Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 21 июня 2020 г.

Милициянең йөз кызыллыгы (дәвамы)

 Кавказ эзе 
       Таң тишегеннән кизү бүлеге хәбәр ала, «төн уртасында «Алексеевский» совхозы идарәсе бинасындагы касса бүлмәсен басканнар, тимер идәнгә эретеп ябыштырып беркетелгән сейфны кубарып алып чыгып киткәннәр». Сәгать үттеме икән, барча хезмәткәрләр «кызыл почмак» атлы, стена буйлап Брежнев һәм башка Политбюро әгъзалары портретлары урнашкан җыелышлар залында утыра идек инде. Болай да бәләкәй буйлы башлыгыбыз Марсель Гыйбатыч тагын да кечерәеп калган. Биш минут саен министрлыкның төрле бүлекләреннән шалтыратып: — Җинаятьне ачтыгызмы әле, нинди чаралар күрдегез, нинди версияләр калкыттыгыз, — дип йөдәтеп бетергәннәр. Безгә ярдәмгә политбүлектән бер хезмәткәр киләчәк, аны аэропортта каршыларга тиешбез икән. Җыелдык, сөйләштек, таңда ук җинаять кылынган урынга укталган оператив төркем кайтып җитеп, аның җитәкчесе Хәлил Әмиреч хәлгә ачыклык кертте: — Йөз мең сум эш хакы кайтасы булган, әмма банкта акча җитмәү сәбәпле, буш борылганнар. Сейфта ун мең сум тирәсе акча сакланган (заманы өчен зур сумма). Җинаятьчеләрнең акча кайтудан хәбәрдар булулары, хәл үзгәрүен искәрергә өлгермәүләре мөмкин. Сейфны кубарганда каравылчы урында булмаган, көндәгечә чәй эчәргә кайтып киткән. Әле ярый киткән, безгә мәет кенә җитми иде. Каравылчы һәм кассир безнең белән кайтты, алар белән Фәһим Рәшитеч шөгыльләнә. Сейф авыр, өч, яки дүрт кеше күтәреп алып чыккан булырга тиеш. Идарә янында туктап торган ике тәгәрмәч эзен гипс ярдәмендә төшереп алып кайттык. Эзләр комбайн тәгәрмәченеке булып чыкты. Совхоз механигы, «Нива»га да шундый тәгәрмәчләрне куйгалыйлар, ди. ГАИ егетләре райондагы комбайн тәгәрмәче куйган «Нива»ларны барлый башлады. Күрше районнар белән әлегә элемтәгә чыкмадык. Икенче көнне политбүлектән Мәмлиев Әнвәр Зиннурович атлы капитан килеп төште. Элегрәк комсомол комитетында эшләгән, өстенә бер җаваплылык та алмый, кирәкмәгән төшкә кысылмый, гомуми сүзләр белән генә сөйләшә торган, шома битле чибәр кеше икән. Кичен янә «кызыл почмак»та җыелдык. Мактаныр нәрсә юк иде. Беркемнән төпле сүз яки тәкъдим ишетелмәгәч, мөнбәргә башлыгыбыз Марсель Гыйбатыч чыгып басты. — Менә өч көн чабабыз, оперативниклар йокыны онытты, тикшерүче кабинетында йоклый, ә җинаять ачылмый. Политотделдан кеше ебәрделәр, ә толк юк. Менә Фәйзи абый син биредә иң өлкән кеше, милициядә эшли-эшли сыртың саргаеп беткән, ать (Гыйбатыч дулкынланганда үзенең мишәрчәсенә күчә иде), күзгә бәреп ать, мин кайда ялгышам и нәрсә эшләп җиткермибез? Фәйзи агай урыныннан торды һәм бер авык гадәтенчә уйланып, дәшми торды. Аннары тамак кырды һәм сөйләргә кереште: — Марсил Гыйбатыч, иң элек сезнең политбүлектән кеше килүдән файда юк дигән сүзегез белән килешмәскә рөхсәт итегез. Бик толковый иптәш килде. Төрлесен күргән бар, Казаннан