Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 30 сентября 2022 г.

PARDONE MOI

Таныш - белеш очраганда, гадәттә, - Кайларда кәкерәясең яки күпмегә бөкерәясең? -дип кызыксынып, тез астына орырга яраталар. Хәлең мөшкеллегеннән уфтансаң, йөзләр яктырып, борыннар кояшка турылана, алтын тешләргә нур куна, күзләрдән очкыннар чәчри башлый. Ә бүксә яки түш кагып куык очырсаң эш харап, капылт үз эчләренә бикләнәләр, йөзләргә кара коела, сүзләр сөрлегә, тавышлар тоныклана, тамаклар карлыга башлый... Акчалы урында эшләвем, хатынымның да шунда калкынуы хакында хәбәрем карсак гәүдәмне үстереп һәм кабартып җибәрүе шул мизгелдә үк карашларда сагыш сөреме куеруы аша чагылыш таба... Әгәр минем сайравыма тулы ирек куеп тыңларга сабырлыклары җитсә, "хәвефсезлек хезмәте" дигәнемнең ишек катында сакта тору, ә хатынымның чисталык менеджеры дигән вазифасы җыештыручыга тәңгәллегенә төшенеп, бәлки аларга да кояш чыгар иде. Юк бит, алга таба әңгәмәне дәвам итәргә хәлләреннән килми, сулышлары кысыла, тыннары йомыла, мөһим эшләре кылт исләренә төшә.. Ә бит элек, хатын татар теле укытучысы, мин дәүләт асрамасындагы гәҗиттә журналист булып, сыер савучылардан интервью алып, "дуңгызчылык-табышлы тармак" темасына багълы мәкаләләр язып йөргән дәвердә, илгә андый вазифалар да кирәк иде бит әле заманасында, сөйләшеп сүзләре бетми торган иде... Сер түгел, һәр нәрсәнең алды һәм арты була. Көннәрдән бер аяз көнне яшен сугуга тиң кәгазь тоттырдылар... Миңа гына түгел, хәләл җефетемә дә тоттырганнар икән аны, тик карчыгым, юкка барга чәүчәләкләнә торган гадәте бар, дип миңа әйтеп вакланмаган. Яңгырдан соң гөмбәләр сыман үрчеп торган көндәш фирмалар кысрыклавы ипиле итүче төп йортыбызның хәлен мөшкелләткән дә , штатларны кыскартуга күп уйлап тормый, һәрвакыттагыча, "балык башыннан чери, ә коерыгыннан чистарталар" кагыйдәсе буенча керешкәннәр, ахрысы... Эшкә кергәндә ике ай буе һәртөрле тәфтишләүләр уздырып, акча түләүле табиблар тегермәне аша үткәреп, имтиханнар алып азаплаганнар иде, хушлашканда араны тиз өзмәкчеләр кебек, кыскартылуым сәбәпле ике атна эчендә хезмәт биржасына теркәлергә тәкъдим ясаганнар. Димәк, ике атна эшлисең дә, аннары, "әнә бара юлың" була .. Көннең башланган гына чагы иде алмаш хезмәттәшкә эш урынымны тапшырганда, «Жигули»емә утырганым томанлы гына истә,ул кабынды һәм кала урамнары буйлап алып-биреп китте... -Һәр нәрсәнең уе була, чыпчыкның да туе була,- дипме шунда, яки сые , буе, тагын нәрсәседер булуын искә алыпмы, әйтәләр бит әле... Кыскасы, беркем дә түгеллегеңне искә төшерүләреннән үртәлү җанны били, рухны изә, күңелне талкый. Тотындым,ничарадан бичара,сагыш диңгезендә йөзеп, эш эзләргә. Тәкъдимнәр күп бит ул, почта әрҗәбезгә кемнәрдер кыстырып китә торган төсле гәҗит битләрендә дә эшкә чакырулар тулып ята. Өстәмәсенә радио-телевидение өзми-куймый кайгырта язмышташларны, шатлыгыңнан хет тәгәрәп кит, йә чүгә - чүгә бие.. Компьютерне ачсаң, тагын җан рәхәте: вакансия, вакансия, вакансия... Кая барып борын төртергә белми аптырыйсың...Тик, булгач -булгач чук, яки, чәк кенә башкачамы булсын, дип, җимлерәк тагараклысына урнашасы килә. Аптырагач-йөдәгәч, нишләргә дигән сорауга җавап табу ниятеннән, милициядә карак түрәләрне дер селкетә торган ОБХСС хезмәтендә майор дәрәҗәсенә ирешеп ялга чыккач, минем сыман өч көнгә бер каравылда торуы өстенә рухи сукмакка да салулаган Насертдин күрше хозурына юл тотам. Ишетмәсәң ишет, колагыңда булса ике тишек, дигәндәй, ул әле читтән торып мәдрәсә дә тәмамлаган һәм шул хөрмәткә мәчетнең икенче имамы дәрәҗәсенә дә ирешкән икән. "Әссәләмәгаләйкем", дип барып кергән идем ишектән,"вәгаләйкем әссәләм", дигән җавап ишетелде... Кыскарту хакында әйткәч, аның тамчы да исе китмәде, Бу хакта ишеткән идем, ихтимал иртәгә, кизү торырга чыккач,миңа да, имза куйдырып шундый ук күчтәнәч тоттырырлар", -дип кеткелдәп көлде. Көлми нишләсен, мәчеттә сүгенергә ярамый бит... Ул зар-моңнарымны игътибар белән тыңлады. Аннары имән бармагын югары чөеп, - Без кемнән ким, арка чокыр, күкрәк киң, өч борынга үзебез банк ачабыз! -дип шаккатырды. -Ашыкма , агай-эне, -минәйтәм.- Галстугыңа басмагаең. Ниткән банк турында шапылдый синең яргаланган иреннәр? Ярлыкау банкы ! – диде хәзрәт, күзләрен очкынландырып- Чөнки һәркем ахыр чутта ярлыкауга мохтаҗ!Һәм беренче чиратта исән чагында! Ә өченче борын кемнеке була? Бәй, әллә карчыгыңны кыскартмаслар дисеңме? Рәттән кыркыйлар, дип ишеттем мин ышанычлы кешеләрдән. Ә безнең банкка татарча укый-яза белә торган кеше бик тә кирәк булачак. Хәзер сирәк бит андыйлар. Барыбер аңламадым, - минәйтәм, күзләрне челт-мелт китереп. – Банк-ул бит финанс-кредит оешмасы.Минем карчыкның акылы кредитны бирү түгел, алу ягына гына эшли, иде шикелле. Сабыр, сабыр. Син дингә ничек карыйсың болай? - Бисмилла әйтми ашый башлаган юк үзе.... - Нәрсә дигән сүз икәнен беләсеңме бисмилланың? - Мәрхүм әти,бәләкәй чагымда “күп ашама дигән сүз”, дип аңлаткан иде... Эш болай тора. Бәндә бәндәне җәберли, каһәрли, изә, хакәрәтли, аның өлешенә керә, өстеннән әләк яза, күлмәген күтәртеп эченә, чалбарын төшертеп артына тибә, башына җитәргә дә күп алмый. Табигате шундый. Ә Хак Тәгалә, денсезләр тасвирлаганча, коллык тарафдары да, колларга мохтаҗ да түгел. Бер-берсен җәберләү, күрмәгәнен күрсәтү корылышына авызлык киертү өчен барлык бәндәләрнең Аллаһ колы булуы иң хәерле чишелеш. Аллаһ үзе каршында һәр кемнең дәрәҗәсе тигез, дип белдерә һәм дөньяга сыймый артыгын кыланучының да колагын, син минем колым, дип, киртли. Өстәмәсенә, минем колым була торып, милкемә, башка колларыма зыян эшләргә, аларны җәберләргә хакың юк, дип кисәтә. Күренә ки, мәсьәләнең юридик ягы тел-теш тидерешле түгел. Аллаһ милкенә тукынучыга, ягъни кеше рәнҗетүчегә теге дөньяда җавап тотарга туры киләчәк. Һәм ислам тәгълимәте искәрткән үтә мөһим бер нечкәлек бар: золым итүчене, корбаны бу дөньяда бәхилләмәсә, Аллаһы Тәгалә аны гафу итми. Икенчедән, каза кылучының булган барча саваплары рәнҗетелүчегә күчә. Ә өченчедән, рәнҗетелгән затның гөнаһлары рәнҗетүче сыртына менеп утыра! Һәм, җәһәннәмгә туп-туры рәхим итәсе генә кала...Димәк, араларны алданрак төзәтү хәерле. Кыскасы, йөрерсең мин кылган саваплар тау хәтле, дип. Ә тавың тузып, аннан калкулык та калмавы ихтимал. Менә без изге эшкә, рәнҗетелгәннәрнең җан җәрәхәтләрен сихәтләргә һәм рәнҗетүчеләрне, тәүбәгә китереп,тәмугъ кисәве булудан араларга алынабыз. Ният әйбәт икән,-минәйтәм.– Әйтерең бармы?Алым да зур. Тик эшне нинди җирлектә оештырасы соң? Тәмугъка юл изгә ниятләрдән түшәлгән, дигән сүз дә бар бит әле. Аннары коры кашык авызны ерта дигәне ...Ул як ничек? - Төп таяныч, югарыда!- дип Насердин хәзрәт имән бармагын түшәмгә төби, һәм,- әйдә әле! -дип, чапаны чабуына абына- сөртенә өскә укталышлы сырлы баскыч тарафына атлап китә. Мыш-мыш килеп укталабыз югарыга. Мәчет бинасының чарлагында, бәлки французчалатып мансардасында дияседер, мәктәптәге төсле уку бүлмәсе урнашкан икән. Ә түрдә акбурсыз языла һәм язганың юеш чүпрәксез сөртелә торган заманча сыйныф тактасы эленеп тора. Ике яклап шәкертләр өчен өстәлләр һәм урындыклар тезелеп киткән. Өстәл саен текә компьютер кунаклаган.. - Болар белән таныштыр ич?