Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 21 июня 2020 г.

Милициянең йөз кызыллыгы (дәвамы)

. Честьне кайчан бирәсе? 
            Казаннан фәрман килеп төшкәч, өч айлык әзерлек курсларына китеп бардым. Производстводан милициягә рекрутланучылар байтак икән һәм һәммәсе дә диярлек буйчан, эре гәүдәлеләр. Кайчак шыкаеп та куям, бу әзмәверләр җәберли башласа нишләрмен, дим. Спортзалда дәресләр башлангач кына шик-шөһбәләрем җилгә очты. Байтак курсташлар биредә дөм бөрешеп калды, кайсы-берсе турникта бердән артык тартыла алмый. Ә ике потлы гер хозурында иң тазаларның да әлләкем түгеллекләре фашланды. Мин уң кул белән унбиш, сулы белән уникене чөеп, герне идәнгә куйгач, башта аю гәүдәле Мәскәү асты урысы килеп арканы какты, тумышы белән Бөгелмәнеке булуы исенә төшкән: — Молодец, земляк, татарча көрәш белән шөгыльләнгәнең әллә каян күренеп тора, — диде ул, һәркемгә ишетелерлек итеп. Аның артыннан Ульян ягыннан килгән мишәр егете дә шатлыгын белдереп, — Рәхмәт, туган, нацию поддержал, — диде. Ә алдагы көндә генә шушы егет, аркама каяндыр йоккан тузанны кагып: — Не позорь нацию, — дип киткән иде... Ай ярым укыгач, кандидатлык срогым тулды һәм, өйгә кайтып, партиягә кереп килдем. Кайтышлый, райкомның пропаганда һәм агитация (коткы һәм үгет) бүлеге мөдире Фәләх абзый очрап, каян кайтуым белән кызыксынды: — Хатының беләме кайтып килүеңне, телефоннан хәбәр бирдеңме? — дип кызыксынды. — Юк, — дим. — Ара тар иде. — Ялгыш эшлисең, егет, — ди бу, көлсу бөдрә чәчле юка башын чайкаштырып. — Әнә Сәгыйдулла да хәбәр итми-нитми кайтып кергән иде, неудобный положениедә калды... Алай ярамый, юл бүлегенә кереп булса да башта шалтырат, аннары өеңә керерсең, — дип киңәш бирә бу авызын беткәнче ерып. Менә укулар төгәлләнде. Погонга тиешле йолдызлар да кунды. Октябрь бәйрәме көн, парад киемнәремне киеп, тәртип сакларга чыктым. Башлыгыбыз безне төрле урыннарга билгели, мин Фәйзи агай янәшәсенә туры килдем. Октябрь бәйрәмен һәркайдагы кебек безнең райүзәктә дә матур уздыралар. Кызыл комачка төрелгән «ГАЗ-53» машинасы әрҗәсенә район җитәкчеләре менеп баскан һәм Кызыл мәйдан хуҗаларыннан ким кыланмыйлар. Анда райком, райкомол сәркатипләре, военком, прокурор, судья һәм бер-ике гади хезмәт алдыңгысы. Ә безнең башлыкны, яңа гына бу вазифасында эшли башлаганга яшьсетеп микән, югарыга алдыруны әлегә зарур санамаганнар. Ул аста, әлеге «президиум» итәгендә басып тора һәм аның пеләшләнә башлаган башы тегеләрнең башмагы югарылыгында... Котлаулар, матур теләкләргә кадәр гимн тыңлыйсыбыз бар икән әле, аны мәктәп оркестры башкара булып чыкты. Күршем Фәйзи агайдан: — Честь бирәбезме? — дип кызыксындым. — Һи, Дәет, — диде Фәйзи агай һәм, трибунага ымлап. — Әнә аннан торып, матур гына честь биреп торсаң, алай начар чыкмас иде дә, ә