пятница, 7 ноября 2014 г.
Кояштан ник куркабыз?
Бразилиядә бу җәйдә футбол буенча дөнья чемпионаты узды. Дине, теле, тән төсе төрле һәр дүрт кыйтга вәкилләре туп типте һәм бөтен дөнья халыклары, хәйраннар калып, шуны күзәтте. Стадионнар шыгрым иде, кемнәр, нинди чыгымнар түгеп, кайлардан гына килмәгән. Элегрәк стадионнарда нигездә ир-атлар гына җан атса, инде бу чир гүзәл җенес вәкилләренәдә йокты. Әлеге тамашаны якыннан, стадионнарда карый алу бәхетенә ирешүче илдәшләр бер төсле киемнән, бер күңел, бер йөрәк булып уртак хисләр кичерә, анысына ук ирешмәгәннәр, махсус кафеларга җыелып, үзара теләктәшлек, терсәк тоеп хушлана. Актык чут (анысына мин дә керәм), өйдә диванга кырын ятып, телевизор экраны аша хозурлык ала...
Кайбер философлар, атаклы классик әдипләр бу дөньяда кеше ялгыз дип бара. Аның рухы ялгызлыктан иза чигә, имеш. Әкиятләрдә, әйтик, татарныкында – дию, урысныкында үлемсез Кощей урлап киткән кызны батыр, чибәр егет коткара һәм шуңа өйләнә. Әгәр, явыздан йолып алгач, өйләнмәсә, коткару тулы булмый кебек. Ә бит дию дә, башкасы да кызның намусына, сафлыгына кагылмый. Миңа калса, әлеге котсыз образлар ялгызлыкны гәүдәләндерә. Батыр егет гүзәл туташны һәм үзен шул афәттән аралый әкиятләрдә.
Футбол үз тарафдарларын теләктәш меңнәр уралышына кертә: җанатар икәнсең, синең белән бергә меңнәр кайгыра, шатлыгыңны, кичерешләреңне ихластан меңнәр уртаклаша һәм сиңа, һәм үзенә тантана, бәйрәм тели.
Бүген футбол ниндидер куәтле дингә тартым табынулы хәрәкәткә охшый. Стадионнар – гүя гыйбадәтханәләр. Изгеләре – атаклы туп тибү осталары, беренче чиратта Месси, Пирло, Буффон һ.б. Сәхәбәләр – Пеле, Эссебио, Марадона, Зидан һәм тагын кемнәрдер. Капкага туп керүне миллионнар бөек казаныш буларак кабул итә һәм бәяли. Футбол уены... Үзенә җәлеп итү куәтеннән чыгып караганда аның белән ярышырдай ни бар? Футбол турында дөньяның барча матбугат чаралары яза. Хәтта дини басмалар да! Мәсәлән, Балтач районында җирле мөхтәсибәт чыгара торган “Нәсыйхәт” дигән газетада Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның “Бразилия 2014” – “Рамазан 2014”. Кем җиңде?” дигән ифрат кызык мәкаләсенә юлыктым. Хәзрәт китергән саннар үтә тәэсирле: “Быелгы “Бразилия-2014” футбол бәйгесенә 3 миллион билет сатылган, “Рамазан –2014”не уздыру өчен Мәдинә шәһәрендәге “Хәрам” мәчетенә көненә уртача 500 мең кеше килгән. Финал матчы узган “Маракана” стадионы 73 мең кешене сыйдырса, “Хәрам” мәчете көненә 820 мең кешегә исәпләнгән. Хаҗ вакытында ул миллионнан артык мөселманны сыйдыра, кара таш яныннан көненә 5 миллион кеше уза...” Саннарга таянып, хәзрәт ислам динен футболдан популяррак дип раслый.
