Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 22 мая 2020 г.

ХУРЛЫК, ГАРЬЛЕК, ГОМЕРЛЕК...


Медведь и лайка


             Әле кайчан гына илебез халкы Кашпировский сеансларына мөкиббән иде..  Муен боргалап утырганда СССР дигән илебез юкка чыкканын сизми дә калганбыз...Аннары МММ дигән  шоуга кинәндерделәр. Иң яхшы тамаша - үзең  катнашканы диләр... Шундый катнашулы әвәрәләрдә ваучерлар тоттырылган беркатлы күпчелек   мантып китү турында  хыял диңгезләре кичкән аралыкта  ил байлыгы “тиешле” кулларга  күчте куйды һәм кичәге коммунист җитәкчеләрнең, аларның нәсел нәсәбенең миллиардерларга әверелүен  берәү дә гаеп итмәде, шулай тиеш сыман килеп чыкты, кабул ителде... Инде бүген дә кешеләр аңын бутап, төп башына утырту юнәлешендә манипуляциянең яңадан  яңа төрләре гамәлгә  куелмыйдыр, дип кем әйтә ала? Короновирус турында да төрле фикерләр яңгыраштыра. Яраткан  газетабызның бер авторы шул афәтне  Гүзәл Яхина романы һәм шуның буенча төшерелгән фильм тирәли купкан шау-шу белән янәшә  куйды...Югыйсә телеканалларда исәпсез- хисапсыз сериаллар өзлексез бара. Тик аларны энә күзеннән уздыру модасы юк, җитешсез  җирләре берәүнең дә исен китәрми, сериаллар өчен әллә ниткән таләпләр куюны ахмаклыкка санау да табигый иде кебек ... Ә бу  роман, һәм аның буенча төшерелгән сериал тирәсендә гауга кубару гавәм өстендә ниндидер  яңа  манипуляция  матавыгына  кайтып калмый микән?  Русия Конституциясенә кертелгән, җәмәгатчелектә каршылыклы фикерләр уяткан “нүлләштерү” дигән ат алган үзгәрешләрне, пенсия яшен озайту,  нефть бәясе төшү, доллар курсы арту яссылыгында  кибетләрдәге товар бәяләре  кыйбатлану  кебек нәрсәләрне  күпмедер вакытка  күләгәдәрәк калдыру, оныттырып тору максатында? Хикмәти Хода, күпләрне  инде санап үтелгән проблемалар хактан да дулкынландырмый,  икенче планга күчте, ә менә роман, фильм  бүген, хәзер, шушы минутта мөһим һәм тәҗел?! Гавәмне  әлеге шаукымлы агымга җәлеп итү ничек барып чыкты соң? Мәсьәләнең төбенә төшәр өчен нәни генә лирик чигенеш ясыйкчы, мөхтәрәм Укучы Галиҗанәпләре.
          Этләр ярдәмендә аю аулау нечкәлекләре хакында русның атаклы классик язучысы  бәяны ифрат  кызыклы. Этләр , өер белән булсалар да , никадәр өстерсәң дә аюга ташланмыйлар, чөнки куркалар икән. Әле алга омтылып, әле артка чигенеп өрүен өрәләр, әмма “чик”не чыкмыйлар. Ләкин мәкерле аучының җиңе эчендә  кечкенә , әмма әкәмәт явыз, үтә зәһәр  кечтеки эте  барысын да хәл итә. Башлап, чинап-чәңгелдәп  аюга  ул  ыргытыла. Калганнар, автоматта, көтү инстинктына буйсынып,  аңа иярәләр! Әлбәттә  эре этләргә   кыенга туры килә, кайсы имгәнә, кайсының гомере дә өзелә. Ә теге “юлбашчы”га  пычак та юк, ул  “җыр”ны башлап биргәч,  хуҗасы әмерен үтәп “дошманын” җәһәт калдырып аның башмагы ышыгына кайта, һәм яңа  җиңүләргәчә тынычлыкта  калып, тук, рәхәт, имин тормыш кичерә....СССР белән дә шулайрак килеп чыкты сыман. Аны, шартлы рәвештә аю дип күзалласак, беренче чиратта “җиң эчендәгеләр”  ташланып,  итен-маен-тиресен “тиешенчә” урнаштырышуда  үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр...