биредә, ыгы-зыгы килгән гавәм арасында, терсәк тырпайтып... Хәер, үзеңә кара. Як-якка күз салам, начальниктан гайре беркем дә честь бирми. Ул, башын бормый гына безне барлый, гимнга хөрмәт күрсәтмәвебездән хәбәрдар. Әмма укучы малайларның гимнны, кайтарып-кайтарып, татарча бормалар кушып уйнаулары аның безгә ябырылуын тоткарлый. Ниһаять, көй төкәнде, башлыгыбыз йодрыкларын йомарлап, күзләрен шарландырып, безнең якка ыргылды һәм иң әүвәле миңа акырынырга тотынды. Акланырга сәбәп тапмый, тик торам, башны аска иеп. Мине «урыныма» куйгач, чират Фәйзи агайга икән... — Фәйзи Сәгыйтеч! Ярый, Мирзануров әле генә укып кайтты, ул белеп бетермәскә мөмкин, өлкән, акыллы остазга чутлап, сездән үрнәк ала торгандыр. Синең бит инде сыртың саргаеп беткән милициядә эшли-эшли. Син пачыму гимн уйнаганда честь бирмисең?! — Гимн булды микәнни соң ул? — дип үтә гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарды Фәйзи ага. — Мин бит аны татарча бию көе диебрәк тыңлаган идем... Марсель Гыйбатыч мондый җаваптан гаҗиз калып, ни дияргә белми буылып торганда, безнең яннан җинаятьләр эзләү бүлеге оперативнигы Фәһим Рәшит улы узып бара иде. — Фәһим! — Тыңлыйм, иптәш начальник. — Син нишләп честь бирмәдең? — Честьне бит аны гимн уйнаганда гына бирәләр! — Соң гимн уйналды бит? — Гафу итегез, иптәш майор, мин ишетмәдем, — диде Фәһим, гөнаһсыз күзләрен мөлдерәтеп. Начальник әле беребезне, әле икенчебезне утлы карашы белән «ашап» торды- торды да, кулын кисәк кенә селтәп, яныбыздан китеп барды. Фәһим һәм Фәйзи агай, бер-берсенә көлемсерәгән караш ташлап, җилкәмнән кактылар: — Үрәнерсең әле җавап бирергә, тормыш үрәтә ул, — диде Фәйзи агай, Фәһим яныбыздан китеп баргач. — Күрдеңме уголовный розыск хезмәткәрен. Боларның «исәнме» дигәненә дә ышанырга ярамый... Настаяшшый опер! Мин тирән итеп сулап куйдым. — Кая, кемнәр арасына эләктем бит, шайтан алгыры...   
         Участковый Илсур
           Илсур — чибәр милиционер. Үзешчән сәнгать йолдызы. Милли киемдә оча-оча «һавадан чирәм йолкып» кем бии дисәгез, ул булыр. Бер дигән спортчы. Баскан урынында мәтәлчек ясый торганы. Көләч йөзле булгангамы, аны бөтен кеше ярата. Әмма кайчагында онытылып китә, «салгалый» торган гадәте бар. Сүккәнне бер дә күтәрми. Бүлегебез башлыгын бермәлне чак кына тәрәзәдән ыргытмаган, ярты гәүдәсе тышкы якка чыгып асылынган булган, имеш. Әлбәттә, түрәбез теленә хуҗа булмаган, Илсурның канын катырырдай нәрсәләр ычкындырган күрәсең, ә ул саф күңелле, ихлас зат, теләсә нәрсә әйткәнне йотып барырга күнекмәгән. Инде эше буенча гаепләп, «соңгы вакытта исерекләргә беркетмәләр төземисең», дип каезлый башласалар, үзе белән бергә сыйланган «иптәшләрен» дә аямый, «кер, алкаш!» дип, сүгә-сүгә бүлеккә алып кайта һәм протокол төзеп, айнытып, өйләренә озата. Илсур