Әлбәттә, футболның халыкара популярлыгы дин әһелләрен дә битараф калдыра алмыйдыр. Ләкин динамика дигән нәрсә бар, ягъни футболга табынучылар саны, шул исәптән, мөселманнар хисабына артканнан-арта бара һәм көннәрдән беркөнне саннар, нисбәт үзгәреп, алар хәзрәт әйтергә теләгәннең киресен раслый башларга да бик ихтимал. Хакыйкать хәтта аңа бөтен кешелек каршы чыкса да хакыйкать булудан туктамый.
“Рубин” командасының уңышлары Казанны, Татарстанны дөньяга танытты. Чит илләргә еш чыгучы танышларым әйтүенчә, Татарстан дигәнне дә, Казан дигәнне дә анда белүче юк диярлек, бездә Универсиада узды дигәнгә гомумән аптырамыйлар, имеш. Ә менә “Рубин”ны беләләр. Аның аша Казанны чамалыйлар. “Рубин” тренеры Корбан Бердыевның һәр матчта тәсбих тартып утыруы күпләрнең хәтеренә уелып калган. “Рубин” дөньяның иң көчле командасы “Барселона”ны (Испания) үз стадионнарында җиңгәч, шул тренерның яшел мәйданга йөгереп чыгып, кыйблага карап, ике кулын югары сузып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укуын, шөкерана итүен бөтен дөнья күргән һәм аның куанычын аңлап кабул иткән, уртаклашкан. Димәк, футболны исламга көндәш итү дөрес түгел. Янә килеп, Хак Тәгалә коллары уйный торган ниндидер уен Хак Тәгалә хакыйкатен адаштыра алырга тиеш тә түгел.
Кайчандыр кешеләр кояшка табынган. Исламда кояшка табынуга каршы көрәш өйлә намазын кояш иң югары ноктасында, зәвәлдә торганда уку тыелуда чагылыш таба. Янә килеп, кичке намаз офыкта кояш кызыллыгы тәмам беткәч кенә укылырга тиеш. Ифтар мәҗлесе бары тик шуннан соң башлана.
Коръәннең Фатиха сүрәсендә Хак Тәгаләнең галәмнәр хуҗасы булуы язылган һәм Галәмнәр Хуҗасы өчен үзе яраткан чиксез галәмдәге ниндидер күк җисеме, хәтта ул кояш булса да, көндәш була алмый. Кояш, дингә өндәүчеләр, дәгъвәтче-миссионерлар өчен кайчандыр зур проблема саналган. Менә алар аны Хак Тәгаләгә көндәш итеп тойган. Бүген кояшка табынучылар юк кебек, булса да бик аздыр. Ләкин мине бер хәл сагайтты: әллә дин дәгъвәтчеләре бүген дә кояшны Хак Тәгаләгә конкурент саныймы? Аңлатым үтәм.
Татарстан мөфтияте тарафыннан мәчетләргә, җомга намазларында бердәнбер текст укылуын таләп итеп, “Шура” журналы килә. Хәрбиләргә хас мондый “бердәйлек” таләбенә күбесе армия хезмәте узган мөселман бистәдәшләрнең әллә ни исе китмәде. Журналга ияреп мәчетебезгә бер ягында намаз вакытлары күрсәтелгән, икенче ягы төрле-төрле рекламалар белән чуарланган кәгазь кисәкләре, открыткалар да килә. Шул кәгазьләрдә язылганча, август аена караган намаз вакытларында зур үзгәрешләр бар иде. 2014 елгы дини календарьларда тәгаенләнгән намаз вакытларын 9 август көненнән башлап үзгәрткәннәр. Әйтик, ястү намазы (соңгы, бишенче намаз) 22 сәгать 05 минуттан 23 сәгать 05 минутка күчерелгән. Ястүне мәчеттә укучыларга өйләренә кайтып җитү өчен мәгълүм бер вакыт кирәк. Моннан тыш, әйтик, августның 9ында ураза тотучылар сәхәрне элек 3 сәгать 03 минутта төгәлләп (дини календарьда ул шулай), 3 сәгать 33 минутта иртәнге намаз укырга тиеш булса, яңа фәтва нигезендә сәхәрне 1 сәгать 17 минутта төгәлләргә тиешләр. Ягъни, мөселманнар ястү намазыннан соң ике сәгать ял итә алалар иде, ә ихтыярый карар нигезендә, 9 августтан башлап бу мөмкинлек бетерелә. Мәчетләргә шундый экстремаль күрсәтмә юллаганчы, яңача ысулда ураза тотуны мөфтият һич югы үз даирәсендә, имамнары өстендә сынап карады микән?