            Бүген ил матбугатында, интернет киңлекләрендә әлеге фильм хакында әллә кемнәр ни дип кенә авыз чайкамый. Үзенчәлекле фамилияле хәрби тарихчылар, аналитиклар романны да фильмны да, актерлар уйнавын да җиз иләктән или. Хәлбуки, “җенне” чүлмәктән үзебезнекеләр чыгарды.   “Азатлык Радиосы” сайтында бәян ителгән, фотосы да  эленгән, АКШ та яшәүче   Сукаев фамилияле милләттәшебезнең,  шул дулкында, Чулпанга каршы татарча, әмма хаталы язу күтәреп пикетка  чыгуы да  бәгъзеләребез  тарафыннан шамакайлык, дип  түгел, ә  фидакарьлек үрнәге буларак кабул ителде... Мәгълүм ки, штаттагы “милләтпәрвәрләргә” үзләрен формада тоту өчен спарринг - партнер сыйфатында күпмедер вакыт Рәис  Сөләйманов хезмәт күрсәткән иде... Тора бара  “көрәшче” булуларын  оныттырмау өчен яңа “фронт” ачу көн тәртибенә менде  шикелле...    Гүзәлне, аның романын яклаган өчен мин фәкыйрьне   көндәлек матбугатта  ( “Мәдәни җомга”2016 елның  5 февраль саны) вә интернет сайтларында катнаш никахны хуплаучыга(гәрчә әсәрдә андый никах юк), балалары, оныклары  туган телдән бизгәнгә (монысы  миңа гомумән кагылмый) юраулар,  шәхсән үземне дә әлеге милләттәшләр хакында шактый күңелсез нәтиҗә - сөземтәләргә этәрде.  Бәхеткә үз көнен үзе күрүче  ирекле матбугат чаралары да әле  төкәнмәгән. Кушканны үтәүгә мәхкүм,уртак кул астында асрамага калган  матбугат чараларыннан аермалы буларак, “Татарстан яшьләре”   өер  инстинктына буйсынмый, капма-каршы фикерләргә мәйдан бирүдән өрекми көн күреп яткан көне. Бәлки шуның аша талантлы кызларыбыз Гүзәл Яхина һәм Чулпан Хаматоваларга  “Джулия Кэмеронның “Иҗатчы юлы” исемле мәшһүр китабында авторларга пычрак атучы хәсрәт бәячеләрне күздә тотып, әрнү белән:«Non illegiimi te carborundum» (татарчасы,  “адәм тәганәләреннән үзеңне сындыртма”, русча тәрҗемәдә : «Не дай ублюдкам себя сломить»),  дип язганын ирештерү насыйп булыр? Татарча  матбугаттан хәбардәр  туганнары, якыннары аша?
