Икенче бүлек
ИБЛИС ХОЗУРЫНДА
Фәнни эзләнү
Галиханның совхоз башлыгы булып эшләп китүе үзе бер әкәмәт. Исеме совхоз, асылда, үзбаш яшәсә мантымасмы дигән өмет белән, аптыраганнан «Йолдыз» колхозыннан башка чыгарылган бригада, ягъни утызынчы елларда ук, ә бәлки аннан элегрәктер дә, арурак кешенең беләге, дим микән инде, юанлыгындагы усак, юкә бүрәнәләрдән бурап салынган, эчтән-тыштан балчык сылап катырылгач, известь белән агартылган, әмма төс ташлавына да байтак гомерләр узган, түл түбәле, җиргә сеңеп утыручы, капка коймасы йә юк, йә авыш шөкәтсез өйләрдән гыйбарәт Шабан атлы урыс авылы иде ул. Яңа оешкан совхозга идарә бинасы итеп, район үзәгендәге мәдәният йорты бәдрәфен хәтерләткән, шуның кебек үк санэпедимстанция таләбе буенча ала-кола акшарланган каравыл өен тәгаенләделәр. Урамнары саз да чокыр, ә район үзәгенә барыйм дисәң, юлы — юк. «Халкы ялкау, үнәрсез, самогон чөмерәләр, кулларыннан өч тиенлек эш килми, ә лыгырдарга һәм шикаять юлларга булдыралар», дип зар елап, район җитәкчеләренең байтак колак итен ашаган мактаулы «Йолдыз» колхозы рәисе, әлеге авылдан котылуын ай буе «юган» дип сөйләделәр. ...Төн йокламый чиләнүләре бушка китмәде Галиханның. Баксаң, рәтле хуҗа булганда кем дә җир җимертеп эшли икән, район үзәгендәге мактау тактасында кепка кигән озынчарак йөзле, саргылт чәчле һәм зәңгәр күзле урыс агай һәм марҗа түтәйләрнең дә елмаюлы сурәтләре күренгәли башлады... Шабан үзгәрде, татарлаша төшеп, олайды, урамнары асфальтләнде, стадионлы һәм иркен спорт залы булган урта мәктәпкә, фонтан атып торган ихаталы мәдәният йортына, ике катлы, тышы мәрмәр оны белән штукатурланып, эчке диварлары полировка дип аталучы, өслеге ялтыравыклы, пычкы чүбен катырып ясалган такталар белән зиннәтләнгән идарә бинасына, бассейнлы балалар бакчасына, автоматика белән җиһазланган өр-яңа фермалар, гаражлар, техника төзәтү үзәкләренә тиенде, яшь гаиләләр өчен төзелгән йортлардан яңа урамнар барлыкка килде. Совхоз, үз көче белән район үзәгенә кадәр юл күтәртеп, чуерташ түшәгәч, өстенә битум агызып, асфальт ягып, «үтүкләүне» районның юл оешмасы хәл итте. Гомергә рәтле сулык күрмәгән авыл янәшәсендә балык күле хасил булды, хуҗалыкның карабодай басуларын читләүче каенлыкларны умарталыклар тутырды, мал асрыйм дигәннәргә нәфесе күпме, шулкадәр силос, печән һәм катнаш азыкны «К-700» тракторы белән өй борынча китереп, ишегалларына аудару гадәткә керде. «Асрасыннар, эшләсеннәр, мантысыннар, эшләп кеше үлми, терлек азыгы белән проблема булмаска тиеш», — дип куырды Галихан. Берзаман совхозда эчеп йөрүчеләр гел төкәнде. Директорның үзен исәпкә кертмәгәндә, әлбәттә. — Нишләп урып-җыю чорында берүзең урамда мондый хәлдә? — дип кызыксынучы район вәкилләренә аның җавабы гел бер булды: — Фәнни эксперимент бу. Мин Русиядәге авылларны чәчәк аттыру турында хезмәт язам, фән хакына кайбер сынауларны үз өстемдә үткәрергә туры килә... «Русияне татар гына рәткә кертә ала», дигән нәтиҗә чыгаручы да табылган Шабанда. Харитонов фамилияле отставкадагы подполковник авызыннан яңгыраган әлеге ачыш. Тора-бара яңа совхозда җиңел машиналарга ия булырга хыялланучылар борынлый башлый. Галихан, кызылармияче тапкырлыгы күрсәтә, машина җитештерүче заводлар белән уртак тел табып, кышын, мәшәкать кимегәнрәк чорда арзанлы эшче көчләрен шуларга