Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 21 июня 2020 г.

Үзгә юлда (хикәянең дәвамы)

            Җилкәдән эш төште, дип җиңел суласак, ашыкканбыз, алып баручы зал уртасына үтә күренмәле, лотерея уйната торган җайланма чыгарып утыртты. Аның аңлатуына караганда, отучылар, сәхнәгә күтәрелеп, үз проектларын кыскача бәян итә, һәм андый бәхетлеләрнең гаризасы Мәскәүдә чиратсыз каралып, җәһәтрәк хәл ителәчәк... Калганнарга бераз сабыр итәргә туры килә, чөнки илдә безнең сыман һавадагы торнага өмет баглаучылар чутсыз, имеш... Музыка уйный башлады. Шуның ышыгында сәхнәгә хатларыбызны җыеп алган матур аяклы, нәзкәй билле сылукайлар чыкты. Башларына ак яулык япканнар, кызыл итәкләре кыска, шул ук төстәге түфлиләре биек үкчәле, ә иелгәндә- бөгелгәндә яшькелт бикиниләре чагылып китә. Берсе каядыр, ниндидер төймәгә баскан иде, үтә күренмәле барабан зырылдап әйләнергә кереште. Икенчесе, безгә артын куеп, музыка ритмына тирбәлгәләп, әйләнеш туктаганны көтә башлады. Туктагач, иелеп, барабан уемнан озаклап, йомры артын бора-бора, шар тартып чыгарды. Шарын учында әйләндерә-әйләндерә, залга күрсәтте. Сигезле санын абайладык. — Димәк, сигезенче рәттә утыручы ота, — дип белдерде алып баручы. Минем каршыдагы рәт бит бу! Эсселе-суыклы булып киттем. Барабан янә хәрәкәткә килде. Һәм, ни гаҗәп, туташ тартып чыгарган яңа шарда янә сигезле саны язылган иде. — Димәк, сигезенче рәт, сигезенче урын! — дип белдерде алып баручы. — Рәттән ике сигез. Казахчасы секиз-секиз була. Seх-seх, дисәк дә гаеп итмәссездер. Сигезенче рәт, сигезенче урындагы бәхетле зат, бире чакырыла! Рәхим итегез, гүзәл ханым, әйдүк, көтәбез! Кул чабыйк, дуслар, бүгенге кичәбезнең секс-символына! — дип гөрләде сәхнә хуҗасы. Калку күкрәкләре күлмәген ярып тышка омтылган, эре сөякле таза ханым, ашкынып сәхнәгә чыгуга, кулына микрофон китереп тоттырдылар. — Кем булырга телисез? — дип тапырыклады алып баручы. — Миңа барыбер, — диде ханым, артык исе китми генә. — Булсын кабинеты, машинасы, яхшы эш хакы, башка уңайлыклары, өстәмәләре. Нинди өлкәгә каравы мөһим түгел. — Белмәгән эш белән ничек идарә итмәкче буласыз? Комсомол оешмаларында эшләмәгән идегезме, алай-болай?! — Партия кая кушса, шунда бардык. Ә җитәкче булып эшләү, ике тиен — бер акча хәзер. Бу күп җирдә шулай. Белемле пенсионер урынбасарлар, кумасыннар өчен, рәхмәт йөзеннән, артларын җыртып үлгәнче тырыша. Урыныңа астан казып керерләр дип тә хәвефләнәсе юк. Мин бер үтә мокыт эре түрәне беләм. Ничек күтәрелгәнен әйтеп тормыйм, бәласеннән баш-аяк. Кичләрен, ләх исерек хәлендә, тән сакчылары машинасына төяп өенә кайтаралар аны. Кабинет ишеге төбендә утыручысы, кем килсә дә, йомышы белән кызыксына һәм эшне хәл итәрдәй карт-коры урынбасарларга озата. Бетте-китте. Алып баручы беркавым башын кашып уйланып торды. — Сигезгә сигез... Сигезле ике балдакны гәүдәләндерә, бу бит — кавышу символы. ЗАГС