәреннән дә ташламыйлар.
Әлбәттә, империя казанындагы кавемнәрне төрле сортка бүлеп, кайсын союздаш, кайсын автономреспублика, яки башка статус белән тамгалап, үзара көндәшлек тудырып, бер-беренә каршы кую һәм шул шартларда үзәкнең бәхәссез өстенлеген тәэмин итү начар идея түгел иде. Байтак еллар ул үзен аклап килде. Төп халыкның берсүзсез өстенлеге һәртөрле “автоном” һәм “союздаш”ларны тора-бара уртак максатка алгысытты. “Союздаш” статуслылар беренче номерлы халык дәрәҗәсенә ирешү өчен матди һәм интеллектуаль үсешкә җан-фәрман көчәнсә, “автоном” дигәннәре “союздашлык” хокукына ирешүне яшәү мәгънәсе дәрәҗәсенә күтәрделәр. Әйтергә кирәк, кайберләренең рухи казанышлары байтак кына азат илләрне дә көнләштерерлек сыйфатка тиенде. Ә бит мондый уңышлар бер яклап империя дәрәҗәсен арттырса, икенче яклап аның бөтенлегенә хәвеф тә тудыра. Дөрес, хакимиятнең милли мәктәпләрне кысрыклау, яңа әдәби, фәнни журналлар, матбугат чаралары ачарга ирек куймау, радио-телевидениедә милли телдә тапшыруларга вакытны чикләү, киностудияләрне “автоном”нарга тәтетмәү һәм башка шундый канат кисүләр ирекле очышка талпынуларны беркадәр авызлыклый килде. Әмма сүрелдермәде. Минемчә, моның ише чараларны хәйләкәррәк ысулда, очы табылмаслык итеп уздыру мәслихәт, югыйсә, капма-каршы нәтиҗәгә ирешү котылгысыз.
Сөзә торган сыерга Ходай мөгез бирмәгән дигән әйтем бар. Минем ихтыярда булса, мин милли берәмлекләрне сүтеп, кабаттан, бүтән нигезгә утыртып җыяр идем. Тоттырыр идем кулларына мөстәкыйльлек турында ниндидер карармы яки боерыкмы шунда, кыскасы, алдавыч, фетиш һәм шуңа мөкиббән китүләреннән айныганчы, матди якны да онытмастан, әмма беренче чиратта рухи яклап, чишендереп, шыр шәрә калдырыр идем. Шәрәлек өшәндерә һәм мөстәкыйльлек турындагы хыялларны таратып, гомуми юрган астына куалый. Һәр милләтнең иң татлы хыяллары – әкиятләрендә. Димәк, шул әкиятләрдән башларга кирәк. Чыннарын әкрен-әкрен җуйдырып, оныттырып, филолог студентларның, “чыктыкмы-чыктык” дип хисап бирер өчен оешкан экспедицияләре чорында, өйдән өйгә йөреп җыйдык дип хисап тоткан, чынлыкта башка халык әкиятләрен бозып тәпәләгән эшләнмәләрен җәүһәрләр дип игълан итәргә юл куяр идем. Шул чүп-чар тупланмаларны китаплар шәкеленә керткән остазларга фәнни исемнәр бирдерер, бүләкләр яудырыр идем. “Фәлән авылның исеме фәлән сүзгә охшаган, ул шуннан чыкмады микән, төгәне төгәннән алынган булырга мужыт” дәрәҗәсендәге “раслау”лардан гыйбарәт кәлҗемәләрне “фән”гә чутлатыр, шундый мәшгулияттәге шомаларны тарихчы-галим дип раслатыр идем. Беркетер идем театрларга бер ике штатный драматург, тудырсыннар иде алар бертуктаусыз чит-ятлар язган әсәрләрне үз милләтләре җирлегенә куып чидибыр арты чидибырларын. Янә килеп, эшләтеп тотар идем көне-төне милли телләрдә радио һәм телевидениене. Эфирда көне-төне такылдаулар, “чүбек чәйнәп май чыгару”, “сүз югында сүз булсын, ата казыгыз күкәй саламы” эргәсеннән чыкмау шарты белән. Ә тапшырган җырлары милли аһәңнәрдән җәяүләп качкан, туйда тукмакны биетә торган ике-өч нотадан гыйбарәт такмаклар шәлкеме булса таман гына. Ягъни, иҗат эшчәнлегендә һөнәриләрнең әрсезлекләре чиктән ашкан физик һәм рухи тәләкләр тарафыннан кысрыклануына хут ачар идем. Янә килеп, әйләндерсеннәр