юллый, юнь хакка итен, балын озата һәм совхоздашларын район өлешенә керми генә тәгәрмәчле итү җаена ирешә... Шулай инде, безнең авылның Минзифа апа әйтмешли, хәерченең алъяпкычына бер соскы җылы борчак салсаң, хисләнеп китә икән дә, борчагы чәчелә, имеш... Шабаннар рәхәткә чыгып яши генә башлаганнар иде, көннәрдән бер көнне капылт кына районда җитәкчелек алмашынып куйды... Чуан өстенә кутыр Яңа башлыкны өлком сәркатибе Ганиевнең авылдашы дип юрадылар, чөнки ул райкомны райкум дип әйтә, имеш... Башлыкка ияреп аның бер көтү яраннары килде һәм болар үз абруйларын яңа җирлектә ныгытуны урындагы уңганрак, фикере булганрак җитәкчеләрне типкәләүдән, тапаудан башладылар. «Биредә халык бик өркәк, катырак кычкырсаң, артларына да утыралар», — дип, чикы-чикы көлә-көлә мактанышты, куанышты якташлар үзләре генә калган чакларда... Аларга булышырга теләүче җирле «түзәм ич!»ләр (тузумецлар) дә табылды урыннарда һәм, шикаятьләр ташкыны хут алып, тикшерү оешмаларына, шул исәптән безгә дә эшне арттырды. Бер кичне Галихан фатирым ишеген какты. Байтак хуҗалыклар сөт планын үти алмый иза чиккән, чит өлкәләрдән ак май сатып алып кайтып, шуны әвеш- тәвеш ясап, «дәүләт алдындагы бурычларын» ничек кирәк алай каплаган бер вакытта, Галихан мәсьәләне урында хәл итү әмәлен тапкан. Халык контроле егетләре атна буе казына торгач, аноним хатта язылганнар раслана дип тапкан, өч центнерга кадәр сөт тапшыручыларга ул да литрына, башка хуҗалыклардагы кебек үк 22 тиеннән түләгән, ә инде ярты тоннага кадәр җиткезүчеләргә, базардагы кебек 30дан тамызган, аны да арттыручылар өчен бәя 50гә һәм тонна чиген үтүчеләр өчен 75 тиенгә сикергән... Халык контроленә ярдәмгә өстәмә көч, КПСС райкомының парткомиссия җитәкчесен дә юнәлткәннәр. — Нәфес бөек көч, миңа хөрәсәнлеккә чыккан кешеләрне игә китерү мөһим, татар игосы да игә китерү дигән сүздер әле, мин үз кешеләребезне җиргә беректерәм, дип чата-кама килгән Галихан. Ә нишләп хәзер генә ябырылдыгыз, нигә элек бер дә дәшми идегез, дип ярсыган. Ә тегеләрнең үз туксаннары туксан, моннан язмача аңлатма таләп итәләр, имеш... — Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, сиңа сугыласы иттем. Ниемә ниндидер анонимка аркасында дөнья кубара соң болар? Элек андый хәл юк иде, ләбаса, — дип сукранды алдынгы хуҗалык җитәкчесе. — Яңа себерке каты себерә, дип аңлап була моны. — Халык контроле белән парткомиссия инде атна буе казына. Чуан өстенә кутыр дигәндәй, сине дә китереп кушарга мөмкиннәр, имеш. Миңа нишләргә боерасыз соң инде хәзер? — Прокурор белән сүдияне мунчалар кертә-кертә, ничә еллар кунак иттең, фаразлап кына утырмасыннар, ярдәм итсеннәр!.. — Безгә материал килеп кермәде бит әле, диләр. Бер киресенә катса, уртак тел табу кыен, үзең сөйләшеп карамыйсыңмы, дип сиңа сугылырга киңәш итте акыллырагы... — Яңа хуҗалар алдында котлары ботларына төшкән, шуңа сылтау табып, боргаланалар. — Алай гына микән?.. Синдә компромат булуы да ихтимал, имеш. Аңлап җиткермәдем, әллә үзләрен, әллә мине күздә тоттылар. — Пычак йөзеннән йөри торган эштә бит, алны-артны, уңны-улны киртәләми булмый. Ә райкомның бюро членнары? Алар ничек? Очраганда сине кочаклап күрешәләр иде шикелле? Җил-яңгырдан ышыклыйлармы әз генә булса да? — Асларына җибәрүләреннән оялган сыман, очраганда йә читкә, йә аска