Әдәбиятта әвәле утлар-сулар кичкән фронтовиклар, һәртөрле галимнәр, хәрбиләр,
төрле профессияләрдә үзләрен раслаган катлаулы язмышлы шәхесләр ат
уйнатса, соңгы елларда нигездә Казан дәүләт университетының татар филологиясе
факультетын тәмамлап, редакция урындыкларын иярләү, яисә
әдәби басмаларда идарә әгъзасы сыйфатында тамыр җибәрү җае табучылар
“мәйдан тота” башлады. Иң кызыгы шул, алар үзләрен, үз оядашларын гына
“акыллы”га чутлап, “яза белә”, дип санап, үзгә тормыш мәктәбе үтүчеләрне
үгисетә, әдәби басмаларга якын җибәрмәүне кайгырталар. Танылган журналист
Рәфыйк Юныс “Татарстан яшьләре” газетасының 2013 нче елның санында
басылган “Фәйзуллин шартлаткан бомба” исемле “ мәкаләсендә әнә шул буын
вәкилләренең өлкән каләмдәшләренең утызлап китабын, яраксызга санап, чүплеккә
чыгарып яндыруларын бәян иткән иде.... Күрәсең, ятларны үгисетү
тәртибе, каләмзатларыбызның үзара макташулы мәкаләләрендә әнә
шул “шаулап-гөрләп килеп кергән буын” дип тамгаланучылар тырышлыгы
белән урнашкан, ахрысы... Телгә алынган факультетның татар
язучыларын калыплавы кирәк шәй, әлбәттә , хәлбуки әдәбиятыбызның сыңар
чыганакка гына карап калуы аның офыкларын чикли, фикер
галәмен шул факультетныкы кысасына каулый, иксез - чиксез киңлектә
кайнарга тиеш иҗади эшчәнлек тар кишәрлектә кат-кат казынудан ерак
китми башлый...Кат-кат аркылыга-буйга актарылган-сөрелгән кечтеки
мәйданчыкта кыйммәтле асылташлар табу яки мул уңыш үстерү мөмкин
түгеллеге аңлашылса кирәк...
Бүген, китапханәчеләр дә моны раслый , татар телендә басылган китаплардан иң
укылганнары – Зифа Кадыйрованыкылар. Танылган һәм танылмаган
каләмзатларыбызның матбугатта, интернет сайтларында әлеге автор адресына
уздырыштан тәнкыйть уклары очыртулары укучыларның аңа карата булган ихтирамын
да мәхәббәтен дә киметә алмады...Үзе исә бер язмасында Язучылар Берлегенә
кермәскә булуын, андагыларның үзенә карата нинди мөнәсәбәттә булуыннан
хәбардарлыгы белән аңлатты. Әлбәттә, тәнкыйтьләүчеләрне дөм хаксыз дип булмый,
чөнки камиллекнең чиге. Ә төп хикмәт шунда, әлеге ханымның әсәрләре
уртак оядан чыккан күпчелек авторларыбызныкына аваздаш, курсташ
түгел, аларның трафарет- калыпларына чапырыш .Ә Укучы
Галиҗанәпләре гел бер төрле алгоритмнан йончыган... Зифа ханымны орышучы,
аны өнәмәүче, язучы Заһид Мәхмүдичә әйтсәк, “Казанда бер авыл булып яшәүче”
оядаш каләмзатлар, ни кадәр генә сәләтле булмасыннар, аларның нәрсә хакында ни
язачаклары, геройлары нинди булачагы, үзләрен кайсы ситуациядә ничек
тотачаклары, темадан чыгып, укымыйча да аңлашыла башлавы сер
түгел.
Сүз дә юк, ветеринария фәннәре галиме, гыйлеме, биографиясе бай һәм кызыклы
Атилла Расихның татар дөньясын кузгаткан “Ике буйдак” романы сыман тирән
эчтәлекле, су асты агымнарына ия әсәрне андый “кишәрлек
хадиме” үлсә дә тудыра алмый... Детективлар язар өчен дә, язучы талантыннан
тыш, теманы энәсеннән җебенәчә белү һәм тою, әсәре кахарманнары белән бер
сулышта яши алу лязем.. Ә Мәгъсүм Насыйбуллинда андый багаж бар
иде.. Табиб Шәриф Хөсәеновның “Әни килде”се кебек җан тетрәткеч
драма әсәрләрен язар өчен дә грамматика кагыйдәләреннән хәбардарлык кына җитми
торгандыр. Очучы язучы Локман Закирның рус телендә язылган әсәрләре татарчага
аударылмавы да аяныч. Русиядә, үзгәртеп кору башында ел китабы булып
игълан ителгән “Мостафасы”н булса да татарчага авыштырасы иде, ләбаса...Вузга
керәм дип һәлакәткә тарган кыз язмышы турындагы әсәрен “Сөембикә” журналы
чыгарса да максатка ярашлы буласы.. Гомере редакция урындыгын шомартып узган
грамматика белгеченең, тегеннән - шуннан селтәп, укыган-ишеткәнне кушып,
инша шәкелендә мәтәштерүләрен “шомбайлык”, дип кенә санарга рөхсәт
итегез. Кайбер елгырларның , дөм сәләтсез килеш рольгә кереп, кирәкле
кешеләрне мактап, кирәге беткәннәрен орышып, әллә кайсыбусагаларны үтеп,йөз суы
түгеп, тырышып-тырмашып дигәндәй әдәби мәйдан түренә үрмәләүләрен, томнар
калыплавын юмор белән кабул итәргә дә ярыйдыр, бәлки.. Ә менә
галим-голәмә буларак, “фәнни” дигән тамга астында редакция хадимнәре тудырган
әсәрләргә карата мәхәббәттә аңлашуга тиң мәкаләләрне
укыгач, фәнне кызганып , үкереп елап җибәрәсе килә...