Татар телендә эш итә белү кирәк була, -дип, Насертдин хәзрәт шуларга ымлый. Әлбәттә! -минәйтәм – Без бит- Равил һади* шәкертләре! Бар иде университетта шундый бер остаз. Тик менә мәчеткә дин сабагы укучы шәкертләр килә башласа нишләрбез? Тәһарәтханәгә күчәсе булмасмы? -Әлегә бик күренмиләр иде. Аннары , намаз уку залында урын болын хәтле. Аяк бөкләп келәмгә утырырлар, алларына китап куярга, нәкышлы тәбәнәк такта күтәртмәләр бар. Укысыннар гына! Мокытны кырык ел укыт, барыбер мокыт , дияргә җыенмыйм. -Мокыт булсалар бик хуп та. Тик менә арада артык күп белүчеләре табылып , банк риба оясы, бу бидгать эш , дип остара, кәҗә тизәгедәй чәчелә-сибелә башласалар нишлибез? Бездә бит, мөхтәрәм Җәлил хәзрәт әйтмешли, баш юк килеш кашны төзәтергә яраталар.. - Һы.Син чутлыйсың алтыга, ул килә дә чыга яртыга..Ярый..Алайса минем гаражга күчәбез. Ул да ике катлы. Мәчет биләмәсенә сыенган булгач, сүзе булмасын, ни икәне аңлашылмасын, дип мин аңа айлы манара да торгыздым... Күп уйлап тормый ул үз, мин үз машинама утырып, киләчәктә булачак офисыбыз тарафына кузгалабыз. Хактан да айлы манара кунаклаган гараж әллә кайлардан күренеп тора. Барып туктыйбыз катына, үтәбез түренә, тар баскычтан күтәреләбез югарыга. Хикмәти Хода! Биредә дә икенче катта шәп бүлмә, түрдә императив такта, ике өстәлдә дәү мониторлы ике текә компьютер! Күрәсең, мәчетне җиһазлаганда артып калганнардыр... Хуш , офис бар , анысы ару,- дим, тел шартлатып.- Ә штатта кемнәр кем була безнең? Сез - менеджерлар, мин – идарәче.Минем кубызга биисез .. Танго диярсең әле син, чукынган, -дим мин, авызны беткәнче ерып. Үзеннән үзе борын астыннан көй мыгырдый башлап, тирбәлә-тирбәлә барып, хәзрәтне иңеннән эләктерәм һәм җиңелчә карышуын җиңеп, әйләнә-тулгана биеп китәбез. - Ярый, хуш. Банкка нинди исем ябыштырабыз соң? -дим биюебездән шып туктап калып.- Исем мөһим нәрсә, корабны ничек атасаң, ул шулай йөзәчәк, диләр. Ә бәлки банк дигәнне җавапчылыгы чикләнгән җәмгыятькә алыштыру хәерле булыр? Хуп. Син ни атлы әле, онытып торам? Гафур. - Бәрәкалла! Гафу сүзен күтәреп тора бит исем-шәрифләрең.Ә абыстаең? – Гөлли. Батмый, -дип, тешен суырып куйды Насертдин хәзрәт, чалмалы башын чайкап, – кушамат төслерәк ишетелә икән Ислам тәгълиматы кушамат тагуны катгый тыя. Ярый, алайса оешмабызга башта уйланган "Ярлыкагыл" исемен калдырабыз... – Тукта, тукта! Минем хатынның тулысынча исеме Гөлҗәннәт бит, – минәйтәм. -Әле ярый үзе биредә түгел, ир-ат әңгәмәсенә кысылуны шәригать кануннары хупламавын онытып җибәреп, йомры йодрыгын, гадәтенчә , касыгыма турылаган булыр иде.. ООО "Гафур -Гөлҗәннәт" - горур яңгырый!- дип тел шартлата хәзрәт. - Гафу ителеп, җәннәткә керү чарасы булуын исеме үк әйтеп тора! Кем дә кем шушы аталышны хуплыйм ди , кулларны күтәрик. Хикмәти Хода, икебез дә хуплыйбыз булып чыкты. Төшерик. Анысына да каршылык тумады... Төшерик, дигәч, төшерми кая барасың...Төшердек. Аннары инде интернетта сайт булдырасы гына калды. Шунда " Гафур-Гөлҗәннәт" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте исеменнән белдерү элдек. Исәп-хисап ясауны тизләтү өчен, дип, хәзрәтнең кесә телефоны номерын да күрсәтергә онытмадык. .Хәзер бит бик ансат, сәмәнне телефон аша да күчереп була. Хәзрәт, минем, ягъни баш менеджерның исем фамилиясен һәм шулай ук телефон номерымны күрсәтү зарурлыгын искәртте. Анысы нигә тагын?- дип кызыксынасы иттем.. Компьютер рәтен белмәүче карт-коры клиентлар элемтәгә керсен өчен, әлбәттә. Ул бахырларның колагына токмач элү сиңа ышанып тапшырыла! Клавишаларда бармак биетеп хәзрәт әйтеп торганнарны сайтка турылый башладым. Ул, клиентларны җәлеп итүгә, "Гафур-Гөлҗәннәт" ширкатенә рәхим итегез, аңа килми һич ярамый, чөнки хәдистә "чакырган җиргә барыгыз" диелә, дип керешеп, -Адәм баласы хатадан хали түгел, -дип ассызыклады. Ары таба, инде минем колакка киртләгәннәрен кабатлап, кешеләрнең исән чакта риза-бәхиллеген алырга өлгерү зарурлыгын бәйнә-бәйнә тезде, ә алмасаң, бар кылган савапларың шул син рәнҗеткән затка күчеп, тик гөнаһлар төрелешендә дөрләп янган утка барып керү куркынычын тасвир итте. Ә анда эләгергә теләмәгән һәркем өчен бердәнбер юл, безнең сайтка мөрәҗәгать итү булып чыкты. Әлбәттә, зарар күрүчене, рәнҗетелгән затны эзләп табып сөйләшүләр уздыру һәм араны төзәтү өчен тотылачак чыгымнарны каплау максатында, саранланмый гына кертемнәр ясау мәгъкульлеге дә онытылмады. Аннары , татар телле радиоларга, беренче өч сәгать бушлай дип тә кызыктыргач, рекламабызны урнаштырырга тәвәккәлләдек. Бер сәгать узды, исәнме-саумы юк. Ике сәгать үтте , ләм-мим. Ә өченче сәгатьнең соңгы минутлары төкәнеп, мишәр кардәшләр әйтмешли "сүмәделәр бугай безне", дип борын салындырып торганда, бер кыю зат табылды, ләбаса. Аның безгә юллаган озын хатының кыскача эчтәлеге болай иде : Элек заманда оешмалар урманнан делянка алып, шуны кисеп һәм ташып, эшче һәм хезмәткәрләрен утын белән тәэмин итә торган булган. Бер җәйне боларның оешмасындагы ир-атлар агач кисеп-турап әзерләгәч, төяп озатуларга чират җитә. Урман эше авыр, көннәр бөркү һәм болар һәр озатылган йөк артыннан “кызыл” эчеп сусауны басуны кагыйдәгә әйләндерәләр. Калай бөкегә нечкә корыч чыбык урап, шуны кыздырып, бөкене ертмый да ачып була икән. Нигәдер, шешәләрне шулай ачуны гадәт итә болар. Ә беркөн, машина килми көттергән мәлдә, бушаган шешәгә пес итә дә бу, кызуда тотып киңәйтелгән бөкене шул шешә башына турылый. Бөке суынып урынына утыргач, чыбыкны сүтә һәм әлеге “байлык” тузанлы юл уртасына чыгып утыра. Менә ниндидер, берәр хәерче колхозның микән, яньчелеп беткән 17-15 ТТБ дигән тамгалы Газ-51 машинасы шешә каршында шып туктый. Юлга нәни малай, бәлки, шоферның улы, яки туганының малаедыр сикереп төшә һәм табылдыкны кабина тәрәзәсе аша эчкә суза. Бик ихтимал, алдагы көндә шофер агай нык кына арган, кан язылсын дип арурак тоткан һәм шул сәбәпле хәле мөшкел булгандыр. Җәй ич, эштән соң да эшләр тезелеп көтеп кенә тора, арып кайтып, хокук кәчәйт итеп бот күтәреп ята алмый авыл кешесе. Һәм, каян нәрсә табарга микән дип моңга батып барган бер мәлдә, каршыңа матур “алъяпкычлы” шешә чыгып утырсын әле! Шофер, кулына эләккән шешәне болгаткалап, кояшка куеп карый. Күрә, бөке төзек, ачылмаган, ә этикеткада таныш шәраб исеме язылган, градусы күрсәтелгән, “полусладкое” дип тәгаенләнгән һәм ул шешәнең бөкесен тешләп кубарып, кабина тәрәзәсеннән төкерә. Озак та үтми, ярсу белән тәрәзәдән шешә чыгып оча, авыздагы йотылмый калган өлеш тышка бөркелә һәм машина, яман каты үкерүдән урында хәтәр тузаннар туздырып, капылт кузгалып китә.... Беренче заказчыбыз, алданган агайны, ә ул бакыйлыкка күчкән булса, шул чакта янында булган малаен эзләп табып, үз исеменнән гафу үтенүне сорый һәм эзләп табу һәм араны төзәтә тору өчен, дип безнең карамакка йөз мең тәңкә акча да юллаган. Әлеге