Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 21 июня 2020 г.

Үзгә юлда (хикәянең ахыры)

 ...Вакыт уза, сәхнә кыза. Ниндидер чалмалы, намаз вакытларын аерым бер төбәктә үзгәртеп, дини тормышны җанландырырга җыенуын сөйли башлагач, күк күкрәп, берара сәхнәдә ут сүнеп алды. Үзен сынчы дип таныштыручы, Тукайны, чорына карап, әле декабрист, әле большевик, әле хак мөселман итеп тасвирлауларга тукталып, аны шагыйрь буларак, пар атта җилдергән халәтен гәүдәләндерергә вакыт дип белдерде. Сәйдәш тә, сынчы фикеренчә, тәмәке төпчеге өелгән урнага сөялеп түгел, ә оркестр белән идарә иткән таякчыгына былбыл кунган гәүдәләнештә халык күңелендә яши... Ниһаять, шарлардагы саннар мин утырган ноктада кисеште. Чыктым яктыртылган мәйданчыкка, карап торам өстән аска. Гоголь әйтмешли, йөзләр күрәсе килә, ә анда танаулар, танаулар... Әллә нәрсәсенә тез буыннарым калтырый башлады. Алып баручы сөйләргә тиешлегемне искәртеп ишарәләр ясый. Кемдер әйткән иде, сәхнәгә чыккач дулкынлансаң, үзеңне — көтүче, залдагыларны сарык көтүе санап хис ит, дип. Итәрсең, бар. Сарыклар бердәм күзгә бакмый бит ул. Янә бер танышым, кемнәрдер алдында каушасаң, ике кулыңны чалбар кесәңә тык та бармакларыңнан кукиш укмаштыр дигән иде... Тукта, монысы бераз булыша шикелле... Йөткереп куям һәм ни булса, шул булыр дип, автоочыш халәтендә нәрсәләрдер такылдарга керешәм... Имеш, үзем хыялланган биек урынга менгереп утыртсалар, әүвәле түрәлек кәнәфиләрен тик конкурс аша яулауны җайга салам. Милли ясле, балалар бакчалары, мәктәпләр, милли университетлар ачыла, Сөембикә-ханбикәгә һәйкәл салына, һәм башка шуның ишеләр уңай якка хәл ителә... Залда утыручылар әйткән бер җөмләм саен пырх-пырх көлеп куялар, күрәсең, сөйләгәннәремне тапкырлау таблицасына иш саныйлар... Исәп бирешмәскә, тешләрне кыса төшеп, үҗәтләнеп дәвам итәм: — Төрле исем, бүләк, титул алучыларны, аларга шуны бирүчеләрне абруйлы жюри хозурына бастырам. Ничек алганнар, ник биргәннәр, эчтәлектән хәбәрләре бармы? ...Мишәр әйтмешли, «сүмәделәр бугай мине биредә». ...Төшеп киттем сәхнәләреннән... Кая ди кул чабу, урыныма барып җиткәнче сызгырдылар, аяк дөбердәттеләр... Бәлки хуплауларын шулай аңлатканнардыр, шайтан белсен... Менә тамаша мәйданына аркасы бераз гына бөкрерәк, чәче алдан коелып, тар маңгае киң күренүче, калын йөнтәс кашлы, озын йонлач куллы, урта яшьләрдәге кемсә күтәрелде. Ул сәхнә уртасына чыгып, артка почмак ясап авыша төшеп, авырлыгы үзәген тәгаенләде һәм, түш кесәсеннән тарак чыгарып, барлы-юклы чәчен, аннары куе кашларын тарап куйды... — Йә әфәндем, сезнең нәүбәт, сайрап җибәрегез! — диде алып баручы, авызын киң ачып иснәштереп. Кемнәрне, ничек итеп, нишләтергә җыенасыз? ...Монысы минем бакчага таш иде бугай, тарафыма бармак төртеп күрсәтеп хихылдаучылар табылды. — Әссәламегаләйкем, мөхтәрәм ватандашлар! — дип сәламләде яңа номинант чыңлап торган көмеш тавыш белән. Тамашачыларны гүя алмаштырып куйдылар. Гүя катгый әмергә буйсынып, залдагылар урыннардан кубып, алкышлый башламасынмы?!. Агайның тугызынчы рәттәге тугызынчы урыннан булуы шулай тәэсир итте, ахры... Ул, кулын сузып, туктарга ишарәли. Буйсыналар, шайтан алгыры!.. Мин дә буйсынам, инәңнең койрыгы!.. — Яшәсен икейөзлелек! Без бер күзәнәкле амёбалар түгел. Җитәкче өчен икейөзлелек ул — минимум! Кул астындагылар өчен тешләгәнен өзә торган бульдог булу кулай, ә өстәгеләр катында пудель булып сырпалану хәерле, — дип тезеп китте әлеге