Әни, әнә шул ярты кружка сөттән алган егәр белән, кар ерып, авылыбызга кайтып җитә, туры авыл советына барып, хәлне аңлата. Авыл советы рәисәсе аңа «кеше үтерүче» дип ташлана, өтермәдә черетәм, дип яный... Кызның әнисе Хәмдениса апа шунда була, яман хәбәрне ишеткәч, сыгылыплар төшә... Ат җигеп, кемнәрдер әни әйткән агач төбен эзләп китәләр һәм өч сәгать йөреп, тапмый кайталар. Янә әнине утыртып алып китә болар. Аның да өйдә ике баласы бар югыйсә, ачмы алар, тукмы – монысын тикшергән кеше юк... Агач төбендә калган кыз бала табыла... Бәхеткә, эт-кош тимәгән. Районнан милиция һәм табиб килеп җитеп, мәетне тикшереп, әнине гаепсезгә чыгаралар... Менә сугыштан мәрхүмә кызның әтисе Габделхәй абый кайтып төшә. Ә әни аның күзенә күренергә яхшысынмый, очраганда, барган җиреннән борылып, гел читкә тайпылу ягын карый. Ә беркөнне Габделхәй абый өебезгә үзе килә. Керергә рөхсәт сорый, исәнләшә. Аннары болай ди: – Мин сугышта йөз меңнәрнең кырылуын күреп кайттым, сеңлем. Газиз кызымның үлеме – шул фаҗиганең бер йомычкасы... Сиңа үпкә сакламыйм, синең бер гаебең дә юк, берүк миннән дә, Хәмдия апаңнан да читләшмә, кыенсынма... Бу хәлләрдән соң күп еллар узгач булды монысы, салкын кара көзнең җилле бер көне иде, без өч малай – авыл советы сәркатибенең улы Наил, мин, Габделхәй абыйның төпчеге Рәшит – бәрәңгесе алынган бакчабыз читендә учак ягып, бәрәңге пешерергә ниятләдек. Учагыбыз дөрли башлап, рәхәтләнеп җылынырга өлгермәдек, бакча башыбызда күзләре тонган һәм акайган өч-дүрт ир-ат пәйда булды һәм болар безгә таба атыла- бәрелә йөгерә башладылар. Качарга омтылдык, өлгермәдек, сүгенә-сүгенә эләктереп алдылар да, җилтерәтеп, каккалап-типкәләп, колхоз идарәсе һәм авыл советы урнашкан кәнсәләрнең әле миче дә чыгарылмаган, эшләнеп бетмәгән яңа ягына кертеп, өстән бикләп алдылар. Бүлмә суык һәм караңгы иде, берзаман тамак та ача башлады. Яшьтиләр безгә ашарга ипи белән алма алып килделәр. Тәрәзә борысы өстендә калдырылган арадан, кулга шырпы кертә-кертә, күчтәнәчләрне кабул итеп алдык. Вакыт-вакыт ишекне ачып, безне барлыйлар һәм яныйлар: имеш, район үзәгеннән милициягә, аннары өтермәнгә озатачаклар. Урнашкан бүлмәбезнең бер дивары артында бухгалтер белән читават шалт та шолт чут төймәсе тарта. Тәрәзәгә килгән дуслар әйтүенә караганда, минем әни безне яклап нидер әйтергә тырышып караган икән дә, «этлекнең башы – синең малайда», дип, аны тиз туктатканнар. Наилнең әтисе, гомумән, каты кыланды, үз улы дип тормастан, әле кертеп япканчы ук, аңа биргәләп алырга өлгерде... Ихтимал, сугыш инвалиды агай, янгын чыгара язуда гаепләнүче без фәкыйрьләргә карата нәфрәтле һәм каныбызга сусап ярсыган төркемне суыта төшү өчен, юри кырыс кылангандыр... – Әни белми минем монда икәнне, әни белсә, ничек тә коткарыр иде, – дип, авыр сулый Рәшит дустыбыз. Рәхмәт төшкере, Рәшитнең әнисе Хәмдениса апага кемнәрдер безнең хәлне ирештергән булып чыкты. Иелебрәк, ыңгырашыбрак атлый торган иде ул, авыр хезмәт елларыннан «сәлам» булып