биләмәсенә бару чираты җитте. Ул мине «чик буенда» каршы алды һәм моның белән икәү, узган-барган машиналарны туктаткалап, тикшергәләргә керештек. Гаеп тапсак та, эшне артык катлауландырмыйча, кисәтү белән генә чикләнәбез. Ул да булмады, Илсур катында әллә ничә егет кайнаша башлады: кайсы безгә эштә булыша, ә кайсылар юлдан ерак түгел елга буенда шашлык пешерә, бүтән сый-хөрмәтне кайгырта. Мин Илсурдан: — Болар кем соң? — дип кызыксынам. Ә ул канәгать кыяфәттә, елмаеп-балкып: — Болар минем правый рукалар! — дип белдерә. Баксаң, ярдәмчеләребез шушы тирә колхоз-совхозның урта буын белгечләре икән. Илсурның хатыны күз явын алырлык чибәр иде. Моңа прокурор урынбасары да игътибар иткән, ничектер җаен туры китереп: — Син интегәсең бер исерек белән, мин туры килдем бер җәфага, әйдә болардан арыныйк та, китик минем белән Чаллыга, эш тә, фатир да хәл ителә, — дигән. Әмма хатынның күңеле эремәгән, арада булган сөйләшүне Илсурга тишкән. ...Илсур ул көнне туган көне уңаеннан бераз ял итәргә дип күл буена дәшкән иде. «Правый рукалар» һәм аны якын иткән хезмәттәшләре учак янына җыелыштык. Ә дустыбыз юк та юк. Менә бер мәлне иске ак Жигули күренде. Илсур машинасыннан төшеп, елмаеп-балкып, барыбыз белән дә күрешеп чыкты. Кабинада арткы рәттә утырган танышыбызга сәлам бирмәкче идек. — Егетләр, хайван ул, — дип дустыбыз тегенең ягына терсәге белән кизәнгән хәрәкәт ясап алды, — утыр урыныңда гына! — дип җикерде. Булачак прокурор шыпырт кына сеңеп кабинада кала, ә без мәҗлесне башлап җибәрәбез. Бераздан Илсурдан көндәшен гафу итүен сорыйбыз. — Әйбәт кешеләр сез, бөтенегез дә, — ди Илсур. — Ну фәләнемне дә аңламыйсыз. Ярар, кайтканда өе янында калдырырбыз, утырсын әле без ашаган- эчкән чакта төкереген йотып. Җәза шул аңа...   
Сафин 
       Милициягә эшкә кеше кодалау ай-һай кыен иде ул елларда. Әйтик, юл хәвефсезлеге буенча хезмәткәребез Хәким күрше районныкы, алты ел элек безгә кунакка килгән җиреннән җирле егетләр белән кызлар өчен сугышып китеп, милициягә эләккән. Ә начальник өстәлендә милиция уку йортына озату таләбе язылган хат ята. Моңа әйтә шеф: — Яки эш кузгатабыз, яки укырга китәсең. Бу укырга китә. Инде менә, кайтып, юлларда тәртип саклый. Спорт буенча техникум тәмамлаган Сафин Әнвәр исемле егетне гади милиционер сыйфатында эшкә алган идек, бик тиздән бу кешегә конвоир вазифасын тапшырып булмавы ачыкланды. Ул кушылган эшне оныта икән. Начальник әлеге хәлдән чыгуның оригиналь юлын тапты. — Әйдә без моны дежур-офицер итеп күтәрик, кырыенда акыллы сержант булганда, бәлкем өч көнгә бер кизү бүлегендә зарар салмый утыра алыр? –диде ул пеләшен сыпырыштырып... Кайвакыт, хезмәткәрләргә пистолет бирүне чикләү турында югарыдан фәрман килә. Башлык урынбасары Сафинны фәрман белән таныштыра. Ул да булмый, Чаллыдан ниндидер