иптәш. — Яшәү моделен эт үрнәгенә каулау — менә нәрсә бу буталчык дөньяны тәртипкә кертәчәк. Иң әүвәле нишләргә дисезме? Иң әүвәле каравылчылар штатын арттырырга! Каравылчы, — гафу итегез, ул — эт вазифасы. Бездә алар һәр капка, һәр ишек төбендә, күбәүләп, өерелеп торырга тиеш. Җәмгыятьнең һәр күзәнәгенә эт рухы сеңсен! Эт ул, бик беләсегез килсә, тугрылык символы да. Шәп урынны эләктерү бер хәл, аны саклап калу өчен көн дә көрәшәсе. Тез астыңа бәрмәсеннәр дисәң, тугрылык уралышында калу хәерле. Кем әйтмешли, угры булсын, вәләкин, тугры булсын. Хакимият һәм интеллигенция. Аның да иҗади дигән төре шаукымлы. Халыкка безнеке түгел, алар сүзе кадерлерәк. Нишләргәме? Очсызларга аларны... Әйтик, җитештерү даирәсендә дәрәҗәле, һәрнәрсәне гади хәл итү юлын табарга сәләтле белгечләр була. Ә бит, беләсез, гади кеше тормышын артык гадиләштерсәң, бугазыңа үрелә башлавы ерак йөрми. Мәсьәләне катлауландыра, бутап бетерә торган эшем ияләре дә кирәк. Гавамны тулаем буйсынып кушканны гына үтәүчеләргә әйләндерү өчен, әйтик, укытучыларны һәр дәресен ничек укытуы, табибларны, һәр авыруны ничек дәвалавы, полиция хезмәткәрен кайсы җинаятьне адым-адым ничек эзәрләкләве турында көн дә бер калын дәфтәрлек хисап тоттырып аптырату аша хәл итеп була... Әдәбият-сәнгать өлкәсендә казганучыларны җимле тагаракка күнектерерү кулай… Агай туктап тын ала, түш кесәсеннән почмагы күренеп торган аклы, яшелле, кызыллы кулъяулыгын алып, тирләгән маңгаен корыта. Ә без, шушы ара, буш ара, дип тагын кул чабабыз. Ул таныш ишарәсе белән безне янә туктата һәм өзелгән сүзен ялгап дәвам итә. — Мине беренче җаваплы вазифага әти урнаштырды. Хуҗам, әти дусты да булгач, киләчәктә көндәшлек ихтималын кисәтеп, канатларымны кыркуны кайгыртмады... Үзем дә, әти сүзен сүз итеп, һәр әйткәнен абына-сөртенә үтәргә, һәр җил чыгаруына «ярхәмикалла» дияргә ашыктым. Бермәл сизәм, агаем шәхсән үзенә «мичкә» тәгәрәтсәләр дә, әллә ни чәбәләнми, әмма миңа берәрсе акаеп караса, бетте, җене чыга, ярсый, андыйны «ашап ташлавы» да ерак йөрми. Күрәсең, мин фәкыйрь койрык ролендә аның белән табигый ялганышка кергәнмен һәм миңа карата һәртөрле эләктерүләр, чеметүләр аның үзәк нерв системасына бәрә башлаган. Озын сүзнең кыскасы, теләгәнемә ирешсәм, үзем җитәкчелек иткән даирәдә әнә шул тәҗрибәм аша «койрык проекты»н һәр җәһәттә, тармакта хутка җибәрәчәкмен. Һәр шәхес койрык йөртүче һәм бер үк вакытта үзен койрык дип тә хис итсә, бу һәркайда тотрыклылык тәэмин итәчәк. — Гелән арт сан күрү һәм иснәү ялыктырмас дисеңме? — дип кызыксынды алып баручы. — Урыс шагыйре Андрей Вознесенский нәрсә ди? Бер координатлар системасында эт койрык болгый, икенчесендә — койрык этне, ди. Мин инде «эт»ләрне байтак селкештердем! Үземне дә йолкыштырганнары булды, шөкер... Без түзмәдек, янә урыннардан кубып, көлешә-көлешә гөрләтеп, инде туктый алмый кул чаба башладык. Көтелмәгән тирбәлешләр давылыннан, кайчандыр ак булган, инде саргая төшкән түшәмебез әкрен генә диварлардан кубып күтәрелде һәм калае күгәреп ашала төшкән чатырлы түбәне дә эләктереп кузгалып китте... Өйгә кайчан, ничек кайтып җиткәнне һич хәтерләмим. Алай да икенче көнне ике ай узганын көтми исәп-хисапны ясарга дип эш урыныма килсәм, сюрприз көтә, идарәбездә каравылчылар штатын арттырганнар икән, төркем башлыгы урынбасары урынын тәкъдим итәләр, эш хакым элеккесеннән бермә- бер югары булачак. Үрря...   Тәмам. "КУ" 4, 2015

Комментариев нет:

Отправить комментарий