тәне, буыннары сызлагандыр, күрәсең. Әле әнисе урамда чакта ук, кәнсәгә кереп җитмәгән килеш үк, сыкрап сулыш алуыннан таныган Рәшит, күзләрен очкынландырып елмаеп: – Әни!.. – дип шатланып кычкырып җибәрде. Өчебез дә шәмәрешеп, колакларны ишеккә терәп, тын калдык. Ул арада Хәмдениса апаның ишекне шыгырдатып ачып, тупсадан кергәне, янә ыңгырашып куйганы ишетелде. – Нәрсә, – диде ул әкрен, йомшак тавышы белән, әмма һәркемгә дә ишетелерлек итеп, – бер кызымны үтергән идегез, инде улыма керештегезме?! Үле тынлык урнашты. Ул да булмый, ишек шартлап ачылды һәм без шунда ук азат ителдек. Бүтән ут белән уйнамаска сүз дә бирдерделәр шикелле. Рәшит сүз биреп мәшәкатьләнмәде, чөнки улын җитәкләгән, ялкын бөркегән күзләрен яшь каплаган ананы тоткарларга берәү дә йөрәксенмәде... Кымыз кыздыра ахры, дусларыбыз укучы малайлар сыман, кулларын күтәрә төшеп селки-селки, «мин сөйлим» дә «мин сөйлим», дип, Адмиралны бимазалыйлар. Җитди көндәшлек шартларында сүз дилбегәсе күрше авыл егете, һөнәри шагыйрь буларак танылып килүче Әмиргә күчте... – «Кеше барыбер кошлар нәселеннән», дип язган иде бер затлы шагыйрәбез, – дип кереште сүздән чәчәк ясый белүче уйчан дустыбыз. – Адмирал безне диңгез бүреләренә охшатып тост әйтте. Ә чынлыкта көтүдәге сарыкларга охшыйбыз түгелме? Менә бит әкәмәт, берәү керешкән тема башкаларны да үз кәлиясенә сөйрәп төшерә... Әниләр турында сөйләшәбез... Миңа ошый. Мин каршы түгел... – Ике ноктаны туры сызык тоташтыра, – дип куйды Адмирал. – Әйдә конкретрак. Әмир, аны ишетмәде дә бугай, тыныч кына башлаганын дәвам итте: – Сабый чакта кызлар, малайлар бергә, дөнья бетереп урамда уйнаганда, маңгайга-маңгай чәкешеп аласың һәм берәрсе авызын җәеп, «әнигә әйтәм мин сине», дип, сузып елап җибәрә. Чынлыкта, әнисенә кайтып әләкләүчеләр арабызда бик булмады да шикелле, ә ул сүз тезмәсе авырлык килү белән ихтыярсыз, үзлегеннән ычкына. – Ә кем бәхәсләшә? – Әниләр турында гыйбрәтле хәдисләр бар, байтак җырлар, әдәби әсәрләр иҗат ителгән, ә тирән мәгънәле әйтемнәрнең исәбе-хисабы юк. Безнең авылда «Ана – казна» дигәне әйләнештә йөри. Ягъни, һәркемгә чикләнүләрсез ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тупланган чыганак, – ул сиңа тормыш бүләк иткән әниең. Аның сиңа булган мәхәббәте – бетмәс-төкәнмәс һәм иксез-чиксез. Ул – һәрвакыт, син хаксыз булганда да, бөтен дөньяга каршы барып булса да, яклаучың һәм аңлаучың. – Килешәм, дәлше. – Башлангыч мәктәптә укыганда, сыйныфташым Сәлмән белән авыл клубында кичен, качып кереп, «Кодин» дигән фильм карадык. Ул да, мин дә, ни гомерләр үтеп, шуны оныта алмыйбыз. Хәтердә уелып калган эчтәлек болай: төрмәдә утырып кайткан башкисәр егет карт, саран әнисе белән тыныша алмый. Аны үзе өйдә чакта гел урамдагы эскәмиягә чыгарып утырта. Шул егет бер заман мәхәббәтен очрата. Нәтиҗәдә, әнисенә карата мөгамәләсе уңай якка үзгәрә. Ә бер кичне, ниһаять, өйдә яшәү хокукына ирешкән әни кеше кухняда чүлмәктә май кыздыра һәм сөйгән ярын уйлап, бәхетле елмаеп йокыга талган