язмада вакыйга булган урын да тәгаенләнгән булгач каза күрүчене эзләп табу әллә ни кыен булмады. Картлач исән икән, ә менә әтисенә ошап хәмер эчәргә хирыслык белән алдырган малае гына узган ел гүр иясе булган. Ни хәл итмәк кирәк, яшьләр йомшак бит хәзер, чебен тимәс чер итәргә торалар, тиз сыгылалар", дип уфтанып аңлатма бирде эзләп тапкан картлачыбыз. Дилбегәнең озыны, сүзнең кыскасы яхшы, дип, бер шешә шәрабка өметләндереп этлек эшләүчене гафу итәр өчен ниткән хакка бәхилләве ихтималы белән кызыксынам. - Бер әрҗә шәраб! Кимгә риза түгел. Пинесе белән шулай чыга, дип аңлатырсың ул мөртәткә. Шәраб урынына коньяк та ярый. - Тик катыргы әрҗәдә нибары ун шешә коньяк була. - Ун тек ун. Кем әйтмешли, эттән бер уч йон ал, ул да мал. Тукта әле Тагын иске фокусын күрсәтмәсме соң ул мәлгунь? Исәп-хисапны арадашчы, ягъни без ясыйбыз. Сездән риза-бәхиллек турында белешмә, ә тиешле мал - бездән. Беләсездер, безнең ширкать -иң-иң ышанычлы! Әйе. Радиодан тырт-мырт җырлар арасына кыстырып өзми-куймый инде өч сәгать рәттән шуны тугълыйлар. "Ә" дигәнче, "Хәрам" атлы кибетнең җитез хезмәткәрләре ярдәмендә араны өзеп, каза күрүченең ватсап аша юллаган имзалы риза - бәхиллеген заказчыбызга күчереп арканлыйм. Ә ул рәтле кеше булып чыга, «Уррра!» дип җавап язып, «кул җиле өчен» янә сәмән сона... Яшибез икән,минәйтәм, болай булгач. Яшәп күрсәтәбез икән әле. Кулы җиңел икән мәлъгүннең, буа ерылды, эш күбәйде, штатларыбызны арттырмый да булмас. Безнең банкка каза күрсәтүчеләр генә түгел, үләр алдыннан риза-бәхилләтергә җыенмый микән, дигән өмет белән каза күрүчеләр дә хәбәр юллый башладылар...Һәр ике төр мөрәҗәгать өчен мәгълүмат базалары булдырдык.Өстәмәсенә, һич уйламаганда безгә ярдәм итәргә теләүче энтузиастлар үрчеп китте. Гаеп-кыеклар турында хәбәрләргә күмүләре бер хәл, рәнҗетүче, золым кылучылар белән үзләре элемтәгә кереп, кайчандыр зыян салган мазлумнарның риза-бәхиллекләрен безнең аша алырга кыстарга керештеләр. Иң зур яманлык, акырта-бакырта эшләнгән яхшылык, диләр... Менә шундый игелек кылучылар басымы астында тәгәрмәч эчендәге тиендәй зырылдауга дучар ителдек..Кемнәр ни генә сырламый, әйттерерләр әллә ни, чыдап кына тор. Бер математика укытучысы ,әйтик, татар теленең алфавиты өчен тел галимнәре халыктан риза-бәхиллек сорарга тиеш, дип, хатын менә болай очлаган: Башкорт “йәшлек” диеп яза,ул йәшлек, булып укыла, татар “яшьлек” дип сырлагач, йәшлек ёшьлёккә сыпыла.“Къазан къала”, дип язылмый,ә языла “Казан –кала”, һәм татарның башкаласы нәҗес савыт булып къала.“Сука” сүзен укыйсың да, күңелләрне сагыш баса... Язын бакча эшкәртергә ана эт җикмибез, ләса....Аһ, татфилфак галимнәре, кандидатлары, духтыры ...Шушымы безнең алфавит, инәгезне корт чаккыры! Әле ул банкыбызга 100 тәңкә акча да күчергән, рәхмәт яугыры.Әлбәттә андый клиентны җавапсыз калдыру, үзең утырган ботакны кисү булыр иде Һәм бармакларым клавишаларда биергә керешә: "Безне тануыгызга тәшәккүрдән тәгәҗҗепбез. Әгәр ул галимнәр халыктан риза– бәхиллек эстәп безгә мөрәҗәгать иткән очракта Сезгә аерым хәбәр юлларбыз. Өлешегезгә тиеш көмешегезгә ирешүдән берүк өмет өзмәгез..." Ул да булмый, үзгә клиенттан йөз илле тәңкә һәм янә шактый озын язма килеп төшә. Балалар бакчасында татар теле сабаклары бирүче тәрбияче , дип үзен танытучы ханым, әкият китабы чыгаручылар сабыйлардан, аларның әти-әниләреннән гафу үтенергә, аларның риза бәхиллеген алырга тиеш саный булып чыкты. Ул, сабыйларның йокы сәгатендә шактый гына әкият китаплары укыштырган, ахры, менә нинди нәтиҗә(резюме) белән төгәлләгән үзенең хатын : Калын томнар булып чыккан татар халык әкиятләре - Г.Ибраһимов исемендәге институт нык тырышкан.Татар халык әкиятләре атлы башка тупламнар да, бер камырдан “бии” бар да, уртак тамырга сырышкан...Хезмәт тора өч бүлемнән, хайваннар турында башта, тик тармадым ул эргәдә йолдыз кашка чабыш атка... “Әтәч белән төлке”, дигән әкият ача ул бүлекне, эчтәлек болай: әтәчкә мөрәҗәгать итә төлке: Төш колгаңнан, намаз укыйк, яңартыйк без иманны”,-ди.Әтәч әйтә: “Алай булгач, уят башлап имамны”, -ди. Агач төбендә йоклаган эткә ымлый ул шым гына. “Кадалгыры, тәһәратем ычкынды”, -дип , төлке , шыла...Әкиятнең икенчесе “Торна белән төлке” атлы, мәктәптә уткән Крылов мәсәленә ныкъ ук тарткан...Өченче әкият “Аю, бүре, төлке”, дип атала, имеш шушы өчлек беркөн хаҗ сәфәренә юл ала.Ниятләре :“Киләчәктә бер затка да тимик”,- була,боларга дөя иярә, алар аны тотып, суя... Дөянең эчәк-карынын аю күлгә барып юа, күтәрелә күңелләре, чөнки тамаклары туя... “Наян төлке” дигән әкият , күпләргә ошыйдыр шаять,ике улын илтә бүре, төлкегә күп бүләк төяп. Мөгәллимә Төлкебикә, “ укытам” , дип алып кала, “ике атналык ризыкъ”, дип, нәни бүреләрне чала... “Нәзәкатьле” әкиятләр тупланган шәлкемнән арып, әйдәгез, тылсымлы әкиятләр рәтенә барып карыйк... “Елан патшасы Шаһмара” ... Шул патшаны егет исә, ут өстендә өч савытта кайнатам , дип өчкә кисә... Икенче әкият –“Зөһрә”, аның анасы бик “ушлый”,күл төбеннән кара елан килеп чыккач ыслый-ыслый, кылыч белән чабып өзә шуның башын гаярь ана, бөтерелеп кала елан, үз әҗәлен шулай таба...Өченче әкият – “Каракош”, иншамы соң дип торышлы, ул “Аленький цветок”ка нык ошаган, патамышты...Аның артыннан килгәне, “Балыкчы һәм гыйфрит” була, шуннан бер өзек китерик : “ Патша улы сикереп тора. Хатын исә бутала һәм гыйфрит торды, дип куана, патша малае тота да, бу гыйфрит хатынын чала...” Адәм итенә мөкиббән диюләр күп бу бүлектә, турап өя әрдәнәләп диюләрне чос егетләр..Өченче бүлеккә баксак, анда мәзәкчелек көтә,иң алгы сызыкта Шомбай, алдап-йолдап гомер итә...Анда тагын дин юлында йөргәннәрдән көлү шактый,мондый үрнәкләрне кемнәр укый икән мактый- мактый?... Әкиятләр иң әвәле җәлеп итә сабыйларны, татар балалары өчен шундый товар ярый ахры? Мондый хезмәтләр иясе , исеме матур ИЯЛИ, түлке миндә бер вапрус бар, аны кимнәр соң иярли? “Фольклор”ны зачет өчен тәпәлиме студентлар? Җәүһәргә саныймы шуны духтыр илә кандидатлар? Титул- дәрәҗә алырга мондый “мал” торамы ярап?Фән диңгезендә йөзәме кораблары алга карап? Әләм теләп кулларына , гавәм, көтә микән дәвам? Шунда туктыйм, сынды каләм, хуш, вәкәләте вәссәләм.. "Әкият китаплары чыгаручылар гаепләрен танып, гафу сорап мөрәҗәгать итсәләр, бу хакта барча балалар бакчаларына хәбәр юллаячакбыз, дип хәбәр күндерәм. Ул да булмый ниндидер "әдәбият сөюче"дән яңа хәбәр ирешә. Анысы татарның төп әдәби журналы «Казан утлары»на «мичкә тәгәрәткән»: “Казан утлары” –укып туйгысыз, һәм кыйбат та түгел бәясе, “әдәби- нәфис” ул , өстәвенә “иҗтимагый”, “фәнни”, “сәяси”... Романнары саллы, шактый ерак башы һәм азагы арасы... Эч бушата монда шагыйрь-шөгърә, ассызыклап , агын-карасын.... Авторларның оялары уртак - бар да тәмамлаган –татфилфак, аннан редакция урындыгы алар өчен булган толпар ат... Иҗат иткән алар арып-талып, җиң сызганып, терсәк тырпайтып. Шактый нык сизелә уртак калып,барны күрмәү, юкны купайту... Галим-голәмәләр тора монда милли тарихыбыз сагында ,күптән түгел укып чыктым әле Яуширмә авылы хакында...“Ширмә” сүзе елганы аңлата бугай,- дигән галим,- шикелле... Моның ише “гыйльми” расламалар журнал битен ямьли бит инде... Капылт искә төшә , безнең якта җәмгысе өч авыл “ширмә”ле,хатыннары чая, кызларының күз- керфеге озын, сөрмәле.... Орымширмә белән Караширмә Мишә тугаенда, янәшә! Ике авыл - гүя ,су буенда Ик(е)шермә хакында серләшә.... Ә бит “ширмә” төптән уйлап баксаң һичшиксез - гаскәри атама, “яу” , “орым” –һөҗүмчеллек билгесе, хәрби бүленешкә тап-таман... Әби патша юлыннан кайтышлый Казан каласыннан Сабага,“чы” (че, җе) иҗекле, һөнәр белән бәйле авыллар тезелеп калалар...Княжа( Кенәче?), Чуча(Сучы?), Күкчә(е), Теләчә(е) кала, Ачы(Ашчы?), Тиләҗе һәм Кибәче ( Көбәче? Галим-голәмәне мондый тезелеш артык рухландырмый күрәсең... Аптырагач барсын читкә куеп, укырга керешәм хикәя. “Таккүз”* атлысы кулга эләгә, “такбаш” сүзен күреп шыкаям... Ә кем белә бәлки урынсыздыр,юк-барга юлыгып хурлану, “КУ” журналы өчен хозурлыктыр, яңа сүзләр белән нурлану.... “Такбаш”лы “КУ”, шактый кызык журнал, һәм кыйбат та түгел бәясе. “Әдәби- нәфис” ул , өстәвенә “иҗтимагый”, “фәнни”, “сәяси”... (Таккүз* - “КУ” журналы идарәсе әгъзасы Рабит Батулла хикәясе.) - Сайтыбызны каләм тибрәтүчеләр аерата үз итә ахры, -дип тел шартлатып куйды Насертдин кордаш.– Тема гел әдәбият тирәсендә бутала. Мондый мөрәҗәгатьләргә дә, әлбәттә акча күчергән очракта, әйдә, бездән булсын яхшылык, җавап бирми калып булмый...Укмаштыр берәр нәрсә! Әллә кайчан сатып алган маркасыз бер конвертым бар иде. Йөз илле тәңкә акча да күчергәч,әллә соң әлеге хатны, почта аша гонорар түләми торган берәр гәҗиткә озатыйммы. дип уйга калдым. Тик уемны бүлдереп, алдагы хатның коерыгыннан этеп дисәң дә ярыйдыр, яңасы килеп иреште: Телебездән, җырыбыздан югала моң,сүзләрдән нур кача, иңә күңелгә шом. Әдипләребез артыннан коела ком, күрче, чыгарып яталар... том арты том... Томнар гына кибет киштәләрен күрми, аларда ни язылганын һичкем белми... Китапханәләр шул малдан шыплап тулган,чекерәеп тора алар уңнан, сулдан. -Бу тәртипне кем кануный уңайлады? .. Әлбиттә, милләтнең шома шомбайлары ... Җавап-савап, дип башладым бу юлы мәктүбемне. Һәм,"шома шомбайлар" бәхиллек сорап мөрәҗәгать итү белән Сезгә җиткерәчәкбез, дип төгәлләдем. Анысы белән эш бетте дигәндә , мониторда хатның мондые пәйда булды: Бар руста Козьма Прутков - уйлап табылган әдип ; Шул исем артына качып тәкъдим ителә кәмит . Псевдоним түгел Прутков, Козьманың бар үз йөзе, үз холкы вә үз фигыле, фикер сөреше , сүзе... Бар татар язучылары, Һәм дә бар шагыйрьләре.Янә бар тәнкыйтьчеләре , өстәмәсенә тагы... Язган роман, бәяннары, “акыллы” җөмләләре, шигырь вә поэмалары,тәнкыйть мәкаләләре, Прутковча ала сулыш! Исән Козьма әмәле! Мокытлыкны әләм итү - шәкертләре гамәле... Прутковчыны өркетми тәкыйтчеләр талкуы... Максаты - катыргы тышта исеменең балкуы ... Монысына ниткән җавап бирим микән инде, дип аптырап торганда, "кул куеп алыгыз дигәндәй, тагын да кәттәсе "рәхим итте": Әтрәк-әләм түбән иелүчән,түрә хуплавына сөенүчән, югарылар кырын караш атса, җаны-тәне илә көенүчән...Әтрәк-әләм маһир тырпаерга, кылтаерга, әзер, туңкаерга, өстәгеләр артларына типсә, шыңшып, бер почмакка чүңкәергә... Әтрәк-әләм гәҗит- журналларда, яхшы әсәрләргә юл юк анда,укыйм дисәң, бер ни табам димә, яшәр өчен сулыш кысылганда... Болай булмый - дип Насертдин хәзрәт бот чабып куйды. Хәлбуки, бот чабу файда итмәде, арт чабу кирәк булды микән, төп темадан бөтенләй тайпылган үзгә төрле "күчтәнәчкә" юлыктык. Бул минеке генә , юкса бетәм! Үлә - бетә сине генә көтәм! Сине сөям, сине генә телим! Үлсәм үләм, башкаларга бирмим ! Сине генә даулый минем күңел,синнән башка мин бит беркем түгел,сине генә аулый минем күңел, ки дә камыт, арбабызга җигел.... Әтрәгәләм шагыйрь шулай сырлый. Моңнан мәхрүм җырчы шулай җырлый...Рухи хәерчеләр эчтән елый ,шундый чүп-чарларны тыңлый-тыңлый... Ә бит ихлас гашыйк андый булмый! Сөйгәнен шәхси милек , дип тоймый...Аңа шартлар һәм таләпләр куймый ,тик аның хакын хаклауны уйлый... ... Онытылмый бер борыңгы кыйсса , ахыры тетрәтә, чыкмый истән, гадәти бер сөю өчпочмагы : сылу кыз һәм ике егет тагын. ...Сөйгәнем, дип берсе төшә суга, бергенәм , дип керә янган утка, үз күкрәген куя ахыр чутта, көндәшенә кемдер аткан укка... Кыз иңрәвенә каршы шул егет,соңгы сулышында телгә килеп: -Син бәхетсез булыр идең , ансыз , -дип әйтә дә, тынып кала, җансыз...... Замандаш әдипләр иҗатында, кытлык, адәм рәтле ир затына . Геройлары үзләре күк мүкләк, укыса кем, интегәчәк, үтләп.. Күренеп тора, безнең сайтка хактан да нигездә бөек язучы, бөек шагыйрь булу турында хыялланып гомер уздырган каләмтотарлар "чиртә". Кем белә бәлкем алар гаделлекккә сусагандыр, оядаш шомаракларның үзләренә дәүләт асрамасындагы басмаларда әдәби мәйдан тәтетмәүләренә гаҗизләрдер һәм аптыраган үрдәк хәлендә безгә сыеналарыдыр. Менә тагын берәүсенең җан ачысы белән бушануы : Татарның Анна Ахматовасы! Хәсән Туфан шулай, дип зурлады...Әмма Саҗидә Сөләйманова ул бүләктән бар(ы)бер мәхрүм калды.. Аны өч тапкыр тәкъдим иттеләр,өч тапкыр сыздылар исемлектән, ир-ат саналучы түрәкәйләр, Һәм рухи һәм физик бүлтерекләр....Мөхәммәт Мәһдиев исеме дә хөҗерләнеп ике рәт сызылды Ә аннары Ибраһим Сәлахов көтмәгәндә аңа көндәш булды...Әтисен аткан ГУЛАГчыларны фаш итүче автор белән көрәш?! Мондый мәкерле җәтмәне үрде кайсы оешмадан, ниткән “иптәш”? Ул баш тарткач, хурлыклы бәйгедән,шау-шу кубармыйча, шыпырт кына,классик әдипне зурладылар өстәмә хисапка, “болай гына”. Адлер Тимергалин кебекләрне исемлеккә гомумән кертмиләр.Чөнки намуслылар, чын талантлар тез йөгенмиләр һәм арт сөртмиләр.... Мин, алга таба нәрсә эшләргә белмәвемне танып, "биреләм," дип ике кулны югары күтәрәм.. Насертдин кордаш, нишләсен,тәвәккәлләп, клавиатура каршына үзе утыра. Һәм болайрак тезеп китә: "Юридик яктан караганда җинаять составы бар саналсын өчен аның дүрт билгесе булуы шарт.Обьект, субьект, обьектив як һәм субъектив як. Гөнаһ белән дә хәл шундый ук . Сезнең мөрәҗәгатьтә өч билге бар, ә субьект юк. Исегезгә төшерәбез, без суд түгел, гаепләрне дәлилләү һәм хөкем итү вәкаләтебезгә керми, уставта каралмаган. Безнең вазифа, кешенең үз теләге белән үз гаебен танып, үз ихтыяры белән бәхиллек, ярлыкау соравына ярдәм итү ", дип тәгаенләде ул. Һәм шул текстны үпкә сапкылары конкрет шәхескә багъланмаган барча клиентларга да турылый башладык. Тырышлык бушка китмәде, корыны бушка аударып хөкүмәткә, министрлыкларга,иҗат оешмаларына,мөхәррирләргә, депутатларга таләп куеп, быжгып утырулар кимеде. Байтак азаплана торгач аралашу, без планлаштырган, кем кемнедер рәнҗеткән һәм гафу соравы, яки кемдер рәнҗегән һәм рәнҗетүченең акылга килеп, гаебен танып, гаебен юууына өмет багълавы эргәсенә төште... Әлбәттә сыйфат турында да онытмадык. Насертдин хәзрәт, пагонлы чактагы хезмәттәшләре аша алдашуны тоемлаучы җайланма юнәткән булган икән.