Әлбәттә, көтелмәгән яңалык мин яшәгән Шәмәрдән бистәсенең җәмигъ мәчетенә йөрүчеләрдә ризасызлык тудырды, байтак сораулар да уятты. “Ничек инде? – дип сорады сиксәнне узган, әмма бер намазны да калдырмый, мәчеткә велосипедта килүче, СССР чорында да ислам кушканны төгәл үтәгән мөхтәрәм бер агаебыз әлеге яңалыкны җиткерүче имам Дамир хәзрәткә. – Моңарчы 1500 ел ялгышканбыз һәм бүген генә шуны төзәтәбезмени?” Дамир хәзрәт, вазыйфасы кысасында, кояшның офыктагы кызыллыгын сәбәп итеп, югарыдан төшерелгән күрсәтмәнең мәгънәле эш булуын аңлатырга тырышты.
Мин фәкыйрегез дин әһелләре кояшка, таң алсулыгына үчегүне берәр вакыт туктатып, дин тотуны пәйгамбәребез с.г.в. кушканча, җиңеләйтү ягына фәтва кабул итеп, ураза тоту вакытын уңайламаслармы дип өметләнә идем. Чөнки, әле генә кояш бата, авыз ачып озак та үтми, черем итәргә өлгерәсеңме-юкмы, сәхәр вакыты җитә. Ә сәхәрне иртәнге намазга кадәр ярты сәгать алдан тәмамларга кирәк. Иртәнге намаз вакыты исә кояш чыгарга ике сәгать кала алдан тәмамлана. Кыскасы, кояштан, аның печтек кенә нурыннан шулкадәр качу, өркүнең сәбәбе аңлашылмый. Кояштан, яктылыктан кара көчләр, куркыныч кинофильм каһарманнары – вампирлар гына куркырга тиеш түгеме соң?
Интернетка кереп, намаз вакытларын карадым – аларда үзгәреш юк, искечә калган. Хәлбуки шунда ук мөфтинең фотосы астында, быелның август аеннан ястү һәм сәхәр вакытларын кискен рәвештә артка күчерү турындагы фәтвасын табарга мөмкин. Ул анда ниндидер аноним мөрәҗәгатьне телгә ала, мөфтиятнең дини календарьны яңача – астрономик исәп-хисапларга таянып төзүче голәмәләр шурасына сылтама ясый.
Сорау туа: әлеге әһелләр астрономия фәненнән аттестацияне соңгы тапкыр кайсы илдә, нинди фәнни академия комиссиясе хозурында узганнар? Шундый карарлар кабул итәрлек сертификат аларга кем тарафыннан кайда, кайчан бирелгән?
Көтелмәгән үзгәреш хакында Татарстанның элеккеге мөфтиләре фикерен дә ишетәсе иде. Алар хаталанган булганнар микәнни?
Әлеге үзгәреш Татарстанга карый, ә республика чигендә Татарстан мөфтияте фәтвасының куәте бетә булып аңлашылды. Димәк, татарстанлылар уразаны республикадан читтә яшәгән туганнарына барып тота һәм хәлләрен шул рәвешле җиңеләйтә алалар?
Шәхсән үзем, кайбер мөселман бистәдәшләрем сыман, күнегелгән календарьдан тайпылмый торырга булдым. Алла колы булу дөрес, ә менә ниндидер тәккәбберлек ихтыяры колы булу бернинди киртәгә дә сыймый. Бу үзгәртеп корудан алдагы мөфтиләр надан булган, хәзергеләре акыллы дигән сөземтә борынлый сыман.
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий