пятница, 7 ноября 2014 г.
Рухи хәерчеләр бәхете
Авылга, төп йортка хәл-әхвәл белешергә кайткан җирдән, бераз чалшая төшкән урыс капкасы түбәсен сүтеп, җепсәләрен өлешчә яңартырга керешкән таныш хезмәттәшемне әтисе: “Нигә миннән сорамыйча тотынасың? Аның төзеклеге минем гомергә җитәрлек, үзгәртәсең килсә, мин үлгәч үзгәртерсең”, – дип орышкан. Ихтимал, күп еллар элек, әле яшь, көче ташып торган чагында агач кисәргә рөхсәт язуы артыннан йөреп йөз суы түккәндер ул. Аннары урманга барып, имәнен кискән, наратын аударган, тактасын ярдырткан, кадагын, буявын юнәткәндер. Нияте барып чыгып, капкасы күршенекеннән биегрәк калыккач, куангандыр. Кемнәр бар да, кемнәр юк... Ләкин капка исән һәм һәр каккан кадак урынында чакта аны эшләгән, инде бакыйлыкка күчкән авылдашлары якында гына сымандыр. Икенче белешем, хатынына бирнә сыйфатында ияреп килгән, әллә кайчан ватык тегү машинасын йокы бүлмәләреннән чоланга чыгарып кую хакында сүз кузгаткач, хәләл җефете: “Башта мине чыгарып атарсың, аннары аңа тотынырсың”, – дип тәртәгә типкән.
Оешмабызда казганучы яшь кенә егет әтисеннән зарлана: “Кибеттән яңа мебель, урын-җир, велосипед, матай, кыскасы, ни генә алып кайтылса да, яки өйгә, абзар-курага ремонт-фәлән узса да, эшкә яраксыз калдык-постыкны һәм иске-москыны чүплеккә томырырга бирми, тәмам Плүшкингә әйләнеп бетте, хәерче психологиясеннән арына алмый”, – ди.
Вакытында иске-москыдан, чүп-чардан арынып тормасаң, ул сине тормышыңнан кысрыклый башлый, гауга чыгарта, сулышны тарайта, яшәү гармониясен боза дип яза белгечләр. Әңгәмәдәшләрне, хәлләренә кергән атлы баш кагып, тел шартлатып, белгәннәремне әйтеп юатам, гәрчә үзем дә шул шаукымнан әллә кая ерак китмәгән. Мин дә искесен сатып, яңа машина алу мәсьәләсе гаиләбездә көн тәртибенә менгәч, байтак кына карышып маташтым. Миңа калса, машина белән идарә итүче һәркем грек мифларындагы ат-кеше (кентавр) образын тирәнрәк аңлый башлый. Машина тулаем синең ихтыярда ич, рулен уңга борсаң – уңга, сулга икән сулга борыла, туктатасың килсә туктый, чаптырасың килсә чаба һәм тора-бара аны күзәнәкләрең белән дә тоя һәм аңлый башлыйсың. Ияләнгән, тугры хезмәт иткән “арба”ңны кемгәдер сатып җибәрү хыянәткә тарта сыман. Дөрес, кайберәүләр тәвәккәлләп, хатынын, балаларын да калдырып чыгып киткәли, ниндидер сәбәпләр аркасында фатирын, эш урынын, ияләнгән хезмәт коллективын алмаштыра, дусларыннан, туганнарыннан, туган ягыннан аерыла. Нәтиҗәдә, тормышка бәйләп торган меңнәрчә җеп өзелә дә, “чылбыр”дагы “ток” агышы туктый. Яңа урында “тамыр” җибәреп, тормыш һәм күңел өчен яңа ялганышларга тиенгәнче, яшәвең автоочыш халәтендә җан асрауга кайтып кала. Шуңа да китүләр – сагышлы, ә кайтулар – канатлы. Киек казлар, торналар турында җырлар шул дулкында.
Кызык, меңнәрчә чакрымнардан туган илләрен сагынып кайтучы кошларны көтеп алып ату өчен ни дәрәҗәдә бәдбәхет булу кирәк икән? Мондыйлар һәр төбәктә бар, ватан үз каһарманнарын белергә тиеш, исемлекне нейтральрәк баш астында, әйтик, фәлән районның мәргән аучылары дипме, уңышлы ауларын да күрсәтеп интернетка элү, артык булмас кебек. Ислам тәгълиматы һәртөрле юньсезлеккә каршы гамәлең, булдыра алмасаң сүзең, һич югы, күңелең белән булса да карышырга куша.
Киләчәккә кыю юл ярган чакта, тәвәккәл зат артык-портыкны аяп тормый. Әйтик, Тукай яшәгән йортны иске-москы сыйфатында юк иттеләр. Кемнәрдер, туган телләрен комачау санап, аннан баш тарта, аннан балаларын һәм оныкларын да арындыра һәм хәле кадәренчә милләтне дә аннан “азат итәргә” кыҗрый. Миңа шундый рухтагы текә бер түрә белән табындаш булырга туры килгәне бар. Мәҗлестәге милләттәшләр кунакның авыл малае икәнен яхшы хәтерлиләр һәм табигый ки, аңа үзебезчә эндәшәләр. Текә кунагыбыз өстенә басылган еландай бөтәрләнә, җавапка татарча керешә дә, урысчага күчә, аннары тагын, исенә килеп, үзебезчәгә салулый. Әллә аны югары урынга утыртканда туган теленнән баш тартуы хәлиткеч роль уйнады микән? Шулай булмаганда үз телендә сөйли башлауга ник әле аның тар маңгаена шартлап эре тир тамчылары бәреп чыга, сөмсез күзләре түгәрәкләнеп каядыр еракка карый башлый, нигә дип ул, кемнән уңайсызланып, ямьсез елмая, тырышып көлә? Бахыркайның тавышы йомшак һәм майлы. Әлеге җитәкче хакында кул астындагыларга карата үтә мәрхәмәтсез дип ишеткән бар иде. Ихтимал нахактыр, чөнки биредә ул Такташның “Тәүфыйклы песи”енә әйләнде дә бетте. Үткән гомер – аккан су. Еллар үзенекен итә, егәр кими, якын кешеләр бакыйлыкка күчә, һәртөрле югалтулар басымы хафаларны арттыра һәм һәркем, шул исәптән әлеге танышыбыз да, җил искән саен тузгыган салам яки печән чүмәләсе шикелле өлешләп тарала, кими башлавын абайламый калмыйдыр.