карыйлар. — Аңлашыла. Берәрсе синең белән сөйләшсә, икенчесе күреп, әләкләргә мөмкин. — Кыенлык килгәндә беленә икән кемнәрнең кемлеге... — Асыл хакыйкатьне аңлавыңны хәерлегә юрыйк. Ә инде сөт белән әвеш- тәвешеңдә җинаять составы бар икән, безнең бер ГАИ җегете авылдашларына әйтмешли, «хәлегезне аңлыйм, но помочь не могу». — Нинди состав? Төзелештә аккорд премия системасы кулланыла, Зәет. Бу прогрессив ысул санала. Мин аны сөт җитештерүдә үзебезнең эшчеләргә карата да кулландым. Безнең хуҗалыкта һәр ихатада диярлек үзенә күрә капиталь кечтеки шәхси ферма хәзер. Малны күп асрыйлар, һәм терлек-туар люкс шартларда, хуҗаларының яратуын, мәхәббәтен тоеп яши. Шул абзарларны кушылышта күзалласаң, шактый мәйданда фермалар шәһәрчеге килеп чыгар иде. Ә андый шәһәрчекне авыл читенә чыгарып салыр өчен, беләсеңме күпме чыгым кирәк? Коммуникацияләр уздыруы гына да алтын бәясенә төшә. Юлын күтәрергә, капка-коймасын корырга, каравылчылар штаты булдырырга, белгечләр китертергә, ә алар өчен фатир мәсьәләсен хәл итәсе була... Әле бит һәммә корылманы карап, ремонтлап тәртиптә тоту бар. Һәм маллар ул очракта, яхшы дигәндә казарма шартларында яши. Эшкә барып кайту өчен дә артык вакыт сарыф ителә дигән сүз. Мал да интегә, терлекче дә эшерелә. Әле терлекче, караган малының авызыннан өзеп өйдәгесе өчен урлаша башлаячак. Сөткә өстәмә түләү, күренеп торган чыгымнар янәшәсендә төкерек кенә. Әле бит шул кызыксындыру аркасында бездә ел да терлекнең баш саны арта, нәсел эше яхшыра, һәр сыердан сөт елдан- ел күбрәк савыла. Син бит беләсең, җинаять составы өчен, усал ният булу шарт. Бездә, кайбер... кабакбашлар, ирек куйсаң, халыкның үз хуҗалыгында җитештергән сөтен кибеттәгенең чирек бәясенә җыярлар иде! Аларның нияте изге, минеке явызмы? Ә бит планнарны арттырып үтим, хезмәт хакы лимитына сыешам. Әнә, «Йолдыз» рәисен герой ясар өчен аңа планнар ел да әзәйтеп җиткезелә, һәм ул аларны беренче кварталда ук «үтәп», республика матбугатында һәр бирмеш ел мөрәҗәгать белән чыга... Мин, аннары Дилүс абый, тагын бер-ике эш аты бар әле районда, «Йолдыз» хуҗасы ишеләр йолдыз алсын дип кәҗә маебызны чыгарабыз. Эшләре дөм бармый торган хуҗалыклар, әрмән яллап, ничек шәп типтерәләр, ә? Үз татары эт чутында, аларга тишек тиеннәр генә оча, кызларын көньяктан килүче кара кавем бозып бетерә, нигә шуларда казынмыйсыз? — Синдә дә шабашчылар җитәрлек. Дөрес, синекеләр татар, әмма схема шул ук ич. Яшерен-батырын түгел, милициянең мондый җинаятьләрне фаш итү мөмкинлеге дә чикле. — Ә ник чикле? — Чөнки хәерче авыл клублары һәм мәктәпләрнең финанс эшчәнлеген, әнә, Казан карамагындагы текә КРУ инспекторлары тәфтишли, ә миллионнар туздыручы колхоз-совхозлар тирәсенә аларны якын җибәрмиләр. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе штатындагы, идарә башлыгы күрсәтмәсеннән карыш та тайпыла алмый торган бердәнбер исерек ревизор гына бимазалый сезне еллар дәвамында. Ә ул, кирәкмәгән полосага танау тыкмый гына түгел, безгә борын төртер өчен җирлек калдырмый, койрыкларын җыештырырга булыша... Менә синдә инде җиде ел шабашник Сәгыйдулла бригадирлык итә. Агызмаса да, тамызмый калмыйдыр? — Кулыма аннан тиен дә алган юк. Син минем эш өстәленнән беркайчан да ришвәт дип бирелгән тамгалы банкнотлар таба алмыйсың. Ә андый гаепне бүтәнчә дәлилләү әмәле әле уйлап табылмаган! — Кардан ак, судан пакь дисеңмени үзеңне? — Эш барсын өчен кемнәрнедер көйләми булмый билгеле. Ә Сәгыйдулла кирәк чакта тирәмдә урала һәм, әйтик ресторанда, официанкага яки бүтән өчен чыгымнарны үз кулы белән үз кесәсеннән, үз иреге белән чыгарып түли. Бәлки икенче юлы мин, яки башка мәҗлестәш түлидер? — Ләкин син үзеңне артык акыллыга санап, ялгыша күрмә. Олы абзыйлар кыздырып торганда кемне дә булса таш капчыкка җиткерүнең әллә ни катлаулылыгы юк. Кәшилүк булып йөрүчеңне дә койрыгына басып, сайрату җаен тапмаслар дип хаталанма. — Зәет Зарифулыч, син бит дөнья күргән кеше. Законга гына карап торсаң, авыл халкын хәерчелектән мәңге йолып булмый. — Ә бәлки авылда эш барырга тиеш тә түгелдер? Карл Маркс авылны идиотлар оясы дип санаган. Ленин, крестьяннан бау ишеп була дигән. Казанда, таныш тел галименнән ишеткәнем булды, крестьян сүзен татарчага тәреҗан дип тәрҗемә иткән... Ә менә син шул тәреҗаннарга якты көн тудырам дип азапландың... — Соң син дә авыл малаедыр ләбаса! — Авыл малае дигән төшенчәнең юридик мәгънәсе юк.... Китә белеп китү — Ау сезоны ачылды дисең инде, алайса? — дип куйды Галихан, авыр сулап. — Совхозың халкын шәп яшәтеп, район башлыкларын һәм бер очтан хезмәттәшләреңне, коллегаларыңны авыр хәлдә калдыруыңны аңламый идеңме? Килгән абзыйлар алдында икенең бере: яки үз булдыксызлыкларын тану, йә синнән арыну. — Их, булмады берәр җавапсыз эштә эшләп. Совхоз директоры бик җаваплы эш бит ул, Зәет Зарифулыч, — дип куйды Галихан, тирән көрсенеп... — Ә нинди җавапсыз эш бар соң бу дөньяда, син кызыгырдай? — Райкомның беренче секретаре, мәсәлән. Хуҗа булып «трай» тибеп йөри, берни өчен җавап бирми, ә бүтәннәрне утка тыга... — Утка тыгуы бер хәер, яманрагына турыламасын. Сиңа, бүгенге шартларда иң кулае — районнан чыгып таю. — Арттан түбәгә ормассыңмы соң? Ормаслармы? Хәзер бит күпчелек районнарда Ганиев койрыклары... — Хәстәрен күрмәсәң, анысы да ерак йөрмәс... — Соң, бәлки берәр акыл бирерсең? Салып сөйләш димме соң? Кая, берәр нәрсәң бармы? Суыткычта яртылаш башланган «ак» табылды, аш тәлинкәсенә банкадан тозлы кыяр бушаттым. — Хәзинәдә бары. — Исәнлеккә! — Сездә отставкадагы подполковник Харитонов... — дип керештем мин, кыяр кисәген йотып җибәргәч. Галихан маңгаена сугып алды, урыныннан җәлт кенә сикереп торып, тәрәзә янын урап килде. — Димәк, шикаятьне Харитоша сырлаган, — диде ул, йөткеренә башлап. — Ә бит мин аңа, җәяү йөрмәсен инде бу мескен дип, калдык бәягә совхозның «ГАЗ-69» машинасын сатмакчы идем... Тот ите ашасын инде, алай булгач. — Шикаятьне кем оештыргандыр, белмим. Белсәм дә әйтмәс идем, әлбәттә. Тикшерүчеләрең үзләре сырласа да гаҗәп түгел... Килеп ябышырга сәбәп кирәк, рас эш кушылган, үтәми булмый. Ә Харитонов әйбәт кеше. Дөрес, ялкаурак бераз, бүтәннәрнең терлек асрап, мантуларын авыр кичерә. Язса да үпкәли алмыйсың... Машина дип ымсындыргансың да сузгансың. Бүген үк күр шуны. Кысмырланма, эт күңеле бер сөяк, алып бар ярты әрҗә аракы. Сыйласын Усаклы авылының ферма мөдире Зәкиев белән ветфельдшер Нурыевны. Эшләре хөрти ул егетләрнең, чучка балалары кырылудан килгән зыянны өлешчә болардан каерып алалар. Шуларны кырый калдырды прокуратура. Бик уңай момент, сайратам дигән кешегә. — Тукта, мин бернәрсә дә аңламадым? — «Беренче»гә ияреп килгән баш ветврач Заһидуллин белән танышмы син? — Аның монда ни катнашы бар? — Сабыр ит... Менә шул Заһидуллин, Нурыев белән Дәкиев күз алдында әрмән бригадиры Погосяннан күпмедер акча алып, кесәсенә шудырган. — Шудырса нәрсә? — Әрмәннәргә төзегән ферманы акшарларга кирәк. Сиптергечле махсус машинага бу бер көнлек эш. Заһидуллин оешмасында андый агрегатлы машина бар. Баш ветврач шуны җибәрергә вәгъдә биргән һәм җибәргән. Менә шуларны яздырып аласы иде Харитонның кесә магнитофонына. Вәт, язманы алып каласың аннан, ә «Газ-69»ны, рас вәгъдә иткәнсең, бир, тилмертмә яхшы кешене. — Һаман берни төшенмәдем? — Минем исемгә шушы хакта аноним хат һәм магнитофон кассетасы салынган бандероль килә. — Кемнән? — Син оештырасың! — Миннән стукач ясап маташасың чтоли? — Тыңлап бетер. Хат авторы, әгәр чара күрмәсәгез, Мәскәүгә хәтле тәпилим дип яный! Миңа яный... Һәм шунда ук синең һәм Дилүс агай кебек булдыклы кадрларның хаксызга җәберләнүләрен бәян итә. Аныңча, сезне, нидер өмет итепме шунда, кысалар, бөгелмәгән өчен эзәрлеклиләр! Мин бит үзең яз димим. Харитоннан үтенсәң, сүзеңне аяк астына салмаячак... — Һәм син моңа законлы ход бирмәкчеме? — Юк, билгеле. «Беренчегә» «күчтәнәчегезне» күтәреп керсәм, ни диярсең? Сине, яхшылык белән районнан китәргә күндерү хәерлерәк булуын сеңдерсәм? Артыңнан ук түбәңә җинаять эше белән тондырмасыннар дисәң, юлы шушы. Заһидуллин бит беренчегә туган тиешле... Заһидуллинның үсәсе бар. Һәм «беренче»гә аның пычрануы кирәкми. Сине тыныч кына озату миңа йөкләнер дип фараз кылыйк... — Ә нәрсәгә дип син миңа яхшылык эшләргә булдың соң әле? Тәк, дуамал? — Юньле егет булганың өчен дисәм, җитеп торырмы? Килмешәкләрнең узынуы миңа да ошамый, дип тә өстисеме? Чират бит Зәеткә дә җитәргә мөмкин, рас мөстәкыйль кадрларга, үзең әйтмешли, ау сезоны ачылган... — Ә аңлатма белән нишләргә? Халык контроленнән бүген өч рәт шалтыраттылар. — Язмасаң, эт котырту була. Язсаң — утырган ботакны чабу. Яшьрәк чакта ат җигеп фермада эшләүче бер колхозчыны тоткарлап, вак караклыгы хакында протокол төзегәнем хәтергә уелып калды. Әбәдкә, брезент астына силосын, көрпәсен салып өенә кайтканда эләктергән идем. «Гаебемне таныйм» дип, менә бу турына үз кулың белән язып, кул куй, дим моңа. Язуын пажалысты, үзең мәтәштер, кул калтырый, минем сырлаганны эт тә таный торган түгел, сәнәк сабыннан нечкәне тоткан юк, имзаны кая кирәк шунда хет унны куям, аннары авылдашларны да шаһитлыкка чакырып хур итә күрмә, гаепне 200 пронсит таныйм, ялгышлык миндә, дип сиптерә бу. Икенче көнне сүдия каршына баскач, җен алмаштырды диярсең, күз дә йоммый алдаша, гаебен танымый. Баксаң, беркетмәгә дә, имза шикелле сырлап, «Алмадым» дип язган икән. Хет майлы буяу белән киндергә рәсем төшер — хөкем залы, мантия кигән сүдия аптырашта, терлекче мыек астыннан астыртын елмая һәм мин торам, формадан, кара коелып... Чыктык урамга. — Үпкәләмә, Мирзануров, акча да юк чак, мин ул курмыны көн дә алып кайтам, бүтән берәр вакыт тотып җәзага тартырсың, исән-сау тор, яме, — диде дә китте дә барды шул тапкыр кеше. — Шуннан? — Утырган да шуган. «Уң кулны каймыктырдым», дип аңлатманы үзләреннән яздыр да, «Әкият» дипме анда, бүтәнчәме «имза» сырла... Асылкош аягыннан эләкте, уен тузы бездә, дип куана торсыннар... Кодрәтле күренү бик күңелле, ахмак калулары бик яман...
Чүлмәкне өч тапкыр тутыру
Ай да үтмәде, Галиханыбыз исән-имин күрше районга күчеп урнашты. Аңа анда да хәерче һәм өметсез, бармый да, таралмый да торган хуҗалык тапшырганнар. Икенче көнне үк шул совхозның ферма мөдире кереп: — Малларга ашатырга юк, — дип зарланган. — Суй бер сыерыңны, — дигән Галихан. Һәм түшкәне машинасына салып, каядыр чыгып та киткән. Икенче көнне үк, әллә Бөгелмә элеваторыннан әллә Чаллыдагы ниндидер тегермәннәнме, «отход» исеме астында очсыз бәягә көрпәле он кайта башлаган... Яңа ел бәйрәмендә үз хуҗалыгында эшләүче өлкәннәрне, ә икенче елны Җиңү көнендә районның барча сугыш ветераннарын почта аша күчтәнәч тулы пакет юллап куандырган. Әздән күңел була, әздән хәтер кала, ди безнең татар. Аннары әле аның «олыласаң олыны, олыларлар үзеңне» дигәне дә бар. Кыскасы, Галиханны биредә күпләр, бигрәк тә «прастуй» халык үз күрә, сүзен тыңлый, зурлый һәм ярата башлаган. Ә илдә «үзгәртеп корулар» хутка киткәч, тумыштан бирелгән эшмәкәрлек талантына тагын да хут ачылган... Төрле калаларда кибетләр, кафелар, рестораннар ачкан Галихан, аракы заводлары төзеп, сафка бастырган. Әмма авылны да ташлый алмаган... Бакчы, нинди хан сараенда яшәп ята Дәүләтхан малае, шаклар катмалы... Чит яктан кайтартылган саргылт һәм аксыл кирпечләрдән чигеп салынган зиннәтле өч катлы йортның тәрәзә пыялалары, тыштан көзге булып күренеп «алдаша». Йорт артындагы офыкка ялганган зәңгәр күл дә, олуг көзгене хәтерләтә. Мине көткәннәр ахры, биек таш коймага бер өзеклек булып, челтәрле тимер капка ачык тора. Өй түрендә — җете яшел чирәмлек. Үтә күренмәле зәңгәрсу күпертмә түбә астыннан бераз баргач, киң баскычлардан өскә күтәреләм, холлга үтәм һәм әкәмәт зур Татарстан гербы төшкән, боздай ялтырап торган шома мәрмәр идәнгә аяк басам. Диварлар, беренче катта кытыршы йөзле эре, зәңгәрсу төстәге шакмакланган ташлардан өелсә, өске каттагылары чыршы борыслардан бурап күтәрелгән. Югары катларга алып менүче баскычлар иркен. Каен, имән паркет идәннәрдә аю, юлбарыс, тагын ниндидер шәп җәнлек тиреләре ауный, урыны белән калын иран келәмнәре түшәлгән. Зур авызлы камин каршындагы ханзакәдән асылташлар белән бизәлгән саплы кылычлар чыгып тора. Ә түрдә, төрле-төрле алтатырлар беркетелгән кызыл бәрхет эчлекле тәрәзә сыман пыялаланган күргәзмә тартма астында, камыштан үрелгән баскыч шүрлеккә берничә концерт гармуны кунаклаган. Күрәсең, бирегә халкыбызның сәнгать осталары да эзләрен суытмый... Юыну бүлмәсенә кергәч, көзгеләрдән ян-як, ас һәм өскә ябыштырылган төрледән-төрле тәтиләрдән, ялтыравыклы тотка һәм ырмаулардан кайтарылган нурлар чәбәләнүенә юлыгасың... Алтын йөгертелгән торбалардан гади генә су акмыйдыр кебек. Хактан да, составында көмеш кушылмалары бар дип табылган, Октябрь революциясенә кадәр аракы ясауда файдаланылган изге чишмәдән килә икән ул бирегә... — Ашханәгә үтик, — диде, шушы хан сараеның иясе Галихан әфәнде. Хатыны Фәридә ханым иң әүвәл алдыбызга коштабак белән җиңелчә тозланган кара сарык ите китереп куйды. Анысы белән эш бетүгә, табынга ак гөмбә ашы, аннары каз ите турап пешерелгән тирән эчле бәлеш килде... — Хәдистә ашказанының өчтән бер өлеше ризык тагын шул хәтлесе су, ә калганы һава өчен диелгән, — дип куйдым мин. — Ә синең бер савытны өч тапкыр тутыру турында ишеткәнең бармы? — дип елмайды Галихан. — Чүлмәккә башта таш, аннары ком, һәм су салыпмы? — Нәкъ... ...Колхозлашу елларында Дәүләтханны, кулак дип гаепләп, гаиләсе белән бергә чатнама кышкы суыкларда ат чанасына төяп сөрәләр. Хатыны да, ике кызы да, юлда үпкәләре шешеп, гомерлеген алып әрәм булалар. Егерме елдан соң алтмыш яшен тутырып кайта Дәүләтхан абзый туган авылына. Кара күн куртка киеп, кыекча кызыл яулык бәйләп, боларны сөрүдә башлап йөргән комсомолка кыз кияүгә чыкмаган, кырыкка җитеп килә икән инде, тота да шуңа өйләнә... Галихан туа... Алтмышка җиткәч, нәрсә дип бәби апкайттыгыз, тинтәкләр, диеп гаеп итүче әче телле авылдашларга: картайгач, улым минем тамагымны туйдырыр, әле минекен генә түгел, бик күпләрнекен туйдырыр ул, дигән Дәүләтхан ага.... Бәйрәм ашы — кара-каршы ...Хак әйткән... Менә мин дә аның улында сыйланып утырам бит әле. — Килүең әйбәт булган, — дип каршы алды Галихан. — Синең чират иде. Синдә сыйланган бар иде бит, бәйрәм ашы — кара-каршы булса яхшы. — Исәп тигезләшә дисең, алайса? — Безгә элегрәк үк аралашасы булган, — дип елмая Галихан. — ...Прокурор һәм сүдия белән бик әйбәт яшәгән идек, кана... — Икесен дә кесәгә салган идем дисең инде? — Эш кешесенә алар белән араны җылы тоту хәерле. — Синеңчә ничек, кесәгә салынмый торган прокурор була аламы? Галихан җитдиләнә төште. — Мин аңлыйм, — диде ул, ияген чайкаштырып. — Ике икең дүрт кебек сорауларга реакциямнән чыгып, алдашканмы, дөресен әйтәме, дип тәгаенләмәкче буласың? — Әңгәмәдәшеңнең ихласлыгына ышанмыйча торып, нинди җитди сөйләшү булуы мөмкин? — Ярый. Алайса, логиканы эшкә җигеп карыйк. Юрфакка укырга «төртми» кереп булмый. Конкурс су буе. Ә ни өчен зур? Кешене төрмәгә тыга торган вазифага каян килә шундый кайнар мәхәббәт? Эш хакы ул кадәр баш китмәле түгел ләбаса закон капчыкларының? Шик-шөһбәләргә, гайбәткә җирлек җитәрлек... Булачак хөкемдарларның остазлары кем һәм нинди? Ике пләмәш юрист булырга җыена минем, укырга керткән өчен дә буш итмәдек, сессия барышындагы имтихан-зачётлар өчен дә кыркыштыра торалар. Димәк, яңа пешкән хокук сакчыларының беренче адымы, остазларының шәхси үрнәгенә ияреп, белем эстәгәндә тоткан чыгымнарны кайтару икән, аклап булмаса да, аңлап була торгандыр?.. Ә башланган эш — беткән эш. Әйткән ди бит бер прокурор, безнең хезмәт хакы ташка үлчим, әле ярый отпускнойлар зур, дип. — Милиция пуля астына керә-керә каптырган җинаятьчеләрне дә коткара бит шул эргә сөмекиләре, — дип куям үзалдыма һәм тешләрем шыкырдавын сизеп алам. — Аннары безнең егетләр эштән сүрелә, ялгыш юлга да кереп китә башлыйлар!.. — Син сүрелмәгән идең дә, озаталар икән дигән сүз чыккан. Бәлки ачыктан- ачык сөйләшербез? Артка су кергәндә, адәм рәтле егетләрнең фикере кыйммәт йөри, шәхси тәҗрибәмнән чыгып әйтүем. Галихан, елмаеп күз кыса. Мин дә көлемсерим. — Һаман шул ахмаклык,беркатлылык харап итә... Бәлки ишеткәләгәнсеңдер, ничә еллар инде, һәр айны диярлек, бер «КамАЗ» машинасы югалды, ике «КамАЗ» машинасы югалды, дип гел хәбәр алып торабыз. Моңа артык ис тә китмәде, калада шундый көчле идарәләр бар, эзләсеннәр, тапсыннар, дия идек. Ә бер көн, завод капкасыннан чыгарылган безнең районга кайтасы ике йөк машинасы «эрегәч», әллә нәрсәсенә тыкшынасы иттем. Җинаятьләр эзләү бүлегендә сәләтле егетләр бар минем, йон төбенә төшә торган, текәләр арасында элемтәләре шактый гына. Өч көн дигәндә машина каракларын таптык, җиде кешене кулга алдык, гаепләрен көнендә таныдылар. Кыскасы, чибәр егетләрнең вазифалары бүленгән: кайсы машинаны кала читенә чыгара, кайсы шуны күрше шәһәргә куа. Анда кузов һәм двигатель номерларын үзгәртәләр, кабаттан