улының ачык авызына китереп шуны сала... «Бу – ялган, мондый әни булмый, ул бер җен карчыгы гына», – дип чатакама килде Сәлмән яшьти. Ихтимал, ул шулай булгандыр да, чөнки фильмдагы вакыйгалар граф Дракула ватаны Румыниядә бара. Бала чакта малай кеше сугышмый, тукмалмый гына үсми. Икенче класста парта өчен тарткалашканда, әлеге дә баягы шул дусның кулына карага манып яза торган ручка белән кадаганмын. Туган көнемдә котлау сүзе әйткәндә искә төшерде, рәхмәт яугыры. Батыр ярасыз йөрмәс, дигән юатулы мәкальне малайларга еш ишетергә туры килә. Кайбер чәүчәләк ата-ана, балалар арасына кереп, улының йә кызының дәрәҗәсен төшереп бетерә. Бу җәһәттән мине уңайсыз хәлдә калдырулар булмады. Хәер, бер тапкыр булды бугай, әгәр шулай дип әйтергә яраса. Унынчы сыйныфта район үзәгендә укыган чак, дүшәмбе көнне беренче дәрескә соңга калуны, шимбә көнне соңгы ике дәресне калдырып качуны җайга салдым. Әле кайсы атнаны чәршәмбе көнне дә соңгы дәресне «тозлаштырам». Хикмәте шул: интернатта яшәү туйдырды, күңел авылга, әни пешергән ризыкка тарта. Дәрес калдыруның янә бер сәбәбе – элегрәк безнең авылда «сөрән сугу» дигән гадәт бар иде. Киләчәктә армиягә алынуын күздә тотып, ир баласы булган һәр йортта мәҗлес уздырыла. «Алмагачы» көенә гармун тартып, җырлар җырлап, җиденче класстан башлап кәеф-сафа корып йөрибез, әй. Һичкем, болай ярамый, дип тыймый. Калдырган дәресләр шактыйга җыелган һәм кышкы каникул чорында педсовет җыеп, безнең ишеләрне акылга утыртырга ниятләгәннәр. Чакыртуга буйсынып, авылдан район үзәгенә килеп, туганнарда тукталдым. Педсовет кичке дүрттәме, алтыдамы башланды. Дәрестән качучы башка сыйныфташлар миннән акыллырак булып чыкты, берсе дә килмәгән. Көн тәртибе буенча алдан ниндидер ике мәсьәлә талкынгач, «десерт»ка мине уртага чыгарып бастырдылар. Мөнбәрдән минем гаепне класс җитәкчесе бәян итте. Каладан кайткан бер кыз белән кичен кинода очрашырга сүз куешкан идек, авылга кайтып җитеп булмаска охшап тора. Мәҗлестә һәркемгә тост әйттергәннәре сыман, биредәге «тамада»ның да исәбе – берәүне дә өлешсез калдырмау. Ә, бәлки, тәртип шулай куелган булгандыр, шайтан белсен. Мин инде, үз предметларын әйбәт белгән өчен, кайбер укытучыларым яклар, һич югы рәхимлерәк кыланыр дип өметләнгән идем дә, сыйныфташ кызлар әйтмешли, «чош сиңа». Бары тик трактордан укыткан Исрафил абый белән физкультура укытучысы Ильяс абый гына гомуми юнәлештән тайпылырга җөрьәт иттеләр. Байтак укучыларга исәп тотып туплаган «запаслар» бер ялгызыңа тотылгач, авырга туры килә икән. Түзәм, күз яше күрсәтергә исәп юк, алай да ике биткә «ут капты». Кайберләре сорау да бирә, әмма ык-мык җавапларымны ошатмыйлар. Өер белән дөмбәсләгәндә, дөмбәсләнүченең фикере, хаклымы-түгелме, өч тиен дә тормый, әлбәттә. Ышанмасагыз, Әхмәттән сорагыз. «Гаиләсендә дөрес тәрбия алмаган», – дип, «фаш» итүче табылды, ниһаять. Һәм шул мәлдә бүлмә ишеге шартлап ачылды да, анда әни күренде. Ул, беркемнән рөхсәт-фәлән сорап һәм исәнләшеп тормый түргә узды. Мамык