Югалтуларга илтүче кискен карарлар кабул итәсең икән – үз колагың үзеңә. Ә бит, ихтыярыңнан тыш та бәла-каза аяк астыннан чыгып кына тора: юл фаҗигасе, ут-күз, чирләп китү, комарлы уенга алданып, оттырулар, фатирлы булам дип казганучыларны оешкан тәртиптә массакүләм төп башына утыртулар, һ.б. Халыкны, бер яктан, законга таянып, икенче яктан аннан тайпылып талаучыларны мәнфәгатьләр уртаклыгы берләштерә ахрысы. Мәсәлән, капка төзәтүе ярты юлда бүленеп калган танышым фикеренчә, бюрократлар һәм канун бозучылар “сөйләшенеп эшлиләр”.
Теләсә-нинди югалту кешене какшата, куырылдыра, җимерә. Сәнәктән көрәк булган, туган теленнән ваз кичәргә һәм киек казларга атарга сәләтлеләргә эре күренү һәм гавәмне үз хөкемнәренә күндерү өчен бердәнбер юл – халыкны вагайту. Югалтуларны оештыру шул максатны алга кәшәли. Татар һәм моң – бергә. Милләтебезнең теле, чәчмә һәм тезмә әсәрләре, җырлары да моңнан тукылган. Соңгы елларда сәхнәләрдә һәм эфирда затлыга киртә салып, аның урынына дыңгычлап чүп-чар тутыру, матбугатта басылган ачынулы язмалардан да күренгәнчә, бик күпләрне борчый. Минемчә, дәүләт химаясындагы радио-телевидение, матбугат чаралары, әдәби журналлар, театрлар тарафыннан рухи табыныбызга куелган продукция, хакимиятнең, вазыйфалы вә вәкаләтле әфәнделәрнең рухи үлчәме нинди булуын күрсәтә. Кәрләме алар, карсакмы, олпатмы барысы да көзгедәге сыман чагыла.
Габдулла Тукайның “Җүбәләй” атлы нәни хикәясендә мондый юллар бар:
“Утыз ел мөфти булып торды, халыкка бер зарары да тимәде, ул да бик зур эш, ул да бик зур эш...” Тукай – даһи, аның һәр язганы үз чоры өчен генә түгел, бүгенгебез өчен дә мөһимлеген бер дә җуймый. Алдарак язганымча, иске-москыдан арынып тормасаң, ул синең тормышыңны кысрыклый. Кәнәфиләрдә озак утыручы һәм китми интектерүче, һәр өлкәдә һәм тармакта, хәтта иҗади эргәләрдә дә сару кайнатучы “мәңге кичәге”ләр бар. “Иске-москыларыбыз”ның кайберләре вакытында иярләгән кәнәфиләреннән төшсә, халык күңелендә сөекле әкияти герой сыйфатында каласылар иде. Китә белмәү аларны Кәддәфи язмышына турылый дип юраудан ерак торам, гарәпләргә хас катгыйлык бездә, милли дәүләтчелектән колак какканнан соң гасырлар дәвамында кичергән гарасатлар нәтиҗәсендә кими төшкән. Аумакайлыкка авышкан дип фаразлаучылар да юк түгел. Әмма шундый ният ватандашлар күңеленә бер дә сугылмый дип тә булмый торгандыр. Табигатьтә дә иске яңага юл бирә. Яшәеш хакына. Иҗтимагый тормышыбызда яңаның искене алмаштыра алмавы үсешне тупикка тери, бетүгә алып бара. Шуны инстинкт дәрәҗәсендә тоемлау күпләрне ничарадан бичара Сталинны сагынуга китереп тери. Мәгълүм ки, ул чорда җитәкче кадрларга кәнәфиләрдә нәфесләрен тыя алмыйча тамыр җибәрергә НКВД комачаулаган. Брежневны да юксынучылар юк түгел. Аның чорында кәнәфилеләрнең нәфесләрен ОБХСС атлы структура хәл кадәри чикләвен хәтерлибез.
“Иске-москыларыбыз” интервью биргәндә тележурналистларның алардан өч-дүрт сүздән булса да җөмләләр төзетеп, өч тиенлек кенә булса да фикер тартып чыгарырга җан-фәрман тырышуларын күргәлибез. Фәһем дәрәҗәләре әлләкем булмаса да, туклыклы түрәкәйләребез “генераль тазарту”га җирлек әзерләүләрен аңыша торганнардыр дип өметләнәм. Хәлбуки, артык дулкынланмыйлардыр. Чөнки урыс акыл хәзинәсендәге гасырлар дәвамында ачы тәҗрибә сөземтәсе буларак формалашкан, дәүләтчелек үзенчәлеген тәгаенләгән мәкаль раславынча, балык башыннан чери, тик аны чистартуга койрыктан керешәләр. Димәк, коммунист битлеген демократныкына, анысын салып, башкасына, модадагысына алмаштырырга һәрчак ара кала.
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий