Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 30 сентября 2022 г.

МОҢ ЧИШМӘСЕ БЫЛБЫЛЫ

Яраткан газетабызның 8 сентябрь, 35 нче санында беренче биттә шагыйрь Роберт Миңнуллин фотосы урын алган. Сүрәт астындагы кыска язмада шагыйрь истәлегенә ул яшәгән йорт диварына мемореаль такта беркетелүе, әлеге вакыйгада республиканың рәсми җитәкчеләре һәм элеккеге президент М.Ш.Шәймиев катнашуы хәбәр ителә. Шәймиев М.Ш. шагыйрьгә багышлап үзе язган шигырь дә укыган. Ә аны мактап ясаган чыгышында ул "Роберт -Миңнуллин – иң талантлы шагыйрьләрнең берсе. Әгәр без аның иҗат юлына күз салабыз икән, безнең мәдәниятта ул алмаган бер генә премия дә калмавын күрәбез", дип тә әйткән. Кемнәргәдер бу җөмлә, "ул-хакимият сөеклесе иде ", дигән тасдыйкълау булып аңлашылуы да мөмкин. Яшерен-батырын түгел, кемнәргәдер ярап, ялап "уңыш" казанулар да юк түгел бит бу фани дөньяда...Шундыйрак, том арты томнар калыплаучы исемле-титуллыларны күздә тотып, шигырьләре җыр канатларына күтәрелгән Наил Касыймовның, андыйларның ичмасам бер юлын булса да хәтерләүче, искә алучы бар микән, дип ачынып язганы булды...Үземнең дә бу хакта татарча матбугатта (ТЯ, БГ) кайбер язмаларым дөнья күрде. Шуларга кушымта сыйфатында түбәндәге шигырьне сырлаганым да булды : КЕМНӘР   АЛАР?      Алда үтәлмәслек томан  –томаналык,      Ишкәкләре –батыйллык* һәм будалалык**,      Минбеләмлекләре киерелгән җилкән,      Фикерләре  чыга арттан, саркый үттән,   Әдәбият  сайлыгында   алар   күптән....                                     Мидәге сырларын инде вакыт сөрткән..   Саллары акмый, бүрәнәләре бүрткән.....        Маңгай тар, җан рәзил, авыз-борын  күпкән...              Күрче, Сократ,Хәйям булып  “уйланалар”, Милләт хадиме булып та кыйланалар, Болганчыкта балык тотулары  уңай ...  Исем, бүләк сосу  өчен  шулай кулай ...          Армый-талмый банкетларда сыйланалар,           Тел беткәндә китап санап  юаналар,           Йә, әйтегез,  тарих өчен  кемнәр алар?           Милләт тәнендә үлекле чуан алар...                                (*Батыйль -   бозык ,будала**-   ахмак, буталган, рәзил*-түбән, хур) Хәлбуки Роберт әфәнде хакимият сөеклесе генә түгел, ә милләтебез газизе дә иде... Инглизләрнең сәнгать эшлеклесе Уолтер Пейтерның "һәр чын сәнгать әсәре җыр булырга омтыла" дигән сүзе аның якты иҗатына үлчәп теккән кебек. Аның сүзләренә язылган "Яратыгыз", "Әнкәй безне Сөннән алып кайткан", "Әбиләр чуагы" кебек җырлар мәңгегә халкыбызның күңеле түренә узды санарга рөхсәт итегез... Роберт Миңнуллин белән танышлык күптән. Төзелеш институтында укырга кергәч, ул чакта университет студенты, булачак шагыйрь Рөстәм Фәйзуллин(Акъегет) белән дуслашып киттек. Рөстәм Акъегет яшәгән аерым шәхси йорт Казанда, Әмәт тавында урнашкан һәм шунда кич саен язу күәсе бар башлыча университетның татар филологиясе факультеты студентлары,инде булган һәм булачак шагыйрьләр - язучылар җыела, төзелеш студентлары өчен бөтенләй дә ят тема, вакыт-вакыт бөек булып танылу турында да бәхәсләшәләр иде. Мин башта, шаярталар ахры, дип уйласам, тора бара ялгышуыма төшендем. Аларга ансат иде шул, имтиханнары арасы озын, өйрәнгән фәннәре дә катлаулы түгел сыман, грамматика, КПСС тарихы һәм тагын шундыйрак предметлар...Бөеклек турында күпме кирәк шул хәтле хыялланырга вакыт җитәрлек. Ә төзелеш институтында төннәр буе сызымнар сызып, проектлар эшләп зык чигәсе, аларны кат-кат тапшырасы, өстәмәсенә бер сессиядә унлап зачет, биш имтихан. Фәннәре нинди диген: югары математика, югары физика, геодезия, сопромат, механика теориясе, һ.б. һ.б.ш.и...