Гыйльми вә тәнкыйди тамгалы мәкаләләрдә, алган хөкүмәт бүләкләреннән чыгып
ранжир тәртибендә , индуслар мантрасы (догасы) сыман кат- кат телгә
алынучы тар даирә каләмзатлар , авыз суы корытып үзара
макташуда гына түгел, кат-кат омтылышлар ясап, бер-берсен “Тукай”
премиясенә тиендерүдә азу ярулары үзе бер әкәмәт... Тикмәгә генә
мөхтәрәм Айдар ага Хәлим, этик һәм эстетик яктан җитлекмәгән
кимчелекле әсәрләргә премия бирүләренә матбугатка чыгып ризасызлык белдереп,
үзенең бу “уен”да инде катнашмаячагын белдермәгәндер...
Халык язучысы статутлы Марсель Галиевнең Бөтендөнья Татар Конгрессы чыгарган
“Халкым минем” газетасында шагыйрь Ръкаил Зәйдулланың яланаяк Камал татры
сәхнәсенә килеп чыгуына соклану белдереп язган күләмле чәчмә
мәдхиясе, әлеге шаукымның таҗы, апофеозы булып аңлашылды. Аннан алда
“Татарстан яшьләре”ндә басылган шул ук шагыйрьгә багълы
мәдхиясен укыгач, аның авыз суы корытып мактаган кахарманы якты дөнья белән
хушлашмагандыр ич, дип хәвефләнүчеләр дә булмый калмагандыр...
Әдәби басмаларда , мәгълүм бер өлкәдә һәм дәрәҗәдә белеме булуы
расланмаган, эш практикасы юк килеш теләсә кайсы темага тотынып, шул
исәптән дин, тарих, фәлсәфә, халык хуҗалыгы , төгәл фәннәр, аш-су
хакында остарып, асыл һөнәриләрне сагышка батыруларга, ягъни, гыйльми
сәркатип Дания ханым Заһидуллина шәрехләвенә иярсәк, дидактикага
бирелүләргә, ә гади тел белән әйткәндә гапь вә акыл сатып, бөеклек дәгъвә
итүләргә дә күнектек һәм күндек, ахры... Ә бит белмәгән өлкәдә хәлфәлек
итү –шарлатанлык дип атала .
Хәлбуки, филолог белеменә ия барча каләмзатлар да “филләтина”
җитештерми... “Мәхмүт Кашгарый” исемендәге әдәби бәйгедә белеме
буенча филолог Айдар ага Хәлимнең “Исемсез малай” хикәясенә икенче урын
бирелгән... Айдар ага белән телефон аша сөйләшкәндә, әлеге конкурска ни
өчен соңарак “Казан утлары” журналында басылган йөрәк өзгеч
“Паровоз кычкыртты “ хикәясен юлламавы белән кызыксындым... Баксаң, конкурс
шартлары буенча һәр автор бәйгедә ике әсәр белән катнаша алган һәм ул
анысын да жюри хөкеменә юллаган булган... Миңа калса, һәр күзәнәгеннән
татар моңы саркыган, татар хатын-кызының рухи матурлыгын данлаган бу әсәргә
М.Шолоховның “Кеше язмышы” һәм Эрнест Хэмингуэйның “ Хуш, корал!” атлы сугышка
каршы язылган хикәяләргә хас җан ачысы да салынган...Телгә алынган бәйге
хөкемдарлары мантыйгын аңларга тырышыйк. Араларында Фоат
Галимуллин, Рифат Сверигиннар булган жюрине берничек тә компетентсыз, дип
кул селтәр чут юк. Бу очракта бәлки яшьрәкләргә юл бирү, үстерү зарурлыгы
алгысыткандыр аларны? Шәт иншаллаһ, ниндидер әмергә буйсынып, түгелдер, дип
ышанасы килә... Халкыбызны, шул исәптән татар аналарын шыксыз күңелле һәм
шөкәтсез рухлы итеп сүрәтләнгән әсәрнең җиңүче буларак танылуын ( бу
хакта “Т.Я”газетасында 2015 елның 26
февраль санында басылып чыккан “Татар Левиафаны” атлы мәкаләмдә мәсъәлә
тулырык яктыртыла) тагын ничек аңлап булсын? “Капка”
атлы ул хикәядә татарларга ислам әхлагы да, коммунизм төзүченең мораль
кодексы да йокмаган,, күзгә кырып салырлык бер генә сөйкемле образ да таба
алмыйсың, бар да төнтек, кара эчле һәм мокыт, әхлаксыз, вөҗдансыз; аклы-каралы
тормышта җан асрыйлар...