Хатыны белән ызгыш-талаш килеп чыккач кирәксенгән булган. Ә аңа электроника өлкәсендә шактый казанышлары бар бер хезмәттәшебез үз өстәмәләрен керткән. Ул дустыбыз да, институтлары ябылгач, ахыр чиктә безнең оешмага каравылчы сыйфатында килеп сыенган иде... Кыскасы, каза күрсәтүче, чын күңеленнән гафу сорап, тәүбә итә һәм әлеге җайланмадагы прибор моның ихласмы түгелме икәнен тәгаенләп кенә калмый, ә тәүбә белән нурланган җанның яктысынмы, авырлыгынмы, кыскасы үлчәмен тәгаенли һәм каза күрүче дә моны тоемлап, аңлап,рәнҗештән каткан күңеле йомшый һәм нечкәрә... Без танышкан кыйссалардагы моң - зарларда уртаклыклар шактый иде. Әйтик, ниндидер агай, гаилә елында, кызы бәби табып яткан шатлыклы мәлдә , киявен эшеннән азат итүгә ризасызлык белдерә. Баксаң моның эш урынына, ике сүзнең берендә халыкны кайгыртам, дип шапырынучы дәү түрәнең тән сакчысы малае гашыйк булган икән. Һәм, мәсьәлә аның файдасына ансат кына хәл ителгән дә куйган... Ә яшь гаиләне шундый мәлдә яшәү чыганагыннан мәхрүм итүчегә каршы болар бер ни кыра алмаганнар. Ярдәм эстәп мөрәҗәгать итәргә ул чакта әле "Гафур-Гөлҗәннәт" ширкате дә юк.. Агай, алай да аптырап тормаган, бар булган сәләтен эшкә җигеп эпиграф белән сипләп шигырь тәпәләп , шуны социаль челтәрләргә элгән : Сиңа күршең йөз ел гомер теләдеме? Ә күршең бит сине каргаган... Алишер Нәваи ... Мин ул затка йөз ел гомер телим. Юк, йөз ел аз, мең ел яшәсен.Илне талаганын хаптыр-хоптыр, рәхәтләнеп мең ел ашасын...Балалары мең ел гомер сөрсен,оныклары мең ел күшәсен,әйдә, сыптырсыннар бер утыруда, дүрт аяклы маллар түшкәсен...Андый “уңышлыларның” артыгы,ул бит мазлумнарның актыгы....Еллар узган саен өскә чыга Тукай дөреслеге , хаклыгы. Мин ул затка йөз ел гомер телим.Юк, йөз ел аз, мең ел яшәсен.Күбенгәнче эчсен мескеннәрнең күз яшьләре тулы кәсасен... Монда инде эш калмаган, шартлы рәвештә әйткәндә кылычка кылыч турылану сәбәпле араны өзек һәм төзек санап, башка хатлар белән танышуны дәвам итәбез. Менә, җыештыручы булып эшләгән бер хатын яза. Ул ниндидер бай гына оешма карамагындагы балалар бакчасында эшләгән икән. Мөдирәләреннән зарлана. Аны бу урынга, һәртөрле чараларда активлыгын, килгән текә кунакларга хөрмәт күрсәтүдә үзенчәлекле булдыклылыгын искә алып, район партия партия комитеты тәкъдим иткән булган. Яңа себерке яңача себерә дигәндәй,яңа мөдирә, вазифасына керешү белән тәрбиячеләрнең туган көннәрен тостлар әйтеп уздыруны тәртипкә салган. Җыештыручысын да үги итәсе килмәгән, рәхмәт төшкере, компаниядән аерылырга ярамый, дип оялтырга тырышып кат-кат үгетләгән. Әмма күндерә алмаган. Тора бара ул югарыдарак утырган түрәләрнең туган көннәренә бүләк алу сылтавы белән, кул астындагы персоналдан акча җыю тәртибен дә гамәлгә куйган..Берәүнең дә эштән куыласы килми, бар да карышмый ризалашуга мәхкүм. "Бит мин ул җыйнак хезмәт хакымны ике кулым белән пычрак кыргычлап,себереп, юып, чүп җыеп алам. Ә ул мәҗлестән мәҗлескә күңел ачып йөри, безнең хисапка булдыклылык казана. Балалар тәрбияләү учреждениясендә вәт менә шундый тәртип. Шул түтине колагыннан тотып кояшка чыгара алмассызмы?" -дип тәмалана хат. Рәнҗетүчене эзләү өчен безнең исәпкә акча күчерергә онытуы сәбәпле, аның хатын , матди яктан ныгытылмаган мөрәҗәгатьләр өчен, дигән озынча аерым махсус тартмага күчерәбез. Алай да аны эзләп табуны кирәк саныйбыз. Баксад түтиебез инде пенсиягә чыккан һәм мәчет юлында йөри башлаган икән......Ә чираттагы клиентыбызның сайтыбызга юллаган гыйбрәтле хаты "Гафур- Гөлҗәннәт" ширкатенең язмышын шактый катлаулы хәлдә калдыра язды... Бу әфәнде дус-ишләре белән электричкага утырып каядыр барыргамы, кайтыргамы җыенган. Поезд килгәнче дип, вокзал катындагы "рюмочная"ны ураштырганнар. Белмим, хәмергә кайнамаган су өстәлгән булганмы, закускага кулланган чибәрәктәге ит төре яки сыйфаты килешмәгәнме, моның эче бора башлаган. Нишләсен, тизрәк бәдрәфкә йөгерә бу. Ә бәдрәф ишегенә ат башы хәтле йозак эленгән, ремонт дип тә язганнар... Инде нишләргә? Моның өстендә ул чорда модалы саналган болонья плащ. Әфәндебез тимер юлны аркылы чыгу өчен салынган күпергә йөгереп керә, ләкин аргы якка чыгып җитәрлек чамасы калмавын төшенә һәм плащын җилбәгәй җибәреп басмага утыра да, ботинка бауларын сүтеп ташлый. Ә аңарчы каешын ычкындырып, секунд эчендә чалбарын аска шудырырга өлгерә. Утырган хәлендә сүтелгән ботинка бауларын ашыкмый гына бәйләгән атлы кылана. Яныннан узып баручылар плащ астындагы процесстан бихабәр... Ул “эшен” тәмамлый һәм баскычтан югары күтәрелеп, “җинаяте” нәтиҗәсен көтәргә керешә. Дуслары ашыктыра , әйдә тизрәк, нишләп торасың инде дип кул болгыйлар, чөнки боларга дигән электричкага утырту башланган. Әмма әфәндебез урыныннан купмый түзеп, фараз иткән манзараны көтеп җиткерә. Каяндыр килгәнме, кайтканмы поезд ничәнчедер юлга туктаган һәм ниндидер делегация төркеме тимер юл өстендәге күпер аша чыгып, үзенчәлекле "эз" калдырылган баскычтан аска төшә башлыйлар. Түрәләр төрелешендәге иң "зур" кешегә башкалар кырыйгарак тайпылышып юлны ачып, артка чигенә чигенә атлап, әфәнде калдырган "күчтәнәч"кә туп-туры атлаталар. Һәм, нәтиҗәдә, әлеге шәхес, шул "күч"кә басуы сәбәпле аягы таеп китеп артына утыра, һәм аркасына барып төшеп төшеп аска шуганда, умыртка баганасы белән баскычларны саный...Кырыендагы сакчы, ярдәмче,булышчылары берни кыра алмый авызларын ачып кала... Һәм аларга, әлеге хәл турында ләм-мим дәшмәскә, ант эчертеп, җылы урыннарын бушатырга туры килә... Әлеге этлеге өчен заказчыбыз, аванс тәртибендә мең сум акча да күчергән... Рас, печтеки генә булса да акча кергән, хәбәрне теркәми булмый бит инде . Теркәгәч, эзләдек, ә эзләгәч тапмый кая барасың? Ә баскычтан тәкмәрләгән затның тормыш юлы шактый гыйбрәтле булып чыкты. Ул , колхоз рәисе гаиләсендә туа. Утызынчы елларда, авылның барлыклы, булдыклы гаиләләрне кулак, дип гаепләп, малларын тартып алып, үзләрен илдән сөрүдә башлап йөргән Шадра Шакир ВКП (б) сафларын кабул ителә, колхоз рәисе булып куя. Аның, якын дуслары, туганнары, балалары белән уртаклаша торган , "авылдан бик күп белүчеләрне, артык уңган, һушлыракларны сөрергә кирәк, шулчакта халык терлек көтүе көненә кала һәм аңа кәҗә дә әйдәр була, ала", дигән уй -фикере, киңәш -табышы булган. Каладан авылларына очрашуга килгән танылган әдип белән икәүдән-икәү сый-хөрмәтле өчтәл артында да теленнән ычкындырган ул әлеге ачышын . Ә тегесе, салган баштан, аның кәнәгатьлек хисе кичереп әйткәнен зарлану дип кабул итеп бу фикерең , колхоз өчен генә түгел, әдәбият-сәнгать һәм башка тармаклар өчен дә уртак, хәзер кайда да кәҗәләр утыра, дип ябыштырган. Син мине дә кәҗәгә саныйсың штули?