килеп, эшкә аяк чалып, югары җитәкчелектә безгә карата тискәре мөнәсәбәт тудырып, бутап йөрүчеләрне дә күргән булды служба дәверендә. — Сез хаклы, иптәш партия оешмасы секретаре. Әмма ары таба сүзеңне милиция майоры буларак дәвам итсәң иде. — Әйтәм. Әгәр бу эш артыннан опергруппа гына йөрсә, эш чыкмаячак. Чөнки җинаятьчеләр тәҗрибәле, паспортларын төшереп калдырмаганнар. Хәзер уголовный розыск егетләренә тегеләр калдырган тәгәрмәч эзенә термометр куеп карап, эзләр суынган икән дип әйтергә генә калган. — Фәйзи агай, син әллә кая кереп киттең түгелме? — Хәзер, иптәш начальник, әз генә сабыр итегез. Әмма җинаятьне ачып була! — Менә шуны сөйлә син. — Була. Тик бу эштән беребез дә читтә калмаска тиеш. «Мин балалар белән эшлим», «минем эш паспорт тикшерү», «мин янгынга каршы көрәшәм»нәр булмаска тиеш. Барыбызның да конкрет эше бар. Хәзер һәркемгә берәр авылны бүлеп бирәбез, һәм барыбыз да урыннарга барып һәр кешедән рәсми кәгазь тутырып аңлатма алабыз. Кәгазь боткасы алдашулар булмасын өчен кирәк. Шунсыз булмый, чөнки барыбыз да юрист, алдашырга өйрәтәсе юк, һәммәбез дә һушлы, сораштым, нәтиҗә юк дип рапорт сырлап котылу бер нәрсә, ә бер пачка аңлатма төяп кайту буладыр чын эш. Иманым камил, әгәр райондагы һәр кешене сорашып чыксак, нәтиҗә булмый калмас, бер йә ике шаһит тапмый калмабыз. Марсель Гыйбатовичның караңгы чырае яктырып китте һәм ул: — Фәйзи ага тәҗрибәле кадр, дөрес сукалый, хәзер Хәлил Әмиреч һәммәгезгә эшне бүлеп бирә, сезгә вакыт бер тәүлек, иртәгә шушында төштән соң җыелабыз, «вакыт китте», — диде. Әлеге «җәтмә салып сөзү ысулы» нәтиҗә бирде, шул төнне, дөресрәге таң алдыннан мәхәббәттә аңлашып авыллары урамыннан йөрүче кыз белән егетне бәрдерә язып ак «Нива» узып киткән. — Машина тулы кеше иде, йөкләре авыр булгандыр, күпергә кергәндә юл чокырына төбе бәрелеп алды, — дигән күрсәтмә бирде гашыйк егет. Мондый мәгълүматтан соң янәшә-тирә райондагы ак төстәге «Нива»ларны барларга керештеләр һәм күрше районда җылы яктан килгән шабашчыларның да ак «Нива»лары барлыгы ачыкланды, җитмәсә ике тәгәрмәче комбайнныкы. Чагыштыру нәтиҗәсендә гипста сакланган эздәге һәм әлеге тәгәрмәчләрдәге аерымлыклар шактый охшаш булып чыкты. Шабашниклар туганнар иде, «берсен кулга алсак җитеп торыр, болар бер-берсен калдырып кача торган халык түгел», — дигән фикерне Хәлил Әмиреч әйтте. Әмма Казан белән киңәшкәч, икесен кулга алу хакында карар чыгарды. Кулга алынучыларның яшьрәге, Муса исемлесе, озын буйлы, гел мускул һәм сеңгердән торган егет ярты кирпеч салып корылган утын сараебыз дивары яныннан үтешли кинәт сикереп тибеп куйды һәм җимереп төшерде. Кизү бүлмәсендә дә капылт сикереш ясап түшәмгә түфлие эзен калдырып, һәммәбезне шаккатырды. Конвоир сержантлар моны саклап йөрткәндә кобурада көнбагыш түгел, ә Макар пистолеты булырга тиешлеген төшенеп, көрсенделәр... Сорау алулар нәтиҗә