Алай да Батулла Тукай бүләгенә лаек ителгән!?
Сөембикә романы белән соңгы еллардагы әдәби бәйгедә җиңүчеләрнең һәммәсенең
борыннарына чирткән. Атаклы Сафагәрәй хан әлеге романда Франгизә атлы кол
хатынның ике тез арасына башын тыга, ә Сөембикә, яшьлегендә ирдәүкә
буларак тасвирлана, хәтта бер хатын, ир-ат дип белеп аның кочагына
кермәкче була...
Мондый жюриларга, редакция идарәләренә, тар даирә монополиясен чикләү
җәһәтеннән, халык хуҗалыгында хезмәт куйган, эш рәтен белгән
белемле, абруйлы әдәбият сөючеләр дә кертелергә тиеш, дип саныйм... Әйтик
табиблар, инженерлар, конструкторлар, архитекторлар, эшчеләр, юристлар, көч
структуралары хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һ.б.... Шулай
булмаганда , сүздән чачаклы- чуклы шалтырама җөмләләр әтмәлләүдә
маһир боламыкпәвәрләр генә алгы планга кәшәләп чыгарыла, ә
мәгънәле хезмәт мәктәбе үткән, чын тормыш тәҗрибәсенә таянучы авторларга
“бусаганы узу” шансы гомумән калмый... Шәхсән үземә төп
әдәби журналда, тираж елдан ел бетемсезлеккә тәгәрәгән, татарча язучы
авторлар дистә еллар чират көткән шартларда русча язучы Рауль
Мирхәйдәровның әллә кайчан китап булып басылып таралган, татар галәменә
мөнәсәбәте чамалы детектив әсәрләрен, ягъни укымлыкларны тәрҗемә итеп, дәүләт
химаясындагы әдәби журналда туган телдә казганучы әдипләрнең төшенә дә
кермәгән киңлектә һәм күләмдә мәйдан бирү, ягъни милли әдәбиятны үстерү
өчен бирелгән сәмәнне шул максатка сарыф итү зарурлыгы
бөтенләй аңлашылмады.
Белгечләр фикеренчә нормаль кешеләр җәмгыятендә пигмейлар, лилипутлар
яши, эшли ала, ә менә пигмейлар колониясендә нормаль кешегә
урын юк, ул анда кабул ителми.. Мөхәммәт Мәһдиевкә “Тукай” премиясе тик
өченче талпынышта, каләмзатлар җайга салган гомуми тәртипкә югарыдылар төзәтмә
керткәч кенә бирелүе, Адлер Тимергалинның андый бүләккә гомумән тәкъдим
ителмәвен, Зифа Кадыйровага үчегү, (Гүзәл
Яхинага) ябырылуларны башкача ничек аңларга мөмкин?...
Әдәбият үсеше өчен дәүләт тарафыннан бүленгән акча тотылышына
контрольлек дәрәҗәсе күп кенә сорауларга урын
калдыра... Аудиторлар тикшерүе нәтиҗәсендә дәүләт химаясындагы әдәби
мәйданны бүлүдә, әдәби бәйгеләр уздыруда финансларның максаттан тайпылып
әрәм -шәрәм ителүе аныклана икән, кимчелекләргә чара күрү, кирәксә
компетентлы оешмаларны җәлеп итү һәм оештыру мәсъәләләре каралу тиештер?
.. Тәнкыйть исеме астында кемнәрнедер мактап язу, хөкүмәттән чираттагы
бүләк юллау юнәлешендәге “резюме”ләр, “үзем турында үзем” нәр –бар да реклама
һәм үзреклама (самореклама), һәм мондыйлар өчен түләнгән гонорарлар эзләп
алынып, юл саныннан реклама хакы түләтү гадел булыр иде...
Әдәбиятне сәламәтләндерү хакына, намуссыз реклама өчен
җавапчылыкны ошбу даирә өчен тергезергә күптән вакыт. Янә килеп,
исем, титуллар ярдәмендә бөегәйтү практикасы аша талантсызларны талантлы итеп
булмый һәм бүген , татар әдәбиятында мәйдан тота санучыларның байтагы, аяныч
ки, циркта, балаганнарда агач аяклар,русчасы ходули, ярдәмендә
биегәйтелгән, хәрәкәтчән шамакайларны хәтерләтә..
23 апрель "Т Я"
Комментариев нет:
Отправить комментарий