               2019 елның 30 октябрендә интернетта , Азатлык Радиосы сайтында бик кызык мәгълүмат урын алган. “Язучылар берлеге танылган татар шәхесләре турында әсәрләр яздыру өчен дәүләттән мөрәҗәгать булуын 2014 елда  игълан иткән иде. Ул вакытта Кол Шәриф, Дәрдмәнд, Таҗетдин Ялчыгол, Шәехзадә Бабич, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина исемнәре яңгырады. Бу шәхесләргә багышланган әсәрләрне Ркаил Зәйдулла (Кол Шәриф)Ләис Зөлкәрнәй (Дәрдмәнд), Рөстәм галиуллин (Ялчыгол), Галимҗан Гыйльманов (Бабич) , Айгөл Әхмәтгалиева (Волжская) язачагы билгеле булды.Ул чактагы Язучылар Берлеге рәисе Рафис Корбан әйтүенчә, һәр авторга әсәр язу өчен бер ел вакыт  бирелгән һәм 400 мең сум күләмендә гонорар түләнгән булган. Әлегә, Рафис Корбан әйтүенчә Рөстәм Галиуллин белән Айгөл Әхмәтгалиева гына алган йөкләмәләрен үтәгән...”  Үтәлгән кадәресе ни дәрәҗәдә, сыйфат нинди, анысына ул тукталмаган...Ни гаҗәп, милләт хадимнәре сыйфатында хөкемдарлыкка, кем нәрсә язарга  тиешлеген билгеләргә дәгъва кылучы  төркем,  риядан булса да 400 меңәр сум һәм күбрәк акча алып татарны күтәрә торган романнар язарга алынучы подрядчы каләмзатлардан    исәп-хисап  таләп итми, татар тормышыннан яхшы кино төшерү таләбен  Татарстан милке белән   миллиардерлыкка ирешкән түрәләргә куймый, аларны гаепләми,  үпкә дә белдерми. Таләп, үпкә, гаепләү, Татарстаннан бер тиен ярдәм алмый дөнья укучысы игътибарын җәлеп иткән  Гүзәлгә?! Фильмда уйнаган актрисага?!  Асылда кем соң таләп куючыларыбыз? Ни алгысыта аларны? Әллә хактан да, интернетта  кайбер язышучылар фаразынча, уңган-булган крестьяннарны талап, илдән сөрешүче әтрәк-әләмнәрнең нәсел очларымы? Яки күршеләре, хезмәттәшләре өстеннән әләк  яудыручыларга барып ялганамы боларның шәҗәрәсе?  Ә бәлкем бу матавыкны оештыручыларның  асыл максаты ,  киң җәмәгатьчелектә үзара капма каршылык тудырып, ике лагерьга бүлеп, ил тормышындагы кайбер күңелсез, негатив нәрсәләрне вакытлыча гына булса да оныттырып торудыр?  Бу проектның тәэсире кими төшкәч, икенчесе хутка җибәреләчәктер?
             Бусы бер. Ә икенчедән үзеңне  тәти итеп хис итү,  үпкә-ачуларыңны канализацияләү, булдыксызлыгыңны, милләтең, халкың өчен өч тиенлек тә гамәл кылмавыңны, кылганга сабышып театр куеп йөрүеңне аклау  өчен дошман  образы  булу бик кулай... Большевиклар  барысы өчен дә гаепле  итеп патшаны, дворяннарны, алпавытларны, завод хуҗаларын билгеләгән. Аннары уңган булган барлыклы крестьяннарны кулак, подкулачниклар, дип тамгалап, шул төркемгә  бөгәрләп тыккан. Совет чоры дәреслекләрендә Русиянең артка калуын  “татар иго”сына сылтап аңлаттылар. “Кызыл” хакимият аны  абсолют явызлык өлгесе итеп  танытып, үзләре кылган, сугыш, ачлык,  талау, илдән сөрү, ГУЛАГ лар белән истәлекле гамәлләрен шуның карачкысы белән ышыклый килделәр.  Демократлар исә, дәүләт терроры, ачлык афәтләре оештыруда Ленинны, Сталинны гаепләде.. Соңгыларының тарафдарлары  илне таратуга Горбачевны, Ельцинны гаепле , дип тапты. Кая бакма, уңда да сулда да, тарихның буеннан буена гаеплеләр тезелеп киткән....