бирмәде. Берсен Казанга алып китеп карадылар. Тик болар сүзләреннән чигенмиләр, сейф турында берни белмиләр, ә кайдадыр тәгәрмәч эзе калдыруларын расламыйлар һәм кире дә какмыйлар. Имеш Муса «Нива» белән авыллар аша йөргәләгән. Рульдә йөрергә өйрәнү өчен төнне сайлаган. Осталыгы чамалы булу сәбәпле як-ягына бик игътибар итмәгән, күбрәк юлны күзәткән. Казанлылар да эш чыгара алмагач, башлыгыбызга: — Сейфны эзләгез. Сейф табылмаса боларны азат итәсе була, — дигәннәр. Тагын «кызыл почмак»ка җыелдык. Башлыгыбыз бу юлы да акыл эстәп Фәйзи агайга мөрәҗәгать итте. — Йә, Фәйзи абый, инде нәрсә дисең? Чыгарып җибәрәбезме җинаятьчеләрне, гафу үтенеп? — Андый нәрсә булырга тиеш түгел. — Ә сейфны каян табабыз соң? — Соң аны болар әллә кая куймаган, суга томырган инде. Паспорт өстәле башлыгы капитан Фарук Зиннәтовның чәрелдек тавышы яңгырады: — Җәмәгать, сизәсезме, Фәйзи агай бөтенесен дә белә! Үзе катнашкан ул сейфны урлаганда! Марсель Гыйбатыч дөртләп кабынып китте һәм Зиннәтовны «матур» сүзләрне мул кулланып сүгеп ыргытты. Фәйзи агай исә башлыкның тынычланганын сабыр гына көтеп алды. — Һе, суга ташлаганнар, — дип авыр сулады Гыйбатыч. — Бездә бит судан күп нәрсә юк, күлләр, буалар, җитмәсә «Ык». — Иптәш начальник, болар моны буага да, күлгә дә илтми, чөнки сейф әкәмәт зур, яр кырыеннан ташлый башласаң, күренеп, чыгып калырга мөмкин. Болар моны «Ык»ка томырган. — «Ык» та озын бит. — Ярдан төшерсәләр шулай ук чыгып кала торган була. Күпердән аткан булырга тиешләр, ә алар бездә ике. — Ике шул. — Аның берсе әнә генә. Анда өзлексез машина йөреп тора. Җәяүлеләр дә тик тотмый. Ә Сагындык авылы янындагысы аулак, агачтан ясалган, тәбәнәк. Болар бит безнең районга шул күпер аша килгән булырга кирәк. «Ык»ның агымы көчле, астанрак эзлисе булыр дип чамалыйм. Икенче көн әбәд вакыты җиткәндәрәк әлеге күпердән егерме метр чамасы аста эзләгән сейф табылды һәм аның эченнән бер эшченең ертык иске киеме, ә киеме кесәсеннән шабашчыларның адресы, исем-фамилиясе язылган конверт һәм хат та табылды. Дөрес, бераз җебегән иде алар, әмма экспертлар укырлык иде. Хәлил Әмиреч, судья белән прокурорны йә сатып алулары, йә куркытулары мөмкин, җинаятьче өендә тентү узмауны сылтаулап, эшне кире бормасыннар өчен кемгәдер анда барып, формаль булса да тентү ясап кайту кирәк дип белдерде. Фәһим, тиз арада шул төбәкне урап, шәпләп кунак иткәннәр үзен, алар бер дигән халык, дип кайтты. Эш судтан шома узсын өчен шаһит булуы отышлы, дип Хәлил янә үз линиясен бөкте. Һәм Мусаны бар гаепне үз өстенә алырга, ә туганнан туган абыйсын шаһитлык итәргә күндерде. — Ике кеше төркем чутлана, төркем белән китсәгез срок күбрәк эләгә, болай син ансатрак котыласың. Аннары син яшь, таза, авырлыкларга түзәрлегең бар, ә абыең кайта да алмаска мөмкин, — дип инандырган ул аны. Муса, берсүзсез ризалашкан һәм җинаять эше суд аша, Хәлил теләгәнчә, терекөмеш