Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 21 июня 2020 г.

Үзгә юлда (хикәя)

                Яшерен-батырын түгел, үзгәртеп кору елларында милли азатлык даулаган митингларда мин дә канат ярып йөрдем һәм иҗтимагый үзәк оештырган шаулы корылтайларда да катнаштым. Мөнбәрләргә менеп, авызым белән «кош» тотулар насыйп булмады булуын, хәлбуки бәгъзе кыю, чынбарлыктан бәйсез карарлар кабул иткәндә, башкалар сыман рух киеренкелеге кичереп утыруым хак. Җөмһүриятебез биләмәсендәге барча милек аныкы гына булырга тиеш, дип теләктәшлек итүемне дә кире кагарга җыенмыйм. «Тели белсәң — теләк, тели белмәсәң — имгәк» һәм «Хыялларыгыздан сак булыгыз, алар тормышка ашучан», дигәннәре раска чыгар дип кем уйлаган? Ул заман мин, шәһәрчегебездә урнашкан, җөмһүриятебезгә күрше, башлыча урыслар яшәгән өлкәдәге берләшмәгә караган, стратегик мал белән эш йөртүче бай оешмада җитәкче урынбасары вазифасында идем. Фәрештәнең «амин» дигән мәленә туры килде ахры, шартлы рәвештә әйткәндә, фәлән йөз ат көчле трактордай идарәбезне, «Кырмыска» мотороллерын хәтерләткән җирле берләшмә аламасына «тагып», мөһерсез калдырып, бүлекчә дәрәҗәсенә төшерделәр. Озак та үтми гайбәт таралды, имеш, май яккан ипиле эш урыныңнан колак кагасың килмәсә, айныкын айга, каядыр, кемгәдер, күпмедер сәмән кертү сорала, рәтен ничек чыгарасың — анысы синең эш, закон нигезендә «саңагыңнан» эләктерсәләр, җавапны үзеңә тотасы, саранланып киреңә катсаң, «әнә барыр юлың» дияргә мөмкиннәр. Ә инде карусыз, җаен чыгара белмәүче «эш атлары»ның хезмәт хакларыннан, ике, өч япьле бухгалтерияне эшкә җигеп, «тиешлесен» басып барачаклар... Рас модасы шундый, каян килеп, кая китмәгән, диеште күпчелек... «Тот итен ашасыннар», диючеләр дә табылды... Ә бер ир-атыбыз, танышырга килгән баш түрәнең ни үзеннән, ни шкаф хәтле тән сакчыларыннан өркеп тормыйча, уйлаганнарын батырып әйтте... Әйтте һәм гаризасын атып, эштән китте... Ул китте, без калдык... Күрәсең, батырлык сирәк йөрәкләрне ияртә, ә куркаклык массаларны дагалый... Афәт бай техника паркыбызны сыпырып алып китүдән соң башланды. Инде кирәк саен кичә генә үзебезнеке булганны, ялынып, зарурлыгын исбатлап, гариза язып алу көненә калдык. Тора-бара, техника йөртүчеләребез артыннан, алтын куллы төзүче һәм ремонтчыларыбызны артыкка чыгардылар. Алар урынына җимеш сатудан арткан таҗик малайлары юлланды.... Алар юллады, ә эш сыйфаты өчен җавапны безгә тотасы... Аппетит ашаганда килә, дияргәме, берәм-берәм башка хезмәтләргә дә җитештеләр... Берәү үлми, берәү көн күрми, идарәбез кыерлануы хисабына яңа баш оешма көннән-көн котая барып, дүрт катлы конторасы ике канат үстерде, янәшәсендә катлы-катлы яңа корпуслар калкып, өстәл артындагылар бүлмәләргә сыймый башлап бүселде... Ихаталары чит ил маркалы, берсеннән-берсе кәттә җиңел машиналар белән тулды, сыймаганнары урамга