– дип кычкырып җибәргән мәҗлес хуҗасыздән. Әздән генә сугышып китмәгәннәр. Сугыш дигәннән, Шадра Шакирны, аркасы дугасыман булуын искә алып, тагын ниндидер чирләре бар саналып, яу кырына озатмыйлар. Ул, тылда калып, өстән кушканны җан - фәрман тырышып, хәтта арттырып үтәү белән алдыра, өстәге түрәләрнең көйләрен көйләүдә чослык күрсәтә, эшне белеп, дөрес оештыра белүче уңган-булганнар исемлегенә керә, ә кул астындагыларга карата кырыслыгы хакында янәшә-тирә авылларда да искә алучылар , ни гомерләр узып та төкәнми, имеш. Заманасы шундый , иде, безнеке төсле камыт кигәннәрнең дә хәле хәл, вертухайлар уяу, уңга-сулга бер адым тайпылу һәркайда гафу ителмәде. «Уфалла» арбасы белән чүп үләне алып кайтучы балаларны туктатып, йөкләрен бушаттыру, арбалары тәгәрмәчен балта белән тураклау, көне буе эссе челләдә бөкерәеп урак урып, өйдә утырган ач балаларын туендыру өчен дип куеннарында баш яулыкларына төреп, әз-мәз арыш яки бодай бөртеге уып алып кайтучы хатыннарның юлларына аркылы төшү, тентү, "гаепләрен" фаш итү, җавапка тартулар, ул бит һәр төбәк өчен дә норма иде ул чорда. ..Кешенең артын мамык белән сөртсәң дә "ааа" дип акырачак, ә тигәнәк белән керендерсәң рәхәтләнеп торачак, чөнки анда бабасыр бар, дип тә ябыштыргалап, партия һәм хөкүмәт куйган бурычларны бәллиләп торып кына үтәтеп булмый бит, дип сайрый торган булган Шадра Шакир, уңайсыз сораулардан тайпылып булмый торган мәлләрдә. Ә, азактан, без яхшылыкларны да эшли белдек, дип сүзен очларга яраткан. Хактан да, сугыш барган дәвердә, көннәрдән беркөнне Шадра Шакир әтиләре яу кырында һәлак булган, ә әниләре бер уч бодай орлыгы өчен төрмәгә озатылган хатынның өч баласын үз канаты астына сыендыра. Авылдашлары, "кара моның да йөрәге бар икән",дип тел шартлаталар, аптырыйлар. Ә усал телләр, аның бит хатыны чирле, өч ятимнең олысын, уналты яшьлек кызны икенче хатыны итеп тота, энесе белән сеңлесен шул хакка колхоз хисабына асрый, дип чыш-пыш килә. Кызның кечкенә энесе һәм сеңлесе рәис йортында артык кашык сыйфатында озакка калмый, ай да үтми, ул аларны балалар йортына урнаштыра. Аннан әлеге сабыйларны эшелонга төяп каядыр җылы якка озаталар...Шуның белән шул... Ә тормыш дәвам итә...Өлкән хатыны бакыйлыкка күчкәч, Шакирга хатын эзләп мәшәкатьләнәсе булмый... Кайгыртучан әти булып чыга ул, балаларын укытып "кеше" итә,урындагы түрәләрнең кайсын җайлап, кайсын көйләп, кайсын майлап, дигәндәй аларны җылы урыннарга урнаштыра... Балалар да әтиләренең йөзләренә кызыллык китерми, кул астындагыларны акырта-бакырта булса да хөкүмәт кушканны җиренә җиткереп үтәүдә алгы сызыкка омтылалар. Ә бабасына тамчы судай охшаш, олы башлы куе кашлы олы малай район җирендә "үсеп" кенә калмый, зур түрә сыйфатында калага үрмәли... Тора-бара оныкларны да "төшеп калганнар" рәтенә кертеп булмый башлый. Хәлбуки, уңышның каян башланганын берсе дә онытмый. Ә шундый әти-бабайларны мактап китаплар яздырасың килә икән, рәхим ит, түрәләргә ярап, өлкә җирлегендәге исем, титул, премияләр ялмап, шәхси мәнфәгать хакына шайтанны да фәрештә итеп сүрәтләү корылышындагы "бөек"лек эстәүче каләмзатлар чиратка тезелгән, роман дисәң роман, эпопея дисәң анысын да "ә" дигәнче корыштырып бирәләр... Андый талантларның дәүләт хисабына саллы гонорарлар алып том -том китаплар чыгарып ятулары бер хәл, Туңкай бүләгенә дә лаек булулары ерак йөрми, дип язды бер әче теллесе үзгәртеп кору дип аталган шаукымлы чорда нәшер ителгән бәйсез, ягъни бәйдән ычкынган гәҗиттә.... "Туңкай" сүзенә, җәя эченә алып, "хата минеке" дигән аңлатма да биргән иде әлеге әрем тел. Тукайның, "тәнкыйть кирәкле шәйдер" дигәнен исә язмасына сүз башы итеп чыгарган, җитмәсә. Тукай дигәннән, аның "сүз башым бит Шүрәле" дигәне сыман, бабайның беренче улы турындагы кыйссага әйләнеп кайтыйк, әле ..Яшерен – батырын түгел, башкаладан килеп, авыл районнарында пошкырыпмы, эш кырыпмы йөргән түрәкәйләрнең күңелләрен күрер өчен соңгы елларда җирле гүзәлкәйләр белән таныштыру гадәте чәчәк тә ата дигән сүзләр йөрештерә. Бу хакта бер дуамал әдип, ялгышмасам, Фәритов Гыйльметдин дип истә калган, үзгәртеп кору чоры башланып, сүз иреге тәмам бәйдән ычкынып киткән көннәрдә яралган ниндидер әдәби журналда "Өлком сәркатибе куышы" атлы хикәя бастырып чыгарган, иде. Дөрес, ул язганга карап кына коммунизм төзүчеләр тудырган "матур" гореф-гадәткә хилафлык килмәде бугай. Чир китәр, гадәт китмәс, диләр, ич.. Ә кунакларның күңелләрен күргән туташларны гадәттә югары уку йортларына урнаштырып бәхилләтү тәртибе әлеге әдипнең телгә алган әсәрендә чагылыш тапкан иде. Аннары аларның чаяракларын, сылуракларын, телләренә шайтан төкергәнрәкләрен комсомол җитәкчеләре итеп канат куеп, Мәскәү кунаклары белән таныштыру аша да чарлап, яшь буынны тәрбияли, милләт әхлагын кайгырта торган вазифаларга турылыйлар, дигән гайбәт сатуларга да киртә коручы күренми.. Хәер, гавәм теленә ни менмәс. Ә менә яңа оешкан районга килгән, киләчәктә безнең клиент булачак олы башлы, куе кашлы кахарманыбыз күңелен күргән туташ , югары белемне инде алган була. Җитмәсә болар бер-берсен ошатыша, очрашулары дәвамлы булып чыга. Түрә әлеге районга юк-бар йомыш табып килүен ешайта, тегесе дә җиңел машинасында Казан каласын урап кайткалауны авырыксынмый. Гыйшык-мыйшык уеннары озакка китеп, гүзәлкәй йөккә уза. Түрәбез инде ир-уртасы кеше, чәч көмеш, авызда тешләр алтын, өйдә хатын, өч баласы бар. Үзен югары урынга ашырган җитәкләүче һәм юнәлтүче фирка да риядан булса да мондый элемтәләрне хуплап бетерми. Нишләргә? Һәм ул, Сафил Факин атлы талантлы язучының Тукай бүләгенә лаек булган "Гөлйөзем" романында да урын алган , сыналган ысулга мөрәҗәгать итәргә була. Ягъни җирле бер кечтеки түрәне, сине киләчәктә район җитәкчесе итәм дигән вәгъдә биреп үзенең сөяркәсенә өйләнергә тәкъдим ясый, күндерә.Һәм сүзендә дә тора. Сөяркәсе белән араны өзми, очрашкалап яшиләр. Уртак уллары үги ата кырында үсә. Бәйрәм ашы, кара каршы, диләрме, үзенчәлекле юл белән район башлыгы булып алган ир дә кимен куймый, үзенең яңа эш урыныннан "укытучысы" үрнәгендә хәл кадәри файдалана башлый. Кыскасы, сарык та исән, бүре дә тук. Еллар уза. Аның улы саналган егет, калага китеп үз әтисе канаты астына урнаша. Ә көннәрдән беркөнне бу әфәнденең күзе институт тәмамлап, моның кул астында уңышлы гына эшләп киткән яшь ирнең әкәмәт чибәр хатынына төшә. Ул, үзе ышанычлы санаган ике дустын һәм әлеге ирне туган көне сылтавы белән табигать кочагына, шашлыкка дәшә. Бераз сыйланып, кызып алгач, "ачыктан ачык" әңгәмә корыла. Әмма нияте барып чыкмый. Егет моңа, шундагы ике түрә алдында авызын беткәнче ерып, "Мине үзегез белән бутамагыз", дип ычкындыра... Эш сугышуга барып җитә һәм нәтиҗәдә әлеге бәрелеш, яшь ирне җан тәслим кылу белән тәмамлана. Мәрхүмнең хатыны гаделлек эзләп әллә кайларга барып карый, хатлар юллый. Ирек алган матбугатта да очкын чәчрәтүле язмалар дөнья күрә. Мәрхүмнең авылдашлары, төркем белән калага да барып, рәсми биналар хозурында пикетка чыгып җинаятьнең ачлуын таләп итәләр. Ахыр чиктә алар белән элемтәгә җинаятьченең "баҗасы" керә һәм "барлык җинаятьләр дә ачылып бетмәскә мөмкин", дип аңлата... Тол калган хатын үкереп елый елый иренә кул күтәрүчеләрнең куллары корсын иде, ди-ди каргый. Хактан да берсе, авариягә юлыгып кулын өздерә. Йодрыкларын эшкә җикми генә , җинаятькә битарафлыгы белән генә юл куючы затның кулларына зыян килми, күзләре генә сукырая. Төп гаепленең дә уң кулына нидер булып, чери башлый. Кулны өч тапкыр кисәләр, ә черү туктамый. Чит илгә барып дәвалану да файда бирми. Ахыр чиктә ул күп газаплар күреп, якты дөньядан китеп бара.. Менә шундый имеш-мимешләргә уралган зат безнең хозурыбызга килүне кирәк, дип тапкан...