кебек тәгәрәп үтте. Дөрес, тикшерүче, шабашчылар белән башка шартларда вәгъдәләшкән диючеләр дә булды. Хәер, тел ни сөйләмәс. Ә эшнең уңышлы төгәлләнүе уңаеннан макталуга һәм бүләкләнүгә лаек хезмәткәрләрне тәгаенләгән хатны мин әзерләдем һәм имза салдыру өчен башлыгыбызга алып кердем. Гыйбатыч, иртәгә Казанга үзем барам дип алып калды. Катлаулы җинаять ачу өчен ярдәмгә җибәрелгән Мәмлиев тә искә алынган иде хатта. Озак та үтми министрлыктан приказ кайтты. Барыбызны да зурлаган министр. Тик нигәдер Фәйзи агай гына онытылып калган. Күрәсең, акыллы киңәшләре белән коллектив алдында уңайсыз хәлдә калдыруын Гыйбатыч гафу итмәгән, фамилиясен сызып аткан...                          Халык үч алучысы 
             Фәйзи абыйның кабинеты ифрат тар, Достоевскийның мәшһүр романында тасвирланган, табутка охшаш Раскольников фатирын хәтерләтә. Анда бер тимер сейф, бер өстәл һәм аның баш башына ике урындык сыйган. Тагын бер урындык өченче кеше өчен, анысы ишек катында. — Кемнедер көтәсез ахры. — Әнә кереп килә, — ди Фәйзи агай тәрәзәдән тышка ымлап. Мин сине хәзер бер дус белән таныштырам. Сиңа да Дәет Дарифулыч киләчәктә андый дусларның кирәге чыгар дип уйлыйм. Бу настояшший опер. Халык оперы... Капылт ачылган ишектән базык гәүдәле, бөдрә чәчләренә көмеш йөгергән мөлаем йөзле ир кеше килеп керде. — Шакып тормаган өчен гафу итегез, эш сәгатендә кәрт сугып ятмыйсызмы дип тикшерәсе иттем, сездәге кайбер сотрудниклар, бикләнеп шул уен белән мавыгалар, дип ишеткән бар. Исәнмесез?! — Гомерең озын булыр, Габделхак, синең хакта сөйләшә идек, бу безнең яңа зам — Дәет Дарифулыч. — Бик әйбәт. Менә синең өстән шикаятемне белдерим әле үзенә. Фәйзи картайды. Мин язганнарны рәтләп тикшерми, һәм хөрдәләп кенә җавап бирә. Түгәрәкләндермә күзләреңне, район башлыкларының Башкортстаннан май ташып, районның сөт планын үтәүләре хакында әйтүем. Куркасыз. Куркасыз егетләр беренче секретарьдан. Ә үзегез коммунистлар. — Синең мөмкинлекләр бер, безнеке — икенче. Фәләнкем әйтте дә, факт расланды дип нәтиҗә ясап булмый. Аннары синең жалобаң миңа килеп җиткәнче итәк-җиңне җыештырырлык вакыт үтә. — Сезнең хәлне дә аңлыйм. Фәйзи, әйт, тагын каян ташый алар ак майны, сөт планы һаман үтәлә бит. Ә Башкортстанга чыгып йөрүләр, минем сигналдан соң чикләнде кебек. — Шуны да белмисеңме? Чаллы ягында, «Круглое Поле»дәге склад белән элемтә урнаштырдылар... — Алайса шунда барып бер засада оештырмый булмас. Фотога төшерәм үзләрен. Ә син, төлке, тикмәгә генә ычкындырмадың бу информацияңне... Первыйны минем һөҗүм астында калдырып, берәр эре балык каптырырга җыенасың ахры? Прокурор яшь, яңа кеше, артык басым ясый алмый билгеле... — Син аның белән таныштыңдамы? Әллә өстәл дә суктың? — Сайлаулардан соң кереп чыктым. Өстәленә дә суктым. — Сарык булып яшәмим, арыслан булып үләм дидең инде?.. — Әйттем кәнишне. Энекәш, минәйтәм, син