буйыйлар, документларга төзәтмә кертәләр дә җылы яктан килгән кара малайларга тапшыралар... Еллар буе боларны борчучы булмаган. Кулга алган көнне үк өйләрендә тентү дә уздырдык, әллә ни мактанырлык байлыклар табылмады. Җинаять, беләсең микән, кылынган биләмәдә тикшерелергә тиеш, егетләрне икенче көнне бездән алып киттеләр. Һәм шуннан бирле тынычлык бетте. Комиссия арты комиссия килә, тырнак астыннан кер эзлиләр, эшләргә дә ирек бирмиләр, тегесен-монысын чокып чыгарып табалыйлар. Хәер, нәрсә сөйләп торырга, уңайсыз кадрларны аулау һәркайда бертөрле... — Сиңа болай да күп түзделәр. — Үзеңне бел инде. Татарстан гимны көе өчен Рөстәм Яхинга «Ока» бирделәр, ә син, урып-җыюда үзен күрсәткән комбайнчы малаеңа «Жигули» ачкычы тоттырып, асылда шулардан аһаһайлап көлдең. Дәү абзыйга кереп, әй уңган да инде бу Галихан, ниләр майтарып ята бит, районнарында президент итеп куярлык егет ул дип олылыйлар аны, диебрәк берәрсе кереп мактаса, беттең бит?!. Минем, гафу ит, алай ук чиктән чыккан юк әлегә. Ә тешләрнең үткенлеген чынлап торып бер сиздереп алырга күптәннән кыҗрыйм. — Гел сорыйсым килеп йөри, ни ашкындыра сине? Гаделлекме? Аңларга тиешсең, бездәге дәүләт милкенә кул сузу дип аталучы гамәл, ул бит Мәскәү атлы гуҗдан бер толыкман өлеш йолку гына. Үзәк, ил өлкәләренең җелеген суырып, аларның яшәү һәм исән калу шартын шулай көйләгән. Син байтак кыю һәм һушлы җитәкчеләрнең кулларына суктың. Ни пычагыма? Күр, машина каракларын ничек биеткәнсез, ай күргән, кояш алган. Әлбәттә, алар пешка. Син бит тузларны «яндыра» язгансың, инәңнең баш бармагы. Машина саткан акчаларның еллар дәвамында кемнәр кесәсенә акканын белмәскә, син бит дивана түгел. Нигә күрәләтә утка керергә? Нәрсә алгысыта? — Ау комары... Ишетүемчә син дә ауга хирыс. Лицензия алып, пошига, кабанга тәвәккәллисең дип беләм. Киек үтерүнең ни кызыгын табасыздыр, мин дә аңламыйм. Гөнаһлымын, бер мәлне хезмәттәшемә ияреп, аэрочанага утырып, үземнең дә җан кыярга чыкканым булды. Очраткан бүребез әллә ничә көнгә җитәрлек итеп, бүселгәнче туенган булган. Куабыз. Ул бичара коса-коса, йомышларын үти-үти интегеп чаба. Атып алгач, тиресен салдырыйк дисәк, тотар җире калмаган... Вәт шундый хәл... Ә җинаять кылган кешене аулау күпкә кызыграк. Бик көчле, зирәк, талант иясе шәхесләр очрый... Алыш дисәң алыш. Аларга ярдәм итүче «көчлеләрне» сүрелдерү, адаштыру исә сәнгать дәрәҗәсендәге уен. Мизхәт Исмаевны белсәңме?! Бөтен нәрсә буенча ялтырый бит инде, оешмасы ихатасын— түрен Яңа ел уңаеннан да иң матур итеп шул бизәтә, үзешчән сәнгатъ, спорт ярышларында да оешмасы гел беренчелекне тота. Беләсең инде. — Мидәкне әйтәсеңме?.. — Әйе. Вәт шуңа карата эш ачтылар бервакыт. Чакырганны да көтми үзе килеп, кабинетта ят кешеләр бар дип тә тормый тезләнде. Һәм аякка ябышып, акырып еларга тотынды. «Мин ятимлек күрдем, башны бетермә, ни кушсаң үтим, кемне сатарга кирәк сатам, ярлыка гына, бер юлга калдыр», — дип үрсәләнә. Бар, ычкын, күземә күренмә, — дип көч-хәл сөреп чыгардым. — Аны Казандагы башлыгы да эшеннән алып атарга омтылып караган. Алдына тезләнеп, елаган, дип сөйләделәр. Күзенә терәп, шул хакта төрттергән идем, Мидәкнең тамчы исе китми. — Мин бер тезләндем. Аның каравы миңа хәзер бүтәннәр мең тезләнә, дип аһаһайлап көлә. Үзеннән баш тарткан хатын-кызны да өч көн дә тотмый эшеннән куа, имеш... Һәм сиңа да ярдәм күрсәткәли дип сөйлиләр... — Мәгълүмати өлкәдә генә.

Комментариев нет:
Отправить комментарий