шәле артка шуышкан, туны җилбәгәй ачык, күкрәгендә орден-медальләр планкасы, мәгариф отличнигы билгесе шәйләнә. Әнине биредә таныйлар, исемен әйтеп пышылдашулары колакка керде. Залда уңайсыз тынлык урнашты. Әни «хөкемдарларым»ны һәм «хөкем» процессы шаһитларын берәм- берәм күздән кичерде. Аннары әкрен генә сүзгә кереште: «Тавышыгыз урамда, педагог иптәшләр. Коридорда, ишегегез төбендә кәмит тыңларга техничкаларыгыз җыелган. Нәрсә бар анда дигән соравыма берсе, «өерләре белән бер малайның әнәсен өшкерәләр», диде. Мине өшкерәсез булып чыга инде, ягъни мәсәлән. Нормаль коллективта мәнсезлекне авызлыкларлык хет бер абруйлы шәхес табыла. Кызганыч, сезнең арада андый шәхес юк. Баланың көндәлегендә билгеләре әйбәт, класс җитәкчесенең аны-моны язганы юк, миңа мөрәҗәгать итүчегез кая? Кем хокук бирде сезгә укучы балага Линч суды оештырырга? Бу ниткән педагогик алым?» Әни җиңемнән эләктерде һәм, катгый итеп: «Киттек, улым. Монда бер акыллы кеше дә юк», – дип белдерде. Мин, «нишлим икән инде», дип, трактор буенча укытучы Исрафил абыйга борылдым. Ул күз кысып, елмая төшеп, баш селкеп, «китә аласың» дигән ишарә ясады. Әле генә умарта күчедәй гөж килеп торган бүлмә инде тып-тын. Әни мине җилтерәтеп диярлек алып чыгып китте. Ә тышта бурап-бурап кар ява. Әни авылның шәп атын җиктереп килгән. Ат тотучыбыз – шундый эшләргә җәлеп ителүче колхозчы Миңнулла абый иде бугай. Ат гайрәтле, төренергә дип чанага салынган толыплар зур үлчәмле һәм калын, якалары биек, җиде чакрым араны, кар бураннары туздырып, бик тиз кайтып җиттек. Сабыр холыклы әнинең шул чакта ни өчен күкерттәй дөртләп кабынуын үзем әти булгач аңладым. Берәрсе белән мәңге дошманлашасың килсә, баласы турында кыек сүз әйтү дә җитә икән. ...Әнием колхоз парторгы, бер үк вакытта мәктәп мөдире һәм укытучы булып эшләве, кайчак райком әгъзасы булып та сайлануы аркасында вакыты һәрчак тар булуы сәбәпле, сүзнең кыскасын сайлап, үтемлесен табып сөйләшә иде, мәрхүмә. Бермәлне, студент чагым, китәр вакыт җиткәч тә, әллә нәрсәсенә җыенып җитә алмыйм, ә аның мине озаткач, үз планнары булган, кырыс кына: «Кайткач кайтырга кирәк, киткәч китәргә кирәк ул», – дип ычкындырды. Үзе исә бик тиз китте. Бер көн дә урын өстендә аунап ятмады... Әмир хикәясе дә Адмиралны әллә ни кузгата, дулкынландыра алмады. Ул, бушап калган чәркә-касәләрне тулыландырып чыккач, шагыйребезгә борылып: – Безнең коллективны сарык көтүенә охшатуың ошамады, – дип куйды. Һәм: – Әйдә менә шушыны тотып куй да, сарык түгеллегеңне раслап, экспромт шигырь яз, алай бик акыллы булгач, – дип өстәде. Әмир, касәдәге кымызны бушатып, мыекларын сыпырыштыра- сыпырыштыра, янган учакка беркавым карап уйланып торды. Аннары акрын гына: – Акыннар гына «барган шәпкә» иҗат итә. Татарда андый практика юк бугай, – дип, икеләнүен белдерде. – Булдыра алмыйсың икән, халтурщик, дип мөһер сугабыз. Башкалар язганны алдыңа салып, шуны төрләндереп, балалатып, сагыш, ялгыш, язмыш, җан атам, яратам сүзләрен туглаучылар сыңары