чыгып, як-яклап тезелде... Безне «алу» хисабына әллә ниткән идарәләр, бүлекләр, үзәкләр хасил ителеп, һәркайсы, чыдап кына тор, әмер арты әмер яудырырга, ягъни «бүрәнә аркылы бүре куарга» кереште... Аларга баш итеп кем балалары, кем хатыны туганнары, кемнең нинди этлектә «янган» әшнәләре утыртылуы хакында тел озайтсаң, баш бетмәле... Ә йомышың төшеп, хозурларына барып чыксаң, ишек төбендәге әзмәвер гәүдәле сакчылар, чакырыпмы, үз ихтыярың беләнме килүеңне тәфтишли. Мең бәла белән бусагадан уза алсаң да, эш пеште түгел, кабинетлы «кирәкле кишер яфракларын» урыннарында табам димә, ярты көн зарыккач, пәйда булсалар, кабул итмәскә мөмкиннәр. Тапшырасы эш кәгазьләреңә, алар теләгәнне искә алып, төзәтмәләр кертим дисәң, янә бәла, урын тәкъдим итүче юк, коридорда, тәрәзә тупсасы төбендә юансаң, шул ышыгыңны күпсенеп кырын караучылар табыла, җыештыручы яки сакта торучы тамак төбе белән кисәтү ясарга да күп алмый... Бер тапкыр коридордан барам шулай, күземә күренә мәллә дип торам, каршыма атаклы киноактёр Ильминский тудырган образ, Эльдар Рязанов төшергән «Карнавал төне» фильмы каһарманы килеп чыкмасынмы! Һәм шул ук мәлдә махсус киемле ике әзмәвер әллә каян пәйда булып, җилкәләремнән эләктереп алдылар да иң якын бер бүлмәгә очыртып алып кереп, диварга сыртым белән сылап куйдылар, тыпырчыныр җай юк. Баксаң, коридордан баш түрә узганда, юлында аңа һичкем очрарга, күренергә тиеш түгел икән... Кайда сез, итагатьле әүвәлге җитәкчеләрем, яһүдләрем, урысларым, дип, бүре булып уларсың, валлаһи. Алары бит очраганда танып, исемемне, әтинекен дә кушып әйтеп, кул биреп күрешә, хәл сораша, чәй, кофе тәкъдим итә торганнар иде... Чуан өстенә кутыр дигәндәй, унөченче эш хакыбызны, башка өстәмәләребезне кыерлау хисабына, им өчен араларында бер татар кешесе юк, тик килмешәкләрдән генә гыйбарәт спорт командаларын асрамага алдылар... Җитмәсә, шулар уйнаганны эштән соң вахта автобусы белән калага барып тамаша кылу «бәхетенә» дучар ителдек... Әйттерерләр әллә ни, кайчан гына башларына күн бүрек, артларына гараж мөдиренең ямаулы кәнәфие төс яңа башлыкларыбызның фамилияләре Форбс китабына үрмәләде... Онытып торам икән, Мәскәүдән килгән «олы абзыйлар» катышкан җыелышка чакырылу бәхетенә ирешкәнем булды... Кадрлар бүлеге мөдирен «дирижёр» иткәннәр, башкала кунагы сөйләгәндә, ишарәсенә буйсынып, җиңелчә, уртача һәм көчле дәрт белән куллар чабып, узган гасырдагы утызынчы елларны «ял иттердек»... Хуш, татарча сүз байлыклары өтек-төтек, русчалары әлле-хөлле, кардәшлек, кавемдәшлек, әшнәлек җепләре аша бер-бере кендегенә берегешкән, умыру инстинкты куәтле милләттәш түрәләргә, янә килеп шактый җиңеләеп калган эш хакыма һәм яңача аралашу тәртибенә ияләшә генә башлаган идем, чираттагы җәйге ялымны бүлеп чакыртып алдылар да, имза куйдыртып, кулыма кош теле хәтле язу тоттырдылар... Анда «кыскартылуым» хәбәр ителә һәм эшләп тору өчен тәгаенләнгән ике ай дәверендә хезмәт биржасына исәпкә басу мөмкинлеге искәртелә. «Нәрсәләрдән кемнәрне ясадылар бит», — дип сукранучы төркем яныннан сөрлегебрәк узып киткәнем булды, шуны берәрсе күреп җиткердеме? Җылы якка ял итәргә юллама алгач, берләшмә карамагында яңарак булдырылган, әмма хезмәттәшләр күңеленә бер дә хуш килмәгән ял йортында, түрәкәйләребез кардәш ыруыннан, таныш-белешләреннән тупланган төксе персонал карамагында мәҗбүри дүрт көн түләүле иза чигү тәртибен ошатмыйча, сүгенеп төкергәнемне берәр юньсезе барып «саттымы», югыйсә?.. Шәһәрчегебез авыл советына карый һәм «кыскартылу»га дучар булучыларга гадәттә сыер саву операторы һөнәрен үзләштерү тәкъдим ителә.... Авылда эш бар анысы, әмма бит анда гомер бакый түләү ягы такыр: «Эш тә бир, акча да түлә, кызык икән син», — дип, көлдерергә яраталар... Аптыраганнан, бөек шагыйребез Дәрдемәнднең «сөт калыр, ватан китәр», дигән юлларын тәкрарлый-тәкрарлый, җөмһүриятебез башкаласына сәфәр чыгам... Ичмасам анда эшкә дәшүче язулы маңгай төртер таш баганалар адым саен... Иясез маэмай сыман шуларга «бәйләнеп» йөри торгач, тәки берсе күңелдә тычкан утыдай өмет кабыза алды. Җаваплылыгы чикләнгән «Айга менәсем килә» атлы фирма җирле милләт вәкилләренә теләсә нинди ранг җитәкчесе булырга юл ача, дип язылган, адрес, сеанс башлану вакыты һәм шактый саллы билет бәясе күрсәтелгән иде белдерүдә. «Асылынсаң асылын агачның асылына», — дип, тәртәләрне шул тарафка турыладым. Фирма, чорыбызга хас финанс пирамидаларының бүлекчәләре үрнәгендә, зарурлыгы чамалы булу сәбәпле, тышкы диварлары штукатуркасы чатнап коела башлаган ниндидер мәдәният йортын арендалаган булып чыкты. Фойеда буфет эшли, подвалына гардероб урнашып, бүрегеңне, исәнрәк булыр дип, үзеңдә калдыруга кодалыйлар. Рәхмәт яугырлары, өс киемемне алып калдылар тагы. Күрәм, минем сыман бәхет кошын койрыгыннан эләктерергә ниятлеләр байтак... Гамил Афзалчарак әйтсәк, «күтәреләм кабат вестибюльгә, башта бүрек, түштә галстук...» Аңлашылса кирәк, буфетны читләтеп узасы килми. Өлеш тәлинкәсеннән томаттагы килька кисәкләре капкалап, бер-бер артлы өч чәркәне авыштыргач, «бүре билеты» тоттыруларыннан күңелне изеп торган ачуташның эри башлавын, эчкә бераз җылы йөгерүен тоям... Ул да булмый, сеанска чакырып кыңгырау чылтырый. Фәкыйрегез, төркем агымы ихтыярына берсүзсез буйсынып, ярымкараңгы тамаша залына үтә һәм билетта күрсәтелгән урынны шырпы сыза-сыза, кулны пешерә-пешерә эзләп, тәгаенләп, «иярләүгә» ирешә. Менә залга ут эленә. Тик озакка түгел, түшәмдәге люстрадан саркыган яктылык челемнәре әкрен-әкрен сүрелеп, шомлы, күгәрек музыка яңгырый башлый һәм сүсәрә төшкән каракучкыл яшел хәтфә пәрдә, чыкырдаган авазлар чыгарып, як- якка ачыла. Сәхнә идәненнән урыны-урыны белән күтәрелә башлаган ак томанны ерып, кызыл пинжәк, ак күлмәк кигән, яшел галстук таккан, түбәтәйле, җыйнак сакаллы берәү кыйгачлап килеп чыга һәм ак, тигез тешләрен җемелдәтеп: — Әфәнделәр! — ди... — Барыбызны да бире килеп отуыбыз белән котлый, киләчәктә һәммәбез өчен дә бар да «окей» булачак, — дип, кулларын киң җәеп, баш бармакларын тырпайтып, сөенче ала. Зал ару хәбәрне озакка сузылган көчле алкышлар белән каршылый... Кыйссамдагы кайбер төгәлсезлекләр, төшереп калдырулар өчен алдан ук гафу үтенәм, чөнки буфетта тукталыш хәтергә сеңдерү сәләтемә төзәтмәләр кертте булса кирәк, әгәр дә биредә ишеткән-күргәннәрем, гомумән, төш кенә булып чыкмаса. Анысын да кире кагып булмый, чөнки хәмер ипле ятты, «бишенче нокта»мны төрткән кәнәфием тирән һәм йомшак булып чыкты, җитмәсә караңгыда да байтак утырылды, мәмрәп йокыга киткән булсам, мең гафу... Ни генә булмасын, исемдә калганнарны кыскача теземнәргә салырга рөхсәт итегез... — Мөхтәрәм җәмәгать! — дип тә төчеләнә сәхнәдәге көяз хадим. — Без Русия куенында яшибез. Ә һәр дәүләтчелекнең, мәгълүм ки, үз юлы. Әйдәгез, шул юлны тәгаенләүче алтын баганаларны искә төшереп узыйк. Тәүге багана — «Русьта эчү — күңеллелек ул», дип, Болгардан килгән ислам дәгъватчыларын нәүмиз итүе белән кавемдәшләре мәхәббәтен казанган бөек кенәз Владимир. Күңеллелек тарафдары, үзегез беләсез, православие динен хуп күреп, армый-талмый Русьне чукындыра, һәм шул изге нияттә Полоцк каласын яулагач, ул җирле кенәз кызын әти-әнисе, абый-энесе, ил күз алдында, сайлаган «үзгә юл» хакына микән, көчли һәм соңрак, үзеннән үч алырга ниятен сизеп, җәзалата... Төптән юан чыккан карсак гәүдәсенә, пеләш башына һәм әмерчел, гөбедән чыккандай тавышына караганда, отставкадагы таз майор булса кирәк, сикереп торып, сәхнәбездәге нотыкчыны тәкәллефсез генә бүлдерергә җөрьәт итте: — Ниткән милләтче саташуы бу? — Гафу итегез, хөрмәтлем, моны, Шәһри Санкт-Петербург университеты директоры, тарихчы-галим Валерий Возгрин шулай яза... — Әкият! — дип куя майор, әмма үз-үзенә ышанычы кими төшкәнлеген ахмак елмаюы фашлый башлый... — Әби патша заманында аның әлеге гөнаһы өчен тирәнтен үкенүен, тәүбә итүен сурәтләгән рәссамнар бәйгесе дә узмаган дисез инде алайса?.. — Җыен чыкмаган Питердан чыгар инде, — дип сукранып куйды таз майор, карлыгып китеп. — Питерга ризасызлык белдерергә кем дип белдегез үзегезне? Зал, гүелдәп, кичәбезнең алып баручысы шелтәсен шунда ук куәтләүне урынлы дип тапты. Дәгъва белдерүче каушады, сыртына тир бәреп, күлмәге аркасына ябышкан булуы да бик ихтимал. — Икенче алтын багана исә беренче православ патша — Дүртенче Иван, — дип дәвам итте сәхнә тотучыбыз, кулы белән майорга утырырга ишарәләп. — Улын җан тәслим кылуына тукталып тормыйм, чөнки залда ат дагалаганда, ботын кыстыручы бакалар булуы беленде... Сәхнә утчысы прожекторын майорның пеләшенә юнәлтеп алды. Чыгыш ясаучыбыз тәбәнәк көрсидәге графиннан кырлы стаканга салып су эчте һәм өзелгән сүзен дәвам итте: — Һәм нәкъ менә шул мәшһүр патша хакимлеге чорында җәмгыятьтәге югары катлам урынын «опричнина» дигән аталыштагы түбән катлам яулый. Инҗилдәге «һәм соңгылар беренче булырлар» дигән күрәзә аерым бер илдә әнә шул гайрәтле патша тарафыннан, Күкләрдән күрсәтмә буларак кабул ителеп, моңарчы күрелмәгән киңлектә һәм алымда гамәлгә ашырыла. Пётр Беренче — өченче багана, боярларының сакалларын бүкәндә чаптырып, ил элитасын сарай хезмәтчеләре, ихата кешеләре — двор-җан — дворяннарга алыштыра... Дүртенче багана, үзегез беләсез, Ленин бабакай. Ул да иске эздән тайпылмый әлбәттә, азмы-күпме кадәре түл җыйган, бәгъзе затлылыкка ирешкән өске катламны пыр туздырып ташлап, чүплек аксөякләренә югарыга хут ача... Бишенче багана — Сталин, шул сортның өскә калку үзлеген тойгач, бер-берсен әләкләп батыру форсаты белән тәэмин итә... — Шуннан ни? — дип аваз салды таз майор янәшәсендәге фил гәүдәле ханым. — «Үзгә юл» идеясе искермәде, мадам, — дип җавап күндерде кызыл пинжәкле, тигез тешле авызын беткәнче ерып. — Мин боларны кемнәрнедер гаеп итү, ирештерү өчен дип сөйләмим, таз майорларыгыз тыныч йокласын, ә бары тик теләге барларга кәнәфи табышу хакына, нәрсәне ак, нәрсәне кара дип кабул итү отышлы икәнен сеңдерергә мәтәләнәм. Сизеп торам, ничек итеп нинди дә булса фирманың, гәҗит-журналның, теле-радио, пароходчылык яки авиация компанияләренең районның, каланың, милли республиканың төрле номерлы җитәкчеләре була алу темасына күчүемне көтәсез. Әйе, бар шундый рәсми булмаган куәтле, барысын да хәл итүче, ахыргы сүзне әйтергә сәләтле инстанция. Безнең «Айга менәсем килә» фирмасы исә мәгълүм шартларда аның белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруга иреште... Күзгә төтен җибәрәме бу бәндә, чынын сөйлиме, аңламассың. Алай да тын алырга тукталыш ясавыннан файдаланып, урысның күңеле булсын, чукыныйк инде, дигәндәй, янә гөрләтеп кул чабасы иттек... — Монда кергәндә алган керү билетын, кәгазь-каләм салынган пакетыгызны югалтырга өлгермәгән булсагыз, үзегез теләгән дәрәҗәле вазифаны һәм шуңа ирешкән очракта ниләр майтарырга җыенуыгызны тәфсилләп, исем- фамилиягезне, адресыгызны күрсәтергә онытмагыз. Биредә кинокамералар да эшли, уңайсызланмыйча гына әйтегез әйтәсегезне, видеоязмалар шулай ук кая кирәк, шунда барып ирешәчәк. Сезгә ун минут вакыт бирелә. Башладык. Без пакетларны чаштыр-чоштыр ачып, кәгазь-каләмнәрне алып, ашык- пошык язарга керештек. Ун минут «ә» дигәнче уза икән, шул беленде. Язганнарыбызны һәм каләмне кире пакетка салып, рәтләр буйлап йөренгән, кыска итәкле униформа кигән, хат ташучыныкы сыман кыйгач каешлы сумка таккан сылу туташларга тапшырабыз...   Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.   "КУ" 4, 2015

Комментариев нет:

Отправить комментарий