үз телләренә ярым-йорты тәрҗемәдә телесериаллар, тик рухларына дөм ят, диннәре, гореф-гадәтләре үзгә халыклар тормышыннан булсын аларның эчтәлеге. Сәхнәләрдән, радио-телевидениедән, әдәби басмалардан фәһем һәм затлылыкны көлле пумала белән куарга! Бүленсен җирле милли телне үстерү өчен дип миллионнар. Ә шул эшне башкаруга туган телендә рәтләп сөйләшә белмәүче, аны сөймәүче, кирәген тапмаучылар билгеләнсен һәм тырышканнары җаннарга төкерү булып аңлашылсын. Кыскасы, ташысыннар иләк белән су, ишсеннәр комнан бау һәм ишәк чумарын. Милли кинофестивальләр уздыруга сәмән жәлләмәскә, тик анда җирлеләргә “менә без” дип күрсәтерлек рәтле нәрсә әзерләү җае чыкмасын. Күрсәткәннәреннән мескенлек һәм маргиналлык бөркелеп торуы күркәм. Моны караган үз кеше их, нигә мин шушы милләт вәкиле икән дип үртәлсен, ә ятлар, әле ярый мин бу халык улы яки кызы түгел дип, шөкерана кылсын. Курчак театрлары сәхнәсенә әкиятләр менсен, тик үзләренеке түгел, әйтик, японныкы, яки кореялеләрнеке. Тотсыннар текә спорт командалары. Әмма составларына җирле кавем вәкилләренә юл ябык торсын. КВН командалары Мәскәүне “алса” да сүз юк, тик уенчылар арасында җирле халык вәкилләре исәпкә бар санга юк дәрәҗәдә генә катнаштырылсын. Бөтенләй булмасалар тагын да әйбәт. Гыйбадәтханәләр төзелсен һәм музейлар сыман буш һәм ябык торсын. Монголларныңмы, казахларныңмы “бер алама терлек бөтен даланы буйый” дигән мәкальләре бар. Башланган эш – беткән эш. Бер ахмак майтарганны соңыннан йөз акыллы да рәткә китерә алмаска мөмкин. Чияләндерү тиз, чишү катлаулы һәм озак. СССРны ничек ансат таратып ташладылар. Кабат җыя башлаган тәкъдирдә ниләр буласын бер Ходай гына белә.
Анысы да монысы, чама хисен беркайчан да югалтырга ярамый. Уңайлы язу графикасын кануный тыю, туган телләрне кысрыклый торган законнар чыгару, аларны мәктәп имтиханнары уздыруларда катнаштырмау кебек нәрсәләрдән сак булу кирәк. Уздырсыннар имтиханнарын рәхәтләнеп үз телләрендә, чыксын кәҗә майлары, болар пычагыма да кирәк түгел бит безгә дип, үзләре үк моң-зар түксен, югарыга хатлар юлласын. Мәгълүм ки, таяк ике башлы. Империя теле башка телләргә карата киртә, золым чарасы, аларны юк итү коралы буларак кулланыла дип җәнҗал чыгарып, халыкара инстанцияләргә мөрәҗәгать итүләргә җирлек тудырырга һич ярамый. Вәзгыять болай да зарланырлык түгел ләбаса, аборигеннар арасында үз теләкләре белән балаларын туган телдә укытуга теш-тырнагы белән каршы ата-аналар кимеми, ә арта тора. Әйе, куллану даирәсе тар, ни хәл итмәк кирәк, бу һәркайда шулай, дөньякүләм табигый процесс дип, кулларны як-якка җәясең һәм бетте-китте. Ә шул дулкында үзәкне уңайсыз хәлгә куя торган документлар, кануннар чыгару – гафу ителмәслек беркатлылык. Киресенчә, җирле туган телләр өчен кануный нигездә барча мөмкинлекләрне кәгазьдә йөз процентка, хәтта артыгы белән тудыру мәслихәт. Ә инде урыннарда чабатасы түргә эленгән түрәләр тиешенчә эшләп җиткерми икән, анысы башка мәсьәлә. Җитешсезлекләргә каршы көрәш игълан итәргә, сүз чынлыгы өчен шелтә белдерергә, каты шелтә сыларга, тагын да саллырагын тамызырга. Күлдән алып, елгага, елгадан алганын күлгә җибәрергә дә ярый.
30 февраль, киләсе ел”.
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий