Быел кыска гына аралыкта “Татарстан яшьләре” газетасында бер темага дүрт мәкалә басылды. Моны укучы-язышучылар бәхәсе, полемика дип атарга ярыйдыр, һәм мондый ихлас фикер алышулар хуплауга лаек.
13 февраль санында Тәтештән Фарук Нәфиев, Арчадан Тәлгать Гомәровның яраткан газетабызда басылган мәкаләсенә мөрәҗәгать итеп, Аллаһка карата “яратты” урынына “яралтты” төшенчәсе куллануга ризасызлык, һәм шушындый гыйбарәне муллалар кабатлап торуына сәерсенү белдерә. Миңа калса, Фарук әфәнде мәсьәләгә юридик яклап якын килә. Чыннан да, чорлар дәвамында Аллаһка мөнәсәбәтле кулланылган “яратты” төшенчәсен “яралтты”га алмаштыруга җирлек юк. Татарстан мөфтияте тарафыннан республикабыз биләмәсендә кайбер намаз вакытларына үзгәреш кертелүе булды, ләкин “яратты” төшенчәсен “яралтты”га алмаштыру муафыйклыгы турында фәтва кабул ителмәде шикелле.
5 март санында Балтачтан Рәфыйк Шәрәфиев “Яралтканны яратыйк” исемле мәкаләсендә проблемага тел белгече буларак якын килеп, мәсьәләне “вак-төяк тел буталышы”на кайтарып калдыра һәм әлеге “ноу-хау”ны асылда яклап чыга.
19 март санында Балтачтан Фаварис Галиев “Яралткан да, яраткан да” мәкаләсендә Рәфыйк Шәрәфиев версиясен — берсүзсез хак, ә Фарук Нәфиев фикерен ялгыш дип белдерә.
Әлеге тема яңа түгел. Ошбу җәһәттән “Татарстан яшьләре” газетасының 2014 елның 3 июль санында “Әдәбият, хәлең ничек?” исемле язмамнан өзек китерү урынлы булыр дип саныйм: “Батулланың “Коръән тәфсире” ике ел дәвамында (“Казан утлары” журналы күздә тотыла) яңа әдәби әсәрләрне тоткарлау хисабына дөньяга чыгарылды. Әлеге тәфсирнең авторы, үзенең гарәп телен белмәвен һәм дини белеме юклыгын танып, төрекчә һәм татарча тәфсирләрдән файдаланып тәфсир тудыруын аны әдәби телгә якынайту ихтыяҗы булуда дип аңлатты. “Звезда Поволжья” газетасының даими авторы, галим Рафаэль Мөхәммәтдинов “Любителям открывать Америку в Коране” атлы мәкаләсендә әлеге хезмәттәге шәхси өстәмәләр хакында да искәртеп узды. Адлер ага Тимергалин “Мирас” журналында басылган тәнкыйди мәкаләсендә Батулла әфәнденең “Аллаһе яратты” дигәнне “яралтты” дип алмаштыруына катгый ризасызлык белдерде. Моңа кадәр татарча тәфсирләрдә барлык авторлар, барча дин белгечләре “Аллаһ яратты” дип язган икән. Тукайның да “Тәфтиләү” шигырендә “Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы” дип язуын искәртә мөхтәрәм әдип. “Яратты” — “сотворил”, ә “яралтты” — “зачал” була дип ассызыклый. Ислам дине “юктан бар итте” дип раслый икән, “яралтты” төшенчәсен куллану дин тәгълиматы нигезенә каршы чыга булып аңлашыла. Җомга намазларында кайбер имамнар, шушы хезмәт тәэсирендә, кайсы — “яратты”, ә кайсы “яралтты” дип ычкындыра башлады. Безнең Шәмәрдән мәчетендә бу хакта сүз чыкты. Саба мәчете имам-хатыйбы Илдар Яхъя фикеренчә, “яралту” фигыле нәсел үгезенә таман, ә Аллаһы Тәгаләнең галәмнәрне, җир-күкләрне, барча тереклекне тиңдәше юк мөкәммәллектә юктан бар итүен “ярату” төшенчәсе генә сыйдыра ала.
Бүген дини эчтәлекле китаплар еш басыла һәм аларда һәр ике төшенчә дә актив кулланыла башлады. Мин боларның кайсы дөрес, кайсы дөрес түгеллеген әйтеп бәхәсләшергә җыенмыйм. Моңа хакым да юк. Миңа калса, ахыргы сүзне Татарстан мөфтияте әйтергә тиеш.
Комментариев нет:
Отправить комментарий