Чөнки аны рәнҗеттем дип санаучы бер шәхес табылып, мең тәңкәгә безнең банк аша риза- бәхиллеген сорау белән генә кәнәгатьләнмичә, үзенә дә хат юллаган икән... Урамыбызны ГИБДД хезмәткәрләре тутырып, анда нинди машиналар төркеме килеп кергәнен тәсфилләп тормыйк... Нинди әзмәверләр төрелешендә төп офисыбызга кем рәхим иткәнен тәгаенләү дә урынсыз, дип санарга рөхсәт итегез. Бинабызга ул ялгызы килеп керде. Сәлам бирде. Сәламен алып, җавап күндердек. Каты эшлисез. Бүген һәркемнең телендә сезнең банк, – диде ул, елмаеп-балкып. - Без булдырабыз! -дигән җавап күндердем, түшне киерә төшеп. Кунагыбыз барлыклы кеше икән, маябызны ярыйсы ук котайтты, рәхмәт төшкере.... Әйбәткә әйбәт булмый булмый, әлеге шәхесне, атасы, нәсел нәсәбе , туган-тумачасы һәм үзе тарафыннан рәнҗетелгәннәрнең аһ-зарлары белән танышырга форсат тудырдым. Аңа, каза күрүчеләрне хәл кадәри бәхилләтеп , үзенең , якыннарының кайчан да булса җәннәткә эләгүен хәл итү мөһимлеген колагына киртләдем. Бу эшендә аңа уңыш теләп, булышлык итәргә әзер икәнлегемне белдердем. Ул, серле елмаеп, экранда язылган үзенә кагылышлы кыйссаларны аерыла алмый укыды . Күрше компьютер аша ни укыганы белән, дөнья хәлен белеп булмый, дип, үзем дә танышасы иттем. Менә ул бирелеп танышкан хатларның озынрагы: Мәскәү каласында –Дума, Казанда – Дәүсовет, тулырмы берәр чак безнең сабыр дигән савыт; Дума – боярлардан мирас, ул –мантыйкый дәвам, совет сүзен совок(соскы) белән буташтыра гавәм... Мәҗлес , йә Корылтай түгел, киңәш түгел, хәтта, советка барып ябыштык, таңы сүнгән чакта. ...Милли галәмебез ул чор чиксез иде кебек, талантларга юллар ачык, биксез иде кебек...Гәҗит-журналлар тиражы йөзләрчә мең иде, “суверенитет” алуга, алар капылт шиңде... Татарча җырлар татарча, һәм алар җыр иде, өч ноталы такмакчылык белмим, каян иңде. Графоманнар армый-талмый үрчетәләр роман, биографиясе юклар сырлый мемуарлар... Сыер калдырган “коймак”ны торт дип булмый сатып, ник рухи галәмебезгә чүп – чар ургый ташып? Туплар да вата алмаган халкыбыз җыр -моңын, чүп-чар белән күмү бара, бутап уңын-сулын... Туплар көчсез, димәк үзгә чарасы табылган, графоманнарны билгеләп, җыр-моңнар сагына? Нәтиҗәдә “йолдызкайлар”, сөртенә-абына, сәхнәгә -эфирга чыгып, өзлексез “кабына”?... Кушылып җырлардай җырны кем, ник тыя, белмим, әллә нишләп кылт итә дә искә төшә гимн... Әллә шуның матавыгы булды “эш”нең башы? Болай дисәк, киермәсме депутатлар, кашны?... Утлар-сулар кичкәнгәме, яклап, газиз халкын, Рамазан ага язганнар - җырга күчкән ялкын...Рөстәм Яхин көйләгәне “Туган ягым” атлы, Ренат Ибраһимов аны илгә яңгыратты... Кызык, җырдан текст бунау ампутацияме? Ур(ы)нына яңасын тегү имплантацияме? Ә нишләргә , җыр җәсаде “яңа”дан баш тартса? Яки, алмашынудан соң асылын югалтса? Күмәкләшеп җырлаганда канатлана күңел , гимнның җыр булуы шарт, киресенчә түгел... ....Рөстәм әкә алды “Ока” , ул шулай зурланды, ә Рамазан Байтимеров бер кырыйда калды... Композитор агаебыз күчкәч бакыйлыкка, яңа текст өчен бәйге кузгалды бар хутка... Әҗер ике йөз мең тәңкә, гимн өчен , димәк, татар әдибенә мондый форсат тәти сирәк...Йөз дә сиксән ике шигырь сынашты ярышта, утыртканчы авторларны вәзгыять, галушка...Шагыйрь кызы әтисенең рухын яклый алды, автор буларак хокукын, хакын хаклый алды.Нәтиҗәдә бәйгечеләр төштеләр сагышка, гимн өчен яңа текст куелды тавышка ...Анысын кем язды, илнең былбыл кошларымы? Әллә бәйге рәисенең ахир дусларымы? Яңа сүзләр музыкага юлдаш булырлыкмы? Җаннарны уртак дулкынга көйләп корырлыкмы? Әҗер барып җитте микән, адресатка туры? Өлеш йолкып калмадымы бәгъзеләрнең кулы? Ошбу хакта кызыксынсак Дәүсоветка язып, авыртмаган башыбызга төшмәс микән казык?.. Җәбер, золым изгән җанны моң дәвалый бары, татар яши алмаячак җырларыннан ары.. Татар яши алмаячак, моңнарыннан язса, юкны-барны җыр, дип белеп, ялгышса, саташса...Сораулар күп , җавабын тик вакыт әйтеп бирер, милләтебез әле беркөн акбүз атта җилер ... Акбүз атта җырлап килер “Туган ягым” җырын , киләчәккә илтеп безнең күңелләрнең нурын!... Аның ошбу текстан аерылганын көтеп алдым һәм тамак кырып, теге, вокзал баскычыннан тәкмәрләү белән бәйле кыйссаны, алай-болай сары матбугатка эләгеп, каза күрүче кабаттан рухи травма алмасын өчен, мәгълүматлар базасыннан бөтенләйгә сөртү максатка ярашлы булмасмы, дип кызыксындым. Юк! – дип кырт кисте ул. – Бәлки ул тәкмәрләүне миңа Хак тәгаләнең бүләге санап кабул итәргәдер? Ничек инде? – дим, аптырашта калып. Иң яхшысы, син хәзер үк ул клиентыгызга, аның гафуын кабул итмәвемне җиткер. Мин , клавиатурада бармакларымны йөгертә-йөгертә клиентыбызны үпкәләтмәслек, бездән йөз чөермәслек сүзләр сайлап җөмләләр корыштыра башладым. " Бар да нияткә бәйле, -дип башладым җавабымны.-Сезнең ул тискәре гамәлегез явыз ният аркасында түгел. Сез котылгысыз хәлдә калгансыз һәм үзегез өчен уңай, зирәк чишелеш тапкансыз. Шуңа күрә мондый тапкырлыкны гаепләп булмый, ягъни, гафу сорарга сәбәп күренеп тормый. Клиентыбыз компьютереннән аерылмый җавап көткән ахрысы, шул минутта ук җавабы килеп иреште. Ләкин бит мин кемдер килеп үзем калдырган күчкә басканнарын хөҗерләнеп көттем, һәм ул кемдер шуңа басып тәкмәрләгәч, ләззәт кичереп , аҺахайлап көлдем. Мин меж кат гаепле. Каза күрүчем бәлки үзе минем белән элемтәгә керер? Күпме сораса да сорасын, хәлем җиткән кадәрен авырыксынмый тълщргә телим. Бу минем тормышымда бердәндер олы гаебем. Сират күперенә шуннан ничек тә шуннан арынып тәпи басасы иде. Кунагыбыз әлеге хатны укыгач пырхылдап көлеп җибәрде һәм җавапны шәхсән ирештерергә теләген белдерде. Аңа үз урынымны тәкъдим иттем. Тора-бара аның ни өчен серле елмайганы аңлашыла төште... Кадерле каза күрсәтүчем, коткаручым -дип башлады ул сүзен , һәм, – Мең -мең рәхмәтләр сиңа , дип дәвам итте.-Бу тормышта минем тарафтан башкаларга кылган гөнаһларны санап бетерешле түгел. Кайберәүләр хәтта туган җиребез һавасы агулануын да, сәйраннарда былбыл сайрауларын чучкалар чинавына алмашынуын да, Тукай яшәгән йортның ишелүен дә, татар мәктәпләренең ябылуына, җырларыбызның моңнан язуына, кемнәрнедер шәп эш урыннарыннан колак кагуына һәм башка бик күп нәрсәләр өчен теге яки бу дәрәҗәдә шәхсән мине гаеплиләр. Ышанмасаң, "Гөлҗәннәт-Гафур" сайтына рәхим ит. Анда минем хакта ни генә сырланмый. Һәм мин акланырга да җыенмыйм. Мартин Лютер әйтмешли, мин гаепле! Гаепне "мин гаепле" дип тану булмаса, бер ни дә үзгәрмәячәк, дигән Карл Маркс хөрмәт иткән ул монах. Әйе, мин синнән каза күрдем. Син миңа каза кылдың. Әмма миннән риза-бәхиллек юк.Булмаячак та! Бернинди хакка да! Мәңге бакый! Шул сәбәпле, синең барча савапларың минем активка күчә, ә гөнаһларым сыртыңа менеп утыра. Рәхмәт, кәнишне! Берочтан "Гафур-Гөлҗәннәт" ширкәтен оештыручыларга да баш иясе килә. Ач башак кына тырпаеп тора бит ул, ә тугы иелүчән. Сизеп торам, аларны орышучыларга да, каргаучыларга да кытлык булмас...