яшь кеше. Хезмәтеңне хыянәттән башлама. Узган атнада безнең сайлау участогында закон боздылар, кузгат эш, менә сиңа минем исемнән гариза! — Абый, аңлатып сөйләче, — ди бу, йомшара башлап. — Безнең участокта сайлауларда «беренче»гә 100% тавыш бирелде дип район гәзите язып чыкты. Менә гәҗит! — дим. — Шуннан ни? — ди бу. — Мин һәм гаиләм каршы тавыш бирдек, минәйтәм. — Сайлау комиссиясе эшендә хилафлык тапмыйм. Бәлкем сез хәзер генә шулай тыпырчынасыздыр? — дип карыша прокурорым. — Комиссиядә минем алдынгы комбайнчы улым утырды. Кыскасы, безнең участок рәисе районныкына шалтыратып: «Бездә ЧП, первыйга алты кеше каршы тавыш биргән», — дип әйтә. Ә «беренче»нең алтылы чыбыгы Дифгать Сираевның коты ботына төшә, артык бюллетеньнәр бармы, — дип сорый. Бар, ди рәис. Сал шуларны. Ә бозыкларын яндыр, юк ит, ди. Агаебыз үзе сөйләгәннәренең эффектын чамалар өчен әле миңа, әле Фәйзи абыйга текәп карый һәм дәвам итә: — Менә шундый хәлләр, Фәйзерахман. Прокуратурадан чыккач, шул тирәдәге каен ышыгына посып торам. Ярты минут та үтмәде, закон сакчысы атылып чыкты, як-ягына каранды һәм райкомга төбәп йөгерде. — Синең шикаятең буенча эш ачылмаячак, — диде Фәйзи агай көлемсерәп. — Бигрәк тә шәп. Миңа Үзәк Комитетка язар өчен җай ачыла. Бар бит КПСС Үзәк Комитетының «Гражданнарның хатларына, үтенечләренә игътибарлы мөнәсәбәт» турындагы карары. Шуның нигезендә мин теләсә кайсы инстанциягә хат язам һәм алар миңа мәгълүм срокларда җавап бирергә тиешләр, кулларын «по швам» куеп, миңа Хөрмәтле Фәлән Фәләнеч дип, түбәнчелек белән...              ГКЧПга алхәбәр 
         Телефон шалтырый. Райкомның хокук органнары белән эшләү йөкләтелгән инструкторы Гуляемҗанов кушаматлы Мөнәвир Гыйлемҗанов икән. — Карале Зәет, әле генә сыра кайткан. Синсез арткы ишектән кереп булмый. Тимерҗан абыйның да бик барасы килә, бәлкем шул тарафка шуышырбыз? — КПСС карарына каршы чыгу булмасмы соң? Хәмер эчәргә ярамый бит халыкка. Ә коммунистларга бигрәк тә. Указда, беләсеңме, ни дип әйтелгән? — Ташла әле юләр сатуыңны. Әйт, барабызмы, юкмы? — Фәйзи абыйны ияртүгә каршы түгелсездер бит, арт ишекләрне ул тагын да ансат үтә. — Сез икенче каттан төшеп, урамга чыкканчы, без килеп җиткән булабыз! Хактан да, киенеп урамга чыксам, Мөнәвир белән Тимерҗан абый килеп баскан. Тәмам сусаганнар, коргаксыганнар ахры. — Сәлам! — Сәлам! Кая Фәйзи абый? — Әз генә сабыр итик, хәзер чыгып җитәр. — Уф, егетләр, сезгә ияргән мин карт җүләр. Эш сәгатендә сыраханәгә баруыбыз Сәет Хәйриевичкә ишетелсә, бетте баш. Көн төшкә авышкан, караңгылы-яктылы мәл, һәм ябалак-ябалак кар ява. Урам уртасыннан ике исерек бара. Кочакланышканнар, авырдан атлыйлар. Минем формадан икәнне дә аңларлык хәлдә түгелләр. Безнең яннан узып, бераз киткәч, тазарак гәүдәлесе кырт туктый. Ә юкасы әлеге көтелмәгән манёвр нәтиҗәсендә сөрлегеп тезләнә һәм, ташбакага охшап, аркасына әйләнә. Әмма хәле бар икән әле, ничек кирәк, алай аяклана. — Апайлар, бу Болынкырмы? — дип сорый тазарагы. — Әйе. — Әйттем бит, — ди бу, юлдашына терсәге белән кизәнеп. Ә тегесе дәшми. Болар юлларын дәвам итәләр, әмма базык гәүдәле кабат туктап, юкасы кабат карда аунап ала. — Иртәме, кичме? — Кич. — Әйттем бит! — ди базык гәүдәле һәм юлдашына тагын терсәген күтәрә. Болар ничек кирәк, алай юлларын дәвам итәләр. Әмма озакка түгел. Ике-өч адым китүгә, инде юкасы туктый һәм инде көррәге карга барып кадала. — Стоп! — ди чандыр гәүдәле ир, бармагын иреннәренә куеп. — ГКЧПланды... Шаккаткыч хәл, әлеге әңгәмә ГКЧПга бер ел кала булды.   Мичкәләр арасында Ул арада Фәйзи агай да чыгып җитте һәм без урам тутырып сыраханәгә таба ашыктык. Райкомда парткомиссия рәисе вазифасындагы Тимерҗан агайның кылтаясы килеп китте ахрысы: — Нәрсә, егетләр, исерекләргә карата чара күрү әллә беттедәме? Сез бит форма кигән кешеләр, битарафлык күрсәтергә оялмыйсызмы? — дип сайрый башлады. — Борчылма, Тимерҗан Мирхафизәнеч, бу исерекләрне безнең сержантлар әллә кайчан тәрәзәдән күрде инде. Милиция бүлеге турыннан алып керү яхшы түгел, райком тирәсенә җиткәннәрен көтәләр булыр... Сыраханә мөдире мине күргәч балкып ук китте. Егетне сырага су кушканы өчен җавапка тарта башлаган булганнар. Шуның бертуган апасы минем уң як күрше. — И, Зәет абый. Яхшылыгыңны ничек кайтарыйм дип йөри идем. Менә әйбәт булды. Сез складка үтегез, хәзер яңа мичкә ачам, — дип өтәләнә егеткәй. — Әлбәттә, яңаны ачасың, әнәңне эт җыккыры малай. Дәү абыйларыңа су кушканын эчертмәссең бит инде, — дип сукранып куйды Фәйзи абый. Кара аны, икенче кат эләксәң, Дәет Дарифулыч әйтте дип тору юк, ишетсен колагың! Складның тимер рәшәткәле бәләкәй бердәнбер тәрәзәсеннән яктылык әллә ни төшми икән. Тезелеп киткән мичкә рәтләре арасыннан түргәрәк узып, шакмаклы ашханә өстәле тирәсенә урнашабыз. Ул арада сыраханәче егет алдыбызга икешәр бокал сыра китереп куя. — Сыра өчен акча алам, ә бу ярты — күчтәнәч, — ди ул һәм өстәлебез уртасына тантана белән бер шешә «Столичный» чыгарып утырта. Без карышып тормыйбыз, хәзинәдә барыннан җитешеп, тотасын тотып бетергәч, караңгы һәм шыксыз бүлмәдән тизрәк яктыга чыгарга омтылдык. Тимерҗан абый белән Мөнәвир сигарет кабызды һәм без салмак кына кайту якка атладык. Райпо идарәсенә җитәрәк барыбызны да уртак фикер биләве ачыкланды. — Егетләр, аракы Дәлифә складында. Тик ул аны райпо рәисе язуыннан башка җибәрми, — диде Фәйзи абый. — Кабинетында ут бар, сугылып чыгыйк булмаса, — диде Тимерҗан агай, кет-кет көлеп. Хозурына тезелешеп, берсеннән-берсе хәтәр ир-егетләр килеп кергәч, рәис каушап калды. — Бер-бер хәл бар мәллә? — дип ысылдады, кинәт тавыштан өзелеп. — Әлегә юк, — диде Тимерҗан абый. — Әмма безнең гозерне үтәмәсәң, дөнья хәлен белеп булмый. — Рәхим итегез, нинди гозер? — Безгә хәзер үк ике, юк, ике аз булыр, өч ярты кирәк. Рәис калтыранган кулы белән числолык битен йолкып алып, нәрсәдер сырлады һәм Фәйзи агайга тоттырды...   