хулиганнар төркеме кайсыдыр авылга килүе хакында хәбәр алына. Инде урынбасар Сафинга шунда барачак хезмәткәрләргә пистолет бирергә куша. Сафин кушканны үтәүдән баш тарта, кемдер бирмәскә кушты, кем икәнен оныттым, — ди. — Соң, мин кушкан идем бит, — дип өзгәләнә урынбасар. Сафин ышанып бетми, начальник әйтмичә биреп булмый, — ди. Теге тузына башлагач «сына». — Сез замнач, ә мин бәләкәй кеше, ул-бу булса, сезгә җавап бирәсе, миңа түгел, — дип кораллар бүлмәсенә кереп китә. Бер елны Бөгелмә төрмәсеннән зеклар качуы, шуларның берсе, безнең район кешесе булуы хакында хәбәр алынды. Тиз арада төркем оештырып, әлеге качкынның авылы башына поскын куйдык. Ягъни иске Жигули кабинасында өч хезмәткәребез гражданский киемдә сыйланган кыяфәттә юл уртасында «ял итә». Төне буе утырып чыксалар да, теге качкын авылына кайтмаган. Ә участковый Сәгыйть, эч пошканнан пистолеты белән уйный торгач, «уймак чыккан», кабинада ату тавышы яңгыраган. Пуля уйнаучының учын тишкән, ә сержант Хөснетдиновның беләген сыдырып узган. Табиблар тиешле ярдәм күрсәтте, берсенә дә гариплек янамый дип тынычландырдылар, әмма бу хакта министрлыкта белсәләр безнең баштан сыйпамаячаклар иде. Мин яраланучыларның өйләренә юл тоттым. Сәгыйть хатыны хәбәрне тыныч кабул итте, ә Хөснетдиновныкы акырып елап ук җибәрде. — Хатының сине бик ярата ахры? — дигәнемә Хөснетдинов: — Яратмаска. Бер кич тә борчымый калмыйм бит мин аны, — дип мактанды. Эшебезне тикшерергә тиздән комиссия киләсе иде, инцедентны йомдык, югарыга җиткермәдек. Егетләрнең яралары тиз төзәлде, ә Сәгыйть йодрыгы ныклыгын сынап карарга да өлгерде... Көзге пычрак вакыт иде. Бик хөрмәтле укытучы апаны Жигулига утырган егет аламасы баштан-аяк пычрак белән коендырып узып киткән. Моны күреп торган Сәгыйть тиз генә матаена атланып тегене эзәрлекләгән һәм каршына чыгып, юл читенә кысып туктаткан. Янәшәдә беркем юклыктан файдаланып, кабинасыннан чыгарга кыймыйчамы, иренепме утырган егетне тартып алган да, сулагайлап колак төбенә сылаган. — Аңладыңмы нәрсә өчен икәнен? — Аңладым. — Син әле минем өстән жалоба юлларсың? — Юк, абый, юлламам. — Алайса, бар ычкын, карабрак йөр, әгәр тагын бер тапкыр берәрсен коендырсаң, болай ансат котыла алмыйсың! Бу кыланмышы өчен начальник нык орышты Сәгыйтьне. Кул озайту аркасында бүлегебез элегрәк ике тәҗрибәле хезмәткәрен югалткан булган инде, шуны искә алды. Прокуратура бик тырышкан егетләребезне батырырга. Баксаң, нәкъ шуларның берсе прокуратура тикшерүчесен броконьерлыкта шик астына алып, кешесен әйтми генә, атылган поши факты уңаеннан җинаять эше кузгаткан булган. Арага райком җитәкчесе кереп, эшне йомарга куша. Ә тегеләр үч саклаган, форсат чыгу белән эш кузгатып, аны күрше районга биргәннәр, ә болары калага ук күчереп арканлауга ирешкәннәр. Һәм бу юлы райком секретаре берни кыра алмаган, егетләребезне хөкемгә тартканнар... ...