Син дә шул исемлектә булырсың төсле. Тырышлыклары аркасында үзләре дә җәһәннәмгә ягулык булмагайлары..." Ул сөйли , ә кыяфәте әкрен-әкрен үзгәрә. Тора бара ул кәҗәгә ошый башлады...Мөгезләр очлы һәм хәтәр бөгелешле, тояклар да гүзәл кызларның биек үкчәләреннән ким түгел... Мин, котым алынып, "ак тәүбә, кара тәүбә, Гафур-Гөлҗәннәт ширкәтендә эшләүдән ваз кичәм", дип кычкырып җибәрәм. Уз тавышымнан үзем өркеп уянып китсәм, Насердин кордаш гараҗында , машина тәгәрмәче өстендә утырам икән. Ул үзе күренми, икенче каттагы төпсез иске диванында гырлап йоклап ята булыр ?. Капка ачык, машиналар тышта.. Ни күрим , Насертдин кордаш күршесенең кәҗәсе бәеннән ычкынып гаражыбызга кергән дә, ни өчендер миңа текәлеп карап тора, сакалын селкетеп, башын чайкаштыра. Бераздан эчкә җылы кергәндәй итте, ахры ул минем белән түгел, минем арттагы шүрлеккә кунаклаган чүлмәктәге яран гөле белән кызыксына ахры..... Сәгатькә карыйм, көндезге өч. Гараждан урамга чыгам. Монда һава арурак , рәхәт булып китте. Аптырап , текәлеп карыйм, Насертдин кордаш гаражының бернинди манарасы да юк. Тукта, тукта, , арткарак чигенеп бакканда, ерактагы мәчетнең манарасы аныкы сымак булып күренә түгелме соң?.. Машинамны барлыйм. Шөкер, бәрелгән сыдырылган җирләре киренми. Сигналына басам, тавышы көр. Ул арада кесә телефоным чылтырый. Хатын икән, Кайда буталып йөрисең инде тагы,ничә чылтыратып та җавап бирмисең, дачада казынасың ахры,баш күтәрми? Саграк кылан, билеңә төшмәсен. Кыстартабыз дигәннәре сукты . Иртәдән бирле аңга килеп булмый,-дим. Сөенче! Синнән бер мутон тун ! Безне кыскартулары бер уен гына икән! Ничек алай? Аңлатыбрак сөйлә әле кадерлем.. - Безнең "Газмазтаз" оешмабыз ООО дигән кереш белән башлана иде бит, "җавабы чикләнгән җәмгыять" ягъни мәсәлән. Хәзер барыбызны да аннан азат итеп, оешманы төкәндерәләр дә аннары гариза яздырып "яңасына" кабул итәләр. Яңа оешмабыз исеме Тазмазгаз булып үзгәреп, алда торган ООО урынына "П" куелачак. Нәрсәне аңлата соң ул "П"? Күршеләр талашканда урыччалап үтә еш кулланыла торган сүз түгелдер ич? Ничек шулай әйтергә телең әйләнә?Предприятие дигәнне .аңлата ул сантый баш! Ә ни пычагыма кирәк булды икән андый алмаш-тилмәш? Модасы шундый хәзер. Яңа оешма беренче елын налог түләми. Аннары өч ел ташлама каралган. Юкәдә икән чикләвек...Ә син каян белдең? Кабинетын җыештырганда, хуҗаның телефоннан такылдаганыннан ... Мине абайламаган булган икән. Беркемгә дә тишәсе булма, дип бик каты кисәтте. Китәсе кешеләр үз теләге белән китә бирсен, юлларына ак җәймә, ди. Машинамны кабызам да өйгә элдертәм. Хатын кайтканчы кичне ашны әзерләргә кирәк бит инде. Машинамның багажнигын ачсам, ни күрим, кемдер бер әрҗә шәраб калдырып киткән. Әрҗәдә " Pordone moi" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте штампы сугылган кош теле хәтле кәгазь кисәге ята. Шул кәгазь кисәгендәге, акча күчерер өчен генә, дип язылган телефон номеры да күрсәтелгән. Шул номерга биш тәңкә акча озатам да, саф намус белән чылтыратып, миннән кем риза бәхиллек сорый, дип кызыксынам. Гафу итегез" мондый мәгълүматны бирүне мәгъкүл санамый, чөнки, кемнәрдер "гафу итмим", дип киресенә катып, клиентыбызны рәнҗетергә мөмкин. Ә, гафу итмәве белән әле ул үзенә дә кәкере сугып,гөнаһ җыя. Дин бит ачу сакламаска,гафу итәргә, явызлык кылучыга изгелек белән җавап бирергә куша. Аннары бу күчтәнәчне Сезгә этлек эшләүче генә түгел, явызлыгыгызга изгелек рәвешендә сездән каза күрүче юллавы да ихтимал.. Сезнең мондый хәйләкәр ысулыгыздан шайтан ярсымасмы соң?– дип куйдым мин шаккатып.-Курыкмыйсызмы? Гафу итегез, без беркемне дә үпкәләтмибез.Һәм беркемнән дә курыкмыйбыз.Нәрсә белән бәхилләтүебезне исегезгә төшерегез... Алай икән.. Миндә янә бер сорау бар. Сайра! Әйтик үтә чибәр, чая чәчби иренә әллә кемнәр белән мөгез куеп яшәсә һәм моның "баҗайлары" сезнең оешма аша бер мәлне бертуктаусыз күчтәнәчләр яудыра башласа, нишләргә? Әйбәт бит инде. Интеккәннәренең әҗерен күрә башлый, ха-ха-ха! Кайчандыр журналист булып эшләвем искә төшеп, мин, ирексездән стандарт сорау салулыйм: Алга таба планнарыгыз нинди? Без хәзер һәр урында реклама рәвешендә "Гафу итегез!" тамгасын кадаклауны кайгыртабыз. Рәхим итегез! дигән язулы такталарны да Гафу итегез! гә алмаштыру турында Дәүсоветка канун проекты юлларга исәп. Намуслы налог түләүче буларак андый хокукыбыз, бар, чөнки.. Алайса налог түләү сезне хәсрәткә салмый? Әлегә юк. Алдагысын Аллаһ белә. Бер елдан "Гафу итегез"не "Ярлыкагыл"га алмаштырырга исәп. Аннары "Ара өзү"гә. Мөхәммәт Мәһдиевнең "Бәхилләшү" әсәре исеме дә кызыктыра. Дөньякүләм аренага чыксак "Pardone moi" дип тамгаларга ярар иде...Көннәрдән беркөнне, хактан да кыскартуга тарып, безгә килсәгез, "Гафур-Гөлҗәннәт" исеменә күчүгә дә, хи-хи-хи, карышмаска була... Каһкаһәле көлүдән колак чыңлый, баш чатный башлый минем. Үзем дә сизмәсәтән, автопилотта димме икән,катырка әрҗә өслеген каезлап ачып андагы бер дистә шешәгә аптырап карап торам. Тирән сулап көрсенеп куям. Нәрсә соң бу, инәңнең коерыгы? Нәрсә булыр бу? Бер данәсен кулыма алам. Шайтан алгыры, бу бит француз коньягы. Димәк кемдер миңа эшләгән җитди этлеген лаеклы күчтәнәч белән юдырмакчы. Яки, киресенчә, минем җитди җүнсезлеккә саллы җавап...Тәвәккәләп, дәмләп карарга карар кылам.. Шәт, ул-бу булмас, бөкесе ару күренә, җитмәсә үтә җете ялтыравыклы ука төрелешендә.. . P S . Хикәя тәмам. Кая юлларга дигән сорау туа. Дәүләт асрамасындагы, әдәби журналда бер бәянымны, техник белемле, математикасы төзек булганга үги санап микән, ун ел чират көттереп басканнары булды. Ислам тәгълиматы ачуланмаска, гафу итәргә куша ләбаса. Әмма, адәм баласы хатадан хали түгел. Ялгышыныла. "Дус-дошманга эч пошканнан бер-ике сүз" атлы тезмә әсәрем дә шуңа якты мисал : Ятлар, искәрсә дә сулышыңны,кайчан нишләреңне тоймасын ; елыйсы килсә, тыелып калсын,көләсе килгәндә, кыймасын.Җилең җилфердәтсен дошман җанын, типмә артына, тез астына,борыныннан кысып тартсаң, ярый,йодрык турыламый касыгына... Алагаем түбәсенә орма, җан тәслим кылу бар, белмәссең, нәфрәт шәмең сүнеп , көтмәгәндә,караңгыда калсаң, нишләрсең?Дошманнар бар чакта – син ак атта,каның кызган, әмма җан тыныч;Аларсыз калу – бушлыкка тару ,- бушлык шомлы, анда куркыныч.... .. Кирәк чакта табылмасалар да,көч бирә дусларың булуы.Син алардан уңу әле бер хәл,аларның да кирәк уңуы....Дус-ишләрең тойсын барлыгыңны,кайда, нишләвеңне белсеннәр,әйткән сүзләреңне санга сугып, берәр төшләренә элсеннәр... Дусларың шәплеген сәбәп итеп,саилче шикелле сузма кул ;көчләп ачтырган күздә нур булмый ,ихлассыз игелек – бәла ул... Дусларыңны җаның белән җылыт,җырың белән юат, белмәссең,гомер шәмең сүнеп, киткән чакта,озатырга килер берәрсе...Тулы канлы тормыш көткән чакта, дошманы да газиз, дусты да,әле алар һич тә көтмәгәндә урын алмаштыра еш кына... "Т Я" август 2022 ел ( бик нык кыскартып басылды.)

Комментариев нет:

Отправить комментарий