           Интернет киңлекләрендә В.В.Путин турында да бүген ни генә язмыйлар. Ә һичкем   үзенә  карата  тәнкыйть күзлегеннән карамый. Мин ни кырдым соң әле бу дөньяда башкаларның тырнак астыннан кер эзләргә, кемнәргәдер таләп куярга хакым бармы, дигән сорауларга җавап эзләми. Бер генә даирәдә дә бу күзәтелми, бар да үзләрен “тәти”гә чыгарып, гаеплене читтән юллый, чөнки шулай отышлы... Мартин Лютер үрнәгендә, Европадагы карагруһлыкны алгарышка алып чыккан  Mеа culpa (мин гаепле) диючене көндез чыра яндырып та эзләп табармын, димә. СССР таралуына , латин  әлифбасы кайтмавына, татар мәктәпләре ябылуына, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең камил булмауларына, Тукай яшәгән йорт җимертелүенә, Сара Садыйковага чүплектә һәйкәл салына башлап,  чүплек файдасына туктатылуына, татар матбугаты  редакцияләренең  Бауман һәм Декабристлар урамындагы төп йортларыннан китүләренә, татар җырын һәм әдәбиятын моңнан яздыруга, һәм башка шундый күп нәрсәләр өчен  тамчы да шәхси җавапчылык тоймыйбыз... Ни аяныч, Татарстанда “суверенитет” игълан ителгәч, күптәнге хыял булган   татар университеты ачылмады, ә менә дуңгызчылыкта зур уңышка ирешү, баш санын миллионга җиткерү проекты гамәлгә куелды. Әле тагын “Болгар җилләре” атлы  милләт тарихына бәйле фильм булдыру хәстәренә  алыну булды . Татарстан акчасы тотылды, әмма  ниятнең анысын тормышка ашырырга  “эчәк нечкә ” булып чыгып, җилләр башкача истерелде... Һәм, матбугатта, интернетта барган шау-шуга караганда боларның барысы өчен дә Гүзәл, Чулпан, фильм  төшерүчеләр гаепле...  Ә кемнәрдер санап үтелгәннәр  өчен  бар җавапчылыкны  ансат кына, ул хакимиятне кабул итеп алганга кадәр, “җиң эчендәге көрәшчеләр”  белән берлектә ирешелгән “казанышларга ” күзне чытырдатып йомып,  Татарстанның бүгенге җитәкчесе Рөстәм Нургали улына гына күчереп арканламакчы... Ирексездән, Татарстанның тыйнак мөмкинлекләрен тагын да чикләү нияте  “җиң эче”  көрәшчеләребезне янә алгы сызыкка чакырды ахрысы,  дигән шик-шөһбә  борынлый...
          Гүзәл Яхина халкыбызның  татар тормышына багълы  фильм  турында  хыялын яхшымы - яманмы тормышка ашыруы белән бәгъзе эшем ияләребезне уңайсыз хәлдә калдырды  шикелле? Фильм күрсәтелсен өчен Татарстанның матди өлеш кертә алуын да кимчелек түгел, ә егетлек, дип санарга рөхсәт итегез. Шуңа да илебезнең үзәк телевидениесе  аны иң әйбәт вакытта атна дәвамында күрсәтте дә. Әлбәттә, “суверенитет” алгач , томнары, китаплары  өч тиенгә дә сатып алу перспективасы юк , 75%ын,китапханәләргә аткару, 10 %ын чит регионнарга озатып урнаштыру  җае  тәэмин ителгән “танылган”, исемле- титуллы, үзара макташулар нәтиҗәсендә “көрәшче”  даны  “иярләгән” әдипләрнең дә, кыйммәт хакка  тираж җыюы белән Форбс китабына кергән романга, аның авторы Гүзәлгә, һәм берочтан Чулпанга    үз дәгъвәләре булуы табигый:  шәбәргән тавыклар хәлендә калу кемгә ошасын..