Менә комиссия килде, эшләребезне тикшерде. Спорт ярышлары уздырып, тиешле нормативларны да үтәдек. Башлыгыбыз боларга көн дә сый- хөрмәт оештырды: балыгын да тоттылар, шашлыгын да куырып кимерделәр. Тикшерүнең соңында кызыл почмакка җыелдык. Комиссия рәисе эшләребездән канәгать икән, кайбер хезмәткәрләребезне мактады да. Шулай матур гына утырганда кинәт ату тавышы яңгырамасынмы?!. Начальник, үткен кеше, — Кизү бүлегендә сейф ауды. Күчерергә кушкан идем, — дип аңлатма бирде. Рәис моның белән килеште күрәсең, сүзен дәвам итте. Әмма кинәт ишек ачылып, анда йөзе ап-ак булган Сафин күренде. — Әнә, — диде ул, шомлы тавыш белән. — Теге дурагыгыз тагы атты! Баксаң бүлектә кизү ярдәмчесе булып утырган Сәгыйть янә пистолеты белән шаярган. Бәхетенә, бу юлы һичкем яра алмаган. — Ничек тагы атты? Моңарчы кайда аткан иде ул? Һәм комиссия рәисе без йомганны ансат кына казып чыгарды. Нәтиҗәдә, башлыгыбыз әлеге «кунакларны» тагын бер көн сыйларга мәҗбүр булды. Ходай саклады, тикшерүчеләр юньле егетләр булып чыкты, эшне олыга җибәрмәделәр.  
 Профилактика 
         Тикшерүче Хәлил белән ОБХСС инспекторы Фәйзи агай, әлеге дә баягы сарыга буялган Урал матаена утырып, каяндыр кайтып барганда, арбасына азык чөгендере төягән «Белорусь» тракторы очрый... — Кая аппара бу чөгендерне? — дип аптырый Фәйзи агай. — Бу якта ферма фәлән юк, ә халыкка әле берни дә өләшенмәде, тукта, бу бит теге атаклы звеновод Илдар Билалов. — Билалов бугай шул, — дип килешә Хәлил. — Быел да узган елгы кадәр уңыш алсаң, сиңа бүләккә җиңел машина — «Москвич» бирәбез дип беренче секретарь уңыш бәйрәмендә шушыны котлады бит инде. — Үзе үстерә. Колхозныкы булса да үзенеке саный инде ул чөгендерне. — Әйдә туктатабыз. Һәм Хәлил, ГАИ хезмәткәрләреннән алып торган таягын болгап, Билаловка туктарга боера. Билалов, шактый ара китеп туктый, иренеп кенә кабинасыннан төшә? — Нәмәгә кирәк булдым апайлар? — Кая алып барасың чөгендерне? — Өйгә. — Колхоздан сатып алганга язуың бармы? — Пред рөхсәт итә, мин бит көне-төне гел шушы эштә, үз хуҗалыгым дип бүленә алмыйм. Первый үзе әйткән, бөтен шартларны тудырыгыз дип. — Хәзер барабыз да чөгендереңне үлчәү аша уздырып, силос чокыры янында бушатабыз. — Сез үзегезне кем дип белдегез соң. Мин хәзер Исмәгыйль Вәлиевичкә шалтыратам. Ул сезгә эш кешесеннән көләргә ярамаганын тиз төшендерер. — Ә безгә ул карак тотарга, чөгендерне, икмәкне саклауны йөкләде. Рәхим ит, шалтыратырсың, авто-үлчәгечегездә телефон бар ич сезнең. Агай, үлчәнергә кергәч, телефон аша «беренче»не эзләп карый, әмма тегесе ашыгыч рәвештә Казанга киткән икән, ә бу форма кигән кешеләр аның китүеннән хәбәрдар ахры, каһәр суккырлары, әшәке итеп тәк елмаялар. Нәтиҗәдә, чөгендерне үлчәтеп