Исәнме, Мәүҗидә апа! Текә, тар баскыч буйлап икенче каттан төшеп барганда, Зәлифә очрап тора. Ул тулы гәүдәсе белән һәммәбезне рәттән стенага сылап уза. — Дәлифә, чәк кенә сабыр ит, үскәнем. Кая бик хәтәр ашыгасың? — дип эндәшергә өлгерә Фәйзи агабыз. — Түрә чакырта, — ди Зәлифә, дәү мут күзләрен уйнатып һәм райпо рәисе кабинеты ишегенә ымлый. Аннары калку күкрәген хәрәкәткә китереп тирән итеп бер көрсенә дә, юрамалый хафалы кыяфәткә кереп, аты-юлы белән, — и, Ходаем, тагын фәлән итәргәдер инде, — дип өсти һәм, чәк кенә түзегез, хәзер чыгам, — дип, кабул итү бүлмәсенә йөзеп кереп китә... Бернишләр хәл юк, көтәбез. Мөнәвир ниндидер мәзәк очрак турында сөйли. Шаркылдап көлешәбез. Тимерҗан агай гына көлми. — Сезгә рәхәт, — ди ул. — Сез котылдыгыз. — Соң, нәрсә аптырап торасың? Син дә барып кил койма буена. — Шту син. Әгәр берәрсе күрсә? Сәет Хәеричкә барып ишетелсә? Койманың теге ягында Мунча Мәүҗидәсе яши бит... Мәүҗидә дигәч, сискәнешеп куябыз. Хактан да хәтәр хатын. Ике бите кып- кызыл булып, кызышып, эссе бәреп, ә шәле астыннан саргылт чәчләре ташып чыгып, тузгып тора. Урамда узып барганда, теләсә кемне тәк дуамал туктатып, син фәләннәрнең кызын боздың, җирбит, төгән юньсезлекне эшләгән идең, анаң тегеләй, атаң мондый иде дип бөтен урамны сасытырга, кем булуыңа карамастан, йөзеңне җыртырга күп сорамый. Райпо складлары тирәсендә дә уралырга ярата: «Фәлән кемнәргә итәк астыннан нәрсә озаттыгыз, миңа да бирегез», — дип теләгән-теләмәгән әйберен алмый калмый. Ә Зәлифә чыкмый да чыкмый. Тимерҗан агайның да сабыры төкәнде, күрәсең, ул да без юешләгән такта коймага барып капланды... Тик маңгае белән койманы озак сөзеп тору насыйп булмаган икән, Мөнәвир, ап-ачык итеп: — Исәнме, Мәүҗидә апа, — дип куймасынмы? Тимерҗан абый «ә» дигәнче чалбарын төймәләп, безнең якка «ялт» борылып, тураеп басты. Әле бер, әле икенче якка каранды. Баксаң, Мөнәвир шаярткан гына, Мәүҗидә апа һич кайда да күренми булып чыкты. — Әле ярый беткән иде, — дип куйды Тимерҗан агай, сүрән генә. Ниһаять Зәлифә дә күренде. Шешәләр һәм закускага дип бер пачка печенье алып, мәдәният йорты артындагы бакчага киттек. Шундагы агач диваннарның берсенә чүмәшеп, мәҗлесебезне яңартып җибәрдек. Башта агач диван утыру өчен салкын сыман тоелган иде, ике шешә бушагач, зыянын тоймый башладык. — Егетләр, сезгә мине күтәреп алып кайтырга туры килмәгәе, — дип куйды парткомиссия рәисебез, уңайсызланып кына. — Сез нәрсә инде, Тимер абый. Бу суыкта моның белән генә кем исерсен? — Минем монда балак катты. Менә бу тәре, — Тимерҗан абый бармагын Мөнәвиргә төбәде, — менә бу җүнсез... Дурак. Тотлыга торган булып калсам шунда...             Кувалдин 