               Саба  үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Гүзәлнең дистәләгән китабы даими рәвештә кулдан кулга күчүен , укучыга зарурлыклары сәбәпле таушалып, тузуларын таный. Ә берсе , шыпырт кына, якташыбыз Гүзәлгә карата иң “игътибарлы”  ир-ат авторның калын томнарына ишарәләп, “Рөстәм абый, менә боларны  беркемнең дә ачып та караганнары юк”, дип барча китапханәләргә  күптән билгеле “сер”не чишә.   Әлбәттә, депутат әдипләребез инициативасы белән  татар  язучыларына  дәүләт хисабына  китап чыгару форсаты тәэмин итүне казаныш, дип тә санап булыр иде... Булыр иде, әгәр андый мөмкинлек  үзләре һәм, әшнәләре өчен генә түгел, ә әдәбиятка яңа килүчеләргә аякка басар өчен терәк буларак кулланылса, үткәндә йолдыздай балкып алучыларны оныттырмауны кайгыртса, яки  мондый мөмкинлектән һәр язучы тигез, гаделлек шартларында файдаланса?  Татарстан китап нәшриятын Дамир әфәнде Сираҗиев җитәкләгәндә бюджет хисабына китабыңны чыгарабыз, дип, Язучылар Берлегендә әгъза торучы мин фәкыйрьнең дә гәҗит- журналларда басылган кайбер әсәрләрен соратып алганнар, һәм мин аны  шул нәшриятта әле дә җаваплы вазифа башкаручы, күптән түгел шигырьләре Англиядә дөнья күргән өметле шагыйрь Ленар әфәнде  Шәехка калдырып киткән идем. Акты сулар, узды еллар, вәгъдә сәгате сукмады һәм сукмаячагын да оялып кына телефон аша ирештерделәр... Анысы бер хәл, “Идел” журналы баш мөхәррире “Кукуруз чәкәне” исемле 5 битлек хикәямне апрель санында басабыз, сиңа  хикәя басылган 20 данә журнал калдырабыз, дип электрон почта аша хәбәр салгач, озак та үтми, кемнеңдер, әсәремне өтеренәчә укып, аның максатка яраксызга чыгарылуы хакында  шул ук адресаттан янә мәктүб алдым... Шаклар катмалы хәл, Нәкый ага Исәнбәткә кара күләгә төшерелә торган әсәр максатка ярашлы саналып төп әдәби журнал түренә үтә, дәүләт хисабына грантлар алган авторның Росссияне  П****россия дип тәгаенләнгән китабы да әдәби  журналда да саллы мәйданда икенче әйләнештә басыла?!... Иңгә автомат аскан хәлдә ватанга тугъры булу анты биргән ир егетләргә илебезне болай мәсхәрәләү һәм мәсхәрәгә мәйдан бирү төс түгел, ни әхлак, ни канун киртәсенә дә сыймый. Нинди контингент  билгели икән соң әдәби әсәрләрнең максатка ярашлы булу-булмавын, тәмам аптыраш...Хатын-кызларга бетмәс-төкәнмәс үчле корылыш, “Тешкә тигән Зөләйха”, “Тавык тәпиле Зөләйха”  ди –ди мәкаләләр язу, бер флакондагы сакыл мыексыз күсәлектән, хатыншалыктан, кара көнчелектәнме югыйсә?
                 Минем “Кукуруз чәкәне” хикәясенең бер кахарманы -әдәби журналның баш мөхәррире. Ул исә “бер басылган, гел басыла” дияргә ярата. Әлеге хикәя соң минутта “максатка яраксыз”га чыгуы, әсәрдәге  әлеге кахарманның эшчәнлеге  җиңелчә юмор белән шәрехләнүе аркасында булып аңлашылды.   Танылган язучы Факил Әмәкнең дә соңрак китап булып чыккан  “Шәүлә” исемле бәянында  “Фикрәш” атлы баш мөхәррир образы булу да, аңа ул чорда әдәби журналда  дөнья күрүгә  юлны япкан иде.  Һәрхәлдә Факил әфәнде Әмәк, бер әңгәмәбездә шулайрак гөманлады... Ахрысы, мондый вазифадагыларны кайдадыр, кемнәрдер, “ниндидер үзенчәлекле миссияләрен күздә тотып микән, сүз тиерми торган , Һиндстандагы сыман “изге сыерлар” статусына ирештергән...