булып чыгасың. – Аһ, алаймы?! – Түгел икән, күрсәт талантыңны. Кем әйтмешли, чыгарып сал. – Әйе, әйе. Салып сөйләш! – Башта сал, аннары чыгар... Әмир янә уйга талды. Аннары теш арасыннан сыгып: – Алайса, менә монысын йотып торыгыз, – дип пышылдады: ... Кайчак хөкем итә якын дуслар, сөйгән ярлар, җиде ятлар да... Япа-ялгыз газиз әниең килә, сине араларга, якларга... – Караңгыда өченче сортка бата бу, давай, дәвам ит, – дип гөрләде Адмирал. ...Уңны-сулны тоймый чапты гомер. Юлга алсу гөлләр сипкәннәр. Җиңел икән яшәү дөньяларда, син дип шундый йөрәк типкәндә... – Ниндидер уртак калып сизелә-сизелүен. Бусы да түзәрлек, дип торыйк. Дәлше! ...Башны аска иеп торам әле... Сары яфрак күмә каберен. Яфрак өзелгәндә искәрәбез, газиз әнкәйләрнең кадерен.... – Тәк , шигырь шәп. Шуның өчен менә сиңа «Тукай» премиясе! – дип, Әхмәт әңгәмәгә кушылды. – Моны машинаңа тиз илтеп кил, – дип, «Токай» дигән язулы шешә сузды. – Әх, Сәлимулла юк. Шушы шигырьгә ятышлы көйне ничек тә укмаштырыр иде, мәрхүм, – дип уфтанып куйды Госман... – Егетләр. Әйдә, иртәгә Сәлимуллаларга сугылабыз. Аның бит абыйсы да бар иде... Әнисе үлгәндер инде... – Әйткән сүз – аткан ук! – Күчтәнәчкә башланмаган бер ящик виноград калды, – диде Әхмәт, шунда ук изге ниятнең матди ягын кайгыртып. – Зәет, мә, шуны багажнигыңа илтеп куй, ату онытыла... Акыллы әйтте, тиле йөгерде, дигәндәй, кушканны үтәми булмый. Әхмәт, дус кына түгел, турыдан-туры түрә дә булгач, уңны-сулны истә тотмый булмый.. Әйләнеп килеп табынга чүгәләгәндә, ул янә мине искәрде һәм: – Егетләр, әйдә, Зәетне дә сайратыйк. Әз сүзле кеше күңелендә ниләр бар икән, чыгарып селкесен! – дип тәкъдим кертте. – Селкесен, селкесен, – дип шаулашты дусларым. – Минем белән андый сөйләрлек хәлләр булмады, – минәйтәм. – Эшлим, хатын бар, балаларның үз тормышы, оныклар үсә. Әни исән, намазын укыштыра, – дип җавап күндердем, ык-мык килеп. – Йә, йә, ялындырма. Һәркемнең күңел сандыгында сөйләрдәй нәрсәсе була. – Элегрәк инде булды бу хәл, Әхмәт безгә килгәч, әнинең, «и йөргән булган идегез кабарынып, икегез тиң кемнәргә килеп каптыгыз», дигәне булды, – дип ычкындырдым. – Әйе, әйе, истә ул минем, – дип көлеп җибәрде Әхмәт. – Бибикамал апа – турыдан яра торган кеше. – Өченче балабыз тугач, «балага батырды» дип мыгырданганы истә калган әнинең. Күрәсең, ике бала бар чакта әле ул мине хатыннан йолуга өметләнгән... Бетте. Минем шул гына. – Бик әз булды бу, кече телгә дә йокмады. – Кымыз кызулыгы җитмәсә, менә монда француз коньягы да бар. Мә әле. Бәлки, шуннан соң телең ачылыр? Мин боларның басымына түзә алмадым, әлбәттә, француз сыеннан авыз иткәндә, Әхмәт чәнечкегә кадап сузган лимон кыерчыгын да чәйнәдем. Аннары, ипләп кенә, – Бәлки, сезгә Сәлимулла кыйссасы ярап торыр? – дип куйдым. – Бигрәкләр шәп булыр. – Әйдә, кереш инде, алайса таң ата башлады. – Ошатмасагыз, ярты юлда бүлдерерсез. – Килештек. Һәм мин Сәлимулла кордаштан ишеткәнемне такылдарга керештем...
Комментариев нет:
Отправить комментарий