Һәр имтихан -үзенә күрә сират күпере. Кая ди сиңа бөеклек турында уй, кырыс остазларга форсат кына бир, һәр мәлдә кәҗә калдыру, надан икәнеңне раслау корылышында... Беренче ярты елда безнең курстагы биш төркем дүрткә калды, сабакташларымның байтагы имтиханнарын тапшыра алмый исемлектән төшеп калдылар... . Шундый кырыс атмосферадан бөеклек турында хыялланучылар компаниясенә эләгү сәер дә, шул ук вакытта тәнгә сихәт, җанга рәхәт тоела иде... Роберт Миңнуллин мин күргәндә инде бишенче курс студенты , шагыйрьлеге иҗатчы даирәләрдә расланган, абруе югары, ашыкмый гына бер җепкә теркәп сөйләгәнен игътибар белән тыңламый һич мөмкин түгел. Әлеге төркемдә тумыштан шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов та бар . Ул, иҗатташлары дулкынында үзен әңгәдәшләреннән бер яки ике баскыч югары куеп акыл сатмый, дөресен сөйләсә дә, алдашса да, рияланмый – бары тик һәм һәрвакыт ихлас. Инде армия хезмәте үткән, анда "бабайлык" мәктәбе белән якыннан танышкан, гәүдә тотышы, тавышы, салмак сөйләме белән бөек вә олпат күренү укталышындагы Марсель Галиев та авызына карата иде... Алга китеп әйтим, болар белән аралашу эзсез узмады ахры, диплом алып эшли башлагач, 1976 нчы елны "А-ууу!" исемле беренче хикәям "Идел" альманахында басылып чыкты. Тора бара Татарстан радиосыныннан Празат Исәнбәт, Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдиннәр укуында бәгъзе хикәяләремне илгә яңгыраттылар...Ә аннары сүзләрен һәм көен мин иҗат иткән "Тамчы гөл" җырына да чират җитте... Мөслимдәге юл оешмасында баш инженер булып эшләгәндә ике катлы гомуми йортта, ул чакта ВЛКСМ ның район комитетының икенче сәркатибе, киләчәктә балалар шагыйре булып танылачак Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән күршеләр булып яшәдек. Ул гаиләле кеше иде, ә мин – өйләнмәгән егет. Ял көне, төштән соң иде бугай, аңа Роберт Миңнуллин кунакка килгән булган, гармун уйнаганымны ишетеп, ишегемне шакыдылар . Фатирыма, чәй эчәргә дип микән, ә бәлки яңа язган җырым белән танышыргадыр , ике дус кыз сугылган чак иде. Роберт аларны күреп , тәмам үзгәреп куйды, йөзеннән елмаю бер дә китмәде, ниндидер комплиментлар да тәгәрәтте. Кызларның Әльфия атлы үтә чибәре , танылган шагыйрьне , «сез көләсез миңа карыйсыз да», дип, юрамалай оялган атлы кыланып ирештергәне һич онытылмый. Әлбәттә ул Һади Такташ язган әлеге шигырь юлының, " ә мин тиле, кочакларга әзер үзеңне" дип тәмамлануын күздә тотып, чем кара күзләрен кыса төшеп, аска караган булып, "театр куйды", иптәш кызына борылып, күз кысты... Мөслимнән туган якка кайтып Шәмәрдәндә эшли башлагач та Роберт әфәнде белән аралар өзелмәде. Мин төзелеш буенча урынбасар булып урнашкан магистраль газүткәргечләр идарәсе җитәкчесе Ришат Ихсан улы Нурисламов аның якташы булып чыкты. Шул сәбәпле, янә уртак табыннарда утырулар насыйп булды. Аның, татарча һәм русча басмаларда чыккан әдәби тәнкыйть мәкаләләремнән хәбәрдар булуын әйтеп, "кайчан чират миңа җитәр дип куркып, ут йөреп йөрим", дип шаяртканы дә истә. Әлбәттә андый "заказ" да булгач, җавапсыз каласа килмәде, мәртәбәле татарча әдәби журналда басылган пародияләремнең берсе аңа төбәүле булды. Менә ул : * * * Как жену чужую Обнимал березку Сергей Есенин Ялгыш каенны кочканмын, Мин аны син дип торам... Роберт Миңнуллин Сексуаль азчылык төрләнештә, Бозыклыкка дөнья ничек чыдар? Зоофиллар гына җитми иде, Пәйда булды каен ... кочучылар.... Роберт әфәнде уен көлкене, юморны тирәнтен аңлый торган зат, үзенең дә бәгъзеләрне этеп ега торган пародияләре бар, үпкә сапкы белдермәде...Ә " Татфак белемлеләр язган әдәби әсәрләр, шартлы рщвештә әйткәндә тагаракка салынган  сүз боткасы. Дөрес ул ботка төрле тәмләткечләр кушып "тәмле" итеп пешерелгән, кемнәр өчендер шәптер дә. Һәм аны күпме  киметсәң -кыскартсаң да, формага да эчтәлеккә дә зыян килми. Ә техник белемле әдипләр  әсәргә инженер-конструкторчыларча яки төзүче -ахитекторларча якын килә. һәм аларныкын ботка санап кыскарту әсәрләрен хәрабә хәлендә калдыра", дигән фикерләрем уңаеннан, мыек астыннан гына көлемсерәп, , " төзәтүчеләр" белән аралашырга, бәхәсләшергә, үз фикереңне уздыру өчен җай табарга кирәк, аерата киребеткәннәр белән җиңелчә якалашуга да каршы түгел, дип киңәш итте... Аны каләмдәшләре хөрмәт итте, шаяртып Моңнуллин дип тә язды кайсыдыр ..Хактан да иҗатының асылын моң, саф татар моңы тәшкил итә, җырларыннан татар моңы саркый. Роберт Мөгаллим улын халкыбыз да рәсми даирәләр дә зурлавына рәхмәттән башка сүз юк. Авыр туфрагы җиңел, гүре нур булсын! "ТЯ"сентябрь 2022 Рөстәм Зарипов, ШӘмәрдән бистәсе.

Комментариев нет:

Отправить комментарий