башлыгы булуга ничек карыйсыз? — Әйттем ич инде. — Ә шунда аяктан егарлык нинди яңалык кертәчәксез инде, теләгегезгә ирешсәгез? Ханым тамак кырды һәм гәүдәсен төз тотып, «ә без болай да булдырабыз», дигәндәй, мода күрсәтүче туташлар сыман «йөзеп» йөренә-йөренә сөйләп китте: — Дөнья әдәбиятыннан укып беләбез, фәхешханәләрдә хезмәт күрсәтүче туташлар, христианча күркәм исемнәрен кырыйга куеп торып, үзләренә ялтыравыклы, яңгырашлы кыска исемнәр алалар. Төрек сериалларыннан белдек, солтан хәрәмсарайларында хезмәт итүче, гафу итегез, печтерелгән ирләр дә мөселманча исемнәрен кырый калдырып, чәчәк яки башка назлы кыска исемнәргә тиендерелгән икән. Корабны ничек атасаң, ул шулай йөзәчәк, дигән әйтем бар. Татар юрап китерер, дигәне тагын. Милләттәшләребезнең байтагы газизләренә шундыйракларны сайлый башлады бит... — Җаны теләгән җылан ите ашый, — дип куя алып баручы, түземсезләнеп, — Нишләргә җыенасың, син шуны бәян ит? — Исемнәренә туры килгән эш урыннары хакында алдан кайгырта торуын үтенгән хатны хакимияткә күндереп!.. — Авызыңа бал да май! Тагын? — Туган теленнән ваз кичкән милләттәшләргә, аларның ана телен белмәүче балалары документына махсус тамга куюны гамәлкә кертәм. — «Зомби» дип түгелдер ич? — Юк, «зомби» да, «зобани» да дип түгел, ә «толерант» дип. Бездә бу хәзер шулай атала. Киләчәктә шундыйларга, аерылып торсын өчен, ниндидер өстенлек оештырасы иде... — Андыйлар хәзер бик күп бит... Бюджетка авырлык китермәгәе. — Трамвайда бушлай йөрү, мәсәлән?.. — Алар Казанда бетте түгелме соң инде? — Калды, бер-ике маршрут. Менә шунда барып, бушлай җилләнеп кайтсалар, кемгә зыян? — Мин каршы түгел. — Бәрәкалла. Залда көлешә башладылар, кемнәрдер кул чаба, хәлбуки урыны-урыны белән ризасызлык белдереп, сызгыручылар да табылды. Күрәсең, болары үзләре килделе- киттеле исем ияләре булды ахры. Яисә балаларына шундыйны ябыштырганнардыр? Нихәл итмәк кирәк, бездә бит ару гына саналган кешеләр туган теленнән ваз кичә, балалары арасында Тузик сымаграк исем йөрткәннәре дә юк түгел... Янә барабан әйләндерелде. Инде башка бер бәхетле, күзенә ак-кара күренми, алга ыргылды... Сәхнәдән бәхетле елмаеп төшеп килүче гүзәлкәйне җилкәсе белән әздән генә бәреп очырмады. ...Алып баручы әйтүенчә, бу уен әле төн уртасына кадәр дәвам итәчәк, имеш... Менә уртага ап-ап йөзле, сипкелле, сары чәчле, почык борынын сәхнә баскычына бәреп сыдыртырга өлгергән зат пәйда булды... Ул үзен аһәңнәр шаһы дип таныштырды, исәбе — опера, оперетта театрларын, музыкага бәйле барча уку йортларын, уртачасын, югарысын бер түбә астына кертеп, шуларга баш һәм түш булу, академик исеме алу икән. — Бүгенге сәхнә йолдызларына үзләрен җырчы дип санау гына җитми, композиторлыкка дәгъва итәләр, «Эт сөяккә бара», «Мәче багана башына бер менә, бер төшә» кебек аталышларга лаек корамаларын миңа ташыйлар, кайсы төректән «сөртә», кайсы һиндтән чута, урыс частушкасын йолкыштыручылар байтак, — дип башлады ул чыгышын, ашыга-кабалана. — Шуларның кәлҗемәләрен, оста ашчы ысулында, чит-ят тәмләткечләр дә өстәштереп, рухи азык сыйфатында сәхнәләргә, эфирга юлларлык хәлгә китерәм... Менә шундый татар моңыннан җәяүләп качкан хезмәт җимеше халык теленә «минусовка» дип кереп киткән... Шул «тискәре тамгалы» җирлеккә «йолдыз» җырлавын язу әле эшнең яртысы гына, фонограмма кулланышка әзер товар булсын өчен, аның тавышын төзәтергә, чистартырга, кытыршы җирләрен кыргычлап, җитмәгән төшләренә өстәштерергә кирәк... «Аһәңнәр шаһы», сүзеннән бүленеп, үзен тыңлыйлар, аңлыйлар микән дип, беркавым залга сөзеп карап торды һәм «кибәнен очларга» кереште. — Бик күпләр минем аркада әллә кем чутында хәзер. Аларны беләләр, мине — юк. Ә минем үзенчәлекле иҗатымның өслүбен һәркем танырлык, теләсә кайсы җырның очлам өлешенә, кайта-кайта, кат-кат кабатлану тегәм, башлам шулай ук кайтарып-кайтарып уйналу сәбәпле, фонограммага ияреп ирен селкетүче, шактый ара сәер елмаеп, тез сыгылдыргалап торуга мәхкүм. Кайсы берсе, аптыраганнан, әле уңга, әле сулга кулын сузып куя. Эфир, сәхнә аша татар галәменә мин тутырганнардан чыгып бакканда, Сәйдәш, Яруллин, Яхиннар иҗаты ташка үлчим, хәтта кушылышта, әллә бар, әллә юк. Хәзер аларга ихтыяҗ да калмады, потлары бер тиен. — Бәлки калдырылмагандыр? — дип кычкыра кайсыдыр, зал түреннән. — Ә нишләп бар эшләнмәләрегез дә такмакчыл соң сезнең? — дип кызыксынасы итә алып баручы. — Аларны, кукиш сыман, тик өч нотадан гына корыштыруыгызның сере нәрсәдә? — Соравына күрә тәкъдиме, имамына күрә тәкъбире, — дип кырт кисә җавап тотучы. — Сагыш-моң, авыр уйлар, кайгы-хәсрәт, язмыш катлаулылыгын җырга салу милләтебезне озак дәверләр йончытты лабаса, бәлки җитеп торыр? Татарга үз-үзеннән, үз рухыннан ял итәргә кирәк әзрәк... Ахмак — шат. Тиле — аннан да бәхетле, артына типсәләр, авыртмады дип куана... Табигатьтә аң юк, тик инстинктлар гына. Безгә яшәү хисен җуймау өчен гадиләшү лазем... Милләтне аңсызлык коткарачак. — Җырчыларыгызның фонограммаларны артык каты акыртуларына аңлатма бирмәссез микән? — Колакка катырак алар... Урысча әйтсәк, слухлары ташка үлчим... Менә табак битле, әкәмәт дәү, бәрәңге борынлы, йомшак тавышлы сүз алды. — Мин — танылган шагыйрь, — дип игълан итте ул — һәм, һәйкәл сыман катып, берара тын калып торды. — Исем-титулларымны, алган бүләкләрем исемлеген җепкә тезсәң, Самосыр тавына хәтле сузыла. Чыгарган китапларымны атка төяп карадым, тарта алмый. Һәм минеке сыман өслүб беркемдә юк! Ач-ялангач суфилар ысулындагы робагыйларның туклыкта иҗат ителгәннәре дисеңме, японнарныкы төсле өч-дүрт юллыкларны, самурайларның бусидоларын бар дип тә белми тәпәләгәннәре дисеңме, кыскасы, кайсын телисең, катыгын аша... — Шуннан? — Инде хаким партиягә кереп, депутат булып сайланып, парламентта гимнастика белән шөгыльләнәсем килә...

Комментариев нет:

Отправить комментарий