              Ошбу  шыңшу, сыкрануларга тартым чәчелеп түгелүләремдә әлбәтттә бер нинди   яңалык  та юк. Җөмләдән,  Айдар ага  Хәлим,инде күптән, “Шәһри Казан” газетасының 2012 ел 26 октябрь санында басылган, иҗатыма шактый югары бәя биргән “Кече юлның тузаны” исемле мәкаләсендә дә минем сыман, оядаш түгел  “үги” авторларны күрмәскә тырышу,  аларга әдәби мәйданга   юл  ачмау  проблемасына әрнүен яшермәгән иде...
            Анысы да монысы, бүген дөньякүләм дәрәҗәдә беренче номерлы гаепле итеп әлегә  короновирус  тәгаенләнгән.  Аның таралуына   АКШ  Кытайны сәбәпче, дип саный. Кыскасы, тормыш дәвам итә, яңадан яңа гаеплеләр  тарихи аренага чыгу өчен чиратын көтә.  Шунысы куанычлы, татарларны “иго” өчен табалауның куллану срогы чыкты.... Хәер, ир-атлары хатын-кызларга кизәнүгә корылышлыларның нәсел җепләре   “иго” тәэмин итәргә сәләтле гаярь яугирләргә барып чыгуына  ышанып һәм ышандырып та булмый башлагандыр ...  “Өч йөз ел буе изелгәннәр”  статусы да бөеклеккә дәгъва кылучылар өчен  отышлы була алмый,  Саба районы Югары Шытсу мәктәбе укытучысы Гарәпшә агайның, “хурлык, гарьлек, гомерлек” дигән,  бәяләмәсен ил язмышына  мәңгелек  келәймә итеп  сайлауга  бәрабәр. Шул мәктәптә 70 нче еллар башында бер ара укыткан апам әйтүенә караганда ул әлеге сүз тезмәсен,  үтә ялкау  укучыларына  билге куйганда, “берлек”, дип башлап  кулланган...
            Французларның  “әгәр хатын-кыз хаксыз икән, аннан гафу үтен”, дигән әйтеме бар. Безнең очракта Чулпаннан,Гүзәлдән , аның  ачы язмыш кичергән Зөләйхасыннан гафу  үтенүләр булмастыр...  Кыйммәт хакка  зур тираж җыю белән Форбс китабына кергән, илнең иң югары өч премиясенә лаек булган, 34 телгә тәрҗемә ителеп дөньякүләм танылган романга, телевидение күрсәтүе өстенә интернет аша да миллионнар караган фильмга, талантлы кызларыбыз Гүзәлгә һәм Чулпанга ятларның кайта-кайта үчегүләре дә мине  гаҗәпләндерми. Мәрхүм шагыйрь Роберт Миңнуллин әйтмешли, “ул шулай куелган”... Ә менә үзләрен шәп санаучы, үзара макташуда азу ярган  милләттәш асыл егетләрнең , үзебезнең кызларны, хәтта үз каланчаларыннан торып аларны  хаксыз санаган очракта да,  барыбер, бер нигә карамый  яклыйсы, ятларның агулы нәфрәтеннән ышыклыйсы, аралыйсы урында, шуларны да уздырып, артларына  ут капкандай чәч - баш туздырып, бәбәк акайтып илерүләре, бетереп  ташларга омтылулары, укытучы Гарәпшә агайның ( инде күптән мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын), әнә шул, “хурлык, гарьлек, гомерлек” гыйбарәсен  искә төшереп, җанны  талкый, сары сагышларга сала...  Аларның “җиң эче” вазифасында икәнлекләрен күңел кабул итми.  Ә бәлки мин ялгышамдыр? Шулай гына булса  ярар иде...


Комментариев нет:

Отправить комментарий