кире тапшырталар, аннары колхоз бухгалтериясенә кереп, касса кенәгәсен күтәртеп, агайдан акча кермәвен тәгаенлиләр, акт төзиләр һәм әле генә рекорд уңыш үстерәм дип канатланып йөргән колхозчыны, хезмәт кешесен милиция бүлегенә алып кайтып, камерага ябып куялар. Кылынган җинаяте уңаеннан Җамалыев эш кузгата да Бөгелмәгә шалтыратып, агайны шундагы КПЗга озату хәстәрен күрә, вазифалы сабакташыннан «бүген алып китмәсәгез, первый кайту белән азат итеп, эшемне бракка чыгара, зинһар булыш», ди. Бер атнадан агайны алып кайталар, ә эше инде судта. Моны, сүз чынлыгы өчен нәни генә җәза билгеләп суд залында ук азат итәләр. Фәйзи агай белән бергә шул колхозның рәисенә колхоз бәясеннән бал сорап барган идек. Рәис, план үтәү зарурлыгы аркасында бераз шикәр комы өстәгән идек дип боргаланды. Фәйзи агай папкасыннан химик карандаш алып, балга манды, язып карады, «бер утыз пронсит томыргансыз икән», диде. Баксаң, бал саф булса, каләм үзәге җебеп, кәгазьгә буяу таралмый икән. Менә шул балны алып, кассага акча түләгәч, колхоз рәисе белән бераз гәпләшеп алдык. Теге агайга вәгъдә ителгән бүләк бирелмәгән. Үзе исә, бер атна югалып торган җиреннән кайткач: — Миңа чылбырлы трактор бир, балчык урламам әле, — дигән. — Камерада утырганда ике яшүсмер белән туры килүен, үзен төрлечә каһәрләүләрен сөйләгән. Иртән торуга моңа әле берсе, әле икенчесе атланып ала да касыгына тибә-тибә чаптыралар, ара-тирә фәлән тукталыш, төгән тукталыш дип әйттерәләр икән. Арып егылгач та тынычлыкта калдырмаганнар, мәлгуньнәр... — Тәҗрибә юклык. Әгәр тукталыш исемен әйткәч кәничний дисә, ул уенны туктаткан булырлар иде, — дип куйды Фәйзи ага. — Их, Фәйзи ага... Менә сезнең тырышлык нәтиҗәсе... — Алай димә, Дәет Дарифулыч, — диде Фәйзи агай каударланып. — Бу настаяшший прафилактика. Урлашмагыз дип лекция уку чепуха ул, аннан бер файда да юк. Ә монда безгә бер-ике ел килми йөрсәк тә була хәзер.  
 Башын да ашыйбыз, ашын да
           Минем Фәрих атлы дусны баш инженерлыктан башлык итеп күтәрделәр. Озак та үтми моның өстеннән шикаятьләр яварга тотынды. Шул шалтырата: — Бүген кич, эшеңнән кайтышлый кагыл әле, — ди. Барып керсәм, дус табын әзерләгән, матур гына сыйланып утыралар. Фәрих кызып ук алган: — Урлавын урладым, әмма тота алмыйсың, койрыкларым җыелган минем, — дип шапырына. Мине күреп алгач: — Ооо, нинди кешеләр! Әйдүк, түрдән уз, — дип кыстарга керешә. Мәҗлесне өчәүләп дәвам итәбез. Ике көн узгач, Фәрих тагын шалтырата: — Теге мәлгунь, бер көн калмый сыйлавыма да карамастан, һаман казына, — дип зарлана. Иртәгесен Фәйзи агадан сораштырам: — Йә, эшләр ничек. Алай көн дә кунак булгач, һаман актарыну кыен түгелме? — Кайгырма, Дәет Дарифулыч! — дип тынычландыра хезмәттәшем. — Ашын да ашыйбыз без аның. Башын да!

Комментариев нет:

Отправить комментарий