           Ул көн, каядыр тоткарланып, эшкә соңарып килдем. Бусаганы атлап узганда, иртәнге җыелыш тәмамланган, ә бер төркем хезмәткәрләр, таралырга ашыкмыйча, кизү бүлмәсе янында таптанып, мине көтеп торалар иде. — Егетләр бер-бер хәл булды мәллә? Кайда Марсель Гыйбатыч, машинасы күренми? — Ул прокурор белән бергә ашыгыч рәвештә Казанга китте. — Ә ник җыелып торасыз? — Дәет Дарифулыч, сед Кувалдинны белә идегезме? Беднең якташ. Чаллыда яши иде? Бик чибәр нәселләр инде, сеңелләре дә күд явын ала торган, музыка укытучысы. Кылт итеп ике-өч ай элек кенә ГАИ хезмәткәре, чи урыс егете Сергей Кувалдин белән саф татарча сөйләшеп торуыбыз искә төште. — Син өйләндеңме әле? — дигән соравыма: — Әй, б... к... марҗа алдым инде шунда, — дип биргән җавабы хәтергә килде. Егетләрнең кыяфәтләре шактый сүрән иде. — Кувалдинга ни булган? — Асылынган. — Китсәнә! Тиздән әти булам дип торганда. Ничек алай... — Алабуга-Чаллы юлында бер лихачны эзәрлекли. Теге буйсынмый. Ахыр чиктә тәгәрмәчләренә ата. — Һәм теге шофёр җан-тәслим кыламы? — Пычак та булмый. Машинасыннан йолкып чыгарып, Кувалдин моны бүлеккә алып кайта, беркетмә тутыра. Беркетмәгә кул куяр өчен ике пүнәтәй кирәк бит, үдегез беләсез, беддә генә шундый валакита. Японнарда андый нәрсә юк дип укыдым. Кувалдин ике удгынчы хатынны пүнәтәйлеккә күндереп алып керә. Чибәр, ягымлы бит, хатын-кыдга сүде үтә торган. Әлеге ханымнарның берсе корсаклы да икән. Беркетмәне ядып бетереп, теге хатыннар кул куя башлагач, теге лихач сикереп торып көмәнле хатынның корсагына тибә. Һәм Кувалдин, үден тыеп кала алмый, моның ияк астына сылый. Ияк чатный. Баксаң лихач дигәне бик дәү түрәнең малае икән. Кувалдинга прокуратурада да теш кайраучылар булган, аларның дусларын да правасыз калдыргалаган чөнки, үтенечләрен санга алмаган. Әнә беддә эшләп китте бит, Илсурның хатынына бәйләнгән Җамалыев. Шул анда өлкән тикшерүче икән хәзер. Кувалдинга әйткән бу: — Гаебеңне танысаң, судка кадәр иректә калдырам, югыйсә хәзер үк яптырырга кыҗрыйлар, — дигән. Кувалдин гаебен танып кул куйган да кайтып асылынган... Бүген күмәләр. Менә без, берничә хезмәткәр коллегабызны озатырга бармакчы булган идек, Гыйбатыч рөхсәт бирмәде. Асылынып үлүче солдатларны да төнлә күмәләр, андый үлем белән китүчегә хөрмәт юк ул, ди. — Прокурор барында шулай дидеме? — Әйе. — Ә нишләп ул барында сорадыгыз. — Нишлик соң, Дәет Дарифулыч? — Барыгыз. Марсель Гыйбатыч — мәнле егет, прокурор катында гына шулай әйтергә мәҗбүр булгандыр... Соңгы вакыйгадан соң әллә нишләп озак дәверләр кулга каләм алынмаган. Ихтимал, мин дә үзгәргәнмендер. Үзең өчен отышлы булмаган хәлләрне язасы да килми бит ул. Әмма, стаж тулуга пенсиягә аткарылгач, язмаларыма кабат әйләнеп кайтылды... Йомгаклый торган өлешкә тотындым. Моңарчы язганнарымда чынлыктан бигрәк шаярту күбрәк. Милиция мәктәбендә ул фәнгә дә өйрәтәләр бит. Ә менә бусы, соңгысы — чын... Бары чын гына...

Комментариев нет:

Отправить комментарий